Комплекс утренней гимнастики




Ел

Уртанчылар төркеме №3

Тәрбиячеләр: Ибатуллина З.Г.

Салихова Г.М.

 

Максатлар:

Укыту өлкәләренең интеграциясе
Физик тәрбия, Сәламәтлек Уен (сәхнәләштерүче) Тирә – як белән танышу
-тереклекне сакларга һәм балалар саулыгын ныгы-тырга   -организмның физик функцияләрен һәрьяклап камилләштерергә   -төрле формалар аша чыныгу   -физик күнекмәләр белән шөгыльләрдә кызыксыну һәм ихтыяҗ формалаш-тырырга - күзаллау, инициативаны, иҗатны активлаштырыр-га.   -уңай эмоцияләр белән рухи якны баетырга.   -нәфис сурәт башкаруда балаларда башкаручылар осталыгын камилләш-терергә (уен импровиза-цияләр).   -төрле ситуацияләрдә аралашу күнегүләре: яшьтәшләре белән, педагоглар белән, ата – аналар белән. -балаларның кызыксыну-чанлыгын канәгатьлән-дерергә, табигатькә карата кызыксынуны сытып бетермичә, актив һәм мөстәкыйль уйлаулар ялгарга   -яшьтәшләре белән, олы-лар белән аралашуны үстерергә   -биш тойгы әгъзаларын киң мөмкинлекләрдә куллануны тәэмин итәргә: күрергә, ишетергә, куллар белән тияргә, тәмне сынарга, тирә – яктагы төрле элементларны хис итәргә

 

Тематика блоклар:

 

  Атна Ай
ИЮНЬ ИЮЛЬ АВГУСТ
  «Кызыл җәй килде!» «Уеннар илендә» «Юные пожарники»
  «Кояшлы илдә» «Витаминнар патшалыгы» «Минем гаиләм»
  «Чәчәкле илдә» «Болында…» «Әкият илендә…»
  «Су асты әмирлеге» «Урмандагы байлыклар» «Бәйрәм белән, шәһәрем!»

 

Белем бирү эшчәнлеге:

· Дүшәмбе Физик тәрбия

· Сишәмбе Җыр

· Чәршәмбе Физик тәрбия

· Пәнҗешәмбе Җыр

· Җомга Физик тәрбия

ИРТӘНГЕ ГИМНАСТИКА

№1 «Яраткан уенчыкларым».

Колоннага тезелү, исәнләшү.

Сул якка сикерү белән борылу.

Бирем белән йөрү (чүгәләү, сикерү, төрле якка йөгерү).

Теләгәнчә тезелү.

1. «Аумас курчак». Б.т.: аяклар аерылган, куллар — билдә.

- уң якка борылу.

- б.т. кайту.

- сул якка борылу.

- б.т. кайту. - 5 тапкыр кабатлау.

2. «Куянкайлар». Б.т.: аяклар бергә, кулларны күкрәккә бөгү.

Урында йомшак сикерү хәрәкәтләрен ясау. – 5 тапкыр кабатлау.

3. «Аюкай». Б т.: аркада яту, аяклар бергә, куллар күкрәк тирәсендә.

- башта уң аякны күтәрәбез, төшерәбез,

-аннары сул аякны күтәрәбез, төшерәбез, әкерен темта эшләү- 4-5 тапкыр кабатлау.

4. Гади йөрү. Сулыш алу — кулларны өскә, тын алу — аска.

Барыбыз да сәламәт, зарядкага мең рәхмәт!

№2. «Шаян казлар».

Колоннага тезелү, исәнләшү.

Сул якка сикерү белән борылу.

Бирем белән йөрү (чүгәләү, сикерү, төрле якка йөгерү).

Теләгәнчә тезелү.

1. “Казлар уянды. ”

Б. Т. – басып, куллар төшерелгән,

-кулларны як-якка җәеп, казлар кебек “кычкыру”

- кире үз халәткә кайту – 3-4 тапкыр кабатлау.

2. “Казлар ысылдый”.

Б. Т. - басып, куллар артта.

- кулларны як-якка җәеп, алга иелү һәм казлар кебек “ысылдау”.

- кире үз халәткә кайту – әкерен темта 4-5 тапкыр кабатлау.

3. “Казлар шатланалар”

Б.Т. - басып

- ике аякта сикерү – 2-3 тапкыр кабатлау.

4. Гади йөрү. Сулыш алу — кулларны өскә, тын алу — аска.

Барыбыз да сәламәт, зарядкага мең рәхмәт!

№3. «Безнең тәнебез».

Колоннага тезелү, исәнләшү.

Сул якка сикерү белән борылу.

Бирем белән йөрү (чүгәләү, сикерү, төрле якка йөгерү).

Теләгәнчә тезелү.

1. «Кулларыңны күрсәт».

Б.Т. – басып, аяклар җилкә тигезлегендә, куллар төшерелгән,

- кулларны алга сузу һәм “менә безнең кулларыбыз” дип әйтү,

- кире үз халәткә кайту- 5 тапкыр кабатлау.

2. “Кая безнең тезебез?”

Б.Т. – басып, куллар артта, аяклар җилкә тигезлегендә

- алга иелү, куллар белән тезне күрсәтү һәм “ менә безнең тезебез” дип әйтү.

- кире үз халәткә кайту- 5 тапкыр кабатлау.

3. “Аякларыбыз сикерә”.

Б.Т. - басып, куллар теләгәнчә,

- ике аякта сикерү- 8 тапкыр кабатлау,

- сикерүне йөрүгә алыштыру.

4. Гади йөрү. Сулыш алу — кулларны өскә, тын алу — аска.

Барыбыз да сәламәт, зарядкага мең рәхмәт!

№4. «Урмандагы агачлар»

Колоннага тезелү, исәнләшү.

Сул якка сикерү белән борылу.

Бирем белән йөрү (чүгәләү, сикерү, төрле якка йөгерү).

Теләгәнчә тезелү.

1. “Биек агачлар”.

Б.Т. – басып, аяклар җилкә тигезлегендә, куллар аста,

- кулларны өскә күтәрү,

- кире үз халәткә кайту - әкерен темта 5 тапкыр кабатлау.

2. “Җил агачларны селкетә”.

Б.Т. – басып, аяклар аерылган, куллар артка яшерелгән,

- кулларны өскә күтәреп, башта уңга, аннары сулга селкенү,

- кире үз халәткә кайту – 4-5 тапкыр кабатлау.

3. “Агач тирәли сикерү”.

Б.Т. – басып, куллар аста, аяклар җилкә тигезлегендә,

- 2-3 тапкыр чүгәләү, 6-8 тапкыр сикерү,

- 2-3 тапкыр кабатлау, сикерүне йөрүгә алыштыру.

4. Гади йөрү. Сулыш алу — кулларны өскә, тын алу — аска.

Барыбыз да сәламәт, зарядкага мең рәхмәт

Комплекс утренней гимнастики

И. п. — ноги на ширине ступни, платочек в обеих руках у груди. Выпрямить руки вперед — показать платочек, вернуться в исходное по­ложение (5 раз).

И. п. — ноги на ширине плеч, платочек в обеих руках внизу. На­клониться и помахать платочком вправо, влево, вправо. Выпрямиться, вернуться в исходное положение‘(3—4 раза).

И. п. — ноги на ширине ступни, платочек в обеих руках внизу. Поднять платочек вверх, присесть, спрятаться за платочек, встать, вер­нуться в исходное положение (4—5 раз).

И. п. — ноги слегка расставлены, платочек в правой руке, левая ру­ка на поясе. Прыжки на двух ногах на месте, помахивая платочком (вы­полняется под счет воспитателя или удары в бубен), в чередовании с небольшой паузой.

Комплекс утренней гимнастики

И. п. — ноги на ширине ступни, руки вдоль туловища. Руки в сторо­ны, за голову; руки в стороны, вернуться в исходное положение (4 раза).

И. п. — ноги на ширине плеч, руки за спину. Руки в стороны, на­клон вперед, коснуться пальцами рук носков ног; выпрямиться, вер­нуться в исходное положение (4 раза).

И. п. — стойка на коленях, руки на пояс. Наклон вправо (влево), выпрямиться, вернуться в исходное положение (по 3 раза).

И. п. — лежа на животе, руки согнуты в локтях перед собой. Сги­бание и разгибание ног поочередно на счет 1—4, затем пауза и повторе­ние упражнения.

И. п. — ноги слега расставлены, руки на поясе. Прыжки на двух ногах на месте, в чередовании с ходьбой (выполняется под счет воспи­тателя или удары в бубен).

Тирә – як белән танышу

ИЮНЬ
  ТЕМА МАКСАТ
  1 – нче атна     Җәй - җәй турында белемнәрне ныгытырга (табигатьтәге үзгәрешләр). - җәйнең признакларын камилләштерергә. - табигатькә карата уңай хисләр уятырга.
    2 – нче атна     Кояш нурлары. - кояш турында белемнәрне камилләштерергә, аның төп функцияләрен билгеләргә – яктырырга һәм җылытырга. Кояшның уңай һәм тискәре якларын ачыкларга: + якты, җылы; - озак вакыт кояш астында торганда тән пешә, урманда янгыннар чыга, болыннарда чәчәкләр һәм үләннәр кибә.
  3-нче атна   Төрле чәчәкләр. - чәчәкләрнең төрләре белән таныштырырга: алар зур һәм кечкенә, түгәрәк һәм озынча булырга мөмкин; алар җирдә, агачларда һәм үләннәрдә чыгарга мөмкин; алар төрле төстә булырга мөмкин.
    4-нче атна     Су нәрсәгә кирәк? - кешенең тормышында суның зур урын алып торганын күрсәтергә; табигатьтә суның урыннарын билгеләргә: яңгырлар, елгалар, күлләр, диңгезләр. Күләрдә һәм елгаларда су иссез һәм тәмсез (пресная) була. Диңгездә су тозлы. - Суга карата уңай хисләр уяту.

 

ИЮЛЬ

  ТЕМА МАКСАТ
  1-нче атна   Саф һава - саф һава турында белемнәрне ныгытырга. - саф һавада кислород булуын аныкларга.
  2-нче атна     Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр - Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр турында белемнәрне ныгытырга; аларда витаминнарның күплеге турында аңлатырга. - витаминнарның төрләре белән таныштырырга: витамин А (помидор, кишер, суган, абрикос) – күзләр өчен файдалы; витамин С (кәбестә, яшел суган, кара карлыган, лимон, әфлисун) – аппетитны яхшырта, иммунитетны күтәрә.
  3- нче атна   Йорт хайваннары - йорт хайваннары турында белемнәрне ныгытырга, аларның кешенең тормышында рольләрен күрсәтергә. - йорт хайваннарының тышкы кыяфәтен курсәтергә.
  4-нче атна   Урманда. - балаларга аңлатырга: урман – ул безнең планетабызның бизәге. Урманда төрле үләннәр, агачлар, гөмбәләр, җиләкләр үсә. - урман – хайваннарның һәм кошларның йорты.

 

АВГУСТ

  ТЕМА МАКСАТ
  1-нче атна   Шырпылар. - шырпыларның нәрсәгә кирәклеген күрсәтергә; шырпылар – уенчык түгел. - янгын чыкса балаларны 01 номерына шалтыратырга өйрәтергә.
    2-нче атна     Минем гаиләм. - гаилә – ул...; - гаилә агъзәләрен белергә һәм атарга өйрәтергә, аларның эш урыннарын һәм профессияләрен атарга, ата – аналарның һәм башка гаилә агъзәләренең шөгелләрен атарга.
  3-нче атна   Кечкен кешеләр. - әкиятләр турында белемнәрне киңәйтергә һәм ныгытырга, кечкенә әкият геройлары белән таныштырырга. - эльф, гном, тролль белән таныштырырга.
4-нче атна Туган көнең белән, шәһәрем! - Туып үскән шәһәргә карата мәхәббәт уяту. Шәһәрнең тарихы белән таныштырырга, аның матур урыннары белән таныштырырга. - туып үскән шәһәрнең исемен атарга, өй адресын атарга. - балалар бакчасы урнашкан урамны атарга.

 

САФ ҺАВАДА КҮЗӘТҮЛӘР

ИЮНЬ

Үсемекләр дөньясы Җансыз табигать Хайваннар дөньясы
Карау: - агачлар; - үләннәр; - клумбадагы чәчәкләр; - бархатлар;   Күзәтү: - үләннәр: тузганак көндез һәм кич; Күзәтү: - кояш; - кичке күк; - ай; - яңгыр; - яңгырдан соң; - җил һәм болытлар;   Күзәтү: - кошлар: чыпчыклар, каргалар; - эт һәм көчек турында белемнәрне аныкларга, тышкы күренеш үзенчәлекләрен, аермаларын ачыкларга  

ИЮЛЬ

Үсемекләр дөньясы Җансыз табигать Хайваннар дөньясы
Карау: - клумбадагы чәчәкләр; - агачлар; - яшелчәләр җәен ничек үсә   Күзәтү: - үләннәр; - чәчәкләргә су сибү; Күзәтү: - һава торышы; - кояшның хәрәкәте; - кичке болытлар; - кичке шәүләләр; · - салават күперен күзәтергә; · - җәйге яшенле яңгырны күзәтергә; · - Бөҗәкләр турында (чебеннәр, күбәләкләр, кырмыскалар) белемнәрне киңәйтергә  

АВГУСТ

Үсемекләр дөньясы Җансыз табигать Хайваннар дөньясы
Күзәтү: - ак каен; - куаклыклар турында (кура җиләге, карлыган) белемнәрне киңәйтергә Күзәтү: - һава торышы; - кояш; - кояшның хәрәкәте; - һава торышы үзгәрешләре     · - бөҗәкләрне башка тере җан иясеннән аерырга дәвам итәргә

 

 

АЙ ЭШ
ИЮНЬ Территорияне җыештыру. Клумбадагы чәчәкләргә су сибү.
ИЮЛЬ Бакчада эш (чупләрне җылкырга, су сибү). Участоктагы комны чистарту.
АВГУСТ Бакчада эш. Чәчәкләргә һәм агачларга су сибү. Участокны чиста тоту. Кечкенәләр төркеменә участоктагы комны чиста тотарга булышырга. Чәчәкәрнең орлыкларын җыю.

УЕННАР

 

 

ИЮНЬ

Дидактик уеннар Хәрәкәтле уеннар
• «Кайсы ел фасылы» • «Хатаны тап» • «Кайчан була?» • «Сүзне әйтеп бетер» • «Нәрсә ул бөҗәк?» • «Җөмәне әйтеп бетер» • «Нинди кош бу?» • «Мин нәрсә турында әйттем?» • «Бу нинди үсемлек». • «Куянкай» • «Самолетлар» • «Карусель» • «Песиләр һәм көчекләр» • «Бакалар» • «Куяннар һәм бүре» • «Кем кая тора?» • «Үзеңә парыңны тап»

 

ИЮЛЬ

Дидактик уеннар Хәрәкәтле уеннар
• «Кем, нәрсә оча» • «Кайсы агачтан яфрак» • «Уйлап чыгар» • «Кайчан була» • «Хаваннар нәрсә эшли белә» • «Күрсәткән яфракны тап» • «Кем нәрсә ашый» • «Кем ничек йөри». • «Әйтелән урынга чап» • «Чыпклар» • «Повар» • «Үзеңә парыңны тап» • «Самолетлар» • «Кем ничек йөри» • «Куянкай»  

 

АВГУСТ

Дидактик уеннар Хәрәкәтле уеннар
• «Сүз өстә» • «Агач, куаклык, чәчәк» • «Бакчада нәрсә үстерәләр » • «Матур сүзләр» • «Син беләсеңме» • «Балык, кош, хайван, бөҗәк» • «Ярый – ярамый» (җиләкләр) • «Ярый – ярамый» (гөмбәләр) • «Зур туп» • «Бакалар» • «Үсемлекне танып бел» • «Күгәрчен» • «Самолетлар» • «Кояш һәм яңгыр» • «Чыпчыклар» • «Буш урын» • «Куянкай».

 

 

АТА – АНАЛАР БЕЛӘН ЭШ

    МАКСАТ
    ИЮНЬ 1. 1.Консультация «Бала белән җәй көнендә нәрсә эшләргә?». 2. 2.Выставка «Матур чәчәкләр». 3. 3.Консультация «Җәйге уеннар». 4. 4.Консультация «Кояш: + һәм - ». Педагогик белемнәрне ата – аналарга бирү. Балаларның эшләнмәләрен выставкада чыгару.
    ИЮЛЬ 1. 1. Консультация «Бөҗәкләр». 2. 2.Консультация «Ризык белән агулану». 1. 3.Конкурс «Витаминлы салат».   · Ата – аналарга баланың саклыгы турында өндәргә. ·
    АВГУСТ 1. 1.Консультация «Суда коену». 1. 2.Фотовыставка «Әти, әни һәм мин». 2. 3.Консультация «Ялкын – дус, ялкын - дошман». 3. 4.Консультация «Эссе көндә – су ярында, бассейнда, бакчада». · Ата – аналарга баланың саклыгы турында өндәргә. · Эсседән саклану чаралары белән таныштырырга һәм практикада кулланырга өндәргә

 

 

Нәфис әдәбият белән танышу (УМК)

ИЮНЬ
Җырлар   “Утыр, балам, ашарга”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Әтисенә ай кебек...”, “Әби коймак пешерә...”
  Әкиятләр “Ата каз” татар халык әкияте “Тавык, Тычкан һәм Көртлек” татар халык әкияте “Карт белән Төлке” татар халык әкияте “Ябалак” татар халык әкияте “Конфет ашап тамак туямы?” Корея халык әкияте “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” Филиппин халык әкияте “Тавык белән Сарык” Болгар халык әкияте
  Шигырьләр “Сыерчыклар” Ә. Бикчәнтәева “Пескәем” М. Хөсәен “Чебиләр сөенднләр” Я. Игәнәй
    Хикәяләр “Бикбатыр белән Биккуркак” А. Алиш “Чуар тавык” Г. Гомәр “Аю Әппәс” Батулла “Керпе туны” Хәйдәр “Шифалы сөт” С. Сәүбанова
ИЮЛЬ
Җырлар   “Утыр, балам, ашарга”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Әтисенә ай кебек...”, “Әби коймак пешерә...”
  Әкиятләр   “Ике ялкау” татар халык әкияте “Хәйләгә каршы хәйлә” татар халык әкияте “Балыкчы Аю” татар халык әкияте
  Шигырьләр “Бәләкәй көчек” М.Әлимбаев “Бакчага килгәч” Б.Рәхмәт “Йомшак су, йөгерек су” Җ.Тәрҗеманов
  Хикәяләр   “Кыңгырау чәчәк” Р.Вәлиева “Койрык” Ә.Гаффар “Кырмыска белән Күгәрчен” Л.Толстой
АВГУСТ
Җырлар   “Утыр, балам, ашарга”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Әтисенә ай кебек...”, “Әби коймак пешерә...”
  Әкиятләр   “Бөдрә чәчле кыз” Чукот халык әкияте “Комсызлык бәласе” Венгр халык әкияте “Җил белән Кояш”
  Шигырьләр   “Уенчыклар” Б.Рәхмәт “Минем әнием” Ә.Бикчентаева “Дәү әнигә күчтәнәч” Ш.Гәлиев
  Хикәяләр   “Тавык һәм үрдәк бәбкәләре” К.Ушинский “Әби белән онык” М.Гафури “Эшче абый” А.Алиш

БАРМАК УЕННАРЫ

1. “ПЕСИ”

(Урта, атсыз һәм баш бармакларыгызны берләштереп сузарга, бала да кабатлый.)

Мин – песи, песи, песи!

Йокларга бик яратам.

Көндез тәмләп йоклыйм да

төнлә тычканнар тотам. (Г.Корбановадан)

ТЫЧКАН

(Урта һәм атсыз бармакларыгызны баш бармакка терәгез. Имән һәм чәнти бармаклаыгызрны бөкләгез – бу «колаклар».)

Мин тычкан, тычкан, тычкан!

Мәче абыйдан качам.

Кичә куды бер мәче,

Чаптым хәлем беткәнче. (Г.Корбановадан)

АТ

(Уң кулыгызның баш бармагын өскә таба күтәрегез. Уң кулыгызга сул кулыгызны куегыз – бу «атның яллары». Сул кулыгызның баш бармагын да өскә таба күтәрегез. Аннары кулларыгызны алмаштырыгыз.)

Чаба атым-тулпарым,

Ефәк төсле яллары.

Җилдәй бик тиз, җитез тай!

- Калма артта! И-һа-һай! (А.Әюпова)

ПОШИ

(Кулларыгызны баш өстенә чалыштырып салыгыз, бармакларыгызны аерыгыз. Күнегүдән соң кулларыгызны селкетеп алыгыз.)

Башында үсә куак -

Шуны табып куандык.

Бу җәнлек безгә ошый:

Исеме аның – поши.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2017-10-25 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: