- Сөмбел, син дә аңла, минем сине беркая да җибәрәсем килми. Минем хакка, әниләр хакына, зинһар, ашыкма, - дип, Байрас аның кулын кысты. Матур зәңгәр күзләрдә яшь ялтырады, ул күзләрдә әллә нинди чаткылар уйнады, тагын нидер әйтергә теләгән иде, күз яшьләрен күрсәтүдән оялып сикереп торды да бакчадан чыгып китте.
«Бәлки, Байрас хаклыдыр, әткәй белән әнкәйнең ни гаебе бар, алар Сөмбелне үз балалары кебек якын күрәләр. Терелергә кирәк, бала әзрәк үссен, аннары күз күрер».
Больницадан кайтканына бер ай булды. Гөлфия апа, бар эшен ташлап, аларны карый, ә ул елап йөри. Тиздән печән дә башланачак. «Үземне кулга алырга кирәк, ашка таш белән атмыйлар, яшәргә кирәк. Җитәр сырхау бозау кебек йөрергә»,- дигән уйлар белән Сөмбел, үз-үзенә ышанып, торып басты. Чәй эчәргә чакырырга дип кергән Әлфисне кочаклап үпте, елмайды. Ул кинәт йокысыннан уянган кешегә охшап калды. Җиң сызганып, дөнья көтәргә, өйдә булышырга тотынды, ләкин Булат белән бер бүлмәдә ялгыз калмаска, аның белән очрашмаска тырышты. Азамат күзгә күренеп үсте, елмаеп алдаштыра башлады, өйдәгеләр аны кулларыннан да төшермәде. Сөмбел ашарга пешерде, өй җыештырды. Гөлфия апа килененең үзгәрүенә сөенеп туймады.
Җиләк вакыты да җитте. Шәүкәт абзый көн дә эзләп кәләпүшенә җиләк җыеп кайта. Сөмбел дә кызыгып:
- Әни, мин дә Әлфис белән җиләккәбарыйм әле? - дигәч, Гөлфия апа:
- Тик озак йөрмәгез, бала имезәсеңбар бит, - дип, каршы килмәде.
Алар башта берни тапмый озак йөрделәр, йөри торгач, бер чокырга - җиләклекнең уртасына килеп чыктылар. Икесенең дә сөенече эчләренә сыймады, дөньяларын онытып җиләк җыйдылар. Алар, чиләкләрен тутырып, шатлана-шатлана кайтырга чыкканда, көн кичкә авышкан иде. Болай да авыр чиләк бара-бара тагын да авырайды. Шәүкәт абый аларны күреп: «И балалар, кем яшь бала калдырып, шулай озак йөри инде?» - дип ачуланмакчы иде, килене кулындагы тулы чиләкне күргәч:
- Килен, нишләвең бу? Сиңа авыркүтәрергә ярамый, кайдан җыеп бетердегез мондый эре җиләкләрне? – дипелмайды.
- Авыз итеп кара әле, әткәй, шундыйтәмле.
- Иртәгә җиләк бөккәне пешерербез,әйеме, апа? - диде Әлфис.
- Пешерербез, солтаным.
- Ә мин иң эре җиләкне Азаматка каптырам.
- Әнкәй ачуланамы, бала еладымыикән? Әткәй, иртәгә безне бала беләнҗиләклеккә китерә алмассыңмы? Безҗиләк җыйганда, Азамат коляскасындаятар иде, - диде Сөмбел шатлыклы тавыш белән.
Шәүкәт килененә карап сокланды. Сөмбел рәтләнә башлады, тәненә әзрәк ит тә кунды, бит очлары да алсуланды. Кымыз эчерергә кирәк, дип, күңеленә салып куйды.
-Әйе, килен, Ахунның тирә-як болыннары җиләк-җимешкә бай. ҖиләккәОчлытау, Акбиек тауларына барыргакирәк, ә менә чия Майор яланнарындамул була. Кызыл көртмәле белән каракөртмәле Акчалы тавында, йә урыс урманында шәп уңа. Алла бирса, алыпбарырмын. Көзен гөмбә дә җыярбыз.
Алар кайтып кергәндә, Булат ишегалдында бала күтәреп йөри иде. Ул:
-Бала елатып, бу вакытка кадәр каяйөрисең? - дип ачуланып, Сөмбелгә карады.
-Ярар, ярар, бала елый-елый үсә ул,- дип, кайнатасы киленен яклап каршытөште. - Хәзер тәмләп ашар, әнә, Әлфисҗиләк ашатам, ди.
Сөмбел кулларын юып килде дә күтәрелеп карамыйча гына Булат кулыннан баланы алды.
- Улым, еладыңмы, ашыйсың килдеме?
- Әйдә, апа, теге зур җиләкне каптырыйк.
- Кит, теләсә нәрсә ашатма, кечкенәбит әле ул, - дип, Булат Әлфисне ачуланды.
Бала, әнисенең тавышын таныпмы, тагын елый башлады. Сыер савып чыккан Гөлфия апа:
-И балам, ник озакладыгыз? Синкиткәч бик каты елады, тамагы да ачкандыр, тизрәк имез инде, - диде.
Сөмбел, кеше күзеннән ераграк булыйм дип, бала имезергә бакчага кереп утырды. Бала имине эләктереп алды да комсызланып суыра да башлады. Бу дөньяда кемгәдер кирәк булуыңны аңлау күңелгә рәхәтлек бирә. Менә бит ул чын тормыш!
-Ачка үлә язганмы? - диде Булат.
Үз уйларына батып утырганга, Сөмбел аның янына килеп басуын сизми дә калган.
-Кит, карап торма, - диде ул, күкрәгенкулы белән капларга тырышып.
-Сөмбел, ник син миннән качасың?Минем дә аның ашаганын, ими имгәненкүрәсем килә бит. Ә син мине күрүгәкачарга гына торасың.
Ашап туймаган бала имине эзләп кычкырып елап җибәрде.
- Сөмбел, ашат, туймады бит, никяшердең инде?
- Син киткәч ашатырмын, - дип җавап бирде Сөмбел коры гына.
Сөмбел киреләнгән, аны кире каккан саен, Булат, үзе дә сизмәстән, аңа ныграк тартылды, улын сагынып, атна саен кайтты. Ике ай буе Фәридә белән күрешкәне юк, бары хат аша гына хәбәрләшәләр. Соңгы вакытта еш кына Байрашың күз карашы Сөмбелгә төбәлгәнен сизде. Энесенең әллә теге вакытта әйткән сүзләре хак булды микән? Булмас, аңа кызлар беткәнме, дип үзен тынычландырырга тырышты. Беркөнне әтисе:
- Хатының мунчага китте. Йөрмә монда мүкләк сыер кебек, хатының янынабар, әзрәк ир була бел, - дип ачуланды.
- Кертми ул, - дип куйды Булат, атасыннан оялып.
- Ә син икенче юлы биген алып ат!Әй, улым, бигрәк пешмәгәнсең, Байрас булса, бүрәнәсен сүтеп кереп утырган булыр иде.
Икенче атнада Булат, чынлап та, кайту белән мунчаның биген алып атты. Сөмбел, гадәттә, мунчага иң соңыннан, өйдәге эшләр беткәч кенә керә. Булат ул кичне түземсезлек белән көтте, киткәнен күрми калмыйм дип, мунча ишеген күзәтте. Ул Сөмбелнең җиңел генә янына кертмәсен яхшы аңлый, ни әйтәсен дә белә, ләкин ниндидер көч акылын томалады, күңеле Сөмбелгә тартылды. Ни булса, шул булыр дип, Сөмбел китеп бераз вакыт узгач, карак кеше сыман як-ягына карана-карана, мунчага кереп китте.
-Әй, кем бар? Монда мин, - дипкычкырды Сөмбел. Үзе арты белән борылып басты, тәнен ни белән капларгабелмичә, күзенә беренче күренгән зурсөлгене эләктереп алды.
- Курыкма, бу мин.
- Нишлисең монда, чыгып кит!
Булат Сөмбелнең сүзләрен ишетмәде. Каршысында басып торучы кечкенә сылу гәүдә, иңнәренә таралган куе кара чәчләр, нечкә бил аның зиһенен томалады. Ул сукыр кеше кебек кулларын алга сузды, Сөмбелнең иңенә кагылуга, кинәт сискәнеп куйды. Аның хатынын анадан тума килеш беренче тапкыр күрүе. Үзенә көчләп хатын итеп тагылган Сөмбел ут яктысында шундый гүзәл иде. Ул аны акрын гына күкрәгенә кысты, үзен-үзе белештермичә, шашып-шашып үбә башлады. Сөмбелне әкренләп үзенә таба борды, ул сөлгесен кысып тоткан, күзләрен йомган килеш:
-Булат, кирәкми, калдыр мине, - диппышылдады, ләкин үзе кумады, этмәде.
-Сөмбел, без бит никахлы, Сөмбел,ничек сагынганмын мин сине, зинһар,кума, китә алмыйм, - дип пышылдадыБулат. Ул инде үз-үзенә хуҗа түгел иде,онытылып, Сөмбелнең һәрбер ноктасынкайнар иреннәре белән шашып үбәбашлады. Сөмбел үзендә аңа каршыторырлык көч тапмады, бары дер-деркалтырады, тәненең Булат кагылган һәрҗире әйтеп бетергесез рәхәтлек уята,күңелне өтеп-өтеп ала иде. Аның зуркуллары астында яшь хатынның тәнекамырга әйләнде. Булат аның йомшаккүкрәкләрен, әллә кай җирләрен иркәли-сыйпый идәнгә тезләнде, Сөмбел кысыптоткан сөлгене дә тартып төшерде.Сөмбел аһ итте, куллары белән кайсыҗирен капларга белмичә калды. Булатбермәл күзен ачып, аның гәүдәсенә,күкрәкләренә сокланып карап торды.Күзләре әкренләп өстән аска төште. Шулчак кендектән аска чаклы сузылган кызыл-шәмәхә яра аны сискәндереп,
айнытып җибәргәндәй булды, яраны әкрен генә бармаклары белән сыйпады да аягына торып басты.
- Кичер мине, Сөмбел, - дип, аның күзләренә карады. - Курыкма, мин сиңа кагылмыйм, - дип, иреннәре белән шәмәхә ярага йомшак кына тиеп алды да, исерек кеше кебек чайкала-чайкала, мунчадан чыгып китте. Ишек ничек ачылса, шулай тавышсыз гына ябылды.
Сөмбел баскан урыныннан да кузгала алмады, кайнар күз яшьләре күкрәкләренә тамды. Аның җанын әллә оялу, әллә гарьләнү биләп алды. Ул аны элеккечә иркәли, үбә, башын югалта, ләкин «яратам» дими. Ничек аңларга соң моны? Мәңге онытмасын, газапланып яшәсен, ди микән? Сөмбел мунчада ялгызы бик озак елады.
Берсе мунчада, икенчесе бакчада...
Булат, мунчадан чыккач, карт алмагач төбенә килеп утырды, аның бу мизгелдә аю булып үкерәсе, бүре булып улыйсыкилде, йөрәге күкрәгенә сыймады. «Нишләдем мин?» - дип, үзен ачуланды. Әллә язмышка буйсынып, «Сөмбел, барысын да оныт, әйдә, ир белән хатын булып бергә яшик» дияргәме? Юк, Сөмбел беркайчан онытмаячак та, кичермәячәк тә. Аның яралары зур, тирән, Булат салган яралар... Кирегә юл юктыр шул. Ә аның хыялы, мәхәббәте, яшь каендай сылу Фәридәсе кемнәргә калыр? Фәридәне кемнеңдер хатыны итеп күзалдына китерү дә коточкыч тоелды. Юк, ул Фәридәсен беркемгә бирмәячәк! Ул күпме төннәр озын буйлы сылуы белән култыклашып, башкаларны көнләштереп, урамда йөрүләр турында хыялланды. Әйе, аның чибәр хатынына күпме күзләр көнләшеп караячак. Фәридәнең бер карашы җитә, ул аның колына әйләнә дә куя. Сөмбел белән, улы белән нишләргә соң? Сөмбелгә бераз гына якынлашса да үз-үзенә хуҗа булудан туктый, башы белән упкынга чума. Менә хәзер дә тынычлана алмый утыра, елыйсы килә.
Мескен карт алмагач, ничә ай инде аның калын ботаклары астында ике яшь йөрәк кайнар күз яшьләре түгә. Әгәр теле булса, Булатка киңәш биреп: «Бәхетеңне ерактан эзләмә, бәхетен яныңда. Өеңә кер дә хатының белән балаңны кочаклап ят. Беренче хатын Ходайдан, икенчесе...» - дияр иде. Юк шул аның теле...
Сөмбел бүлмәсендә ут янды, ачык тәрәзәдән бала елаган тавыш ишетелде. Булат өйгә кермәде, тәрәзә янына килеп, читтән генә Сөмбелнең көйли-көйли бала имезгәнен күзәтте.
* * *
Печән өсте җитте. Бөтен кеше печәндә, Булат та ял алып кайтты. Сөмбел белән Әлфис өйдә калды. Тавык чүпләсә дә бетми торган йорт эше Сөмбелгә өелде, ул хәленнән килгәнчә эшне җиренә җиткереп эшләргә тырышты. Байрасның ай буе кайтканы юк, аны кайсыдыр авылга көзге урып-җыюга җибәргәннәр, ахры. Кыяр-помидор, алмалар өлгерә башлады. Сөмбел көне буе бакчада мәшкилә, улы шунда бишегендә ята. Кайнатасының бакчада бишек көйләве бик яхшы булды. Музыка астында Сөмбел бакчада ашын да пешерде, керен дә юды. Бакча Сөмбелгә аның өчен генә ясалган оҗмах почмагы кебек тоелды. Ул утырткан чәчәкләр, бигрәк тә койма буендагы дәлияләр эре-эре чәчәк атты. Печәнчеләргә кичке ашны бакчада әзерли, күңелләрен күрә, кич белән гөрләшеп чәй эчәләр. Аның бакчасына күршеләре дә кереп чәй эчәргә ярата. Гөлфия апа килене булуга сөенеп бетә алмады: печәннән арып кайтуга, аш пешкән, мунча ягылган, сыер савылган, бар да тәртиптә. Кайтып ашап-эчәләр, туйганчы оныкларын сөяләр дә ятып йоклыйлар. Гөлфия апаның үз гомерендә беренче тапкыр шулай рәхәтләнеп печән эшләве иде. Кечкенә генә Сөмбел барысына да ничек өлгерәдер, ашларны да бик тәмле әзерли. Барысы яхшы кебек, ләкин шулай да аларны билгесезлек борчыганы сизелә. Булат белән Сөмбел сөйләшми, бергә йокламыйлар. Иртән йокыдан торгач, Гөлфия апа өметләнеп, Сөмбел янындагы урынга карый. Юк шул, Булат урынында Әлфис, Әлфис урынында Булат ята. Ник яшьләр үзара уртак тел таба алмый?
-Әллә ялгыштыкмы икән, атасы, көчләп яраттырып булмый бит, бәлки Сөмбелне алып кайтасы да калмагандыр,- дип, аптырап сорап куйды беркөннеиреннән Гөлфия апа.
- Нәрсә, кире илтеп куярга кушасыңмы?
- Юк инде, аптыраганнан гына әйтәм.
- Нәрсә югалтканыңны аңлар өченюгалтып карарга кирәк, ди, шунысыннанкуркам. Сөмбел кебек бар яктан килгән хатын ялгыз калмас. Менә әйткән идеңдиярсең, киләчәктә бик чибәр хатын булачак ул. Булат кына соңлап аңламагае. Беләсеңме, анасы, минем бер нәрсәгә шигем бар, күптән әйтмәкче идем дә, тик сез хатын-кызлар икенче төрле аңлавыгыз бар.
- Әйт инде, сузма.
- Миңа калса, безнең Байрас Сөмбелгә гашыйк, мин моны күптән сизеп йөрим инде. Ул кайтса, Сөмбелнең һәр адымын күзәтә, берәр хәл булса, һәрвакыт аның янында. Сизгән булсаң, Байрас бик үзгәрде, элекке җилбәзәк түгел инде, җитдиләнеп китте. Менә шуларны уйлыйм да һич очына чыга алмыйм.
- Кит инде, атасы, абыйсына көндәшбула алмас бит.
- Ярый, анасы, ашыкмыйк әле, берҗае чыгар. Әгәр Байрас Сөмбелне аламдисә, мин аптырамам, каршы да килмәм.Син дә яхшылап уйла, минем оныгымны кемнеңдер баласы итеп күрәсем килми.
Тыштан тыныч күренсәләр дә, менә шундый борчу-өметләр эчендә яшиләр алар.
Август урталарында печәнне бетерделәр. Беркөнне Шәүкәт абый кичке аш вакытында:
-Иртәгә кибән куябыз, Әлфисне даүзебез белән алабыз. Ат белән чүмәләтарттырыр. Сөмбел бер көн генә солтансыз торып торыр инде, - диде.
Иртән барысы да печән өяргә киттеләр, Сөмбел бала белән өйдә үзе генә калды. Иртәнге якта кибән куясы урынга чүмәлә тарттырдылар. Гөлфия апа:
-Печән өя башлаганчы, әйдәгез, ашап алыйк,- дип, кыр табыны әзерләде.
Әлфис атта гына йөрсә дә арыган иде, әнисенең сүзен ишетүгә, табын янына сузылып та ятты. Аның янына Булат килеп утырды.
- Арыдыңмы әллә? Шулай ул, әле сиңа эләккәне юк, безне синең кебек чактакөн дә иртә таңнан уятып, печәнгә алыпбаралар иде. Ә син йокың туйганчы,җиңгәң куенында йоклыйсың.
- Йокласа соң, мин бит бала карыйм.
- Әлфис улым, җитәр апаң белән йокларга, мин сиңа анда кермә дип, ничәәйттем инде. Менә өйләнгәч, үз хатының белән йокларсың. Бераз оят кирәк,бер ел бит инде, кияү егете кебек улбүлмәдән чыкмыйсың да, абыең урыныикәнен беләсең бит, - диде әтисе.
- Апа бит үзе, минем янга ят, ди. Безхәзер Азаматны да уртага салып йоклатабыз!
-Улым, син зур бит инде. Менә минәниең белән ятам, абыең да Азаматныңәнисе белән ятарга тиеш. Ул бит аныңхатыны, - дип, Шәүкәт абый төпчегенәаңлатырга тырышты.
-Ул аның хатыны түгел, - диде Әлфис киреләнеп.
Әнисе улының сүзләреннән аптырап калды.
-Ни сөйлисең, улым? Кем әйтте?
-Апа әйтте, бер апага, - диде малайборынын тартып.
- Нинди апага?
- Апа сөйләргә кушмады.
Әтисе дә тәлинкәдән башын күтәреп, кырыс тавыш белән:
- Әлфис, нинди апа? - дип кызыксынды.
- Апа әйтергә кушмады.
- Апаңа берни дә әйтмәбез, сөйлә!
Барысы да ашларын онытып, бу чыбыксыз радиодан тагын ни ишетербез икән дип, Әлфискә төбәлделәр. Әтисе:
- Йә? - диде басым ясап.
- Өченчекөн безгә, Булат абыйнысорап, бер апа керде. Сөмбел апа: «Улпечәндә», - диде. Теге апа: «Булатминем апамның кызына өйләнәм дипйөри икән. Монда килсәм, аны өйләнгән,баласы бар, диләр. Әгәр алдап йөрсә,бездән яхшылык көтмәсен», - диде.
Улының сүзләрен ишеткәч, әтисе торып ук утырды:
- Алай... килеп җиттек. Апаң нәрсәдиде?
- «Юк, сезгә дөрес әйтмәгәннәр, ялгышканнар, энесе өйләнде. Мин энесенең хатыны булам», - диде апа.
- Тагын ни булды? - диде әтисе, кызарып.
- Теге апа китеп барды, ә апа бикнык елады, Азамат та кушылып елады.Әти, апа сөйләргә кушмаган иде, белсә,мине ачуланачак.
Булат ашамады, каядыр агачлар арасына кереп китте. Табын янындагыларның да тамагына азык үтмәде. Эшнең рәте китте, көннең яме бетте. Бер-берсенө карамый-эндәшми, кибән өйделәр. Олыларның башында бер генә уй: «Аларкайтканчы, Сөмбел бала белән чыгып югалмагае». Тик бу хакта бер-берсенә кычкырып әйтергә курыктылар.
Капка төбенә йөк машинасы килеп туктаганда, Сөмбел кичке аш өлгертеп йөри иде. Машина тавышын ишетеп, ихата уртасына йөгереп чыкты.
- Байрас, ай буена югалып, кайдайөрдең?
- Исәнме, Сөмбел, - дип, Байрасаңа якын ук килеп басты. Ул кояштакаралган, чәчләре үскән. Үзе тузангабатып беткән булса да, шундый чибәр,сөйкемле иде.
- Әйдә бакчага, бала берүзе, - дип,Сөмбел аның кулыннан тартып бакчагаалып керде. - Әйдә, сөйлә, кая югалдың?Кил, менә монда утыр, хәзер аш өлгертәм. Әткәйләр дә кайтып җитәр, аларбүген кибән куя, - дип сөйләнә-сөйләнә, күбәләк кебек очып кына йөрде.
- Мин бит сезнең авылда эшлим, сездә торам, әниең сиңа күп итеп сәлам әйтергә кушты. Без аның белән печәндә эшлибез, төнлә печән алып кайтабыз, шуңа озак кайта алмадым.
Сөмбелнең кулыннан чүмече төшеп китте, ул сөенеченнән Байрасның каршысына килеп басуын сизми дә калды.
- Синме, бездәме, әнигә булыштыңмы? Байрас җаным, нинди әйбәт кеше син! Сөйлә, авылда ниләр бар? Әни безне сагынамы? Сөйлә инде.
- Сагына, Сөмбел. Әниеңнең берүзеңәгенә бик авыр. Быел бөтен ларын бодайбелән тутырдым, печәнне дә җитәрлекташыдык, әле тагын алып кайтасы бар.
Сөмбел аның һәр сөйләгән сүзен йотып барды, шатлыгы эченә сыймады.
Байрас әсәрләнеп аны күзәтте, аның озак кайтмавының төп сәбәбе - Сөмбелне ничек тә онытырга тырышу иде. Ә менә хәзер күрде дә аны ничек сагынуын аңлады. Их, бер генә кочаклап үбәсе иде, ник аннары әтисе диварга терәп атмасын шунда, бер генә тапкыр... Сөмбелнең шат йөзе, балаларча самими сөенүе аның күңеленә ниндидер татлы рәхәтлек бирә иде.
- Әйдә, сал майкаңны, юып эләм.
Менә монда кояшта җылынган су бар, үзең дә юын. Мунча өлгермәде шул әле, юынып чыккан булыр идең.
- Син салып торсаң, юынам, - дидеБайрас елмаеп.
- Салып торам, Байрас, менә мондаүләнгә иел.
Ул, чиләк белән җылы су алып килеп, Байрасны юындырды.
- Чәчләрең шундый үскән, бу эсседәничек йөрисең,- дип, Сөмбел аның куечәч арасына бармакларын батырып, субелән чайкады.
- Кызларга шулай ошый, - диде улкөлеп.
-И-и, син пеләш килеш тә матурсыңдыр инде. Безнең авыл кызларын гынатүгел, әбиләрен дә үзеңә гашыйк итепбетергәнсеңдер. Мин аларны жәллим,син берәү, ә алар күбәү, - дип, Сөмбелматур итеп челтерәтеп көлде. Байрасның җилкәсенә зур сөлге китереп япты.- Син бит әле Азаматны күрмәдең. Әйдә, күрсәтәм, ул әткәйгә охшап бара,сезнең якка тарткан.
Алар алмагачка эленгән бишек янына килеп бастылар. Үз уенчыклары белән уйнап яткан бала әнисен күреп елмаеп җибәрде, битләре матур итеп чокырайды. Ул күзгә күренеп үскән, тыпырчынып көлә, ыгу-ыгу килеп үз янына чакыра. Искиткеч матур бала.
-Кара әле, улым, кем кайткан? Байрас абыйсы кайткан бит. Син, улым,тыныч кына ятып тор. Мин абыйныашатыйм да аннары сине ашатырмын,яме, улым.
Сөмбел өстәлгә яңа пешеп чыккан токмачлы аш, сөт өсте китереп куйды.
- Аша, син бит эш кешесе, - дип,Байрас каршына килеп утырды.
- Сөмбел, сезнең хәлләр ничек соң,абый белән борчак пешәме?
- Юк, Байрас, без аның белән чит кешеләр. Мин сиңа бер вакыйга сөйлим, әтиләргә әйтмә, — дип, өченчекөн булган хәлне сөйләп бирде. - Синең хатының дигәнгә ачуланма инде, телемә беренче ни килде, шуны әйттем. МинБулатка каршы килә алмыйм, өйләнсен,ул кыз минем шикелле җүләр түгелдер, акыллы, чибәрдер. Бала дип, бөтенебез бәхетсез була алмыйбыз бит инде.
Сөмбел үзенең уйлары белән каядыр еракка китте. Аннары сүзен дәвам итте:
- Өйләнсен, бәхетле булсын. Ул яхшы кеше, мине яратмаган өчен генә начар дия алмыйм. Нишлисең бит, бөтен кеше дә үз тиңен таба алмый, чын мәхәббәт ул меңгә бер генә була, диләр. Мин, күрәсең, шул меңнәр арасына кермәгәнмендер.
Байрас Сөмбелдән күзен аера алмады. Хисләремне әйтергәме дип уйлаган иде, иртәрәктер дип, уйларыннан кире кайтты.
- Байрас, бәлки син безне алып кайтыпкитәрсең, әнигә үзем аңлатырмын. Аңлар әле, кешедә була торган хәл. Көзҗитә бит, Булат та үзенә урын тапмый.Без монда киртә генә булып торабыз.
- Сөмбел, мин сезне хәзер алып китәалмыйм. Йөк машинасында бала куркыр. Соңрак, эш беткәч, җиңел машинабелән үзем илтеп куярмын, әзрәк түзинде, - дип, аңа моңсу бер караш беләнтекәлде дә авыр сулап: - Эх, Сөмбел,син киткәч, бу бакчада бик күңелсезбулыр бит, - диде.
-Курыкма, башкалар аны тагын даныграк ямьләр. Ишеттеңме бу җырны:
Чәчкәләрнең нигә кирәге бар,
Өзеп бирер кешең булмаса...
- Ә син аларны миңа бир, Сөмбел.
- Миңа алай итеп карама. Байрас, синсоңга калдың, ә мин ашыктым, минемчәчкәләр сулдылар. Сулган чәчкәләркемгә кирәк?
Ул арада:
- Апа, без кайттык, - дип, Әлфиснеңкычкырган тавышы ишетелде. Йөгерепкилеп, абыйсын кочаклап алды.
- Машинаңны ал, атны кертергә кирәк. Болай озак кайда йөрдең? Абыем,Азаматны күрдеңме әле, матур бит,үскәнме? - дип, абыйсына авыз ачаргада ирек бирмичә, бер-бер артлы сорауяудырды. - Әйдә, машинаңны ал, миндә утырам сиңа.