Ибатов Васик Гарифуллинович




ИШИМ АВЫЛЫтарихы

Безнең Ишим авылы бик матур табигатьле Ирин елгасы буенда урнашкан. Без бала чакта елга бик тулы сулы, бик күп балыклы иде. Аның суын эчәр өчен дǝ алалар иде. Бары тик елга суын Өяс елгасы кушылып боза дилǝр иде.

Безнең ѳй күпер чукта була торган иде. Бер ягында Сарвартдинов Харас йорты, икенче ягында - бер иске йорт- анда клуб иде. Урам аша, безгǝ каршы, ике квартирлы картәтиебез йорты, аның уң ягында Ганиев Әкбǝр, сулда - Минхǝйдǝр бабай йорты булды. Мин картәтине-картǝнине хǝтерлǝмим. Алар үлгǝннǝр булса кирǝк. Аның йорты урта баласы Ибатов Хǝсбǝт абзыйга («Книга памяти района», 126-бит) hǝм кече улы Ибатов Вагиз (1909 елда туган) абзыйга калдырылган икǝн. Минем ǝти Ибатов Гарифулла 1888 елда туган. Әнием Самар авылыннан - Кѳпсǝйда (1891 елдагы). Семьяда дүрт бала: иң олысы Ибатов Әҗмегафи, 1922 елда туган, мин 1924 елда, сеңелем Хǝмидǝ 1928 елда, иң кечесе - Ибатов Рǝсик 1932 елда туган. Башка балалары яшьтǝн үлеп калганнар, без аларны хǝтерлǝмибез.

Бала чакта безнең уеннарыбыз: чүрǝкǝ сугу, качып уйнау, кыш кѳннǝрендǝ чаңгыда шуу(елу) иде. Чаңгы-конькилар үзебез яки абыйлар агачтан ясыйлар иде. Хǝсбǝт абзыйның бакча артында чыршы агачлар күп кенǝ үсǝ иде, аннары ары җирне «саз» дип ǝйтǝлǝр иде. Без шул саз кипкǝч, чүрǝкǝ сугарга шунда йѳрибез. Кайвакыт зурлар, абыйларның уйнавын - чүрǝкǝ сукканарын сокланып күзǝтǝ идек. Җǝйлǝрен бер туктаусыз су керǝбез, күп вакыт Сагадиев Рǝхим бабай йорты бакчасы ярында суга төшǝбез. Әкбǝр абзыйдан соң күпер төптǝ Зияпов Хазихан тора иде. Аның улы Зияпов Миргǝлим (Книга памяти, 120 бит) безнең туганнар иде. Аларга каршы күпер астында, пожар сарае астында, безнең суга тѳшǝ торган җирлǝр була торган иде. Шунда ук балык кармаклау безнең яраткан эш иде.

Минем хǝтеремдә аерым хуҗалык булган вакыт. Җирне hǝрбер семьяга община бүлǝ иде. Минем ǝтигǝ авылдан бик ерак урында, «аркыры юлда» җир элǝккǝн. Җǝйге урак вакытында без, үзебезнең атыбызны җигеп, бѳтен семья белǝн анда эшләргә бара торган идек. Әти, ǝни кул белǝн урак уралар, без Әҗмегафи абый белǝн (бер агач төбендǝ бишек асылган) кече сеңелкǝшне тирбǝтеп яки уйнап калабыз. Бишек агач ботагына пружина белǝн асылган. Сеңелкǝш уянгач, абый аны күтǝреп, ǝни кырына алып китә. Мин бишеккǝ ятып селкенǝ торгач, ботак сынып, минем аркама пружина төште. Мин куркып киттем. Бу шаянлык ѳчен миңа элǝгер дип, ѳйгǝ качып кайтып китәргә уйладым. Бик озак йѳгергǝч, исемǝ тѳште: “Юлдан ерак түгел чокыр бар имеш, анда үлгǝн мал-туар ташлыйлар имеш, шунда бүрелǝр килǝ имеш”,- дип сѲйләнгәннәре. Бүрелǝрдǝн куркып, мин кире яланга борылдым. Ул арада ǝти, атка атланып, мине эзлǝп килǝ икǝн.

Тагын шуны хǝтерлим. Әри базары кѳннǝрендә без – бала-чага Кичү күпере капкасына барабыз. Базардан кайтучылар ѳчен капканы ачып-ябып торабыз. Алар юл тузанына безгǝ берничǝ тиен акча ташлыйлар. Кичү күперен яз кѳне, ташкын алдынан сүтеп, Ахметов Фатых бабайның бакча кырына ѳялǝр иде. Күпердән 10 метр ѳстǝрǝк елганы ат-арба белǝн кичǝ торган идек. Тирǝнлеге метрдан артык түгел иде.. Әри базарына да ат белǝн, семья белǝн, баргалый торган идек. Әти арыш, җен, чабата сатарга бара иде. Базар бик зур. Безне югалтмас ѳчен арба тирǝсендǝ калдыралар. Ул чакта чиркәү эшли иде. Колоколлар җыңгырдап тора. Урам буе тǝрелǝр күтәреп «крестный ход» бара. Бала-чага ѳчен базарда иң кадерлесе - чыпчык бакыртма, калач, кǝнфит иде. Аерым торган чакларда, бǝлки НЭП чагы булгандыр, магазинда бар нǝрсǝ очсыз: дǝфтǝр, карандаш ярты тиен. Безнең кайгы: ничек тǝ акча табарга. Кырларда сөяк җыя торган идек. Бер вакыт үлгǝн чебечне алып килдем заготовительгǝ. Анда Калимуллин Хǝлит эшли иде. Ул миңа берничǝ тиен бирде. Мөгаен, аның йонын йолкып, түшǝк-мендǝр ǝзерләгәндер. Хǝсбǝт абзыйның Саип исемле малае (1924 ъ елның) белǝн кǝгазь җыйдык. Алып бардык магазинга. Магазин нǝкъ урам уртада, күперне чыккач. Анда Аюпов Гаптелбǝр абый сату итǝ торган иде. Кǝгазь арасына авырырак булсын дип, таш кыстырган идек. Ул аны сизде. Безне тиргәде, шулай да ташны ырып, кǝгазьне үлчǝп, берничǝ тиенлек дǝфтǝр-кǝгазь биреп кайтарды. Саип белǝн без рǝсем ясарга ярата торган идек.(Ул сугышка кадǝр туберкулездан үлде). Ул вакытларда Калимуллин Хǝлитнең яңа зур йорты бар иде, Наҗар бабайдан арырак, нәкъ Чǝкрǝ тауга каршы. Соңынан ул йортта, «конфисковать» ителгǝч, Салахутдинов Шакир торды

1928 еллар тирǝсендǝ урта күперне яңадан салдылар, искесен күпер эшлǝнеп беткǝч кенǝ актардылар. Яңа күперне хокүмǝт тѳздергǝн кебек. Бѳтен агач смолаланган, hǝрбер күпер опорасына каршы өчпочмак шикелле бозваткычлар тѳзделǝр. Язгы ташкында, зур-зур бозлар килеп менгǝч, икегǝ ватылалар иде. Безнең ѳчен зур ташкынны күзǝтү бик кызык тѳсле иде. Авыл урамнарында канавалар казылгач, канава буйлап, капка алдына, ташкын суы үеп керǝ иде. Без су басар дип курыккач, ǝни ǝйтǝ торган иде: “Бер елны, ташкын шәп булып, Хǝсбǝт абзыйның капкасын боз килеп тѳртеп ачты. Ул үзе көймә белǝн йѳреде”, - дип..

1928 елларда авылда детсад ачтылар. Детсад Гарипова Тǝмсилǝ йѳртының ярты ѳлешендǝ иде. Безне караучы ир кеше - Мѳhǝмин исемле иде. Детсадка безнең яктан Мусин Саим, Муллаяров Нǝгим, Ахмǝдиев Кѳтдус, Мугалимов Мухтǝлиф, Кǝбиров Фǝгит h.б. йѳредек. Бездǝн олырак абыйлар укыйлар иде. Воспитатель-абый безне мǝчеткǝ алып керде. Ул вакытта мǝчет ябылган, аны клуб, школа итеп кутарып тѳзилǝр иде. Без манарага мендек, бик тар гына баскычлардан. Мичлǝре зур кафельный плита белǝн тышланган, идǝндǝ калын китаплар өелгән, бǝлки, коръǝн китапларыедыр. Мѳhǝмин абый бер кѳн яңа детсад урнашачак йортны күрсǝтәм дип алып китте. Адый-мулла йорты бездǝн ике йорт аша гына. Бу кѳнне мулла семьясен йортыннан куу бара икǝн. Бала-чагалары, хатын-кызлары елашалар. Сельсоветтан килгǝн активистлар ѳй ǝйберлǝрен тышка чыгарып йѳрилǝр иде. Соңыннан, бу йортка күчкǝч, hǝрвакыт Калтай юлына экскурсиягǝ чыга идек. Анда ялгыз нарат агачына чак бара идек. (Хǝзергǝ мǝктǝпкǝ юл аша). Бу йѳртта соңыннан сельсовет булды.Авылда урлашучылар 1-2 кеше генǝ булгандыр. Әгǝр берǝрсен тотсалар, сельсоветның идǝн астына ябалар иде. Бер вакыт Яминов Фатихны, сарык урлап тоткач, яптылар. Бǝдртдин бабай, малайлары - Мухǝмǝт hǝм Лǝбиб белǝн, Шамкаев Салихны тотканнар. Ул аларның келǝтенǝ тѳшкǝн икǝн. Идǝн астына япкач, Шамкаев Салих бер 10-лаган ачкычларын яшерергǝ булашкан, ачкычларын подвал тишегеннǝн ташлаган, алар урамнан обшивка астыннан күренеп торалар иде. Бала-чага, ачкычларны табып, председательгә тапшырдылар.

1929 елларда авылда коммуна оештырылды. Безнең күрше Әкбǝр абзый, Хǝсбǝт абзый, Тау чук Каюмов Мухаматьяр, Гиндуллин Габдулла h.б. күп кенǝ кешелǝр коммунага кергǝннǝр. Хѳкүмǝт аларга семена, молотилка, уру машиналарын бирде. Коммунада урожайны семья санына карап бүлешү аркасында, озак та үтми, алар бетерелде. Каюмов Мухаматьяр, җǝен аз- аз эǝшлǝсǝ дǝ, зерноны күбрǝк алган. Гиндуллин Габдулла, молотилкада эшлǝгǝндǝ кулын имгǝтте, аны кулсыз Габдулла дип атадылар. Бу вакытта аерым хуҗалыкларны бик кысып. Налогны күп салдылар. Үлǝр ѳстендә җире булган Әхмǝт үзенең тамагын урак белǝн кискǝн. Димǝк, шулай итеп, каршылык күрсǝтергǝ булган советка. Аны арбага салып алып килделǝр. Күпер янында хатын-кызларның соравы буенча йөкче атны туктатты. Без, бала-чага, җыелган кешелǝр арасыннан алга бастык. Мин күрдем: Әхмǝткǝ сорау бирǝлǝр, ул нидер җавап бирǝ, тик тавышы ишетелми, тамагыннан күбеклǝнеп кан күренǝ. Бер кѳннǝн соң үлде.

1930 елларда, Әридǝн Передернин дигǝн район уполномоченные килеп, 3 колхозны берләштереп, «Кызыл Ишим» дигǝн колхоз тѳзеделǝр. Ярлылар арасында белемле кеше тапмый, ул үзе берникадǝр вакыт председатель булып торды. Передернин киткǝч, милиционер Дульцев hǝм укытучы Асанов Заки дǝ председатель булдылар. Асанов укытучылыкны да ташламады. Соңыннан председатель итеп Баев Рǝхимне сайлап куйдылар. Аның хатыны грамоталы булып, Рǝхим абыйны язарга, укырга ѳйрǝткǝн. Минем ǝтине кладовщик итеп куйдылар. Әтинең сѳйлǝве буенча, ул бала чакта бер мулланың ѳйенǝ йөреп, язарга, укырга, санарга өйрǝнгǝн. Һǝр кѳн мулла йортына бер утын яркасы кыстырып барганнар. Мөгәен, укыту булмǝсен кыздырыр ѳчендер. Әти гарǝп шрифты белǝн язарга, санарга, чутка салырга өйрǝнгǝн.

Бервакыт колхозга кергǝннǝрнең атларын общий азбарга җыйдылар. Амбар, келǝтлǝрне тау башына күчереп утырттылар. Безнең келǝтне кхчермǝделǝр. Аны ǝти колхоз амбарына ǝйлǝндерде. Ул вакытта бай хуҗалыкларны яисǝ колхозга кермǝүчелǝрне раскулачивать иттеләр. Безнең амбарга вак- төяк савыт-саба, кровать, кухня ǝйберлǝрне тутырдылар. Бу кешелǝрне талаучылар - Минзаг агенты Маликов Ахматнур, милиционер Дульцев йѳределǝр. Әти алардан яшереп кенǝ, сельсовет депутаты Мутыгуллин Насртдин белǝн килешеп, савыт-саба, постель мендǝр ǝйберлǝрен кайберлǝренǝ кире бирдертте. Исемдǝ: Вафи бабайга (Хǝдичǝ апа атасына) күп ǝйберлǝрен кайтардылар. Безнең авылда Гарипов Васил –мулла, байлардан Валиев Ахматнурның, малае Ахмадулла белǝн, Гайбашев Газиз, Мугаттаров Адый-мулла, аның браты Мугаттаров Таиф h.б. хуҗалыклар кулак хуҗалыклары дип иглан ителде. Аларның йѳртларын, мал-туарларын, чǝчү-уру машиналарын тартып алып, колхозга тапшырдылар. Василь мулланың бер йортында Габдулхаев Салих, сеңеле Хаева Кифая тордылар, икенче йортында озак вакытлар фельдшерский пункт булды. Валиев Ахматнур йѳртында милиционер Дульцев, икенче ягында - кулсыз Габтуллага бирделǝр. Шакиров Баракшаның малае Амир, ул вакытта Казанда укытучыга укып кайткан, бик белемле кеше иде. Ул Габдулхаев Салихка: “Сез дѳрес эшлǝмисез, үзегез совет законнарын бозасыз, ленинизмны белмисез”, - дип, ǝтисен - Баракшаны таларга ирек бирмǝде.

Түбǝн аръякта Шартдиновлар йортын, Әри маслозаводының филиалы ясап, колхоз фермасыннан сѳтне шунда ташыдылар. Гайбашев Газизның йортын мǝктǝпкǝ бирделǝр. Шулай итеп, колхоз тезелеше халыкның үз телǝге белǝн бармады. Ирень буе татарлары байлардан, муллалардан бǝйле булып торганнар. Чѳнки авыл общинасында баш булып торучылар байлар булган. Кеше башына җир бүлгǝндǝ дә байлар якын тѳбәклǝрне, яхшы җирлǝрне каптырганнар, страховой фондка алар күбрǝк зерно тапшырганнар. Кемнең икмǝге яңа уру вакытына җитмǝсǝ, ярлылар байлардан үтечкǝ алганнар.Түлǝгǝннǝр яңа икмǝк белǝн, яки байга эшлǝп. Аннан башка, надан халыкның арасында куркынычлы хәлләр килеп чыгар дип, агитация барган. Соңгы елларда картлар, ǝбилǝр сѳйлǝвеннǝн шуларны ишеткǝнем бар.

Майҗиан ǝби хикǝясе:

«Без Шакир белǝн бик ярлылыкта яшǝдек. 1918 нче елны аклар-кызыллар арасында сугыш башланды. Бер кѳнне, Шакир белǝн 3 малаебызны алып, ат җигеп, печǝн чабарга китǝргǝ җыендык. Шул вакытта Самар ягында атышу күтǝрелде. Шуны ишеткǝч, без чаңгыларны җиргǝ бушатып?, ат белǝн урманга киттек. Һǝрвакыт, якын тирǝдǝ сугыш башланса, күп кеше урманда качып кала иде. “Наҗиягǝ” барып җитǝ алмый калдык. («Наҗия» дип «кырлык тау» ѳстǝн башлана торган урманны атадылар, искаженное от русского «на зелень»). Безне, атка атланып килгǝн, Валиев Ахматнур куып җитте. Шакирне сүгǝргǝ тотынды: «Кая качасын, «комиссарлар» кул астына каласың килǝме, Шакир?. Тǝрт ягыннан бер «комиссар» - разведчик килеп чыкты. Әйдǝ, син дǝ ал берданкаңны, китǝбез!», -диде. Шакир карышмады, атны дугарып, атланып, Самарга таба чаптылар. Анда кечкенǝ генǝ агач куаклыкта Ишим, Самар авылы мужиклары берданкалар белǝн «лазутчикны» кыршап алганнар. Ул бик шǝп каршылык күрсǝткǝн, винтовка белǝн коралланган булып, бик күп кешелǝрне җәрǝхǝтлǝгǝн. Самардан бер байның ике малае винтовка белǝн килгǝч, алар анны атып үтергǝннǝр. Әридǝ аклар тора иде ул вакытта. Бу бǝрелешектǝн соң 19 кешене Әри больницасына китерделǝр. Минем ирем Шакир да каты җǝрǝхǝтлǝнгǝн. Ул бер суткадан больницада үлде. Шулай итеп, мин 30 яшемдǝ ѳч бала белǝн ятим калдым».

Безнең Ишим авылыннан кызыллар ягында совет власте ѳчен көрǝшкǝн кешелǝр турында ишеткǝнем юк. Шуңа курǝ дǝ коллективизация бик каты барды. Йѳзлǝгǝн кеше сайлау хокугыннан читкǝ калдырылды. Бу списокка кем акларга, Колчак армиясенǝ үз телǝге белǝн китүучелǝр, колхозга кермичǝ каршылык күрсǝтүучелǝр элǝкте.

1931 нче елны Асанов Зǝки абый һǝрбер кешегǝ кереп, кем 1-нче класска укырга барырга тиеш икǝнен язып йѳрегǝн. Әнием сѳйлǝу буенча: «Кѳпсǝйдǝ, урта малаең 1 сентябрьга 7 яшь тулмаса да, аны укырга язам,”- дигǝн. Кем 1нчегә барырга тиеш, безне җыйдылар - Гарипова Тамсиля йортына. Шуны хәтерлим, безнең яшьтǝге Бǝдртдин бабайның Ислай исемле малае бар иде. Җыелыштан чыккач, ул ѳенә кайтам дип, Самарга таба китǝргǝ башлады. Без аны кычкыртып, кире бордык. Аны хыялый Ислай дип атадылар. Уку башлангач ул 1-нче класста күренмǝде. Шулай итеп, мин 1сентябрьдǝ 1931 елда укырга кердем.

Безнең класс элекке Гайбашев Газиз йортында булды. Беренче укытучыбыз Мугаттаров Кутуп иде. Мин башта бер-ике ай начар укыдым. Дǝфтǝлǝрдǝ тѳрле ат, песи, этлар ясап утырган ѳчен Кутуп абыйның линейкасының башыма тѳшүен хәтерлим. Соңыннан, укуның сǝятенǝ төшеп, яхшы укырга башладым. Классны яхшы отметкалар белǝн тәмамладым. Җǝйге каникулда безнең тагын чүрǝкǝ сугу, суга тѳшү, балык кармаклау яки бездǝн олырак абыйларның городки, чүрǝкǝ уйнауларын карап тору иде. Җилǝклǝр җитешкǝч, Чǝкрǝ тау буйлап йѳрү. Мине Тау чук Хайруллина Гарифǝ чакырып алып, бѳтен тау буенда җилǝк, шартлама җыйдык. Күп вакыт үзебез чуктан малайлар Нǝгим, Мухтǝлиф, Саим hǝм кызлардан Рǝйханǝ, Римма белǝн уйнадык, җилǝккǝ йѳредек.

Мин яшьтǝн начар сǝламǝтле булып үстем. Мине караучы Ахматнурова Ркыя ǝйтǝ тѳрган иде: «Сине ǝниең ачлыктан соң тапты», - дип. Узебез белǝн рядом булган клубка ǝти кино карарга алып керде. Мин, йоклап китеп, чаташа башлаганмын. Әти ѳйгǝ күтǝреп алып чыкты. Тагын бервакыт чоланда йоклап торгач, чаташып чыгып китеп, Харас абзыйның үкǝртǝсенǝ кереп киткǝнмен. Аларның күтǝрмǝсендǝ утырган хатыннар ǝнигǝ ǝйткǝннǝр: «Кѳпсǝйдǝ, малаең тагын чаташып йөгерǝ». Әни: “Йѳресен, тизрǝк аеныр”, - дигǝн. Мин шул вакытта коеның бурасына менеп басканмын, нǝрсǝдǝр сѳйлǝргǝ тотынганмын. Бакчадан Мусина Сǝйда апа суга килǝ икǝн. Хатын-кызлар кычкыраша башлагач, көянтǝсен, бидрǝлǝрен бǝреп, йѳгереп килеп мине тоткан. Бǝлки, шул чакта мине үлемнǝн коткаргандыр

Пионер лагерьга элǝккǝч, фельдшер минем йѳрǝгем авырта дип тапты (порок сердца). Суга тѳшәргǝ рѳхсǝт итмǝде. Минем уйлавым буенча, ул дѳрес диагноз куймагандыр. 2-классны «тау школында» укый башладык. Бу махсус тѳзелгǝн ике, бүлмǝле, уртада коридорлы школа иде.Ул Азмук бабай усадьбасыннан югары, колхоз складларыннан бер 40-50 метр бина иде. Икенче класста да мин яхшы укучы, тǝртипле бала идем. Бер яшь кенǝ апа укытучы иде. Укучылар бик шǝп шаяралар. Идǝн уртасында күчǝ булып өелеп киттǝлар. Безнең класста Мǝхуб - тутайның малае Галиаскаров Гǝли укый иде. Ул сикереп тора да, барысын да суккалап, җилкǝлǝреннǝн элǝктереп, урыннарына утырып җыя иде. Укытучы апа, елавыннан туктап, дǝресне дǝвам итǝ.(Галиаскаров Гǝли сугыштан кайтмады. Книга памяти, 3 бит).

Кыш кѳне укучыларны Завод Сарска экскурсияга алып киттелǝр. Суык чакта, тулуплар кидереп, мине 2-класстан яхшы укучы дип җибǝрделǝр. Барганчы берничǝ кабат чанадан тѳшеп калдым. Хайруллин Лотфулла бик җигǝрле малай иде. Ул чана алдыннан тѳшмǝде, hǝр кулында дилбǝгǝ, атларны куып бара. Заводта бер кич йокларга туры килде. Иртǝгесен безне цехлар буенча йѳрттелǝр. Иң бѳек завод труба астында, зур мичтǝ, пыала кайнатыла икǝн. Эшчелǝр(стеклодувы) бер торба белǝн шул сыек пыаланы элǝктереп алалар да, ѳрергǝ керешǝлǝр. Бала-чага сабын күбеге ѳргǝн кебек, бу пыала сузыла, шарга ǝйлǝнǝ. Анны формага китереп, ǝйлǝндерǝ башлыйлар. Шуннан бутыль хәсил була. Экскурсия беткǝч, авылга кайтырга чыктык. Безнең маршрут: Иске Ирень баш, Енапай, Әри түз, Калтай авыллары аша иде. Мин 2 нче классны да яхшы отметкалар белǝн бетердем.

Җǝйге каникулда тагын уйнау, суга тѳшу, җилǝк җыю, иң яраткан эш- балык тоту иде. Бу елны Озын сайдан арырак пионер лагеры ачылды. Ул җирдǝ Ирень елгасы бик зур круг ясый. Азмегафи абый шул лагерьда иде. Бер вакыт ул кайтып килде. Үзе ѳчен лагерьга мине җибǝрүен әнидән үтенде. Шулай итеп, мин пионерлар лагерына элǝктем. Лагерьда 100лǝп бал- чага: Ирень буеннан татар мǝктǝплǝрендǝ укучылар. Анда Калтай, Самар, Яңамбирде, Енапайдан, Басинодан, Бикбайдан укучылар күп иде. Лагерьда палаткаларда тордык. Ашау-эчу яхшы. Һǝркѳн тау буена җилǝк- җимеш җыю, су керү, башка тѳрле экскурсиялǝр, уеннар, ярышлар, кичкесен костер ягу. Шундый куңелле булсад ѳйне бик сагындыра, абый шуңа күрǝ кайткандыр. Авылда 1-2 км җирдǝн бик кайтасы килеп тора. Елганың иң тар җирендә (8-10 метр) ике пионер hǝр кѳндǝ, тѳнлә сакта торалар. Алар беркемне дǝ лагерьдан чыгармыйлар. Бер кѳн без качып кайтырга уйладык. Елганы кереп чыгарлык җиреннǝн кичеп чыктык, авылга йѳгердек. Камǝр ǝби йортыннан иген (арыш яисǝ бодай) аша салынган сукмак буйлап туры Калтай капкасына чыга торган идек. Бу елларда колхоз күп уңыш алмый иде. Безнең ǝти-ǝни караңгыда ук колхоз эшенǝ китǝлǝр, кичкесен соң кайталар. Шуның ѳчендер, безне карау ѳчен ѳйдǝ hǝрвакыт кеше була торган иде. Ул елларда читтǝн килгǝн Хѳппиҗиһан исемле тутай иде. 1934 елны Сарвартдинова (Сафиуллина) Мǝдинǝ апа булды. Аның семьясе Удмуртиягǝ күчеп киткǝн дǝ, Харас абзый Мǝдинǝне бездǝ калдырды. 1933 елны ачлык булган имеш дип, молотилка ясадык, язалар хǝзер. Бǝлки безнең Уралда булмагандыр, мин хǝтерлǝмим.

Кѳзгесен, 1933 елны, мин 3 класска укырга кердем. Шунда ук, «тау школада» укый идек. Кѳзгедǝ Ширяево авылы янында самолет тѳште. Шуны ишетеп, без- бала- чага, аны карарга йөгердек. Нǝрсǝседер бозылып, самолетны летчик утырткан икǝн. Без барганда аны тѳзǝткǝннǝр, ирлǝр ярдǝме белǝн пропеллерын ǝйлǝндереп, кыздыра башлаганнар. Бала-чаганы якын тирǝдǝн куып тордыллар. Бер ярты сǝгатьтǝн ул очып та китте.

Аннан соң безнең ѳчен авылга тракторлар килде, бу бик зур вакыйга булды. МТС Богородскида иде. Беренче трактористлардан - Гиниев Әкбǝр трактор алып кайтты. Тагын беренче мǝртǝбǝ легковая машина белǝн минзаг уполномоченные Басалгин, исполком председателе Пензин килделǝр. Без аларны Пензин «Сабалгин» килделǝр дип каршы ала идек. Җǝйлǝрен Сапай бабайның малае Әхмǝт өйрǝтүе буенча молотилка ясадык. Аны иске илǝк кругы белǝн, каеш шкиф белǝн хǝрǝкǝткǝ китерǝ идек. Иске саламны бик шǝп молотить итǝ иде. Кѳзгедǝ, бакча бǝрǝңгедǝн бушагач, чыраклардан каланча ясарга керешǝбез. Безнең ѳй-йорт, үкǝртǝ бала-чага ѳчен җыелып ята торган җир булды. Бу елларда мин күпер баш Зияпов Миргалим белǝн бик дуслыкта булдык. Әнисе ягыннан ул безгǝ туган була иде. Икебез дǝ китап укырга яратып, татар телендǝ язылган китапларны «Күтǝрелгǝн чирǝм», «Корыч ничек чыныкты», Илья Ильф, Евгений Петровның китапларнын укып чыктык. Миргалим миннǝн бер класс алдарак укый иде. Ул да, минең абый да элекке мǝчит булган зданиеда укыйлар. Ул ике катлы, ѳстǝ класслар, асты катта клуб иде. Школа булган икенче катта коридорда кеше скелете бар иде. Ул пыяладан ясалган читлектǝ басып тора. Укучылар аның буенча анатомияне ѳйрǝнǝ иделәр.

Мин 3 класста укыганда да яхшы укучы булып санала идем. Язга тѳшкǝч, ташкыннар башлангач, мин авырый башладым. Иң ǝвәл Миргалим чирлǝде. Аягының юан боты шешǝ, температурасы күтǝрелǝ. Миргалимнең үгǝй ǝнисе - Аминǝ апа аны үзечǝ дәвалап, ул терелде. Әминǝ тутайның сѳйлǝве буенча, ул малаеның аягына, киндерне сулап, компресс салып торган икǝн. Мине Богородский больницасына итеп куйдылар. Анда ай буе яттым. Врачлар диагноз куя алмылар кебек. Әри базар кѳнне мине карарга Хǝсбǝт абзый килде. Мин елап, алып кайт ѳйгǝ дип сорадым. Ул мине ат белǝн алып кайтты. Авыру дǝвам иткǝнгǝ Малый Тарт авылыннан бер белемче ǝбине барып алдылар. Ул нǝрсǝдер укып, бер шома баш белǝн йѳрткǝлǝде. Шул урында аяк тишелеп, яра хәсил булды. Мине, бер ай дәресем калса да, 4 нче класска күчерделǝр. Җǝй буе Ѳй тирǝсендǝ уздырдым. Сабан туе булганда («Иске йортта») мине, арбага салып, ат белǝн алып бардылар. Беренче сабан туйларны хǝтерлим: тауда карусель була торган иде. Соңыннан Сабан туен Иске йорт болынында ясый башладылар. Ул бик зур бǝйрǝм иде. Самардан ǝнинең туган-тумачасы килǝ иде. Бездǝ күп кунаклар җыела. Сабан туенда ат чабышу ярышы, көрǝш hǝм башка уеннар була. Хǝзерге сабан туендагы кебек ярышлар бары да күптǝн гадǝт белǝн килǝ. Соңыннан, колхозда ат фермасы ачылгач, хǝзерге ипподромдагы кебек, җиңел арбага җигелгǝн атлар ярышы үткǝрелǝ иде. Фермада эшлǝгǝн Галлǝмша абзый hǝрвакыт беренче урынны ала торган иде. Ат чабышу 6-7 км бара. Аркыры юлдан башлыйлар имеш дип ишеткǝнебез бар. Бу ярышта якын тирǝдǝге татар авылларыннан колхозлар катнаша иде. Иң зуры - көрǝш ярышы. Бик күп карап торган кешелǝр җыела иде. Иң батыр кешегǝ сарык бүлǝк итǝлǝр иде. Тагын биючелǝр, җырлаучылар, гармонистлар ярышы, аякка мишек киеп йѳгеру, озын шестага менү, йѳгеручеләр ярышы h.б.бик күп ярышлар үткǝрелǝ иде. Самардан Бикметов Зия гирлǝр белǝн уйный. Аның бер номеры - капка астына кереп яту, капка өстенә кергǝн, баскан бар кешене күтәрү иде. Сабан туена бүлǝклǝр җыю ѳчен бер кѳн алдан «сѳрǝн сугу» оештырыла. Бишлǝгǝн ирлǝр гармонь белǝн җырлар җырлап авылда hǝрбер хуҗалыкка кереп йѳрилǝр. Бер таяк башына сѳлгелǝр җыеп элдерǝлǝр, йомырка, кулъяулыклар да бирүчелǝр була. Яхшырак яшǝгǝн хуҗалыклардан, бигрǝк тǝ яшь киленнǝрдǝн, чигелгǝн сѳлге- сѳртүлǝр иде. Кичкесен сабан туена килгǝн кунакларны сыйлау башлана.

Бу елларны культуралы тормышка күчǝбез, авылны бизибез дигǝн агитация барды. Урамның ике ягыннан канавалар каздылар. Моны hǝрбер хуҗалык үз турылыгында башкардылар. Минең ǝти Самар колхозының Малый Тарт елгасыннан лесопилкадан такта сатып, штакетник алып, читǝн, капка ясады. Капка түбǝгǝ абый лозунг язды (дегет белǝн).

(Әти 1918 елларда Колчак армисенǝ мобилизациялǝнгǝн, hǝрвакыт обозда булып, чана яисǝ арба ясаганнар, күперлǝр тѳзегǝннǝр. Соңны вакытта, Колчак чигенǝ башлагач, Егоршинода күпер тѳзилǝр икǝн. Шунда кызыллар килеп җиткǝч, ѳйгǝ кайтып килгǝн. 1915 елны 1 империалистик сугышта патша армиясендǝ хезмǝт итеп, икенче елда немецларның газ белǝн атака ясау чорына элǝккǝн. Аннан 1917 нче елда ѳйгǝ кайтарганнар. Атасыннан аерылып уз йѳртен тѳзегǝн).

Колхозда, бǝлки авылда тапмаган ѳчендер, счетовод итеп Басинодан Тураханов Муллаханны куйдылар. Басинодан ук кузнец итеп Шаякбǝрне чакырдылар. Әти счетовод белǝн бик дус булып яшǝде. Ул правление бухгалтериясенǝ ай саен отчет ясады. Муллаш абый үзе отчет тѳзǝргǝ булыша иде. Баев Рахим дǝ ǝти белǝн бик килешеп ǝшлǝде. Ул вакытларда ǝти сельсовет депутаты булгандыр. Партиягǝ кермǝде, бәлки, Колчак армиясендǝ булуы мешать иткǝндер.

1934 елның кѳзендǝ мин 4-нче класска укырга кердем. Шул ук «тау школасында» идек. Бу елны Самар Султанов МѲҗип абый укытты. Декабрь ае башында бѳтен укучыларны клуб кырына җыйдылар. Монда авыл халкын да куып китерделǝр. Кешелǝр клубка сыймаганга, митинг тышта булды. 1 декабрьда Сергей Миронович Киров үтерелгǝн дип иъглан иттелǝр.

1935 елны март яки апрель аенда мǝчит бинасы янды. Әтинең Тǝмсилǝ амбарында чǝчүгǝ салынган зерна склады иде. Школадан 20-25 метрда. Безне пожар башлангач ук уяттылар. Абый, мин, ǝтине куып, пожарга юнǝлдек. Мǝчит бик шǝп утка чормалган, манара да яна иде. Кеше бик күп җыелган. Тик якын барырлык тугеллектǝн, кү п кеше читтǝн күзǝтеп тордылар. Пожар машинасы эшли, аңарга чилǝклǝп су ташып торалар. Машина складка hǝм башка каралтыларга пожар күчмǝсен ѳчен, су сибǝ иде. Мужиклар, көрǝк белǝн кар ыргытып, hǝм пожар машинасы ярдǝме белǝн зерна складын алып калдылар. Школаның, клубның бер ǝйберен дǝ алып кала алмадылар, бары да пожарда янды. Андагы картлар, хатын-кыз:” Алла узенең йортын мыскыллаганга үзенǝ, hавага алды”, - дип нǝтиҗә бирделǝр. “Безнең 4 класс укучылары алдагы елда инде кайда укырбыз?”, - дип кайгырдык.

Ул мǝчеттǝ клуб булганда Асанов Заки абый җитǝкчелегендǝ hǝрвакыт спектакльләр да куела иде. Ул үзе сценариен язып, җырларын кѳйгǝ сала торган иде. Бер вакыт «Күгǝрченем» дигǝн пьеса куелды. Аны Зǝки абый үзе язган дип сѳйлилǝр иде. Бу бик күңелле, оперетта кебек, җыр белǝн бара иде. Бу елларда Асанов Зǝкинең Свердловскийда чыккан альманахта «Упкыннар эчендǝ» дигǝн повесте басылды. Аның 1нче булегендǝ бары да 1 елда булган вакыйгалар иде. Байлар, муллалар котыртып, Ирень буе татарлары совет властена каршы чыктылар. Малый Тарт авылының солдаттан кайткан Решетов Семенны кулга алып, бѲтен семьясен җәзага тарттылар. Хатын- кызларны, балалары белǝн урманда упкынга ыргытканнар. Атасы Уразмет күпереннǝн суга бǝрелгǝн. Узен, арбага бǝйлǝп, Ишим авылына алып килгǝннǝр. Урта күпергǝ килеп җиткǝч, бер Хазыхан дигǝн кеше, пожар сарае артыннан, винтовкадан аны атып үтергǝн. Аннары аны Басино юлында бер чокырга ташлаганнар. Кортчы Гǝрǝй бабай (Самар) упкыннан Иван исемле малаен алып чыккан. Иван детдомда үскǝн. Мǝскǝу шǝһǝрендǝ «Мосфильм» киностудиясендә эшлǝгǝн. Гǝрǝй бабай Самарда ǝле без белгǝндǝ дǝ яшǝде. Хикǝянең икенче кисǝген Зǝки абый чисто фантазияле итеп язган. Ул вакыйгалар булмады.

Мин 1935 нче елның язында 4 нче классны яхшы отметкалар белǝн тǝмамладым. Җǝйге каникуллар гадǝттǝгечǝ үтеп китте. 5-нче класска укырга кергǝч, без Калтай мǝктǝбенә йѳреп укый башладык. Уку предметлар буенча бара иде. Укучылар hǝм укытучылар Ишим авылыннан 5 км hǝркѲнне йѳредек. Шуны хǝтерлим: Зǝки абый җырдан укытканда hǝр бер укучыны бастырып җырларга куша иде. Сез берегез дǝ җырларга белмисез, ыңгырашасыз гына ди. Ул шундый юморист булгандыр. Ңурналдан карап укучыны бастыра да такта кырына hǝм: «Я син ыңгыраш,”- дип куша торган иде. Калтай мǝктǝбе бинасы типовой проект белǝн 1928 елда тѳзелгǝн, нǝкъ Енапай мǝктǝбенǝ охшаган иде. Ни ѳчен ул Калтай авылында тѳзелгǝндер. Ә Ишим авылында 2 мǝртǝбǝ бала-чага күбрǝк булса да, мǝктǝп тѳзелмǝгǝн. Ул вакытларда шундый сѳйлǝшүлǝр булан: Ишим авылың укытучысы Сарвартдинов Тǝбрис, Богородское Районо инспекторы булып калгач, аның байрыгы белǝн эшлǝнгǝн имеш дип. Бǝлки, шул дѳрестǝдер булса кирǝк.

Кышка таба 5-6-7 классларны Калтайдан Ишимгǝ күчерделǝр. Правление, сельсовет бинасында бер 4 бүлмǝне класс итеп ясадылар. Правление, сельсовет башка урынга күчерелгǝндер. Бу тау башта 1955 елгы пожарга чаклы йорт иде. Кергǝч үк коридор иде. Бу коридорда зур тǝнǝфестǝ Маматказина Гарифǝ апа үзенең укыган китапларының эчтǝлеген сѳйли торган иде. Коридор тып-тыгыз балалар белǝн тула. Шул сѳйлǝүлǝрдǝн без Тарзан, Маугли турында белдек, тагын Жюль Вернның ǝсǝрлǝреннǝң Капитан Немо, капитан Грант балалары турында, Шерлок Холмс, h.б.-лар турында белдек. Татар телендǝ бу китаплар библиотекада булмагандыр ул чакта. Гǝрифǝ -апа үзе рус теленнǝн укыта иде. Татар теленнǝн СѲнгатуллина Гǝлия апа, башка дǝреслǝр буенча Хаева Кифая, Асанов Заки, директор СѲнгатуллин керǝлǝр иде. Асанов Заки бу елларда, узенең хатыннын ташлап, Гǝрифǝ апаны алды. Гǝрифǝ апаның элекке ире Поликарпов –урыс кешесе иде. 1957-60 елларда Гǝрифǝ апа узенең малае белǝн Волчанск шǝhǝрендǝ торалар иде. Асанов Заки үз йортында элекке хатыны hǝм баларын - Сарияне, Камилне, Эдуардны, Ленаны, hǝм телсез Наилǝне калдырып, мǝктǝп янында торды.

1935-1936 елларда колхозда корылык булу аркасында игеннǝр уңмады. Мǝктǝптǝ бала-чаганы бер мǝртǝбǝ туйдыралар иде, hǝрвакыт борчак ашы, яки борчак оныннан пешерелгǝн күмǝч, яшелчǝ ашаталар иде. ит заты кермǝде. Ачлык башлангач, кайбер балалар укуларын ташладылар. Минең дус Шǝякбаров Рǝкип сѳйли тѳрган иде: “Чад станциясендǝ вагон түбǝгǝ, яисǝ тормозплощадкасына утырып, Свердловскийга бара торган идек. Анда суранабыз, яки урлашабыз ди. Милиция тотып, безне ѳйгǝ озата. Колхоз җǝйгесен кырда ашау-эчу оештырды. Шуңа курǝ колхоз эшенǝ кеше бик чыга иде. Бала-чага да печǝн җиярга, иген утарга йѳри иде.

Кышкысын колхозникларны урман кисǝргǝ, таш юл тѳзǝргǝ hǝм башка эшлǝргǝ район исполкомы карары буенча кудылар. 1936 елны 12 пар ат йѲкне Чад заготзерносыннан Тюш спиртзаводына бодай зерносы ташырга җибǝргǝннǝр. Бу бераз карайган Украинадан китерелгǝн бодай икǝн. Бер барганда, Кǝлимуллин Хǝлит Тюшкǝ җитмǝстǝн, возчикларны туктатып, спиртзавод кладовщигы Кудрин белǝн сѳйлǝштем, зерноны hǝрберегез ѳйгǝ алып кайтыгыз дигǝн. Накладнойларны җыеп алган. Бара-тора авылда сүз кузгалды. Бодайны корытып, тарттырып, ипи пешерǝлǝр иде. Минең ǝтигǝ дǝ кемдер он биргǝн. Без ул оннан пешерелгǝн икмǝкне бик яратып ашадык. Узе кара булса да, бодай ипи тǝмендǝ иде. Бер тѳнне, уже апрель башында, безгǝ 5-6 мужик килделǝр. Аларны Хǝлит алып килгǝн икǝн. Тотылудан куркып, алар калган бодайларын яшерергǝ уйлаганнар. Минем ǝтидǝн бǝрǝңге саклый торган колхоз базының ачкысын сорыйлар. (Хǝзерге лесопилка урындагы). Әти кѲндез хатын –кызларга, бǝрǝңгене сортировать итүчелǝргǝ бирдем, ачкыч юк диде. Мин ишек сǝкесендǝ, йоклаганга салышып, барын да тыңлап ятам. Алар чыгып киткǝч, уйлап ятам: “Вот иртǝн торгач, пионер булгач, болар турында сельсоветка барып ǝйтǝм”. Ул вакытта Павлик Морозов турында без бик яхшы белǝ идек. Мин дǝ шул хǝбǝрем белǝн данга ирешǝм имеш. Может, ял кѲне булгандыр, иртǝн торганда ǝти складларында эшен бетереп, ашарга килгǝн иде. Ул ǝнигǝ, безгǝ сѳйлǝде: “Базның күгǝнен актарып, бодайны мишеклǝре белǝн кертеп ѳйгǝннǝр, Салих hǝм депутатлар бу зернаны колхоз складына китереп тапшырганнар. 12 колхозникны арестовать иткǝннǝр. Шулай итеп, минем хыял- уйларым үтәлмǝде. Озак та булмый аларга суд булды. Судка электелǝр: Кǝримов Шǝйхи, Кǝримов Хǝсбǝт, Тураханов Муллахан, Тураханов Муллахмǝт, Калимуллин Гилимзян, Мухамǝтдинов Нуртдин, Шархиев Рǝхим, Хуснияров Нуртдин, Гиззатов МѲгǝтǝй, Нурисламов Гǝлим – бары да 3-4 елларга хѳкүм ителеп, тѳрмǝгǝ утырдылар. Бу афераның организаторы дип Калимуллин Хǝлит 10-елга тѲрмǝгǝ утырды, шуннан кайтмады. Башкалар 2-3 елдан бары да кайтып җыелдылар.

1935-1936 уку елында 5 классны бетереп, кѳзгǝ 6 нчы класска укырга кердем. Ачлык ǝле үтмǝгǝн булгач, безне школада бер мǝртǝбǝ туйдыралар иде. Әни кѳн дǝ оннан умачлы аш пешерǝ яки бǝрǝңге кырып, ипи пешерǝ. Хуҗалыкта сыер, тавыклар булгач, сѳт hǝм йомыркадан ѳзелмǝдек. Әти кладовщик булгач, аңарга Баев hǝрвакыт зерно алырга рѳхсǝт бирде. Шуңа күрǝдер, ачлык безнең семьягǝ кагылмады. Бары 1937 елга чыккач. ачлык сизелде. Мин җǝйге каникулда кѳн саен балык тотарга йѳредем. Калтай тегермǝненǝ чак барып килǝм яки Самар якка - Сулы курǝснең Ирень елгасына килеп кушылган җирендǝ кармак салам. Абый, 3 литрлык бутыльның төбен тишеп, морда ясап бирде. Аны алам, кѳн дǝ ярты котел балык алып кайтам. Кѳн дǝ йѳмырка белǝн балык бǝлеше пешерелǝ иде.

1936-1937 елларда Сталинның репрессиялǝре дǝ кагылды. Бер кѳн иртǝ белǝн белдек: тѳнлә авылдан берничǝ кешене арестка алганнар дип. Алар Магасумов Шаймухамат, Тураханов Хамдий, Шакиров Баракша, аның улы Шакиров Әмир булып чыктылар. Имеш, алар колхоз төзелешенǝ каршылык күрсǝттелǝр, агитация алып бардылар. Бу кешелǝр бер тѳрле гаеплǝре булмаган кешелǝр иде. Әмирдǝн башкалары кире кайтмадылар. Каюмов Суфиян - беренче империалистик сугыш инвалиды, председатель кассы взаимопомощи иде, аның пенсиясе 1-2 сумнан тора иде. Ул район үзǝге - Чадтан үгǝй балалар алып кайтты. Бер малайны Азмухан абый семьясе алды, Шафига исемле кызны Галиакбǝр бабайлар алдылар. Шафига ул вакытта 10 яшьлǝрдǝн артык түгел, бик биергǝ оста булып чыкты. Сǝхнǝгǝ чыгып биеп башласа, аны яңадан-яңа чакыралар, бик шǝп кул чаба торганнар иде.(Шафига Калтайга кияугǝ чыкты).

1937 елда мǝктǝптǝ дә ыгы-зыгы башланды. Дǝфтǝр тыштагы рǝсемнǝрдǝ, имеш, яшерен рǝвештǝ «Долой СССР» дип язылган Без. бер- беребез белǝн ярышып. шул сүзлǝрне эзли башладык. Анда Пушкинның портреты, аның ǝсәрлǝренǝ иллюстрация (У лукоморья дуб зеленый) h.б.күренешлǝр бар иде. Ул вакытта без ышансак та, бу ялган гǝеплǝр дǝфтǝр фабрикаларында репрессия ясау ѳчен генǝ булгандыр. Уку азагына дǝфтǝрлǝр обложкасыз кил



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2023-01-02 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: