Татар теле буенча укыту методик комплекты




Укытучы өчен

Ч.М.Харисова. Татар теле.Теория. Күнегүләр.Тестлар. Казан: Мәгариф,2006;

Ф.М. Хисамова. Татар теле морфологиясе. Казан: Мәгариф, 2006;

Н.В.Максимов. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология. Казан: Мәгариф, 2004;

Н.В. Максимов, З.В. Шәйхразиева. Урта мәктәптә татар теле укыту. Гади җөмлә стнтаксисы Казан: Мәгариф,2008;

М.З.Зәкиев. Татар синтаксисы. Казан: Мәгариф, 2005.

Укучы өчен

К.З.Зиннәтуллина, Ф.Ф.Фатыйхова, Р.З.Мирзаһиҗв Татар теле, 9 Казан Татарстан китап нәшрияты, 2011;

Р.Р. Шәмсетдинова. Татар теле. Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005;

Р.Н.Фатыйхова.Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар.(Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирүче мәктәпнең V-lXсыйныйфлары өчен ярдәмлек).-Казан:Гыйлем,2009;

Ф.С.Сафиуллина, Г.Ә Нәбиуллина. Татар теленнән тестлар. Синтаксис.-Казан: “Яңалиф”нәшрияты.-2006;

Имтиханнар өчен. Изложение биремнәренә җаваплар.(Татар урта гомуми белем мәктәбенең 9нчы сыйныфында татар теленнән язма имтиханга хәзерләнү өчен ярдәмлек.)Казан,2011;

Фәтхулова К.С., Денмөхәммәтова Э.Н., Хәйдарова Р.З. Татар теле.9нчы сыйныф: Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма: Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен (рус телендә сөйләшүче укучылар өчен).-Казан: Гыйлем,2012

Юсупова Ә.Ш.,Мөгътәсимова Г.Р., Нәбиуллина Г.Ә., Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле. 9нчы сыйныф: Яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма: Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен (рус мәктәпләрендәге татар балалары өчен).-Казан: Гыйлем,2012

 


Бүлекләр һәм темалар Сәгать саны Дәрес тибы Үзләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр Контроль төре Үткәрү вакыты
план факт
  Гади җөмлә синтаксисын кабатлау (3сәг.)
  Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Сүзтезмә   Кабатлау Нинди грамматик чара ярдәмендә формалашудан чыгып, җөмләдә сүзләр бәйләнешенең икегә: тезүле һәм ияртүле бәйләнешләргә бүленүе. Кимендә ике мөстәкыйль сүзнең үзара бәйләнешкә керү нәтиҗәсендә сүзтезмә барлыка килүе. Сүзтезмәнең аерым бер төшенчәгә конкретлык, төгәллек бирүе. Сүзтезмәнең иярүче һәм ияртүче кисәкләрдән торуы. Ияртүчедән чыгып, иярүче кисәккә сорау кую. Ияртүче кисәкнең кайсы сүз төркеменнән булуына карап, сүзтезмәләрне 6 төркемгә: исем сүзтезмә, сыйфат сүзтезмә, сан сүзтезмә, алмашлык сүзтезмә, фигыль сүзтезмә, рәвеш сүзтезмәгә бүленүе.      
  Гади җөмләләрнең составлары. Әйтү максаты ягыннан төрләре   Белем-күнекмәләрне камил-ләштерү Гади җөмләләрнең составлары ягыннан бер яки ике составларга бүленүе.Әйтү максаты ягыннан хикәя,сорау,боеру,тойгылы җөмләләргә бүленүе.      
  Кереш диктант “Туган тел-тарих хәзинәсе”   Контр. дәрес Грамоталылык дәрәҗәләрен тикшерү (имтиханнар өчен, 9 нчы сыйныф) Диктант №1    
  Кушма җөмлә синтаксисы һәм пунктуация (3 сәг.)      
  Хаталар өстендә эш. Кушма җөмлә турында төшенчә.   Яңа материал үзләштерү Гади һәм кушма җөмләләрнең уртак һәм аермалы яклары.      
  Кушма җөмлә составындагы җөмләләрнең бер-берсенә бәйләнеше. Кушма җөмләләрне төркемләү.   Белем-күнекмәләрне камил-ләштерү Кушма җөмләгә берләшкән гади җөмләләрнең мәгънә һәм форма ягыннан үзара тыгыз бәйләнгән булуы.      
  Гади һәм кушма җөмләләр кулланып изложение язу   Контр. дәрес “Көтелмәгән сорау” Изложение №1    
  Тезмә кушма җөмләләр (5сәг.)      
  Тезмә кушма җөмлә турында гомуми төшенчә   Яңа материал үзләштерү Үзара тезү юлы б-н бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмләнең тезмә кушма җөмлә дип аталуы.      
  Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре   Белем-күнекмәләрне камил-ләштерү Кушма җөмләдәге гади җөмләләрне үзара бәйли торган тезүче теркәгечләр булуы,теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләрнең бер-берсеннән өтер белән аерылуы.      
  Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре   Белем-күнекмәләрне камил-ләштерү Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләрнең үзара санау һәм каршы кую интонациясе ярдәмендә теркәлүләре.      
  Тезмә кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.   Кабатлау Тезмә кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясый белү.      
  Тезмә кушма җөмлә төрләрен кулланып сочинение язу. “Укытучы булсам”   Иҗади дәрес Сочинение язганда фикерләрнең эзлеклелегенә, җөмләдә сүзләр бәйләнешенә игътибар итү. Сочинение №1    
  Иярченле кушма җөмлә (3сәг.)      
  Иярченле кушма җөмләләр турында гомуми төшенчә   Яңа материал үзләштерү Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмләнең иярченле кушма җөмлә дип аталуы        
  Иярченле кушма җөмләгә синтаксик анализ ясау   Белем-күнекмәләрне камил-ләштерү Иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясый белү.        
  «Иярченле кушма җөмлә” темасын ныгыту өчен диктант. “Яшенле яңгыр”   Контр. дәрес   Диктант №2    
  Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләре (4сәг.)      
  Хаталар өстендә эш. Аналитик иярчен җөмләләр,аларның үзенчәлекләре. Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре   Яңа материал үзләштерү Аналитик иярчен җөмләләрнең баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр,теркәгеч һәм теркәгеч сүзлләр,көттерү интонациясе белән бәйләнүе.        
  Синтетик иярчен җөмләләр,аларның үзенчәлекләре. Синтетик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре   Яңа материал үзләштерү Синтетик иярчен җөмләләрнең татар теленә генә хас булуы,рус телендә аларның булмавы.      
  Иярченле кушма җөмләләр синонимлыгы   Белем-күнекмәләрне камилләштерү        
  Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кулланып сочинение язу. “Кеше күркәм холкы белән матур”   Иҗади дәрес Сочинение язганда фикерләрнең эзлеклелегенә, җөмләдә сүзләр бәйләнешенә игътибар итү. Сочинение №2 (контроль)      
               
  Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре (16сәг.)      
  Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре. Иярчен ия җөмлә   Яңа материал үзләштерү Иярчен җөмләнең ия, хәбәр, аергыч,тәмамлык, аныклагыч җөмләләргә бүленүе. Бәйләүче чаралар:парлы, ялгызак мөн. сүзләр; иярт. теркәгеч ки, көттерү, аныклау интон.      
  Иярчен хәбәр җөмлә   Яңа материал үзләштерү Аналитик вариант.б.ч:шунда, менә нәрсәдә, шул иде, ки, шундый, шулай      
  Иярчен тәмамлык җөмлә   Яңа материал үзләштерү Ан.вар.:ки терк., шуны, моны, шуннан,кем-шуны, шуңа; син.кил. куш.+дип бәй.сүз.      
  Иярчен аергыч җөмлә   Яңа материал үзләштерү Ан.вар.:шундый, шуның ки терк., син. иял.кил, сыйф. фиг, янәшә тору      
  Иярчен хәл җөмлә Иярчен вакыт җөмлә   Яңа материал үзләштерү Шул вакытта, аннары, шуннан соң, шуңа кадәр, кайчан-шул чакта;син:хәл фиг. куш,; б-н, бирле һ.б      
  Иярчен урын җөмлә   Яңа материал үзләштерү Кайда-шунда, кайда-шуннан, шунда;син. Җиргә(дән, дә), якка(тан,та),урынга(нан,да) Изложение элементлары белән сочинение №3(“Туй каршылау” 4 нче күнегү)    
  Иярчен рәвеш җөмлә   Яңа материал үзләштерү Син.: кебек, шикелле, сыман, төсле, -ча,дәй, -п, ып, ан.:ки, гүя, әйтерсең, диярсең,шулай, алай, болай, -мыни, -мени   .  
  Иярчен күләм җөмлә   Яңа материал үзләштерү Син. кадәр, хәтле, дәрәҗәдә, күләмдә, ан. мөнәс. сүз,ки терк.      
  Иярчен сәбәп җөмлә   Яңа материал үзләштерү Син. юн. кил, чыг.кил., күрә, сәбәпле, аркасында, дип, -гач,-гәч хәл фиг. ан. аар. мөн. сүз. чөнки тер      
  Иярчен максат җөмлә   Яңа материал үзләштерү . Син.вар. өчен, дип, ан.вар. мөн. сүз.      
  Иярчен шарт җөмлә   Яңа материал үзләштерү Син. вар. –са,-сә, -мы, -ме, исә, икән сүз., ан.вар алайса, алай булса, шулай булса, югыйсә-      
  Иярчен кире җөмлә   Яңа материал үзләштерү са,-сә+дә,-дә ып,еп, гач, гәч+дә,да-сын, сен, фиг.юк. фор. мый, ми, ма, мә карамастан, ан.төре шулай да, шулай булса да, шуңа карамастан      
  “Җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре” темасы буенча диктант (1 яртыеллык)   Контр. дәрес   Диктант №3 (контроль)    
  Хаталар өстендә эш Иярчен кереш җөмлә   Яңа материал үзләштерү        
  Иярченле кушма җөмләләрне үзгәртеп төзү. Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау   Яңа материал үзләштерү Аналитик иярченле кушма җөмләләрне синтетик иярченле җөмләләр итеп һәм,киресенчә,синтетик иярченле җөмләләрне аналитик иярченле кушма җөмләләр итеп үзгәртеп төзү күнегүләре өстендә эш.Бүлек буенча өйрәнгәннәрне ныгыту.Кушма җөмләләрне схемаларда күрсәтү күнекмәләре булдыру.      
  “Иярченле кушма җөмлә” темасын кулланып сочинение “Икмәк кадере”   Иҗади дәрес Сочинение язганда фикерләрнең эзлеклелегенә, җөмләдә сүзләр бәйләнешенә игътибар итү. Сочинение №4    
  Катлаулы кушма җөмләләр (7сәг.)
    Катлаулы кушма җөмлә турында төшенчә. Күп тезмәле кушма җөмлә Күп иярченле кушма җөмлә   Яңа материал үзләштерү Яңа материал үзләштерү Икедән артык гади җөмләдән торган кушма җөмләләрнең катлаулы кушма җөмлә дип йөртелүләре. Күп тезмәле кушма җөмләләргә анализ ясауИярчен җөмләләре берничә булган иярченле кушма җөмләнең күп иярченле кушма җөмлә дип      
  “Иярченле кушма җөмлә” темасын кулланып контроль изложение язуга әзерлек “Мәшһүр галим”   Иҗади дәрес   Изложение №2 (контроль)    
  Контроль изложениене язу            
  Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә.Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә     Яңа материал үзләштерү        
  Бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә.Берничә төр иярүле күп иярченле кушма җөмлә   Яңа материал үзләштерү        
  Катнаш кушма җөмлә. Катнаш кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау   Яңа материал үзләштерү Гади җөмләләрне үзара Тезү юлы белән дә,ияртү юлы белән дә бәйләнгән катлаулы кушма җөмләләрнең катнаш кушма җөмлә дип аталулары.Катнаш кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. Катнаш кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясый белү.      
  Катлаулы кушма җөмләләр кулланып сочинение язу “Дуслык- бөек көч”   Иҗади дәрес   Сочинение №5    
  Текст синтаксисы (5 сәг.)
  Текст синтаксисы турында төшенчә Тезем   Яңа материал үзләштерү Яңа материал үзләштерү Мәгънәви яктан төгәлләнгән,билге бер рәвештә оешкан сөйләмнең текст дип аталуы. Тиңдәш кисәкләре яки тиңдәш җөмләләре күп буллу аркасында бик нык җәенкеләндерелгән гади яки кушма җөмләләрнең тезем дип аталулары.      
  Чит сөйләмле текст       Яңа материал үзләштерү Сөйләмне башкаручының сөйләүче яки автор дип аталуы.Сөйләүче кулланган башка кеше сүзләренең чит сөйләм дип аталуы.Үзгәртелмичә кулланылган чит сөйләм-туры сөйләм,үзгәртелеп кулланылганы –кыек сөйләм булуы.      
  Туры сөйләм янында тыныш билгеләре   Яңа материал үзләштерү Туры сөйләмнең куштырнаклар эченә алынуы.      
  “Текст синтаксисы” темасын йомгаклап контроль сочинение язуга әзерлек “Тәрбияле кеше”   Иҗади дәрес   Сочинение №6(контро-ль)    
  Сочинениене язу          
  Пунктуация (6сәг.)    
  Пунктуация. Җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше, интонация һәм тыныш билгеләре   Яңа материал үзләштерү Тыныш билгеләрен куярга өйрәтә торган фәннең пунктуация дип аталуы.      
  Нокта,сорау,өндәү билгеләре;күп нокталар һәм куштырнаклар куела торган очраклары   Яңа материал үзләштерү Нокта,сорау,өндәү билгеләре;күп нокталар һәм куштырнаклар куела торган очраклары Диктант -7 мин.    
  Өтер куелу очраклары.Нокталы өтер,ике нокта куелу очраклары   Яңа материал үзләштерү Өтер куелу очраклары.Нокталы өтер,ике нокта куелу очраклары      
  Сызык һәм җәяләр куелу очраклары   Яңа материал үзләштерү Сызык һәм җәяләр куелу очраклары Диктант-10 мин    
  Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау   Белем-күнекмәләрне камилләш-терү Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.      
  Синтаксис һәм пунктуация темаларын гомумиләштереп диктант   Контр. дәрес   Диктант №4    
  Стилистика һәм сөйләм культурасы (8сәг.)      
  Хаталар өстендә эш. Әдәби һәм язма сөйләм стильләре   Яңа материал үзләштерү Әдәби һәм язма сөйләм стильләре, сөйләмә стиль      
  Фәнни, рәсми стильләр   Яңа материал үзләштерү Фәнни,рәсми һәм стильләр Ышанычна-мә,беркетмә язу.    
  Публицистик стиль, әдәби стиль   Яңа материал үзләштерү Публицистик стиль, әдәби стиль Мәкалә язу    
  Синонимнарның сөйләм оештырудагы роле. Стилистик хаталар.   Яңа материал үзләштерү Синонимнарның сөйләм оештырудагы роле. Стилистик хаталар.      
  “Стилистика һәм сөйләм культурасы” темасы буенча сочинение язуга әзерлек “9нчы май-Җиңү бәйрәме”   Иҗади дәрес Бөек Ватан сугышы турында алган белемнәрне системалаштыру Сочинение №7    
  Сочинение язу            
  Сөйләм культурасы.     Яңа материал үзләштерү Сөйләм культурасының кешедә культураның бер билгесе булуы.      
  Әдәби тел нормалары   Яңа материал үзләштерү Сөйләмнең аңлаешлы, саф, җыйнак, аһәңле булуы. Калька   .  
  5-9 нчы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау (8сәг.)      
  Фонетика,орфоэпия,   Кабатлау        
  Графика,орфография   Кабатлау        
  Еллык контроль диктант   Контр. дәрес   Диктант №5 (контроль)      
  Хаталар өстендә эш Лексикология   Кабатлау        
  Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы   Кабатлау        
  Морфология   Кабатлау        
  Синтаксис һәм пунктуация   Кабатлау        
  Синтаксис һәм пунктуация   Кабатлау        
               
                                 

Нчысыйныф

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбияты укыту программасы буенча

аңлатма язуы

Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия һәм Татарстанның “Мәгариф турында” законнары, Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандартлары (Казан,2008) салынды.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законына (2004 ел),“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” на (2004 ел, 11 октябрь),Татарстан Республикасының гомуми белем бирү мәктәпләрендә “Татар телен дәүләт теле буларак укыту турында” гы ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән (№1291520/1, 13.08.12) хатына, шулай ук ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2013 елның 9 июлендә чыккан 9127 / 13 номерлы “Татарстан Республикасының башлангыч һәм төп гомум белем бирү мәктәпләрендә 2013-2014нче уку елы өчен базис һәм үрнәк планнарын раслау” дип исемләнгән һәм 2013 нче елның 29 нчы августында чыккан 56 нчы номерлы “3Аксубай урта (тулы) гомуми белем бирү -мәктәбенең базис укыту планын” раслау боерыкларына, мәктәпнең “Эш программаларының структурасын раслау” турындагы локаль актына, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы”на (төзүче-авторлары: Ф. Г. Галимуллин, З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011), шулай ук ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслекләргә нигезләнеп төзедем.

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуның максат һәм бурычлары.

Бүгенге көндә иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш.. Белем алу гамәлләренең структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуга түбәндәге бурычлары куела:

-матур әдәбият әсәрләрен (яки әдәби әсәрдән өзекләрне) укып үзләштерү,алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү;

-әдәби-теоритик төшенчәләрне аңлату һәм кулланыргша өйрәтү;

-текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап,төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү;

-халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы,театры, сынлы сәнгате белән таныштыру,күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;

-укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, кешеләргә һәм әйләнә-тирәгә гуманлы караш тәрбияләү;

- матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру;

-укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү;

-татар рус һәм башка әдәбиятларны чагыштырып карау күнекмәләре булдыру;

- хезмәт тәрбиясе һәм эстетик тәрбия бирү.

Аңлашыла ки,бу бурычлар,аерым-аерым күрсәтелсәләр дә,үзара тыгыз бәйләнгәннәр.Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар,чөнки аларны мин дәрестә белем бирү,шәхес формалаштыру бергә бәйләп алып барам.

Программага әсәрләрне киләчәк яшъ буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомум-кешлекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайладым.

Башлангыч сыйныфлардагы эзлеклелекне дәвам иттереп, укучыларның белемнәрен тулыландыру максатыннан, 5 – 9 нчы сыйныфларда халык авыз иҗатының барлык төрләреннән дә өстәмә үрнәкләр алдым. Беренчедән, алар укучыларга фольклордан тулы мәгълүмат бирә, икенчедән, телгә караган белемнәрне гамәли яктан ныгыту өчен кулланыла.

Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү дә әһәмиятле. Бу җәһәттән эшне түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:

- татар теленең үзенчәлекле авазларын әйтү күнекмәләре булдыру;

- сүз басымын дөрес куя белү;

- логик басымны дөрес куя белү;

- җөмләне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку;

- тавышны дөрес төшерә һәм күтәрә белү, ягъни интонацияне дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

Һәр сыйныф өчен программада “ Ятлау өчен әсәрләр”, “Сөйләшү тематикасы”, “Дәрестән тыш уку” тематикасы тәкъдим ителә, укучыларның уку сыйфатын билгеләү максатында әдәби әсәрләр белән эшләүгә, әдәбият теориясеннән белем-күнекмәләр булдыруга таләпләр бирелә. Матур әдәбиятны, шул рәвешле, төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итә.

 

 

9 нчы сыйныфта (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасына аннотация

Гыйльфанова Ф.Р., 1 квал.

1. Фәнне өйрәнү максаты: -матур әдәбият әсәрләрен (яки әдәби әсәрдән өзекләрне) укып үзләштерү,алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү; -әдәби-теоритик төшенчәләрне аңлату һәм кулланыргша өйрәтү; -текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап,төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү; -халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы,театры, сынлы сәнгате белән таныштыру,күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү; -укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, кешеләргә һәм әйләнә-тирәгә гуманлы караш т

 

- 2.Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр: әкиятләр, аларның төрләрен, геройларның төп сыйфатларын аера белү;

- язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләрен;

- дөнья халыклары әкиятләрен;

- мәкальләр, табышмаклар һәм укучыларның тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә аларның ролен;

- җырлар һәм аларның төрләрен аера белү;

- бәетләр,аларда сурәтләнгән вакыйгаларны;

- риваятьләр һәм легендалар, аларның жанр үзенчәлекләрен белү таләп ителә.

 

4. Фәннең гомуми күләме: Елга 68 сәгать (атнага 2 сәгать)

  • ана теленең грамматик категорияләрен белү;
  • телдән һәм язма сөйләм, диалог, монолог, аралашу ситуацияләрендә тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;
  • сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын (орфоэпик, лексик, аера белү грамматик, орфографик һәм пунктацион)саклау һәм сөйләм әхлагы нормаларын үтәү;
  • татар теленең фонетик, лексик системаларын һәм грамматик төзелешен үзләштерү;

6. Эш программасының структурасы:

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән тора.

7. Укыту – методик комплекты:

- Программа: “ Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен) 1-11 нче сыйныфлар (төзүче-авторлары:Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева).- Казан:Татарстан китап нәшрияты,2011, дәреслек: 9нчы сыйныф өчен татар әдәбияты. З.Н. Хәбибуллина, Х.Г. Фәрдиева, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011) нигезләнеп төзеде

 

 

Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә таләпләр

Татар халык авыз иҗаты жанрларыннан:

- әкиятләр, аларның төрләрен, геройларның төп сыйфатларын аера белү;

- язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләрен;

- дөнья халыклары әкиятләрен;

- мәкальләр, табышмаклар һәм укучыларның тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә аларның ролен;

- җырлар һәм аларның төрләрен аера белү;

- бәетләр,аларда сурәтләнгән вакыйгаларны;

- риваятьләр һәм легендалар, аларның жанр үзенчәлекләрен белү таләп ителә.

Әдәбият теориясеннән:

- хикәя, фантастик хикәя, очерк, повесть, нәсерне аера белү;

- автобиографик повестьне;

- шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;

- комедия жанры турында аңлатып бирү;

- мәсәл жанрының үзенчәлеген;

- әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү;

-уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү;

-әсәр темасы, проблемасы, идеясе буенча фикер йөртә белү;

-халык авыз иҗаты жанрларын аңлап өйрәнү;

-укылган материалның эчтәлеге буенча фикер йөртергә өйрәтү;

-бирелгән үрнәк буенча аерым өзекләргә анализ ясау күнекмәләрен үстерү;

-әдәби терминнарны белү, стиль-композиция үзенчәлекләрен аңларга өйрәтү.

-тәкъдим ителгән эпик, лирик һәм драматик әсәрләрне уку һәм аларга үз мөнәсәбәтеңне белдерә, бәя бирә белү;

-сайлап алган әсәрнең (кыскача, тулы, аерым бүлекләренең) эчтәлеген сөйли белү;

-әдәби әсәрнең төрләрен аера алу;

-сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;

-әдәби әсәрнең төрен билгеләү;

-әдәби әсәрнең темасын, төп идея-эчтәлеген билгеләү;

-әдәби әсәр героена характеристика бирү;

-әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен дәлилли, исбатлый белү;

-әсәрдә сюжет элементларын аера, композициясен, тел–сурәтләү чараларын күрсәтә, аңлата белү;

-автор һәм персонажлар телен анализлау (тел-сурәтләү чараларын таба, аңлата белү);

-әдәби әсәр буенча инша язу;

-әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү сорала.

Татар мәдәниятеннән:

- татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф- гадәт һәм йолаларын аңлата белү;

- милли орнаментларны аера белү;

- әдәбиятка бәйле рәвештә балет, опера, сынчы кебек терминнарны аңлатып бирә белү сорала.

Предметара эшчәнлек алып бару юнәлешләре:

-әдәбиятны музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен үстерү, матурлыкны танырга өйрәтү;

-татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укытып, әдә



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-10-26 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: