Шулвакыт капка төбенә тузаннар туздырып, йөк машинасы килеп туктады, капкадан Байрас килеп керде. Сөмбелне күреп, башта сискәнеп китте, нәрсәдер сәер тоелды.
- Сөмбел, нишләп торасың монда?Әллә елыйсың инде?
- Байрас, үләм бит...
- Әллә чирлисеңме?
- Иртәдән.
- Өйдә кеше юкмыни?
Үзе нишләргә дә белми, Сөмбел тирәсендә бөтерелде.
-Әйдә, ятып тор, хәзер мин берәрҗиңел машина табам. Бераз түз инде,- дип, Байрас чыгып йөгерде.
Бераздан, ике йорт аша гына яшәүче күршеләрнең машинасын сорап, алып та чыкты. Сөмбелне күтәреп, җайлап кына артка яткырды.
Байрас үзе машина куды, шул ук вакытта артка караштыргаларга да өлгерде. Сөмбел күзен йомган, иренен тешләгән, үзе ыңгыраша иде.
Элек Ахунның үзендә бала тудыру йорты бар иде дә бит, хәзер аны Учалыга, шәһәргә күчерделәр. Егерме биш чакрым ара, бер карасаң, күп түгел, ләкин мондый вакытта...
- Сөмбел, түз, күп калмады, әнә, тауартында гына...
- Миңа оят, авыр чакта гел сиңа турыкиләм, һәрвакыт янымда син буласың.Булатка гына мин дә, бала да кирәкми.
Сөмбелнең күзеннән яшьләре тәгәрәде, авыртуга түзә алмыйча ыңгырашты, кычкырмас өчен авызын каплады. Байрас, көзгедән күреп, үрелеп, аның кулын авызыннан тартып алды.
Кычкыр, ела, оялма. Мин синеңяныңда, курыкма, һәрвакыт синең белән булырмын. Ходай ялгышты, абый урынына мин булырга тиеш идем.
- Син мине җәллисең генә, Булат та җәлли.Этне ияртмә, иярткәч типмә, диләр. Мин шул эт кебек. Аңласаң иде хәлемне...
-Мин сине яратам да, жәллим дә,ләкин сизмисең генә.
Сөмбелнең тавышы тагын югалды. Телгә килеп:
- Исән калсам, яхшылыкларыңнымәңге онытмам. Улыма да исемне синкуярсың.
- Бәлки кыз булыр, болай да өй тулыир-ат.
- Юк, малай була. Мин төшемдә... тегевакытта больницада төш күрдем...
Больницага килеп җиткәндә, Сөмбелнең сөйләшерлек хәле калмаган, йөзе көл төсенә кергән иде. Байрас аны күтәреп керешли, ишекне тибеп ачты да:
-Тизрәк, үлә, - дип кычкырды.
Кабул итү бүлмәсендә утырган шәфкать туташы сикереп торды.
-Менә монда салыгыз, - дип, үзетабиб артыннан йөгерде.
Байрас үзе дә куркудан ап-ак булып агарды, Сөмбелдә исә бөтенләй яшәү рәвеше сизелми иде. Аны алып кереп киткәч, табиб:
- Хатыныгызның фамилиясе, кайчанчирли башлады? - дип сорады.
- Арсланова. Иртәдән чирлим, диде.
- Нишләп соң алып килдегез, хәле бикначар, - дип, табиб Байрасны ачуланыпалды. - Хәзер киемнәрен алып чыгарлар,көтеп торыгыз, - дип кереп китте.
Нишләптер, шунда ук кире йөгереп чыкты, телефоннан шалтыратып, әллә нинди табибларны чакыртты, каядыр шалтыратып, кан соратты да йөгереп кире кереп китте. Унбиш минут үтүгә, Сөмбел яткан бүлмәгә, йөгерә-йөгерә, ике ир кеше кереп китте, сөйләшүләреннән аларның да табиблар икәнен аңлап алды Байрас. Ул инде елар дәрәҗәгә җитте, «Коткарыгыз!» дип кычкырасы килде. Сөмбелнең киемнәрен тотып, шәфкать туташы чыкты, аның ни әйтергә
белми аптыравы йөзеннән күренә иде. - Соң китердегез шул, хәле бик авыр.
- Аны коткарырлармы? - диде Байрасхәле бетеп.
Шәфкать туташы җилкәсен генә җыерды.
- Алар мөмкин булганын эшлиләр, - дип, ул Сөмбелнең киемнәрен Байраска сузды.
- Йә Ходаем, үзең ярдәмеңнән ташлама. Без бит барыбыз да аны бик яратабыз, - дип, Ходайга ялварды. Билгесезлек аның җанын телгәләде, беразшулай утыргач, абыйсына хәбәр итәргәкирәклеге исенә төште. Ул машинаныюгары тизлек белән тулай торакка куды.Абыйсының бүлмәсенә керә-керешли:
- Әйдә, киен, Сөмбел больницада, - дипкычкырды.
Машинага чыгып утыргач, Булат аптырап сорап куйды:
- Кем әйтте?
- Үзем авылдан алып килдем.
- Сиңа тау аркылы кычкырдымы?
- Кычкырмады шул, кычкырса, болайбулмас иде. Өйдә кеше булмаган, ә улиртәдән чирли башлаган. Үтеп барышлый гына авылга кагылган идем. Мондакилгәнгә ике сәгать булды, бер төркемтабиб бернәрсә эшли алмыйлар.
Больницага керүгә, өмет белән шәфкать туташына карадылар, ләкин ул баш кына селкеде. Алар көткән арада, тагын бер авырлы хатынны китерделәр. Ярты сәгатьтән шәфкать туташы чыгып, бәхетле ирне «Улыгыз бар!» дип шатландырды. Әти кешенең авызы колагына җитте, рәхмәтләр әйтә-әйтә, сөенче алырга, бәби тәпие юарга чыгып йөгерде. Байрас түзмичә торып ук басты.
- Инде ике сәгать, ни булса да әйтәалмассызмы?
Шәфкать туташы сүзсез генә теге бүлмәгә кереп китте, бераздан чыгып:
- Хәзергә берни дә әйтә алмыйм, операция бара, - диде.
- Нинди операция? Ул бит бәбәйләргә килде.
- Хатыныгызны вакытында алып килгән булсагыз, болай булмас иде, дидем бит, ул үзе бәбәйли алмады.
- Ә бала?
- Белмим. Операциядән соң табиб үзечыгып әйтер.
Байрасның башына күсәк белән суккандай булды, Булат янына барып утырды.
- Ишеттеңме, абый?
- Ишеттем, тик мин болай ук булырдип, башыма да китермәдем.
Байрасның ачуы йөзенә чыкты.
-Әйттем мин сиңа, ял ал да авылгакайт дип. Үлсә, син ничек яшәрсең,мин ничек яшәрмен? Сиңа кирәкмәсә,миңа кирәк Сөмбел, - диде ул, йөзенике кулы белән каплап.
Тагын бер сәгать вакыт үтеп китте. Кабул итү бүлмәсеннән олы яшьтәге табиб чыкты. Аны күргәч, Байрас үзенең сикереп торуын сизми дә калды, Булат та торып басты. Алар ялварулы карашларын өмет белән табибка текәделәр. Табиб, Байраска карап, тыныч тавыш белән:
- Улыгыз бар. Шундый кечкенә хатын өчен бала бик зур, баһадир. Хатыныгызның хәле бик авыр, операция ясаргатуры килде. Операция вакытында йөрәгетуктап куркытты. Мин аны икенче тапкыр коткарам бит, ник шул хәтле интектерәсез? Ул искиткеч хатын.
- Ул тереләчәкме?
- Без кулыбыздан килгәнне эшләдек.Тагын ике көн көтәргә кирәк, кризистан чыга алса, тереләчәк. Бер елда ике тапкыр үлемне җиңү синең кебек таза ирләргә дә кыен. Ул сабый гына, ә инде йөрәгеяраланып беткән. Көтәргә кирәк. Кайтыгыз, иртәгәгә кадәр йоклаячак. Саубулыгыз. Тагын бер нәрсә: бәлки, улбашка бала таба алмас, таләп итмәгез...
Сөмбел бик авырлык белән терелде. Атна ахырында аның янына һич көтмәгәндә, ак халат киеп, Римма белән Байрас килеп керде. Байрас әкрен генә аның янына килеп утырды. Сөмбелнең күзендә яшь тамчылары ялтырады, аннан елмаеп җибәрде.
«Әле дә син бар дөньяда», дип әйтәсе иде, тамагына төер утырды.
- Елама инде, алайса мин дә елыйм, - диде Байрас иелеп. - Мин малайны карап чыктым. Ул сиңа охшаган: шундый матур. Әниләр сиңа сәлам әйтергә куштылар, әти бишек әзерли. Синеңяныңа абый ничек керергә белми йөри, хәленнән килсә, чебен булып тәрәзәдән очып керер иде. Ә мин барыбер беренче булып күрдем, - дип елмайды. Аның кебек матур елмаючы дөньяда бүтән юктыр.
-Байрас, рәхмәт сиңа, улым өчен дә,үзем өчен дә. Сине Ходай уллар, кызларбелән сөендерсен. Син бик яхшы әтибулырсың, - дип, Сөмбел әкрен генәаның кулын кысты. Байрас ул кулданкүзен алмады, бу минутта аңа шундыйрәхәт иде.
Булат та, Римма белән сөйләшеп, Сөмбел янына керде. Ул килгәндә, кичке имезү вакыты иде.
-Тукта, керми тор, хатыннар балаимезәләр. Әнә синеке, шуннан гына карап тор, соңрак керерсең. Байрас күптәнкилеп күреп китте, ә син яңа гына киләсең. Белмим, кайсыгыз күбрәк яратадырСөмбелне, - дип елмаеп, Римма китепбарды.
Булат ишек тәрәзәсе аша күзәтә башлады. Сөмбел елмая-елмая баланың башыннан сыйпый, иснәп тә ала, күзләре белән иркәли, ә бәби имә дә имә. Булатның да баланы иснәп-үбеп карыйсы килде. Сөмбелне аның бу халәттә беренче тапкыр күрүе. Күбрәк белгән саен, Сөмбелнең әллә нинди сыйфатлары ачыла бара. Ул, элек уйлаганча, буш та, җилбәзәк тә, җилкуар да түгел, әнә бит, ничек карый балага, күзләрендә күпме наз, иркәләү чагыла. Әле күптән түгел генә үзе дә бала кебек аның куенында иркәләнә иде, ә хәзер нинди җитди. Булатның алар янына керәсе, улын кулына алып сөясе килде, йөрәге дөп-дөп типте, үзе сизмәстән, елмаеп куйды.
- Бәбиегезне кереп күрегез, хәзер алыпкитәм, - диде ак халатлы шәфкать туташы. Палата ишеген ачып:
- Кайсыгызның ире тилмереп тора?Керсенме? - дип сорады.
Палатада ятучылар бөтенесе ишеккә карады, ләкин Сөмбел генә үз уйларына чумып утыра бирде. Ул шәфкать туташының соравын ишетмәде дә. Янына Булат кереп утыргач, сискәнеп куйды,
тизрәк күкрәген каплады, ни әйтергә дә белмичә аптырады.
- Исәнме, Сөмбел, хәлең ничек?
- Ярыйсы, күрәсең, исән калдык.
- Кая, мин дә карыйм әле, кемгә охшаган?
- Миңа, - диде Сөмбел, тик баланы күрсәтергә ашыкмады, бала һаман имә иде. Балаларны алырга кергән шәфкать туташы алар янына иң соңгы булып килде.
-Туйдыгызмы? Безнең баһадир тәмләп, озаклап ашарга ярата шул. Әтисе күрдеме әле, малаегыз бик чибәр булыр, хәзердән үк үз бәясен белә: бүтәннәр кебек тик торганда елап ятмый, бик тыныч. Әтисенә охшаса, бөтен кыз аныкы булачак, - дип, шәфкать туташы баланы алып чыгып китте.
Сөмбел белән Булат та әкрен генә коридорга чыктылар.
- Син авылдан минем әйберләремне алып килерсең инде, бер әйбер дә калмасын, - диде Сөмбел.
- Ничек бөтен әйберләрне? Бала киемнәрен генә түгелмени?
- Бала тапкач, ул йортка кайтмыйм дип, мин сиңа сүз бирдем. Сиңа бар юллар ачык. Әнкәй белән әткәй миңа рәнҗемәсен, барысы өчен аларга рәхмәт. Әйберләремне Байрас Верочкага илтепкуйсын, мине ул каршы алыр.
- Сөмбел, ни сөйлисең син?! Болай ярамый бит, әти мине өйгә кертмәячәк.
- Ә син баланың да, минем дә сиңа кирәкмәвемне аңлатырсың, ир кеше бит, аңлар.
- Ә бала? Мин бит аны тотып та карамадым.
- Баламы? Бала минеке, яраткан кешеңнән үз балаларың булыр. Бу баланы күрмәвең хәерлерәк, син аны барыбер мин яраткан кадәр ярата алмаячаксың. Ул сиңа һәрвакыт әлеге бәхетсез көннәреңне хәтерләтеп торачак, шуңа күрә башка килмә, икебезгә дә шулай җиңелрәк булыр.
- Тукта әле, Сөмбел, яхшылап сөйләшик.
Булат кирәкле сүзләрне онытты. Сөмбел үзенең салкын, коры сөйләшүебелән пычаксыз кисә, ичмасам еласын, битәрләсен иде. Булат, нишләргә белми, аны кочаклап алды, ябык, кечкенә Сөмбел аның кочагына кереп чумды. Ул югалып калды, ләкин бер күз яше дә чыгармады. Булат аның чәчләреннән сыйпап үпте, ни әйтергә белми:
-Сөмбел, кичер мине, ләкин кинәт кисмә әле. Мин сине дә, баланы да күреп торырга телим. Сезне ташламам, ярдәм итәрмен.
Сөмбел әкрен генә читкә тартылды.
-Жәлләмә, мин бит хәзер әни кеше, беркемнән курыкмыйм, беркемнән оялмыйм. Син дә миннән бер мескен ташландык Сөмбел ясама, без улым белән кемнеңдер, шулай ук синең дә жәлләвеңә мохтаҗ түгел. Курыкма, мин югалмам, мине бүтән ялган сөю белән алдый алмаслар. Элекке беркатлы Сөмбел юк хәзер. Сау бул.
Ул, артына да борылып карамыйча, палатага кереп китте. Бу минутта Булат үзен Сөмбелдән кечкенә итеп хис итте. Хәзер нишләргә? Әтиләренә, Фәридәге нәрсә дияргә? Ул аны әти-әнисе белән таныштырыр өчен, Сабантуйга чакырган иде. Сөмбел кайтмаса, әтисе Булатны мәңге кичермәячәк.
...Җомга җитте. Бу юлы Булат авылга үзе генә кайтты, Байрас никтер күренмәде. Соңгы атнада өйдә кемдер җитми кебек тоелды. Өйдәгеләрнең сөйләшүе да гел Сөмбелгә барып тоташа. Кайтуына әтисе ике бишек көйләп куйган: берсе өйдә, икенчесе бакчада карт алмагач ботагына эленгән. Боларны күргәч, Булат бөтенләй югалып калды, бишекне селкетеп карады, Сөмбел кулындагы баланы күзалдына китерде. Ул баланы кулына алып карыйсы килде.
- Нәрсә, улым, син дә көтәсеңме! - диде әнисе, улының бишек янында уйланып торуын күреп. - Яннарына кердеңме, кайчан чыгаралар?
- Әни, Сөмбел монда башка кайтмыйм, диде.
Булат үз тавышын үзе танымады, ниндидер югалып, аптырап калган кеш тавышы иде бу. Аның сүзләрен әтисе дә ишетеп алган:
-Ничек кайтмый? Кая бара?
- Белмим, мондагы барлык әйберен алып килергә кушты.
- Үзен күрдеңме соң? - диде әнисе, аптырап.
- Аны да, баланы да күрдем. Бала бик тыныч, юкка елап ятмый, ди шәфкать туташы.
- Ник монда кайтмый?
- Беләсең бит инде, әти, теге вакытта миңа бала кирәкми, дигән идем. Сөмбел: «Бала тугач та китәрмен, теләгән кешеңә өйләнерсең», - диде. Менә хәзер ул китә.
- Юк, улым, син теләсәң нәрсә эшлә, ләкин мин беренче оныгымны күрми, кулыма алмый, үлемнән калган ул яшь хатынны аякка бастырмыйча, беркая да җибәрергә җыенмыйм. Үзем барып алып кайтам, - дип сөйләнә-сөйләнә, Шәүкәт абый чыгып та китте.
Булат бакчага чыкты, аңа бик авыр иде. Алмагачлар шау чәчәктә, Сөмбел утырткан бер лалә дә чәчәк аткан. Бу чәчәкләрне Сөмбел, ел да чәчәк атып, үземне оныттырмыйм, һәрвакыт үз гаебеңне тоеп яшә дигән максат белән утырткандыр.
Төнлә Байрас кайтты, ул бик боек күренә иде.
Икенче көнне иртән әтисе чәй янында сүз башлады.
-Әниегез белән болай киңәшләштек.Без авылда төшеп калганнардан түгел, Аллага шөкер, өч ир-ат эшләп торабыз, җыйган акчабыз да бар. Машина алыйк, оныгымны үзебезнең өр-яңа машинабызга утыртып алып кайтасым килә. Җитәринде авыл буйлап, кешегә ялынып йөрергә. Хәзер әйтегез, кая барып, нинди
машина алабыз?
Булат белән Байрас бер-берсенә карашып куйдылар, алар ни дә булса әйтергә җыенганчы, Әлфис үз фикерен әйтеп салды:
- Әти, «Жигули» алыйк!
- Андый машина бик кыйммәттербит, улым, - диде әнисе.
- Булсын, акча җитәрлек. Байрас улым, син шофер кеше, машинаның кайсы әйбәт икәнен беләсеңдер. Мин сезгә акча бирәм, ә сез оныгымны каршы алырга капка төбенә машина кайтарып куегыз. Киленне чыгарасы көнне дә белегез. Иртәдән сакларга үзем барып утырам, оныгымны беркая җибәрмим.
Шәүкәт абый, бик коры күренсә дә, балаларны бик ярата, оныгының чит кеше кулында тәрбияләнүен күз алдына да китерә алмый. Килене бик яшь, баланы кулына да тота белмидер әле.
Әтиләренең әмере үтәлде, капка төбенә ялтырап торган өр-яңа «Жигули» кайтып утырды. Бер ай дигәндә, Сабантуй алдыннан Сөмбелне больницадан чыгарабыз, диделәр, иртән киемнәрен керттеләр. Аңа беренче катка төшәргә куштылар, баланы шунда биләп бирәбез, көтәрсез, диделәр. Сөмбел үзен каршыларга Верочка килгәндер дип, әкрен генә атлап аска төште. Яралары төзәлеп бетмәгәнгә, башы өйләнә, йөзе ап-ак, хәле дә юк. Егылмасам ярый инде дип, курка-курка каршылау бүлмәсенә килеп керде, керде дә бүлмә уртасында басып торган зур гәүдәле Шәүкәт абыйны күреп, аптырап калды. Сөмбел аңа куркып карады, үзе итәк очларын бөтерде. Нишләптер Верочка күренмәде. Шәүкәт абый ап-ак йөзле, ябык гәүдәле киленен күргәч, жәлләп куйды.
-Кил әле, кызым, менә монда утырыпторыйк, - дип, Сөмбелне кочаклап, үзеянындагыурындыкка утыртты.
Сөмбел болай буласын көтмәгән иде, каушаудан телсез калды, ни әйтергә белмәде. Эндәшми генә башын аска иде, кайнатасыннан оялып итәген тарткалады.
-Син, кызым, начар уйлама: сиңахәзер ныклап терелергә кирәк, баланыда карарга кирәк. Син бит безнең үз кызыбыз кебек. Ничек син безгә әйтмичәкитәргә булдың? Кайгырып саргайсыннар, дидеңме? Без, кызым, өйгә кайтыйк,кайткач барысын да сөйләшербез.
Сөмбел «Юк!» дигәнен аңлатып, баш чайкады, үзенең күз яшьләре тамды.
-Юк, әткәй, ул мине яратмый, кайтмыйм, - дип пышылдады.
-Син аңа түгел, безгә кайтасың.
Шулвакыт ишектән бала күтәргән акхалатлы шәфкать туташы чыкты.
-Арслановны кем каршы ала?
-Мин, - дип сикереп торды Шәүкәтабый. - Кая әле, иң беренче булып, оныгымны үзем кулга алыйм. Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим, ай-яй, оныгым үземәохшаган икән. Әйдә, улым, өйгә кайтыйк. Менә, кызым, оныгымны караганөчен сезгә кечкенә генә күчтәнәч, - дип,шәфкать туташына торт белән шәраббирде.
Шәүкәт абый бер кулына бала күтәреп, икенче кулы белән киленен җитәкләп ишек алдына чыкты. Анда аларны Булат, Байрас һәм Әлфис көтеп тора иде. Иң беренче булып, апасын Әлфис кочаклап алды.
-Апа, без сине каршылар өчен машина сатып алдык. Әйдә, тизрәк өйгәкайтыйк, әни сине көтә.
Сөмбел аны кочаклады да тыела алмыйча елап җибәрде...
Байрас, кайтканда, алгы көзгедән Сөмбелгә күз төшергәләп алды. Шәүкәт абый исә оныгына карап сөйләнүендә булды. Челтәрне ачып елмайды, оныгына сокланып туя алмады, иелеп иснәп тә алгалады.
- Кайткач, улымны мунча кертербез.Кызым, нинди исем кушабыз, кем дипдәшик бу матур егеткә?
- Әткәй, исемне Байрас куйсын. Безне коткаручы ул бит, - диде Сөмбел,Булатка карамыйча гына.
Байрас белән Сөмбелнең күз карашлары көзгедә очрашты. Бу карашны Сөмбелнең беренче генә күрүе түгел, шулай да аның мәгънәсен аңлап бетерә алмый әле. Ул озак елаудан шешенеп беткән күзләрен аска иде, җилкәсенә җиткән чәчләре аның битен каплады.
Байрасның йөзе бик җитди. «Минем улым булса, Азамат кушар идем, Азамат Байрасович, матур яңгырый, килешеп тора», - дип уйлады, чак кына кычкырып әйтмәде.
- Бу мактаулы эшне, әти, мин сиңатапшырам. Әйдә, үзең куш исемне
оныгыңа, тик революциягә кадәргебулмасын.
- Ә шулай да, улым, син нинди исемкушар идең?
- Азамат.
- Нигә, бик матур исем, Азамат булсын. Булат, ник дәшмисең, ошыймыулыңның исеме?
- Ошый, әти, ошый,- дип елмайдыБулат.
- Алайса, Азамат Булатович булдыулыбыз. Менә, күр, улым, бу синең туганавылың Ахун булыр, күр, урамнары нинди киң, мәчетен, манарасын кара, хәттаперсональный ае да бар Ахун авылының.Тирә-якка берәү генә ул, бер авылда даюк мондый байлык. Бу, улым, «Кызылпартизан»колхозының горурлыгы!
Капка төбенә кайтып туктагач, машина кычкыртып алды.
Өйдән, йөгерә-йөгерә, бәйрәмчә киенгән Гөлфия апа чыкты. Ул иң башта Сөмбел утырган якка килде. Сөмбел әле дә: «Ник монда кайттым инде? Мин аңа кайтмыйм, дип сүз бирдем. Хәзер менә муенына берәүдән икәү итеп астылар. Мине бөтенләй күралмаслык дәрәҗәгә җиткәндер, больницадан чыкканнан бирле күтәрелеп тә карамады», - дип, үз уйларына чумып утыра бирде. Аның машинадан төшәрлек хәле дә, теләге дә юк. Башын аска иеп, битенә төшкән чәчләре артына яшеренмәкче булды.
Булат, чыгып, ишекне ачты.
- Сөмбел, әйдә төш, керәбез.
- Исәнме, кызым, исән-сау котылыпкайтуың белән. Әйдә, керик, кызым, - дип, Гөлфия апа, елый-елый, Сөмбелнеңкулыннан җитәкләп, өйгә алып керде.
- Сөйләшербез, аңлашырбыз, әле бит,балам, тормышың башлана гына. Сиңатерелергә, аякка басарга кирәк, баланыүзем карармын. Сиңа хәзер ял итәргә,ныгытып ашарга кирәк. Буза өлгергән,кымыз алып кайтты атагыз, сарык суйдык.Аша-эч, аякка бас. Кая, оныгымны дакүрим, бирегез әле үземә...
Сөмбел атна-ун көн диярлек үз почмагыннан чыкмады. Гөлфия апа килене янында йөгереп кенә йөрде. Ахун йолалары буенча, килененә көн дә сары май белән әче корт шулпасы эчерде.
- Эч, килен, эч, баладан соң эчне әйбәт җыя. Менә, буза да эч, ул тынычландырып йоклата, ашказанын яхшы эшләтә, ә балага бия сөте дә эчерештерербез. Мин малайларның барысына да эчердем, күрәсең, Аллага шөкер, нинди тазалар. Кымызга кытлык юк. Безнең Ахун үзенең яхшы кымызы белән данлыклы. Ахун ял йортына әллә кайлардан дәваланырга киләләр. Атаң хәзер бияләр көтә, и-и, син күрсәң, тауларда кара болыт булып елкы көтүе йөри. Калхузның байлыгы да, горурлыгы да...
Шулай итеп, Сөмбел тагын шушы йортта калды. Күпкәме-азгамы, әлегә үзе дә белми.
Сөмбел яраткан карт алмагачы янына чыкты, агач инде чәчәкләрен койган. Аның янына Байрас килеп утырды, алар бер-берсенә карамаска тырыштылар. Сөмбелнең газаплануларын күреп, Байрасның йөрәге әрнеде, хәленнән килсә, барлык авырлыкларны үзе күтәрер иде.
-Сөмбел, ник син болай өзгәләнәсең,миңа булса да эчеңне бушат, сиңа бездәяшәү шулкадәр авырмы? Нәрсә борчыйсине, нәрсәдән куркасың? Сөмбел, күзләремә карап әйт әле, нәрсә телисеңсин бездән, аңлат. Без бөтенебез гаеплекеше кебек йөрибез, өй өстендә караболыт асылынып торган кебек. Әтибелән әнинең ни гаебе бар, алар сиңаяхшылык кына телиләр. - Ул әкрен генә
Сөмбелнең кулын кысты. - Мин, үзеңбеләсең, һәрвакыт ярдәмгә килермен,әйт кенә, эчеңә җыйма. Син бит хәзерәни кеше, сиңа көчле булырга, аяктанык торырга кирәк. Кайчан терелепаякка басасың, теләсәң...
Ул, сүзен әйтеп бетерә алмыйча, туктап калды, аннары авыр сулап:
-... шул вакытта китәрсең, - диде дә башын читкә борды.
-Хәзер мине барыгыз да жәллисез,бала үсеп, әзрәк кулга тотарлык булгач, - мин сезне жәлләрмен. Моның чиге кайда, Байрас? Сине күралмаган кеше белән бер түбә астында ничек яшәргә кирәк? Мин абыеңа, китәрмен, юлыңа киртә булмам, дип сүз бирдем. Әткәй белән әнкәйне мин бик яратам, алар каршында оят миңа. Алар, бала булгач, барысы да үзгәрер дип уйлаганнардыр, ләкин безне бала бәйли алмый. Баланы күрмәсәгез, җиңелрәк булыр иде. Иртәме, соңмы, миңа барыбер китәргә туры киләчәк. Байрас, ичмасам, син аңларга тырыш мине.