Руза кайчан фарыз кылына?




Икенче Һиҗри елда Рамазан аенда ураза тоту фарыз кылына. Бу вакытта мөселманнарның йөрәкләрендә иман нык урнашакан, 5 вакыт намаз уку төгәллек белән башкарылган. Башка гыйбадәт кушканны да төгәллек белән үти иделәр. Ураза тоту аятләр белән ныгытыла: Бәкара: 183-185. Фитр сәдакасы бирү йөкләнде. Рамазаннан соң гает намазы укылды, зәкәт чыгару фарыз кылынды.

12.Һиҗрәттән соң беренче елда булган вакыйгалар.

Куба җирлегендә мәчет төзелү. Мәдинәдә беренче мәчет Мәсҗидун Нәби төзелә. Мәдинәдә яшәүче мөшрикләр һәм яхүдиләр белән килешү төзү. Мөселманнарның яшәү конституциясен язды. (соңгы пункт ни дәрәҗәдә дөрес белмим. Бәлки тагын өстәп буладыр)

13.Һиҗрәттән соң икенче елда булган вакыйгалар.

Икенче Һиҗри елда Рамазан аенда ураза тоту фарыз кылына. Фитр сәдакасы бирү йөклә. Рамазаннан соң гает намазы укылды, зәкәт чыгару фарыз кылынды. Кыйбланың үзгәрүе. Азан әйтелә башлый. Мөселманнарның туганлашуы. Мөшрикләр белән көрәш башлану. Сугыш башларга рөхсәт алыну. Бәдр сугышы. Бәдр сугышыннан соң П-з с.г.в. кызы Фатыйманы Гали бин Абу Талиб бн никахлаштыра

14.Кыйбла ничек һәм кая үзгәрә?

Миграҗ вакыйгасыннан соң мөселманнарга биш вакыт намаз арыз кылынды. Намаз Кәгбәгә карап башкарыла иде. Мәдинзгз күчкәч, мөселманнар Бәйтел Мукаддәскә юнәлеп укый башладылар. Яхүдләр моның белән файдаланып үзләренең диннәре өстен дия башлады, чөнки Аддаһы Тәгалә Кудс шәһәрен сайлады. Мөшрикләр дә Кәгбәне үз милке дип сайлады һәм горурланды. Кәгбә – Бәйтүл Гарәпкә әйләнде, ягъни гарәпләр йорты. П-з с.г.в. гадәтләргә иярмичә Аллаһы Тәгалә кушканны гына үти иде.Соңыннан Бәкарә сүрәсенең 144 нче аяте иңде. “Хәзер йөзеңне Мәсҗидел Хәрам тарафына юнәлт” диелә. Рәҗәп аеның уртасында М-д с.г.в. өйлә намазын укыганда аят иңде, 2нче рәкагаттә П-з Кәгбәтулла тарафына борылды, җәмәгат тә аның артыннан борылды. Бу урында төзелгән мәчеткә Мәсҗидүл Кыйбләтаин дип исем бирелә, ягъни ике михраблы мәчет. (Мәчет Бәни Сәлим кабиләсе торган урында салына.) (!!! Хаталар булырга мөмкин)

15.Мөшрикләр белән көрәш башлану.

Һиҗрәтнең 2нче елында П-з с.г.в.гә Аллаһы Тәгалә тарафыннан мөселманнарга сугыш кылырга рөхсәт бирелде, ләкин сугыш алып бару йөкләнмәде. Хаҗ:39,40 “Үзләренә гаделсез һөҗүм иткән очракта, җәберләнгән мөселманнарга сугшырга рөхсәт ителде. Алар Раббыбыз А-һ дгәннәре өчен генә өйләреннән куылган халык.” Үз динен һәм тормышын корал белән якларга рөхсәт булгач, мөселманнар бн мөшрикләр арасында көрәш башлана.

Бу аятләр иңгәннән соң, берничә бәрелеш булды: Сәйфүль Бахр сәриясе, 1нче хиҗри ел, Рамазан ае.
Вәдән гәзвәсе, 2нче хиҗри ел, сәфәр ае. Сафван гәзвәсе, 2нче хиҗри ел, Рабигуль-Әввәл ае. Габдуллаһ ибне Җәһш Сәриясе. Габдуллаһ ибне Җәхш сәриясеннән соң, 2 нче хиҗри елның Шәгъбан аенда, Аллаһы Тәгалә сугыш кылуны тулысынча рөхсәт итте (Бакара сүрәсе, 190-193).

16.Мәккә белән Мәдинә арасындагы каршылыкның сәбәпләре.

1-Мәккә мөшрикләренең Мәдинә мөшрикләрен котыртуы. Мөселманнарның Мәдинәгә күчеп, тыныч тормыш белән яши башлаулары Мәккә мәшрикләренең ачуларын тагын да арттыра. Алар Мәдинә мөшрикләрен котыртып, мөселманнарны кудырмакчы иделәр. Мәдинә мөшрикләре түрәсе Габдулла бин Үбәйгә мөрәҗәгать җибәрәләр.Мөселманнарга каршы сугыш башларга һәм аларны куарга кушалар, тыңламасалар, үзләренә сугыш белән барырга яныйлар. Башта Габдулла бин Үбәй мөселманнар белән сугышырга ниятләде, П-з с.г.в. бночрашкач уеннан кире кайтты. (Әбү Даут җыентыгында килә)

2-Мөселманнарны Кәгбәтулла янына кертмәү. Сәгъд бин Мугаз Мәккәгә гомрә кылырга барды, ләкин Әбү Җәһил аны тыя.

3-Мөселманнарга сугыш белән янау. Кураишлар мөселманнарга чапкын җибәрделәр, игълан иттеләр: “Бездән Ясрибкә качуыгыз, сезне алдамасын, чөнки без сезнең яныгызга килербез һәм сезнең һәрберегезне дә үз өйләрендә үтерербез.” Бу куркыту гына булмады. П-з кураишларның мәкерләрен алдан белә иде, шуңа ул төннәрен йокламады яки сак астында үткәрде. Сәхих Мөслимдә китерелә: П-зне сакларга беренчеләрдән булып Сәгъд бин Әбү Вакказ килде. Мондый сак һәрвакыт оештырылды, Аллаһы Тәгаләдән хәбәр килгәнче (Мәйдә:67)

17. “Сәрия” һәм “газве” төшенчәләрен аңлат.

Сәрия – бер төркем гаскәр; күп вакытта Р-һ с.г.в. үзе катнашмаган гаскәргә әйтелә.

Газве – сугыш мәгънәсендә; Сира галимнәре терминында Р-һ с.г.в. катнашкан сугышны әйтәләр. Пәйгамбәребез үзе катнашкан сугышларда ике якта да үлчеләр саны азрак булган.

18.Бәдер сугышы. Башлануының һәм исеменең сәбәпләре.

Вакыты 2нче хиҗри ел, Рамазан аеның 17се, җомга көн. Бу көнне Р-һ гаскәре белән ифтар кылды. Бәдр сугышы турында Коръәндә Гыймран сүрәсенең 13, 123 аятләрендә әйтелә.

Сәбәбе - мөселманнар Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылганнан соң, Әбү Суфьян иптәшләре белән, мөселманнарның бөтен калдырган байлыгын җыеп, 1000 дөягә төяп, Шам җирләренә сәүдә кыларга чыга. Мөселманнар шул байлыкларын кайтарырга теләп, аңа каршы чыгарга телиләр. Әбү Суфьян моны сизеп ала һәм Мәккәдәгеләргә хәбәр итә һәм үзе диңгез буеннан китә. Әбү Җәһил зур гаскәр җыеп Мәдинәгә юнәлә. Мөселманнар гаскәре 313 (86 мөһәҗир) кеше, ике ат, 3-4 дөя. Мәккә мөшрикләренең 3000 сугышчы, 600 дөя, 100 ат. Мөселманнар Бәдр коюлары янына җиткәч кенә, кәрванның юлы үзгәргәнен күрделәр һәм куып тота алмаячакларын аңладылар. Шул ук вакытта Мәккәлеләрне гаскәр белән чыгуы хакында хәбәр иреште. Күп кенә сәхәбәләр куркып калды. Чөнки алар сугышка дип чыкмаган иделәр һәм кайберләре кире кайтып китәргә теләделәр. Мөхәммәд с.г.в. һәм дә олы сәхәбәләр, башка юл икәнлеген төгәл ачык билгеләделәр. Мөселманнар Бәдр коюларынын берсен генә калдырып, калганнарын таш белән күмеп куйдылар. Мөшрикләр, Бәдргә килгәч иң беренче су эзли башладылар. Бердән бер сулы кою мөселманнар кулында була. Гарәпләрдә булган гадәт буенча, мәккәлеләр гаскәр алдына чыгып сугышу өчен, үзләренең иң батырсугышчыларын чыгардылар. Гүтбә, Шәиба, ибн Рабигалар һәм Валид ибне Гүтбә.Мөселманнардан аларга каршы Гали, Хәмзә, Гүбәйдә чыкты. Мөселманнар барысы да үзләренең дошманнарын җиңде. Соңыннан гөмум сугыш башланып китте. Мөхәммәд с.г.в. Аллаһы Тәгаләдән дога кылып, ярдәм сорады. Аллаһы Тәгалә мөселманнарга ярдәмгә үзенең фәрештәләрен җибәрде. Әнфәл/9.
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, мөселманнар башта чигенгән булып коены мөшрикләргә бирделәр,
Мәккәлеләр сугыштан суга игътибарын юнәлткән саен, мөселман укчылары аларны хәләк итеп торды.

19.Бәдер сугышында катнашучыларның хәле.

Бәдер сугышында катнашкан 70 мөшрик үтерелә, 70е әсирлеккә эләгә. Үтерелгәннәр арасында Әбү Җәһил бар иде. Габбас бин Габделмоталлиб әсирлеккә эләкте. Мөселманнарның 14 сугышчысы хәлак булды. Бу сугышта катнашкан сәхәбәләргә “Әсхәбе Бәдр” диләр. Иптәшләренең җиңелү хәбәрен ишеткәч, Мәккәдә Әбү Ләхәб кайгысыннан авырып үлә.

20.Бәдер сугышындагы әсирләрнең хәле.

Мөселманнар әсирләр бн нишләргә дип бәхәсләштеләр. П-з с.г.в. мөшрикләрнең һәрбер яза белгәнен 10 мөселманны укый-язарга өйрәтсә, азат итәргә кушты. Әсирләр хакында Әбү Бәкр р.г., алар өчен мал алып җибәрик диде. Гомәр р.г. кылыч аша үткәрергә тәкъдим итте. Мөхәммәд с.г.в. Әбү Бәкр сүзен алды. Соңыннан Аллаһы Тәгалә Әнфәл:27-28 аятләрен иңдерде. Пәйгамбәрләргә дә, беркемгә әсирләрдә мал алырга рөхсәт юк. Табыш малына карата Әнфәл сүрәсенең 1нче аятен иңдерде. Әсирлеккә эләккән Габбас бин Габделмоталлиб исламны кабул итә.

Мәккәлеле Өмәернең улы мөселманнарда әсирлектә була. Өмәер Мәдинәгә барып П-зне үтермәкче була. Сафуан исемле икенче мөшрик бурычын түләргә һәм гаиләсен карарга вәгъдә бирә. Икесе арасында килешү төзелә. Кылычын агулап М-дне үтерергә чыга. Җәбраил г.с. бу хакта П-з с.г.в.гә җиткерә. Ахырда үзе дә, улы да исламны кабул итә. П-з: “Туганыгызны динегезгә өйрәтегез, аңа К.К.не укыгыз һәи әсирне җибәрегез” ди.

21.Бәнү Кайнукагь вакыйгасы.

Икенче Һиҗри ел, Зөлкагдә ае. Мөхәммәд с.г.в. Бәдр сугышыннан кайткач, Бәнү Кайнукагь базарына барып, халык янында чыгыш ясады, дингә өндәде. Халык арасында булган Бәни Кайнукагъ яхүдләре Мөхәммәд с.г.в.гә «Әй Мөхәммәд, син бер төркем сугыша белмәгән халыкны җиңүен белән мактанма. Менә безнең белән сугышсаң, күрер идең», дип Пәйгамбәребезгә яный. Мөхәммәд с.г.в. аларны гафу итте.

Мәдинәдә яшәүче аус һәм хазраҗ кабиләләре җәхилияттә дошманлашып яши иделәр. Ислам динен кабул иткәч, алар дуслаштылар, тату яши башладылар. Бәни Кайнукагъ яхүдләреннән булган бер карт моңа ачуы килеп, алар арасында яңадан дошманлык тудырды, сүз йөртте. Алар арасында
яңадан дошманлык хасил булды, хәтта сугышыр дәрәҗәгә җиттеләр. Мөхәммәд с.г.в. генә аларны
тынычландырды.

Бәнү Кайнукагъ базарында бер хатын мөселман хатыны сәүдә итә иде. Бер көнне, бер төркем яхүдләр шул мөселман хатынына килеп, йөзен күрсәтүне сорадылар. Соңыннан, ул курмәгәндә, берсе беркәнчегенә таш бастырып куйды. Бу хатын торып киткәндә, беркәнчеге өстеннән төште һәм гәүрәте ачылды. Моны күргән мөселман егете, бу яхүдне тотып кыйнады. Калган яхүдләр исә аны үтерделәр. Бу вакыйгалар барысы да Бәнү Кайнукагъга яу белән барырга сәбәп булды. Чөнки бу эшләр килешүгә каршы килде.

Мөхәммәд с.г.в. 2нче һиҗри елның Зөлкәгъдә аенда, гаскәр туплап, Бәни Кайнукагъка яу белән килде. Яхудләр ныгытмаларына кереп бикләнделәр, мөселманнар аларны 15 көн чолганыштта тотты. Аллаһы Тәгалә аларның күңелләренә курку салды. Соңыннан алар Мөхәммәд с.г.в. шәфкәтенә өметләнеп, бирелергә мәҗбүр булдылар. Мөнәфикларның башлыгы, Габдуллаһ ибне Үбәй, Мөхәммәд с.г.в. янына килеп, «әй Мөхәммәд (с.г.в.) аларны кичер, гафу ит, алар безнең кардәшләр» дип шәфәгәть сорады. Мөхәммәд с.г.в. аларны җәзага тартмады, ләкин шәһәрдән чыгып китәргә кушты. Мөселманнар бу бәрелеш нәтиҗәсендә чәчүлек җирләренә ия булдылар. Шулай ук яхүдләрнең сугыш кораллары мөселманнарга калды.

22.Һиҗрәттән соң өченче елда булган вакыйгалар.

Ухуд сугышы һәм башкалар...

23. Ухуд сугышы. Башлануының һәм исеменең сәбәпләре.

Бу вакыйга 3нче һиҗри елда Шәвәл ае башында булды. Бәдр сугышында мәккәлеләр җиңелгәннән соң, Мәккә шәһәрендә 3 ай мәтәм булды. Әбү Суфьян, мәккәлеләрнең җиңелүен үзенең кәрваны белән бәйләде. Үзен аклар өчен, кәрваннан кергән бөтен табышын мөселманнарга каршы гәскәр тупларга юнәлтте. Хәтта кешеләрне сугышка чыгарга өндәү өчен оста шагыйрьләрне яллады. Тирә-яктагы кабиләләрдән сугышчылар яллап китерде. 50 мең алтын белән гаскәр оештырды.

3нче хиҗри елның Шәвәл аена аяк баскач, 3 мең гаскәр белән 200 ат, 600 дөя алып, үзләре артыннан
15 хатынны ияртеп, Мәдинәгә юл алдылар. Мөхәммәд с.г.в. мәккәлеләрнең кайчан да бер киләсен белә иде. Шул сәбәпле Мәккә тарафында күзәтүчеләр йөреп торды. Мәккә мөшрикләре чыгуга Мөхәммәд с.г.в. бу хакта белеп, гаскәриләрне киңәшмәгә җыйды. Сөйләшү нәтиҗәсендә Мөхәммәд с.г.в. шәһәрдә торып сугышырга тәкъдим итте. Бу фикерне мөнәфикларның башлыгы Габдуллаһ ибне Үбәй хуплап чыкты. Калганнар «без дошманыбызны сугыш кырында каршы алырга телибез, монда хатыннар, балалар артында качасыбыз килми», дип пәйгамбәребезгә каршы төштеләр.

1 мең гаскәр туплангач, мөселманнар мәккәлеләргә каршы чыктылар. Бу вакытта инде мөшрикләр Мәдинәгә якын Ухуд тавына җиткән иделәр. Алар арасы күз күрү ераклыгы калгач, мөнәфикларның башлыгы Габдуллаһ ибне Үбәй, үзенең 300 сугышчысын алып, без шәһәрдә торып сугышу яклы идек дип, кире Мәдинәгә кайтып китә. Монафикларның бу эше аларның хыянәтче икәнлеген кабат исбатлый.

Ухуд тавы мөселманнарның артында була, сул ягы ачык кала. Шул яктан дошманның атлы гаскәре һөҗүм итмәсен өчен Мөхәммәд с.г.в. Ухуд тавының башында 50 укчысын калдырып, бер каяда шуннан китмәскә боерды.

Сугыш Шәвәл аеның 15ндә башлана. Мөшрикләрнең уң ягында Халид бин Валид, сул ягында Икрима бин Әбү Җәһил иде. Байрак тотучы мөшрик Тальха бин Тальха иң кою җайдаклардан иде. Мөселманнардан берәрсен үзе белән сугышырга чакыра, аңа каршы Зөбәер бин Гаввам чыга. Тальханың дөясеннән төшерә һәм үтерә. Моны күреп П-з с.г.в. Зөбәерне мактап әйтте: Дөреслектә һәрбер пәйгамбәрнең үз иярүчесе булган. Минем иярүчем һәм саклаучым Зөбәер дип әйтә.

Мөселманнар, дәһшәт белән сугыштылар, хәтта мәккәлеләрне бер вакыт чигенерегә мәҗбүр ит телә. Тау башындагы укчылар, без монда калсак, сугыш малы безгә эләкмәс дип, ганимәт малы җыярга дип таудан төштеләр, Мөхәммәд с.г.в. нең сүзеннән чыктылар. Моны гына көтеп торган Халид ибне Валид, Ухуд тавын әйләнеп чыга һәм мөселманнарга тылдан һөҗүм итә. Мөселманнар чолганышта кала, мөшрикләр, чигенгән җирләреннән туктап, һөҗүмнәрен яңадан башлыйлар. Мөселманнарның гаскәре арасында ыгы-зыгы чыга. Бу уңайдан файдаланып, Хинд тарафыннан ялланган кол Вахши Хәмзәне саклап торып, сөңгесе белән чәнчеп үтерә.

Шулай ук мөселманнар арасында Мөхәммәд с.г.в. үтерелгән икән дигән хәбәр тарала. Бу арада Мөхәммәд с.г.в. 9 сәхәбәсе белән чолганыштан чыгып, Ухуд тавы итәгенә күтәрелә һәм тормышына куркыныч янау карамастан: “Әй сәхәбәләрем, мин монда, минем яныма җыелыгыз” дип кычкыра. Мөшрикләр иң беренче булып, шул якка ташлана. Барысының да Мөхәммәд с.г.в. үтереп, дәрәҗәсен күтәрергә тели. Мөхәммәд с.г.в. әкрен-әкрен аларның һөҗүмен кире какты. Ахыр чиктә аның янында Талха белән Зүбәйр р.г. гына калдылар. Мөхәммәд с.г.в. каты җәрәхәтләнде, калган сәхәбәләр килеп җиткәннән соң гына, алар мөшрикләрнең һөҗүмен тулысынча кире кактылар. Мөшрикләр исә, башка һөҗүм итәргә кыймады.

Мөселманнарны мәсхәрәләп, шахид киткәннәрнең колакларын, борыннарын кистеләр. Хатыннары шуны муенса итеп такты. Хинд, Хәмзәнең табып, эчен ярып, бавырын ашамакчы булды, ләкин булдыра алмады. Мәккәлеләр, иртәнгә хәтле Ухудта калырга куркып, мөселманнарга Мәдинәдән ярдәм килер дип куркып, кире Мәккәгә кайтып киттеләр. Мөхәммәд с.г.в. таудан төшеп, шәхид киткән мөселманнарны җирләде, бер кабергә икешәр, өчәр сәхәбәне салды. Абыйсы Хәмзәнең җәсәде янында озак кына елап торды. Соңыннан Мөхәммәд с.г.в. Аллаһы Тәгаләдән гафу-истигфар сорап, дога кылды. Мөселманнар бу сугышта 70 сугышчыларын югалтты, шәхид булып китте. Мәккәлеләр исә 20 сугышчыларын югалтты.

24.Пәйгамбәребезнең әмерләрен үтәмәү-үтәмәүнең нәтиҗәләре.

Аллаһы Тәгалә мөселманнарга бу сугыш нәтиҗәсендә зур дәрес бирде. Пәйгамбәргә итагәть итмәүнең зарарын, аның сүзеннән чыгу ни белән бетәчәген күрсәтте, киләсе сугышларда мөселманнар бу хатаны кабатламады. Аллаһы Тәгалә бу сугыш хакында Гыймран сүрәсенең 60 аятен иңдерде (120нче аяттән башлап).

25.Ухуд сугышындагы сәхәбәләрнең батырлыклары.

 

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2017-06-11 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: