Обращение Президента Республики Татарстан.




Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч Кешелек тарихында күп кенә дәүләтләрнең гөрләп үсеп тә, тора-бара юкка чыгуы, югары казанышларга ирешкән бөтен бер халыкның югалу мисаллары мәгълүм. Бүген, гомуми глобальләшү, биләмә чикләре җуелу һәм күчеш агымнары көчәю, тоташ бердәйлек һәм цифрлаштыру шартларында халыкның милли тәңгәллеген саклау мәсьәләсе кискенләшә бара. Ел саен дистәләгән тел бөтенләйгә югала. Бу проблемалар иҗат интеллигенциясен генә түгел, гади кешеләрне дә борчый. Татарлар – күпгасырлык бай тарихлы халык, моны Татарстан, Россия һәм бөтендөнья галимнәре язган җитди хезмәтләр дәлилли. Татарлар гомер-гомергә Көнчыгышта – Көнбатыш дөньяның, ә Көнбатышта Көнчыгышның бер өлеше булып торганнар. Евразия төрендәге мәдәният вәкилләре буларак, алар зур-зур тел гаиләләренең һәм бөтендөнья диннәренең үзара актив багланышлары тирәлегендә яшәгәннәр. Татарлар, төрки-мөселман дөньясының көнбатыш өлешен тәшкил итеп, мәдәни этәргечләр чылбырында мөһим элементка әйләнгәннәр. Канатлы гыйбарәгә әверелгән «Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында» дигән сүз географиягә генә кагылмый, ул татар халкының бу ике цивилизациянең һәркайсының табигый өлеше дә, аларның үзара диалогында тоташтыручы буын да була алу сәләте турында да. «Татарга тылмач кирәкми» дигән мәкальдә бу үзенчәлек бик ачык чагыла. Шул ук вакытта татарлар күп гасырлар дәвамында башка халыклар эчендә эреп югалмаган, үз мәдәниятен һәм үзенчәлекләрен саклап калган. Татар мәдәниятенең җайлашуга һәм үзара хезмәттәшлеккә югары сәләте Төньяк Евразиянең байтак җирләре Россия дәүләте составына кергәч күренгән. Бүген көн кебек ачык: Россиядәге күп кенә гореф-гадәтләрнең һәм мәдәни гамәлиятләрнең тамырлары, дәүләтчелек традицияләре кебек үк, Евразиягә барып тоташа. Шуңа күрә, тиңдәшсез социаль-мәдәни күренеш – дөнья цивилизациясенең аерылгысыз бер өлеше булган татар халкын саклау һәм үстерү стратегиясен язу – бер дә гади эш түгел. Өстәвенә бу – зур җаваплылык: безгә бай мирас, бөек вакыйгалар һәм казанышлар турында истәлекләр калдырган ата-бабаларыбыз алдында да, шулай ук киләчәк буыннар каршында да. Татарлар «милләт» графасында елдан-ел кими барачак статистика берәмлеге булып кына калырга тиеш түгел – моңа һәммәбезнең иманы камил. 1992 елда энтузиастлар төркеме әзерләгән Татар мәдәниятен үстерү концепциясе тәүге кат басылып чыкты. Ул заманда бу гамәл кичектергесез бурычларны билгеләү омтылышы иде, чөнки социализм җиңүенә юнәлгән озын юлда без халыкның йөзе, асылы һәм рухияте булган мирасыбызның шактый өлешен югалткан идек. Проектның нечкәлекләренә тукталмыйча гына шуны әйтергә була: узган дистә еллар дәвамында гуманитар фәннәрне, сынлы сәнгатьне, музыка сәнгатен, милли кинематографияне, театрны, әдәбиятны, китап нәшер итүне, массакүләм мәгълүмат чараларын, халык иҗатын үстерү юнәлешендә шактый эш башкарылды. Рухи һәм матди мирасны өйрәнү татарларның тарихтагы һәм хәзерге замандагы роленең мәгънәсенә тирәнрәк төшенүгә яңа этәргеч бирде. 2012 елда Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда Татар халкының милли тәңгәллеген саклау концепциясе кабул ителде, ул башкарылган эшләргә үзенә күрә бер нәтиҗә һәм киләчәккә план иде. Бу план дәүләт программасында чагылыш тапты, ул программага хәзер заман рухында төзәтмәләр кертү таләп ителә. Үткәннәргә күзәтү ясавымның сәбәбе нидә соң? Стратегияне эшләгән вакытта Россиядә һәм дөнья буйлап яшәүче милләттәшләребез белән күп очрашулар уздырылды. Татарлар – булдыклы халык, нәкъ мәкальдәгечә: «Бер яхшы эш мең яхшы сүздән артык». Фикер алышулар нәтиҗәсендә бик күп көнүзәк, яшәргә сәләтле һәм ярдәмгә лаек тәкъдимнәр әйтелде. Алар, гомумиләштерелеп, тагын да колачлырак яңа дәүләт программасы нигезенә салынды. Әмма, минем карашка, моның иң мөһим нәтиҗәсе шул: татарларның халык буларак сакланып калу теләге уртак икәнлеге расланды. Бу теләк гамәлләребезгә ни дәрәҗәдә йогынты ясый? Шушы хакта кайбер фикерләрем белән уртаклашасым килә. Соңгы вакытта «дошман»ны күбрәк читтән эзләү гадәткә керде – глобальләшү, интернет, массакүләм культура, хокукый чикләүләр һәм башкалар. Сүз дә юк, тирә-якта хәвеф-хәтәр җитәрлек. Ә үз күңелеңдә ничек сакларга милли хисләрне? Бу көн саен кылынырга тиешле эчке батырлыкка әйләнеп бара түгелме? Кылыргамы-юкмы – һәркем үзе хәл итә. Шул ук вакытта без беләбез: Россия халыкларына ясин чыгарга әзер торучылар аз түгел. Милли үзенчәлекләрне ниндидер ясалма нәрсәләр дип санап, аларны сәяси ихтыяр белән оештырып куярга була дип уйлаучылар да бар. Әгәр туган телебезне, динебезне, кабатланмас милли моңыбызны күз карасыдай саклаган, кадерен белгән әбиләребезгә һәм бабаларыбызга боларның барысы да җиңел генә алыштырыла торган декорация дип әйтсәләр, нишләр иде икән алар? Татар халкының бердәмлеге турында сөйләгәндә, без бертөрлелекне күздә тотмыйбыз. Әстерхан, Касыйм, Себер, Казан татарларының, мишәрләрнең, керәшеннәрнең, типтәрләрнең булуы күңелебезгә хуш килә. Татарларның зур гаиләсендәге һәр әгъзаның үзенчәлеге кадерле безгә. Бертуганнар кебек: һәрберсе – аерым бер шәхес, әмма бергә – бербөтен, бер гаилә. Стратегия проектын әзерләүне кайберәүләр барлык проблемаларны хәл итү чарасы, һәркемгә туры килерлек универсаль күрсәтмә бирү нияте дип кабул итте. Әмма Татарстандагы татарлар, Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар бар, чит илләрдә көн итеп, мәдәниятне, телне, традицияләрне саклап калырга тырышучы татарлар да бар. Алар өчен бу бигрәк тә катлаулы. Аңлашыла ки: шартлар һәм мөмкинлекләр төрле җирдә төрлечә. Тарихтан шулай килеп чыккан: татарларның берләшүе өчен җаваплылык хәзерге Татарстанга йөкләнгән. Кайда яшәвебезгә карамастан, һәрберебез өчен аның кайгыртуын тоеп яшәү гаять мөһим. Шуңа күрә Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә ярдәм күрсәтелә, ана телен, мәдәниятне, милли тәңгәллекне саклау программалары төзелә, грантлар гамәлгә куела – болар бүгенге көн бурычларын хәл итүнең сизгер ысуллары. Бу эшне без һичшиксез дәвам итәчәкбез. Татар халкының һәм Татарстанның аерым юлы турында сөйләгәндә, кайбер кайнар башлар моны аерылып чыгу сәясәте дип күрсәтергә маташа. Кемнәрдер, үзләренә сәяси дәрәҗә өстәргә тырышып, Татарстаннан уен картасы ясамакчы, илнең үзәгендә тарткалашу утравы дигән уйдырма таратмакчы булалар. Россиядә татарлар – саннары буенча икенче урында торучы халык, шуңа да карамастан, хәтта үз илебездә безнең тарихыбызны һәм мәдәниятебезне белеп бетермиләр. Еш кына аңлатып бирергә туры килә: гаять катлаулы үзгәртеп кору елларында Татарстан үзенең хокукларын һәм вәкаләтләрен үз социаль-икътисади мөмкинлекләренә, илнең үсешенә керткән өлешенә тәңгәл рәвештә киңәйтүгә омтылды, бары шул гына. Киресенчә, безнең республика, үз эчендә милләтара һәм динара татулыкны саклап калып, Россия дәүләтчелеген ныгытуга зур өлеш кертте. Татарлар – һәр заманда иҗтиһадка, җәмгыятьне берләштерүгә хезмәт итүче халык. Менә ни өчен безнең мәдәният, ватанпәрвәрлек һәм дөньяны күзаллау үзенчәлекләре, татарлар өчен туган телнең зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләү бик мөһим. Боларга татарларның мәгънә коды салынган, ул милләтебезнең дөньяга карашын һәм әхлакый хәзинәләрен тирәнрәк аңлау мөмкинлеге бирә. Әйтик, «азатлык» – нәрсә ул? Аның чикләрен билгеләп буламы? Әйе, безнең өчен үзәккә, мәдәни мәркәзгә әверелгән Татарстан бар, әмма Россия Федерациясе – тарихи Ватаныбыз, ата-бабаларыбыз җире дә бар бит әле. Татарларны сыендырып, алар өчен икенче Ватанга әверелгән башка җирләр турында да онытырга ярамый. Татарлар өчен азатлык – күпкырлы төшенчә: ирек, азатлык, хөррият дибез – барысы да Азатлык хакында. Үз сәләтләреңне гамәлгә ашыру иреге, үз фикереңне белдерү иреге, үз тарихыңны, үз язмышыңны үзең язу иреге. Һәм, әлбәттә, сәяси ирек тә. Ул хәзер бездә юкмыни? Без сабыйлар түгел, безгә кулыбыздан җитәкләп, карап-кайгыртып йөртүчеләр кирәкми. Кулыбызга бәхеткә ирешүнең әзер әмәлен китереп тоттыруны да көтеп утырмыйбыз. Телебезне, традицияләребезне саклау өчен дә, халкыбыз өчен кадерле нәрсәләрне киләсе буыннарга тапшыру өчен дә җаваплылыкны үз өстебезгә алырга әзер без. Нинди генә катлаулы тарихи вакыйгалар булса да, без бирешмәдек, нык тордык. Алга таба да шулай булачак. Алга таба юлыбызны без нидә күрәбез? Без аны мәгърифәттә күрәбез. Татарлар һәрвакыт белем алуга, гыйлемле булуга омтылыш, яшәешкә фәнни караш белән аерылып торган. Зыялылар үз көчен халыкның аң-белемен арттыруга, мәдәниятне таратуга һәм алгарышка куйган. Без кайчак үзебезнең фән ягыннан көчебезне һәм каршыбызда ачылып килүче яңа мөмкинлекләрне тиешенчә бәяләп бетермибез. Фән-гыйлемнең өметле өлкәләрен һәм юнәлешләрен үстерергә, белем бирү ресурсларының зур мөмкинлекләреннән файдаланырга кирәк. Югары дәрәҗәдәге белем, һөнәрләр, күнекмәләр – хәзерге дөньяда конкурентлыкка сәләтле булуның нигезе. Без киләчәгебезне балаларга традицияләребезне тапшыруда күрәбез. Хәдисләрнең берсендә: «Бер генә ата да үзенең баласына яхшы тәрбиядән дә кыйммәтлерәк нәрсә бирә алмый» дигән фикер әйтелә. Мин моның, диненә һәм милләтенә карамастан, һәр кеше өчен әһәмияткә ия әхлакый күрсәтмә булуына ышанам. Балаларыбыз язмышы өчен без җаваплы. Аларны халкыбызның һәм Ватаныбызның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләү – безнең бурыч. Укытучыга карата олы ихтирам татарларга гомер-гомергә хас. Бүгенге көндә татар телен һәм мәдәниятен үз җилкәләрендә алып баручы тәрбиячеләргә һәм укытучыларга рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Без укытучыларга, аларның иҗади хезмәтенә ярдәм итәбез һәм итәчәкбез, чөнки иҗади башлангычтан һәм илһамлы халәттән башка алар үзләренең мөһим вазыйфаларын үти алмыйлар. Балалар өчен, балалар катнаша торган иҗади проектлар идеяләренең барлыкка килүенә дә, аларны гамәлләштерүгә дә булышачакбыз. Чөнки газиз тел-сүзебезне, газиз җыр-моңнарыбызны саклау – рәсми күрсәтмә дә, һөнәри вазыйфа яки дәрес биреме дә түгел, ул – үз халкыңа мәхәббәт, ата-бабаларга ихтирам һәм әхлакый бурыч. Без үз киләчәгебезне туган телне, мәдәниятебезне, милли рухи һәм әхлакый юнәлешебезне, динебезне саклауда күрәбез. Татарча әйбәт сөйләшәсеңме, дини йолаларны үтисеңме – болар ул кадәр үк әһәмиятле түгел. Татар булу – үз халкың белән тыгыз бәйләнеш тою дигән сүз. Әгәр дә син ата-бабаларың сөйләшкән телне өйрәнергә теләсәң, без ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер. Без туган телне саклау өчен барысын да эшләячәкбез, бәлки киләчәктә синең дә бу эшкә катнашасың килер. Чагыштырмача күптән түгел Зиннур Мансуровның даһи татар шагыйре иҗатына нигезләнгән «Тукайча татар кодексы» дигән хезмәте дөнья күрде. Анда бик дөрес әйтелә: уку – үз халкыңа хезмәт итү ул. Белем алу үз-үзеңне туктаусыз камилләштерүне, үстерүне, тырышып эшләүне таләп итә. Без ышанычлы киләчәгебезне чит фикерләргә таянмыйча, үзебезнең тирән белемебезгә һәм тупланган тәҗрибәбезгә нигезләнеп үзебез төзергә сәләтле. Без үз киләчәгебезне үткәнебезгә ихтирамлы мөнәсәбәттә күрәбез. Безнең тарих – архив документлары һәм истәлекле даталар җыелмасы түгел, ул – күтәрелешләрдән һәм түбән төшүләрдән торган, лаеклы үтелгән олы юл, һәм ул халык хәтерендә сакланырга тиеш. Безнең тарих – бөтендөнья һәм илебез фәненә, мәгарифенә, мәдәниятенә, сәнгатенә һәм башка иҗтимагый әһәмиятле өлкәләренә өлеш керткән һәм кертәчәк күренекле шәхесләр ул. Без үз киләчәгебезне халкыбызның иҗади башлангычларын үстерүдә күрәбез. Йөрәктән агылучы татар моңы, сәнгатьнең төрле төрләрендәге традицион татар үзенчәлекләре модага һәм заманга бәйле түгел. Халыкның мәдәнияте аның белән бергә яши, үсә һәм үзгәрә. Ул – аның көзгесе. Без үз киләчәгебезне халкыбызның мәдәни мирасын саклауда һәм баетуда күрәбез. Татарлар – күпмилләтле Россиянең һәм күпмилләтле дөньяның бер өлеше. Халыклар бер-берсеннән көчле үзенчәлекләре белән аерылып торуга карамастан, әхлакый нигезләр һәм рухи хәзинәләр уртак: Ватанга мәхәббәт, якыннарыңны, туганнарыңны ярату, ярдәмчеллек, игелек, миһербанлык, намуслылык, ихласлык, үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итү. Һәм бу идеяләр җанга якын газиз мәдәниятебез, милли образлар һәм үрнәкләр аша табигый рәвештә күңелгә сеңә, дөнья мирасын баета. Без үз киләчәгебезне энтузиастларда – иҗтимагый оешмаларда һәм татар халкының актив улларында һәм кызларында күрәбез. Теләсә нинди, хәтта бик кечкенә генә ярдәм дә – зур бурычларны хәл итүгә өлеш кертү ул. Без үз киләчәгебезне күрәбез. Без – тарихи әһәмияткә ия бербөтен халык, без – үзенчәлекле, безнең үз орбитабыз бар, әмма ул күпмилләтле уртак йолдызлыкта урнашкан. Без үз киләчәгебезне нәрсәдә күрмибез? «Сувенир халык» булуда. Шуны онытмаска кирәк: милләт тиз генә юкка чыга алмый, ә юкка чыкса, аны беркайчан да кайтарып булмаячак. Без ата-бабаларыбызның бөек казанышлары рухына төрелгән газиз җиребездә дөньяга килү, яшәү һәм үз халкыбызга файда китерү бәхетенә ия. Татарстан бүген – киләчәккә омтылучы республика, бездә яшәү һәм эшләү өметле һәм уңайлы. Татарстан – безнең горурлыгыбыз һәм иртәгәге көнгә ышанычыбыз. Без, татарлар, кайда гына гомер итсәк тә, һәрвакыт ата-бабаларыбыздан килгән рухи бердәмлек көчен, халкыбыз көчен тоеп яшибез. Без киләчәктә дә үз тарихыбызны үзебез язарга, үз киләчәгебезне үзебез төзергә телибез! Киләчәгебез якты һәм бик күп, бик күп буыннар өчен уңышлы булсын иде!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

 

 

Татары: верность традициям, уверенность в будущем История человечества знает немало примеров расцвета и падения великих государств, высочайших достижений и исчезновения целых народов. Сегодня, в условиях всеобщей глобализации, стирания территориальных границ и миграционных потоков, повсеместной унификации и цифровизации, опасения за сохранение идентичности народа становятся всё более актуальными. Ежегодно безвозвратно исчезают десятки языков. Эта проблема беспокоит не только творческую интеллигенцию, но и простых людей. Татары – народ с богатой многовековой историей, о чём свидетельствуют серьёзные труды татарстанских, российских и зарубежных исследователей. Татары всегда были частью западного мира на Востоке и Востока – на Западе. Являясь представителями культуры евразийского типа, они находились в зоне активных контактов крупнейших языковых семей и мировых религий. Будучи западным ареалом тюрко-мусульманского мира, они стали значимым элементом в цепочке культурных импульсов. Причём крылатая фраза «между Западом и Востоком» – не столько о географии, сколько об уникальной способности быть органичной частью каждой из двух цивилизаций и связующим звеном в их диалоге. Эта особенность достаточно точно отражена в поговорке «Татарину толмач не нужен». В то же время татары в течение столетий не растворились среди других народов, сохранили свою культуру и самобытность. Высокую способность к адаптации и взаимодействию продемонстрировала татарская культура в период, когда значительная территория Северной Евразии вошла в состав Российского государства. Сегодня очевидно, что очень многие обычаи и культурные практики в России, как и традиции государственности, имеют евразийские корни. Поэтому задача создания стратегии сохранения и развития татарского народа как уникального социокультурного явления, неотъемлемой части мировой цивилизации представляется весьма непростой. Причём это большая ответственность как перед предками, которые оставили нам богатое наследие и память о великих событиях и достижениях, так и перед нашими потомками. Ведь каждый из нас убеждён, что татары не должны стать статистической единицей в графе «национальность», численность которой будет с каждым годом сокращаться. В 1992 году был впервые опубликован проект Концепции развития татарской культуры, подготовленный группой энтузиастов. По тем временам это была попытка сформулировать неотложные задачи, поскольку в долгом пути к победе социализма мы растеряли значительную часть того наследия, которое и составляет облик народа, его сущность и духовное содержание. Не вдаваясь в подробности проекта, можно сказать, что за прошедшие десятилетия многое было сделано: приняты меры по развитию гуманитарной науки, изобразительного, музыкального искусства, национального кинематографа, театра, литературы, книгоиздания, СМИ, народного творчества. Изучение духовного и материального наследия послужило новым импульсом для осмысления роли татар в истории и современности. В 2012 году на съезде Всемирного конгресса татар была принята Концепция сохранения этнической идентичности татарского народа, которая стала неким резюме того, что сделано, и планом на будущее. Этот план нашёл воплощение в государственной программе, которая уже требует поправок в духе времени. К чему этот экскурс? При разработке стратегии было много встреч с соплеменниками в России и мире. Татары – народ деятельный: как говорится, «Бер яхшы эш мең яхшы сүздән артык» («Одно доброе дело дороже тысячи добрых слов»). По итогам обсуждений высказано много актуальных и жизнеспособных предложений, достойных поддержки. Они были обобщены и легли в основу новой, расширенной государственной программы. Но самым главным итогом, на мой взгляд, стало подтверждение того, что татары едины в своём желании сохранить себя как народ. Но насколько это желание движет нашими поступками? По этому поводу хотел бы поделиться некоторыми соображениями. В последнее время как-то принято искать «врага» больше вовне – глобализация, Интернет, массовая культура, правовые ограничения и др. С этим и не поспоришь – вызовов много. А как же решается сохранение национального в себе? Ведь это и может стать ежедневным внутренним подвигом. Совершать его или нет – каждый для себя решает сам. При этом мы знаем, что немало тех, кто уже готов исполнить реквием по народам России. Есть и те, кто считает национальное чем-то искусственным, тем, что можно слепить силой политической воли. Но что бы почувствовали наши бабушки и дедушки, если бы им сказали, что всё, чем они дорожили, – родной язык, религия, неповторимый национальный моң – декорация, которую легко заменить? Когда мы говорим о единстве татарского народа, мы не говорим о единообразии. Мы дорожим тем, что есть астраханские, касимовские, сибирские, казанские татары, мишари, кряшены, тептяри… Мы дорожим самобытностью каждого члена нашей большой семьи татар, как среди братьев: каждый – уникальная личность, но вместе – одно целое, одна семья. Разработку проекта стратегии некоторые восприняли как панацею от всех проблем, как намерение выдать универсальный рецепт со всеми подробностями, который подойдёт каждому. Но есть татары в Татарстане, татары, проживающие во многих регионах России, а ещё есть татары зарубежья, которые тоже стараются сохранить культуру, язык, традиции. И для них это ещё сложнее. Понятно, что условия и возможности везде разные. Исторически сложилось так, что ответственность за единение татар лежит на современном Татарстане. И для каждого из нас, где бы мы ни жили, важно чувствовать его заботу. Поэтому и поддерживается деятельность Всемирного конгресса татар, создаются программы по сохранению языков, культуры, идентичности, учреждаются гранты – это гибкий подход для решения задач сегодняшнего дня. Такую работу мы обязательно будем продолжать. Когда мы говорим об особом пути татарского народа и Татарстана, отдельные горячие головы пытаются преподнести это как политику отделения. Для некоторых Татарстан становится картой, которую хотят разыграть, чтобы добавить себе политических баллов, создать несуществующий островок раздора в центре страны. Даже в России, где татары являются вторым по численности народом, люди не совсем ясно представляют нашу историю и культуру. Порой надо объяснять, что в сложные перестроечные годы Татарстан стремился к расширению прав и полномочий, соответствующих его социальноэкономическому потенциалу и вкладу в развитие страны, и не более того. Наоборот, сохранив межнациональное и межконфессиональное согласие внутри себя, наша республика внесла значительный вклад в укрепление российской государственности. Татары – это народ, который во все времена работает на созидание, на интеграцию общества. Вот почему так важно рассказывать о нашей культуре, патриотизме и особенностях мировоззрения, высокой значимости для татар их родного языка. В нём заложен тот смысловой код, который позволяет глубже понять особенности нашего мировосприятия и моральных ценностей. К примеру, что такое «свобода»? Разве она описывается границами? Да, есть ставший для нас ядром, цитаделью культуры Татарстан, но есть Российская Федерация – наша историческая Родина, земля наших предков. Есть и другие территории, где татары обрели вторую родину. Для татар «свобода» – понятие многогранное: ирек, азатлык, хөррият – это всё про свободу. Свободу самореализации, свободу самовыражения, свободу быть творцом своей истории, своей судьбы. И, да, есть свобода политическая. Но разве мы сейчас ею не обладаем? Мы не младенцы, которым необходимы опека и попечительство. Мы не ждём, что нам принесут на блюде рецепты счастья. Мы можем сами взять на себя ответственность и за сохранение языка, и за сохранение традиций, и за передачу будущим поколениям того, чем мы дорожим как народ. При любых исторических перипетиях мы твёрдо стояли на ногах. Так будет и впредь. Но каким мы видим свой дальнейший путь? Мы видим его в просвещении. Татар всегда отличали установка на получение знаний, высокая грамотность и научное осмысление жизни. Интеллигенция способствовала повышению образованности, распространению культуры и прогрессу. Мы иногда недооцениваем тот огромный научный потенциал, которым обладаем, и те новые возможности, которые открываются перед нами сегодня. Необходимо развивать перспективные области и направления наукознания, использовать огромный потенциал образовательных ресурсов. Высокие знания, компетенции и навыки – основа конкурентоспособности в современном мире. Мы видим наше будущее в передаче традиций детям. В одном из хадисов говорится: «Ни один отец не может подарить своему ребёнку ничего более ценного, чем хорошее воспитание». Уверен, что это та моральная установка, которая значима для любого человека вне зависимости от религии и национальности. Мы в ответе за судьбу своих детей. Наш долг – воспитать их достойными сынами и дочерьми своего народа и своего Отечества. Для татар всегда было свойственно большое уважение к Учителю. Невозможно не выразить благодарность воспитателям и учителям, на которых держатся сегодня татарский язык и культура. Мы поддерживаем и будем поддерживать педагогов и помогать им творить, потому что без творческого начала и вдохновения реализация их важной миссии невозможна. Мы будем инициировать и поддерживать идеи по созданию творческих проектов детьми и для детей. Потому что сохранение родного слова и родной мелодии – это не указание, не должностная или учебная обязанность, а любовь к своему народу, уважение к своим предкам и моральный долг. Мы видим своё будущее в сохранении родного языка, культуры, традиционных духовных и нравственных ориентиров, религии. И неважно, хорошо ли ты говоришь на родном языке, практикуешь ли религиозные обряды. Быть татарином – это чувствовать связь со своим народом. И если ты захочешь изучить язык, на котором говорили твои деды и прадеды, мы всегда поможем и поддержим. Мы будем делать всё для его сохранения, и, может, когда-нибудь ты тоже захочешь принять в этом участие. Относительно недавно вышла в свет работа Зиннура Мансурова «Татарский кодекс по Тукаю», основанная на творчестве гения татарской литературы. В нём верно подмечено: учиться – значит служить своему народу. Просвещение требует постоянного самосовершенствования, развития и упорного труда. Не полагаясь на мнение со стороны, а руководствуясь богатыми знаниями и накопленным опытом, мы можем сами на их основе выстраивать своё надёжное будущее. Мы видим своё будущее в уважительном отношении к нашему прошлому. Наша история – не собрание архивных документов и календарных дат, а достойный путь со взлётами и падениями, который пройден с достоинством и заслуживает сохранения в памяти народа. Наша история – это выдающиеся личности, которые вносили и будут вносить вклад в мировую и отечественную науку, образование, культуру, искусство и другие общественно важные сферы. Мы видим своё будущее в развитии творческого начала нашего народа. Льющийся из души татарский моң, традиционные мотивы в различных видах искусства – вне моды и времени. Культура народа живёт и развивается, меняется вместе с ним. Это его отражение. Мы видим своё будущее в сохранении и обогащении культурного наследия нашего народа. Татары – неотъемлемая часть многонациональной России и многонационального мира. Несмотря на уникальность и яркую индивидуальность народов, моральные основы и человеческие ценности едины: любовь к Родине, любовь к близким, взаимопомощь, доброта, честность, искренность, уважение к другим и к себе. И эти идеи естественным образом впитываются через родную и близкую тебе культуру, через национальные образы и примеры, обогащают мировое наследие. Мы видим своё будущее в энтузиастах – наших общественных организациях и отдельных активных сыновьях и дочерях татарского народа. Любая, даже небольшая помощь – вклад в решение больших задач. Мы видим своё будущее. Мы – исторически значимое целое, потому что самобытны, идём по своей орбите, но в едином многонациональном созвездии. Кем мы себя точно не видим, так это «сувенирным народом». Надо помнить, что нация не исчезает в одночасье, но, исчезнув, уже не восстановится никогда. Нам повезло родиться, жить и быть полезными своему народу на родной земле, овеянной духом великих свершений наших предков. Сегодня Татарстан – территория, устремлённая в будущее, где комфортно жить и трудиться, предмет нашей гордости и уверенности в завтрашнем дне. И где бы ни проживали татары, мы всегда это чувствуем, чувствуем единение и силу наших предков, силу нашего народа. Мы хотим и дальше писать свою историю, творить своё будущее. И пусть оно будет ярким и успешным для многих и многих поколений.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-12-08 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: