Вы услышите пять высказываний. Установите соответствие между высказываниями А-Г и утверждениями 1 – 6.




Вы услышите 4 коротких диалога, определите где происходит действие.

1. Урамда.

2. Автовокзалда.

3. Өйдә.

4. Кафеда.

5. Зоопаркта

Диалог А Ә Б В
Место действия        

Вы услышите пять высказываний. Установите соответствие между высказываниями А-Г и утверждениями 1 – 6.

1. Сөйләүче Универсиада турында әйтә.

2. Сөйләүче театр турында әйтә.

3. Сөйләүче музей турында әйтә.

4. Сөйләүче бакча турында әйтә.

5. Сөйләүче китапханә турында әйтә.

6. Сөйләүче шәһәр турында әйтә.

Диалог А Ә Б В Г
Место действия          

3. Вы услышите разговор двух друзей. В заданиях 3 – 8 обведите өифру 1,2 или 3, соответствуюәую выбранному вами варианту ответа.

3. Назгөл.... кайта.

1) кибеттән

2) укудан

3) парктан

4. Азат паркта...... булган.

1) яз көне

2) кичә

3) күптән

5. Парк каршында.......һәйкәл куелган.

1) билгесез солдатка

2) Муса Җәлилгә

3) очучыларга

6. Иң матур күренеш -.....

1) агачтагы тиеннәр

2) җырчы фонтаннар

3) салават күпере

7. Азат паркка..... барырга тели

1) энесе белән

2) гаиләсе белән

3) дуслары белән

8. Азат паркка...... барачак.

1) киләсе ял көнендә

2) бер айдан

3) вакыт булганда

2 нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведённых утверждений 9-16 соответствуют содержанию текста (1-текстка туры килә), какие не соответствуют (2- текстка туры килми).

Кыш җитте. Митя боз тавында чана шуды. Аннан соң боз белән капланган елгада тимераякта шуды, шатланып, өенә кайтты.

- Кыш көне нинди күңелле! Мин һәрвакыт кыш булуын телим, - диде ул әтисенә.

- Бу теләгеңне минем дәфтәремә язып куй, - диде аңа әтисе. Митя язды.

Менә яз җитте. Митя, күбәләкләр куа-куа, болында йөгерде. Чәчәкләр җыйды да әтисе янына йөгереп килеп:

- Нинди ямьле бу яз! Мин һәрвакыт яз гына булып торуын телим, - диде.

Әтисе тагын дәфтәрен чыгарды һәм Митяга үзенең теләген язарга кушты.

Җәй җитте. Митя әтисе белән печән чабарга китте. Ул көне буе күңел ачты: балык тотты, җиләк җыйды, ә кич белән әтисенә:

- Мин бүген рәхәтләнеп уйнадым! Мин җәйнең бер дә бетмәвен телим, - диде.

Митяның бу теләге дә әлеге дәфтәргә язылды.

Көз җитте. Бакчада җимешләр – кып-кызыл алмалар, сары грушалар өлгерде.

Митя, бик шатланып, әтисенә болай диде:

- Көз елның бөтен вакытларыннан да матуррак!

Шулвакыт әтисе кесәсеннән үзенең дәфтәрен чыгарды да аны малаена күрсәтте. Малаеның яз турында да, кыш турында да, җәй турында да шул ук сүзләрне әйткәнен белдерде.

(К. Ушинский буенча)

9. Митя кыш көне рәхәтләнеп чана шуды, тимераякта йөрде.

1)текстка туры килә 2)текстка туры килми

10. Әтисе Митяга теләкләрен журнал битенә язарга кушты.

1)текстка туры килә 2)текстка туры килми

11. Митя язны яратмый, шуңа күрә яз булуын теләми.

1)текстка туры килә 2)текстка туры килми

12. Малай җәен әтисенә булышты, балык тотты.

1)текстка туры килә 2)текстка туры килми

13. Көзен бакчада карлыганнар, җиләкләр өлгерде.

1)текстка туры килә 2)текстка туры килми

14. “Көз – елның иң матур вакыты”, - дип шатланды малай.

1)текстка туры килә 2)текстка туры килми

15. Әтисе кулына карандаш алды.

1)текстка туры килә 2)текстка туры килми

16. Митя, дәфтәрне укыгач, бер үк сүзләр язылганын күрде.

1)текстка туры килә 2)текстка туры килми

 

17. Прочитайте тексты и установите соотвестствие между текстами А-Е и заголовками 1-8. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

 

1. Патриотик бер шигырь5. Район үзәгенә баруыбыз

2. Шигырьләр эзләү 6. Сәхнәгә чыгуым

3. Апамның яңа шигырь укуы7. Олимпиадаларны көтеп алуыбыз

4. Безнең гаилә8. Китап укырга яратуым

А. Без гаиләдә өч бала үстек. Әти – мәктәп директоры, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, әни башлангыч сыйныф балаларын укытты. Апам белән абыем мәктәптә укыганда, икесе дә әдәбиятны яраталар, шигырьләрне күп укыйлар иде.

Ә. Улелларда район үзәкләрендә балалар өчен олимпиадалар үткәрелә иде. Абыем белән апам ел да аны көтеп алалар һәм алдан ук әзерләнә башлыйлар иде. Мин дә алар белән барырга тели идем.

Б. Миңа җиде яшьләр тирәсе булгандыр, шул елны алар тагын бик тырышып олимпиадаларга әзерләнә башладылар. Төрле шигырьләрне укып карый-карый, яңа шигырьләр эзлиләр.

В. Беркөнне абыем шатланып кайтты да апама таныш түгел бер шигырь укый башлады. Бик патриотик шигырь иде ул. Моңа кадәр алар гел Тукайны, Такташны, Гафурины, Пушкинны, Лермонтовны укыйлар иде. Абыем сөйләгән яңа шигырь миңа бик ошады, һәм мин аны истә калдырдым.

Г. Апам да: “Тракторчы кыз” дигән яңа шигырь табып кайтты. Апам ул шигырьне сөйләгәндә, мин елый идем. Абыем мине кочаклап көлә, ә апам: “Чыгып кит, тыңлама!” – дип, мине куа иде.

Д. Олимпиада якынлашты, һәм без, бөтен гаиләбез белән, район үзәгенә киттек. ”Тукай шигырьләрен сөйләргә сине дә чакырдылар”, - диде әти миңа. Мин бик шатландым.

Е. Олимпиада кечерәк яшьтәгебалалар чыгышы белән башланды. Иң кечкенә сөйләүче булгангадыр инде, мине беренче итеп сәхнәгә чакырдылар.

(Р. Вәлиева буенча)

Текстлар А Ә Б В Г Д Е
Исемнәр              

3 нче бүлек

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 18-25 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию 18-25.

 

18. Айрат бу _______ бик күптән көтте. КӨН
19. Ниһаять, җәйге ял _________. ҖИТӘРГӘ
20. Бабасы белән __________ барырга сөйләштеләр алар. УРМАН
21. Урман ______ бигрәк тә файдалы! ҺАВА
22. Ел саен алар берничә көнгә урманга ________ китәләр. СӘЯХӘТ
23. _________ матурлыгын күрергә аны бабасы өйрәтте. ТАБИГАТЬ
24. “Тиеннәр, аюлар, __________ - җан ияләре, аларны атарга ярамый”, - диде. БҮРЕ
25. Урман - ____________ яшәү чыганагыбыз. БЕЗ

 

 

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 26 – 32 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию 26 – 32.

 

26. Һәр һөнәр зур _________ таләп итә. ОСТА
27. Сатучы һөнәре – дөнъядагы иң _________ һнәрләрнең берсе. КИРӘК
28. Сатучы сүзен “Исәнмесез” дип _____________ тиеш. БАШ
29. Табыш алу өчен, тырышып эшләргә, __________ белергә кирәк. САН
30. Тырышып, _________ эшләсәң генә уңышка ирешеп була. УЙ
31. Сатып алучы кибеттәге әйберләргә ________ карашта булырга тиеш. САК
32. Сатучы кешеләр белән __________ сөйләшергә тиеш. ӘДӘП

 

 

4нче бүлек

В заданиях 33-37 необходимо написать реплики в соответствии заданной речевой ситауацией.

33. Скажите, что вы любите природу Татарстана.

34. Спросите у друга, куда он поедет летом.

35. Поинтересуйтесь планами друга на завтра.

36. Скажите бабушке, что сегодня к вам придет ваш друг.

37. Поздравьте друга с победой на соревнованиях.

38.Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сораулар җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

... Минем апам быел мәктәпне тәмамлады. Имтиханнарны уңышлы тапшырды. Киләчәктә ул табибә булырга тели. Миңа да табиб һөнәре ошый.

 

.... Сиңа нинди һөнәрләр ошый? Хәзерге вакытта тагын нинди һөнәрләр популяр? Киләчәктә синең кем буласың килә?

 

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2016-04-12 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: