Кыскартылмаларда нокта куелмый.




БАМнарның, КамАЗларның даны бөтен илгә тарал­ган. (Г. Ахунов)

Искәрмә: Үлчәм берәмлекләрен белдергән шартлы кыскар­тылмалардан соң нокта куелмый.

Дәфтәр битеңнән туп-туры бер багана төшеп киткән:

12 кг арыш

8’Кг арыш

12 кг арыш. (Af. Мәһдиев)

СОРАУ БИЛГЕСЕ

1. Сөйләүченең, тыңлаучыга мөрәҗәгать итеп, нәр­сәне дә булса белергә теләвен аңлата торган җөмләләр ахырына сорау билгесе куела.

— Нәрсә белән сукаламакчы буласыз ул җирне? (К. Ндщми)

Ничек була икән соң ул ярату? (Т. Миңнуллин)

Искәрмә 1. Кыек сорау рәвешендә формалашкан җөмләләр­дән соң сорау билгесе куелмый.

— Син беләсеңме — мин шулхәтле сагындым[II]. (Н. Исәнбәт)

Искәрмә 2. Сорау алмашлыклары, сорау кисәкчәләре ярдә­мендә тезелгән җемләләр раслауны белдергәндә дә, сорау билгесе куелмый.

Авырудан башың чыгып җитмәгән, инде кайларга гына чап­мадың. (Г. Ахунов)

2. Шаккату, аптырау, икеләнү сүзсез белдерелгән очракларда, бу урынга сорау билгесе куела.

— Ә безнең Кушнарат мәктәбендә унны бетереп чы­гучыларның аттестатларына сызык сыздылар.

—?

Айдария, зур зәңгәр күзләрен тутырып, Таминдарга карады. (Б. Камалов)

3. Язучының аерым сүз яки җөмләләргә карата шөбһәләнүен, икеләнүен яки ышанмавын белдерү өчен, җәяләр эчендә сорау билгесе куела.

Бу бар вакыт башка ләззәт һич кирәкми, Гыйлеменнән файда алам (?) дип эчердем чәй.

- (М. Гафури)

4. Китап, әсәр, мәкалә, алардагы бүлекчә исемнәре сорау җөмлә рәвешендә төзелгән булса, алардан соң да сорау билгесе куела.

Китәр юлың еракмы?

Т. Миңнуллин

Тамчылар ни диләр?

X. Туфан

ӨНДӘҮ БИЛГЕСЕ

1. Тойгылы хикәя, тойгылы өндәү җөмләләрдән соң өндәү билгесе куела.


Күпме хатирәләр! Китап битләре арасында кипкән чәчәктәй сакланган хатирәләр! (Ә. Еники)

— Бетсен сугыш! (7С Нәҗми)

2. Өндәү җөмлә бигрәк тә көчле тойгы һәм интона­ция белән әйтелсә, ике яки өч өндәү билгесе янәшә куела.

Сәрвәр,

Син бит

Бер көн килгәнең юк,

Сәрвәр, син бит безне оныттың!!

Син оныттың постың,

Фронтың!! (М. Җәлил)

3. Язучының аерым сүз яки җөмләләргә басым яса­вын белдерү өчен, җәяләр эчендә өндәү билгесе куела.

Сүз дә юк, тема һәм әсәрнең камиллеге дә үзенекен итә, әмма төп сәбәп — шигырьнең югары гражданлык пафосы белән ихлас (!) сугарылган булуында. (Р. Мө- хәммәдиев)

4. Өндәү җөмлә белән белдерелгән китап, мәкалә, әсәр исемнәреннән соң өндәү билгесе куела.

Дөнья бу!

X. Сарьян

Тынма, давыл!

X. Туфан

КҮПНОКТА

1. Төрле сәбәпләр аркасында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен, күпнокта куела.

Саулар яшәгән җир — иң бай җир ул, Яшьлек гөрләгән җир — иң гүзәл...

(Р, Фәйзуллин)

— Булыша дип... Ничек әйтергә? (К- Нәҗми)

2. Икенче тема яисә күренешкә кисәк кереп киткән очракта, кызыл юлдан башланган текст алдына күп- нокта куела.

Аның бу өметсезләнүе, бу сыныклыгы минем эчем­не өзә иде. Мин чын ихлас вә булдыра алганым ләта- фәт белән аңа тәсәлла бирергә тырыша идем.

...Ниһаять, мин «иң сөйгән, иң якын юлдашым» бу­лып калырга аны күндердем. (Ш. Камал)

Искәрмә. Шигырьнең аерым өлешләре мәгънә ягыннан бер- берсеннән беркадәр аерылып торсалар, алар арасына күпнөкта куела.

Кил әле, кил, диңгез, меп ярга!

Серләшик бер икәүдәп-икәү.

...Күз нурлары зәп-зәңгәр иде, Төньякныкы икәнгә микән?.. (X. Туфан)

3. Башка автордан алынган өзек тулысынча ките­релмәгән очракта, төшереп калдырылган сүзләр уры­нына күпнокта куела.

Г. Камалның мәгълүм истәлеген яңадан күздән ки­черәбез дә «... аның димләве буенча мин чыгара башла­ган «Яшен» журналы» дигән сүзләргә тап булабыз. (И. Нуруллин)

А. Сурков анкетасына язган җавабында шундый юллар бар: «...Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлил турында киносценарий язарга заявка бирдем». (Н. Юзиев)

ЯНӘШӘ ИКЕ БИЛГЕ

1. Риторик сораулардан соң сорау һәм өндәү бил­гесе куела.

Батырларны шундый бүләк белән

Күңелле бит каршы алырга?! (М. Җәлил)


— Эх, тизрәк китәсе иде!.. Әйдә, тәвәккәллик, ә?! (А. Гыйләҗев)

2. Аптырау, икеләнү, шаккату сүзсез белдерелгән очракта, сорау һәм өндәү билгесе куела.

Ә сезнең

Төп максат нидә соң,

Әүвәлсез-ахырсыз Галәмнәр?! (X. Туфан)

3. Сорау җөмлә әйтеп бетерелмәгән төсмер алса, җөмлә ахырында сорау билгесе һәм күпнокта куела.

Аһ табигать, мин бит синең бер балаң,

Шулай укмы эзсез китеп югалам?.. (И. Юзеев)

4. Тойгылы җөмләгә әйтеп бетерелмәү төсмере өс­тәлсә, җөмлә беткәч, өндәү билгесе һәм күпнокта куела.

Рәхәт соң, валлаһи, шундый чакларда киң тугай­ларда күкрәк киереп печән чабулар!.. (Г. Ибраһимов)

ия БЕЛӘН ХӘБӘР АРАСЫНДА СЫЗЫК

1. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә баш килештәге исем белән белдерелсәләр, ия белән хәбәр арасында сызык куела.

Безнең басу — ап-ак кәгазь, каләм — төрән,

Хәреф — орлык, шигъри юллар — буразна. (Р. Әх- МӘТЭфШОв)

Сабан туе буласы урын — өч яктан куе куаклык әй­ләндереп алынган иркен генә бер чирәмлек. (Ә. Еники}

2. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә сан белән белде­релсә, алар арасында сызык куела.

Ике җирдә икең —дүрт.

Биш алтың — утыз.


3. Ия һәм хәбәр исем фигыль белән белдерелсәләр, ике арага сызык куела.

Укымак — фикерләрне җирдән күккә күчермәк.

(Г. Тукай)

Урак урмак — уйнамак,

Печән чапмак — биемәк,

Ашлык сукмак — кул чапмак,

Тегермән тартмак — ут йотмак. (Мәкаль)

Искәрмә. Ия — исем, хәбәр исем фигыль белән белдерелсә яки киресенчә булса, ия белән хәбәр арасына сызык куела.

Аның төп бурычы хәзер — колхозлар өчен яхшы нәселле ку­яннар җитештерү. (Ә. Еники)

: Сезнең яхшы укуыгыз — безнең өчен шатлык, дәрестә яхшы утыруыгыз — куаныч. (Г. Кутуй)

4. Ия алмашлык белән белдерелеп, аңа аерым басым ясалса, хәбәр исем һәм исем ролендә килүче сүзләр бе­лән бирелсә, алар арасына сызык куела.

Ярлар бик тар булса, ул — инеш,

Ярлар ерак булса, ул — дәрья,

Ярлар чиксез булса, ул — диңгез.

(Р. Фәйзуллин)

Искәрмә. Ия беренче һәм икенче зат алмашлыгы белән бирелеп, аңа аерым басым ясалмаса, хәбәр исем һәм исем функциясендәге сүзләр белән белдерелсә дә, ия белән хәбәр арасында сызык куелмый.

Мин бәхетле, сине сөюемне

Әйтә алсам шушы җырымда. (Г. Зәйнашева)

5. Иясе һәм хәбәре исем яки исемләшкән башка сүзләр белән белдерелгән җөмләдә ияне көчәйтеп, ул көчәйткеч сүзе килсә, сызык ул сүзеннән соң куела.

Сабан туе ул — халкыбызның гаҗәеп гүзәл бер тра­дициясе, тик аның кадерен генә белергә кирәк.

(Ә. Еники) п


Ә яшьлек ул — юл дигән сүз, очсыз-кырыйсыз юл. (Г. Әпсәләмов)

6. Ул сүзе, хәбәрне көчәйтеп, аннан соң килсә, ия белән хәбәр арасына шулай ук сызык куела.

Безнең шатлык — илебез бүләк иткән

Мәңге шиңмәс данлы чәчәк ул! (М. Җәлил}

Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул. (Г. Тукай)

7. Исем һәм исем ролендәге башка сүз төркемнәре белән белдерелгән хәбәргә ярдәмче фигыльләр яки гыйбарәт, кебек, шикелле, өчен, төсле һ. б. сүзләр өстә­леп килсә, ия белән хәбәр арасына сызык куелмый.

Көне ай кебек, ае ел кебек. (Әйтем) Сагынганда айга карыйм,

Ай да гел синең төсле. (Халык җыры)

ҖӨМЛӘ КИСӘКЛӘРЕ АРАСЫНДА СЫЗЫК

1. Ара, вакыт, күләм чикләрен белдерә торган исем­нәр арасына сызык куела.

Казан — Мамадыш юлы, Теләчегә җитәрәк, калын урман аркылы уза. (Ф. Хөсни)

Казан — Иркутск арасындагы тауларны, сахралар- ны сигез ай эчендә үттек. (Г. Ибраһимов)

2. Ким җөмләләрдә кулланылмаган кисәк урынына сызык куела.

Күктән — нурлар,

Җирдән — тәмнәр, Таңнардан — чык, Кыңгыраудан чың алдым, Әнкәемнән — якты дөнья,

Еллардан көз, яз алдым... (И. Юзеев)


Бурычлылар — бурычларын түләргә, атсызлар — ат алырга, өйсезләр — өй салырга, улы җиткәннәр — ки­лен алырга, кызы җиткәннәр — кыз биреп туй ясарга... уйлый. (Г. Ибраһимов)

3. Җөмләнең эчтәлеген, мәгънәсен ике төрле аңлау яки авыр төшенү куркынычы булганда, сызык теләсә кайсы җөмлә кисәге арасына куела.

Ат буйсынган — кешегә,

Сыер буйсынган — кешегә, Ут буйсынган — кешегә, Су буйсынган — кешегә. (И. Юзеев)

ЭНДӘШ СҮЗЛӘР ЯНЫНДА ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ

1. Җыйнак һәм җәенке эндәш сүзләр, җөмлә ба­шында килеп, көчле басым белән әйтелмәгәндә, җөмлә­нең башка кисәкләреннән өтер белән аерылалар.

Туган җирем, сиңа бирермен мин Хисләремнең иң-иң татлысын. (С. Хәким)

Иптәш лейтенант, приказ үтәлде! (М. Мәһдиев)

2. Эндәш сүзләр, җөмлә башында килеп, тойгы бе­лән әйтелсәләр, җөмләнең башка кисәкләреннән өндәү билгесе белән аерылалар.

Туган якларымның чәчәкләре,

Ак каеннар,

таллар,
тирәкләр!

Сау булыгыз! (И. Юзеев)

Иртәнге кояш! Рәхмәт сиңа. (А. Гыйләҗев)

3. Җөмлә уртасында килгән эндәш сүз ике яктан да өгср белән аерыла.


Мин, туган, ике ел Себердә алтын казып торганым бар, өч ел Урал тауларында тимер казыганым бар. (Г. Колдхмәтов)

Хуш, акыллым, соңгы сәламемне

Юллыйм сиңа җилләр аркылы. (Af. Җәлил}

4. Җөмлә ахырында килгән эндәш сүз алдыннан өтер куела.

Сакла, тормыш, бөтен шул дөньяны, Вата күрмә аны, кешелек! (К. Булатова}

Сөйлә, Кояш! (Р. Фәйзуллин)

5. Эндәш сүз алдыннан аңа интонацион яктан бере­геп килгән ымлыклар булса, алар эндәш сүздән өтер белән аерылмыйлар.

И әткәм! Кызыңны Мостафага биреп харап иттең бит. (Г, Коләхмәтоө)

И скә р м ә. Ымлыклар эндәш сүз ролендә килсәләр, алардан соң өтер куела.

Әй, кил әле монда, кыланып утырма. (Сөйләм теленнән)

КҮЗАЛЛАУЛЫБАШ КИЛЕШТӘГЕ ӘЙЛӘНМӘЛӘР ЯНЫНДА
ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ

1. Күзаллаулы баш килеш тойгы, көчле интонация белән әйтелсә, аннан соң өндәү билгесе куела.

Диңгез, диңгез!

Ул гүя җирне кочагына алган, ул бөтен табигать өстеннән хакимлек итә. (Ә. Еники)

Тургайлар, тургайлар! Бәлки алар Ильясның, очучы булып җитеп, үзләреннән дә биегрәк очып йөрүе ту-, рында җырлыйлардыр. (Р. Төхфэтуллин)

2. Күзаллаулы баш килеш көчле тойгы белән әйте­леп, зур пауза ясалса, аннан соң өндәү билгесе һәм күпнокта куела.

Рәшидә, Рәшидә!.. Күпме мөлаемлык, җылылык, нә­фислек, хәйләкәрлек, иркәлек бөркелеп тора аңардан. (Ә. Еники)

3. Тыныч тон белән әйтелгән күзаллаулы баш ки­лештәге сүздән соң нокта куела.

Туган җир. Аның нәрсә икәнлеге аерылгач беленә. (Ә, Баянов)

Яшәү һәм үлем. Әсәрнең үзәгендә шул мәңгелек кон­фликт булырга тиеш. (Г. Әпсәләмов)

4. Нинди дә булса бер предметны, төшенчәне аерып күрсәткәндә, тәэсирлелекне арттыру максатыннан, күзаллаулы баш килештән соң күпнокта куела.

Ипи салу... Дөньяда иң игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул. (М. Мдһдиев)

Гади дәфтәрне урталай бөкләп тегелгән тар озынча кәгазьгә вак кына энҗе бөртегедәй хәрефләрдән тезел­гән сүзләр, юллар...

Никадәр хис аларда, ялкын, моң, кичереш, сөю. (Ш, Маннур)

5. Табышмакларда кулланылган күзаллаулы баш килештән соң, традиция буенча, өтер куела.

Кечкенә генә калай,

Эчендә йөгерек малай. (Револьвер)

Зур палас,

төбендә йомры калач. (Күк йөзе, ай)

ЫМЛЫКЛАР ЯНЫНДА ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ

1. Ымлыклар, җөмлә башында килеп, тойгы белән әйтелсәләр, алардан соң өндәү билгесе куела.

Их!

Тугайдагы һәрбер куак белән, һәрбер чәчәк белән дус алар. (И. Юзеев)


— Фу! Башмак артыннан йөреп, тамагым кипте. (Т. Гыйззәт)

Чү! Уңгарак борыл. (К. Нәҗми)

2. Ымлыклар, җөмлә башында килеп, көчле инто­нация белән әйтелмәсәләр, алардан соң өтер куела.

Ах, мин җирне артык сөйдем бугай,

Артык сөйдем аның гөлләрен. (Һ. Такташ)

Фу, бөтенләй тыным кысылды, хәлем бетте.

(Ш. Камал)

3. Җөмлә уртасында килгән ымлыклар ике яктан да өтер белән аерылалар.

Бер аерылсаң, һай, озак үтә,

Озак үтә ай, елы. (Р. Фәйзуллин)

Юк, мелла кем, әй лә, тфү, тфү, Ләйлә диясем, сищ Ләйлә, ачуланма әле. (Ф. Әмирхан)

4. Ымлыклардан соң, бу ымлыкның шушы җөмләдә бирелергә тиешле тәэсир көчен арттыру максатыннан, күпнокта куела ала.

Бүреләр,

аһ... ләкин бүреләр

Ул кадәр үк ерткыч түгелләр.

(М. Җәлил)

5. Ымлыклар җөмлә ахырында килсәләр, алардан алда я өтер куела, я ымлыклар сүз җөмлә булып фор­малашалар.

Минем атым беренче урынны алды бит, әй! (Ә. Ай­дар)

Уф, үләм! Нигә син, нигә син! Уф!(7<. Тинчурин)


КЕРЕШ СҮЗЛӘР

ҺӘМ КЕРЕШМӘЛӘР ЯНЫНДА ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ

1. Кереш сүзләр җөмлә башында килсәләр, ал ардан соң өтер куела.

Ихтимал, боларның берсе дә дөреслеккә туры кил­ мәве бар, әмма үз-үзеңне ничек тә тынычландырырга кирәк ләбаса. (Г. Әпсәләмов)

Хәер, мондый шөһрәтле исемнәргә үк күтәрелмәгән­ дә дә, яхшы җанлы чын кешеләр эзләп читкә чыгасы түгел. (Г. Бәширов)

2. Кереш сүзләр җөмлә уртасында килсәләр, ике яктан да өтер белән аерылалар.

Моны, әлбәттә, сер белер өчен түгел, тик болай, сүз булсын дип кенә әйттем. (Ш. Камал)

Юл борылды, ахры, «ярты күмәч» хәзер яннан тү­гел, ә чананың артыннан чаба. (И. Гази)

3. Кереш сүзләр җөмлә ахырында килсәләр, алар алдыннан өтер куела.

Әйтәчәкмен мин аларны, әйтәчәкмен, һичшиксез! (Г. Бәширов)

Капка бикләнмәгән, көтәләр иде, күрәсең. (Б. Ка­малов \

4. Күрәсең, мөгаен, ахрысы кебек кереш сүзләр, җөмлә составында булып, ике гади җөмлә чигендә кил­сәләр, бер яктан өтер белән, икенче яктан нокталы өтер белән аерылалар.

Бу сүзне әйтү аңа гадәттән тыш авыр булды, күрә­сең; ул, кулъяулыгын чыгарып, күзләрен томалады. (М. Мәһдиеө)

5. Керешмәләр, җөмлә ахырында, җөмлә уртасында килеп, һәр икс очракта да җәя эченә алыналар.

Закиров һич тә моны көтмәгән иде (юаш күренгән иде бит бу укытучы беренче дәрестә!). (М. Мәһдиеө)

Аның ашказаны авырта башлаган икән, докторлар «ак аш» (сөт, катык, эремчек) белән генә торырга куш­каннар. (Ә. Еники)

6. Тыныш билгеләре белән белдерелгән керешмәләр дә җәяләр эченә алыналар.

Югары гражданлык поэзиясен һич кенә дә автор­ның изге ният белән (!), әмма ашыгыч рәвештә үзенең җәмәгатьчелек каршындагы гражданлык бурычларын үтәүгә омтылышы нәтиҗәсендә язылган шигъри юлла­ры белән бутарга ярамый. (Р. Мөхәммәдиев)

ӨСТӘЛМӘЛӘР ЯНЫНДА ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ

1. Өстәлмәләр алдыннан, тәэсирлелекне арттыру мак­сатыннан, зур пауза ясалса, нокта, сорау, өндәү куела.

Үтәли җилдән курыкмыйм мин. Салкыннан да.

(А. Гыйләҗев)

Ярлар, ярлар, халык күңеле кебек,

Сез катлаулы, тордым оялып,

Җырларыма минем сездә урын

Табылыр микән? Тик бер оялык... (С. Хәким)

2. Өстәлмәләр алдыннан пауза зур булмаса, өтер кую белән чикләнергә мөмкин.

Иртәгә бөтен фронт буйлап листовкалар яумасмы, һәм синең имза белән. (Ш. Маннур)

Үзе белән тыңлаучы арасындагы, минем арадагы озын юлда ул көчен югалтмый, ул минем күңелдә яр­дәмче авторны таба, миндә үзен таба, Бетховенны!

(Ә. Баянов)


ӘЙЕ, ЮК, ЯРЫЙ СҮЗЛӘРЕ ЯНЫНДА ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ

1. Раслауны яки кире кагуны белдерүче әйе, юк, ярый сүзләре җөмләнең башка кисәкләреннән өтер бе­лән аерылалар**

Гөлләр чәчтем, әнкәй, матур гөлләр,

Алар үсәр, әйе, үсәр бит. (һ. Такташ)

Ярый, үземә тапшырылган эшкә мин иртәгәдән үк тотыначакмын. (Р. Ишморат)

2. Әйе, юк, ярый сүзләре тойгы белән әйтелсәләр, сүз җөмлә булып формалашалар, алардан соң өндәү билгесе куела.

Юк! Башка кешеләрне алдасагыз да, без эшчеләрне алдый алмассыз. (Г. Коләхмәтов)

ӘНӘ. МЕНӘ СҮЗЛӘРЕ ЯНЫНДА ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ

1. Әнә, менә кебек күрсәтү алмашлыклары җөмлә­нең башка кисәкләреннән өтер белән аерылмыйлар.

Менә бу сары чәчәкне давыл чәчәге диләр. (Г. Әпсә- ләмов)

Алафузовта әнә эшчеләр забастовка ясаганнар. (Ә. Фәйзи)

2, Әнә, менә кебек күрсәтү алмашлыкларына логик басым төшсә, алар сүз җөмлә булып формалашалар. Алардан соң өндәү билгесе куела.

Әнә! Әнә! Нигә сез ал арны ишетмисез?! Нигә ал ар­га таба сукмак салмыйсыз?! (К. Тинчурин)

ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР ЯНЫНДА ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ

1. Тиңдәш кисәкләр бер-берсенә теркәгечсез бәйлән­сәләр, алар арасына өтер куела.

Түтәлне тутырып үсә җиләкләр,

Нәркис, миләүшә, сөмбел һәм мәкләр. (М. Җәлил)


2. Тиңдәш кисәкләр җәенке булып, үз эчләрендә тагын тыныш билгеләре булса, теркәгечсез бәйләнеп килгән очракта, нокталы өтер куела.

Габдулла, мәдрәсәдә быелгы укуын төгәлләп, баш­танаяк өй эшләренә чумды: караңгыдан торып, морҗа ачты; мич сүрелгәч, аны менеп япты; мичкә ягар өчен, кечкенә салам көлтәләр бәйләде; туры алашаны инеш­кә сугарырга алып төште; сыерны көтүгә чыгарды, каршы алды. (Ә, Фәйзи)

3. Тиңдәш аергычлар бер-берләреннән өтер белән аерылалар.

Алар аз сүзле, тәҗрибәле, ипле, сак кешеләр була­лар. (М. Мәһдиев)

Ал, зәңгәр, күк, сары төстәге шакмаклы пыялалар­дан эшләнгән тәрәзәләрдән төшкән кичке яктылык күзләргә матурлык биреп тора. (Г. Кутуй)

4. Тиңдәш булмаган аергычлар янында тыныш бил­гесе куелмый.

Авылның уртасында зур базар кайный, аның ике ягыннан биек матур сарайлар, зур тимер йозак белән бикләнә торган ак таш кибетләр тезелеп китәләр. (Г. Ибраһимов)

Җанны өшетә торган салкын коры кич килде.

(А. Гыйләщев)

5. Кабатланмыйча килгән һәм (да, дә), яисә, я, йә, яки кебек теркәгечләр тиңдәш кисәкләрне бәйләп кил­сәләр, алар арасында өтер куелмый.

Атларыңны тугар да кереп чәй эч. (Г. Ибраһимов)

Үземнең элекке частема җибәрерләрме яисә берәр ят частька барып эләгергә туры килерме? (И. Гази)

6. Һәм, да!дә (та!тә), я, яки, яисә, ни, әле, әллә, тагы теркәгечләре кабатланып килеп, тиңдәш кисәкләр­не бәйләсәләр, алар арасында өтер куела.

Муса да, мин дә бик дус яши идек. (М. Максуд) Галәветдин абый тагын керде, тагын чыкты.

(Ш. Маннур)

Егерме аршын киндер, яки биш аршын постау, яки пар итек дүрт пот бодайга торалар. (Г. Тукай)

7. Тиңдәш кисәкләр бары, тик, бары тик, тик бары кебек теркәгечләр белән бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.

Җиңү, тик бары җиңү теләге генә ашкындыра ми­не. (Г. Минский)

Ул көлде, шатланды, тагы көлде, тагы шатланды. (Г. Исхаков)

8. Зат алмашлыкларын аныклап килгән тиңдәш аныклагычлар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.

Без — Леонов, Бубликов, Барыкин, Воропаев, Федо­ров һәм мин — тиз генә иртәнге ашны ашадык та һәр- кайсыбыз үз эшебезгә керештек. (Ф. Бурнаш)

9. Тиңдәш кисәкләр буйсына торган сүз тиңдәшләр­нең арасына туры килгән очракта, өтер шул сүздән соң куела.

Бу тынгысыз, көйсез оныгыннан

И зарланды әби, зарланды. (К. Булатова)

10. Ә, ләкин, әмма, бәлки, фәкать каршы куючы теркәгечләре белән бәйләнеп килгән тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела.

Тыныч, тыйнак, әмма тирән ярату белән яратты ул аны. (Ә. Еники)

Коли ышандырырлык берәр сүз әйтергә уйлады, лә­кин килешле сүз таба алмады. (Г. Гобәй)

11. Үзара кискен каршылык яки сәбәп — нәтиҗә мөнәсәбәтендә торган һәм теркәгечләрсез бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына сызык куела.

Суга төште — сүнмәде,

Утка керде — көймәде. (X, Туфан)

Йөзлекәй карчык олы киленнең явызлык эшләргә җыенуын шул әйберләрне күмүчедән белгән — төнлә белән аларны дөрләп янган мичкә аткан. (Г. Ахунов)

12. Формалары белән тиңдәш кисәкләргә охшаган, ләкин кушма хәбәр компонентларын тәшкил иткән сүз­ләр арасына тыныш билгесе куелмый.

Шундый уйлар берлә минем катты китте башларым, Чишмә төсле ихтыярсыз акты китте яшьләрем.

(Г. Тукай)

КАБАТЛАУЛАР ЯНЫНДА ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ

1. Җөмләнең нинди дә булса бер кисәгенең мәгънә­сен көчәйтү өчен кулланылган кабатлаулар бер-берсен- нән өтер белән аерылалар.

Мин кырын күземне салгалыйм: и тырыша, и ты­рыша болар курчакларын утырып тора торган итәргә. (Ф. Хөсни)

Әнигә болын хәлләрен сөйләгәндә, и мактандым, и мактандым. (И. Гази)

2. Булгач, калгач, дигәч, икән ярдәмче фигыльләре, тек ярдәмче сүзе белән ясалган кабатлаулар янында тыныш билгесе куелмый.

Шулай да тимәдем: ни гаебе бар соң аның? Сөй­ләнә икән сөйләнсен! (А. Гыйләҗев)



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2021-02-02 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: