Идиятуллина Маргарита Александровна,




Мөслимдәге гимназиянең югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

Хөрмәтле әти-әниләр! Бүгенге очрашуыбызны уен-күнегү белән башлыйк. Күзләрегезне йомып, кулларыгызны алга сузыгыз. Сезнең учыгызда – нәни кошчык. Ул әлегә көчкә генә хәлсез аякларында басып тора. Кошчык, аңа кагылган саен, сезнең кулларыгыз җылысына ныграк елыша. Ә кечкенә йөрәге ничек еш-еш тибә! Учыбыздагы кошчыгыбызны онытмыйча, вакытында назыбызны бирә алсак, кошчыгыбыз аякларында ныклап баса башлар, канатлары да ныгыр. Беркөнне учыгыздагы бу кошчык очып та китәр. Нинди кош булыр ул? Башка кошлар белән бергә, күңелле итеп сайрап, кешеләрне шатландырырмы, әллә үзе ялгызы гына агачта моңаеп утырырмы? Нинди кош булуы, әлбәттә, бездән – миннән һәм сездән торачак.

Хөрмәтле әти-әниләр, сүзебез сезгә бик тә кадерле булган газиз балагызны тәрбяләү турында баруын аңладыгыз. Мин башлангыч сыйныф укучысын ярдәмгә, назга мохтаҗ нәни кошчыкка тиңлим. Хәзерге вакытта минем учымда 17 кошчык. Һәрберсенә тигез игътибар, тигез наз кирәк. Мин сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ. Сез мине аңлыйсыз. Сезнең миңа карата булган ышанычыгызны, хөрмәтегезне мин сезнең балагыз аша күрәм. Сез минем тәҗрибәле укытучы, әни буларак биргән киңәшләремне, баланы тәрбияләүдә әһәмиятле булуын аңлап, беркайчан да битараф калмыйча, игътибар белән тыңлыйсыз. Бергәләп тырышуыбыз нәтиҗәсендә ирешкән уңышларыбыз турында үземнең фикеремне уртаклашасым, мине аңлавыгыз өчен сезгә рәхмәт әйтәсем килә.

Ата-аналарның белем һәм тәрбия процессында турыдан туры катнашуы – хәзерге Федераль дәүләт белем бирү стандартларының төп таләпләренең берсе. Бала, әти-әни һәм укытучы бергә тырышканда гына, белем һәм тәрбия бирү процессында зур уңышларга ирешеп була. 2 ел вакыт эчендә зур уңышларга ирешкәнбез икән, бу безнең сезнең белән уртак тырышлык нәтиҗәсе. Бүген мин сезнең алда, балагыз II сыйныфны тәмамлаган көннәрдә, шундый нәтиҗә ясыйм. Сез генә түгел, сезнең әти-әниләрегез, ягъни балагызның әби-бабасы да оныгының якты киләчәге өчен борчылуын, тырышуын аңлыйм мин.

Бүген без сезнең белән Җиңү көнен билгеләп үтәргә санаулы гына көннәр калган вакытта очрашабыз. Бөек Ватан сугышы ветераны кызы буларак миңа бик тә якын, бик тә кадерле булган «Җиңү өчен рәхмәт бабама» проектын уңышлы башкаруда зур ярдәмегезне тоям. Бүген мин сезнең алда, шушы проектны яклап, бергәләп эшләгән эшләребезнең нәтиҗәлелеге турында сөенеп чыгыш ясыйм. Үзегезнең шәхси үрнәгегез аша балагызда ветераннарга карата хөрмәт тәрбияли алуыгыз үткәрелгән һәр чарады ачык чагыла. Әтиемә сугыштагы батырлыгы өчен бирелгән медальләрне балаларыгызның нәни куллары белән кат-кат тотып, һәр медальнең ни өчен бирелүе белән кызыксынуларыннан күзләремә яшьләр килде. Ирексездән «Их, шушы вакытта сугыш ветераны, гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, бик тә тыйнак булган әтием оныкчыгы укый торган хәзерге классым алдында да елмаеп басып торса иде, аның акыллы киңәшләрен ишетсәләр иде» дигән уйлар килеп китте. Бу вакытта, минем уйларымны сизгәндәй, укучыларым да бераз моңсуланып алдылар. Оныгым Сабина классташлары алдында «Бабам белән горурланам» исемле проект эшен дә шушы көнне яклады. Айлар буе сезнең балаларыгыз, үзегез белән бергәләп эшләгән проектларын яклап, бабаларының батырлыклары турында классташларына горурланып сөйләделәр. Балагызның, кечкенә булуына карамастан, сугыш афәтен аңлавы, сугыш ветераннарына карата ихтирамлы булмавы, битараф калмавы – сезнең шәхси үрнәгегез дип аңлыйм. Кечкенә булуларына карамастан, балаларыгызның сугышта катнашкан бабалары истәлегенә «Үлемсез полк»та катнашырга теләк белдерүләренә күңел сөенә. Менә алар бик тиздән, кечкенә куллары белән бабаларының зур портретларын горурланып тотып, Җиңү парадында катнашырлар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап гимназиябездә үткәрелгән «70 сыерчык оясы» акциясендә дә, әтиләребезнең тырышлыгы белән, иң күп, бөтен таләпләренә туры китереп сыерчык оясы ясаган класс та безнең класс булды. Балагызга шәхси үрнәк күрсәтеп, өлкәннәргә карата үзегезнең ихтирамлы булуыгызга әби-бабайлар өчен «Олыласаң олыны, олылырлар үзеңне» исемле чараны үткәргән вакытта тагын бер кат инандым. Бигрәк тә әтиләрнең зур ярдәмен тойдым. Татарстанның төрле җирләреннән баласының кадерле әбисен, бабасын барып алып, аларны җитәкләп класска алып кергән һәр әти кешенең елмаюлы йөзе бүген дә күз алдымда. Безнең класс әтиләренең 100% ата-аналар җыелышларына йөрүләре дә аларның баласы язмышы өчен бик җаваплы булуын күрсәтә. «Әтиләрне мәктәпкә китертеп булмый» дигән сүзләр безнең класс әтиләре адресына әйтелми. Хәзерге заман белем бирү стандартлары таләбен аңлап, тәрбия чараларында гына түгел, ә бала белән әти-әни өчен өйгә бирелгән иҗади эшләрне, бигрәк тә эзләнүләр таләп иткән проект эшләрен, бергәләп һәм теләп башкаруыгыз балага зур өметләр баглавыгыз, аны камилләштерүгә омтылуыгызны күрсәтә. Баланың дәрестән тыш эшчәнлеген дөрес итеп оештыруда булышып, бүген сез аның нәтиҗәсен күрәсез: һәр бала суда балыктай оста итеп йөзәргә өйрәнгән. 4-5 дәрес парта арасында утырганнан соң, йөзүнең бала сәламәтлеге өчен нинди файдалы булуын яхшы аңлыйсыздыр. Балагызның, II сыйныфта гына укуына карамастан, зона йөзү ярышларында катнашып, алдынгы урыннар алып кайтуында да сезнең тырышлыгыгыз бик зур икәнен аңлыйм.

Хөрмәтле әти–әниләр! Мин сезнең балаларыгыз, сезнең үзегез белән чиксез горурланам. Баланы камилләштерү, аңа киләчәктә үз урынын табуда булышу өчен, без сезнең белән, заман таләп иткәнчә, бергә атлыйбыз, тырышабыз. Шулай эшләгәндә генә, безнең кошчыгыбыз ныгыр. Көннәрдән беркөнне кошчыгыбыз кошка әверелеп очып китәр һәм, һичшиксез, үз урынын табар, тирә-якны ямьләндереп, безне сөендереп сайрап торыр. Мин моңа ышанам, чөнки сез, хөрмәтле әти-әниләр, кулыгызда – уч төбегездә – кошчык барлыгын онытмыйча, бөтен игътибарыгызны аңа биреп, аның өчен яшисез. Киләчәгегез якты булсын өчен, учыгыздагы кошчыкка вакытында наз, игътибар кирәклеген беркайчан да онытмагыз. Сезнең һәрберегез, хөрмәтле әти-әниләр, якты киләчәккә лаек.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-07-08 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: