литературно-фотохудожественном конкурсе для молодежи




Заявка

На участие в открытом Башкирском республиканском

литературно-фотохудожественном конкурсе для молодежи

«Под сенью дружных муз»

(В направлении литературного творчества)

Ф.И.О. участника   Исхакова Алия Айратовна
Возраст  
Название работы Чытырыш Анна
Ф.И.О. руководителя, педагога Хисмаева Эльвира Тимерхановна
Жанр Воспоминания
Язык (русский, башкирский, татарский) Татарский
Класс, общеобразовательная организация/ место работы, должность Обучающаяся 7 класса МОБУ СОШ с.Языково
Социальное учреждение  
Почтовый адрес 452740 Республика Башкортостан, Благоварский район, с.Языково, ул. Ленина, 16
Контактный телефон участника конкурса 8 999 741 7229
Электронный адрес участника конкурса detskaya.biblioteka.13@mail.ru

 

 

“Чытырыш Анна “

 

Автор: Исхакова Алия Айратовна

Руководитель: Хисмаева Эльвира Тимерхановна

 

 

Һэр көнне мәктәптән укудан кайткан вакытта мин бер әбекәй белән очрашам. Бәләкәй генэ буйлы, кыска ап-ак чэчле, теремек кенэ урыс әбисе безнең белән исәнләшеп хәлләребезне сораша.

Әниемнән кызыксынып аның кем булуын сораган идем, ул миңа сугыш турында киноларда гына кургән вакыйгаларны исбатлаган әбекәйнен язмышын сойләде.

Анна Ивановна Зайцева – 2020 елның 3 январендә 90 – яшьлек юбилеен билгеләп үтте, шул уңайдан аның язмышы турында куберәк беләсем килеп, әңгәмәләшергә уйладым.

Анна әби – Ганка, Брянск өлкәсе Любегощь авылында дөньяга килә. 1941 елның җәенә ул өченче классны тәмамлый. Әтисе белән үги әнисе иртәдән кичкә тиклем эштә, ул туганнарын карый торган булган. Сугыш көтмәгәндә башланды - дип хәтер йомгагын сүтә башлады әбекәй. Иртән һавада бик күп канатларына тәре төшерелгән самолетлар очкан тавышка уяндык. Алар бик түбән генә оча иделәр. Тора – бара аларнын тавышы буенча йөк төялгәннәрме яки бушмы икәннәренә кадәр аера башладык – дип елмайды әбекәй.

Әтиемне сугышнын беренче көннәрендә ук фронтка алдылар. Китәр алдыннан мине авыл зыйратына алып барып әниемнең каберен курсәтте. Сугыш бик озак булмас, этием Фин сугышыннан бик тиз кайткан сымак, тагы да шулай булыр дип уйлый идем. Соңыдан белүләренчә, туган илне саклап ул 1943 елның декаберендә хәбәрсез югала.

Кырык беренче елның җәендә фронт бик тиз авылга якынлашты. Башта хәлсез, бик нык арыган совет солдатлары күпләп авыл аша үтсәләр, соңыдан аларнын саны бөтенләй кими. Күптә үтми авылга фашистлар килеп керә. Бу хәл иртән була - авылга мотоцикл тавышы, мотор һәм эт өргән тавышлар тулды. Бөтен авыл халкын клуб белән тегермән арасындагы зур мәйданга җыйдылар. Автомат тоткан немецлар уратып алды, фуражка кигән арадан берсе үз телендә сөйли башлады. Ул яңа тәртип, алар куйган законны бозган өчен җәзага таттыруларын аңлатты. Авылга староста куйдылар, ул тәрҗемә итеп барды. Авыл читендә урманга якын урнашкан йортларны ут төртеп яндырдылар. Халык тавыш күтәреп елый башлаган иде, автоматтан очередь биреп тынычландырдылар. Шулай итеп Ганканың тормышында ике елга сузылган оккупация чоры башлана.

Мәктәп бинасында штабларын оештыралар, яхшырак йортларда хуҗаларын куып чыгарып немецлар үзләре шунда яши башлыйлар. Чын хуҗаларча башта мал – туарны, соңрак азык – төлекне тартып алып бетәләр. Брянщинода партизан отрядлары барлыкка килгәч алар авылдан китәргә мәҗбүр булалар, чөнки авыл урманга бик якын урнашкан була. Ләкин, һәр вакыт килеп староста, полицайлар ярдәме белән партизаннр белән бәйләнештә гаепләп кем булуларына карап тормыйча, баламы ул яки олы кешеме, допрос алып җәзалый торган булганнар.

Сугышның беренче көннәрендә бомбёжка вакытында күрше урамдагы бер йортка бомба төшә, каты шартлау тавышыннан куркып бер яшьлек сеңлесе, ә икенче елны 3 яшьлек энесе эче авыртып көне буе елый да кичкә вафат була. Олылар белән бер рәттән балаларда бик нык иза чикте ди. Безгә, бала кешесенә бигрәктә авыр булгадыр. Немецлар партизаннардан куркып, алар белән бәйләнештә гаепләп балалы гаиләләрне атып утерделәр. Тиф, цинга авырулары да урап үтми халыкны, шул ук вакытта Анна әбидә авырый. Үги әнисе ярдәме белән, аның тырышлыгы, үземнең үҗәтлегем аркасында исән калдым ди әби. Ә иң үзәккә, җанга үткәне староста һәм полицайлар, хуҗаларыннан ныграк котыра иделәр дип хәтерли әбиебез. Бер авылдан икенчесенә, төннә урамга чыгарга ярамый, елга, уман буйларына бару тыела. Комендатурадан кәгазь алып кына рөхсәт бар иде. Фашистлар барлык ризыкны талап беткәч, авылда ризык запасы бөтенләй калмый. Ачлык башлана, кешеләр ачлыктан шешенә, күпләп үлә. Шул вакытта минем малайлыгым, елгырлыгым ярдәм итте. Качып елгадан моллюскалар тотып кайтам, карайган бәрәнге җыярга колхоз басуына барулар булсынмы, һәм, әлбәттә төрле үлән – кычыткан, алабута, куян кишере җыя идек. Хәттә, олы бер туганы белән хәер сорашырга да йөри.

Фашистлар партизаннардан бик курка торган иделәр, дип кабатлый Анна әби. Чираттагы тапкыр алар авылга килеп киткәннән сон ерак авылларга киттек. Оккупантлар бик анда барып йөримиләр иде. Хәер сорашу оят булсада бардык, кем нәрсә бирә – бер уч көнбагыш, ике суган, күбесенчә бәрәнге кабыгы. Шулай берничә тапкыр барырга туры килде дип хәтерли.

1943 елның җәендә авылда Кызыл Армияның һөҗүме турында төрле хәбәр таралды. Немецлар һәм полицйлар ныграк котыра башлады. Авылдагы барлык йортка ут төртеп яндыралар, халык ачык һавада кала. Ни эшлисең яшәргә кирәк, кешеләр землянкалар казый һәм шунда оешып яши башлыйлар. Бөтен бәләгә фашистларның туктаусыз бомбага тотуы һәм атуы да өстәлә. Немецлар бер пунктан икенчесенә күчкәндә җирле халыкны алдан җибәрә торган булганнар. Көз аенын бер көнендә Любегощь авылына каратель отряды тагы килеп керә. Бар исән калган халыкны җыеп Старь поселогына озаталар. Ярым җимерек завод бинасында төн кунгач ике группага бүләләр. Беренче группа – Германияга озатыла, икенче группа - балалар һәм картлар, немец частьләрен ышыклау өчен фронт сызыгына озаталар. Ганка икенче группага, үги әнисе беренче группага эләгеп Германияга озатыла. Хәлсез, ачлыктан шешенгән кешеләр көч – хәл белән атлыйлар, узләрен утерергә алып барганнарын яхшы аңлыйлар. Шыпырт кына качу турында сөйләшәләр. Кичке якта, караңгы төшә башлаганда яртылаш тирә – ягы урман белән уратылган аланга килеп крәләр. Полицайлар төнгелеккә туктарга дигән әмер бирә. Шул форсаттан файдаланып ныклап караңгы төшү белән халык урманга таба йөгерә башлый.

- Дөм караңгы, баш очыннан пулялар оча, сөрлегеп егылам, торам да бар көчемне җыеп тагы алга таба йөгерәм - дип хәтерләде әби, ә күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәде. Арттан куып килмәгәннәрен аңлагач җыелыштык, бер – беребезне югалтмаска тырыштык. Берникадәр вакыттан ату тавышы, канонада башланды. Иртәнгә тынлык урнашты. Урман эченнән генә юлга якынаймыйча алга атлый башладык. Бер тын баргач олыраклар юл буен күзәтеп килергә уйладылар, анда совет солдатлары булуын күргәч урманнан чыктык. Шунда шатлыклы күз яшьләрен түгү!

Солдатлар тирә – як басулар мина белән тулы икәнен искәртәләр, зур михнәтләр кичереп бер атнадан соң Любегощка кире әйләнеп кайталар. Авылга совет властьте вәкилләре килеп халык исәбен ала, ашарлык ризык таратып чыгалар. Иң сагынып ашаганы тоз була, оккупация чорында тозның тәмен оныткан булалар.Тиздән Ганканы балалар йортына урнашыралар, тизләтелгән уку курсларын тәмамлап Ярославль туку фабрикасында, 15 яшендә хезмәт биографиясен башлый.

Үги әнисе, Нина Семеновна, Германиядан 1946 елда кайта,сәләмәтлеге бик нык какшаган була. Өч елдан 28 яшендә мәрхүм була.

Сугышка кадәр бик нык зур авыл булган Любегощь, сугыштан сон яңадан аякка баса алмый, чөнки тергезергә кеше булмый.

Оккупациядә булган һәр кешегә шикләнеп караганнар, шул ук вакытта балаларгада. Анна Ивановнаныңда Брянск өлкәсе Дятьков районы Сельцов авыл советы тарафыннан бирелгән бирешмәсе бар. Анда аның ике ел “оккупацияләнгән зонада яшәве” һәм аңа карата “шикле материаллар”булмавы язылган.

Табигате белән, Анна Ивановна Зайцева – Языково авылында аны шушы исем белән беләләр, көчле рухлы, бик мут, елгыр, җитез кеше. Шуның өчен барлык аврлыкларны җиңеп чыктым ди. 60 ел Языково авылында яши, больницада, почтада эшләп хаклы ялга чыга. Әбиебез бик актив, 85 яшькә чаклы район культура йортында оештырылган “Хуторок” фольклор ансамбленең алыштыргызыз агъзасы булды. Шигырьләр язу белән мавыга. Саф һавада йөрергә ярата. Күп еллар донор булганы өчен “Почетлы донор” медаленә ия. Бугенге көндә ике улы, ике кызы, оныклары ихтибарына кумелеп, кәдер – хөрмәттә яши эби. Минем кичергәннәрем өчен ходай тәгәлә тарафыннан бирелгән буләк, мәхәббәт дип аңлата ул.

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-11-01 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: