ТУГАН ТУФРАК, ТУГАН НИГЕЗ




Сагынып кайттым кырларыңны,

Салкын чишмә суларыңны,

Яшьли сөйгән кызларыңны,

Моңлы, салмак җырларыңны.

 

Әйе, кайттым әле сиңа,

Үпкәләмә инде миңа.

Гафу үтенәмен шуңа,—

Туган туфрак, туган нигез.

 

Зәңгәр күктә дәртле тургай

Мине каршы ала шулай.

Сине өзелеп сагынганга

Күңелкәем дулый, шаулый.

 

Кабул итеп алчы мине,

Үзеңнән җибәрмә иңде.

Беркайчан калдырмам сине,

Туган туфрак, туган нигез.

 

Иртән искән җилләреңне,

Бәхет ташкан җирләреңне

Йөрәгемдә саклап йөрттем,

Кавышуларны өзелеп көттем.

 

Озак йөрдем еракларда,

Зур йөк бирде йөрәкләр дә.

Сиңа кайттым: без бит— игез,

Туган туфрак, туган нигез.

МИН БӘХЕТЛЕ БҮГЕН

Ялгышмыйча мин көткәнмен икән

Сөюләрнең соңлап килгәнен.

Елмаюың төшләремә керә,

Төшләремдә синең көлгәнең.

 

Ялгышмыйча мин көткәнмен икән —

Миңа кабат яшьлек юлладың,

Нинди озын булды, белсәң икән,

Сиңа илткән язмыш юлларын.

 

Ялгышмыйча мин көткәнмен икән

Иркәләвең алсу таңнарда,

Мин бәхетле бүген, соң булса да

Яннарымда, иркәм, син барда.

 

ИРКӘМӘ

Таңнар ата,

Сызылып таңнар ата,—

Моң җәелә иркен кырларга,

Башакларның шавы килеп кушыла

Йөрәгемнән чыккан җырларга.

Таңнар ата,

Сызылып таңнар ата,

Бәхет булып туган җирләргә.

Иркәлән син, иркәм,

Назлап да син иртән

Талгын искән йомшак җилләрдә.

Таңнар ата,

Сызылып таңнар ата,—

Таң чакыра мине иркәмә.

Сиңа сагынып килдем,

Мин синеке инде,—

Кочагыңа алып иркәлә!..

 

СИНДӘ КАЛАМ

Шәһәр кысасында үтте язым

Тургай җырын тыңлый алмадым.

Басуларга чыгып, күкрәк тутырып,

Саф һавалар сулый алмадым.

Әллә бу ел яз да булмадымы?

Ничек килде язлар — сизмәдем.

Узып киткән чакта күреп алып,

Моңсу гына кулым изәдем.

Йөрәгемә авыл, басу кирәк,

Башакларның кирәк җырлавы.

Игенченең йөрәк моңы кырда —

Шул моңнардан дәртле җыр бармы?

Күңелкәем бәйгедәге аттай,

Киң кырларга тарта, җилкенә...

...Шәһәр асфальтларын айкап йөри

Моңсыз калган көзге җил генә.

Көзем үтте шәһәр кысасында,

Кыр казларын озата алмадым.

...Моңсу миңа кырларымнан башка —

Тагын бер кат шуны аңладым.

ИХ, ИРКӘМ, БЕЛМИСЕҢ

Күкрәгемдә утлар яна,

Их, иркәм, син белмисең.

Ялкыннарын басар өчен

Салкын су да бирмисен.

Матурым син, гөлем син,

Сине кайчан күрим соң?!

Тальян гармунымда уйнап,

Турыгыздан үтәмен.

Бергә булу минутларын

Өзелеп-өзелеп көтәмен.

Шатлыгым син, гүзәлем,

Синссз ничек түзәрмен?!

Тәрәз пәрдә читләреннән

Качып кына багасың.

Никләргә соң уттан алып,

Тагын утка саласың.

Сөям сине, сөям, бел,

Бергә булыйк, безгә кил.

ӘКРЕН ГЕНӘ ТАУГА МЕНӘМ

Үрләр аша үрли-үрли

Биек тауга менеп барыш.

Юлларымда сәлам бирә

Баш тутырган бодай-арыш.

 

Үрләр аша үрли-үрли

Тау менүләр, ай-һай, авыр.

Фатихасын бирде миңа

Туган туфрак, туган авыл.

 

Үрдән-үргә үрли-үрли

Алда торган тауга менәм,—

Тормыш тавын җиңә-җиңә

Дуслар белән, халкым белән...

Әкрен генә тауга менәм...

 

КӨЯНТӘҢНЕ САЛДЫМ ИҢЕМӘ

Чөеп бәйләп чиккән яулыгыңны,

Суга килдең зәңгәр чишмәгә.

Салкын сулар алдың,

Ромашкалы

Чиләгеңне асып сиртмәгә.

Кайтыр сукмакларда каршы алдым —

Көянтәңне салдым иңемә.

Көянтәңне салдым,

Тынычлыгым алдың

Шул кичтән соң, кызый, син генә.

Чиләкләрдән сулар чайпалгандай,

Тулып ашты сөю хисләрем.

Көн дә шулай каршы алам сине

Чишмә юлларында кичләрен.

Җәйләр үтәр, салкын кыш та җитәр,

Сукмакларны басар кар-буран.

Сыйдырырмы?

Әй, сыйдырыр әле

Саф хисләрне безнең киң урам.

АККОШЛАРНЫҢ МОҢЫН АҢЛАСАҢ

Көзге күлдә аккош йөри йөзеп,

Ак мамыгы оча җилләрдә.

Нигә икән дусларыннан калган,

Киталмыйча салкын җирләрдә?

Ак карлары белән кыш та җитәр

Аккошкаем, ни хәл итәрсең?

Ниләр булды, әйтче, яшермичә,

Җылы якка ничек китәрсен?

-Туган якта торып калам инде,

Кемнәр калыр, мин дә калмасам.

Син сорамас идең, Җир кешесе,

Аккошларның сагышын аңласаң...

ӘЛФИРӘ

Кышын гаҗәп инде, каеннарга

Ак мамыктан япкан өрфия.

Ямьле вакыт — салкын кыш уртасы

Беләсеңме шуны, Әлфирә.

Шул кышларга карап хозурланам —

Син ак кышны кырыс чак димә.

Ал кояш та шундый назлап көлә —

Күрәсеңме шуны, Әлфирә.

 

Киткән кошлар кире кайтыр әле,

Кышлар үтеп тагын яз җитсә.

Кайтыр кошлар кебек моңлы да син -

Беләсеңме үзең, Әлфирә.

ТУЛПАР АТЛАР ЧАБА

Атлар чаба, тулпар атлар чаба,

Ут-очкыннар оча тояктан.

Шул атларда сиңа илтер өчен

Сәлам язам туган яклардан.

Сәламнәрем, бәлки, барып җитәр

Бөдрә яллы тулпар атларда.

Шул атларда сәламнәрең кайтыр

Сагындырып, туган якларга.

Тулпар атлар канатланганмыни —

Очып бара сезнең якларга,

Сәлам нәрсә,

Сөюләрең белән

Син үзең кайт тулпар атларда.

 

ЯЗЛАРНЫКӨТӘ КҮҢЕЛ

Язларны көтә күңелем

Әллә нигә ашкынып.

Давыл көткән бөркетмени —

Көтә язның ташкынын.

 

Язларны көтә күңелем,

Тик арада кышлар бар.

Алмагач чәчәкләредәй

Ява әнә ап-ак кар.

 

Язларны көтә күңелем.

Көтмидер идем элек.

Язын карлыгачлар белән

Син дә кайтырсың кебек.

 

Язларны көтә күңелем,

Юксынам сине, иркәм.

Сине уйлау җиңел түгел,

Шулай да рәхәт икән.

 

ЯЗЛАР БЕЛӘН КИТӘРМЕН

(Җыр)

Кышлар китәр әле,

Язлар җитәр әле.

Карлар эрер кояш назына.

Кайтыр карлыгачлар,

Сайрар сандугачлар,

Без керербез бәхет язына.

 

Язлар җитте инде,

Җирләр кипте инде,

Баш калкыта хәтфә үләннәр.

Күктә тургай җырлый,

Тургай моңын тыңлый

Басу-кырлар, болын-үзәннәр.

 

Язлар белән килде,

Мәхәббәтем изге —

Сиңа сөю бүләк итәмен.

Кабул итмим, дисәң,

Сөюемнән көлсәң —

Язлардан мин җәйгә китәрмен.

 

 

КАЙТА ИКӘН, КАЙТА ҮЛГӘННӘР

Үлгәннәрне кире кайтмый, диләр,

Кайта алар,

Кайта үлгәннәр.

Иле өчен яуда калганнарның

Кайтып килгәннәрен күргән бар.

 

Күргәнем бар: кара кәгазь булып,

Кайтты алар теге елларда.

Күргәнем бар: орден, медаль булып

Озак йөргәннәрен юлларда.

 

Күргәнем бар: изге Җир өстендә

Һәйкәл булып тора һәркайда.

Үлгәннәрнең йөрәкләре тибә

Мәңгелек ут булып мәйданда.

 

 

ТУГАН ҖИРНЕҢ КИТМӘС КОШЛАРЫБЕЗ

Илгиз Закиров музыкасы

Чәчәкле җәй үтте,

Моңсу көзләр җитте —

Очар кошлар китте тезелеп,

Һаваларда очкан,

Зәңгәр күкне кочкан

Кошлар кебек идек без элек.

 

Очар кошлар очсын,

Зәңгәр күкне кочсын —

Ә без калыйк туган төбәктә.

Туган җирнең яме —

Яшәешнең тәме.

Тамыр җәйган безнең йөрәктә.

 

Яшел язлар җирдә,

Сагыну моңы җилдә —

Киткән кошлар кайта ашкынып.

Гел яшисе килә,

Бер яшьнисе килә —

Җанга тула бәхет ташкыны.

 

Язгы күкрәү кебек,

Яздай карыйк көлеп —

Эреп аксын салкын кышлары.

Без — җилкенеп очкан,

Зәңгәр күкне кочкан,

Туган җирнең китмәс кошлары,

Яз ясаучы китмәс кошлары.

 

 

КӨТ ӘЛЕ, ДИСЕҢ

(Җыр)

Аңлый алмыйм мин,

Аңлый алмыйм мин:

Әллә сөясен, әллә сөймисен.

Уза гомерләр,

Уза гомерләр,

Көт әле дисен, көт әле. дисең.

 

Чәчләр агарган,

Чәчләр чаларган,

Әллә шаяртып, уйнап йөрисең.

Сөю утында

Яндырасың да

Көт әле, дисең, көт әле, дисең.

 

Яшьлекнең таңын

Бергә каршылап,

Күпме соң әле ялгыз йөрисем?

Чәчәкле язлар,

Күнелдә назлар.

Көт әле, дисен, көт әле, дисен.

 

Көттереп килгән

Сөю — гомерле,

Җанымда минем, иркәм, бары син.

Мәңге көтәргә риза булсам да

Көт әле, дисең, көт әле, дисең.

 

ТИРӘКЛӘРЕМ

Инеш буенда тирәкләр

Моңланып уйга талган.

Яшел читле сукмакларда

Яшьлекнең эзе калган.

 

Шул эзләр мине һаман да

Чакырып, әйдәп тора.

Яшьлек ул мәңге үзгәрмәс

Чәчәкле җәйдә тора...

 

Тирәкләре дә яшьлекнең

Гел уңмый, яшел төсле.

Шаян яшьлек, кыңгырауда

Челтерәп дәшәр төсле.

 

Кайттым.

Инде сукмакларны

Үләннәр баскан икән,

Тирәкләр кебек иелгән,—

Ул сезнең башлар икән.

 

Тирәкләр танымый бугай,

Ятсынып карап тора.

Көмештәй якты сулар да,

Нигәдер, кара тора...

 

Озак йөрелде бугай шул,

Озак йөрелде бугай.

Туган якның хәтереннән

Чыгадыр кеше шулай.

 

Аңладым соңлап:

Мин монда

Шаулыйсы тирәк икән.

Бу җирдә тамыр җәяргә,

Яшьлегемнең тирәкләре,

Сез миңа кирәк икән!..

СОҢЛАГАН ЯЗЛАРДАЙ

Соклаган язлардан килдең дә.

Йөрәкне хисләргә чорнадың.

Унҗиде яшемә кайттым мин,

Эзләре калса да чорларның.

 

Соңлаган язлардан килдең дә,

Иркәләп, моңнарда назладың.

Тургайлы таңнары кайткандай,

Бергәләп уздырган язларның.

 

Соклаган язлардай килдең дә,

Канатлар үстердек, мәхәббәт.

Үзгәрттең язмышны, үзгәрттең,

Мең рәхмәт, мәхәббәт, мең рәхмәт!

 

ӘНИСӘ

Илгиз Закиров музыкасы

Зәңгәр күктә ярсып тургай җырлый,

Талгын гына язгы җил исә.

Язлар кебек матур, гүзәл дә син

Сөенечкә минем, Әнисә.

 

Сары шәлен ябына ак каеннар,

Гөлләр шиңә алтын көз җитсә.

Йөрәгемдә дөрләп сөю яна,

Сизәсеңме шуны, Әнисә.

 

Очып кайтыр идем. язмыш миңа

Яшьлегеңә кире кайт, дисә.

Тормыш юлын бергә узарга гомергә

Сайлар идем сине, Әнисә.

 

ЯЗЛАРДАН АЛАЛМЫЙМ КҮЗЕМНЕ

Луиза Батыр-Болгари музыкасы

Бәхеткә төренгән,

Шатлыкка күмелгән

Беренче ярату язлары.

Сагынып язларны,

Эзләп бу якларны,

Тезелеп кайта кыр казлары.

 

Бар җиһан яшәрә.

Дәрт ташый яшьләрдән,

Һәркемгә яз сөю өләшә.

Яр таба ярларны,

Яз сыный аларны,

Парлардан хәтта Ай көнләшә.

 

Көнләшмә, тулган Ай,

Яныңда Зөһрә бар,

Бәхетле сана син үзеңне.

Сөюгә күмелгән,

Шатлыкка төренгән

Язлардан алалмыйм күземне.

 

ГӨЛЗИРӘК

Һәр язда бакчамда пар шомырт

Болыттай чәчәккә төренә.

Елмаеп, уйланып, моңаеп,

Калдык син күңелем түрендә.

 

Үткәнгә кабаттан әйләнеп

Кайтырга ашкынам яңадай.

Әле да сулкылдый йөрәгем

Яшьлектә калдырган ярадан.

 

Бернинди дарулар төзәтми —

Аңа бит бары тик син кирәк.

Кайтыр дип өзелеп көтәмен,

Кайт инде, күз нурым, Гөлзирәк.

 

БАЛАЧАК РӘСЕМЕ

Сания Узлова музыкасы

Ясап кундым ап-ак кәгазьгә мин

Ал кояшны алсу буяу белән.

И, әбием бер сөенсен әле —

Рәсемемне бүлмәсенә эләм.

Сөйгән әбиемнең бүлмәсенә

Көлтә-көлтә нурлар тулсын әле.

Шул нурларга карап, әбиемнең

Сөенечтән күңеле булсын әле.

 

Мин кояшны ясыйм бик күп итеп,

Әтиемә, әниемә бирәм.

Кояш нурларына чумсын, әйдә,

Бөтен авыл, бөтен күрше-тирә.

 

Кояшлар күп булсын, әйдә, җирдә,

Кояш нурларына тулсын илем.

Ал буявым, ап-ак кәгазьләрем

Һич бетәрлек түгел әле минем...

 

КИЛМИСЕҢ СИН КӨЛЕП

Зөфәр Хәйретдинов музыкасы

Таңнарда уянам,

Таңнарда уйланам—

Мнн сине һаман да юксынам.

Көннәрем төн кебек,

Килмисең син көлеп —

Дөньяда яшәвем юк сыман...

 

Ә йөрәк сагына,

Уй канат кагына —

Җилпенеп очам мин яныңа.

Күңелдә көз кебек,

Килмисен син көлеп —

Сагыш-моң коела җаныма...

 

Юлларны күзлим мин,

Гел сине эзлим мин-—

Нур тулы күзләргә яшь тула.

Кояшлы чык кебек,

Килмисең син көлеп —

Бер генә килсәң сон, ни була?!

 

АНА

Юл читендә басып тора ана,

Күкрәгенә куеп кулларын.

Гүя шулай озата бара һаман

Яуга киткән газиз улларын.

 

Юл читендә басып тора ана,

Күкрәгенә куеп кулларын.

Гүя шулай сорый ходайдан ул

Исән кайтсын, диеп, уллары.

 

Юл читендә басып тора апа,

Күкрәгенә куйган кулларын.

Гүя шулай сагынып каршы ала Җиңеп кайткан батыр улларын.

 

Юл читендә басып тора ана,

Күкрәгенә куйган кулларын.

Гүя шулай каршы ала һаман

Яуда калган үлмәс улларын.

 

ВӘГЪДӘ БИРИК I

Нигә икән, иркәм,

Көн дә шулай иртән

Ярларыннан ургый хисләрем,

Һич тә тыныч түгел,

Сиңа тарта күнел —

Зарыгып көтәм килер кичләрем.

 

Язгы айлы кичтә

Йөзәбез без хистә —

Берсен-берсе назлый иреннәр.

Йөрәкләр еш тибә,

Бер генәм син, дия,—

Береккәннәр безнең күңелләр.

 

Бозлар ташып ага,

Яшьлек ишек кага,—

Икебез дә татлы хисләрдә.

Сине өзелеп сөям,

Сөям, янам-көям,—

Вәгъдә бирик язгы кичләрдә.

КЕШЕГӘ

Шигырь язу минем һөнәр түгел,

Әмма алам кулга каләмне.

Җаным-тәнем белән саклар өчен,

Кочып алам бөтен галәмне.

 

Һәм кычкырам барлык кешелеккә:

— Җир әйләнә минем кочакта,

Йөрәк кебек бер туктарга мөмкин

Ни эшләрсең, Кеше, шул чакта.

* * *

Кабаланып Вакыт үтеп бара,

Ә сизелми аның узганы.

Тик чәчләргә генә кунып кала

Елларының аксыл тузаны.

* * *

Тәмле ашый, тыныч йоклый кеше,

Рәхәт аңа яшәү дөньяда.

Тик бәхетле була шул чак кеше:

Сөйгән халкы, туган тел барда.

 

МӘРФУГА ТҮТӘЙ КИБӘНЕ

Болын келәм төсле.

Төрле-төрле

Күбәләкләр уйный гөлләрдә.

Талгын җилләр сәфәр кылып йөри,

Алтынсыман аяз көннәрдә.

 

Менә инде ике атна булыр

Юк яңгыры, юк бер болыты.

Печәнчеләр кызу эш өстендә,

Җырлар айкый бөтен болынны.

 

Чүмәләләр кибәннәрне ясый —

Мәрфугаттәй кибән өстендә.

Ак яулыгы — яшьлек елларыннан

Истәлеккә калган төс кенә.

 

Шул яулыгын ничә еллар инде

Чөеп бәйли печән өстендә.

Ак яулыктай керсез гомере аның —

Без яшьләргә тапсыз төс кенә.

 

...Егерме яшь. Ак яулыгын болгап,

Озатып калды ирен сугышка.

Кайтмады шул.

Көтте, әле дә көтә,

Көтәчәк ул соңгы сулышка.

 

Шәрифҗаны кибән куя иде,

Башкаенда иде түбәтәй.,.

Менә инде бүгенгәчә, дуслар,

Кибән куя безнең Мәрфугаттәй.

 

Түбәтәйдәй матур кибәннәре —

Мәрфугаттәй кибән өстендә.

Ак яулыгы — яшьлек елларыннан

Истәлеккә калган төс кенә.

 

СИНЕҢ ӨЧЕН

Синең өчен алсу таңнар ата,

Синең өчен исә җилләр дә.

Синең өчен сандугачлар сайрый,

Синең өчен чәчәк җирләрдә.

 

Синең өчен тук башаклар шаулый

Иксез-чиксез басу-кырларда.

Синең өчен яңа көннәр туа.

Синең өчен туа җырлар да.

 

Синең өчен салмак җилләр исә,

Синең эчен яшен яшьни, дим.

Синең өчен җиргә килүләрем,

Синең өчен генә яшим мин.

 

Тик белә күр минем кадеремне —

Югалтма син мине, югалтма...

...Мин булганга шулай гүзәл дөнья,

Син булганга шулай таң ата.

Соң булса да кадеремне бел син,

Һич югалтма мине, югалтма...

 

ТӨШЛӘР, ТӨШЛӘР...

Кайберәүләр төштә күктә оча,

Колач җәеп, йөзә диңгездә.

Кайберәүләр өр-яңа йорт төзи

Ата-ана торган нигездә.

 

Кайберәүләр атка менеп чаба,

Кайберәүләр коча сөйгәнен.

Кайберәүләр әрни-әрни карый

Изге җирнең янып көйгәнен.

 

Кайсыберсе үлеп янә туа,

Кайберәүләр төштә яшәрә.

Кайберәүләр кулы белән тотып,

Яшенгә дә бирми яшьнәргә.

 

Кайберәүләр гел мәнгелек инде:

Атсалар да, имеш, үлмидер...

...Шунысы чын: кеше төшләрендә

Эшсез чагын бер дә күрмидер.

 

КӨТМӘ МИНЕ, ЯМЕ!

Сеңелем,

Сермә керфекләреңне син

Нигә инде шулай буядың?

Кичен күргән тушьлы күзләреңне

Төнлә белән куркып уяндым.

 

Сеңелем,

Битләреңдә кояш алсулыгы,

Буяма син аны, буяма.

Кершәнләнгәч чибәр булам, диеп,

Валлаһи, дип әйтәм, уйлама.

 

Сеңелем,

Алтын төсле озын толымнарың

Ниләргә сон зәңгәр итәсең?

Пәрдә читләреннән карап кына

Төннәр буе нигә көтәсең?

 

Сеңелем,

Көтәсең син мине, әйе, беләм —

Мин — кемнеңдер өзелеп сөйгәне.

Буянып та көтмә,

Буянмый да көтмә —

Беркайчан да көтмә килгәнне...

 

УЙЛАГАНЫҢ БАРМЫ?

Гомер кыска,

Әйтерсең лә тормыш

Кошлар кебек оча,

Калышмый.

Аккошлар да моңлы итеп җырлый

Җылы якка, очып барышлый.

Гомерләрдән иң-нң кыска ни бар?

Бармы шуны унлап бакканың?

Аккош җыры кебек моңлы булсын

Яшәгәнең,

Бала бакканың...

 

СИН МИНЕ БЕЛМИСЕҢ.

Син мине сыгылды, дисеңдер?

Йөридер, дисеңдер, җан атып.

Син мине белмисең,

Килдем мин

Бу җиргә сөелеп, яратып...

Сөйдем дә, сөелә белдем мин,

Ниләр бар — барсы да күңелдә,

Моңнарның төссезе йөрәктә,

Яктысы дөньяга түгелгән...

Баш имим борчуга, ышаныч

Ак нурлар иңдерә көемә.

Сөенәм дөньяга килгәнгә,

Дөньяда яшәүгә сөенәм...

Син мине сыгылды, дисеңдер,

Яшидер, дисеңдер, җан атып.

Син мине белмисең,

Килдем мин,

Бу җиргә сөелеп, яратып...

 

ГӨРЛӘВЕКЛӘР

Гөрләвекләр чаба урам буйлап,

Гөрләвекләр чаба уйнаклап.

Күтәрелә җирдән парлы җылы,

Әйтерсең лә кемдер ут яккан...

Күңелдә дә ут ягылган кебек,

Кабынырмын сыман гөлт итеп...

Зәңгәр күзле шаян сылу төсле

Серле итеп дәшә күк чите.

Күк күзенә карыйм сихерләнеп,

Бәхет тулы ерак-еракка...

Моң диңгезем эзләп ашкынамын,

Гөрләвекләр кебек уйнаклап...

Бар дөньяның борчу-мәшәкате

Онытылып тора беразга...

Яшәү дәрте тулы хисләр белән

Күңелләргә керә бу язлар...

Гөрләвекләр чаба урам буйлап,

Гөрләвекләр чаба уйнаклап...

 

ТУГАН ЯГЫМ

Юллар йөрү— олы шатлык миңа,

Дөнья күреп, илләр гизәм мин.

Туган яктан ераклашкан саен

Тарту көчен күбрәк сизәм мин.

 

Туган якның искән җилләре дә,

Камыш шаулавы да кадерле.

Синдә чакта гына, туган ягым,

Белмибез күк синең кадерне.

 

Юл йөрүдән, ил гизүдән кайткач,

Аунадым мин йомшак чирәмдә.

Сагыну канатында очып кайтам,

Китсәм әгәр ерак җирләргә...

 

Юллар йөрү — олы шатлык миңа

Мин дөньяны ничә әйләндем

Юл йөрүләр миңа шатлык булса,

Синдә яшәү — үзе бәйрәмдер...

ЧИКСЕЗ ХӨРМӘТЕМ

Кайтып киләм басу сукмагыннан,

Тук башаклар нидер серләшә.

Туган илнең иркен басулары

Һәр кешегә бәхет өләшә.

 

Тозлы тире тамган игенченең

Басуларга, шушы кырларга.

Бер җыр эзләп, күңел ашкына гел,

Башак шавы кушыла җырларга.

 

Башакларның назлы көйләренә

Гомер буе сүзләр эзләдем.

Игенчегә атап җырлар яздым.

Җырладым мин шуны, түзмәдем.

 

Зәңгәр күктә тургай тынган күптән,

Язлар җиткәч тагын җырлар ул.

Ятын җирне кочам —

Сездән башка

Яши алмам, иген кырларым.

 

Җир сулышын тоям иртә язда,

Яшәү көче бирә хезмәтем.

Җиргә тормыш,

Гомер бүләк иткән

Игенчегә — чиксез хөрмәтем.

ҖИРЕМӘ

Күккә мендем җирдән аерылып,

Диңгезләргә киттем ярлардан.

Сагышларым кире алып кайтты,

Мин бит шушы җирдә яралган.

 

Туфрагында,

Үләнендә аунап,

Чишмә суын эчеп үскәнмен.

Истән чыкмый Кармантау буенда

Дуслар белән маллар көткәнем.

 

Әрәмәдә гөләп, балан җыйдым,

Күрәннәрен чаптым сазлыкның.

Дусай күлләрендә дуслар белән

Алтыннарын сөздек балыкның.

 

Күл суында пешкән балыкларның

Их, тәмле дә була шулпасы...

Мәңгелеккә җиргә береккәнмен,

Ник омтылам җиргә шул чаклы?

 

Тарту көчең бардыр синең, бәлки,

Мин бит сиңа һаман тартылам.

Әгәр, җирем,

Барыр җирең булса,

Мин китәрмен синең артыңнан.

МИНЕМ ӨЧЕН АГА ЧИШМӘЛӘР...

Хәл белергә авылдашлар килә,

Хәл белергә килә дус-ишләр.

Сәлам биреп алсу таңнар ата

Челтер-челтер ага инешләр.

 

Исәнме, дип кочагына ала

Тугайларым, басу-кырларым.

Җилдә уйнап дулкынланган басу

Җырлый миңа сагыну җырларын.

 

Сагынамын. Ике ел буена

Күрми тордым тугай якларны.

Бик еракта, кояш чыккан якта

Туган илнең чиген сакладым.

 

Туган яктан килгән хатлар аша

Мин яшәдем сезгә табынып.

Сөю канатында очып кайттым

Сөйгән ярны өзелеп сагынып.

 

Җаннарга дәрт өсти гүзәл моңы

Газиз җирне сөю җырының.

Минем гомер — иркен басу-кырлар,

Мин — солдаты иген кырының.

 

...Хәл белергә килә авылдашлар,

Хәл белергә килә дус-ишләр.

Бүген бары минем өчен генә

Җырлый-җырлый ага инешләр.

ТИК КӨТӘБЕЗ КӨЗ АЕН

Таң йолдызым, дисәм дә мин,

Зәңгәр күктән үзгә мин.

Җирдә үскән роза гөлем,

Сине җирдән эзләдем.

 

Кашың — карлыгач канаты,

Күзләрең шомырт кара.

Көн дә очрашасы килә,

Ерак булса да ара.

 

Билкәйләрең зифа талдай,

Сүзләрең юкә балдай.

Бөтен тынычлыгым алып

Ник ерак киттең алай?

 

Якынайтып араларны,

Күрешәбез ай саен.

Кавышырга вәгъдәләр бар,

Тик көтәбез көз аен.

 

Туйга чакырам, дусларым,

Парлап туйга килегез.

Безнең адрес үзгәрмәде —

Элеккечә, белегез.

* * *

Табым булмый кибетендә, базарында,

Тигәнме әллә шул әйбергә берәр үләт.

Чык базарга, рәхәтләнеп сатып ята,

Кирәгеңне биш бәягә спекулянт.

 

ОНТЫЛМЫЙ ШУЛ

Исән генә кайтып җиттегезме,

Сагынып көткән киек казларым?..

Алтын көздә кызыл туйлар булды,

Бик күпләре китте кызларның.

 

Сезнең кебек китә тора кызлар

Көз җиткәндә,

Кышлар килгәндә.

Тик кайтмыйлар алар,

Казлар кебек,

Кышлар үтеп, язга кергәндә,

 

Онтылмый шул!

Тора күз алдында

Чиккән яулыклары җилфердәп:

Кыр казлары очып кайтамыни

Туган төбәкләргә яз эзләп!..

* * *

Бәхетлемен дип, син бер дә һаваланма —

Бәхет белән хәсрәт һәрчак йөри бергә.

Бәхетсезмен дип син бер дә хафаланма —

Өйрәтә ул бәхетнең кадерен белергә.

 

СОҢЛАГАН ЯЗЛАРДАЙ

(Җыр)

Соңлаган язлардай килдең дә,

Йөрәкне хисләргә чорнадың.

Унҗиде яшемә кайттым мин,

Эзләре калса да чорларның.

 

Соңлаган язлардай килдең дә,

Иркәләп, моңнарда назладың.

Тургайлы таңнары кайткандай,

Бергәләп уздырган язларның.

 

Соклаган язлардай килдең дә,

Канатлар үстердем, мәхәббәт.

Үзгәрттең язмышны, үзгәрттең,

Мең рәхмәт, мәхәббәт, мең рәхмәт!

ӘЙТМӘ, БЕЛӘМ

Керфекләрең кояш нурларыдай,

Күзкәйләрең зәңгәр күлләрдәй.

Карашларын тамчы гөлләредәй,

Иреннәрең туган чиядәй.

 

Кайдан алдың шундый гүзәллекне,

Юк бит синдәй сылу дөньяда?-

...Әйтмә,

Беләм.

Аның барысын да

Бүләк итте сиңа Җир-ана.

 

Бел кадерен җирнең...

Һәм үзеңнең!..

ЗӘҢГӘРЛЕГЕ СИНДӘ

Киеп узсаң зәңгәр күлмәгеңне,

Күлдәй, күктәй булып китәсең.

Нигә инде шулай, үзәгемне өзеп,

Турыбыздан көн дә үтәсең?

 

Зәңгәрлеге синдә күгебезнең,

Зәңгәрлеге талгын суларның.

Гомер буе эчәр, сулар идем

Барлык зәңгәрлеген шуларның.

 

ҖЫР ЯЗДЫМ

Сиңа дип чәчәкләр үстердем,

Зәңгәрләр — гел синең күзләрең.

Гөлләрем шау чәчәк аталар

Язларын, җәйләрен, көзләрен...

Сиңа дип шигырьләр атадым,

Иң назлы, иң татлы язларым...

Гел сиңа охшатып каршылыйм,

Озатам сиңа кыр казларын...

Мин сине йөрәктә саклыймын,

Әйтмичә сиңа мин, гүзәлем...

Мин сиңа җыр яздым,

Җыр яздым,

Җыр яздым сиңа мин, түзмәдем...

 

АЛСУЛЫК

Алсу тынлык кунган офыкларга,

Алсу моңга чумган эңгерләр.

Йөрәкләрне җилкендереп ала

Алсу кичтә алсу мизгелләр.

 

Болыннарда алсу ромашкалар

Нидер сөйли талгын җилләргә.

Алсу чыклар тамып-тамып төшә

Алсу томан кунган җирләргә.

 

Алсу уйлар, алсу хыял ага

Салмак кына алсу елгада.

Алсу кичләр, алсу таңнар белән

Без яшибез әле дөньяда...

 

Шул алсулык безнең төнебезне,

Көнебезне бергә бәйләсен.

Алсу иннек сөрткән офыкларда

Дөрләмәсен афәт шәүләсе.

 

ЯЗЛАР БҮЛӘК ИТТЕ

Һәркөн саен зарыгып көтәм кичне,

Кич җиткәч тә — синең килүне.

Язлар бүләк итте сөелүне,

Язлар бүләк итте сөюне.

 

Шул язларга кат-кат рәхмәт укыйм,

Шул кичләргә мең кат табынам.

Сүнәр учакларым дөрләп китте —

Йөрәгемә утлар кабынган.

 

СЕРЛӘРЕҢНЕ СЕРДӘ САКЛАДЫМ

Серләреңне мина сөйли идең,

Чәчләремнән сыйпап, иркәләп.

Аерылганда, тик сер итеп кенә:

Сөям,— дидең язгы иртәдә.

 

Серләреңне миңа сөйли ндең

Унҗиде яшь ишек какканда.

Сер,— дип кенә бит очымнан үптең,

Инешләрдә бозлар акканда.

 

Хыялландык. Истә, Оныта алмыйм

Кавышулар вәгъдә иткәнне.

Серләр калды сердә,

Беркем белми

Бер-беребезне һаман көткәнне.

 

Бүген дә мин кайтам яшьлегемә,

Сер саклаган туган якларым...

...Сөю хисе тулы йөрәк әйтә:

Серләреңне сердә сакладым,

Серләреңне сердә саклармын.

 

СИҢА

Нәрсә бүләк итим диеп

Йөрдем уйлап —

Йолдызларны чүпләдем мин

Күкләр буйлап.

СИҢА ӘЙТЕР СҮЗЛӘРЕМ КҮП

Сиңа әйтер сүзләрем күп —

Әйтә алмыйм,

Юк кыюлык.

Бары шуны гына аңла:

Синнән башка

Тормышым юк.

 

Сиңа әйтер сүзләрем күп —

Әйтә алмыйм,

Сөйләр күзләр.

Оныта алмыйм карашыңны:

Синең күзләр —

Зәңгәр күлләр.

 

Сиңа әйтер сүзләрем күп,

Җитми икән

Кыюлык ник?

Мәхәббәтем карап тора

Күрерме дип,

Танырмы дип.

 

ЯКТЫШИГЫРЬ

Яз кояшлы җирдә.

Гөрләвекләр

Язгы ташкын булып йөгерә.

Якты көннең якты бизәкләрен

Алып була хәтта өлгегә...

 

Шундый вакыт бу яз: бөтен дөнья

Шатлык, сөенечкә уралган.

Күршем әнә «орчык» улы белән

Хозурланып йөри урамда.

 

Нарасый җан — сабый күккә карый,

Ал кояшка суза кулларын.

Ал кояшка кулын суза-суза

Үсеп килә минем улларым.

 

Ике улым — ике якты күзем,

Якты киләчәккә төбәлгән.

Безнең җаннар инде дүрт дистә ел

Яктылыкка карап өйрәнгән.

 

Үткәннәрне онытуым түгел,

Алар күңелемә уелган.

Җанга якты сирпеп, балкып тора

Ике улым минем уемда.

 

Дөньяда яз.

Дөнья шундый матур,

Матурлыкка бар җир уралган.

Күршем улына нидер сөйли-сөйли,

Кайтып килә әнә урамнан.

 

Сабый бала зәңгәр күккә карый,

Ал кояшка сузып кулларын.

Әй киләчәк!

Якты нурлар булып

Тоташалар сиңа уйларым...

ТӘРӘЗӘДӘ НИЛӘР БАР?

Төнге тынлык,

Биш катлы йорт,

Тәрәзләрдә ут яна.

Шатлык тулы бер тәрәздән

Җыр тарала дөньяга.

Бер тәрәздән оран сала

Яңа туган нарасый.

Якты көнгә күз салгандай,

Утка текәлгән сабый.

 

Бер тәрәздә кайгы уты —

Куя кеше дөньяны...

Тәрәзәләр нидер сөйли,

Тик аңлыйбызмы аны?..

 

Тәрәзләрдә якты утлар —

Уйлар уйларны сүтә:

Кемдер килә, кемдер китә,

Ә яшәү дәвам итә.

 

ЧҮКЕЧ ЧЫҢЫ

Аргы урамнан чын-чаң, чың-чаң

Ишетелә чүкеч чыңы.

Шул авазлар хәтерләтә

Чабаталы балачакны.

 

Алачыкта без, сабыйлар,

Чиратлашып күрек тарттык.

Шул чүкечнең чыңнарыннан,

Моңнарыннан ләззәт таптык.

 

Төрәннәрен сукаларның

Таптый иде олы чүкеч.

Сандалларда чын-чан итеп

Җырлый иде кече чүкеч.

 

Балачакта чүкеч чыңы

Күңелләргә сеңеп калган.

Чын-чаң, чын-чан.

Шул чыңнарны

Бүген менә җырга салам.

ЗУР КӨРӘШТӘ ӘЛЕ БҮГЕН ДӘ

Басуларым — арыш дулкыннары,

Болыннарым — чәчәк бәйләме.

Күптәнме соң дөнья бәйрәм итте

Сагынып көткән Җиңү бәйрәмен.

 

Күптәнме сон дөнья бәйрәм итте,

Ә күптәнме җирләр тетрәде?

Һәркем белә: сугыш теләүчеләр

Җир йөзендә әле бетмәде.

 

Көрәшәбез, изге җиребезне

Үлем, хәсрәт, каннар күммәсен.

Яралары сызлап торган җирем

Сугыш афәтләрен күрмәсен.

 

Алсу таннар сызылып атсын диеп,

Кояш көлсен өчен күңелдә.

Яралары сызлап торган җирем

Зур көрәштә әле бүген дә.

 

ӘНКӘЙГӘ

Ник кайтмый соң, ул-бу юк микән, дип,

Борчыласың, ән



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2018-01-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: