Теплицадагы помидорлар...




Гел помидор турында.

Иң, иң...

Помидорның тәме, консистенциясе һәм башка сыйфатлары аның төсе һәм зурлыгына бәйле.

Биф помидорлар – иң эреһәм итчел помидорлар. Аларда шикәр, бета-каротин күп. Тәмлелеге һәм орлыкларынын аз булуы белән аерылып торалар. Кызыл бифлардан сок, томат пастасы, лечо ясарга, ә сары һәм алсупомидорларны өзеп алуга куллану файдалы.

Черри помидорлар бик вак (40г), ләкин баллы. Бер куакта 200 ләп помидор өлгерә. Мондый помидорларны балалар бик ярата. Ул гарнирлар өчен һәм консервлау өчен кулай.

Биколор помидорлар үзләренең төсләре белән аерылып торалар.Бер помидорда ике яки берничә төс булырга мөмкин. Алар бик баллы, аларда кислоталар юк. Алар эре һәм итләч булалар, араларында уртача зурлыктагылары һәм черри лар да очрый.

Төс һәм тәм буенча...

Күптән түгел генә әле помидор сорт һәм гибридларының төрле төстәгеләре (кара, шәмәһә,яшел,буйлы-буйлы) күренә башлады. Моңа кайберәүләр ГМОтүгел микән дип, шикләнеп карыйлар. Ә чынлыкта, бу помидорлар культуралы сортларны кыргый төрләре белән кушылдырудан килеп чыкканнар. Алар кызыл, сары помидорлар шикелле үк файдалы.

Кызыл помидорлар - бу “классик жанр.” Үзенең кызыл төсе белән ул ликопинга бурычлы. Ликопин йөрәк-кан тамырлары, күзләр һәм онкологик авыруларга профилактика чарасы буларак файдалы.

Алсу помидорлар кызылларга караганда баллырак, файдалырак, чөнки аларда күп төрле микроэлементлар, В группасы витаминнары күп. Иммунитетны күтәрү, баш миенең кан әйләнешен яхшырту, онкологик авыруларны булдырмау өчен алсу төстәге помидорларны күбрәк ашарга кирәк.

Сары помидорлар составында С витамины, альфа һәм бета каротин күп. Даими рэвештә сары помидорлар куллансаң, күз курүе яхшыра, артрит, ашказаны, сулыш органнарында ялкынсынуларны киметә.

Кара помидорлар да антоцианнар бик күп. Аларның иң әһәмиятле ягы- йөрәк кан тамырларына һәм ир-ат организмына файдасы. Шулай ук алар иң көчле афродизианнардан санала.

Шәмәһә помидорлар төсе аларда булган фенол һәм антоцианнарга бәйле. Бу матдәләр йорәк мускулларын ныгыталар, инсульт килеп чыгуын киметәләр, хәрәкәт координациясен яхшырталар, олы кешеләрдә хәтерне ныгыталар.

Яшел помидорлар аллергиклар өчен бик файдалы. Ликопин һәм антоцианга аллергиясе булган кешеләр яшел помидорларны курыкмыйча ашый алалар.

Орлыклар сатып алганда нәрсәләр белергә кирәк...

Үзегезгә ошаган орлыкны сатып алганда, орлык пакетындагы барлык информацияне укыгыз. Сорт яки гибридның аңлатмасында “детерминант”,”индетерминант”,”штамблы” терминнары очрый. Болар нәрсәне аңлата соң?

“Детерминант ” помидорлар кыска булып үсәләр, 4-6 ботактан соң үсүләрен туктаталар.Теплицада да ачык грунтта да яхшы үсәләр.Бәйләргә кирәк.

Индетерминант” помидорлар һәрвакыт биек булып үсә. Аларның чәчәк ботаклары (кистьлары) 9-12 нче яфрактан сон барлыкка килә, шуңа күрә аларны җәй буена берничә тапкыр бәйләп, берничә ботакка гына формалаштырырга кирәк.

“Штамблы” помидорлар кыска буйлы, юан сабаклы булалар.Аларны бәйләргә кирәкми. Мондый сорт һәм гибридларнын помидорлары ваграк була.

Уңыш кайчан өлгерә соң?

Иртә өлгерүче помидорлар (тишелеп чыгудан өлгеругә кадәр100 көн) авыруларга һәм түбән температураларга бирешмәве һәм тиз өлгерүе белән аерылып торалар. Ләкин помидорлар тиз бозыла, шуңа күрә, җыюга кулланырга кирәк.

Уртача өлгерүче помидорлар ның өлгеру вакыты-120 көн. Алар иртә өлгеручеләрдән тагы да баллырак, тәмлерәк булулары белән аерылып торалар.Алар озаграк саклана һәм юлны яхшы кичерә (траспортабельный).

Соң өлгерүче помидорлар ны күбрәк теплицаларда үстерәләр. Алар 120 көннән дә озаграк үсәләр. Авыруларга һәм начар һава шартларына бирешмәүләре белән аерылып торалар.Алар озак саклана.

Сортмы яки гибридмы?

Элек сортлы томатлар тәмлерәк һәм хуш ислерәк дигән фикер яши иде, ләкин соңгы елларда ситуация үзгәрде.Гибридларның да бик тәмлеләре,югары сыйфатлылары (превосходным вкусом и нежной мякотью) барлыкка килде. Шулай булса да сорт белән гибрид арасында аермалар бар.

Беренче буын гибридлары F1 ике яки берничә сортны кушылдырудан килеп чыга. Бу гибридлар югары уңыш бирәләр, салкыннарга, авыруларга бирешмиләр. Ләкин бу гибридлардан орлык алырга ярамый, чөнки алардан үскән үсемлекләрдә анадан алган узлекләр сакланмый.Уңыш түбәнәя.

Ә менә сортлардан орлыклар алырга була. Ләкин алар авыруларга, салкыннарга бирешүчән булалар. Уңышлары да гибридларга караганда әзрәк була.

Орлык упаковкасын тикшерәбез:

-Фирма турында белешмәләр(исеме, почта адресы, телефон№, электрон почтаe- mail);

Орлыкның милли стандартка туры килүе- Россия буенча бу ГОСТ32592-2013;

Авырлыгы граммнарда яки упаковкада орлык саны (штукларда);

Партия №;

Куллану срогы (срок годности);

Сорт яки гибрид турында белешмә: орлык сыйфаты, чәчү вакыты, грунтка күчерү, уңышын җыюһәм үстерү буенча рекомендацияләр.

Үсенте өчен туфрак:

Үсенте үстерү өчен бакча туфрагы гына алу дөрес түгел. Туфрак катнашмасы әзерләргә яки кибеттән әзер грунт сатып алырга кирәк. Аның берничә варианты бар, ләкин мин бакча туфрагы: черемә: ком (2:2:1) катнашмасын кулланам. Үсенте туфрагына беркайчан да тирес, яфраклар һәм башка органик калдыклар салырга ярамый. Алар таркалу барышында җылы бүлеп чыгаралар, ә бу яшь тамырлар өчен зарарлы.

Туфракны зарарсызландыру да бик кирәкле процедура. Туфрак катнашмасы инфекция чыганагы булмасын өчен, зарарсызландыруның иң гади ысулы- алсу төстәге марганцовка эремәсе яки фунгицидларданМаксим, Фуфанон, биофунгицидлардан Фитоспорин-М сибү файдалы.

Чәчәр алдыннан орлыкларны нәрсә белән эшкәртергә:

Помидорларда күп төрле чирләр орлык белән килә. Орлыкларны зарарсызландыру өчен дә, туфракны зарарсызландыру өчен куллана торган ысуллар яхшы. Бу - алсу төстәге марганцовка эремәсе яки фунгицидларданМаксим, Фуфанон, биофунгицидлардан Фитоспорин-М. Орлыкларны марля яки чүпрәккә төреп, 15-20 минутка югарыда эйтелгән эремәләрдә тоту җитә. Аннары чиста суда юарга кирәк.Чәчү алдыннан орлыкларны үсеш стимуляторлары-Эпин-Экстра, Энерген,иммуноцитофит эремәләрендә тотарга була. Ә халык ысулларыннан бал (200мл суга 1 бал кашыгы бал салып, 5-6 сәгать тотарга), алоэ согы (алоэ яфракларын 2 атна суыткычта тотып аннары согын сыгып, су белән 1:1 кушып, 1 тәүлек тотарга), көл эремәсе(1 чәй кашыгы көлне 200мл суга салып 1 тәулек төнәтеп, сөзеп 5-6 сәгать тотарга), кар суы (карны яки бозны бүлмә температурасына кадәр эретеп, 20 сәгать тотарга) кулланырга була.

Көчле үсенте үстерүнең 10 секреты:

1. Дезинфекция.Үсенте өчен орлыкларны, туфракны гына түгел, үсентеләр өчен ящикларны да дезинфекцияләргә кирәк;

2. Дорес тирәнлеккә чәчү. Орлыкны дымлы туфракка 1 см тирәнлеккә чәчәргә кирәк.Орлык тирән күмелсә- чери, өстә калса- кибә.

3. Дөрес сайланган савытлар. 2 төрле савыт әзерләргә: Берсе- дренаж өчен тишекле ящиклар. Икенчесе- пикировкадан соң күчерү өчен кимендә 0,5 л лы стаканнар

4. Орлыкларны дымлы чүпрәккә төреп, 3-5 көн җылы урында тотканнан соң чәчсәң, алар тизрәк тишелә.

5. Оптималь температура. Чәчкәч тә ящикларны капларга, җылы урынга куярга. Тишелеп чыга башлагач, өстен ачып,15-17* Слы урынга урнаштырырга.

6. Дымлылык 70% булырга тиеш. Әгәр дымлылык аз булса пульверизатордан су бөркергә кирәк.

7. Тишелеп чыккач та, үсентеләргә 2-4 көн су сибәргә кирәкми.Аннары атнага бер тапкыр иртә белән җылы су сибәсе. Туфрак кипсә, ешрак сибәргә.

8. Пикировканы вакытында үткәрергә. Ике чын яфрак чыккач, тирән итеп күмеп(семядоляга кадәр) утыртырга. Аерым савытларга утыртсаң яхшы, чөнки помидор куены яратмый.

9. Регуляр тукландырулар.3 тапкыр үткәрсәң яхшы.1) Пикировкадан соң 10 көн үткәч, (10 л суга 8-12г аммиак селитрасы +40г суперфосфат+ 10гкалий сульфаты);2) тагы 2 атна үткәч (10л суга 15г селитра+70г суперфосфат+20г калий сульфаты);3) Грунтка күчерергә 10-15 көн кала (10 л суга 10 г селитра+ 40 г суперфосфат+60 г калий сульфаты).

10. Иммунитетны ныгыту.Һәр атна саен 1л суга 1 стакан сөт сыворотка яки сөт салып сипсәң, помидор авыруларга бирешми.

Помидор үсентеләре нигә сурая?

Моның берничә сәбәбе бар:

-Югары температура (28*С тан югары);

-Түбән температура (18*Стан түбән);

-Куп су сибү;

- Яктылык җитмәү.

Үсенте нормаль үссен өчен помидор үскән саен аскы берничә яфракны өзәргә кирәк, шулай эшләгәндә үсемлеккә яктылык күбрәк төшә. Температура режимын һәрвакыт карап торырга, суны туфрак кипкәндә генә сибәргә һәм өстәмә яктылык өчен фитолампалар куярга кирәк.

Помидорны грунтка күчерү...

Күчереп утырту вакытында үсемлек стресс кичермәсен өчен берничә киңәш:

1. Чыныктыру.Башта әзрәк вакытка, аннары вакытны арттыра барып ачык һавада үсентеләрне чыныктырырга кирәк. Су сибүне киметергә.

2. Күчерер алдыннан 1 көн кала Эпин яки Энерген сипсәң яхшы.

3. Күчерү өчен чокырлар иркен булсын. Чокырга кимендә 1л су һәм 1-2 кашык көл салсаң була.

4. Аерым стаканнардагы помидорларны зыян китермичә генә алып утыртырга.Үсенте озынаеп киткән очракта, чокырга сузып салып утырту кулай.

5. Тутәлләргә помидорларны шахмат тәртибендә утыртырга, шулай эшләгәндә яктылык күбрәк төшә.

6. Һәрбер күчергән помидорга су сибеп, казыклар кагып, бәйләп куярга кирәк.

Теплицадагы помидорлар...

Теплицада туфракны көздән үк әзерләп калдырырга кирәк. Моның өчен туфракның өске катламы алынып, яңа туфрак белән алмаштырыла. Яз көне теплицаны тәртипкә китерергә, юарга, түтәлләр ясарга кирәк. Былтыр кыяр үскән җиргә органик ашлама кертмәсәң дә була. Ашлама күп булса, помидор яфракка гына котыра, чәчәге аз була. Помидор теплицада үссә дә, аны салкыннардан сакларга кирәк. Температура 30*С тан арту да һәлакәткә китерә, чәчәкләр серкәләнә алмый. Бу вакытта форточкаларны ачып куярга, үтәли җил ясарга кирәк. Югары дымлылык та файдалы түгел, фитофтора һәм башка гөмбә авырулары таралырга мөмкин. Теплицада помидорның аскы яфракларын даими кисеп торырга кирәк шулай эшләгәндә яктылык та күбәк төшәр, җиргә тиеп торган яфраклардан чирләр дә килмәс.Файдалы матдәләр җимешләргә күбрәк килеп, тизрәк өлгерергә ярдәм итәр. Суны да яфракка тидермичә генә сибәргә кирәк. Су сипкәннән соң, төбен йомшартсаң яхшы. Помидор төбен йомшартканны бик ярата.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: