Туган авылына кайтырга насип була. Алар “Они




Дин

1850 елларда Кыйгазыдан килгән Суфиян мулла мәдрәсә салдыра (әлеге клуб урынында).

Шушы елларда Борайдан (Чишмә Борайдан дип йөртәләр) Гобайдулла дигән кешене мулла итеп чакырып китерәләр. Ул мәчет салдыра. 1880 елларда олы урамда (Ленина урамы) Нуриәхмәт мулла икенче мәчет салдыра. Монда Нуримулла хәлфә укыта. 1900-12 елларда Имән авылыннан килгән Шайнур мулла укыта.

1850 нче елларда Суфиян мулла авылда рус мәктәбе ачтырырга ризалыгын күрсәтеп имзасын куя, ул заманнарда мәктәп ачу өчен авыл мулласының ризалыгы кирәк була. Моны авыл картлары ишетеп бик нык ачуланганнар hәм аны авылдан куганнар.

1935 Елларда түбән оч мәчетенең манарасын Хайдаршин Сәфәргали белән Сәфәргәле улы Кыяметдин кисәләр, анын бурасын кушып 2 катлы мәктәп салалар.

Югары оч мәчетенең манарасын Фарахов Зыя белән Хисамов Ялалкисә, ул башта балалар бакчасы булып, аннан колхоз сипараторы булып тора. 1955 нче елларда күчереп, зурайтылып колхоз правлениясе бинасы төзелә.

2005 елларда колхоз беткәч идарәсенең бинасында мәчет ачыла. Фаизов Наил Ф. мулла була, ул авырып китү сәбәпле Фаррахов Фәүзине мулла итеп сайлыйлар. Халык яңадан дингә тартыла.

Мәчеткә җыелып ир-атлар hәр йомга намаз укыйлар, дини бәйрәмнәр анда үткәрелә. Бүгенгесе көндә мулла вазифасын мәзин Шаихов Кавый башкара, ул бик укымышлы, дини йолаларны җиренә җиткереп үтәргә тырыша, авылның ике зиратында да тәртип тота, авыл халкын җыеп чистарту оештыра, кәртәсен тоттыра бүгенгесе көндә түбән оч зиратына өй төзеделәр.

Авыл уртасындагы борынгы зират кәртәләп алынды анда агачлар утыртылды, алар бик матур үсеп киләләр. Зиратның төн ягында бер карт каен үсеп утыра, аны авыл халкы Фирдәүс каены дип йөртә, монда беренче күмелүченең исеме шулай булса кирәк.

1855 нче елда Карагайлы зиратына, 1910 нчы елда түбән оч зиратына беренче кеше җирләнгән Бүген дингә тартылучыларның саны көннән көн арта, бу әлбиттә куанычлы хәл.

Китапханә тарихы

Архив сакланмаган, шунлыктан аны белүче кешеләрдән сорашып язылды.

Менә нәрсәләр сөйли элекке тарих укытучысы Наиль абый Фаизов:

-Китапханә. уку йорты безнең авылга “читалнай” дип килеп керде. Бу 1934 еллар иде. Беренче “читалнай” бүген Яруллина Шәмгыя әбиеңнең торган өендә, элекке колхоз идарәсенең бер бүлмәсендә булды. Китаплар бик аз.Шушы” читалнай”да эшләүчене избач дип йөртәләр иде. Беренче избач булып безгә Аскын районыннан Гәлләмов Кавый дигән кеше килде. (авыл халкы аны “чабаталыкамсай “дип йөртә торган иде. Ул вакытта күрәсең комсомол чабата киеп йөрергә тиеш булмаган, ә ул чабатаны кигән, шуның өчен аны шулай дип йөрткәннәр. Ул Бөек Ватан сугышыннан соң тагын Балтачка кайтты, тик аның исем - фамилиясе Голицкий Николай иде, чөнки ул кайдадыр укыгач, аны Украинага эшкә җибәрәләр.

Шунда татар фамилиясе белән мыскыл итә башлагач ул аны алыштыра. Балтачта ул 1946-48 елларда райком тирәсендә авыл хуҗалыгы буенча эшләде). Ул “читалнай”да озак эшләмәде. 1934 елның азакларында Имаев Васвий дигән кеше килде, ул Штәнде авылы кешесе, бу кеше “чабаталы камсай”дан грамотлырак кеше булырга тиеш, алган китапларның эчтәлеген сөйләтә торган булды, күп бала китапның рәсемен карарга гына ала иде.

Без 10-12 яшьлек малайлар: Әкрәм, Сәгыйт, Малик, Мокамил, Миннеханнар китап алырга йөри идек. Минем беренче укыган китабым “Ташкент икмәкле шәhәр”.

1935 нче елда “читалнай” әлеге иске мәктәпнең бер бүлмәсенә күчте, грамофон алдылар,авыл халкы күпләп шуны тыңларга йөри башлады.

(Имаев В.Б.В. сугышыннан исән кайтты, Янаул поселогында татар теле укытты, Казанда институт тәмамлады) Имаевтан соң Көнтүгеш кешесе Габдрахманов Кавый эшләп алды, ул аз эшләде. 1935-39 елларда Габдуллин Васвый эшләде.

1939 елда “читалнай” сельсоветның бер бүлмәсенә күчерелде, хәзер ул йорт юк инде.1939-41 елларда элек укытучы булып эшләгән Яфаева Магзума эшләде, бу вакытта китапханә дип тә йөртелә башлады. 1942 елда мин сугышка киттем анда кемнәр эшләгәнен белмим.

1945-48 нче елларда эшләүчеләр бик еш алышынды, хаттә 1-2 ай эшләп чыгучылар да булды: Гарипов Файзелгаян, Габдрахманова Лена, Кыямов Варис, Галин Хан, Валиева Җихан...

1948-50 нче елларда Галиев Карим эшләде. 50-55 - Шайбаков Мәдехәт, Гимаев Тауфиклар эшләде.

1955-65 нче елларда Лукманова Мәрьям эшләде.

1964-65 елларда әлеге клуб төзелде, китапханә

шуның бербүлмәсенәкүчте.

1965 -70 елларда Исламгалиев Фаман эшләде,

1968 елда клубның түбәсе янып китте, күпмедер китаплар да янды.

1970 -75 нче елларда Шарафиева Мөсәммә,Шакирова Надялар эшләде.

1975-83-Валиева Иниза эшләде, 1979 елда үзәкләштерү башланды, алфавит, систематик каталог булдырылды.(1977-78- Гареева Рафиса эшләде).

1983-87 – Исламгалиева Фидая, Имамутдинова Гульнаралар эшләделәр.(дип сөйләде Н.Фаизов) 1987 елдан Мустафина Асия эшли.

1987 елда филиалда 9 менләп китап, шуларның 2 меңе Янтимер передвижкасында, 500 укучы 3 авылга. Бүгенгесе көндә 13 меңләп китап,533 укучы 3 авылга. 1998 елда передвижка ябылды. 1994 елда китапханәнең бүлмәсе зурайтылды (63 м кв) 2004 елда клубның икенче бүлмәсенә күчерелде (36 м кв). 2009 елда икенче агач элекеге сельсовет зданиясенә күчерелде, утын белән ягыла,җылы матур, якты. Укучылар белән эшләве күпкә җиңел. 1996 елдан театр сөючеләр клубы –“Тамаша”яшьләр өчен, 1998 елдан балалар өчен курчак теары сөючеләр клубы “Чаткылар” эшли. Төрле чаралар үткәргәндә алар белән төрле сценкалар әзерлибез, кичәләр җанланып, ямьләнеп китә, төрле кызыклы чаралар үткәрелеп килә: викторина, тематик, музыкаль, әдәби кичәләр, түгәрәк өстәл, китап күргәзмәләре эшли. Район үзәк китапханә оештырган конкурсларда актив катнашабыз hәм призлы урынларны яулыйбыз мәсәлән:почет грамоталары, дипломнар:

“за активное участие в мероприятиях к 55 летию Победы “. “Творческий конкурс к Годуокружающей среды “ – 1 место (2004 г.), в марафоне “Жизнь без наркотиков”(2005), за хорошую организацию фестиваля посвященного С.Юлаеву”2006 дни Акмуллы –“Башкорттоң якты йондозо”(2007г.), конкурс чтецов “Илһам баскыстары 2007 в номенации “Поэт и воитель», конкурс фольклорных вечеров «Родословная моего села», информационном марафоне «Мир в котором мы живем»…

Б и б л и о т е к а.

Архив не сохранен по этому история написана только со слов старшего покаления. Вот что рассказал бывший учитель истории Фаизов Наиль:

- Библиотеку раньше в народе называли “читалнай”.Первую открыли в 1934 годах, она находилась в одной из комнат здании правления колхоза, которая находилась на месте,где сейчас находится дом Яруллиной Шамгии.

Того кто работал там звали «избач» - Галлямов Кави (из Аскинского района) был первым. В конце 1934 года там стал работать Имаев Васвый, он был намного грамотнее первого, спрашивал содержание прочитанных книг.

В1935-39 годах там работал Габдуллин Васвый. Мы 10-12 летние мальчишки: Акрам, Сагыйть, Малик, Мукамил, Миннехан ходили в библиотеку. Моя первая прочитанная книга – «Ташкент город хлебный» Ч.Айтматова. В 1939 году «читалнай» перевели в одну из комнат с/совета теперь этой здании уже нет.С1939 по 41 год работала учительница Яфаева Магзума, в это время «читалнай» стали называть библиотекой.В 1942 году я уехал на фронт и не знаю кто тогда работал.

С1945 по 48 год библиотекари очень часто менялись:Гарипов Файзелгаян, Габдрахманова Лена, Кыямов Варис, Галин Хан, Валиева Жихан…

Годы работал Галлиев Карим. 50-55 – Шайбаков Мидхат, Гимаев Тауфик. 1955-65 – Лукманова Марьям. В 1965 году построили здание клуба и библиотека перевелась в одну из комнат. В 1965-70 годы работал Исламгалиев Фаман.В 1968 году был пожар и сколько то книг сгорело.

Г.г. работали Шарафиева Мусамма, Шакирова Надя, 1975-83 г.-Валиева Иниза, в 1979 году началась централизация библиотек. 1977-78 г работала Гареева Рафиса.1983-87 г. работали Исламгалиева Фидая, Имамутдинова Гульнара.

С 1987 года работает Мустафина Асия. Если в 1987 году было около 9 тысяч экземпляров, то сегодня более 13 тысяч.В 1998 году закрыли Янтимировскую передвижную библиотеку, там было около 2 тысяч книг. В 2009 году библиотеку перевили в деревянное здание бывшего С/ совета.В библиотек проводятся различные мероприятия, принимают так же участие в проводимых районных конкурсах и занимали призовые места были награждены почетными грамотами и дипломами:»За активное участие в мероприятиях к 55 летию Победы», «Творческий конкурс к Году окружающей среды»(1 место, 2004г.), в марафоне «Жизнь без наркотиков»(2005), за хорошую организацию фестиваля посвященного С.Юлаеву(2006), дни Акмуллы –«Башкорттон якты Йондозо»(2007), конкурс чтецов в номенации «Поэт воитель»(2007), конкурс фольклорных вечеров «Родословная моего села»(2008), в информационном марафоне «мир в котором мы живем» (2009)…


Авыл хуҗалыгы

Картлар сөйләве буенча авыл урынында кара урман булган, елга буйлары зиреклек, Ар елгасы да ул вакытта нәзек кенә булып агып яткан. Урман, куакларны кисеп безнең ата-бабаларыбыз сөренте җирләр ясаган (ә бүгенгесе көндә бу җирләр яңыдан урманга әйләнеп бара, бу бик тә кызганыч хәл), ат белән аларны эшкәртеп иген үстергән 1843 елда Көнтүгеш авылында 216 башкорт 1528 бот арыш hәм сабан ашлыгы чәчкән. Ат hәм сыердан башка аларның 129 сарыгы hәм 89 кәҗәсе булган(А.Асфандияров, профессор). Бабайларның язып калдырган дәфтәрләренә карасаң 1870 елда бик каты ачлык булган, хәтта балаларын ашаган очраклар да булган, дип язылган.

1861 нче елда ир җанына 15 десятина җир бирергә дигән закон чыккан. 1910 нчы елларда 13 йорт җир кистереп аерым күчеп утырганнар.

Аларны отрау дип йөрткәннәр. Анда алар 6-7ел гына яшәп калганнар. 1917 нче елда революция була, җир алардан китә, авылга кайталар.1914 елда төзелгән Көнтүгеш авыл халкының хәле турындагы мәгълүмәткә (списокка) караганда авыл халкының 3 тән 1 өлеше генә ярлы, калганнары хәлле, аларның душлары (бүленгән җирләре), барсының да диярлек атлары, кайбер кешеләрнең сыер, сарык, кәҗәләре күренә. Авылда башкорт, килмешәк (мишәр, типтәр) халыклары да яшәгән Башкортларга -15 десятин, мишәрләргә - 7десятин җир бүленгән. 10 ревизиядә -1859.-50 өй-295-башкортлар; 20-өй -162-килмешәк күрсәтелгән.

1921 елда корылык була.,көздән чәчелгән арыш чыкмый, яз чәчелгәне корый. 1922 елда хөкүмәт семена бирә, задание салмый, шунлыктан икмәк булып китә. 1921 елгы ачлыктан -200 кеше үлә.

Партиянең ХV съезды таркау крестьян хуҗалыкларын акырынлап социалистик җитештерү юлына күчерү буенча сәяси курс билгели. Коллективлашу кулакларга каршы көрәш шартларында бара.

1927-28 елларда “Берек“ колхозы оеша. Аны оештырудабашлап йөрүчеләр Ханнан Габдрахмановлар hәм Әгъзәм Локманов.

Бер үк исем белән авыл hәм колхоз Янтимер авылыннан ерак түгел кечкенәелга буена Сармазы дип йөртелгән җиргә урнашкан була. Үзләретеләп Көнтүгеш авылыннан барлык каралты – куралары, мал –мөлкәте белән күчеп килгән берничә гаилә бу колхозның әгъзалары була. 20 йорттан торган бу авыл. Тик “Берек” колхозы озак яшәми. Тарту көче атлар аз, hәр елны чәчү орлыгына кытлык. Ахырда колхоз таркалу чигенә җитә.

1929 елның язында тагын 20 хуҗалык “Ирек” колхозына берләшеп җир кистереп алалар. Менә ул “Ирек”нең беренче әгъзалары:Нигъмәтуллин Гали (боларның гаиләләре икегә бүленә (коллективлашу чорында мондый хәлләр бик күп була), чөнки әтиләре каршы)-рәис, Гарипов Мөхлис-большевик, Нигъмәтуллин Мөтыйгулла, Сираева Кафия (әнисе белән) комсомолка, Зәйнуллина Шәмгыя, Исламшин Маулимша, Исламшина Зәкия, Исламшин Мәгъзүм, Нигамәтҗанова Гашыкый –комсомолка, Сафин Зыя (әтисе hәм әнисе белән)-комсомолец.

Язгы чәчүне оешканлык белән үткәрәләр, ашлык уңа, шул ашлыкны җан башына бүләләр, колхозчының йортына илтеп бирәләр.

Электән фәкыйрьлектә яшәгән авыл кешеләренә арбасы белән иген кайтуын күреп калганнар да колхозга агылып керәләр, тик 1930 елда “Правда” гәзите битләрендә авыл хуҗалыгы арт еленең үрнәк уставы язылып чыга. Аңардан соң “Головокружение от успеха“ дигән, колхозга керергә көчләп гариза яздырулары турындагы язма чыга. Ул кире колхоздан чыгуга этәргеч була, шул көннән колхоз тормышында кискенлек башлана.

1930 елның язында колхоз рәисе. Нигмәтуллин, авыл Советы рәисе Мәүлимша Исламшинны кулаклар бик нык кыйный, хәтта Рәиснең башына сәнәк белән кадыйлар, шулай да ул исән кала. Районнан килгән милиция генә җиңә алмагач, ВКП(б)нең район комитеты авылга Бөре шәhәреннән 25 атлы кызыл армеец җибәртә.Гаеплеләрне сафка тезеп алып китәләр, кайсылары шул китүдән кайтмый. 1937елда авылга беренче“полуторка” машинасын Мишкә районы егете Шәмси алып кайта.

1939 елда Мөбәрәк Корбанов шоферлыкка укып кайтып эшли башлый һәм шул ук елда шул полуторка белән фин сугышына китә(ул машина яу кырында теткәләнеп торып кала, ә Мөбәрәк исән кайтып, 1941 елда Кансөяр авылы полуторкасы белән янә сугышка китә. 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Батырлык өчен медале белән җиңеп кайта)

Техникалар кайта башлый.Көмьязы авылы кешесе Фазыл (фамилиясе билгеле түгел) 1 ХТЗ тракторы белән Көнтүгеш авылында ашлык суга. 1936 елда авылдан Киямов Рәхим, Киямова Нурия, Шаихова Миңямал тракторчылыкка укып кайтып эшли башлыйлар. 1942 елда Лукманова Мәмдүдә (соңыдан 20 ел тракторда эшли), Киямова Мауалар укып кайтып эшлиләр. НАТИ(1-1947елда), Дизел тракторлары кайта.

1945 елда колхозга рәис итеп Корбанов Мөбәрәкне куялар, аңа тиклем рәис булып Миңнеәхмәт Әхметггалиев эшлләгән була.(Бөек Ватан сугышы елларында Лукманов Әгъзәм Мөгтәбәров Габделхайлар эшли).

Шулай ук Исламгалиев Фагман, Назмутдинов, Субышев, Галин Хан, Галиев Кәрим, Шакиров Гафурҗан, Сарвартдинов Г., Апсалямов А., Гәләүетлинов Л.Ш., Гильманшин В.К...колхозны төрле елларда җитәкләделәр.

Авыл хуҗалыгы төрле елларда төрлечә көн күрде., хәтта районда гына түгел, аның даны Республика күләмендә дә яңгырады. Дәүләткә 20 мең центнер икмәк тапшырды.

Колхоз дәверендә Көнтүгеш авылында малчылыкка зур игътибар бирелде. Ферма иң беренче әлеге Хайдаршин Фазылбәкләр йорт урынында, анан соң каршы тау башында әлеге амбар тирәсендә була. Соңыдан әлеге урынга төзелә. Колхоз таралгач ферма зданиясен Янтимер авылына сүтеп алып киттеләр, бүгенгесе көндә җимерек ферма бик кызганыч хәлдә.

Көнтүгеш бригадасы малчылыгы 1976-79 елларда районда беренче, 80нче елларда Республикада 3 урында бара. Коллективның 47 эшчесе дә коммунистик хезмәт ударнигы исеме ала. Эре мөгезле маллар саны 500 башка җиткерелә. 22 ел ферманы Әхмәтгалиев Әлфәт М. җитәкли. Яхшы күрсәткечләргә ирешкәне өчен ул “Урал “ мотоциклы белән бүләкләнә. 280 баш савым сыерын алдынгы савучылар: Хазиева Хәтифә, Марданова Мәрьям, Гумерова Хәмдүнә, Галиева Зәйнәп, Ямалова Далия, Фархуллина Хәмдүнә (күп еллар бозау карый), Минисламова Зөбәрҗәт h.б. хезмәтләндерә. Мал караучылар: Шамсунов Шамил, Исмагилов Нәкип, Минисламов Рәшит,Гумеров Фатих, Гайсин Файзелгаян h.б. тырышып эшлиләр. Хайруллин Борис, Исмагилов Рәфитләр сөт ташу машинасын хезмәтләндерәләр.

Шулай итеп заманында Республика күләмендә билгеле булган колхоз берничә ел эчендә юкка чыкты. 1990 елда 3 авыл аерылып чыгып “Урожай» исемен алды.1997 елда ике колхоз кушылып «Урожай» исеме алды. 2001 елның ноябрь аеннан“Игенче”колхозы төзелде. Бүгенгесе көндә ул документта гына бар исәбендә йөри.


Фельдшерлык пункты

Фельдшерлык пункты авылда Б.В. сугышы елларында эшли башлый.Олы кешеләр хәтерләве буенча беренче пункт әле Садртдинов Гафурлар өй урынындаВалиев Зекер дигән кешенең өендә була. Анда Ленинградтан блокада вакытында күчеп килгән Харина Александра исемле кеше эшли. Шуннан пункт әлеге Яруллина Мәдинә йортындагы өйгә күчә. Анда Абрарова Тәглимә ЯнаУразайдан) эшли. Гарипов Мөхлисләр (әлеге пункт урыныннан элеккеге колхоз правлениясе (Пушкина урамы) йортындагы аерым өйгә күчә, анда Кузнецов Андрей дигән кеше эшли. Шушы йортны күчереп әле элекке колхоз столовое торган урынга салалар, анда бик озак еллар эшли

Төрле елларда анда: Андреева Вера, Ахматгалиева Валентина, Хамаева Рәлифә, Еникеева Минҗиян, Зекрин Ралиф, Нургалиева Катифа, Кагирова Фәнүзә, Флүзә Кашанова, Галиева Флүзә Л., (Юнусова Сахиба, Исламова Тагзимә -трах сестра), Юнысов Рәфис,Шайнурова Фидалия (73-74).

(Санитаркалар:Гайнанова Яүрия(64 нче елгача), Зиннатшина Мәмдүдә (64-84), Садриева Маруся). Аклаева Татьяна –акушерка булып эшләделәр.

1974 нче елдан бүгенге көнгәчә фельдшер булып Шаихова Флүрә Зөфәр кызы эшли. Пунктны әлеге урынга күчереләр. Ак халатлы фәрештә дип йөртә аны авыл халкы, эшенең нечкәлекләренә төшенеп җиренә җиткереп башкара ул hәрвакыт. Аның хезмәте районда гына түгел Республикада да югары баhаланды, “Отличник здравохранения РБ“ дигән исем бирелде -2009 елда.2003 елда фельдшерлар бәйгесендә - 1 урын алды. Бүгенгесе көндә ул – депутат Көнтүгеш с/снда, хатын- кызлар советы рәисе. Эш дәверендә ул күп кенә грамоталар белән бүләкләнде:(1).От Башкирского общества красного креста, 2)от администрации Балтачевского района и президиума районного совета женщин, за активное участие в работе среди женщин. 3). от администрации Балтачевского ЦРБ за добросовестный труд.

4).Кунтугуш с/с. За активное участие в депутатской деятельности.5). За активное участие в спортивных соревнованиях. 1 место по шахматам.)

Бүген ул лаеклы ялда булуына карамастан авыл халкы соравы буенча ике авыл халкын хезмәтләндерә, халык аның эшеннән бик канәгәтъ.


Мәдәният

1935 нче елда иске ике катлы мәктәп бинасы (Мәктәп урамы) төзелә, аның аскы катында китапханә hәм клуб булдырыла. Анда Штәнде авылы кешесе Имаев Васвый эшли. Ул эшләгән чорда спектакльләр концертлар куела, пишке домино кебек уен әйберләре булдырыла Грамофоналалар, авыл халкы күпләп шуны тыңларга йөри.

1964-65 нче елларда әлеге клуб бинасы төзелә.

1968 нче елда клубның түбәсе янып китә.

Авыл клубында бик күп кенә кешеләр эшләде заманында киносы да куелды, бик күп кенә еллар киномеханник булып Садыков Харис эшләде. Элек яшьләр күп, клуб яңгырап тора иде, эшләве дә күңелле булды.

1983-96 нчы елларда клубта директор булып Садриев Рәфил эшләде. Ул эшләгән дәвердә “Яшь йрәкләр“ дип аталган фольклер ансабле төзелде ул сугыш ветераннары катнашлыгында иде. Бу ансамбль райондагына түгел, республикада, хәтта Казанда татар-мишәр фольклер hәүәскәр артистларының зональ ярышында 1урын яулый. Шулай ук Уфада “Тальян гармун”бәйрәмендә җинү яулап кайталар. Алар Бөре дә, Борайда чыгыш ясыйлар. Коллектив: Хайдаршин Фазылбак – гармунчы, Киямов Лутфулла, Хайруллина Әнисә - биючеләр, Хайруллин Муллаян-конферансье. Бикозак еллар художество җитәкчесе булып Галин Фәнир, Исмагилова Әлфинә (ул эшләгән елларда күпләп спектакльләр куелды), 2001-2004 елларда Галин Ким, Мустафин Фидаридлар эшләде, 2004 елда“Тамаша” конкурсында драм түгәрәк 2 урын яулады, (Р.Мөсифуллин.“Тискәре ир, начар хатыннар”, рольләрне башкардылар Мустафин Фидарид, Галин Фәүкәт, Хаматнурова Эльвира, Мустафина Асия), Галин Ким “Озын көй” конкурсында гран при алды. 2005 елдан клубта культура эшчесе булып Галина Нәзирә эшли.

2007 елда “Өзә бас “ конкурсында“Гөлнәзирә” фольклер ансамбле районда 2 урын алды. 2009 елда “Тамаша “ конкурсында -3 урын алдылар (Н.Асанбаев “Туган көн “драмасы сәхнәләштерделәр рол. башкардылар: Галин Фәүкат, Мустафина Асия, Галина Әдүсә, Абдулов Петр, Ахметгалиева Гөлназ Әлфәтовна). Бүген клубның хәле мактанырлык түгел, утырырга урындыклар да калмады диярлек, суык, ничә ел ремонт үткәрелмәгән.


Мәгариф

1917 елда ике таш мәктәп салына, анда башта дини гыйлем, ә 1924 елдан төрлефәннәрукытыла башлый. Революциядән соң искечә уку алып барылган мәдрәсәләрне ябалар.

1918 елда Зиннәт карт йортында (әле Фәизов Наил гаиләсе яшәгән урын) Закир дигән укытучы яңача укыта башлый, 1919 елда Әгъзам Локманов (Рәфкать Локмановның әтисе), 1920-23 –Фәйрүз Садыков укыталар. 1925 елда Әгъзәм Локманов Уразайга китә.

Аннан соң мәктәпәле Киямов Рәхимнәр йорт урынында (Ленина урамы) мәзин Гыймай Фәхрисламовның ике катлы өендә-укытучы Мишәр авылыннан Халиуллин Таһир дигән кеше укыта. Шулай ук анда Карыш авылыннан Гаян, Бәхия, Зөлкәрнәева Мауалар укыта.

1935 елда ике катлы мәктәп төзелә.

Бу мәктәптә балалар 1996 нчы елгача белем алалар, яңа мәктәп бинасы төзелә, 8 еллык мәктәп урта белем бирү мәктәбенә әйләндерелә.

Янтимер, Яны Уразай, Көнтүгеш авылы балалары бер мәктәптә белем алалар.

19 Елда Янтимер авылында 8 еллык мәктәп ачыла, 1998 елда Көнтүгеш тагын 9 еллык мәктәпкә әйләндерелә. Ә инде 2005 елда бала саны аз булганга башлангыч белем бирү мәктәбе булып кына кала, 2009 елда мәктәп ябыла, балалар Иванай мәктәбенә йөреп укый башлыйлар.

Көнтүгеш мәктәбенә төрле елларда: Фаизов Наил, Фарахов Фәүзи, Изиланов Радик, Шавалиев Фрекс, Сабиров Мөдәрис, Валиуллин Радис, Аюпов Айдар, Гәләүетдинов Ләбиб Ш. һ.б. җитәкчелек иттеләр.

Лукманов Рәфкәт, Хайдаршин Фазылбак, Хайруллин Гәит, Хайруллин Муллаян, Шаихов Нәбиулла, Фарахова Фәния, Валиева, Ахметнабиева Әлфия, Галина Любина, Минегалина Флүрә, Минисламова Светлана, Асылкаев Юрий, Ахметгалиева Гөлчибәр, Карамов Рәшит, Лифа, Хазиев Илдар, Зилә,Аюпова Алия, Валиев Ильяс, Нияз, Мустафин Фидарид, Ахатов Фәгил, Бәләгетдинов Фирдәүис, Садриев Рәфил, Исмагилова Әлфинә, Ахметова Альбина, Камильянова Зифина һ.б. гомерләрен Көнтүгеш авылы балаларын тәрбияләүгә багышладылар. Мәктәптә һәрвакыт укыту кимәле югары булды, күпчелек балалар укуларын югары уку йортларында дәвам итеп зур кешеләр булдылар. Шулай ук Ахметова Зинфира, Магрупова Фаиза, Шартдинова Хәдия, Аглямова Тәнзилә, Якупова Гәлия, Киямова Лида, Исмагилова Өмизәр, Вәгидә, Садыкова Миңямал, Ахметнабиев Файсал, Нигамаев Назиф һ.б. төрле елларда җыештыручы, пешекче, электрик, каравылчы булып балалар тәрбияләүдә ярдәмләштеләр.

Утлы еллар авазы.

Утлы еллар һәр кеше йөрәгенә сүнмәс яралар салып китә, һәр гаиләгә кереп, анда онытылмас әрнүле хәтирәләр калдыра. Бу вакыйгаларга аерым тукталып китмәсәк, әлбиттә тарихыбыз тулы булмас.

Авылның сугышчан юлына кагылышлы беренче мәгълүмәтләр профессор Ә.Әсфәндияровның язмаларында күренә, ул:”Башкорт Фәсфретдин Миндяков Наваев улы (уллары: Нәширвән.Гильман, Лукман) 1789 елдан башлап 4 тапкыр Оренбург чигендә Җаек (Урал)елгасы буенда булган, дип язып калдырган.

1914 елда герман сугышына 20 ләп кеше беренче көннән үк киткән. Бу сугышта 9 кеше үлә, 3 кеше хәбәрсез югала.

Гражданнар сугышында 8 кеше үлә, 32 кеше хәбәрсез югала.

1921 елда ачлык була, 200 ләп кеше үлә.Балтач волосте территориясендә бандалар оеша. Кулак, эсер бандалары Совет властенничек тә юкка чыгарырга тырыша. Тамаксанын кәметү өчен ярлы крестьяннарны үтерү башлана, халыкның мал-туарын талыйлар. Казанчы волосте Көмәстау авылыннан Динислам бандасы Көнтүгеш авылы урманнарында яталар. 1922 нче елның язында РКП (б)ның волость секретаре Хәлил Шәйхетдинов җитәкчелегендәге кораллы дружина тарафыннан Көнтүгеш авылында Динислам бандасы кулга алына.

Көнтүгеш авылы халык телендә бандитлар авылы дип йөртелүе дә нәк менә шушы вакыйгалар җимеше. 1922 елның апрель аенда авылга бандитлар җыела башлый, бу 19-23 апрель көннәрен дә була, 4 көн дәвамында барган бу сугышта 107 кеше үлә.

15 кешедән торган бандитлар Уразай ягыннан килеп коммунист Шәйдуллин Зәйнулланы гаиләсе белән, Көмьязы кешесе коммунист Вафаны (ул Яңа Янбайга разведкага җибәрелгән була) атып үтереп, Көнтүгештән атлар җыеп Балтачка хөҗүм итергә китәләр. Андаалар уңышсызлыкка очрап кире авылга кайтып Боһаманов Мәрдәнгә тупланалар. Балта, сәнәк белән коралланган авыл халкы аларга каршы чыга, ярдәмгә Балтачтан Хәлил Шәйхетдинов җитәкчелегендәге кораллы дружина килә.

Бу алыш 4 көн дәвами итә, азакта Мәрдәннең өенә ут төртәләр, өй яна башлагач, ул гаиләсе белән чыга, аны атып үтерәләр. Банданың башлыгы чыгып качмакчы була, соңгы патронына хәтле атышкач, аны тоталар һәм башын чабып өзәләр.

Өй янып беткәч, ачлыктан интеккән халык җыелышып эзләнә башлый, пешкән бәрәңгеләр табып ашыйлар. Базда кирпичтән бурап эшләнгән ям эчендә бандитлар бикләнеп пешкән булалар, кайбер ач кешеләрнең шуларның итендә ашаганнар дигән сүз дә йәри.

Бу вакыйгадан соң барлык үлгән кешеләрне дә күмгәннәр, халык бик ач, хәлсез булганлыктан кабергә берничә кеше салганнар. 107 мәетнең 60 бандитлар (безнең авылдан: Риянов Сәйделәкбәр Гыймаетдинов Фәсәх, Богманов Мәрдән, улы Хәмәтшәрифкенә булалар, калганнары башка авыллардан

Шушы вакыйгалардан арынып, коллективлашу чорларын үткәреп тыныч тормышта яшәп ятканда Герман иле сугыш башлый. Бу сугыш та авыл халкына кайгы- хәсрхтен, ачлыгын өеп-төеп бирә.

1941-45 елдагы Бөек Ватан сугышында Көнтүгеш авылыннан 172 кеше катнаша. 86 кеше яу кырыннан кайтмый, 89 исән сау җиңү яулап туган авылына кайталар. 86 кеше “Память» китабының 6 томына кертелгән. Менә алар туган авылы, иле өчен яу кырында калганнар:

1.Абдуллин Әхмадулла Фатхул улы.

2.Әгалямов Вафи Әгалям улы.

3. Әгалямов Магруф Әгалям улы.

4. Аиткулов Аллаяр Аиткул улы.

5.Акберов Хәйдәр Гәлиәкбәр улы.

6. Әрмәншин Әбүбәкер Әрмәншә улы.

7.Әсләмов Фазыл Әсләм улы.

8.Әхкәмов Әкрәм Әхкәм улы.

9.Әхмәтгәлиев Әхмәтнур Әхмәтгәли улы.

10.ӘхмәтгәлиевӘхмәтнәби Әхмәтгәли улы.

11.Әхмәтгәлиев Сәетгәли Әхмәтгәли улы

12.БогомоловРәхим Мәрдән улы.

13.Вәләхмәтов Зәкәрия Вәлиәхмәт улы.

14.Вәликәев Гәрәй Вәликәй улы.

15Гәбдуллин Фәтхулла Гәбдул улы.

16.Гәбдуллин Хәсән Гәбдулулы.

17.Гәбдрәхмәнов Кәдим Гәбдрәхмән улы.

18.ГәбдрәхмәновСафа Гәбдрәхмән улы.

19.Гәйниәхмәтов Зәгит Әхмәт улы.

20.Гәйниятуллин Лотфулла Гәйниятулы.

21.Гәлиәхмәтов Гәйниәхмәт Гәлиәкбәр улы.

22.Гәлинуров Фазлинур Гәлинур улы.

23.Гәрипов Мөхлис Нигматулла улы.

24.Гатауллин Гайдулла Гатаулла улы.

25.Гәтиәтуллин Гәйфулла.

26.ГималтдиновКамалтдинГималтдин улы.

27.ГималтдтиновМинегали Гималтдин улы.

28.Гиндуллин Талип Гиндулла улы.

29.Закиров Сабир Закир улы.

30.Зиннәтов Кауый Зинатулла улы.

31.Зиннатуллин Хөрмәтулла Зинатулла улы.

32.Зиннатшин Ибатулла Зиннәт улы.

33.Зиннәтшин Шәгисолтан Зиннәт улы.

34.Зиннуров Мостафа Зиннур улы.

35.Имәмутдинов Низәметдин Имәметдин улы.

36.Исламшин Мәгсүм Ислам улы.

37.Исламшин Мәүлимша Ислам улы.

38.Кашапов Әхметдин Кашап улы.

39.Кашапов Садртдин Кашап улы.

40.Кашапов ШәмгүнКашап улы.

41. Кәшфуллин Төхвәтулла Кәшфулла улы.

42.Киямов Миңнемулла Кияиетдин.

43.Леңенин Александр Гаврил улы.

44.Мансуров Хаматҗан Мансур улы.

45.Мәрдәнов РәхимМәрдән улы.

46.Мәрдәнов Хәмәтҗан Мәрдән улы.

47.Муртазин Зыя Мортаза улы.

48.Низамов БарыйНизам улы.

49.Низамов Хәҗи Низам улы.

50.Рәҗәпов Мөхәрәм Рәҗәпулы.

51.Рамазанов Мәүлитҗан Рамазанулы.

52.Сабирҗанов Мөгин Сабир улы.

53.Садрисламов Хаҗимөхәммәт Сабир улы.

54.Садритдинов Фагаметдин Садретдин улы.

55.Салимов Хәмәтҗан Сәлим улы.

56.Сафин Гәйнелҗан Миңнеәхмәтулы.

57.Сафин Зыя Сафа улы.

58.Сафин Мөкамил Сафа улы.

59.Саяпов Шарифулла Саяп улы.

60 Султанов Фәйзи Султангали улы.

61.Султаншин Әхмәткам Султан улы.

62.Тухватуллин Кадим Төхвәт улы.

63.Уелданов Гилмулла Уелдан улы.

64.Фәрәхов Зәки Фәрәх улы.

65.Хаҗиәхмәтов Фәрхулла Хаҗиәхмәт улы.

66.Хаҗиәхмәтов Йомагәли Хаҗиәхмәт улы.

67.Хәйдәршин Гәлихан Хәйдәрша улы.

68.Хәйдәршин Миңнехан Сәфәргәли улы.

69.Хәкимҗанов Хәниф Хәкимҗан улы.

70.Хәмзин Даян Хәмзә улы.

71.Хәмзин Суфиян Хәмзә улы.

72.Хисамов Нурлыгаян Хисам улы.

73.Хисаметдинов Ялал Хисам улы.

74.Хөсәенов СәгитХөсәен улы.

75.Шаехов Мәлик Шәех улы.

76.Шәйниязов Бари Шәйниязулы.

77.Шәйхәттәров Мадат Шәех улы.

78.Шакиров Закирҗан.

79.Шәмсунов Гимран Шәмсун улы.

80.Шамсунов Сәфәргәли Ягәфәр улы.

81.Шәфиев Хәким зыя улы.

82.Шәрәфисламов Рәхимҗан Шәрәфислам улы.

83.Шәрәфисламов Шәрифҗан Шәрәфи улы.

84.ШәртдиновФәметдин Садертдин улы.

85.Йосопов Әхмәтдин Йосоп улы

86.Ялалов Камал Ялал улы.

Авылыбызның 87яугиренә Җинү яулап

Туган авылына кайтырга насип була. Алар “Они

вернулись с Победой “ дип аталган китапка кертелделәр. Менә алар:

1.Абдуллин Васвый Г.

2.Әкбәров Гәйниәхмәт Г.

3.Әлтәпов Нәҗип Г.

4.Әхәтов Гәбдрәхим А.

5.Әхмәтгәлиев Миңниәхмәт.А.

6.Әхметдинов Рәшит Ә.

7.Әхмәтов Магафур Т.

8.Әхмәтов Фазылхак А.

9.ӘхмәтовФатих З.

10.Бәләгетдинов Гаян Б.

11.Бәләгетдинов Зәрәфетдин Б.

12.Бәләгетдинов Нәртдин Ф.

13.Бәләгетдинов Фәрхетдин Ф.

14.ВәлиевХан В.

15.Гәбдрәшитов Вәли Г.

16.Гайсин фәйзелгаян Г.

17.Гәлиәкбәров Гәлиәскәр Г.

18.Гәлинуров Зәки Г.

19.ГәлләметдиновГайнан Г.

20.Гәрәев Тәлгәт Ф.

21.Гәрипов Гәфи Г.

22.ГариповВахи Н.

23.Гарипов Зариф Н.

24.ГариповаТәкмилә Г.

25Гәрифуллин Кәлимулла Г.

26.Гәтиәтов Нуриәхмәт Г.

27.Гилметдинов Имай Г.

28.Гилметдинов Талип Г.

29.Гимадрисламов Фәтхирахман Г.

30.Денисламов Хәбиб Ш.

31 Денисламов Фәтхрислам Д.

32.Закирҗанов Мәүлит З.

33 Зиннатшин Нурихан З.

34.Имамов Низам И.

35.Исламгәлиев Фагман.

36.Кәшәфетдинов Гәбделихсан К.

37.Киямов Лотфулла К

38. Киямов Рәхим К.

39Корбанов Мөбәрәк И.

40. Локманов Сагман Л.

41.Локманов Рифкәт Ә.

42.Мәрдәнов Гәттәр М.

43.Минисламов Миннегәли М.

44.Нигмәтуллин Гәли Н.

45.Нигмәтҗәнов Мәүлит Н.

46.Рамазанов Ахун Р.

47Рәхмәтуллин Муллаян Х.

48Рәхмәтуллин Хәбибулла Р.

49Сабирҗанов Фаизхан Н.

50Садртдинов Гафур С.

51.Садыков Муллагали Г.

52..Садыков Солтанша Т

53.Садыков Яхия Х.

54.Сәфәргәлиев Сагаман К.

55СахиповФазыл С,

56СитдиковӘсхәт Г.

57.Фазлутдинов Фәрхетдин Ф.

58Фәйзуллин Әсәдулла Ф.

59.Фазлетдинов Фәтхирахман Ф.

60.Фәизов Наил Ф.

61Файзрахманов Хөрмәтулла Ф.

62Фәрхетдинов Хисам Ф.

63Фәрхетдинов Нәртдин Ф.

64Хәбиров Гәбделхай Х.

65Хайдаршин Сәфәргали Х.

66Хайдаршин Фазылбак Х.

67.Хәйретдинов Гәбделфаяз Х.

68.Хәйретдинов Төхвәт Х.

69Хәйретдинов Гәбделбари Х.

70Хайретдинов Хәмидулла Х.

71Хәйруллин Гаит Х.

72.Хайруллин Муллаян Х.

73.Хәкимов Гафурҗан Х.

74.Хәкимҗәнов Зөфәр Х.

75.Хәмәтшин Вафа Х.

76.Хисамов Ялал Х.

77Шәехов Хөрмәтулла Ш.

78 Шәйбәков Шәривгәли Ш.

79Шәймөхәммәтов М|



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-12-31 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: