А.В.Текучев системасы буенча анализ




Горизонталь анализ


Дәрес этапларына анализ:
а) оештыру өлеше ничек үтте?
ә) өй эшен тикшергәндә игътибар ителәсе нәрсәләр, укытучының куйган бәяләренә игътибар: алар объектив булдымы, анализландымы, нинди алымнар белән тикшерелде?
б) укытучы укучыларны яңа материал өйрәнергә әзерләдеме? Проблемалы ситуация тудырдымы?
в) метод-алымнар яңа теманы аңлатканда уңышлы сайланганмы?
г) яңа материал аңлату дәреснең үзәгеме?
д) яңа материал ничегрәк ныгытылды, нинди методлар кулланылды?
е) дәрестә кулланылган барлык эш төрләренә, оештыру якларына ничек игътибар бирүе анализлана;
ж) өйгә эш, аның эчтәлеге, укытучының ни дәрәҗәдә аңлатуына игътибар ителә;
җ) йомгаклау этабы ничек, нинди формада оештырылды?


Вертикаль анализ


1) дәреснең фәннилеге һәм аңлату дәрәҗәсе;
2) системалылык;
3) теория белән практика бәйләнеше;
4) тәрбияви мәсьәләләр, алар белән белемнең бәйләнеше;
5) күргәзмәлелек, техник чаралар;
6) абстракт фикер йөртү һәм конкретлык;
7)кулланылган методларның рациональлеге (урынлымы - урынсызмы);
8)сыйныфның оешканлыгы, тәртибе, укучыларның дәрестәге хезмәте, хезмәтнең оештырылышы, эш төрләрен чиратлаштыру;
9) укытучының сыйныф белән контакты;
10) педагогик такт;
11)укытучының сөйләме, дикциясе, йөз хәрәкәте (мимикасы), тышкы кыяфәте, үзен тотышы;
12) укучыларга индивидуаль якын килү,
13) дәреснең темпы;
14) белемнәрнең ничек үзләштерелүе;
15) бәя куюның дөреслеге (бәяне әйтеп кую);
16) язу күнекмәләре.

 

 

А.В.Текучев системасы буенча анализ


1. Дәреснең максаты, ул дөрес куелгамы?
2. Дәреснең темасы дөрес аталганмы?
3. Өйрәнелә торган бүлек эчендә бу дәреснең тоткан урыны нинди?
4. Дәреснең тибы, төзелеше нинди? Алар уңышлы сайланганмы?
5. Дәрес үткәргәндә планнан читкә китү булганмы? Булса, ни өчен? Методик яктан бу дөресме?
6. Дәреснең фәннилеге ни дәрәҗәдә? Дөрес булмаган билгеләмә, нәтиҗә бирелмәдеме, терминнар әйткәндә хаталар китмәдеме? Тема белән максат туры киләме?
7. Дәрес теоретик материал белән артык катлауландырылмаганмы, күнегүләр артык түгелме? Дәрес материалы ашыгып, өстән-өстән аңлатылмаганмы, яңа материалны ныгытыр өчен вакыт җитәрлек булганмы? Планда язылган барлык биремнәр дә үтәлгәнме, дәреснең темпы ничек?
8. Укучыларның уйлау сәләтләре һәм бәйләнешле сөйләмнәре ничек, нинди формада үстерелде?
9. Дәрестә кулланылган текстларның эчтәлеге нинди? Алар бүгенге тормыш белән бәйләнгәнме, аңлашыламы, кирәкле грамматик, орфографик күренешләр текстта тиешле дәрәҗәдәме?
10. Күнегүләрнең дәрестә кулланылышы, аларның төрләре һәм формалары нинди?
11. Дәрестә күргәзмәлелеккә игътибар булдымы?
12. Дәреслек ничек, дәреснең кайсы этапларында, нинди формаларда файдаланылды?
13. Яңа материалны аңлатканда һәм үткәннәрне кабатлаганда нинди методлар кулланылды?
14. Дәрес үткән дәрес материаллары белән бәйләндеме, бәйләнсә, ничек?
15. Белемнәрне тикшерүдә нинди чаралар һәм формалар кулланылды?
16. Өй эшенең күләме; дәрес белән бәйләнеше; аны аңлату ни дәрәҗәдә куелган?
17. Укучыларның дәрестә активлыгы, аларның мөстәкыйль эшләре, дәрес белән кызыксынуы, тәртипләре ничек?
18. Укытучының тәртибе: сыйныфта үзен тотышы, сыйныфны җәлеп итә белүе, артка калучыларга игътибары, сөйләме канәгатьләнерлекме?
19. Дәрескә йомгак: укучыларның белем һәм күнекмәләренең ныклыгы һәм материалны өйрәнү дәрәҗәсе; дәрес максатына укытучы ничек иреште?

 

Хәзерге әдәбият дәресе технологиясе

1980 еллардан башланган мәктәп реформасы уку-укыту барышына нәзари һәм гамәли үзгәрешләр кертүне күздә тота. Барыннан да бигрәк, сыйныф-дәрес рамкаларын күздә тотып әйтелә торган "традицион укыту" белән янәшә мәктәпкә яңа технологияләр, инновацион дәресләр күбрәк үтеп керә. Яңалык яклылар традицион укытуның фәлсәфи нигезен мәҗбүр итү педагогикасы тәшкил иткәнлеккә, аның мәгълүмат бирүгә йөз тотуына, балага якын килү ягыннан авторитар (таләп итү педагогикасы) булуына, өстенлек алган ысул буларак аңлату-күрсәтүгә мөрәҗәгать итүенә басым ясыйлар.

Яңа технологияләр исә аерым шәхескә белем бирү, аны тәрбияләү һәм үстерү максатлары куя. Фәлсәфи нигез итеп алар гуманлылык, балага җайлашуны сайлый. Уку-укытуның характеры ягыннан, дөньяви белем бирү, аерым бер очракларда аны дини компонентлар белән баету күздә тотыла. Укытуны оештыру зур булмаган төркемнәрдә алып барылырга тиеш. Сыйныф - дәрес кысалары да кире кагылмый.

"Педагогик технология" төшенчәсе өч яссылыкта кулланыла.
1. Фәнни: педагогик технологияләр - педагогика фәненең үзенчәлекле укыту максатларын, эчтәлеген, методларын тәкъдим итә һәм өйрәнә торган өлеше.
2. Аңлату: укытуның күздә тотыла торган нәтиҗәлелегенә ирешү өчен хезмәт итә торган максатлар, эчтәлек, метод һәм чаралар берлегенең кулланылу барышын аңлату.
3. Хәрәкәт: технологик (педагогик) процессны гамәлгә кертү тәртибе.

Педагогик технология укытуның иң нәтиҗәле юлларын эзләүче фән тармагы мәгънәсендә дә, укытуда файдаланырга тәкъдим ителә торган принциплар, ысуллар, чаралар берлеге төсендә дә, укыту процессы кебек тә аңлашыла. Ул гомүмпедагогик масштабларда да, аерым методикаларда да, уку-укыту барышының кечкенә аралыгына мөнәсәбәтле дә кулланыла.

Педагогик технологияләр уку-укыту процессы, укытучы һәм укучы эшчәнлеге белән бәйләнгән, аның структурасын, ысулларын, формаларын камилләштерүгә йөз тота. Һәр педагогик технологиянең өч өлеше була: концептуаль нигезе, идеясе, эчтәлеге, ягьни укытуның гомуми һәм конкрет максатлары, укыту материалының эчтәлеге, технологик барыш - уку - укыту процессын оештыру, укучы эшчәнлеген һәм укытучы эшчәнлеген хасил итүче ысул һәм формалар һ. б. Соңгы елларда бик күп яңа педагогик технологияләр тәкъдим ителде. Күп кенә гомуми белем бирү оешмалары сайлау алдында тора. Бу авторлык мәктәпләре, яңа тип уку йортлары: лицей, гимназияләр, про-гимназияләр ачылу белән бәйле. Педагогика фәнендә яңа технологияләрне төркемләүләр дә бар. Әдәбият предметына якын килә торган, шушы предметка алып килү мөмкинлеге булган технологияләрне карыйк.

Хезмәттәшлек педагогикасы

. 1980 елларда совет мәктәбенең иң яхшы традицияләрен (С.Т.Шацкий, В.А.Сухомлинский, А.С.Макаренко) һәм педагогика фәненең уңышларын (К.Д.Ушинский, Л.Н.Толстой, Я.Корчак һ. б.) җыеп, гомумиләштереп, бер төркем педагоглар тәкъдим итә. Хәзерге "Россия Федерациясендәге гомумбелем бирү концепцисе" шуңа нигезләнә. Аның эчтәлеге өлкәннәр һәм балаларның бергәләп үсүе, үзара аңлашу һәм рухи тәңгәллеккә омтылу, уку-укыту эшчәнлегенең барышын һәм нәтиҗәләрен бергәләп анализлау кебек шәрехләнә. Ул укытучы һәм укучы мөнәсәбәтләрен үзгәртүне күздә тота. Традицион педагогикада укытучы-педагогик барышның субъекты, ә укучы-объекты буларак карала. Яңа технологиядә бу укучыны да субъект итеп карау кирәклеге хакындагы кагыйдә белән алыштырыла. Шуңа күрә педагогик барышта ике субъбергәләп эшләргә, хәрәкәт итәргә, дуслык һәм хезмәттәшлек мәнәсәбәтләре урнаштырырга тиеш булалар. Хезмәттәшлек педагогикасында 4 юнәлеш аерып чыгарыла:
- балага гуманлы-шәхси якын килү;
- активлаштыручы һәм үстерүче дидактик комплекс;
- тәрбия концепциясе;
- әйләнә-тирәне (мәктәп, гаилә, тирәдәге кешеләр) укыту-тәрбия эшенә тарту.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2017-06-30 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: