Г.Исхакый – бай мирас калдырган язучы




Кереш

“Г.Исхакый – халык язучысы, ул татар халкы тирән йокыда чакта әдәбиятка килеп, аны уята, аның чирләрен, һич яшермичә, тормыштагыча туп-туры, гади итеп ачып сала.

Ул купшылык, назлылык, буш фәлсәфә, искитәрлек вакыйгалар белән мавыкмый, тормышны гади агышында тасвирлый. Һәр көннең вагы-төягенә күмелгән характерларны җыеп, матур типлар ясый. Тупас, чуалчык хәлендә булган чынбарлыктан шигъри сәнгать күренешләре чыгара. Г.Исхакый “Сәнгать – сәнгать өчен” дип йөрүчеләрдән түгел. Ул һәрбер әдәби әсәрен әхлакый һәм иҗтимагый бер идеядән чыгып эш итә”

Җәмал Вәлиди.

Әдипнең каләме тормышның бик күп өлкәләренә үтеп керә, аның тирән катламнарын куптара, яшәешнең фәлсәфи мәгънәсен аңлата, татар дөньясының моңа кадәр яшеренеп яткан, серле саналган бик күп якларын ачып бирә, әдәби-эстетик эшләнеше ягыннан камил булган образлар тудыра.

Мин фәнни эшемнең темасын “Гаяз Исхакыйның “Очрашу яки Гөлгыйзар” әсәренең төп проблематикасы” дип билгеләдем. Үз алдыма хатын-кыз язмышы мәсьәләсенең Гаяз Исхакый иҗаты аша үзенчәлекле рәвештә чагылуын ачыклауны максат итеп куйдым. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

- Г.Исхакыйның башлангыч чор иҗатында хатын-кыз язмышын яктырту мәсьәләсенең тоткан урынын ачыклау;

- Хатын-кыз шәхесенә игътибар, хөрмәт белән карап, мәхәббәт, гаилә кору мәсьәләләренә аның тигез хокуклы булуын ачыклау;

- Гаиләнең иминлеге өчен хатын-кызның вазифаларын дөрес билгеләү.

Югарыда әйтелгән максат һәм бурычларга ирешү өчен миңа түбәндәге метод һәм алымнар ярдәм итәчәк:

- фәнни-теоретик тикшеренү методы;

- автобиографик, тарихи мәгълүматларны, документларны өйрәнү.

Фәнни эшебезнең теоретик нигезләрен Флүн Мусин, Лена Гайнанова, Мансур Хәсәнов хезмәтләре тәшкил итте.

Фәнни эш кереш өлештән, тематик дүрт бүлектән, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Милләтнең киләчәге хатын-кыз кулында

Татар халкының милли язмышын хатын-кыз язмышы белән аерылгысыз бәйләнештә карап, Г.Исхакый моны үз иҗатында иң мөһим мәсьәлә итеп күтәргән язучыларның берсе. Иҗатының башлангыч чорыда ук, мәгърифәтчелек карашларына нигезләнеп язылган әсәрләреннән алып, мөһаҗирлектә иҗат иткән әсәрләренә кадәр язучы милләтнең киләчәген хатын-кыз кулында дип искәртә килә.

Моннан тыш Исхакый хатын-кызларның милләт яшәешендәге күркәм бер вазифасын-аларның үткәннән килә торган милли рухи-әхлакый кыйммәтләрне ирләргә караганда да ныграк саклаучы булуларын ассызыклый.

 

Төп өлеш

“Очрашу яки Гөлгыйзар” әсәре

Әдипнең башлангыч чоры иҗатына караган “Очрашу яки Гөлгыйзар” әсәрен (1903) укып чыккач, озак кына уйланып йөрисең, әсәрне кулыңа алып, кат-кат укыйсың: читкә алып куясы килми.

Бу повесть Г.Исхакый иҗатында аерым урын били. Ул, язучының башлангыч иҗатында язылып, буеннан-буена мәгърифәтчелек рухы белән сугарылган әсәрләренә караганда шактый камил. Мәгърифәтчелек реализмына хас үгет-нәсихәтчелек тә кычкырып тормый.

Әдипнең элегрәк язылган әсәрләрендә сюжет мәгърифәтчелек карашларын үткәрү чарасы гына булып хезмәт итсә, монда инде эш киресенчә: җәмгыятьтә хөкем сөргән кадими әдәп-әхлак принципларына каршы килеп, үз бәхетләрен коруны үз кулларына алырга теләгән ике каһарманның ачы язмышы үзәккә куелган, шәхес иреге мәсьәләсе әсәрдәге беркатлы мәгърифәтчелек идеяләрен тоныкландырып калдырган.

Габдулла белән Гөлгыйзарның үзара мөнәсәбәтләре

“Очрашу яки Гөлгыйзар” повестенда ике яшь татар зыялысы Габдулла белән Гөлгыйзарның үзара мөнәсәбәтләре үзәккә куелган. Мондый психологик характердагы мәсьәләне яктыртырга алыну, әлбәттә, әсәрдә геройларның уй-кичерешләренә, гомумән эчке дөньясына игътибар артуга китергән.

Моңа кадәр инде хатын-кызлар белән шактый аралашса да, Габдулланың сөю хисен ныклап татып караганы булмаган. Шунлыктан ул “Шәрыктагы бер күрү белән гашыйк булган кешеләргә, Аурупадагы бер кызның бер сүзе, йә бер хәрәкәте өчен булган дуэльләргә җөнүн генә (акылсызлык кына)” дип караган һәм “мәддуиннар (матералистлар) җөмләсеннән” (1.-80 бит) булган. Ләкин тормыш үзенекен итә. Әтисе үлүе хәбәрен алганнан соң, шәһәрдә укуын калдырып, туган авылына кайтканда пароходта булган бер очрашу аның баштагы уй-карашларын җимереп ташлый. Пароходта Гөлгыйзар исемле яшь һәм чибәр хатын белән танышу аңарда беренче мәртәбә тирән һәм саф мәхәббәт хисе тудыра. “Минем таныш хатынымның исеме Гөлгыйзар булуы, мине көчләнер-көчләнмәс әллә нинди алдан сизүләргә, күп эштә әллә нинди мәгънәви нәрсәләр барлыгына ышандырган иде. Чөнки минем дөньяда иң яраткан исемем булса – ул да Гөлгыйзар иде. Гөлгыйзар дигән сүз минем тәнемә әллә нинди бер хәрәкәт бирә иде. Шул исемдә һәрвакыт әллә нинди бер үзлек сизә идем. Гөлгыйзар! Гөлгыйзар! Вакыйгада бик матур исем!” (1.-84 бит)

Алга таба әсәр дәвамында шушы хиснең моңа кадәр үзен андый тормыш вак төягеннән өстенрәк торган дип уйлаган геройны төн йокыларын качырып дәрәҗәдә били баруы, тора-бара ир хатыны булса да, Гөлгыйзарның да шул хискә бирелүе лирик-драматик пафос белән күрсәтелә. Шул ук вакытта Гөлгыйзарның эчке драмасы да мәгълүм була. Ул үзен чынлап яраткан, әмма хатынында шундый хис тудыра алмаган кешегә кияүгә чыккан икән. “Гөлгыйзар гүя бик гади нәрсә хакында сөйләгән кеби генә ире хакында сөйләде. Моның сүзенә караганда, ире йомшак кына, фикерсезрәк кенә, гакыллы гына, салкынчарак кына бер татар малае иде.

-Ул миннән курка, минем алдымда бер сүз сөйли алмый. Мин аннан бер дә курыкмыйм, мин яшьтән үк үзем теләгәнне эшләргә өйрәнеп үскән.”

Һәм менә хәзер пароходта Габдулла белән танышкач, ниһаять, ул да сөю хисен татый һәм егет үзенә кияүгә чыгарга сорагач, турыдан-туры ризалаша. Шуның белән бергә Гөлгыйзарга язган хатыннан: “Мине саргайтма! Кил! Ат алдым, арба алмакчы булып торам. Кырларга чыгып йөрермез, бик кызык булыр!”– дигән сүзләрне укыгач, Габдулла әлеге ирне кызгана да башлый (1.-90 бит).

“Күңелемә кылт итеп тагы Зәбир килеп төшә иде. Ул миңа карап: “Син Гөлгыйзарны мәсгуд ясамакчы буламсың? Мин мәсгуд булырга ярамыймыни? Мин кеше түгелмени?! Минем ник бар сәгадәтемне аласыз? Мин Гөлгыйзарсыз тора алмыйм!!” – дигән кеби була иде. Мин, авызыма бармагымны кабып, Гөлгыйзар белән Зәбир арасында ни әйтергә белмәгән кеби торган төсле була идем. Беремез дә дәшми идек, Һәммәбез уйга чумган идек, һәммәбез мәсгуд булырга тели идек, һәммәбезгә дә сәгадәт юлы капланган иде! Бу күренеш моң иде, еглыйсыны китерә иде, кызганыч иде, аяныч иде, бәхетсез иде!“ (1.- 103 бит)

Тик бу хис аның мәхәббәтен сүрелдерә алмый. Шулай да бу мәхәббәтнең ахыры күңелсез бетә. Ире авылына кайтыр өчен бер шәһәрдәге пристаньга төшкәч, Гөлгыйзар юкка чыга. Габдулла күпме генә эзләсә дә, аны таба алмый. Әмма әлеге очрашу аның хәтерендә тирән уелып кала.Менә хәзер ун елдан соң да герой әлеге вакыйга турында, хис яңа гына булган кебек, тирән кичерешләр белән сөйли.

Әсәрнең проблематикасы

Әсәрдә хисләр, табигать һәм сәнгать бөтен нәрсәдән өстен куеп тасвирлана. Кичерешләр артык төчеләндереп, кирәгеннән артык еламаслык, шик-шөбһәле итеп бирелгән. Кыскасы, повесть каһарманнары – Габдулла белән Гөлгыйзар – артык сентименталь кешеләр. Алар киләчәктә табигатьтә эшләп, табигатькә хозурланып яшәргә хыялланалар. Әсәрнең буеннан-буена ниндидер көч, Габдулла белән Гөлгыйзарның теләкләренә каршы килеп, аларны упкынга өстери сыман. Бу – тәкъдир. Әсәр башында үзен материалистлар җөмләсеннән санап йөргән Габдулла ихтыярыннан ул көчлерәк булып чыга. Габдулла капма-каршы фикерләр эчендә яна. Акылга таянган, белеме белән дөньяны үзгәртергә теләгән ир, гаҗизләнеп, вакыт-вакыт үз күңеленә үзе ялвара:

“Мине шул мәхәббәт сараеннан алынган кечкенә генә, иске генә бер кием берлә өрет! Уян, күңел, уян! (...) Өйсез, фикерсез, мәсләксез, идеалсыз, ялгыз калган мине дә кечкенә бер идеал, иске бер мәсләк берлә булса да, иптәш яса да, мине дә шул ялгызлык, шул моңлык, шул мәгънәсезлектән коткар!” Бу кырыс, тупас заманда да күңелләргә аз гына булса да яктылык, күбәләк биеклегендә генә булса да очарлык канат... Һич югы саф мәхәббәтнең кайтавазы кирәк.

Бу повесть һәркемне уйландырырлык. Бер үк вакытта төрле хисләр чолгап ала сине.

Яратмаган кешегә чыгып, бәхетсез булган Гөлгыйзар кызганыч, шулай да никахлы иренә хыянәт итәргә теләмичә, ире янына киткән сабыр Гөлгыйзарга карап сокланасың. Габдулланың да күңеле пакъ, хисләре саф. Егет, бер яктан хатынны бәхетле итәргә тели, ә икенче яктан бәхетсез ирне дә кызгана. Бәлки аларның шулай аерылулары яхшырак та булгандыр. Чөнки кеше бәхетсезлеге аша үзең бәхеткә ирешә алмыйсың бит.

Язучының «Очрашу яки Гөлгыйзар» повесте хатын-кыз язмышын очраклыккка бәйләп аңлата. Исхакыйның Гөлгыйзары башка героиняларыннан укыган, белемле булуы белән аерылып тора. Әмма, әдип күрсәткәнчә, бары тик бу сыйфатлар гына хатын-кызны бәхетле итә алмый. Язучы Гөлгыйзар образында әдип хатын-кызга карата идеалларын формалаштыра башласа да, эчке дөньясы гүзәл бу затларда иҗтимагый богауларны өзәрлек көч юклыгын танырга мәҗбүр була. Бу чорда Исхакый идеяләренең аермалы ягы шунда: ул хатын-кызның рухи дөньясын формалаштыру гына әле аны эмансипацияләү, ягъни ирләр белән бер хокукта була алмый, дип саный.

 

Йомгаклау

Бу әсәрне укыгач, мөһаҗирлек чорында язылган “Көз” (1923) повесте геройлары Гөлсем һәм Нәфисә белән Гөлгыйзар арасында кайбер охшашлыклар да таптым.

Төп героинялар Гөлсем һәм Нәфисәләр кебек, Гөлгыйзар образы аша да язучы ислам дине кануннарына нигезләнгән гаилә тәрбиясенең җәмгыяви тәрбиядән өстенрәк булуын дәлилли.

Мәсәлән, яшьтән үк дини тәрбия алган Нәфисә нык иманлы, көчле рухлы, аң-белемле,үз бәхете өчен көрәшергә сәләтле шәхес булып формалаша. Ә Гөлсем исә рус даирәсендә тәрбияләнеп, дини тәрбиядән мәхрум була. Ул үз бәхете өчен көрәшергә сәләтсез. Ул язмышына буйсынып яшәргә мәҗбүр.

Гөлгыйзар: “Тәкъдир шулай булгач, нишлисең! Кеше ничек уйласа да, нинди эш эшләсә дә, язмышыннан котыла алмый!” - дисә дә, берничә тапкыр язмышын үзгәртергә теләп талпына. Аның үз фикере бар, ул өстән-өстән генә уйлый торган хатын түгел. Минемчә, ул Нәфисәгә охшап тора.

Ике әсәрдә дә вакыйга пароходта бара. Юлаучылар тормышлары турында, бер-берсенә сөйлиләр, серләрен ачалар, чөнки бернинди куркыныч юк: пароходтан төшүгә, аларның юллары аерыла, тагын очрашулары да икеле. Пароход-аллегорик образ. Яшәлгән һәр минут артта кала. Үткәнгә кире кайту юк.Үкенмәслек итеп яшәргә, үкенмәслек гамәлләр кылырга кирәк.

Ләкин байлык та, сәламәт булу да һәм бәхетле гаилә төзү дә үзеңнән тора. Чөнки һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа, һәм нинди тормышта яшәве дә бары тик кешенең үзеннән тора. Гаяз Исхакыйның “Очрашу яки Гөлгыйзар”, “Көз” әсәрләре нигезендә нәкъ менә шул фикер ята.

Әсәрне укыгач, мин шундый фикергә килдем: нинди генә каршылыклар һәм авырлыклар килеп чыкса да, яшьтән үк үз бәхетең өчен көрәшергә кирәк. Әлеге көрәш авыр, кыен булырга мөмкин. Шулай да сабыр булырга кирәк. Чыннан да, кеше үз язмышына үзе хуҗа.

Бу вакыйгаларны сурәтләү язучыдан күңел нечкәлеге, кичерү тирәнлеге, геройлары хис иткәнне йөрәге аша уздыра алу сәләтенә ия булуны таләп иткәндер. Г.Исхакый әсәрләренең әдәби эшләнеше камил, укучыга идея – эстетик тәэсир көче югары.

Г.Исхакый – татарның сирәк очрый торган бөек таланты, милли әдәбиятның классигы һәм горурлыгы. Ул татар әдәбиятын үсеш юлына алып чыккан олы талант. Аның әдәби мирасы – халыкның милли хәзинәсе, рухи байлыгы.

 

 

Әдәбият

 

1. Исхакый Г. Әсәрләр. 1 том. - Казан: Тат. кит. нәшрияты, 1998.

3. Исхакый Г. Зиндан. - Казан: Тат. кит. нәшрияты, 1991.

4. Коллектив. Әдәби мирас. - Казан: Тат. кит. нәшрияты, 1992. – 95-123 б.

5. Мусин Ф. Гаяз Исхакый. – Казан: Тат. кит. нәшрияты, 1998.

6. Сәхапов Ә. “Татар ренессансының алтын дәвере” Мирас, 2003, №8. - 95-99б.

 

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2016-08-07 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: