Алда гомер барын бардыр, сагындыра узганы”.




Әхәт Гаффар.

 

Тулып аккан “Әшнәк” суы кебек гомерләр уза. Олы Әшнәк авылыннан 14 яшьтә чыгып китсәм дә, авыл, аның кешеләре хәтергә тирән уелып калган. Туган як, туган җир белән элемтә беркайчан да өзелмәде.

Авыл халкы бик дус, ярдәмчел, итагәтле һәм ачык күңелле иде. Тарих битләренә күз салсак, әби-бабайлардан ишеткән риваятләр буенча, авылга беренчеләр булып берничә татар гаиләсе (араларында “Муруз” морза нәселләре,”мороз” сүзеннән түгел),чегән һәм берничә чуаш гаиләләре (Сәвилә ташындагы язу-эпитафиядэ галимнәр болгар-чуаш язу алымнарын билгелиләр) килеп нигез корганнар дип сөйләгәннәре истә калган. Аръяк Насыйбулла абый (кызы Зәйтүнә)- чегәннәр нәселе, Хисамов Вакыйф, Хәтимә апалар, Ишмухаметовлар һәм минем әбием Зәйнәпбикә “мурузлар” нәселеннән. Ә аръяк Исмәгыйл абый- чуашлар нәселеннән. Борынгыдан килгән кушаматлары да туры килә иде. Элек, авылда бер гаилә булып саналсалар да, туганнар бер ишегалдында, төрле йортларда яшәүчеләр дә булган. Шуңа күрә дә бер хуҗалыкта кеше саны 30 га җиткән гаиләләр дә исәпләнгән. Авыл белән бәйле вакыйгаларны, кызык хәлләрне сөйләргә бабабыз Гәйнетдин бик хирыс иде, күп нәрсәләрне аннан ишеттем һәм бәян итәм.

Рәсемдә: алгы планда Гайнетдин бабай, авылдашлары белән боз киткәндә.

Ул күп еллар авылның мулласы булып торды (Совет чорында муллалыкка Указ бирмиләр иде). Оренбург шәһәрендә шагыйрь Закир Рәмиев бастырган революциягә кадәрге “Шура” җурналын алдыртып, җыеп бара, халыкка укый иде (1908-1917 нче еллар). Ничектер истә калган, авыл тарихын бер дәфтәргә язып та барган шикелле. Изге Коръәнне укып, тәрҗемә иткәне истә. Муллалыктан чыккач та “поҗарный” (“балаган йортында”) авыл ир-атларына коръәннән сүрәләр, төрле кызык хәлләр, мәзәкләр сөйләп барысын да авызына карата иде. Безгә Пушкинның “Сказка о царе Салтане” дигән әкиятен укыганын хәтерлим. Күп һөнәр иясе Гәйнетдин бабам, бик оста балыкчы, мунчала чыгаручы һәм җепләр үрүче иде. Бу һөнәрләренең серләрен ул кияве Замалиев Шамильгә, авылдашларга да өйрәтеп калдырды. Әбием Зәйнапбикә борынгы дини китаплардан укып, ул вакытларда кешеләрне дәвалавы билгеле. “Сөякне урнына утыртучы” даны таралып, аның янына якын-тирә районнардан, хәтта Пермь шәһәреннән үк килүчеләр булды. Бу шәһесләр турында үзе бер китап язарлык.

Гәйнетдин бабайга кадәр авылда мулла булып югары оч Җәләл бабай булган. Аның күршесендә, авыл мәчетенең манарасын кисеп төшерүче, Мөсәллим дигән кеше яшәгән. Аннары ул Казанга күчеп киткән һәм озак тормый үлгән. Мәчет манарасын кисүдә өч кеше катнашкан. Җитәкчеләренең берсе- коммунист Галиева Кафия. Шундый зур авыл халкына ике мәчет ничәмә-ничә еллар кыйбла бит ул. Аның яныннан узган һәрбер кеше бисмилласын укып китә торган булган. Олылар сөйләүләре буенча, мәчет манарасын кискәндә, олысы-карты, яшьләр һәм балалар бик күп күз яшьләре түккәннәр. Манара кисүчеләр барысы да читкә китеп фаҗигале рәвештә үлгәннәр. Халык җомга, гаетләрне берничә йортта үткәргәннәр. Берсе- безнең урамда Мингалим абыйлар, Әминә апалар (Сираҗиевлар) йортында.

Гәйнетдин бабайның икенче хатыны- минем әбием Зәйнәпбикә, 1894 нче елгы. Беренче хатыны Гөлзәминә исемле булган. Каты авырудан соң җан биргәндә Гайнетдин бабайга әбиемне үзе димләп калдырган. Зәйнәп әби аның белән 30 ел бергә гомер итеп, тигез мәхәббәт белән бер-ара, бабайның 40-ын үткәргәч бакый дөньяга китеп барды. Исемдә, әбием Зәйнәп бабам Гәйнетдин белән бик еш Казанга авылдашыбыз сукыр Кари абыйларга кунакка баралар иде. Кайткач төрле шәһәр яңалыкларын, дин сабакларын сөйли торганнар иде. Гайнетдин бабай оныклары Фәрзетдин һәм Рөстәмне ияртеп шулай ук Кари бабай янына барганы хәтеремдә. Ул изге Корән сүрәләрен бик матур итеп язып, пыялага ябыштыра, менә шуларны Кари бабайга да алып бара иде. Түбән очтагы Мәгърифә эби минем бабайның бертуган сеңлесе. Авыл тарихын күп белүчеләрдән Мәгърифә әбине дә санап китәргә була.

Су буенда салам түбәле кечкенә бер йортта Мәръямбикә әби яшәде. Бераз сәереррәк бу әбине авыл халкы “Мәркә” дип йөртә иде. Берничә сарык һәм кәҗә асрады. Гәйнетдин бабай аны бик бай гаиләдән дип сөйләгәне истә. Дөрес булса, аны этисе яратмаган бер бай егеткә кияүгә бирергә уйлаган. Мәръямбикә риза булмагач, базга ябып караңгыда тоткан. Шуннан соң аның зиһененә зыян килгән.

Баянчы Миңҗамалның авылда торган нигезләре Аръяк урамында, Рәшитләр күршесе булган. Безнең күршедә бик усал, кырыс Нәбиулла (кушаматы “Дияр”) дигән бабай яши иде. Бер-ара колхозда председатель булып та эшләгән. Аның хатыны Миңсафа, ә кызлары Рәхимә, Хәтимә һәм Рәйсә исемле иде. Нәби бабайның матур тавыш белән Коръән укыганын хәтерлим.

Безнең урамда, күршедә Гөлсем әби белән Зөхрә апа торалар иде. Әниләре авылда оста тегүче. Зөхрә апа заманында атаклы опера җырчысы, Рәсәйнең һәм Татарстанның халык артисты Зөләйха Гатаулла кызы Хисматуллина белән институтта бергә укыган. Ләкин опера җырчылары хәзерли торган бүлекне тулысынча тәмамламыйча, авылга кайткан. Аннары авыл клубында күп еллар мөдир булып эшләде. Авыл клубында урам-урам бүленеп концерт кую ярышлары була иде.

Авыл зур, халкы күп булганга бер исемдәге, бер фамилиядәге кешеләр шактый. Шуңа күрә авыл халкының кубесен кушамат белән йөрткәннәр. Кайбер кушаматлар бик күптәннән килгәнгә, аларның нәрсә аңлатканнарын да белүче сирәк булган. Кайвакыт, йортлары урнашкан җир буенча әйтәләр иде: “күпер төбе”, “саз урамы”, “югары оч”, “аргы як”, “зират очы, каршысы” һ.б.

Авыл халкы төрле такмаклар, шигырьләр чыгарырга бик оста булган. Күбесе онытылган, араларында тозлы-борычлылары да бар иде. Минем эти ягыннан әбием Зәңгәрледән Әсмабикә исемле. Аның турында: “ Югары очта бар Әсма. Әсма белсә ачуланыр, авызыңны да ачма! ”- дип әйткәннәре истә.

Авылда бик зур, танылган кешеләрнең аталары, бабалары яшәгән. Шулардан берничәсе: Рәсәйнең һәм Татарстанның Халык артисты, Г. Камал театры артисты Шәүкәт ага Биктимеровның ерак бабасы Биктимер Бикмөхәммәтов тумышы белән Олы Әшнәктән. Атаклы татар көрәшчеләре Мадьяровларнын бабалары Бикмөхәммәт шулай ук Олы Әшнәктә туган.

Әтиебез Хәбибулла барлык эшкә дә оста иде. Авыл халкы йортлар, мунчалар салганда, вак-төяк агач эшләре буенча аңа килә иделәр. Әниебез Нурҗамал да эшчән, тырыш, авыл халкы белән дустанә мөгәлләмәдә иде. Аларның изге рухларын аллахы тәгалә шатландырсын!

Без өч бертуган кыз- иң олысы мин, сеңелләрем Мәдинә һәм Мәрҗәнә.

 

Фоторәсемдә: өч бертуган

Уртанчы сеңлем Мәрҗәнә күп еллар Олы Әшнәк мәктәбендә пионервожатый, тәрбия эшләре буенча оештыручы булып эшләде. Осиново бистәсендә күп еллар торак-хуҗалык бүлегендә эшләп, лаеклы ялга чыкты.

Без үзебез мәктәптә укыганда 2 сыйныфка 32 бала укыдык, Олы Солтанда 56 идек. Әти-әнинең фотолары, безнең “5” ле билгеләре һәм яхшы тәртипле булганыбыз өчен, мәктәпнең “Ата-аналар мактау тактасы”нда эленеп торды, Әти-әнинең йөзенә беркайчан да кызыллык китермәдек.

Төпчегебез Мәдинә, Казан дәүләт медицина институтын бетереп, төрле урыннарда табип һәм Харьков шәһәрендә хәрби врач, капитан дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыкты. Соңгы елларны атаклы Антон Семёнович Макаренко эшләгән уку, тәрбия йортында эшләде.

Үзем күп еллар Казан оптика-механика заводында, аннары хастахәнәдә эшләп лаеклы ялга чыктым. Мактаулы хезмәт ветераны.

 

Еллар үтсә дә, хатирәләр авылга, бәхетле балачакка алып кайта. Аның хәтфәдәй йомшак чирәмнәре, мамык кебек юл тузаннары да, тулып аккан Әшнәк елгасы, шау-гөр килеп утырган алма бакчасы сагындыра. Ә “Урсай” чишмәсе, чишмә чокыры ни тора! Тормыш иптәшем авылга ялга кайткач, бер дә оялмыйча, чиләк-көянтә күтәреп минем белән “Урсай” чишмәсе суын алып кайта иде яшь чакта.

19 май җитсә, табигать уянганда балачак хатирәләре яңара: иртәдән хәзерләнеп, сумкага күкәй, шешәле сөтле чәй, кәнфит-перәнникләр салып Чунник буена барулар, анда зур пионер учагы ягып, чәчәк аткан шомырт асларында ятып сахраларда ял итүләр, уеннар... үзе ни тора иде!

 

Авылның хәтер сандыгына аз гына мәгълүмат салуыма шатланам.

 

Олы Әшнәк Болгар чорларыннан килгән иң борынгы авылларның берсе. Киләчәк буыннар өчен аның тарихы онытылмасын иде. Күпләрнең кендек каны тамган нигез йортлы авыл бит ул!

 

Фоторәсемдә: Мәрзия апа туган-тумачалар белән борынгы һәм изге “Урсай” чишмәсе янында.

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2017-07-03 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: