Утяковцы – участники Великой Отечественной войны под Сталинградом




1.Махмутов – Нигматулин Ахат Абдуллович – урож.д.Утяково, лейтенант, с Нигматуллиным Ахатом Абдулловичем – одно и то же лицо, урож.д.Утяково, примерно 1915 г.р., сперва служил на границе против японских милитаристов, потом его перебросили на Волгу, погиб защищая Сталинград (?), на Мамаевом кургане указано, что он погиб 16.10.1942 года (информация данная не проверена, записана со слов родственников), по другим данным- без вести в 1943 г.

2.Рахматуллин Закария Сунагатович – 1920 г.р., урож.д.Утяково, жил в Игенчелярево, кр-ц, стрелок, умер от ран 17.8.1942 г. в х.Орлинский Фрунзенского района Сталинградской обл.

3.Рахматуллин Салахетдин (Салях) Сахаватович – 1910 г.р., урож.д.Утяково, 207 ГСП, кр-ц, стрелок, погиб 13.2.1943 г. с.Котлубань Городищенского района Сталинградской обл.

4.Хуснияров Мухамет Мухамадиевич – 1903 г..р., урож.д.Утяково, 91 ГСП, рядовой, стрелок, погиб 29.12.1942 г. в с.Чепуровка Сталинградской области.

5.Хисамов Гизетдин Мингазович – урож.д.Утяково, на войне с 1.7.1941 года, ефрейтор, место службы: 400 ПХП 399 СД 42 корпус 48 А, за подвиг от 28.7.1942 – 28.9.1942 года на Сталинградском фронте награжден медалью «За боевые заслуги», за подвиг от 1.10.1944 – 31.12.1944 г. - орденом Красной Звезды.

Азнабаев Әхәт Кәрим улы

Азнабаев Әхәт Кәрим улы 1915 нче елда Үтәк авылында туып үсә.1933 нче елда Белорет металлургия техникумына укырга керә, тик тәмамлый алмый, армия хезмәтенә алына.Хәрби хезмәт чорында, 1937 нче елда, 142 нче санлы кече авиабелгечләр әзерли торган мәктәпкә курсант сыйфатында укырга керә.Сугышка 1941 нче елда, авылга кайтып тормый алына.Хатлары еш килә.1941 нче ел язган хатларында ул “ Тихоокеанский флот, № 1719 Военно- морская почтовая станция, почтовый ящик № 128 “ дип яза адресын.1943 нче елның 8 нче гыйнварендә Үтәктә яшәүче туганнарына аның 1942 нче елның 14 нче декабрендә 643 нче укчылар полкы составында Сталинград өчен барган алышларда һәлак булганлыгы, шәһәрнең үзендә күмелгәнлеге турында хәбәр килә. Бүгенге көндә авылда аның бертуган сеңлесе Рәхмәтуллина Тәнзилә Мөхәммәт кызы яши, ул абыйсының фронттан килгән хатларын күз карасы кебек кадерләп саклый.

Әһелбаев Габдрәхим Кадыйр улы – Әһелбаев Рәшит Кадыйр улының абыйсы

Әһелбаев Габдрәхим Габделкадыйр улы1923 нче елда Үтәк авылында туып үскән. Сугыш башланырга бер атна кала, 15 нче июнь көнне, ул танк училищесенә укырга керә.Тизләтелгән курсны 1942 нче елның гыйнварендә тәмамлап, фронтка китә.Сугыш юлын Берлинда тәмамлый.Батырлыгы өчен орден – медальләргә лаек була.Сугыштан соң армиядә хезмәт итүен дәвам итә.1973 нче елда подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыга.Тормыш иптәше белән, әйтергә кирәк, ул да сугыш ветераны, Украинаның Җитомир өлкәсе Новоград- Волынск шәһәрендә яши. Вафаты 1996 нчы ел.Сезнең игътибарга ветеранның 1985 нче елда “ Табын “ гәзитендә басылган хатирәләрен тәкъдим итәбез.

“Сугышка беренче тапкыр мин 1942 нче елның 1 нче маенда, бар дөньяга билгеле булган Бородино авылыннан ерак түгел, 5 нче танк бригадасы составында кердем.”КВ” танкы командиры булдым – бөтен сугыш юлын шул вазыйфада уздым.Ул чакта бу танклар дошман артиллериясе өчен бәйләнә алмаслык иде.Шуның өчен оборонада булып, без еш кына дошманның алгы сызыгына үтеп, ут нокталарын, минометларын юк иттек, блиндажларын, окопларын җимердек.

1942 нче елның августында Сухиничами янында булган сугышлар нык истә калган.Фашистлар оборонаны өзде.Тимер юл аша чыгып, безнең бригада аларга каршы чыкты.Тик дошман шәһәр янындагы станцияне көчле утка тота иде инде. Шулай да платформадан уңышлы китә алдык һәм шунда ук сугышка кердек.Безнең һөҗүм шул тиклем көчле булды, дошман, чыдамыйча, артка чигенде.

Көнбатышка 18 чакрым үтеп, шулай хәлне төзәттек.Менә нинди драматик вакыйгалар күренеше пәйда булды сугышчылар алдында: уннан артык дошман танкы караеп утыра, үзебезнең ватык пушкалар, окопларда үлгән солдатлар һәм офицерлар.Фашистлар оборонаны, безнекеләр тоташ һәлак булгач кына, өзде.Яугирләребез туган җирнең һәр карышы өчен соңгы сулышына кадәр сугышты.

Миңа Ржевтан көньяктарак дошман тылына танк корпусы белән үтеп керергә һәм, чолганышта калган көйгә, күп көннәр буе сугышырга да туры килде - “ Генерал Шубников корпусы” кинокартинасы шушы сугышлар турында сөйли дә инде. Бу каты алышларда минем күп иптәшләрем корбан булды.Чиктән тыш катмарлы хәл килеп туды:танклар, автомашиналар өчен ягулык бетте, сугыш припаслары, азык –төлек калмады.Әмма без, танкистлар, хәрби заданиене уңышлы үтәдек: зур бер төркем булып камаудан чыга алдык.

Курск дугасындагы сугышлар да мәңге хәтердә калган. Анда мин 5 нче гвардия танк армиясе составында көньяк участкада катнаштым.

.... Ябырылып килгән фашист танклары – 60 тан артык – безнең оборонаны өзде.8 чакрымлап марш ясап, без аларның юлына бастык.Үзебезнең элекке аэродромда, самолетларны яшерү өчен эшләнгән җир өемнәре артында, позиция алдык.Сугыш авыр булды, тик шулай да уңышлы тәмамланды.Дошман сугыш яланында 14 танк калдырып, чигенде.Шушындагы сугышлар өчен мине “ Кызыл Йолдыз “ ордены белән бүләкләделәр.Артабан 35 нче мехбригада составында Украинаның сул як ярын азат итүдә, Днепрны сугышып үтүдә катнаштым.Безнең гаскәрләр, дошманның каршылыгын җиңә -җиңә, какшамас көч белән көнбатышка таба барды.

... Җиде төн уртасы.Безнең экипажга полк алырга тиешле позицияләргә тиклем юлның торышын ачыкларга кушылды.Минем танкта – 5 автоматчы.Күптән түгел булган сугыштан йончыган автоматчылар танк башнясенә сыенып йоклыйлар.Көнбатышка хәрәкәт иткән колоннаны куып җитәбез, аның артыннан урын алабыз.Машиналар бара, кайберләре пушка сөйрәгән, юлдан уңга җәяүле гаскәр хәрәкәт итә.

Танкның коручысы, люк капкачын ачып, танктан башын чыгаргач, тирә- якка гаҗәпләнеп карап торды да:

- Тирә - якта дошман бит! – дип кычкырып җибәрде.

Карасам, чынлап та, без чигенүче фашистлар колоннасына килеп кергәнбез икән.Механик – водительгә туктарга куштым, аңа хәлне аңлаттым.Шушы вакыт фашист офицеры танк янына килеп, ым белән безгә хәрәкәтне туктатырга күрсәтте.

- Алга! – дип команда бирдем мин механик – водительгә.

Танк, машиналар һәм җәяүле гаскәрне кысрыклап, алга омтылды. Пушка һәм пулемет эшкә кереште, автоматлар ата башлады.Паникадан файдаланып, без югалтусыз үзебезнекеләр ягына әйләнеп кайттык.Иртәнчәк шушы ук юлдан инде үзебезнең танклар колоннасы белән үттек.Төнге сугыш урынында 17 җимерелеп яткан автомашина, ике пушка, байтак кына дошман мәетләрен исәпләдек.

Азат ителгән кала- авыллар халкы безне ничек шатланып каршы алулары турында күп язылган, ни дә булса өстәп язырлык кебек түгел.Шулай да мин бер очрашу турында сөйләмәкчемен.Без, бер поляк авылына разведка ясарга приказ алып, кышкы иртә таңда аның урамына барып кердек.Анда фашистлар булмый чыкты.Авыл кешеләре безне, күз яшьләренә буылып, шатланып каршы алды.Кайнар кофе белән сыйлады. Шуннан безнең танк янына чүлмәкләрдә чәчкәләр китерә башладылар.Аларны безгә чын күңелдән, йөрәк түреннән чыккан сүзләр әйтә - әйтә бүләк иттеләр. Без дә күз яшьләребезне тыя алмадык.Үзебезнең полкка, люкны ачып, кулларыбызга чәчәкләр тотып, кайтып кердек. Поляк халкы үзен азат итүчеләрне шулай куанып каршылады.

Миңа Берлинга соңгы зур һөҗүмдә Кюстринск плацдармыннан торып катнашырга туры килде.Әмма 22 нче апрельдән 23 нә каршы төндә каты яраландым.Иптәшләрем мине үземнең танкта Берлин читенә алып чыктылар...

Бөек Җиңүнең 40 еллыгы якынлаша.Көчле, явыз дошманны тар –мар иткән, Җиңү яулаган совет яугирләрен рәхмәт хисләре белән искә алыйк.Җиңү өчен гомерләрен корбан итүчеләрне дә, исән калганнарны да, тыныч хезмәт фронтында яңа батырлык эшләргә әйләнеп кайтучыларны да ”.

Оборона министрлыгы архивында ветераныбыз турында түбәндәге белешмәне алып була: “ Агильбаев Рахим Кадырович, 1923 г.р., сперва гв.мл.лейтенант, затем ст.лейтенант.

Награда: орден Красной Звезды.” Т.Агильбаев Р.К. в ночном бою 23.7.1943 года в районе с.Вислое танком прорвался в глубину обороны противника и обеспечил продвижение наших автоматчиков.Лично огнем своей пушки и пулеметов т.Агильбаев уничтожил противотанковую пушку, 3 миномета, две пулеметные точки и до 20 солдат и офицеров противника “.

Награда: орден Красной Звезды.” т.Агильбаев на Белорусском фронте с 23.6.1944 года, проявил отвагу и мужество в борьбе против немецко- фашистских захватчиков.10.8.1944 года, участвуя в атаке за населенный пункт Ситаже, из танковой пушки уничтожил танк -4 и 6 гитлеровцев подавил гусеницами танка “.

Награда: орден Отечественной войны 2 степени.” Участвуя в боевых действиях на 1 Белорусском фронте проявил себя как смелого, решительного и инициативного офицера.В бою за г.Оборники 24.1.1945 года уничтожил из пушки 3 пулеметной точки, три огневых точки “ Фауст “, три автомашины с военным грузом, 27 гитлеровских солдат и офицеров “.

Награда: орден Отечественной войны 2 степени.” Гвардии лейтенант Агильбаев, участвуя в боях на 1 Белорусском фронте на подступах к г.Берлин, показал себя как смелого, тактически грамотного и опытного в бою офицера. 21.4.1945 г., умело командуя экипажем в районе м.Шванебек, смелым маневром танка с хода ворвались в сильно укрепленную линию прпотивника, завязал бой и подавил огнем танка огневые точки, которые охраняли автостраду, идущую в г.Берлин.В этом бою в составе экипажа им лично уничтожено и подавлено гусеницами танка 3 ПТО, 2 миномета с расчетами, 5 огневых точек с тяжелыми пулеметами противника и 27 немецких солдат и офицеров, в том числе 8 “ фаустников “.

В районе местечка Вартенберг 21.4.1945 года, презирая смерть, несмотря на сильный артиллерийский огонь противника, он в составе экипажа уничтожил из танкового оружия 3 миномета с расчетами, 1 тяжелое орудие, 6 пулеметных точек, 11 “ фаустников “ и 21 немецких солдат и офицеров “.

Фотода сез аны хәрби эшен дәвам итүче уллары белән күрәсез.

 

Бадамшин Габделхәй Әпсәләм улы – Лалә апа Кәримованың әтисе

Бадамшин (икенче фамилиясе Нигъмәтуллин) Габделхәй Әпсәләм улы1914 нче елда Үтәк авылында туган.Фронтка 1941 нче елны алына, декабрьдә хәбәрсез югала. Кызы Ләлә апа Кәримова хәтерләвеннән: “ Әтәйдән мин ай ярымлык кына торып калганмын.Күрше Мурзакаев Әхмәтзәки абый: “ Габделхәйне Сталинградка кергәндә күрдем, әмма чыкканда күрмәдем “,- дип сөйли иде. Сталинград камауга эләккәнгә кадәрме, аңа кадәрме, төпченеп сорашып калмаганмын. Сугыш беткәч, Янрус авылыннан бер кеше килеп: “ Әтиегез белән бергә сугыштык,ул пулеметчы иде, бер алышта, башына мина ярчыгы тиеп, ми капкачын алып китте, шулай һәлак булды “, - дип сөйләп киткән иде “.

 

Гаделшин Хөсәен Гайнетдин улы (1901 – 1943)

Гаделшин Хөсәен Гайнетдин улы1901 (1899) нче елда Үтәк авылында туган. Сугыш башлангач та Ватанын сакларга алына.5 тапкыр яралана, 2 тапкыр контузия ала.Күрсәткән батырлыклары өчен 6 медале, берничә ордены бар. 1943 нче елның декабрендә Сталинград өчен барган каты сугышларда һәлак була.

 

Гобәйдуллин Лотфулла Гарифулла улы

Гобәйдуллин Лотфулла Гарифулла улы1908 нче елның 8 нче декабрендә Үтәк авылында туа. 1929 нчы елны армиягә алына, хезмәт итеп кайта.1941 нче елның 14 июлендә сугышка китә. Аларны Мәскәү яны сугышыннан Сталинградка җибәрәләр.Анда ул яралана, Саратов госпиталенә эләгә. Дәваланып чыккач, аны Үтәккә кайтаралар. Ул тик утырмый, авыру көенә булса да, колхоз рәисе урынбасары булып эшли. Яралары төзәлгәч, аны янә сугышка алалар.Күрсәткән батырлыклары өчен 3 медале бар.Туганнарыннан Хәбибуллин Габдулла, Хәбибуллин Габдрахманнар да сугышта катнаша.Җиңүне ул Воронежда каршылый.1946 ны елның 16 нчы апрелендә авылга кайта.

 

Фәизов- Казаккулов Абдулла Мөхәммәткәрим улы(1901 – 1942?) – Әсфәндиярова Наҗия апаның әтисе

Фәизов Абдулла Мөхәммәткәрим улы турында кызы Әсфәндиярова – Казаккулова Наҗия апаның хатирәләрен тәкъдим итәбез. “Мин үзем 1933 нче елгы, әтием Абдулла, әнием Өмегөлсем, гаиләдә без 8 бала. Әти сугышка китеп, Сталинградны яклап һәлак булды. Ул хәтеремдә шулай калган.Ике ат белән иген ташый торган иде, шул атларның берсенә мине утыртып йөрер иде.Тагы да 1942 нче елда әтидән алган соңгы хаттан шундый юллар истә калган: “ Әби, бәхил бул! Балаларны кара.Бердән – бер энем бар, аны үз яныңа ал, ярдәмче булыр.” Элгәре алган хатларында: “ Сугыш кырларында кан катыш кызыл саз суларын кичеп йөрибез “, - дип язганын хәтерлим.

Әтигә похоронка – кара мичәтле кәгазьне алган көнне мәңге онытмам.Почтальон тоттырган да киткәндерме инде, мин, аны – моны уйламый, әнкәйләр янына сөенче алырга йөгердем.Янәсе, әтидән хат килгән бит.Әнкәй олы кызы – абыстай белән Аръякта (Үрге Әрмет ягы) урак уралар иде.Ташбүкән юлы белән берүзем, бәләкәй көемә урман аша йөгерә - атлый китеп барам.Алдан төлкеләр үтеп китте, ничек курыкмаганмындыр инде.Барып җиткәч, апама тоттырдым теге “ әтидән хатны “.Ул, язу белгән кеше, укыды да, әнкәй белән икәүсе бөгелеп төшеп елый башладылар.

Сугыш булуга карамастан, укырга йөрибез.Тәнәфестә кемнең нинди сәләте бар, шуны күрсәтәбез, төрле уеннар уйныйбыз.Мин гел Маликова – Заһидуллина Галимә белән җырлый идем.Ул “ Сарман буйларын “ суза, укытучы Гобәйдуллин Нуриәхмәт абзый балалайкада сыздырып уйный иде.

Көз, укулар җиткәч, укудан соң төнлә көлтә бәйләргә йөрибез. Тормыш авыр булса да, халык хөр күңелле иде.Эштә “ Рауза” боткасы пешерәбез: нормага бирелгән 2 кашык онны кыздырып, изелгән бәрәңгегә буталап ашыйбыз.Бик тәмле була торган иде. Ял вакытында Галимә белән ниндидә булса агач тирәсен сайлыйбыз да, халыкка төрле спектакль, комедияләрдән өзекләр куеп, кеше күңелен ача идек.Гитлердан көлеп, җырлар – такмаклар әйтешәбез:

Гитлер дүрәк бүген төнлә

Бик кызыклы төш күргән,

Имеш, төнге сәгать дүрттә

Мәскәүгә барып кергән.

Уппарай – уппарай

Үсеп утыра зур усак.

Шул усакка асылынган

Гитлеризм – капкорсак.

Өйләрдә ул вакытта радиолар юк, авылга бары бер “ тәрилкә радио “.Сугыш бетү турында хәбәрне дә шуннан ишетеп белдек. Без, укучылар, кулларыбызга зур булмаган кызыл флаглар тотып, урам буйлап “ урра! “ кычкырып йөрдек. Ул флагларны, эвакуациягә эләгеп, мәктәптә укытып йөргән бер урыс апа ясап биргән иде.Кешеләрнең әтиләре, абый- энеләре җайлап сугыштан кайта башлады, ә безнең әтәй Сталинград янында ятып калды... “

Кәримов Сәйфулла Гарифулла улы – Кәримов Марат абыйның әтисе

Кәримов Сәйфулла Гарифулла улы1898 нче елда Үтәктә туган.1919 нчы елда гражданнар сугышына алына. 1922 нче елга кадәр Кызыл армия составында акларга каршы сугыша: Себердә була, Владивостокка кадәр барып җитә.Красноусолда пыяла заводы эшчеләре белән бергә Богоявленск полкы составында сугыша.Башлангыч 3 класс мәдрәсә белеме бар. Колхозга беренчеләрдән булып кергән, аны оештыру өчен күп көчен салган.”Тормыш” колхозында бригадир булып эшләгән. 1941 нче елның 10 нчы октябрендә фронтка китә.92 нче гвардия укчылар полкында укчы булып хезмәт итә. Беренче тапкыр сугышка 1942 нче елның 2 нче гыйнварендә керә. 1942 нче елның апрелендә Белоруссия өчен барган сугышларда кулы каты яралана, 6 ай (апрель- август айларында) 1505 санлы Томск госпиталендә дәвалана. 1942 нче августында авылга сугышка яраксыз дип кайтарыла.Ул авыру көенә тик ятмый, колхозда бригадир булып эшли. 1943 нче елның 9 нчы гыйнварендә сугышка янә алына, инде 47 нче укчылар полкында сапер сыйфатында Сталинград фронтына эләгә. Фашистларның көчле чагы.Бер алышта алар батальоныннан бары 17 кеше генә исән кала.Бер татар авылында 15 көн булганда, ул авылдашларыннан Мәхмүтов Әнвәр Хәбибулла улын, Мәхмүтов Хәмидулла Кәлимулла улын, Мәхмүтов Хәмидулла Гобәйдулла улын очрата. Шунысын өстәп әйтергә кирәк, телгә алынган 3 авылдашының да беренчесе генә сугыштан исән кайта ала.Артабан алар Курск юнәлеше белән китә. Дошманны кыйрата килеп, Днепр елгасын кичкәндә, янә яралана.Фронт госпиталенә җибәрелә, анысы бер колхозчының мал сараеннан гыйбарәт була. Терелеп, Румыния, Венгрия, Чехословакияне азат итүдә катнаша. Җиңүдән соң 2 ай хезмәт итүен дәвам итә.1945 нче елның 8 нче августында демобилизацияләнеп, авылга сентябрь аенда исән- сау әйләнеп кайта.Колхозда бригадир, 11 ел мәктәптә завхоз булып эшли. Мәктәпнең яңа биналарын төзүдә катнаша. Сугыштагы батырлыгы өчен “ Кызыл Йолдыз “ ордены, № 1710836 санлы “ За боевые заслуги “ медале, 1945 нче елның 9 нчы маенда тапшырылган “ За победу над Германией “ медальләре бар.Хатыны белән 8 бала карап үстерә. Вафаты 1979 нчы ел.Музейга туганнары тарафыннан тапшырылган хәрби билетында түбәндәге яралары турында белешмә бар:

1.1942 нче елның апрелендә кулбашы авыр яралана.

2.1943 нче елның июнендә башында җиңелчә яра.

3.1943 нче елның декабрендә аркасында җиңелчә яра.

4.1944 нче елның гыйнварендә аягында җиңелчә яра.

 

Мәхмүтов Әхәт Абдулла улы

Мәхмүтов (икенче фамилиясе Нигъмәтуллин) Әхәт Абдулла улы якынча 1915 нче елда Үтәк авылында туып үскән. Лейтенант Мәхмүтов, туганнарының әйтүенә караганда, сугыш башлангач, башта Япония чигендә хезмәт итә, азак 1942 нче елда Сталинград оборонасына күчерелеп, шунда 16 нчы октябрьдә һәлак була. Башка мәгълүматлар буенча, ул 1943 нче елда хәбәрсез югала.

 

 

Мәхмүтов Давыт Сәгыйдулла улы – Мәхмүтов Ришат Давыт улының әтисе

Мәхмүтов Давыт Сәгыйдулла улы 1911 нче елда Үтәк авылында туып үсә. Сугышка 1941 нче елны алына. 112 нче санлы Башкорт кавалерия дивизиясендә хезмәт итә. 1942 нче елның 27 нче ноябрендә Сталинград өчен барган сугышларда каты яралана. 1943 нче елның 26 нчы июненә кадәр Казан шәһәрендә урнашкан 1667 нче санлы госпитальдә дәвалана, операция узгара.Азак Үтәккә дәвалануны өй шартларында үткәрү шарты белән кайтарыла.1944 нче елны, бераз аягына баскач, аны хезмәт армиясенә алалар. Ул 1944 нче елның 30 нчы ноябреннән 1946 нчы елның 10 нчы гыйнваренә кадәр Шемахан стройлеспромхозында тир түгә. 1946 нчы елдан вафатына кадәр колхозда тимерче булып эшли. Фронттагы фотода Мәхмүтов Давыт Сәгыйдулла улы (сулда) Үрге Әрмет авылыннан булган яудашы белән.Вафаты 1966 нчы ел.

 

Минзияров Әхъкәм Минзияр улы (кушаматы Ташкент бабай)

Минзияров Әхъкәм Минзияр улы1903 нче ел Кушнаренко районы Әхмәт авылында туган. Сугышка 1941 нче ел алына. Ул Көньяк фронты составында пулеметчы буларак катнаша, Сталинград, Ворошилов, Одесса, Севастопольне азат итүдә үз өлешен кертә. Батырларча сугышканы өчен 3 медале бар.1944 нче елның азагында демобилизацияләнә, яшәгән урыны Урта Азиягә әйләнеп кайта.Соңгы елларда иптәшенең ватаны булган Үтәктә яши.1985 нче елның 6 нчы апрелендә 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Рәхмәтуллин Сәләхетдин Сәхәвәт улы- Шәрипова Рәйсә апаның әтисе

Рәхмәтуллин Сәләхетдин Сәхәвәт улы1910 нчы елны Үтәк авылында туа.1939- 1940 нчы елгы совет- фин сугышында катнашып исән кайта.1942 нче елда Бөек Ватан сугышына китә.1943 нче елны Сталинград өлкәсендә барган сугышта һәлак була.“ Хәтер “ китабында түбәндәге белешмә бар: “ Рахматуллин Салахетдин (Салях) Сахаватович – 1910 г.р., урож.д.Утяково, 207 ГСП, кр-ц, стрелок, погиб 13.2.1943 г. в с.Котлубань Городищенского района Сталинградской обл.”

Сатлыков Габделхак Мөхәммәтхарис улы

Сатлыков Габделхак Мөхәммәтхарис улы1899 нчы елда Үтәктәтуып үсә.Сугышка 1941 нче ел китә.Киткәненә 3 ай дигәндә кара кәгазе килә.Кызы Гафарова – Сатлыкова Фәния апа хатирәләреннән: “ Әнием Фәйзуллина Өмегөлсем Зариф кызы энесе Гариф белән ятим калгач, аларны Сатлыков Мөхәммәтхарис исемле кеше тәрбиягә ала.Әнкәйгә ул вакытта 12 яшь була.15 яшендә аны Мөхәммәтхарис Габделхак исемле улына кияүгә бирә.Аерылып чыгып, Тау астындагы бер йортта яшиләр.Тик 1940 нчы елда, янгын чыгып, каралты – куралары янгач, 4 улы һәм 2 кызы белән Усолкага күчәләр.Әти Усолка һәм Табын арасында юл мастеры булып эшли, эштән аңа линейный йорт та бирәләр.Усолка – Табын, Бурлы, Кормантау юнәлешендәге юл төзелешендә катнаша.1941 нче ел сугышка алына. Частьләре Свердловск янында формалаша. Сталинград юнәлешендә 3 эшелон булып сугышка юнәләләр.Тик состав, дошман утына тотылып, бик күп солдатлар, шул исәптән әти дә һәлак була. Бу турыда әнигә әтинең “ Родина “ совхозы һәм Усолкадан булган полкташлары Хәлитов, Рәхмангулов, Харьковлар сөйли.Әни шулай 7 бала белән (7 яшьлек иң кечесе озакламый авырып үлә) торып кала.Башка тормышка чыкмады, безне берүзе аякка бастырды ул.Без дә бер – бер атлы тиз кул арасына кердек: сыерын да саудык, малын да карадык, печәнен дә чаптык.Совхоз мәктәбенә йөреп укыдык.1953 нче елдан Усолканың үзендә яшибез.Үтәктән район үзәгенә килгәннәр бездә еш туктала иде, әнкәйнең һәммәсенә ачык йөзе, ашатыр ризыгы булды “.

Фәизов Сәмигулла Гатиятулла улы – Камалова Айгөлнең зурәтисе

Фәизов Сәмигулла Гатиятулла улы1909 нчы елның февралендә Үтәк авылында туа.Колхозда төрле эшләр башкара. 1943 нче елда фашистларга каршы сугышырга китә. Сталинградтан Берлингача барып җитә. Исән –сау әйләнеп кайта, колхозда эшләвен дәвам итә.

 

 

Хисамов Гыйзетдин Минһаҗ улы

Хисамов Гыйзетдин Минһаҗ улы1909 нчы елда Үтәк авылында туып үсә. Сугышка ефрейтор Хисамов 1941 нче елның 1 нче июлендә алына.48 нче армиянең 42 нче корпусы 399 нчы укчы дивизиясе 400 нче пехота полкында хезмәт итә.1942 нче елның июль – сентябрь айларында күрсәткән каһарманлыгы өчен «За боевые заслуги “ медаленә лаек була: “ Пекарь Хисамов во время пребывания на Сталинградском фронте с 28.7. по 28.9.1942 года, несмотря на ожесточенные бомбардировки врага с воздуха по расположению хлебопекарни, не бросал производства и других увлекал за собою.В тяжелых уловиях, под бомбежкой, пекарня всегда обеспечивала войска хлебом. На Центральном фронте, при укомплектованности пекарни только на 35 %, т.Хисамов на протяжении целого месяца работал без смены, отдыхая 1- 2 часа в сутки. Благодаря чему, во время наступательных действий перебоев по выпуску хлеба не было.Т.Хисамову было приказано одному остаться в д.Верхние Сосны и опеспечивать выпечку хлеба до того, пока будут развернуты печи в д.Каменка.И с этой задачей т.Хисамов справился блестяще “.

1944 нче елның октябрь - декабрь айларындагы фидакарьлеге өчен ул Кызыл Йолдыз орденына лаек була:” Ефрейтор Хисамов Г.М. за время пребывания в полевой хлебопекарне № 400 с июля месяца 1941 года в качестве начальника отделения, как командир отделения личным примером показал себя хозяйственником - организатором и несмотря на то в трудное время сам включается в работу как рядовой работник.Своевременно и досрочно выполняет приказы командования по выпечке хлеба.В течение октября – декабря 1944 года его отделение перебазировалось до 6 раз и по установлению на новом месте хлеб выпекался бесперебойно 7-8 часов и вполне качественный.Довел норму выработки своим подчиненным с 100 % до 175 % “.

Үтәк авылыннан сугышта катнашучылар исемлегенә бары 2015 нче елда гына, интернетта наградалары турындагы материалны укыгач кына, кертелде. Сугыштан исән кайта алганмы, юкмы, әлегә тикшерелмәгән.

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2021-02-16 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: