кайтты. Без Динарга алга таба




Да буш вакытларында дуслары

белән теннис уйнарга ярата.

Һәм Динарның тырышлыклары

бушка узмады. 18 нче апрельдә

Байлар Сабасында үткәрелгән

республикакүләм теннис яры-

Шында беренче урынны яулап

кайтты. Без Динарга алга таба

дауңышлар телибез.

“Сәламәт тәндә сәламәт акыл” 7 апрель – Сәламәтлек көне уңаеннан физик тәрбия фәннәре укытучысы Шәймурзин Илнур Корбанович өлкән сыйныф укучылары арасында волейбол ярышы үткәрде. Ярыш бик киеренке барды. Нәтиҗәләр буенча 1 урынны -10 класс, 2 урынны - 11 класс, 3 урынны -9 класс укучылары алды.    

 



 

Сәламәтлек- иң зур байлык.
7 апрель – Сәламәтлек көне уңаеннан эзтабарлар белән “Сәламәтлек иң зур

байлык” исемендә җыен үткәрелде. Җыен башында сүз һәр отрядка бирелде. Алар үзләренең җырларын, девизларын башкардылар..Төп өлештә педагог-оештыручы Магсумова А.М. укучылар белән сәламәтлек турында кызыклы әңгәмә оештырды. Укучылар үзләре дә темага кагылышлы табышмаклар, мәкальләр әйттеләр. Яшелчә, җиләк- җимешләрнең файдалы үзлекләрен искә төшерделәр. Шулай ук шәхси –гигиена кагыйдәләрен дә кабатладылар. Җыен ахырында күмәк –хәрәкәтле уенннар уйнадылар Җыен бик күңелле, файдалы үттте.

Курсабаш урта гомүмбелем бирү мәктәбе

Педагог-оештыручысы: Магсумова А.М


Безнең мәктәптә “Лидерлык нигезләре” тугәрәкләре эшләнеп килә.Безнең әлеге мәктәптә бик күп эшләр эшләнә: табигатьне чистарту, ялгыз әби-бабайларга ярдәм итү һәм обелискны тәртипкә китерү.

 

Милләтләр дуслыгы.

Дуслык... Нинди матур тылсымлы сүз. Дус ул– синең иң якын сердәшең дә, киңәшчең дә, һәрвакыт ярдәм кулы сузучы, сине аңлаучы кеше дә. Әлбәттә, дуслык төрле була.Ләкин аларның барысы өчен дә уртак нәрсәләр бар - бер-береңә тугры калу, авыр чакта ярдәм кулыңны сузу, сер саклау. Ә нәрсә соң ул милләтләр дуслыгы? Милләтләр дуслыгына үрнәкне мин үзем яшәгән горур туган җирем Татарстанда күрсәтер идем. Чөнки аның мәрхәмәтле, мәдәниятле күп милләтле халкы бар. Татарстанда халык саны дүрт миллоннан артык, анда 90 нан артык милләт вәкиле дус –тату яши. Алар арасында татарлар, руслар, чуашлар, марилар, украиннар, башкортлар, урдмуртлар һәм башка халыкларны санап китеп булыр иде. Республикабызның дәүләт телләре булып рус һәм татар телләре тора. Ә ватаным халыклары Тукайча әйтсәк, ”тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып” яши. Тарихка күз салсак, татар халкының һәрчак төрле милләт кешеләре белән дус аралашып яшәвен күрәбез. Элек-электән безнең татар халкы үзенең кунакчыллыгы, тырышлыгы, намуслы хезмәте белән дан тоткан. Ул үз телен, динен зурлаган, хөрмәт иткән. Башка халыкларны да ихтирам иткән.

Бүгенгесе көндә күп милләтле Татарстан халкы бик матур яши. Татарстан милләтара мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдәге культурасына, үзара аңлашу һәм бер-береңне ихтирам итү традицияләренә ия булучы төбәк булып тора.Республикада йөздән артык милли –мәдәни үзәк бар.. Татарстанда рус, татар, чуаш, удмурт, мари, мордва мәктәпләре эшли.

Шулай ук рус, кершәшен, яһүд һәм башкорт этномәдәни компоненты нигезендә белем бирүче мәктәпләр бар. Республикамда һәр кеше үзе теләгән динне тота ала. Дин әһелләре бер -беребезнең диненә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Безнең республикадагы халыклар дуслыгына Татарстан халыкларының Корылтайлары да ачык мисал булып тора. Ватанымдагы халыклар дуслыгы, татулыгы, бердәмлеге Татарстанны тагын да зур уңышларга, казанышларга өнди, тынычлыгын ныгыта, иминлеген саклый. Мәктәбебездә дә “Халыклар дуслыгы” темасына укучылар белән класс сәгатьләре, рәсем конкурслары үткәрелде. Тән төсе, теле, дине, җенесенә бәйсез рәвештә барлык балалар тигез хокукка ия булуын бергәләп тагын бер кат расладык.

Магсумова Алсу Маратовна

Курсабаш урта гомүмбелем бирү мәктәбенең

7 сыйныф укучысы.

Укучыларның иҗаты.



Туган авылым.

Минем туган авылым Өтернәс бик матур. Авыл янында тау буйлап чыршы урманы җәелеп китә. Ерак түгел, тау буенда, Өтернәс шәһәрлеген саклаучылар истәлегенә һәйкәл куелган. Авылымның тау битләре

җәй көне кып-кызыл җир җиләге була. Авыл халкы шуннан чиләк-чиләк җиләк җыя, күлендә су коена,

балык каптыра. Өтернәснең тау битләре кышын чаңгы шуар өчен менә дигән урын. Авылымның елгасында кышын боз өстендә малайлар белән тимераякта шуабыз.

Туган авылымның мондый бай табигатен башка җиргә алыштырып булмый. Минем өчен ул дөньядагы иң матур җир.

 

Габделхаков Булат, 2нче сыйныф,

Минем әбием.

Минем өчен кадерле булган Әминә әбием Казан шәһәрендә яшәде. Аңа сугыш еллары авырлыгын үз җилкәсендә күтәрергә туры килгән. Әбием хәрби заводта эшләгән булган. Кызганыч, хәзер ул юк инде. Әминә әбием мине бәйләргә һәм тегәргә өйрәтеп калдырды.

Тагын бер әбием Фирдәүсә исемле. Ул Курсабаш авылында яши. Күп еллар әбием фермада сыер савучы булып эшләде. Ул эшләгән вакытта фермада күп эшләр кул белән эшләнә торган булган. Хәзер инде ул лаеклы ялда. Мин ике әбиемә дә бик рәхмәтле.

 

Муртазина Гөлшат, 2нче сыйныф,

Минем әбием.

Минем яраткан әбиемнең исеме Флүрә. Ул- өебезнең җылысы. Әбием безгә тәмле

ашлар пешерә, без мәктәптән кайтканда елмаеп каршы ала,

исән-сау кайттыгызмы, балакайлар, -ди. Әбием догалар укый, биш вакыт намазын калдырмый.

Мин әбиемне бик яратам, аңа исәнлек-саулык телим.

Нәгыймов Илгизәр, 2нче сыйныф

Булмасын иде сугыш.

Нинди ямьсез һәм куркыныч булып,
Сугыш сүзе яңгырый колакта.
Шомлы хәбәр булып килеп керә
Һәм тарала төрле як-якка.

Бу сугышта күпме ана яше,
Күпме бала яше түгелгән.
Гаделсезлектә корбан булып,
Бик күп гомер өзелгән.

Башка беркем күрмәсен иде
Мондый көнне, мондый газапны.
Бары тарих аша хәтерләсен иде
Сугыш дигән мондый афәтне.

 

Хайруллин Сәйдәш, 4сыйныф

Мин спортны яратам.

Безнең халкыбыз: “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл”- дип юкка гына әйтмәгән.Спорт сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә, көчле булып үсәргә, авырлыклар алдында куркып калмаска өйрәтә.

Мин көн саен иртән зарядка ясыйм. Җәй көне елгада су коенырга, йөзәргә, роликлы тимераякта йөрергә яратам, ә кышын чаңгыда, тимераякта шуам. Тагын кыш көне малайлар белән бергә хоккей уйнарга яратам. Мин республикабызның “Ак Барс” хоккей командасының уеннарын телевизордан карыйм, алар өчен” җан атам”.

Уңышлары өчен чын күңелдән сөенәм. “Ак Барс” һөҗүмчесе Алексей Трещенко һәм сакчы Илья Никулинның 2014 нче елның февралендә Сочида узачак Олимпиадада хоккей буенча Россия җыелма командасы составына кертелүе минем өчен зур шатлык булды.

Мин әтием белән кул көрәштерергә дә яратам әле. Кайсы вакыт уйнап кына әтием” җиңелә”. Шундый

спорт төре дә бар бит, ул армрестлинг дип атала.

Соңгы елларда илебездз спортка аеруча зур игътибар бирелә башлады. Республикабыз башкаласы - Казан, спорт шәһәренә әйләнде дисәк тә була.

Чөнки узган җәй аенда Бөтендөнья студентлар универсиадасы үтте. Аңа әзерлек йөзеннән башкалабызда спорт сарайлары, бик күп спорт объектлары ачылды. Һәркемгә үзе теләгән спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр барлыкка килде.

Әлегә минем спорт бәйгеләрендә катнашканым юк. Ләкин кайчан да булса, мин дә, андый бәйгеләрдә көчемне сынармын дип ышанам. Чөнки мин спортны яратам. Спорт физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли. Ихтыяр көчен дә ныгыта.

Шәймәрданов Дилүс, III сыйныф.

Көчле бул, бирешмә!

Тукта, тын кал...

Агызма син кайнар күз яшең.

Күрсәтмә син авыр икәнлеген.

Һич бер кеше аны белмәсен.

Тукта, тын кал..

Сабыр бул син!

Тик түзгән кеше генә,

Үз максатына ирешә.

Куңелдәге уйлар ташкыны,

Алып китә еракка.

Көзнең дә моңсу салкыны,

Йөрәккә яра сала.

Тормыш юлы авыр булса,

Кайгы –хәсрәт каршы чыкса-

Син бирешмә, алга атла,

Көчле бул һәр адымыңда.

Һәр кеше дә хаталана,

Тик кирәкми бирешергә.

Мин бәхетле бу дөньяда

Таяныр кешем булганга

 

Зиятдинова Айгөл, 8 класс


Место подвига - Афганистан.

Мы часто слышим такие слова: совершил героический поступок, подвиг, героический человек. А что же такое подвиг?

Ответ на этот вопрос я нашёл в словаре. В словаре написано, что подвиг – это «героический, самоотверженный поступок, совершённый в опасных условиях, связанный с риском».
В наше время подвигом можно считать уже даже доброе отношение к людям, к больным, старикам, детям. Пожилого человека через дорогу перевести или место в автобусе уступить - это уже поступок.

А вот люди, совершающие подвиги, всегда были, есть и будут, только в момент совершения своего героического поступка, они вовсе не размышляют о нём, они с риском для жизни делаютто, чего просто не могут не сделать.

Думая о героях нашего времени чувствуешь, что они рождаются в каких - то необычных, ненормальных условиях. Многих героев и подвигов, и загубленных жизней, и понапрасну отданных сил не понадобилось бы, если бы не было преследований, запретов, этой злополучной войны в Чечне, в Афганистане и в других местах.

1979–1989 годы – война в Афганистане. Моего дядю, Курамшина Шамиля Гаптелисламовича, в 1982 году призвали в армию. Так получилось, что он попал именно в Афганистан. Для моей бабушки весть о том, что её сын попал в Афганистан прозвучала как гром среди ясного неба. Она не спала ни дня, ни ночи, всё молилась, чтобы он вернулся живой. Для молодого солдата, который никогда в руках не держал автомата, это было очень сложно. Мой дядя рассказывал о том, что, когда у него прямо на глазах убили его друга, после чего он не спал несколько дней. Ему было очень трудно перенести всё это. «Каждый день ложились спать со страхом и вставали тоже со страхом», – говорил мой дядя. Потому что в каждую минуту могли взорвать, выстрелить. Перед тем, как уже он собирался


домой, когда он представлял вот – вот ещё чуть – чуть осталось, уже все собрались уезжать, командир сообщил, что двум солдатам не хватает места в экипаже и поэтому мой дядя и ещё один солдат из Волгограда остались на второй рейс. А второй рейс должен выехать через четыре часа после первого. Когда мой дядя сидел и ждал, когда позовут на посадку, сообщили, что первый рейс, который отправился несколько часов назад, был захвачен и в живых не осталось ни одного человека. После такого известия, дяде было страшно садиться в машину, но назад пути не было. Мой дядя стал читать про себя молитвы, чтобы вернуться домой живым. Когда машина проехала границу, все тихонечко вздохнули, рассказывал дядя. Тот день, когда он вернулся, наверное, был самым счастливым в его жизни и в жизни бабушки, то есть его мамы.

Война сломала жизнь многим молодым ребятам. Несмотря ни на что, они честно исполняли свой гражданский долг, оставались верными присяге до конца. "Горячие точки" показали, что наши парни достойны героизма отцов и дедов, победивших фашизм в годы Великой Отечественной войны.


Хайруллин Сайдаш, 4 класс.

Сәйдәш бу эссесе белән “Место подвига – Афганистан”

республика конкурсының район этабында 2 урын алды. Хайруллин Сәйдәшкә тагын да яңа уңышлар телибез.



Әкият

Чиак белән Уйнак”

Борын-борын заманда түгел,ә без яшәгән көннәрдә яшәгән ди ике игезәк тычкан баласы. Берсе аның Чиак исемле, ә икенчесе – Уйнак. Уйнак бик тә шаян булган, уйнарга яраткан. Җәй көннәрендә ул рәхәтләнеп яшел чирәм өстендә мәтәлчек аткан, аллы-гөлле чәчәкләр үскән тау битенә йөгереп менгән дә тәгәрәп төшкән.Саф һавадан аның битләре алсуланган, күңеле һәрчак шат булган.Ә Чиак көннәр буе караватта кырын ятып телевизор караган. Әнисе күпме генә әйтсә дә, урамга чыкмаган. Чиак ашаганда да күзләрен экраннан алмаган.

Менә ямьле җәй үтеп киткән.Тычкан балалары урман мәктәбенә укырга киткәннәр. Чиак дәресләрдә йокымсырап утырган, еш кына авырып дәресләр дә калдырган.Ә Уйнак исә бер дә авырмаган, бик тырышып укыган. Көннәрдән бер көнне, урман мәктәбендә, укучылар арасында йөгерү буенча ярыш оештырылган.Старт сызыгыннан кузгалып китүгә Чиакның хәле киткән, тез буыннары йомшарып ул юлга

 

сузылып яткан. Менә шунда ул хәрәкәттә- бәрәкәт икәнен аңлаган.Әнисенең сүзләрен тыңламаганга бик үкенгән. Киләчәктә Уйнак кебек табигатьтә еш булырга, һәрвакыт хәрәкәттә булып, спорт белән шөгельләнергә үз-үзенә сүз биргән. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл булуын да Чиак яхшы аңлаган.

 


Шәймәрданов Дилүс, III сыйныф






 

“Дус яшик”

Шарипова Адилә

Курсабаш урта гомүмбелем

бирү мәктәбенең

 

 

“Милләтләр дуслыгы”

Садиков Илсаф

Курсабаш урта гомүмбелем бирү мәктәбенең

5 сыйныф укучысы


5 сыйныф укучысы


“Минем мәктәбем” Бу санны чыгару өстендэ эшләде: Баш мөхәрир: Шамсутдинова Рузалина Альфредовна һәм “Лидерлык нигезләре” Безнең адрес: 422051 РТ Саба районы Курсабаш авылы Мәктәп урамы, 26 йорт Тел. 8(843)62-49-7-38  



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2016-04-11 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: