Исламов Рифкать Миргаяз улы.




Губаев Марат Сагтдин улы

 

Губаев Марат Сагтдин улы 1958 елның 12 февралендә, Свердловск шәһәре егете Губаев Сагтдин Фән улы һәм Әюпова Мәсүнә Мәкки кызларының беренче уллары булып Янтуган авылында дөньяга килә. 1964-1967 елларда белемне Янтуагн башлангыч мәктәбендәала. 1967-1973 елларда Сүлте сигезьеллык мәктәбендә һәр көн барып фән нигезләрен үзләштерә. 1973- 1975 елларда Дөмәй урта мәктәбендә укый һәм аттестат алып тәмамлый. 1975-1976 елларда төзелештә төрле эш башкаручы булып эшли. Яхшы әзерләнеп 1976 елда Башкортостан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. Институтны 1981 елда “инженер – механик” дипломын алып тәмамлый. Авыл хуҗалыгы министырлыгы юлламасы белән Нуриман районы Павловка СПТУ – 30га укытучы итеп җибәрелә. Анда аерым предметлар укытучысы булып эшли. 1983-1986 елларда Илеш районы Югары Яркәйдә урнашкан СПТУ – 10га шул ук фәннәрне укытучы итеп күчерелеп хезмәт сала. 1986-1988 елларда Дюртөйле районы Йосып мәктәбендә тракторлар буенча белем бирүче-укытучы итеп күчерелеп эшли. 1988 елда Сүлте урта мәктәбенә кайтып, тарих фәнен һәм тракторлар әзерләүче укытучы итеп билгеләнә. 1994 елда Башкорт дәүләт педагогия университетының тәбигать-география факулҗтетына читтән торып укырга керә, аны 1998 елда уңышлы тәмамлый. 2003-2004 елларда Сүлте урта мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли. 2004 елда бу мәктәпнең директоры итеп үрләтелә. Әлеге көндә бу вазыйфаны уңышлы үтәп килә.

 

 

Латыпова Гөлчәчәк Гарифьян кызы.

Латыпова Гөлчәчәк Гарифьян кызы 1961 елның 1 январенда Әбҗәлил районы Мәхмүт авылында хөрмәтле кешеләр Гарифьян Ирмехәмәт улы һәм Гайнимал Нургали кызы Насыровлар гаиләсендә көтеп алган кызлары булып дөньяга килә. Башлангыч белемне Мәхмүт авылы мәктәбендә ала. Анда укыганда ук үзендә укытучы булу теләген тоя. 1971-1976 елларда Әбдел

Сигезъеллык мәктәбендә белем ала. Укытучы булу теләге аны Сибай башкорт педучилищесына алып килә. Ул анда 1976-1980 елларда тырышып укып укытучыһөнәре өчен кирәк булган барлык уңай сыйфатларны үзләштерә. 1980 елда педучилищены уңышлы тәмамлап, мәгәриф министры юлламасы белән, Әбҗәлилдән еракка ук урнашкан Илеш районы Янтуган башлангыч мәктәбенә эшкә килеп урнаша. Укытучы исеме белән иң кәдерле җылы һәм шатлыклы тойгылар бәйле. Безнең һәрберебезгә ул йөрәгенең бер өлешен, күңел байлыгын, белемен, тормыш тәҗрибәсен биргән, аны аңлый белергә өйрәткән укытучы Латыпова Гөлчәчәк нәкъ әундыйлардан булып чыга. Янтуган башлангыч мәктәбендә эшләгән елларында Гөлчәчәк Гарифьян кызы авылның рухи үзәгенә әверелә дисәң дә була. Бер генә бәйрәмдә, мәдәни чарада,өмәләрдә аннан башка үтми. Авылдашлары аңа зур ышаныч күрсәтеп, аны даими рәвештә Сүлте авыл Советына депутат итеп сайлыйлар.

Гөлчәчәк Гарифьян кызы авылның уңган егете Латыпов Зәбир Зиннур улы белән чәчләрен чәчкә бәйлиләр, яратышып өйләнешәләр. Гаиләдә 3 бала, ике кыз һәм бер кл үстерәләр. Әйткәндәй, ике кызыда әнисе юлын сайлыйлар, укыталар. Уллары Булат - шофер-тракторист, электросварщик һөнәрләре алып эш башкара.

1995 елда Янтуган авылында яңа соцкомплекс сафка бастырылды. Гөлчәчәк Гарифьян кызы укучылары, аларның ата-аналары белән бергәләп, җиң сызганып мәктәпне ямьләү-бизәү, территориясен төзекләндерү эшен башкардылар. Гомүмән, Янтуагн башлангыч мәктәбе күп еллар инде район мәктәпләре арасында уку елына әзерлек буенча призлы урыннарны алып килә.

1996 елда Гөлчәчәк Гарифьян кызы Башкортостан республикасы мәгариф министры тарафыннан Почет грамотасы белән бүләкләнә. Мөгәллимә эше, яраткан балалары, укучылары өчен янып яши. Белемен камиләштерү максатында читтән торып Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 2000 елдан алып беренче категорияле укытучы.

2004-2005 уку елында “Иң яхшы башлангыч сыйныф кабинеты” конкурсында беренче урынны яулый. 2010 елда “Учитель года- начальных классов” конкурсында катнашып, “Халык традицияларын саклаган өчен” номинациясендә җиңүче дип табыла. Гөлчәчәк Гарифьян кызы – ире Зәбир өчен тугры, яраткан хатыны, балаларына кәдерле әни буларак, быел ул Янтуган башлангыч мәктәбендә 31нче укыту елын башлады.

 

 

Исламов Рифкать Миргаяз улы.

Исламов Рифкать Миргаяз улы 1939нчы елның 15 июнендә Янтуган авылында, Миргаяз һәм Нәгыймәләрнең өченче уллары булып дөньяга аваз сала. Әтисе –Шәйхисламов Миргаяз – тимерчедә, плотникта, столярда эшләренә маһир булу өстенә грамоталы кешедә була. Мулла нәселеннән чыккан кеше буларак, әтисе аны күренекле мәдрәсәләр дә укыта. Белеме буенча үсәргә аңа шул мулла нәселеннән булу комачаулыйда. Әнисе-Нәгыймә (Түбән Череккүл кызы) – гади колхозчы. Рифкать башлангыч белемне туган авылында ала. Тырышып укый,яхшы укый. Янтуган башлангыч мәктәбен 1951 елда Мактау грамотасы алып тәмамлый. 1951-1954 елларда Сүлте җидееллык мәктәбендә укый. Аны да шулай ук Мактау грамотасы белән тәмамлый. (Үзем аны 7 класста физика һәм зоология фәннәреннән укыттым, яхшы беләм. М.Г.) 1954-1955 елларда Иске Дөмәй урта мәктәбенең сигезенче классында укый. “Без ачта, ялангачта булдык, чабата киеп, өскә иске фуфайканы яраштырып үзебезгә тегелгәнен өстерәп үстек. Тик күңел төшенкелегенә бирелмәдек, тырыштык, колхозга да эшкә йөрдек, әнигә дә ярдәм итәргә тырыштык, ярдәм иттек, - дип искә ала ул. Укытучыларымның күбесе педучилище, сирәге укытучылар, ә бик сирәге пединститут белеме белән эшләсәләрдә, аларда тәбигатьтән алынган акыл бар иде, аларның тормышка карашы җитди, шул ук вакытта безгә, укучыларга шәхес итеп, ихтирам белән карадылар, бездә булган сәләтне күреп алып дөрес юлга кертә белделәр.шуңа мин аларга рәхмәтлемен, дип дәвам итте ул. Түбән Тагилда яшәүче Өлфәт абыйсы, гаиләнең хәлен яхшырту һәм энесенең шәһәр мәктәбендә сыйфатлырак белем алуын теләп, үз янына чакырып ала һәм шәһәрнең 38 номерлы Л.Каганович исемендәге тимер юл мәктәбенең 8 классына документларын тапшырта. Төп фәннәрне укытучылар, чыннанда, зур хәзерлекле булалар. Алар арасында патша вакытында Смольный институтын тәмамлага олы яшьтәге укытучылар укыта. “Мин класс белән дә уңдым ахры. Минем белән урта мәктәптә укыган классташларым илнең күренекле югары уку йортларында укыдылар, шуларның өчесе Мәскәүнең Ломоносов исемендәге дәүләт университетында, шулар исәбендә миндә, белем алу бәхете җылмайды, дип искә алуын дәвам итә. Билгеле, гаиләдә белемле интеллигент кешеләр булмагач, һәр нәрсәдә үземнең көчкә таянып эш итәргә, үземнең хаталарны үзем төзәтергә туры килде, дип дәвам итә Рифкать Миргаяз улы. Урта мәктәпне уңышлы тәмамласада, шунда ук университетка керергә мөмкинчелек булмый. Өлфәт абыйсы эш урынында авария вакытында үлә. Шунлыкта Уфага кайтып машиналар төзү заводына эшкә керә. Бер ел анда эшләгәннән соң, армия хезмәтенә чакырыла. Анда Сахалин, Курил утрауларында өч ел хезмәт итеп кайта. Уку елы башлангач кына кайту аркасында, тагын бер ел Уфа моторлар заводында хезмәт сала. 1964 елда Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының физика факультетына документларын тапшыра һәм көчле конкурс булсада, укырга керә үтеп конкурсны. 1969 елда укуын оптика һәм спектроскомия кафедрасында университетны тәмамлап, кулына диплом ала. Шушы елда Амур өлкәсенең Благовещенск шәһәрендә туган Эльвира павел кызына өйләнеп, юллама буенча Обнинск шәһәрендә урнашкан фәнни тикшерү институтына эшкә тәгаенләнә. Анда тиешле срокны эшләп үткәргәч, җитәкчеләренең тәкдиме белән Мәскәү дәүләт университетына аспирантурага укырга керә. Аны укып бетергәч,”иследование индуцированного излучения электронов” дигән темага фән кандидатлыгына диссертациесен яклап, физика фәннәре кандидаты дигән дәрәҗәгә ия була. Бу, чынында, Фабри-Перо резонаторында электрон лазерен барлыкка китерүдә беренче башлангыч була. Фәнни җитәкчесе профессор Королев Р.А. үлгәннән соң, үзе барлыкка китергән уникаль лабораторияне ташларга туры килә һәм эш- югары нәтиҗәләр бирергә тиешле тәҗрибә туктатыла. Өстәвенә Мәскәүдә яшәү өчен паспортта теркәлмәгәнлектән эшне дәвам итү һәм башкалада калу мөмкинлеге калмый. Аңа башка урынга күчеп китәргә туры килә һәм ул Татарстанны сайлый. Казан шәһәре институтларында эшне ассистенттан башлый һәм өлкән преподаватель, доөент, профессор дәрәҗә баскычларына кадәр күтәрелә. Институтларда эшләгәндә физика кафедрасы мөдире, факультет деканы эшләрен башкара. Соңгы эш урыны Яр Чаллы институтларының берсендә профессор хезмәтен үти, студентлар укыта. Декан булып эшләүләрдән туктаганннан соң чиста фән белән шөгелләнә башлый. Шул арада Татарстан, Мәскәү, Украина предприятияләре белән договор нигезендә эш оештыру белән шөгелләнә. Прибалтика, Әзербайдҗан, Узбекистан илләренең преприятияләре белән бәйләнеш тота. Алар белән алып барылган эшнең нигезендә экология, активированланган суны тикшерү, гөмүмән, материалларда, оптик һәм бик югары ешлыктагы диапозондагы бәйләнешләрне тикшерә. Казан дәүләт техник Л.Н.Туполев исемендәге университетның Яр Чаллыдагы филиал базасында, Мәскәү Ломоносов исемендәге дәүләт университеты һәм Рәсәй фәннәр академиясенең гомум физика институты ярдәмендә субмиллиметрлы диапозонда спектроскотек тикшерү эше җәелдерә. Сиксәненче еллар азагында, МГУ һәм академик С.П.Копица ярдәмендә, Кама физика җәмгыяте төзелә һәм аның президенты итеп Исламов Рифкать Миргаяз улы сайлана. Соңгы елларда, бу эшләр өстенә, фәнни-методик эш белән шөгелләнә башлый. Аның китаплары да бер-бер артлы чыга башлый. Аның нәшрияттә түбәндәге китаплары басылып чыгалар: ”Электрические и магнитные явления”, “Десять лекций по молекулярной физике и термодинамики”, “Общая физика в задачах. Ч.1”, “Квантовые явления в физике”. Әле тагын ике китабы басмага тапшырылган.

Рифкать Миргаяз улы гаиләсендә дәрәҗәле яратылган ир һәм балаларын яратучы, яратылучы әти дә ул. Улы Тимур, институт бетереп Яр Чаллыда “Фонд Тимура Исламова”ны җитәкләсә, кызы Марина Вашингтонда яши һәм институтта эшли. Биофизика профессоры. Әле ул алдада илебезгә, фәнгә тиешле эш кертеп яшәр дип ышанып сәләмәтлек телибез, Рифкать Миргаяз улына.

 

 

Хөснитдинова (Вәлиева) Альфира Муса кызы

Хөснитдинова (Вәлиева) Альфира Муса кызы 1972 елның карлы-буранлы январь аенда туа. 7 яшендә Янтуган башлангыч мәктәбендә укырга керә һәм 1982 елда аны уңышлы тәмамлап, Сүлте урта мәктәбенә укырга бара. 1989 елда урта мәктәпне бетергәнлеккә, “4”, “5”ле билгеләреннән тоган аттестатны кулга алып Башкорт дәүләт педагогик институтның филология факультетына укырга керү өчен Уфага юллана. Институтны уңышлы тәмамлагач, туган авылына эшкә кайта. Янтуган башлангыч мәктәбендә 4 ел (1994-1998 еллар) балалар укыта. Арытаба Сүлте урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияте укытучысы итеп күчерелә. 2007 елда Башкорт дәүләт университетының “Башкорт теле һәм әдәбияте” факультетында читтән торып укып икенче дипломга ия була. 1995 елда Яңа Аташ авылы егете Хөснитдинов Эльвир Лотфорахман улы белән өйләнешәләр. Эльвир лотфорахман улы – югары белемле, Юхта нефть институтын тәмамлаган, Себердә төрле югары вазыйфалар башкара. Ике бала тәрбиялиләр: уллары Вадим – 9 класста, кызлары Әлия 3 класста укыйлар.

Шул ук вакытта Югары Яркәй махсус кррекцион мәктәбендә балаларга башкорт теле һәм әдәбияте буенча белем бирә башлый. Эшен уңышлы дәвам итә, трышып эшли. Янтуган авылының уңган чибәр кызы икәненн эше һәм яшәве белән раслый.

 

 

Яхина Зәйнә Мосабир кызы

 

Яхина Зәйнә Мосабир кызы 1950 елда январь башында “Салават Юлаев” колхозы колхозчылары Яхин Мосабир Шәйнур улы һәм Гәбдрахманова Нурдидә Гимран кызларының көтеп алынган беренче баласы булып дөньяга аваз сала. 1958 елда авылда башлангыч мәктәбенең беренче класына укырга төшә. Аны 1962 елда уңышлы тәмамлый. Математика фәне белән кызыксынып шөгелләнеүен искә алып Мосабир Шайнур улы Дүртилинең математик юнәлешле интернат мәктәбенә 5 класска укырга илтә. 1968 елда Дүртиле интернат-мәктәбен уңышлы тәмамлаган зирәк кыз Башкорт дәүләт педагогия институтына юл тота. Институтта тырышып белем ала, институт җәмәгать тормышында актив катнаша. Зәйнә Мосабир кызы үзен чын математика укытучысы итеп әзерләү өстендә даими эшли. Институтны уңышлы тәмамлап, 1973 елда “мәгариф министры” юлламасы белән Илеш районы Үрмәт урта мәктәбенә математика укытучысы булып эшкә кайта. 1974 елда аны Базытамак урта мәктәбенә мәктәп директорының укыту-тәрбия эше буенча урынбасары һәм математика укытучысы итеп күчерелә. 1975 елда кияүгә чыга, һәм тормыш иптәше янына күчә, Дүртиле шәһәренең 4 номерлы мәктәбенә математика укытучысы итеп тәгаенләнә. Анда ул 2002 елга кадәр эшли. Зәйнә Мосабир кызы ике балага гөмер бирә. Кызлары Башкорт дәүләт институтының чит телләре факультетын тәмамлый. Укытучы булып эшли.Уллары Уфа нефть институтының экономика факультетын тәмамлый. Икеседә гаиләле, үзләренең балаларын тәрбиялиләр, үстерәләр.

 

 

Валиев Муса Мостафа улы

Валиев Муса Мостафа улы 1946 елның беренче маенда атаклы комбайнер Мостафа Әхмәтгәли улы һәм Маһира (Дөмәй авылы кызы) гаиләсендә баш бала дөньяга килә. 1953 елда авыл башлангыч мәктәбенә укырга кереп 1957 елда аны уңышлы тәмамлый. Беренче укытучысы биктә игьтибарлы, ихтирам казанган Әминә Нуретдинова була. Ул безгә бик яхшы тәрбия бирде, дип искә ала Муса Мостафа улы. 1957-1960 елларда Сүлте җидееллык мәктәбендә укып белем ала. Октябрят, пионер, комсомол сафларында да тәрбия ала. Пионер, комсомол оешмаларының эшендә актив катнаша. Ятимлек аңа алда укырга дигән уена аяк чала: 1960-1963 елларда Янтуган сөтчелек фермасында маллар карый. 1961 елда комсомолга кабул ителә. 1963 елда Яркәй һөнәрчелек училищесына укырга кереп, аны уңышлы тәмамлый. Тракторчы һөнәренә ия була. “Салават Юлаев” исемендәге колхозда ДТ-54 тракторында эшли. Аның сменщигы Гилязев Әхсән белән колхоз буенча 2 урынны алалар, һәм аларга “Ударник коммунистического труда” билгесе белән бүләкләнәләр. 1965 елның ноябреннән 1968 елның августына кадәр армия сафларында хезмәт итә. Хезмәтен полк мәктәбе курсантыннан баш взвод командирының урынбасары дәрәҗәсенә кадәр үсә. Хәрби часть байрагы астында взводы беләндә, үзедә аерым фотога төшә. Хезмәттәге уңышлары өчен ике тапкыр отпускага туган иленә кайта. Хәрби частьның почет грамотасы, 46 тапкыр төрле командирлардан “благодарность” ала. Армиядан демоблизацияләнү белән туган колхозда эшли башлый- “Беларусҗ” тракторына утыра. 1970 елның июнь аенда Сүлте авыл кызы Мухтаруллина Альбина Әһәдулла кызы белән өйләнешәләр. Ул лаеклы ялга чыкканчы Сүлте урта мәктәбендә биология фәнен укыта, уңышлы эшли. Аның эшен күреп, үз вакытында тиешенчә бәһалыйлар. Альбина Әһадулла кызы күп санлы почет грамоталары: район мәгариф бүлегеннән, республика мәгариф министрлыгынннан бүләкләнә. Ул- 2Башкортостан республикасының мәгариф отличнигы”, “Россия Федерациясенең гомум белем бирүнең почетлы хезмәткәре” билгеләренә лаек була. Хезмәт ветераны. Гаиләдә өч бала тәрбиялиләр. Кызлары Альфира Валиева (Хөснитдинова) Югары Яркәйдә коррекцион мәктәптә укыта., ике югары уку йортын тәмамлаган.

Муса Мостафа улы 1970 елда комплекслы бригада бригадиры булып 1985 елга кадәр эшли. 1973 елда партия сафына кабул ителә.

1985 елда колхоз идарәсе, үзенең теләген искә алып, “К-701” тракторын тапшыралар. Шул вакытта ул ике тапкыр КПССның Илеш райкомы члены була. Район почет тактасына аның турында язып куялар. Аңа шул елларда районның алдынгы механизаторы дигән исем бирәләр һәм “Нива” машинасы белән бүләклиләр. Шулай ук ике тапкыр Башкорт авыл хуҗалыгы министерствосының һәм Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының почет грамоталары белән бүләклиләр.

ХХХ1Х өлкә партия коференциясенә делегат булып сайлана. Хезмәт ветераны.

Әлеге көндә авылның хөрмәтле кешесе, авыл старостасы вазыйфасын үти. Тормышта яшәүдән кәнәгать.

 

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2023-01-02 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: