Грамматик биремле диктант.




Туган ягым кышы. Декабрь ае кышны башлап җибәрә. Җиргә ап-ак җәймә җәя. Ул агачларны ак шәлгә төрә. Елгаларны көмеш боз белән каплый.

Кыш бабай тәрәзәләрне дә матур бизәкләр белән бизи. Биек кар таулары өя. Шома шугалаклар ясый.

Кар ява, уңыш ява. Кар күбрәк яуган саен, икмәк тә мулрак була. (48 сүз.)

 

Яңгырау тартыклар астына бер сызык, саңгырау тартыклар астына ике сызык сызырга.

Сүз төзелеше.

Искәртмәле диктант

Кыш. Менә декабрь ае җитте. Декабрь ае кышны башлап җибәрә диләр.

Бүген көн салкын. Күктә соры болытлар йөзә. Җиргә ап-ак кар ява. Урамнарны, агачларны ак шәл каплый. Елгаларны көмеш боз каплаган. Ап-ак кардан тирә-юньгә яктылык, матурлык тарала.

Без кыш килүгә шатланабыз. Биек кар таулары ясарбыз, чана, чаңгы шуарбыз.(47 сүз.)

 

Сайланма диктант

Ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалры булган сүзләрне сайлап язарга.

1) Данлы Идел елгасы үтә алмаслык сазлыклардан башланып китә. 2) Тугайлыкны каплаган әрәмәлектә төрле кошлар сайрый. 3) Безнең авылдашлар быел бәрәңгедән зур уңыш алдылар.4) Марат белән Самат кошларга җимлек куйдылар. 5) Фәйзи бабай умарталыкта умарта кортлары карый. 6) Гәрәй тавыкларны печәнлектән куып төшерде.

 

Иҗади диктант.

1 .Ямьле, җылы, сулы, татлы сыйфатларына мәгънәдәш сыйфатлар табып, җөмләләр төзеп языгыз.

2.Түбәндәге төркемнәргә бишәр мисал өстәп языгыз.

1) Тамырдан гына торган сүзләр: эл, …

2) Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзләр: эл-геч, …

3) Тамыр һәм төрләндергеч кушымчадан торган сүзләр: эл-де, …

4) Тамыр, ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалы сүзләр: эл-геч-тә, …

3. Түбәндәге төркемнәргә бишәр мисал өстәп языгыз.

1) Бер иҗекле тамыр сүзләр: сак, …

2) Ике иҗекле тамыр сүзләр: а-гач, …

3) Өч иҗекле тамыр сүзләр: у-мар-та, …

 

Сузык аваз хәрефләре.

Э, е хәрефләре.

Сүзлек диктанты.

Сүз башында э хәрефенең астына сызарга.

Энҗе, энем, экскурсия, элемтә, теш, бер, эссе, эт, эз, эш.(10 сүз.)

 

Күрмә диктант.

Урамнар бүген сөенгән,

Ап-ак карга киенгән;

Ләйлә, чанасын өстерәп,

Чыгып ките өеннән.

 

(Һади Такташтан.)

Е хәрефләренең астына сызарга.

Искәртмәле диктант.

Кыш көне иде. Көннәр үтә салкынаеп китте. Суык бабай стеналарга китереп суга, шарт-шорт итә. Тышка чыксаң, борынны чеметә.

Кошларның хәле бик нык авырайды. Аларга ашарга табу кыенлашты. (27 сүз.)

 

(Г. Лотфидан.)

 

Э-е хәрефләре кергән сүзләрне сайлап язарга.

Әнисе тапшырган эшләрне Галим тырышып эшли иде. Галимнең күзләре буш чиләккә төште. Ул көянтәгә ике бәләкәй чиләк элде дә чишмәгә китте. Су ташып бетергәч, ашка бәрәңге әрчеп куйды.

Кич белән эштән кайткач әнисе Галимне бу эшләре өчен мактап бетерә алмады. (40 сүз.)

 

(«Салават күпере» журналыннан)

 

Контроль күчереп язу.

Зәңгәр күктә кояш елмая. Җылы җилләр исә башлады. Яз исе аңкый. Гөрләвекләр ага. Ояларда сыерчыклар сайрый.

Ямьле яз килде, күңелле яз килде! (22 сүз.)

 

Сүзлек диктант.

Елга, ел, егет, елмаю, ерак, ефәк, еш, ерык, ерткыч, ертык.(10 сүз)

Эз, элеватор, экватор, электр, элек, эри, элемтә, эшче, энем, энә, эре, эссе, эч, эл, эт, эшләпә. (16 сүз.)

 

Хәтер диктанты.

Көз.

Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

 

Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка.

Торналар да ялга китте,

Җылы якка, көньякка.(22 сүз.)

 

(Кави Нәҗми.)

 

Ө, е хәрефләре.

Сүзлек диктанты.

Өлеш, өрек, өермә, пөхтәлек, төлке, бөре, төтен, бөтен, сөлге, дөрес. 10 сүз.)

 

Искәртмәле диктант.

Яз җитте. Рөстәм белән Гөлсем гөлләр үстерергә уйладылар. Зөхрә туфрак алып килгән. Балалар туфракны савытларга салганнар. Алар гөлләрне шул савытларга утыртканнар. Җәй җитте. Гөлләр матур булып үстеләр. (27 сүз.)

 

Сайланма диктантлар.

ө-е хәрефләре кергән сүзләрне сайлап язарга.

Сүз ясарга өйрәнәбез

Хәреф кушып хәрефкә.

Тапкырларбыз, бүләрбез

Төрле санны дәрестә.

 

Ак кәгазь буйлап үтәр

Безнең тәүге юлыбыз.

Оста эшчеләр итәр

Безне оста кулыбыз.

 

Энә алып кулга без

Киң келәмнәр чигәрбез,

Чыгып иркен кырга без

Бергә иген игәрбез.

 

(Зәки Нуридан.)

 

Контроль күчереп язу.

Туп.

Типтем - очты биеп-биеп,

Суга төште – батмады.

Әни әйтә: - Шуны чөеп,

Тәрәзәне ватма! – ди.

 

Урманда яз. Ак каеннар язга шатлана. Кәүсә буйлап татлы су агыза. Ул суны тукраннар татыды. Күк песнәкләр бал кебек тәмле суны эчтеләр. Алар кунак булды.

Яшел чирәм күренә башлады. (27 сүз.)

 

ө-е хәрефләре.

Сүзлек диктанты.

Өй, өн, төлке, көз, сөлге, өлге, өрәңге, өлеш, өзек, йөрәк, өстәл, мөгез, йөз, көчек, көн, чөгендер, көчле. (17 сүз.)

 

Искәртмәле диктант.

Урманда яз. Әтәч уянды. Ул кунача өстенә менеп басты. Шуннан барлык көченә сузып кычкырып җибәрде. Көтмәгәндә әтәчнең аягы таеп китте. Ул кунача өстеннән егылып төште. (23 сүз)

(Мирсәй Әмир буенча.)

о, ы хәрефләре.

Сүзлек диктанты.

Солы, орлык, тормыш, помидор, йолдыз, орден, поезд, вагон, уңыш, музыка, посылка, чыршы, кош, кыш, очучы, азык, болыт, корт, кояш, борындык, орчык, торма, торна, болын, олы, ком. (26 сүз.)

 

Искәрмә: укытучы 6-8 сүзне сайлап яздыра.

Сайланма диктант.

о-ы хәрефләре кергән сүзләрне сайлап язарга.

Кешеләр пошины кулга ияләштерергә күптән тырышалар. Кострома өлкәсендәге Сумароково авылында поши фермасы бар. Поши – чыдам, салкынга бирешми торган хайван. Пошилар калын карда да, язгы пычракта да җиңел йөриләр. Азыклары – агач кайрысы, нарат, чыршы һәм усак ботаклары. (34 сүз.)

 

(«Салават күпере» журналыннан)

Табышмаклар.

Толыбы өйдә,

Җиңе урамда.

Саклый ул безне

Салкын буранда. (Мич.)

Алгы тәие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка. (Куян.)

Искәртмәле диктантлар

Чыршы бәйрәме. Тиздән чыршы бәйрәме җитә. Без бик матур чыршы сатып алдык. Кич белән чыршыны бизи башладык. Чыршының югары очына йолдыз куйдык. Ботакларына конфетлар, уенчыклар элдек. Куян белән төлкене чыршы төбенә бастырдык. (30 сүз.)

 

Чыршы күркәсе. Чыршы күркәсе урмандагы җәнлекләргә азык булып тора. Көзге запасы беткән арада, тиен дә күркә чемченә башлый. Ул чыршы бөресен дә ашый. Көн бик салкын булса, йомшак койрыгын ябынып, өнендә тик ята. (29 сүз.)

 

Сүзлек: чыршы күркәсе – еловая шишка (русча)

(Гарәфи Хәсәновтан.)

 

Я хәрефе.

Сүзлек диктанты.

Ял, октябрь, яз, яңгыр, куян, яфрак, кыяр, яшь, ярдәм, ямьле, яхшы, як, ялкын, якын, яңа, оя, якты, яулык, яшен, яшел, кояш, ябалак, Ильяс, Галия, Баян, Нурия.

 

Искәрмә. Укытучы 6-8 сүз сайлап яздыра.

Сайланма диктант.

Калын әйтелә торган я(йа) сузыгы кергән сүзләрне – бер баганага, нечкә әйтелә торган я(йә) сузыгы кергән сүзләрне икенче баганага язарга.

1. Менә ямьле яз җитте. Җылы яктан кайткан кошлар оя ясарга керештеләр.2. Балалар хезмәт яраталар. Алар бер-берсенә ярдәм итәләр. 3. Кояш нурлары якты һәм җылы. 4. Санияләргә буяучы килде. Ул стеналарны ак буяу белән буяды. Ишекләр ялтырады. Бүлмә яктырып китте.

 

Фонетик анализ.

Виктория, ябалак, куая, яз.

 

Контроль күчереп язу.

Юлда. Көн аяз. Кояш нурларында карлар җемелди. Төнлә атлар яхшы ял иткән. Без тирә-якны күзәтеп барабыз. Менә безнең чана яныннан гына куян чабып узды. Ул шундук чыршылар арасына кереп яшеренде. (29 сүз.)

 

Ю хәрефе.

Сүзлек диктанты.

Аю, юл, юа, юлчы, юкә, юлдаш, юеш, юка, юрган, юмарт, юаш, югары, кыю, июнь, июль, юан, юк, Каюм, Әюп, Юныс.(20 сүз)

 

Искәрмә. Укытучы 6-8 сүзне сайлап яздыра.

Искәртмәле диктант.

1. Кырга ак юрган ябылган. 2. Юлчылар яңа юллар салалар. 3. Юлда яхшы юлдаш белән бик күңелле. 4. Юл буенда юкә агачлары үсеп утыра. 5. Аю бал ярата. 6. Юныс белән Әюп безнең сыйныфта укыйлар. (29 сүз.)

 

Аңлатмалы диктант.

Аю. Каюм белән Юлдаш урманга киттеләр. Урманда аю яши. Балалар юлның икенче ягында аю күрделәр. Аю юкә агачлары арасына кереп югалды. (20 сүз.)

 

Фонетик анализ.

Юл, Әюп, каюта, юрган, кыю.

 

Күрмә диктант.

Юкә. Җәй. Безнең бакчада юкә агачы үсә. Юкә агачы ак чәчәк ата. Чәчәкләр хуш ис тарата. Бал кортлары чәчәкләрдән бал җыя. Юкә балы бик тәмле һәм файдалы. (26 сүз.)

 

Е хәрефе.

Сүзлек диктанты.

Ел, елга,елан, ефәк, ерак, егерме, егет, каен, уен, пенал, тиен, кое, аптека, көе, сыер, ферма, сыерчык, оек, кием, уенчык, нефть, куе, сыек, еш.(24 сүз)

 

Искәрмә. Укытучы 6-8 сүзне сайлап яздыра.

Искәртмәле диктант.

Игелекле бала.

Олы юл чатында таякка таянган бер бабай тора. Юлның икенче ягына чыгу аңа бик читен. Шулвакыт укучылар күренә. Аларның берсе бабай янына килә дә аңа юлны аркылы чыгарга булыша. Бу бала ярдәмчел булып үскән. Аңа бабай рәхмәт әйтә. (37 сүз.)

 

Аңлатмалы диктант.

Каен. Каен агачы бик матур. Аның ак кәүсәсе ерактан ук күренә. Каенның бөресе дә бик файдалы. Аны җыеп аптекага тапшыралар. Аптекада каен бөресеннән дару ясыйлар. (24 сүз.)

 

Контроль күчереп язу.

Сыерчык. Тәрәзә каршында юкә агачы үсә. Анда сыерчык оясы куелган. Ул ояга ел саен сыерчыклар очып кайта. Алар быел да кайтырлар. Сыерчыклар, мамык җыеп, оя ясарлар, бала чыгарырлар. (27 сүз.)

 

Контроль диктант.

Көз. Әле генә ямьле җәй иде. Урманда кошлар җыры гөрли иде. Бөдрә чәчле каеннар җилфердәп тора иде.

Хәзер дөнья тынып калды. Көз килде. Ул каен яфракларын Сары буяуга манып китте. Җил сары яфракларны җиргә койды. Каен ялангач калды. Кошлар ерак илләргә китеп баралар. (42 сүз.)

 

Файдалы яшелчәләр. Яшелчәләр витаминнарга бай. Шуңа күрә яшелчә бик файдалы азык. Яшелчә ашаган кеше сәламәт була.

Безнең бакчада кишер, бәрәңге үсә. Яшелчәләрне яхшылап юып ашарга кирәк. (27 сүз.)

 

(«Салават күпере» журналынннан)

 

Тартык аваз хәрефләре.

Й хәрефе.

Сүзлек диктанты.

Йозак, йөзә, көймә, йокы, йолдыз, йөри, йомырка, йорт, йомры, төймә, йон, йөзек, укый, өй, сөйли, йөрәк, бәйрәм, коймак, каймак, йөгерә, ашый, йөз, уйный, йөзем, йөгән, йом, йомшак, йомгак, кайта. (30 сүз.)

Искәрмә. Укытучы 6-8 сүзне сайлап яздыра.

Искәртмәле диктант.

Безнең гаилә. Без гаиләдә бик тату яшибез. Әткәй фермада атлар карый. Әни бозау карый. Бабай йорт хайваннарын ашата. Безнең әби өй эшләрен карый. Абый урман саклый. Апа алтынчы сыйныфта укый. Мин икенче сыйныфка йөрим. Без, мәтәптән кайткач, әби белән бабайга булышабыз. (39 сүз.)

 

(«Салават күпере» журналыннан)

 

Сайланма диктант.

Й хәрефе кергән сүзләрне сайлап язарга.

Әйбәт түгел мактану,

Кайчагында чак калам.

Ә бу юлы чын-чынлап

Мактанмыйча мактанам.

 

(Мөдәрис Әгъләмов.)

 

Табышмак.

Минем белән уйныйлар,

Кулларыннан куймыйлар,

Иркәлиләр, сөяләр,

Йокла, балам, дияләр,

Үсә төшкәч балалар

Мине онытып калалар.

 

( Курчак.)

Күрмә диктант.

Төнлә йөри – ятмый,

Суга чума – батмый,

Акмый, йөзми, тик тормый,

Тик торса да тоттырмый.

 

(Суга төшкән ай шәүләсе).

 

Контроль диктантлар.

Җанварлар. Кыргый җанварлар кышны төрлечә уздыра. Аю кыш буе йоклый. Бүреләр аю өне янына якын да килеп карамыйлар. Алар аю уяныр дип курка. Тиен җәй көне азыкны күп итеп әзерли. Кышын ул шул азык белән туена. (35 сүз.)

 

Йомран. Йомран – кызык җәнлек. Җәй һәм көз буе кимерә, май җыя. Кыш җитә башласа, күзләрен йокы баса. Ул оясына тыйтаклый. Кышын йоклап үткәрә. Өнен каплый. Йокыга тала. (28 сүз.)

 

В хәрефе.

Сүзлек диктант.

Авыл, аваз, авыз, ванна, вышка, витамин, Вәли, Вәсимә, Вилдан, Сәвия, Вафа, ватан, вертолёт, трамвай, завод, велосипед, винт, виктория, виноград, тепловоз, вагон, кавын, тавык, вәгъдә, ваза, савыт, һава, гыйнвар, февраль, диван, квас, август, вокзал, тавыш, вафля, гөрләвек, звонок, конверт, повар, давыл. (45 сүз.)

 

Искәрмә. Укытучы үзе кирәк дип тапкан 6-8 сүзне яздыра.

Үз-үзеңне тикшерү диктанты.

Сәгать. Сәгать секунд саен тавыш бирә. Вакытны белү өчен, кешеләр сәгатькә карыйлар. Сәгать трамвай, автобус, тепловоз, автомобиль, велосипедларның нинди тизлек белән йөрүләрен күрсәтә. (22 сүз.)

 

Сайланма диктант.

В хәрефе кергән сүзләрне генә сайлап иҗекләргә бүлеп язарга.

Авылда. Җәйге каникуллар башланды. Равил белән Вәсимә авылга дәү әниләренә кунакка килде. Дәү әниләре аларны шатланып каршы алды. Балалар авылда Вилдан һәм Сәвия белән дуслаштылар. Вилдан белән Сәвия яңа дусларына авыллары турында сөйләделәр. Равил һәм Вәсимә аларның сөйләвен рәхәтләнеп тыңладылар. (39 сүз.)

 

(«Салават күпере» журналыннан)

Контроль күчереп язу.

Башкала. Казан – Татарстанның башкаласы. Казан шәһәрендә миллионнан артык кеше яши. Анда метро ачылды. Казан урамнарында автобуслар, трамвайлар, троллейбуслар йөри. Казан бик зур һәм матур шәһәр. Казанда заводлар күп. (27 сүз.)

 

К, г хәрефләре.

Сүзлек диктант.

Гөл, карлыган, елга, гөмбә, кыяр, суган, сарык, туган, күл, бәрәңге, чөгендер, күгәрчен, иген, газета, кул, яңгыр, аяк, егерме, герой, колак, каш, укучы, укытучы, каләм, төлке, кәҗә, саескан, кара, агач, карт, егет, керпе, кеше, кием, китап, кишер, кояш. кыш, сыерчык, кыз, көз, көймә. (42 сүз.)

 

Искәрмә. Укытучы 6-8 сүзне сайлап яздыра.

 

Сайланма диктант.

Җилләр.

Җилләр, җилләр, исегез,

Болытларны кисегез!

Зәңгәр диңгез өстендә

Ак дулкыннар ишегез!

 

Алтын бодай кырларын

Тибрәндереп үтегез!

Боз тауларын куарга

Төньякларга китегез.

 

(Муса Җәлил.)

К, г хәрефләре кергән сүзләрне сайлап язарга.

Аңлатмалы диктант.

1. Газизә гөлләргә су сибә. 2. Көчле яңгыр ява башлады. 3. Без бакчада кишер, чөгендер һәм бәрәңге утырттык. 4. Галия белән Илгизәр урманга гөмбәгә баралар. 5. Гомәр күгәрченнәргә җим салды. 6. Гаяз абый газетадан шигырь укый. 7. Гөлия өчпочмак пешерә.

 

Сайланма диктант.

К, г авазлары калын укыла торган сүзләрне – бер баганага, нечкә укыла торган сүзләрне икенче баганага сайлап язырга.

 

Куянкай.

 

Әй, куян,куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

 

Ике колагы

Озынкай гына,

Аягы җиңел –

Мамыккай гына.

 

Койрыгы тора

Өрпелеп кенә,

Мыегы тора

Бөркелеп кенә.

 

Борыны кечкенә,

Бөгелгән генә,

Ирене дә ярык,

Бүленгән генә.

 

Күзләре чалыш,

Түгәрәк кенә,

Ул йөри, йөри

Чүгәләп кенә.

 

(Нәкый Исәнбәт.)

Искәртмәле диктант.

Урман тургае.

Урман тургае туган ягына иртә кайта. Кыш калын тунын салырга өлгерми,тургай инде чишмәдәй челтери башлый.

Җәйге төндә урман тургаен агач башында күрә алмассың. Ул зәңгәр күктән табигатьне мактап җырлар. (32 сүз.)

 

(Гарәфи Хәсәновтан.)

 

Икенче җөмләдәге өтер һәм кызыл юл искәртелә.

К, г хәрефләре кергән сүзләрнең астына сызарга.

М, н, ң хәрефләре.

Сүзлек диктант.

Бәрәңге, уңыш, мең, тун, сеңелем, энем, өрәңге, яңгыр, җиңел, күңелле, караңгы, таң, чаңгы, зәңгәр, шиңә, иң, уң, киң, туңа, яңа, аңа, җиңү.

 

Искәртмәле диктантлар.

Җәйге яңгыр. Яңгыр туктамады. Күк ачылды. Тагын кояш чыкты. Балалар урамга ташландылар. Яңгыр суларында уйнарга тотындылар. Үләннәр, чәчәкләр, яфраклар җанланды. Яңгыр тамчылары, кояш нурларында, ялтырап уйнадылар. (24 сүз.)

 

1. Ул әнисенә һәрвакыт булыша. 2. Хәзер көннең иң кыска вакыты. 3. Тирә - юньгә сыек томан таралган. 4. Алар уңнан сулга таба борылдылар. 5. Ул аны тиз аңлап алды. 6. Нәсим белән Нәсимә бертуганнар. 7. Бу каләмне очы үткен.

Күрмә диктант.

Борын аваз хәрефләренең асларына сызарга.

Туган авыл.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән. (23 сүз.)

 

(Габдулла Тукай.)

Аңлатмалы диктант.

Куян.

Кышка ерак калмады. Куян кыска һәм соры йонын койган. Аңа озын йон үсә башлаган.Ул аякларына ак итек кигән кебек күренә.

Үзәк өзгеч суык һәм ачлык килә. Ерткыч җәнлекләр тынычлык бирмиләр. Куянны йөгерек аяклары коткара. (35 сүз.)

 

(Гарәфи.Хәсәновтан.)

Контроль диктант.

Кышкы урман.

Урман кайбер хайваннарны салкыннан саклый. Аюны көздән үк караңгы өненә кертә. Куянны ак көрт эченә яшерә. Көртлекләр тирән кар эченә чумалар. Ә ач бүрене урман кызганмый. Ул төн буе чаба. Үзенә азык эзли. (33 сүз.)

(Гарәфи Хәсәнов буенча.)

Сүзлек: көртлек – тетерев, тетёрка (русча)

Сүздә бертөрле ике тартыкның янәшә килүе.

Сүзлек диктант.

Группа, эссе, пассажир, ванна, класс, Чалы, аккош, Саттар, касса, Габбас. (10 сүз.)

 

Искәртмәле диктант.

Әбиләргә кунакка.

Безнең әбиләр Чаллыда яши. Мин Габбас белән әбиләргә кунакка барам. Мулланур абый безне озата бара. Менә касса. Мулланур абый кассадан билет алды. Самолётка утырыр вакыт җитте. Пассажирлар урыннарына кереп утырдылар.

Самолёт күккә күтәрелде һәм безне Чаллыга алып китте. (38 сүз.)

 

Сайланма диктант.

Бертөрле ике тартык янәшә килгән сүзләрне сайлап язарга.

Кырмыскалар илендә.

Ни булганын күреп кайттым,

Сөйләп бирим үзеңә:

Карт имәннең төбендә,

Кырмыскалар өндә.

 

Эшкә киткән эшчәннәр

Йөгерешеп кайттылар.

Этеш-төртеш булмасын дип,

Бер чиратка бастылар.

 

Берәм-берәм һәммәсе

Кереп китте ишектән.

Аһ, наян, берсе генә

Кереп китте тишектән.

 

(Бикә Рәхимова.)

 

Яз килә.

Яз җитте. Озын төннәр, салкыннар, бураннар үтте. Урманнар уянды. Яшел үләннәр күренде. Беренче сулар акты. Җылы яклардан кошлар кайтты. (19 сүз.)

 

Күрмә диктант.

Чәчәкләр ае.

Июнь – чәчәкләр ае. Яшел хәтфә үләннәр берсенән – берсе

матурырак чәчәкләргә төренә. Урман итәкләрендә, аланнарда энҗе чәчәк чәчәккә бөреләнгән. Аннан хуш ис аңкый. Бакчалар ап-ак чәчәккә күмелгән. Эссе көннәрдә яшенле яңгырлар явып үтә. (31 сүз.)

 

Искәрмә. Бөреләнгән сүзе тактага языла.

Нечкәлек (ь), калынлык (ъ) һәм аеру билгеләре.

Сүзлек диктанты.

Ямьле, Мәрьям, сәгать, дөнья, альбом, алъяпкыч, вәъдә, лагерь, шигырь, шагыйрь, Ильяс, ятьмә, сәнгать, Сәгъди, яшь, яшьлек, кәгазь.

 

Искәрмә. Укытучы сайлап 6-8 сүз яздыра.

Искәртмле диктант.

Көз.

Һава саф. Басуларда тынычлык урнашты. Табигатьнең матур чагы. Ямьле сентябрь ае җитте. Коры һәм җылы көннәр башланды. Алмагачлар мул уңыш вәгъдә итә. Тиздән сары яфраклар җирне алтынга маныр. (28 сүз.)

 

Кем? Нәрсә? Сорауларына җавап булып килгән сүзләр.

(Предмет исемнәре.)



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2017-07-25 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: