Туган як табигате ямьле булсын .




Ай,кояштан алам яктылык,

Йолдызлардан хәтта алам сыман,

Җан җылысы,рухи тынгылык.,-дип язган Альмира Таһирова.

-Табигать нинди гүзәл ул:Һәр дүрт мизгеле үзенчә матур! (Рәсем күрсәтелә)

 

- Табигать-бөек рәссам ул!Нинди генә төсләр юк табигатьтә-күбәләк канатындагы бизәкләр,нәфис чәчәкләрнең таҗлары,сызылып аткан ал таңнар!..Игътибарлы булсагыз,бу төсләрнең һәрчак үзгәрүен,алмашуын күрерсез.Ә төсләр үзеннән-үзе үзгәрми.Алар табигатьтәге үзгәрешләргә бәйле.Табигать турында без ниләр беләбез икән?Халык җәүһәрләре-мәкальләрдән башлыйк.Мәкальләр серле,аларны дәвам итәргә кирәк.

1.Саф һава-.......... (тәнгә дәва).

2.Язның байлыгы-кояш,

........................................

(Көзнең байлыгы-уңыш).

3.Яңгыр яуса-..............(җиргә май).

4.Кышкы кар -...................(көзге икмәк).

5.Күз өчен яз яхшы,

.............................

(Авыз өчен көз яхшы).

6.-Табышмакларны чишеп карыйк әле.

1.Ярты телем икмәк бөтен дөньяга җиткән .(Ай)

2.Өй башына утырган,

Җир йөзен нуры белән тутырган .(Кояш)

3.Төбе-бер,башы-мең (агач)

4.Ипи түгел,су түгел, 1

Авыр түгел,аз түгел,

Ансыз яшәү мөмкин түгел.(Һава)

5.Патша түгелмен-таҗым бар,

Кешеләргә бирер назым бар .(Чәчәк)

 

Табигатьтә серләр бик күп.Алдагы рубрика “ Табигать серләре ”дип атала.

 

Кояш кызарып баеса,көн аяз була.

Мәче пич башына менсә,көн суыта.

Кичтән күктә йолдызлар күп булса,иртәге көн салкын була.

Агач яфрак коймый,кар яумый.

 

Ә сез нинди серләрен ачарсыз икән?Эзләнегез,сынагыз!

 

-Укучылар,безнең илдә 500 дән артык дару үләне үсә.Барлык даруның 30%ын дару үләннәреннән алалар.” Табигать шифаханәсе ” рубрикасы.Берничә мәгълумат белән танышыгыз.

 

1.Аңкау авыртканда алоэ ярдәм итә.

2.Мәтрүшкә канны яхшырта.

3.Аппетит булмаганда балалар өчен кишер согы,олыларга-әрем согы,томат согы-ашказаны асты бизенә файдалы.

Син беләсеңме?

Кешеләр борынгы заманнардан ук табигать серләренә төшенергә тырышканнар.Туган ягын,аның табигатен яратучыларның яңадан-яңа сораулары туган.Җавап эзләп,кеше табигатькә якыная барган саен, сораулар арта торган. Табигатьне өйрәнүче төрле фәннәр барлыкка килгән.Үскән саен, сез дә табигать белән якыннанрак танышырсыз.Үсемлекләр турындагы фән- ботаниканы, хайваннар турындагы фән- зоологияне,кеше турындагы фән- анатомияне өйрәнерсез.Планетабыз Җирне өйрәнүче -география, тереклекне өйрәнүче фән -биология белән якынрак танышырсыз.Табигатьтә бөтен белемнәрне өйрәнүче бер фән бар. -экология

Җырлар дөньясына тукталыйк:анда да табигатькә мәдхия җырлана.

“Сәяхәтче җыры”

“Буран дулый”

“Чәчәкләрне өзмәгез”

“Галәмгә”

“Чәчәк бураны”

“Тәүге кар”

“Яфрак яңгыры”

“Зәңгәр томаннар артында”

“Тучи”

“Люби природу”

“У природы нет плохой погоды” 2

“Дождь”

Бәйрәмнәр: 9 сентябрь – Бөтендөнья матурлык көне.

27 сентябрь – Бөтендөнья туризм көне.

1 октябрь- – Бөтендөнья хайваннарны саклау көне.

27 декабрь – Коткаручылар көне.

30 март – Җирне саклау көне.

12 апрель – Космановтика көне.

- Ә хәзер ял итеп алырбыз.Сезгә бер ситуация.

Кош баласы оясыннан егылып төшкән.

А)аңа тимичә,урынында калдырырга

Б)аны оясына куярга

В)аны өйгә алып кайтып,читлеккә ябарга.

(ҖАВАП ТЫҢЛАНА)

Табигать сөючеләр-кемнәр соң?(Дөньяның табигать могҗизаларын урап кайтыйк әле )”Чудеса природы” һәм “Агач утырту” видеосыннан өзек карау.

Ә хәзер реклама. Табигатькә багышланган китап күргәзмәсен карау.Китаплар һәм Михаил Пришвинның “Табигатьне саклау-Ватанны саклау ”дигән сүзләре язып куелган.

- Ризыксыз кеше бер ай,сусыз бер атна,ә һавасыз ике минут та яши алмый.Җирдә һава пычрануга сәбәпләр күп:

- кеше игътибарсызлыгы

-автотранспорт

-промышленность

Җирдә яшәүчеләр саны арта.Һәркемчә ашарга,киенергә кирәк.Ләкин планетаның ресурслары кими.Су,һава пычрана.

Җир-галәмдә кечкенә генә шар.Бәла кагылмаган бер җир дә юк.Хәтта пингвиннар тәнендә химикатлар бар.

Ничек туктатырга?

Экологик белемнәрне күбрәк белергә.Үзеңнең күзаллавынны,карашыңны үстерергә кирәк.Бүгенге көндә иң әһәмиятле мәсьәлә-табигать белән аңлашырга.Көч,акыл,мөмкинчелек кирәк.

Һәр сәгать саен планетада ике мең кеше ачлыктан,55 кеше химик м атдәләрдән агулана,1000 кеше су белән агуланып үлә.Һәр минут саен 50 га тропик урманнар юкка чыга,12000 т углекислый газ атмосферага чыга.Инде законнар да бар.

Уйлан, кеше!!!

Әле Кызыл Китапка карагач,Равил Фәйзуллинның түбәндәге шигырь юллары искә төшә:

...Димәк, яшәр Җиребездә

Хәлләр бар шомланырлык.

Табигатьтән ни алдык та, 3

Аңарда ни калдырдык (китап күрсәтелә)

Минем кулымда -“Табигатьнең үтенечләр китабы”.

Танышыйк әле:

1. Коелган яфракларны тырма белән агач төбенә җыегыз!

2. Кошлар өчен җимлекләр,оялар ясагыз!

3. Бозлавыкта таймас өчен, юлга ком сибегез!

4. Агач ярасын күрсәгез,аны балчык белән сылагыз!

5. Кырмыска оясын туздырмагыз!

6. Чәчәкләрне өзмәгез,кош – кортларны рәнҗетмәгез!

7. Суларны,җирне пычратмагыз!

-Безнең кулыбыздан килә торган эшләрме?Үтибезме?

Йомгаклау: Безнең җиребез искиткеч гүзәл.Космонавтлар әйтүенчә,ул космостан караганда,асылташка охшый икән. (Актив катнашкан укучылар билгеләнә)

- Әйдәгез,табигатьне сөючеләр булыйк.Һәр көнебез мәгънәле үтсен!

-Класс сәгатебезне Клара Булатованың шигъри юллары белән тәмамлыйм:

-Юк, табигать рәнҗетмәгән мине,

Байлык биргән әнә никадәр:

Миндә җан бар, сулыш,хәрәкәт бар,

Миндә хис бар, тел бар – бар да бар.

-Уйланыйк, дуслар! Гөлчәчәкле җиребездә тынычлык булсын.

Табигать- ана, Җир-ана безгә кабат дәшә... (Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруында җыр яңгырый).

... Бүләк итәм сезгә урманнарны,

Чәчәкләргә күмелгән тугайларны.

Тормышыгыз чәчәкләрдәй матур булсын

Туган як табигате ямьле булсын.

Чәчәкләрне өзмәгез сез, өзмәгез,

Матур булып үссен алар тугайларда,

Чәчәкләрне өзмәгез сез,өзмәгез,

Бер генә җәй яши алар тугайларда.

(Н. Габдушев сүзләре, И. Хәбибуллин көе. “ Чәчәкләрне өзмәгез “).

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе

Картайтырга түгел,яшәртергә,

Яшәртергә иде бу җирне!

(Табигать калейдоскобы)

(Класс сәгате)

Төзеде: Мөхәмәтханова Гүзәлия

Миннехан кызы,татар

теле һәм әдәбияты укы-

Тучысы.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2016-08-20 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: