Откуда приходит Новый год? 1 глава




ПЕРСПЕКТИВ ПЛАН

4. Табигый материал- дан корып ясау: «Шүрәле». • Әзерләнә торган эшләнмә белән чынбарлык дөнья арасында бәй-ләнеш табарга өйрәтүне дәвам итү. • Балалар бакчасы участогыннан, парк яки урманда җыелган агач, куак ботакларын-нан, чыршы һәм нарат күркәләреннән, үсемлек орлыкларыннан пластилин белән беркетеп уенчыклар ясарга өйрәтү аша балаларда туган як табигате белән кызыксыну хисе тәрбияләү. • Эшләнмә өчен материал туплага-нда иҗади күзаллауларны үстерү (Гәүдәсен нәрсәдән ясап булыр? Кечкенә күркә уенчыкның кайсы өлеше өчен кулай булыр? һ. б.). Балаларны татар халкының «Шү-рәле» әкияте белән таныштыру. Г. Тукайның «Шүрәле» әкиятен уку аша әсәр эчтәлеген искә тө­шерү; уенчык Шүрәле образын тудыру өчен, әлеге образ турында әңгәмә оештыру; үрнәкне күзәтү, аның гәүдә өлешләрен тоташтыру юлларын аңлату; балалар эшләвен һәм эш нәтиҗәләрен анализлау. Эшләнмә үрнәге, 2 күркә (зур һәм кечкенә), 4 ботак (аяк һәм куллар), пластилин, пластилин өслекле картон аскуйма; үсемлек орлыклары, җи-ләк-җимеш төшләре (гөмбә эшләпәләре), агач ботаклары.
Сентябрь. 2 нче атна
5. Рәсем ясау: «Каен һәм амән». • Агачларга хас билгеләрне чагыштырыр­га һәм төрле өлешләрен, пропорцияләрен күрсәтеп сурәтләргә өйрәтү. • Коры өслектә акварель белән эшләү тех­никасын аңлату. • Туган як үсемлекләре гүзәллеген күрә белергә өйрәтеп, балаларның нәфасәти хисләрен үстерү. Шөгыль алдыннан балалар бакчасы участогында, парк яки урманда агачларны күзәтү. Балаларда нәфасәти хисләр уяту өчен, рус шагыйре С. Есенинның «Берёза», литвалы М. Вайнилай-тисның «Дуб», татар шагыйре Р. Әхмәтованың шигырьләре белән таныштыру; агачларга хас билге-ләрне, аларның төп өлешләрен, пропорцияләрен чагыштыру өчен, иллюстрацияләрне анализ-лау, өстәмә сораулар бирү. Акварель буяулар, альбом бите, пумала, аскуйма, су, салфетка; имән һәм каенның төрле ел фасылындагы иллюстрацияләре.
6. Кисеп ябыштыру: «Гөмбәләр, гөмбәчекләр». • Аскуйманың үзәгенә яки үзәккә якын­рак итеп бер оя гөмбәдән композиция тө­зергә өйрәтү, балалар үзләре күзаллаганча өстәмә детальләр белән бизәү. • Икегә бөкләнгән кәгазь битеннән бердәй ике кисәк кисү алымы белән таныштыру; почмакларны салмак түгәрәкләп кисү алымын ныгыту. • Балаларда урманда үзеңне дөрес тоту һәм сак булу күнекмәләре булдыру. Гөмбә иллюстрацияләрен карау, үзенчәлекле билгеләрен аерып күрсәтү; яхшы һәм начар гамәл­ләрне дөрес бәяләргә өйрәтү өчен, әңгәмә үткәрү; бердәй ике кисәк кисү алымын аңлату һәм кисеп ябыштыру өчен әзерләнгән пред­метларны урнаштыру вариантла­рын күрсәтү. А4 форматлы сыек яшел төстәге кәгазь бите, бердәй ике ак гөмбә ясау өчен: 3x10 см лы көрән төстәге бер бит кәгазь - шләпәләре, 6x4 см лы сары төстәге турыпоч-маклык -төбе; зур ак гөмбә: 8x4 см лы көрән төстәге һәм 5x6 см лы сары төстәге турыпоч-маклыклар, кайчы, пумала, җилем, аскуйма, клеёнка, кәгазь кисәкләре өчен тартма, әзер-ләмәләр салынган тәлинкә, салфет-калар. «Иҗат тартмасы» -алдан ук кисеп әзерләп куелган күбәләкләр, чәчәкләр һ. б. яки шул предметлар-ның контурлары сызылган әзерләмәләр.
7. Рәсем ясау: «Татар орна-менты». • Татар халкының этник һәм милли-мәдәни үзенчәлекләрен саклау һәм яклау максатыннан, балаларны декоратив-гамәли сәнгатьнең гүзәл төре - татар чигеше белән таныштыру. • Татар орнаменты элементларын кулланып, сурәтне полосада урнаштырырга өйрәтү. • Нәфасәти аңлау-кабул итү, композиция төзү күнекмәләрен үстерү. Милли чигешләр белән бизәлгән эшләнмәләр карау; халык кул эшләре турында сөйләү. Үрнәкләрне (элементлары, төсләре, композицияләре) анализлау. Манып алу ысулы белән буяу (ромашкалар, яфраклар) алым-нарын, пумала очы белән эшләүне (нокталар, дулкынлы сызык) искә төшерү. Кара төстәге катыргы кәгазь, сары, кызыл һәм яшел төстәге гу-ашь, пумала, аскуйма, су, салфетка, мамык таякчык.
Сентябрь. 3 нче атна
8. Рәсем ясау: «Көнба-гышлар». • Сары таҗ яфракчыкларының төрле төсмерләрен, орлыклар белән тулы үзәгенең көрән, кара, соры төсләрен рәсемдә күрсәт-кәндә, балаларда төс тою сәләтен, нәфасәти кабул итүне үстерү. • Көнбагышка хас үзенчәлекле билгеләрне (таҗ яфракчыкларының, сабак яфраклары һәм үзәгенең формалары, төсләре) пумала һәм мамык таякчык белән сылап-сылап ясарга өйрәтү. • Гуашь белән эшләү күнекмәләре булдыру. Көнбагыш иллюстрацияләрен карау, үзенчәлекле билгеләрен аера белү. Пумала белән сылап-ыш-кып (таҗ яфракчыклары), мамык таякчык белән (көрән, кара, соры төстәге орлык тулы үзәк) ясау алымнарын аңлату, күрсәтеп искә төшерү, композиция төзү күнекмәләрен үстерү өчен, предметларны төрлечә урнаштырып карау. А4 форматлы зәңгәрсу төстәге кәгазь бите, сары һәм яшел төсләрнең төрле төсмерләрендәге гуашь, пумала, аскуйма, су, салфетка, мамык та-якчык. Чын көнбагыш яки иллюстрация.
9. Әвәләп ясау: «Көз» фоторамасы. • Көзге күренешләрен искә төшерүче әйберләрдән (яфраклар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, гөмбәләр) төрле форма һәм пропорцияләрне күрсәтеп, рельефлы рама ясарга өйрәтү. • Әвәләп ясауның инде таныш алымнарын кулланып, предметларга хас билгеләрне күрсәтә алу күнекмәсен ныгыту. • Дизайнерлык күнекмәләре формалаштыру. Фоторәсем рамы үрнәкләрен карау-өйрәнү, аны әвәләп ясау алым-нары турында сөйләшү. Нәфис сүз аша шөгыль темасы белән кызыксынуларны көчәйтү. Тыгыз картоннан ясалган 10x15 см лы әзер фоторама, әвәләп ясау өчен такталар, салфетка, сыгылмалы таякчык, яфраклар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, гөмбә иллюстрацияләре, үрнәкләре.
10. Рәсем ясау: «Түбәтәй». • Декоратив-гамәли сәнгать предметлары белән таныштыруны дәвам итү. Бизәк эле-ментларын сайлап, ал арны дөрес урнаштырып, татар ир-егетләренең милли баш киемен бизәргә, түгәрәк эченә рәсем төшерергә өйрәтү. • Татар милли орнаментын таный һәм элементларын атый белүгә ирешү. • Түбәтәй бизәүгә иҗади омтылыш уяту. Татар ир-егетләренең баш киемнәрен карау. Татар халкының декоратив-гамә-ли сәнгате турында әңгәмә үткәрү,татар милли орна-менты элементларын өле-шчә генә рәсемгә төшереп күрсәтү, аларны урнашты-ру вариантлары турында фикер алышу, индивиду-аль эш, контроль, бәяләү. Татар халык уены «Түбәтәй». Гуашь, түбәтәй үрнәге, уртача һәм нечкә пумала, салфеткалар, сулы банка, татар халык орнаменты, түбәтәй рәсемнәре.
11. Киригами техникасы белән кәгазьдә кору: «Кыргый хай-ваннар». • Турыпочмаклы кәгазь битен урталай бөкләп, детальләр өстәп, күләмле фигуралар ясарга өйрәтү. • Чынбарлыкта күргәннәрен үзләре ясаячак уенчыкларда гәүдәлән-дерергә өйрәтүне дәвам итү. • Эш өчен кирәкле материалны мөстә­кыйль сайлый белү күнекмәсен ныгыту. Иллюстрацияләр карап, кыргый җәнлекләрнең тышкы кыяфәтләре, үзенчәлекләре турында күзаллау формалаштыру; үрнәкне күзәткәндә һәм өлешчә аңлатып күрсәткә-ндә кору күнекмәләрен үстерү; балалар корган эшләнмәнең дөрес булуын уен алымы белән бәяләүгә ирешү һәм җәнлекләргә карата кайгыртучан мөнәсәбәтләрен хуплау. Кыргый җәнлекләр ил люстрацияләре, А5 фор матлы йомшак картон, кайчы, җилем, пумала, аскуйма, клеенка, киселгән кисәкләр өчен тартмачык, әзерләмәләр куелган савыт, сафеткалар. «Иҗат тартмасы» - кечкенә төсле кәгазь кисәкләре.
Сентябрь. 4 нче атна
12. Рәсем ясау: «Яшелчәләр уңышы». • Акварельнең сурәтләү мөмкинлекләре белән (үтә күренмәле, бер төс өстенә икенчесен сылаганда, төсе үзгәрә) таныштыру. • Акварель белән эшләү ысулларын (рәсем ясар алдыннан, пумаланы суга манып, һәр буяуга берәр тамчы су тамызып, буяу­ларны җебетергә; бер төстәге буяуның төрле төсмерләрен алу өчен, аны су белән сыекларга өйрәтү. • Төп үрнәк формадан аермаларны күрә белүләрен үстерү. • Табышмак җавапларын табуларына ирешү. Яшелчәләр турында шигъри табышмаклар куллану, төрле яшелчәләргә (кыяр, помидор, суган һ. б.) хас төп формаларны күзәтү-өйрәтү, акварель белән эшләү алымнарын күрсәтү, рәсем турында тулы итеп сөйләргә этәрерлек сораулар бирү. Акварель буяулар, альбом бите, пумала, аскуйма, су. Акварель буяулар белән ясалган яшелчә рәсемнәре һәм яшелчәләр.
13. Кисеп ябыштыру: «Вазада көзге яфраклар бәйләме». • Балаларны симметрияле формалар кисүнең яңа ысулы белән таныштыру. • Эшләү барышында төрле материалларны яраштыру (кәгазь һәм табигый материалларны) күнекмәсен ныгыту. • Көзге төсләр гүзәллеген күреп соклану хисен тәрбияләү. • Балаларны Е. Трутневаның «Листопад» шигыре белән таныштыру. Төрле иллюстрацияләр кулла-нып, көзге төсләр турында әңгәмә үткәрү, Г. Тукайның «Көз» ши-гыре аша туган як табигате бе-лән кызыксыну уяту, бергәләп көзге яфракларны карау, аларны бәйләм итеп, вазага куярга өйрәтү; симметрияле итеп кисү ысулларын күрсәтү. Аңлату, эшкә дәртләндерү, тырышлыкларын хуплау. А4 форматлы төсле йомшак картон, кайчы, җилем, пумала, аскуйма, клеёнка, кисемнәр өчен тартма, әзерләмәләр салынган савыт, киптерелгән яфраклар, яфрак шаблоннары, карандаш, салфеткалар. «Иҗат тартмасы» - кечкенә төсле кәгазь кисәкләре, көзге яфраклар рәсемнәре.
14. Рәсем-миниатюра: «Алтын көз». • Миниатюра жанры белән таныштыру. • Дымлы кәгазь битендә акварель буяулар белән рәсем аша көз төсмерләрен чагылдырырга өйрәтү. • Балаларның сүзлек запасын сыйфат сүз төркеме тасвирлары белән (ачык кызыл, алтын, ялкындай кызыл, алсу, чиядәй кызыл һ. б.) баету. И. И. Шишкинның «Көзге пей-заж», И. И. Левитанның «Алтын көз» картиналары репродукци-яләре аша балаларның күңеллә-рен кузгату. Табышмаклар кул-ланып, көз турында сөйләшү. Рәсем фонын әзерләгәндә, дым-лы кәгазь битендә акварель буя-улар белән эшләү техникасын җентекләп аңлату һәм эшләп күрсәтү. Мөстәкыйль эшләгә-ндә, башкарылган эшләрне ана-лизлаганда, балаларда шатлык һәм канәгатьлек хисе уяту.     Акварель өчен А6 форматлы кәгазь бите, уртача һәм нечкә пу-мала, аскуйма, су, салфетка, балавыз бурлар, җилем, рамка өчен А5 форматлы тыгыз кызыл картон.
Октябрь. 1 иче атна
15. Рәсем ясау: «Көзге келәм» (яфракларны басып рәсем төшерү). • Традицион булмаган сурәтләү материалларын (көзге яфраклар) кулланырга өйрәтү. • Көз төсмерләрен (ачык кызыл, алтын, ялкындай кызыл, алсу, чиядәй кызыл һ. б.) рәсем аша җиткерү күнекмәләрен ныгыту. • Табигать күренешләренә игътибар итү, күзәтү, алардагы үзгәрешләрне күрү сәләтен үстерү. «Кайсы агач яфрагы» дидактик уены аша балалар игътибарын шөгыль темасына юнәлтү, табигать предметлары белән сурәтләү мөм-кинлекләрен күрсәтү. Төрле агачларның көзге яфраклары, гуашь, уртача пумала, аскуйма, су, салфетка, А4 форматлы зәңгәр тыгыз кәгазь.
16. Әвәләп ясау: «Тыл-сымлы кошлар».   • Әвәләп ясаганда, кош образын күз алдына китереп, аны тәэсирле итеп чагылдыра белү сәләтен формалаштыру. • Балаларның балчыкны (пластилинны) ике уч белән түгәрәкләп яки туры итеп тәгәрәтү, сузу, җәю, чемет-кәләп кую күнекмәләрен ны-гыту,әвәләп ясалган сынның кытыршы урыннарын тигезләргә өйрәтү. • Төрле эш төрләрен (әвәләп һәм табигый материаллар кулланып ясау) берләштереп барырга өйрәтүне дәвам итү. Иллюстрацияләр карап, әдәби әсәрләрдән өзекләр укып, тылсымлы кош образын тирә-юньдәге кошлар белән чагыштырып анализлау. Эш башкару ысулларын һәм алымнарын аңлата барып, үрнәкләргә анализ ясау. Балчык (пластилин), әвәләп ясау өчен такталар, салфеткалар, кош уенчыгы, сыгылмалы таякчык, үсем-лекләрнең канатлы орлыклары, рәссам И. Я. Билибинның «Иван-царевич һәм Соры бүре» һәм рәссам Н. Кочергинның «Канатлы ат» картиналарының китап иллюстрацияләре.
17. Рәсем ясау: «Сыбызгы үрдәк». • Балаларның нәфасәти кабул итү сәләтләрен үстерү. Халык уенчыклары белән кызыксыну уяту. • Гомумиләштерелгән кош образын рәсемдә сурәтләү осталыгын камилләштерү. • Сыбызгы үрдәк уенчыгын күрсәтеп, балаларның иҗатка омтылышын үстерү. Халык уенчыгы - сыбызгы үрдәкне карау, уенчыкны чын кош белән чагыштырып, гәүдә өлешләренең туры килү-килмә-вен анализлау (башлары, гәүдә һәм койрыклары бар, уенчыкта тәпиләр урынына аскуйма, кау-рыйлары урынына бизәк), сары буяуны тап-тап итеп төшереп, сыбызгы үрдәк рәсемен аңла-тып-күрсәтеп ясау, күкрәген-дәге, башы һәм ян-якларындагы бизәк элементларын һәм аларның урнашуын җентекләп күзәтү. Гуашь, салфеткалар, сулы банка, нечкә пумала, А4 форматлы тыгыз кәгазь, сыбызгы үрдәк уенчыклары һәм рәсемнәре.
18. Кору: «Зоопарк». • Зур булмаган берничә яссыл-ыкны берләштерергә өйрәтү. • Корылманы, кирәкле төзү материаллары сайлап, тагы да зурайту күнекмәсен ныгыту. • Кору, күз белән чамалау сәләтен, пөхтәлекне, ассоциатив фикерләүне үстерү. Балаларга зоопарк территориясенең төрле хайваннар вольерларын берләштерүен, вольер рәшәткәләренең нык булырга тиешлеген төшендерү. Төзелешне терәк баганалар урнаштырудан, ал арны рәшәткәләр белән тоташтырудан башларга кирәклеген аңлатып эшләп күрсәтү. Балаларны зоопарк территориясен төзекләндерү һәм уңайлы итү эшләренә җәлеп итү.   Ьәр бала өчен төзү материалы, киригами техникасы белән әзерләнгән уенчык кыр­гый җәнлекләр, А3 форматлы кәгазь бите, фломастерлар, агач сыннары.
Октябрь. 2 нче атна
19. Рәсем ясау: «Алтын хохлома». • Россия халыкларының мәдәни үзенчәлекләрен саклау максатыннан, бала-ларны декоратив-гамәли сәнгатьнең үсемлек-чәчәк бизәкләре мотивы белән охшаш яңа төре-хохлома бизәкләре белән таныштыру. • Сылап-сылап рәсем тө-шерү (ромашкалар, яфрак-лар), пумала очы белән эшләү (нокталар, дулкын-лы сызык) алымы кулла-нып, балаларны поло-сада бизәк төшерергә өйрәтү. • Нәфасәти кабул итүне, композиция тоемлауны үстерү. Хохлома бизәк төшерелгән эшләнмәләрне алдан ук бергәләп карап кую. Хохлома һөнәре турында сөйләү. Үрнәкләрне (элементлар, төс, композиция) анализлау. Сылап-сылап рәсем төшерү (ромашка, яфраклар), пумала очы белән ясау (нокталар, дулкынлы сызык) алымнарын гамәли күрсәтү. 29x10 см лы кара төстәге кәгазь тасма, сары һәм яшел төстәге гуашь, пумала, аскуйма, сулы банка, салфетка, мамык таякчык.
20. Кисеп ябыштыру: «Песнәкләр».   • Сурәтне өлешләрдән төзергә, агач ботакларын, яфраклар ясап, эшләнмәне ту-лыландырырга өйрәтүне дәвам итү. • Ассоциатив фикерләүне үстерү, кош гәү-дәсе өчен кисеп ясалган өлешләрне дөрес урнаштыру күнекмәсен камилләштерү. • Материаллар белән пөхтә һәм сак эш-ләргә өйрәтү.   Очып баручы кошларны һәм аларның рәсемнәрен күзәтү, койрык ясау өчен симметрияле итеп кисүне аңлатып эшләп күрсәтү, очып баручы кошның канатлары җәелешен, җим чүпләүче яки чыркылдаучы песнәкнең гәүдә өлешләрен ничек кисеп ясауны сөйләшеп хәл итү.   А5 форматлы зәңгәр төстәге кәгазь бите, 6x4 см лы сары турыпочмаклык (гәүдәсе өчен), 6x3 см лы кара турыпочмаклык (койрыгы өчен), 3x3 см лы кара турыпочмаклык (башы өчен), 6x3 см лы зәңгәр турыпочмаклык (канатлары өчен), фломастерлар яки карандашлар, җилем, җилем пумалалары, клеёнка (һәр балага), салфеткалар,пычаклар.
21. Рәсем ясау: Е. Чару- шинның «Бәбкәләре белән Үрдәк» әсере буенча.   • Кошларны төсле таплар ярдәмендә ясарга, аларның үзенчәлекләрен, характер-лы торышларын позаларын рәсем аша җиткерергә өйрәтүне дәвам итү. • Сурәтне кәгазь битен тутырып ясауга, акварель буяуларны алдан бераз юешләп эшләү күнекмә-ләрен ныгыту. • Әдәби әсәрләрдән тәэсирләнүләренә ирешү. Рус язучысы һәм графигы Е. Чарушин әсәрен искә төшереп, әлеге әсәргә, иллюстрацияләр карап, балаларда шөгыль темасына карата кызыксыну уяту, кошлар гәүдәсе төзелеше, очканда, хәрәкәт иткән дәге торышлары турында күзаллау булдыру. Шул арны балалар әйтеп торганда күрсәтү. Акварель буяулар белән ясау өчен А4 форматлы кәгазь бите, уртача һәм нечкә пумала, аскуйма, су, салфетка.
Октябрь. 3 нче атна
22. Рәсем ясау: Е. Чару шинның «Тюпа, Томка һәм саескан» әсәре буенча. • Күмернең сурәтләү мөмкинлекләре һәм аның белән эшләү тәртибен аңлату. • Хайваннарга хас үзенчәлекләрне һәм аларның торышларын рәсем аша җиткерә белергә өйрәтүне дәвам итү. • Әдәби әсәрләргә яңа сурәтләү материалы - күмер белән иллюстрация ясаганда, балаларның образлы күзаллауларын үстерү. Балаларны Е. Чарушинның «Тюпа, Томка һәм саескан» әсәренә үзе ясаган график сурәтләрне аңлауга этәрү, хайваннар гәүдәсе, башы, тәпиләре халәтен карау-өйрәнү, күмер белән эшләү эзлеклелеген (контурны ясап чыгу, штрихлау, күләгәләү) күрсәтү. А4 форматлы кәгазь бите, сурәтләү күмере яки лейкопластырь белән уралган, тотарга уңай формалы гадәти күмер, дымлы салфетка.
23. Әвәләп ясау: «Дымково колыны». • Балаларны рус халык иҗат үрнәге -Дымково уенчыгы белән таныштыруны дәвам итү. Халык һөнәрчеләре хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү. • Балаларны халык иҗаты үрнәкләре (Дымково мотивлары) буенча сыннар әвәләп ясарга өйрәткәндә, эшләүнең катнаш ысулын куллану. • Уенчыкка хас үзенчәлекләрне күрсәтү өчен, әвәләп ясауның мөһим ысулларын (тартып сузу, чеметеп кую, сылау, тигезләү) куллануларына ирешү. Шигырь уку, Дымково уенчыкларын һәм аларның рәсемнәрен карап, охшашлыкларын һәм аермаларын таптыру. Бөтен бер балчык йомарламыннан колынның гәүдәсен һәм аякларын әвәләп ясап күрсәтү, муенын, башын, ялын, койрыгын ничек ясауны ачыклау өчен, сораулар бирү. Балчык, әвәләп ясау такталары, салфеткалар, сулы банка, Дымково уенчыклары.
24. Рәсем ясау: «Дымково колынын бизәү». • Яңа кызыклы юллар табып, Дымково бизәкләре элементларын бергә кушарга өйрәтү. • Балаларның Дымково уенчыклары, би-зәкләре, Дымково уенчык хайваннарын бизәү эзлеклелеге турындагы белемнәрен ныгыту. • Россия халыкларының декоратив сәнгате белән кызыксынуларын арттыру. Балаларның алдан ниятләп эшләүләренә ирешү өчен, уен ситуациясе тудыру, рәсемнәр, таблицалар һәм Дымково уенчыкларын карау. Нәфис сүз, балаларны хуплау, эшчәнлекләрен бәяләү. Гуашь, ак буяу йөгертелгән Дымково сыннары, сулы банка, салфеткалар, рәсемнәр-таблицалар, әзер Дымково уенчыклары.
25. Кәгазьдән кору: «Төремкәй». Балаларны җәнлек фигураларын кәгазьдән бөкләп ясарга өйрәтү, бөкләү этапларын билгеләү, җәнлек сыннарын бердәм сюжетка берләштерү. • Таныш булган җәнлек сыннарының башка вариантларын ясауга этәрү. • Халык авыз иҗаты белән кызыксынуны үстерү. Нәфис сүз, уен алымы, әкият өчен ясалган рәсемнәр аша алдан уйлап эшләүгә этәрү; кәгазьне бөкләү этапларын аңлатып эшләп күрсәтү. Индивидуаль эш, контроль, бәяләү. "Теремкәй" әкияте иллюстрацияләре, ак, көрән, яшел, соры, әфлисун төсләрендәге шакмаклар, җилем, пумала, аскуйма, салфетка, А4 форматлы фон, балавыз бурлар.
Октябрь. 4 нче атна
26. Рәсем ясау: «Өй күренә тәрәзәдән». • Төркем балалары яшәгән урам атамалары белән таныштыру аша балаларда туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү. • Берничә подъезддан, күп санлы тәрәзәләрдән гыйбарәт шәһәр йортларын рәсем аша тасвирларга өйрәнү. • Балаларны, иҗади рәвештә якын килеп, рәсемне тулыландырырга этәрү, күзәтүчәнлекләрен, игътибарларын арттыру. Иң якын балалар бакчасына, йортка экскурсия үткәреп, шөгыль темасына кызыксыну уяту. Йорт төзү эшенең нәрсәдән башлануын, экскурсиядә күргән йортның өлешләрен, үзенчәлекләрен балалар белән искә төшерү. Аңлатып күрсәтә бару. Гуашь, А4 форматлы кәгазь бите, пумала, салфеткалар, сулы банка.
27. Кисеп ябыштыру: «Трамвайда куяннар». • Шәһәр транспортына хас үзенчәлекләрне җиткерә белергә өйрәтү. • Квадрат һәм турыпочмаклык почмакларын түгәрәкләп кисү, тар кәгазь тасмалар кисеп алу күнекмәләрен ныгыту. Балаларның пассажирларны ясаганда иҗади мөстәкыйль-лекләренә ирешү. К. И. Чуковскийның «Тараканище» әсәренә иллюстрацияләрне карау. Форма үзенчәлекләрен, өлешләрен билгеләү, кисеп алу ысулларын, ябыштыру эзлеклелеген искә төшерү. К. И. Чуковскийның «Тараканище» әсәренә иллюстрацияләр, А4 форматлы ачык төстәге кәгазь, 19x5 см лы сары һәм кызыл, 3,5x14 см лы зәңгәрсу төстәге турыпочмаклыклар, җилем пумаласы, клеенкалар, салфеткалар, төсле карандашлар.
28. Рәсем ясау: «Автобус».   • Транспортның төп өлешләре, детальләре формасын, пропорцияләрен, урнашу тәртибен рәсем аша җиткерергә өйрәтү. • Карандашны төрлечә басып, рәсемне пөхтә итеп буяу осталыгын үстерү. • Балаларны яңа автобус маршрутлары, туган шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштыру, ул урыннарны бәяләүләренә ирешү. Балалар бакчасына якын узган юл буена чыгып, транспорт төрләрен күзәтү. Бакчага кайткач, автобус өлешләрен искә төшерү. Күрсәтеп аңлата бару. Төсле карандашлар, балавыз бурлар, А5 форматлы ак төстәге кәгазь бите, автобус рәсемнәре.
Ноябрь. 1 нче атна
29. Рәсем ясау: «Безнең шәһәр урамы». • Балаларда туган шәһәрләренә мәхәббәт тәрбияләү, үзләре яшәгән урам атамалары белән таныштыруны, шул урамнардагы биналарны (балалар бакчасы, мәктәп, кибет һ. б.) искә төшереп әйтүне дәвам итү. • Балаларны вазифаларына бәйле булган корылма үзенчәлекләрен рәсем аша күрсәтергә өйрәтүне дәвам итү. • Сурәтне тулыландыру күнекмәсен ныгыту. Әйләнә-тирә белән таныштыру аша әхлакый күзаллаулар формалаштыру, шөгыль алдыннан экскурсия оештырып, шул турыда сөйләшү, рәсем ясагандагы эзлеклелекне искә төшерү. Индивидуаль ярдәм, тырышлыкларын хуплау, мактау. Төсле карандашлар яки балавыз бурлар, А5 форматлы ак кәгазь бите, якындагы урам биналары фотосу-рәтләре.
30. Әвәләп ясау: «Урман аланында». • Гәүдә өслеге фактурасын сыгылмалы таякчык кулланып җиткерү аша җәнлекләрне катнаш ысул белән әвәләп ясауга өйрәтүне дәвам итү. • Гадәти хәрәкәтләрне күрсәтә торган әвәләп ясау күнекмәләрен шомартуны дәвам итү. • Сюжетлы уен әзерләү ниятләрен үстерү. Педагогик ситуация (уен, сораулар, нәфис сүз, әңгәмә) тудырып, әхлакый күзалау формалаштыру, аңлатып күрсәтә бару. Индивидуаль ярдәм, тырышлыкларын хуплау. «Урман аланы», пластилин, әвәләп ясау такталары, уенчык җәнлекләр, салфетка­лар.
31. Рәсем ясау: «Сабый портреты». • Төсле таплардан кеше гәүдәсен ясарга, аның төзелешен, пропорциялә-рен рәсем аша җиткере-ргә өйрәтү; тән төсен күрсәтү өчен, буяуларны кушу. • Акварель буяулар белән ясау, палитрадан файдала-ну күнекмәләрен ныгыту. • Сурәтләнә торган предмет һәм әзер эшләрне чагыштырып, балаларның үзләре һәм башка балалар ясаган рәсемнәргә бәя бирү күнекмәләрен үстерү. Сурәтләү эзлеклелеген күрсәтүгә этәрүче сораулар бирү, курчакны карау, әңгәмә үткәрү. Индивидуаль ярдәм, балалар хезмәтен хуплау, контроль, эшчәнлеккә бәя бирү. А4 форматлы кәгазь акварель буяулар, ур­тача һәм нечкә пумала, аскуйма, су, салфетка, курчак.
32. Кору: «Йөк машиналары». • Кору ысулларын искә төшерү һәм ныгыту, үрнәкне анализлау, билгеле бер (эзлеклелектә төзү күнекмәсен камилләш-1 терү. • Кубикларны борыслар белән, пластиналарны кирпечләр белән алмаштырырга өйрәтү. • Россия һәм Татарстан территориясендә эшләп чыгарыла торган йөк машиналары (КамАЗ, МАЗ, ГАЗ, КрАЗ) белән таныштырып, горурлык хисләре тәрбияләү. Россия һәм Татарстанда чыгары- лучы йөк машиналары (КамАЗ, МАЗ, ГАЗ, КрАЗ) белән таныштыру аша әхлакый күзаллаулар формалаштыру. Шөгыльгә кадәр якындагы юл буена чыгу, күзаллаулар булдыру өчен әңгәмә оештыру. Кору өчен кирәкле материалларны ачыклау, йөк машиналарын кору эзлеклелеген искә төшерү. Индивидуаль ярдәм, тырышлыкларын хуплау. Һәр балага кору материалы, уенчык йөк машиналары һәм рәсемнәре.
Ноябрь. 2 нче атна
33. Рәсем ясау: «Йөк машинасы». • Йөк автомобиленең төп өлешләре формаларын, детальләрен, пропорцияләрен, ничек урнашуларын рәсем аша җиткерә белергә өйрәтү. • Балаларның, сурәтне үзләре уйлаганча тулыландырып, машина төзү өчен кирәкле материаллар турында күзаллауларын киңәйтү. • Балалардан шәһәрнең (авылның, районның) зур төзелешләренә йөк транспорты маршрутлары сыздырып, туган яклары тормышына үзләренең катнашлары булу хисе тәрбияләү. Йөк автомобиленең төп өлешләрен, детальләрен, пропорцияләрен һәм ничек урнашуларын искә төшерү. Балалар әйтеп торган эзлеклелектә аларны күрсәтә бару. Шәһәрнең (авылның, районның) зур төзелешләренә йөк транспорты маршруты сыздырып һәм шул турыда әңгәмә оештырып, эшкә уен рәвешендә анализ ясау. Гуашь, А4 форматлы кәгазь бите, пумала, салфеткалар, сулы банка, йөк автомобильләре рәсемнәре.
34. Кисеп ябыштыру: «Лалә чәчәкләре чигелгән алъяпкыч». • Алъяпкыч силуэты өстендә татар орнаменты элементларыннан гыйбарәт сурәт урнаштырырга өйрәтү. • Симметрияле формаларны кисү күнекмәсен ныгыту. Татарстан халыкларының этник һәм милли-мәдәни үзенчәлекләрен саклау һәм яклау максатыннан балаларны татар чигеше белән таныштырганда, композиция хисе һәм, нәфасәти кабул итүне үстерү. Иң элек татар чигешләре белән бизәлгән кулъяулыклар, сөлгеләр, яулыклар, мендәр тышлары һәм япмалары, тәрәзә каша галарын һ. б. күрсәтү. Татар халкының кул эшләре турында искә төшереп сөйләшеп алу. Үрнәкләрне (элементлар, төсләр, Композицияләр) анализлау. Симметрияле формаларны кисү һәм бизәктә элементларны чиратлаштыру ысулларын искә төшерү. Алъяпкыч силуэты, кайчы, җилем, пумала, аскуйма, клеёнка, кисүдән калган чүп-чар өчен тартма, әзерләмәләр өчен савыт, салфеткалар.
35. Рәсем ясау: «Купшы күлмәк». • Балаларны сарафан формасын рәсемдә күрсәтергә өйрәтү. • Сарафан итәгенә, изүләренә рус милли бизәге төшереп, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. • Балаларны дежур торучы вазифаларын (шөгыль өчен тәрбияче әзерләгән материалларны таратып чыгу, ахырдан җыеп алу һ. б.) мөстәкыйль төстә һәм җиренә җиткереп башкарырга күнектерү. Биремне уен мизгеле кулланып аңлату. Сарафан рәсемен ничек ясарга кирәклеген һәм ясау тәртибен аңлату һәм күрсәтеп эшләү. Балаларга, алдан күзаллап эшләүләренә ирешү өчен, сораулар бирү. Төсле карандашлар, балавыз акбурлар, А5 форматлы кәгазь бите, төрле фасондагы курчак сарафаны рәсем-нәре.
Ноябрь. 3 нче атна
36. Рәсем ясау: «Әкияти йорт». • Әкияти образга хас үзенчәлекләр белән тулыландырып, бина төзелешен рәсем аша күрсәтә белергә өйрәтү. • Алдан ниятләп куелган эшне ахырына җиткерү зарурлыгын төшендерү. • Әзер образга нәфасәти мөнәсәбәт, аны нәфасәти бәяли белү күнекмәләре булдыру. Әкияти образлар һәм алар яшәгән йортлар турында әңгәмә үткәрү. Йортны төзү эзлеклелеген, аның төп өлешләрен, төзү материаллары үзенчәлекләрен (төс, фактура) рәсемдә чагылдыруны искә төшерү. Акварель буяулар өчен А4 форматлы кәгазь бите, уртача һәм нечкә пумала, аскуйма, су, салфетка, әкиятләргә ясалган иллюстрация-ләр.
37. Әвәләп ясау: «Сертотмас үрдәк». • Җәнлекләрне, кошларны катнаш ысул белән әвәләп ясарга өйрәтүне дәвам итү. • Композиция төзү осталыгын үстерү, предметларның зурлыкларын чамалап ясарга, аскуймага урнаштырырга, хәрәкәтләрен, позаларын эшләнмәдә күрсәтә белергә өйрәтү. • Язучы А. Алишның «Сертотмас үрдәк» әкияте белән таныштырганда, балаларда тапшырылган эшне башкарып чыгу җаваплылыгы тәрбияләү. А. Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен уку һәм аны анализлау аша балаларда тапшырылган эшне башкарып чыгу җаваплылыгы тәрбияләү, шул рәвештә балаларны шөгыль темасына этәрү. Әкияткә ясалган иллюстрацияләрне карап, андагы җәнлек фигураларын ничек әвәләп ясарга кирәклеген хәл итү. Персонажларның хәрәкәтләрен һәм позаларын күрсәтеп, аларны аскуймага урнаштыру ысулларын күрсәтү. Пластилин җыелмасы, 10 см диаметрлы аскуйма, әвәләп ясау өчен такталар, салфет-калар, сыгылмалы таякчыклар, картон-нан киселгән агач фигуралары.
38. Рәсем-коллаж ясау: «Көз белән хушлашу». • Балаларның ел фасыллары (көз) турындагы күзаллауларын баету максатында, рәсем эчтәлеген алдан уйлап куярга өйрәтү. • Балаларның, шөгыльләр барышында һәм көндәлек тормышта алган белемнәре-нә таянып, иҗатка омтылышларын арттыру. • Балалар игътибарын туган якның матурлыгына һәм ел фасыллары алмашынуына юнәлтеп, күзәтүчәнлекләрен һәм нәфасәти кабул итүләрен үстерү. Башка балаларның көз темасына элек әзерләгән эшләрен карап, аларны үз эшләренең эчтәлеген, сюжетын уйларга этәрү. Коллаж-рәсемне төзү алымнарын күрсәтү. Балаларның әзер эшләрен карап, анализ ясап, туган як табигатенең гүзәллеген һәм үзенчәлекләрен күрсәтү. А4 форматлы кәгазь би-те, карандашлар, фломастерлар яки балавыз акбурлар, киптерелгән үсемлекләр, җилем, җилем өчен пумала, салфетка, балаларның көз темасына эшләре, Татарстан районнары авыл хуҗалыгында көзге эшләрнең фотосурә


Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-12-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: