ЯРТЫ КОЛАК НИЧЕК ИТЕП АТА–АНАЛЫ БУЛА 6 глава




Бара торгач берсе әйтә:

– Пычагың бармы,ди, төлкене тунарбыз, – ди. Төлке бик курка, бик каушый.

Икенчесе әйтә:

- Әй–й, ди, аның белән пычранып йөргәнче, ди, беткәнмени бездә төлке тиресе, – ди. Шулай ди ләр дә,чулманны чокырга аударып җибәрәләр

Төлке тиз генә:

- Ну, Салам–Торхан, ди, булдырдың, ди, күмдең алтын табутта!– ди.

Салам–Торхан бик оялды. Берничә елдан Төлке чыннан да үлде, ышанмыйча аны өч көн күммичз тордылар, шуннан соң гына бик дәүләп күмделәр. Йортка үзләре хуҗа булып калдылар. Мин дә кунак булдым. Бүген барып, төнәген кайттым, баш авыртып махмыр булдым.

 

Саран белән Юмарт

татар халык әкияте Борын-борын заманда, карга казначы, козгын азанчы булып торган чагында, булган икән, ди, бер Саран белән бер Юмарт. Көннәрдән беркөнне болар икесе, иптәш булып, юлга чыкканнар. Кич булган, бер җиргә ашарга утырганнар. Саран әйткән: - Минем капчыкның авызы чишелми, синең ризыкларыңны ашап торыйк әле, дигән.- Ярый, дигән Юмарт, ашасак, ашыйк, дигән. Ашаганнар Юмарт ризыгын. Бер көн ашаганнар болар, ике көн ашаганнар Юмарт азыгын, өченче көнне аның азыгы беткән. Кич булгач, Саран Юмартның йокыга киткәнен саклап кына яткан да торып качкан. Юмарт йокысыннан торса, Саран юк. Бу да бер юл белән киткән. Бара торгач, Юмарт бер йортка килеп җиткән. Йортка керсә, анда һичкем күренми, өстәл өстендә бер ярты калач кына ята, ди. Юмарт шул калачтан бер телем генә кисеп ашаган да: "Бу өйнең иясе бардыр әле", дип, сәке астына кереп яткан.Бервакытны бу өйгә аю, төлке, тычкан килеп кергәннәр. Тычкан иптәшләренә әйткән: - Минем мич башында бер чүлмәк көмешем бар иде, мич башыннан сикереп төшкәндә, ул "чылтыр" итеп кала торган иде, дигән. Аю әйткән: - Минем казылмалы кара юл буенда ат башыдай алтыным бар иде, аны берәү казып караган, аз гына төшеп җитмәгән.Төлке әйткән:- Минем дә казылмалы кара юл буенда куй башыдай көмешем бар иде, анны кемдер казып караган, аз гына төшеп җитмәгән, дигән. Аю, төлке, тычкан, бу өйдә төн кунып, иртә белән тагын чыгып киткәннәр. Әлеге Юмарт мич башын караган икән, анда бер чүлмәк көмеш утыра, ди. Аны алган бу. Аннан киткән казылмалы кара юл буйлап. Казылмалы кара юл буендагы ат башыдай алтынны да казып алган. Бераз киткәч, тагын да бер казыла башлаган җир күргән. Казып караса, анда куй башыдай көмеш ята, ди. Аны да алган. Бу Юмарт, бара торгач, бер урманга барып кергән. Шул урманда, юан агач төбендә, тапталган бер урын күргән. "Тукта әле, дигән, агач башына менеп утырыйм әле, нәрсә булыр икән?" дигән. Шулай дигән дә агач башына менеп утырган. Кич булып, кояш баегач, бу агач төбенә пәри-җеннәр җыела башлаган. Байтагысы җыелгач, җеннәр башлыгы уртага килеп утырган да әйткән:- Сукыр җен кайда? дигән. Сукыр җен килеп җитмәгән икән, аны алып килергә дип ике җенне җибәргән. Тегеләр, барып, сукыр җенне бик хөрмәтләп күтәреп алып килгәннәр. Әлеге җеннәр башлыгы бу сукыр җеннән сораган:- Син нигә соңга калдың? дигән. Сукыр җен торып әйткән: Минем кичегүемнең сәбәбе бар, дигән. Мин бер хан кызын сихерләп утырдым, аны инде миннән башка беркем дә дәвалый алмас, дигән. - Шулай да ничек дәвалыйсың, сөйләп бир, дигән җеннәрнең олысы. Сукыр җен әйткән: Ул ханның, дигән, өч ел буена кысыр йөргән бер кара сыеры бар. Әгәр хан, шул сыерын суеп, аның ите белән үзенең бөтен халкын сыйласа, бу кыз, һичшиксез, савыгыр, - дигән. Таң атуга, җеннәр тагын таралып беткәннәр. Бу Юмарт туп-туры әлеге хан шәһәренә киткән. Барып җиткәч, шәһәр читендәге бер ялгыз йортка кергән. Исәнлек-саулык сорашкач: - Йә, хуҗа, сезнең шәһәрдә нинди яңалыклар бар? дип сораган. - Яңалык шул, дигән, безнең ханның кызы бик нык авырып китте, аның авыруына дару тапкан кешегә хан үзенең ханлыгын да, кызын да бирергә булды, дигән. - Ярый, дигән Юмарт, мин хан янына барып карыйм әле, дигән. Барган бу сарайга. Ханга үзенең дәвалаучы икәнен белдереп, аннан керергә рөхсәт сораган. Хан бу кешене сарайга кертергә кушкан. Кергәннән соң, Юмарт үзенең китабын караган була икән. Китабына карап торганнан соң, бу әйткән: - Синең көтүеңдә өч ел кысыр калган бер кара сыерың булыр, шул сыерны суеп, шәһәр халкын ашатып-эчертсәң, кызың терелер, дигән. Хан, моңа риза булып, нәкъ Юмарт әйткәнчә эшләгән. Күп тә узмаган, берничә көннән соң, ханның кызы терелгән. Хан Юмартка үзенең кызын да биргән, ханлыгын да биргән. Көннәрдән бер көнне әлеге Саран да, йөри торгач, шушы шәһәргә килеп чыккан. Юмарт янына кереп, аның ничек хан булуы, ничек патша кызына өйләнүе турында сораша башлаган. Юмарт моңа, ул качып киткәннән соң, бер өйгә килеп керүен, аннан чыккач, алтын-көмешләр табуын, аннан соң урманда бер агач башында утыруларын, бәйнә-бәйнә барысын да сөйләп биргән. Саран моның болай тиз баюына кызыккан. Ул да чыгып киткән теге йортны эзләп. Барып кергән бу әлеге өй эченә. Барып керсә, өстәлдә баягыча ярты калач ята, ди. Саран ул калачны алган да үзенең капчыгына салган. үзе, Юмарт өйрәтүенчә, сәке астына кереп яткан. Бервакытны кайтып кергән иң беренче булып тычкан, аннан соң кайтып кергән төлке, иң соңыннан аю кайтып кергән, лап-лап басып.Карасалар, өстәлдә калач юк. Боларга шик төшкән. - Мөгаен, монда кем дә булса берәү кергән булыр, дип сөйләшкәннәр. Аю тычканга әйткән: - Эзләп кара әле, кем бар икән монда? дигән. Тычкан мич башың караган, анда һичкем күренмәгән. Аю әйткән: - Сәке астына кереп кара! дигән. Тычкан сәке астына кереп киткән дә әлеге Саранны тартып чыгарган. Тычкан Саранның өстенә сикергән, төлке битен тырнап ерткан, аю моны сугып еккан. Шулай итеп, Саран үзенең саранлыгы аркасында хур булган, баемаган да, артмаган да.

 

Сер тотмас

 

Борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, карга плотник булып торганда, яшәгән, ди, бер атаклы аучы. Моның атаклы булуы шуннан гыйбәрәт икән: дөньяда булган барлык хайваннар моны белә торган булганнар.

Бер заман аучы хатынына әйтә: “Син миңа азык әзерлә, ауга китәм”, – ди. Аучы азыгын ала да чыгып китә ауга. Урманда азмы–күпме йөргәч, килеп чыга бу бер ачыклыкка. Караса, ике елан сугыш: берсе кара, берсе ак. Читтән карап тора–тора да ак еланны бик кызгана: кара елан бик җәберли үзен. Мылтыгын ала да кара еланга ата. Аткан иде – кара еланга тими, ак еланны яралый. Шуннан бу аучы күңелсез генә өенә кайтып китә, ак еланны жәлли инде. Өенә кайтып керсә, хатыны сорый:

- Ни булды сиңа, әллә чирләдеңме? – ди.

- Кара еланга дип аткан идем, ак еланга тиде, – ди аучы, – бигрәк жәл булды инде. Бер елан боларның сүзләрен тыңлап торган икән. “Ә, ди, бу ялгыш аткан икән”, – дип, кайта да еланнар патшасына әйтә: “Ул синең кызыңа ялгыш аткан икән, ди. Синең кызың кем беләндер сугышкан вакытта, ди, дошманына аткан, кызыңа тигән”, – ди. Еланнар патшасының бик ачуы килә: “Бар, ди, чакырыгыз әле ул аучыны, ди, минем кызым кем белән сугышты икән?” – ди. Бер елан аучыны чакырып китерә.

- Утыр, – ди еланнар патшасы. – Сөйлә, ник соң син минем кызыма аттың, – ди.

- Ул бер кара елан белән сугыша иде, ди. Мин синең кызыңны жәлләп, кара еланга аткан идем, синең кызыңа тиде, – ди.

- Хәзер син ул кара еланны күрсәң, таныйсыңмы? – ди.

- Таныйм, – ди аучы.

Патша бөтен еланнарны җыерга боерган. Бөтен еланнар җыела да төзелешеп яталар.

– Кара инде, кайсысы? – ди елан патшасы.

Аучы килә дә:

- Менә бу, – дип, бер кара еланга күрсәтә. Бу еланны аерып алалар да:

- Сөйлә хәзер, нигә сугыштың? – ди елан патшасы.

- Минем синең кызыңа өйләнәсем килде, ди, ә ул риза булмады, шуңа сугыштык, – ди.

Елан патшасы аучыгы әйтә:

- Син минем кызыма үчлек белән атмагансың икән, ди. Алай булгач, ди, син аны терелтә дә аласың, – ди. Егетне алып китә үзләренә. Барып керү белән елан патшасы әйтә:

- Кызыма кулың белән сыйпа, – ди.

Егетнең кулы белән сыйпавы булды, кыз сикереп тора да ниләр булганын үзе сөйләп бирә.

Патша аучыга әйтә:

- Синең яхшылыгың өчен мин дә бер яхшылык эшлим, ләкин син ул турыда беркемгә дә әйтмә, ди. Берәр кешегә сөйләсәң, шунда ук үләсең, – ди.

Егет беркемгә дә сөйләмәскә сүз бирә.

- Алай булса, ач авызыңны, – ди еланнар патшасы. Авызын ачуы була, елан моның авызына төкерә. Шуннан соң бу аучы дөньядагы барлык хайваннарның, кош–кортларының телен, үләннәрнең шаулауларын аңлый торган бер кеше булып кала.

Ярый, аучы исәнләшеп өенә кайтып китә. Ул үзе бара, ә үзе аяк астындгы үләннәрнең нәрсә сөйләгәнен аңлый бара. Үләннәр үзара сөйләшәләр икән. Аларның берсе: “ Мин фәлән авырудан ярыйм”, – ди икән, ә икенчесе: “ Мин баш авыруыннан ярыйм...” – ди икән. Кошлар сайрыйлар икән, ди, алар телен дә аңлап бара икән бу. Дөньяда нинди телләр бар, бөтенесен дә белә башлый бу хәзер.

Аучы өенә кайтып җитә, берничә көн үткәч бабаларына кунакка барырга уйлый бу. Бабалары башка авылда торалар икән. Хатыны белән кунакка китә. Юлда барганда болар бүләккә дип алып бара торган сарык тәкәсе мыгыр–мыгыр итеп куя икән, ди. Моны ишеткәч, аучы көлеп җибәрә. Хатыны иренең көлгәнен күреп:

- Нигә көләсең, – ди.

- Юк, болай гына, – ди аучы.

- Әйт инде, нәрсәдән көләсең? – ди хатыны.

- Әйтергә ярамый, – ди аучы. Хатыны аның саен моңа бәйләнә икән. – Әйтмәсәң, ди, мин, сине ташлап китәм, – ди.

- Ярый, – ди аучы, – өйгә кайтыйк, ди, мунча ягып керим, аруланыйм, ди, аннан соң әйтермен, – ди.

Болар кунакта ике кич кунасы урынга бер генә кич кунып, ашыгып өйләренә кайтып китәләр. Өйгә кайткач, хатыны мунча яга. Шул арада аучы этенә ипи чыгарып бирә: “Мә, хайваным, аша, ди, бу минем сине соңгы тапкыр ашатуым булыр, – ди. Эт ашаганда бер валчык кала. Ул валчыкны шул тирәдәге әтәч килеп каба. Эт әйтә әтәчкә:

- Оялмыйсыңмы, ди, бу бит хуҗаның кисәге, ди, ул бит хатынына серен әйтә дә үлә, ди. Еланнар патшасы аңа бу серен беркемгә дә сөйләмәскә кушкан иде. Ә ул, хатыны йөдәткәч, түзә алмады, әйтә инде, – ди.

Әтәч әйтә:

- Их, ди, алай булса син дә, синең хуҗаң да, башсыз икәнсез, ди. Минем кырык хатыным бар, ди, һәммәсен дә кулымда тотам, ди, ә синең хуҗаң бер хатынга хуҗа була алмый икән, ди.

 

СИНЕҢ НИ ЭШЕҢ БАР

 

Берәү базарга сарык сатырга бара. Барып җиткәч кенә, моның арбасы ава. Бер урыс килеп сорый: “Почом овца?”– ди. Бу кеше: “Синең ни эшең бар ауса”, – ди ачуы чыгып.

 

ТАҢБАТЫР

 

Борын–борын заманда булган икән, ди, бер патша.Бу патшаның булган, ди, өч кызы.Патша кызлары берсеннән – берсе матур булганнар, ди. Көннәрдән бер көнне бу өч кыз болынлыкка йорергә дип чыкканнар.Болар болынлыкта йоргән вакытта гына бик каты җил–давыл чыга да кызларның өчесен дә күтәреп алып китә.Патша, үзенең кызларын югалганын белеп, бик зур кайгыга төшә. Көн эзләтә патша бу кызларын, төн эзләтә, үз патшалыгында урманы, су буйлары калмый моның, бөтен җирдән эзләтеп карыйлар, кызларны таба алмыйлар.

Шул патша торган шәһәрнең читендәге кечкенә генә бер йортта яшәгәннәр икән, ди, бер ир белән бер хатын. Болар бик фәкыйрь булганнар. Боларның булган икән, ди, өч уллары. Олы улларын Кичбатыр дип, уртанчысын Төнбатыр дип, ә иң кечесен Таңбатыр дип йөрткәннәр, ди.

Үсеп җитү белән болар урамга уйнарга чыгалар. Яшьләр арасында болардан да көчле берәү дә булмый. Уйнаган вакытларында кешенең кай җиреннән генә тотсалар да, умыра да ала, ди, болар.

Бу өч туганның көчләрен кая кая куярга белми йөргәннәрен белеп, бер карт кына кеше әйткән, ди, боларга:

–Сез, ди, анда– монда сугылып, урынсызга кеше имгәтеп йөргәнче, әнә патша кызларын табып алып кайтып бирер идегез, менә шунда күренер иде сезнең батырлыгыгыз, – дип.

Шуннан соң болар, өйләренә кайтып, ата–аналарыннан рөхсәт сорыйлар:

–Эти, диләр, патша кызлары югалган, дип әйтәләр, без шул кызларны алып кайтып бирик микән әллә? – диләр.

Ата– аналарының боларны бер дә җибәрәселәре килми, ризалык бирмиләр икән, ди.

–Әй, улларым, без сезне теләп кенә алдык бит инде, сез чыгып киткәч безне кем карар, кем туйдырыр? – ди әтиләре.

Малайлары әйтә:

– Әй, әти, без патша эше белән йөргәч, сезне патша тәрбияләр әле, – ди.

- Юк инде, безгә патшадан бер рәхим дә, бернинди ярдәм дә буласы юк, – дип әти – әниләре елашалар.

Бу өч батыр батыр әти – әниләреннән бик инәләп сорыйлар да, рөхсәт алып, патшага барып әйтәләр:

- Менә без синең кызларыңны эзләргә чыгарга уйлыйбыз, безнең үзебез белән алып чыгарга бернәрсәбез дә юк; әти – әниләр дә бик фәкыйрь тора, –диләр.

Патша боларга ашарга – эчәргә бераз азык бирергә була.

Әти – әниләре белән саубуллашып, өч егет чыгып китәләр юлга.

Баралар – баралар болар, атна китәләр, ай китәләр, бара торгач, барып керәләр бер урманга. Урманның эченәрәк керә барган саен, болар бара торган юл тарайганнан – тарая барып, соңыннан тар гына бер сукмакка калган, ди. Шул тар сукмак белән бара торгач, болар барып чыккан, ди, бик матур бер күл янына. Ул вакытта инде ашарларына беткән була. Таңбатыр “ юлда кирәк булыр “ дип әнисе биреп җибәргән эншсен ала да, ут ягып, шул эншне утта кыздырып, бик шәп бер кармак ясый. Шуннан соң су буена төшеп балык тота башлый. Кичкә хәтле бер – ике пот балык тота да бу, шул балыкларын пешереп, абыйларын туйганчы ашата. Хәзер тамак кайгысы бетте инде боларның. Таңбатыр әйтә абыйларына:

- Безнең өйдән чыгып киткәнгә бик күп вакыт үтте, ди, без кай җирләрдә йөргәнебезне дә белмибез, бернәрсә дә күргәнебез юк әле безнең, – ди.

Абыйлары бер җавап та бирмәгән моңа. Шуннан соң бу, бик биек бер агач башына менеп, тирә – якны карый башлый. Таңбатырның агач башына менеп утыруы гына була, кузгала җил – давыл, бу давыл шулхәтле көчле була, юлына туры килгән калын – калын агачларның башларын кыеп кына алып китә икән, ди. Таңбатыр бу җил –давылның котырганын карап тора да: “Әллә бу теге патша кызларын алып киткән җил – давыл микән? “ – дип уйлый. Озак та үтми, әлеге җил – давыл бер җирдә бөтерелеп, коточкыч булып, өерелеп – өерелеп тора да бер биек тау башына барып туктый. Тау башында бик яман бөтерелеп тора – тора да бик ямьсез бернәрсәгә – дию пәриенә әверелә. Дию пәриенә әверелә дә бу, тау кырыена төшеп,шундагы бер зур тишеккә кереп китә.

Таңбатыр, тиз генә агач башыннан төшеп, дию кергән тишекне эзләп таба. Бик зур тишек икән, ди, бу. Шуннан соң Таңбатыр, зур гына бер таш алып килеп, әлеге тишекнең авызын томалап куя да тиз генә барып абыйларын уята. Абыйлары бер дә ашыкмый торган кеше булалар. Әкрен генә торып, Таңбатыр хәзерләп куйган балыкны пешереп,туйганчы ашап – эчкәннән соң гына теге тау тишеге янына китәләр.

- Менә ул шушы тишеккә кереп югалды, без аның артыннаа төшәргә уйласак, башта әйдә менә шушы ташны алып ташлыйк, –ди Таңбатыр.

Кичбатыр ташка барып тотына – кузгата алмый.Төнбатыр барып тотына – аннан да бернәрсә дә чыкмый. Шуннан соң Таңбатыр ташны күтәреп алып,селтәп кенә җибәрә – таш тау астына тәгәрәп төшеп китә. Таңбатыр әйтә абыйларына:

- Безнең беребезгә менә шушы тишектән төшеп теге диюне эзләп табарга кирәк, ди, патша кызларын шул урламады микән? – ди.

Өч туган бергәләп киңәшәләр дә урманга кереп кочак – кочак юкә суеп алып чыгалар. Шул юкәләрдән бик калын итеп аркан ишә башлыйлар.Өч көн, өч төн буена бик нык, бик озын итеп ишәләр болар арканны. Шул арканның бер очын Кичбатырның биленә бәйләп аны тау тишегенә төшереп җибәрәләр. Төшеп китә бу. Кич булды дигәндә генә арканны селкетә Кичбатыр: “ Тартып чыгарыгыз “, – дип. Энеләре тартып чыгаралар.

- Төбенә җитә алмадым, аркан кыска булды, – ди Кичбатыр.

Шуннан соң болар тагын бер тәүлек аркан ишәләр. Хәзер инде шул арканга бәйләп Төңбатырны төшереп җибәрәләр. Көтәләр – көтәләр болар тегеннән бер хәбәр дә юк. Бер көн, бер төн үтте дигәндә арканны селкетә теге. Моны да тартып чыгаралар.

- Бик тирән икән, төбенә җитә алмадым, аркан кыска булды, – ди Төңбатыр.

Шуннан соң болар тагын ике төн, ике көн буена утырып аркан ишәләр. Арканны тагын да озын итеп ишеп,аның бер очын Таңбатырның биленә бәйлиләр. Тау тишегенә төшәр алдыннан, Таңбатыр әйтә абыйларына:

- Тиз генә чыга алмасам, сез мине нәкъ бер ел көтегез, ди. Бер ел булды дигәндә чыгып җитмәсәм, көтеп тормагыз, үз юлыгызны карагыз, –ди

Шулай ди дә бу Таңбатыр, абыйлары белән саубуллашып, тау тишегенә төшеп китә.

Ярар, Таңбатырның абыйлары шунда калып торсыннар. Без хәзер Таңбатыр белән аска төшик.

Төшә – төшә Таңбатыр, нихәтле вакыт төшеп тә, тау тишегенең төбенә җитә алмый, арканы тагын да кыска була моның. Кире чыгасы килмичә, кылычын алып арканны кисеп җибәрә бу. Бик озак очканнан соң, барып бәрелә бу бик каты гына нәрсәгә. Шунда ук һушыннан китеп, өч тәүлек аңына килә алмыйча ята, ди, бу. Шуннан соң, әкрен генә торып, тагын да китә бу. Бара – бара бу, шулй итеп бара торгач, моңа бер тычкан очрый.Бу тычкан бер генә мәртәбә селкенә дә кеше була.

- Нихәл, Таңбатыр, нишләп йөрисең монда? – ди.

- Менә, – ди егет, – бер дию пәриен эзләп төшкән идем дә, монда китәргә урын юк, чыгарга җай юк, – ди.

Тычкан әйтә:

- Ул дию пәрие сезне алдады бит, ди, сезнең элекке арканыгыз да тау тишеге төбенә җиткән иде, дию, сезне алдап, чокырның төбен аскарак төшереп җибәрде, ди. Хәзер син бик тирәндә инде, мин булышмыйча моннан чыга алмассың, – ди.

Егет нәрсә эшләргә дә белмичә аптырап торганда тычкан әйтә:

- Менә мин сиңа дүрт полк тычкан солдаты бирим, ди, алар җирне казып торырлар, ә син таптап менеп кенә торырсың, ди. Шулай итеп, алар сине менгереп җиткерерләр бар сукмакка хәтле, ди. Шул сукмак белән җиде көн, җиде төн буена бер нәрсә күрмичә караңгыда барырга туры килер, курыкма, ди. Шул юл белән бара торгач, сиңа очрар җиде кат чуен капка, ди, шул капкаларны ватып чыга алсаң, якты дөньяга чыгарсың, вата алмасаң, сиңа бик авырга туры килер, ди. Якты дөньяга чыгу белән янә бер сукмак булыр, син шул сукмак белән китәрсең. Шул сукмак белән җиде тәүлек барганнан соң, күренер сиңа бер сарай, – ди.

Шулай ди дә бу, яңадан бер генә мәртәбә селкенү белән тычкан сүрәтенә кереп, күздән югала.

Егет дүрт полк тычкан солдатлары казыган юл белән бик күп вакытлар барганнан соң, барып җитә теге җиде чуен капка янына. Барып җитү белән үзенең чукмарын алып капкага бик каты итеп сугып җибәрә, чуен капка таралып китә. Шулай итеп, бу җиде капканы да бәреп үтеп китә. Бара –бара бу,барган саен дөнья яктырганнан яктыра бара, ди. Җиде тәүлек юл киткәч, моңа зур кирпечкә ошаган бер кызыл нәрсә күренә. Барып җитә бу, янына барып карый: зур бер кирпеч икән бу. Кирпеч өстендә бакыр атка атланган, бакырдан коелган кием кигән бер каравылчы тора икән, ди.

- Әй, адәм заты, – ди каравылчы, – бу тирәдән кит җәтрәк, ди. Син бу тирәгә ялгышып кына килеп кергәнсеңдер, дию патша кайтып керсә тотып ашар үзеңне, – ди.

Егет әйтә:

- Әллә ул ашар,әллә мин аның башына җитәрмен,анысын белеп булмый әле, ди.Хәзергә минем бик каты ашыйсым килә, китер әле берәр нәрсә ашарга, – ди.

- Сиңа ашатырлык бернәрсәм дә юк шул, – ди, менә хуҗам кайткач ашатырмын дип хәзерләп куйган бер түшкә үгез иде, бер мич ипием, бер мичкә әче суым бар, шуннан башка бер нәрсәм дә юк, – ди.

Егет әйтә:

- Ярар, ди,хәзергә миңа шулар да җитеп торыр, ә хуҗаңа ашап– эчеп торырга да туры килмәс, – ди.

Шуннан соң теге кеше, атыннан төшеп, бакыр киемен сала да Таңбатырга ашарга хәзерләп бирә. Бу солдат киеме кигән кыз кеше икән. Егет бу кыз китергәннәрнең барын ашап бетерә дә йокларга ятарга җыена. Ятар алдыннан сораша инде бу кыздан:

- Ул дию пәрие кайдан кайтыр икән? – ди.

- Ул иртәгә иртә белән менә шушы бакыр күпер өстеннән кайтыр, – ди кыз.

Егет әйтә:

- Менә сиңа бер без, ди,дию кайта башлагач, шушы без белән минем чигәмә чәнчеп уятырсың, – ди.

Шулай ди дә йокларга ята бу.

Диюнең кайтыр вакыты җитү белән кыз моны уятырга тотына, уята алмый. Без белән чәнчергә кызгана, уятмый калдырсам да яхшы түгел, дип уйлый.Шулай да бик каты итеп уята башлагач, Таңбатыр сикереп тора:

- Әй,ди, мине без белән чәнчеп уятырга кирәк иде, ул вакытта мин тагын да зәһәрләнебрәк китәр идем, – ди.

Таңбатыр теге кыз әйткән бакыр күпер астына кереп ята.

Бервакытны, җил – давыл куптарып, дию бакыр күпергә якынлаша башлый. Күпер янына иң элек моның эте килеп җитә. Диюнең эте күпер янына килеп җитә дә, күпергә кермичә, шыңшып, хуҗасы янына кире китә. Дию аңа камчысы белән генә селкеп атына атланган килеш күпергә барып керә. Күпергә барып керү белән моның аты да шып туктый. Диюнең ачуы килеп, атына сугып җибәрә:

- Һәй, ди, нигә куркасың? Әллә монда Таңбатыр килеп яткан дип уйлыйсыңмы, ди,әле ул монда килү түгел,анадан да тумагандыр, – ди.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-01-14 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: