МАМАМ НАШ ПОДАРОК В ДЕНЬ МАТЕРИ




«Л У Ч И К Д Р У Ж Б Ы»

Дети под музыку заходят в зал выстраиваются полукругом

1 реб. Кто открыл мне этот мир,

Не жалея своих сил.

И всегда оберегала

Лучшая на свете мама.

2 реб. Кто на свете всех милее,

И теплом своим согреет.

Любит больше чем себя?

Это мамочка моя.

3 реб. Книжки вечером читает,

И всегда всё понимает,

Даже если я упряма
Знаю, любит меня мама.

4 реб. Без сна носей прошло не мало,

Забот, тревог не перечесть.

Большой поклон вам всем, родные мамы,

За то что вы на свете есть.

П Е С Н Я П Р О М А М У

1 вед. Добрый вечер, сегодня мы собрались в этом зале ради самых близких людей на свете. День Матери-Это международный праздник. Мы поздравляем всех женщин, которым выпала такая счатливая нелёгкая судьба быть Матерью. И сегоднешний праздник мы подарим нашим милым мамам. И он называется “Лучик дружбы”.

5 реб. Поволжский край, моя земля

Родимые просторы.

У нас и реки, и поля,

Холмы, леса и горы.

6 реб. Народы, как одна семья,

Хотя язык их разный.

Но дружбой мы своей сильны,

И мы живём прекрасно.

7 реб. Минем Яр Чаллы шәһәрем

Ак кала, матур кала.

Тырыш, эшчән халкы белән

Көннән-көн матуралана.

8 бала. Күп милләтләр яши бездә

Бердәм, тату дус булып.

Басыйк, дуслар, түгәрәккә

Кулларны кулга тотып.

Т Ү Г Ә Р Ә К Т Ә Җ ЫР “Ә Й Л Ә Н-Б Ә Й Л Ә Н”

Алып баручы. Балалар, сез бүген Идел буенда яшәүче халыкларның милли киемнәрендә. Бу милләт кешеләре безнен шәһәребездә дә күп яшиләр. Әйдәгез, танышыйк әле, безгә кемнәр килделәр икән. Якты йөз белән Чуваш кунакларны каршы алабыз, Мари иленнән безнең дусларыбыз. Тугандаш Башкортстаннан ут күршеләребез. Иңгә-иң яшәүче туганнарыбыз руслар. Кунакчыл татар милләте балалары. (Һәр милләт үз телендә исәнләшә. Чувашлар “САЛАМ” Марилар “САЛАМ ЛИЙЖЕ» Башкортлар «ХАУМЫХЫГЫД», Руслар, татарлар.)

Алып баручы. Балалар, мин бит әле бу бәйрәмгә кунаклар да чакырдым. Менә хәзер музыканы җибәрәбез, бу кайсы халык музыкасы? Дөрес Башкорт музыкасы. Әнә безнең кунагыбыз да килә.

БАШКОРТ КЫЗЫКЕРӘ.

БАШКОРТ кызы. Хаумыхыгыд, дустар!. Мин башкорт кызы Гөлнәзирә булам. татарча да, русча да бик яхшы сөйләшәм. Татарлар белән безнең телебез бик ошаш, безнең диннәребез дә бер. Балалар, ә сез үзегез Башкортстан турында нәрсәләр беләсез?

Алып баручы. Гөлнәзирә, без үзебезнең белгәннәребезне шигырь юллары белән әйтеп бирәбез.

Башкорт кызы. Бик рәхәтләнеп тыңлыйм.

Бала. Урал таулары буенда

Башкортстан- минем ил

Башкаласы данлы Уфа

Җәелеп ага Агыйдел.

Татарларда гармун булса,

Башкортларда бар курай.

Тарихларга кереп калган

Салават батыр Юлай.

Башкорт кызы. Рәхмәт, дустым. Балалар, ә сез беләсезме башкорт халкы далаларда йөрергә яраткан, һәм алар тирмәләрдә яшәгәннәр. Әйдәгез әле башкорт халкының “Тирмә” уенын уйныйк.

УЕН “ Т И Р М Ә”

Алып баручы. Гөлнәзирә, без бит әле. Башкорт халкының “Күчмә биюен дә беләбез.

К Ү Ч М Ә Б И Ю. У Т ЫР А Л А Р.

Гөлнәзирә. Менә монда мин бик матур күлмәкләр кигән кызлар күрәм. Кызлар, чыгыгыз әле монда. Сез кайсы милләттән?

Кызлар. Без чуваш кызлары. Чувашча җыр беләбез.

Ч У В А Ш Җ ЫР Ы“К А Й –К А Й И В А Н А”

Алып баручы. Балалар, әйдәгез тагын бер музыка тыңлыйк әле. Бу кайсы милләт көе икән?

М А Р И К Ө Е. Б И Е П Н И К О Л А Й К Е Р Ә.

Алып баручы. Салам лийже.

Николай. Исай, исай.Гөлнара. Салам йоча-влак. Исәнмесез, балалар.

Әллә минем килгәнне сизеп бу музыканы куйдыгыз. Мин бит мари егете НИколай. Гөлнара апагыз белән күршеләр булып яшибез. Ул мине кунакка чакырды. А я любитель в гости ходить. Әй, балаларны уйнатырга яратам инде.

Мин сезгә мари халкының “Ки-го гок” дигән уенын ойрәтәм. Миңа балалар һәм бер әти белән әни кирәк булачак. Әйтегез әле, татар казлары ничек кычкыралар? Дөрес. Кыйгак-кыйгак. Ә русларныкы? Га-га-га. Ә менә мари казлары “ки-го-гок” диләр икән.

МА Р И У Е Н Ы“ К И –Г О-Г О К”

“Йочасадыште” В. Абукаев. Мари телендә.

Эрта кече да арня,

Эрта угыч рушарня.

Йочасадыш толына,

Икте-весым туслена.

--Коу виянгын?

--Коля, Толя!

--Коу чолгангын?

--Марина!

--Коу кугемын?

--Чыланат!

Вий-куат кулеш моткоч!

Да чолгалык лийже ток!

Лач тыге кугу лият,

Пашалан йорен кушкат.

Т Ә Р Җ Е М Ә С Е.

Көн үтә, атна бетә. Якшәмбе үтеп китә. Без киләбез бакчабызга бер-беребезне күрергә. –Кем иң көчле?—Коля, Толя!--Кем күңелле?—Марина! --Кем зур ускән?—Барыбыз да! Безгә кирәк сәламәтлек Зур булып үсәр өчен

Алып баручы. Ә Хәзер безнең мари балаларыбыз такмаклар җырлыйлар.

М А Р И Т А К М А К Л А Р Ы

Гөлнәзирә. Дусларым, мин мондый уен тәкъдим итәм. “Атнадагы көн исемнәрен төрле телләрдә әйтеп карыйк әле. Татарча, русча. (Балалар әйтәләр). Әниләр безгә Чуваш һәм мари телендә әйтерләр.

Ике команда 7 шәр кешедән тора. Бер якта-Чувашлар, икенче якта- марилар. Табличкалар таратыла. Бер ягында русча, икенче ягында милләт телендә.

Чуваш телендә. Тунти кун — (понедельник) Ытлари кун —(вторник) Юн кун —(среда) Кеçнерни кун — (четверг) Эрне кун — (пятница) Шăмат кун — (суббота) Вырсарни кун — (воскресенье)

Мари телендә. шочмо (дүшәмбе), кужкыжмо (сишәмбе), Вуркече (Чәршәмбе), изарня (пәнҗешәмбе), Кугуарня (җомга), шуматкече (шимбә),Рушарня (якшәмбе).

Алып баручы. Балалар, без бит онытмадык. Бүген Әниләр көне. Безнең иң матур чыгышларыбыз әниләргә бүләк булсын. Әйдәгез, татар телендә, туган телебездә без әниләребез өчен җырлыйбыз.

Бала. Әни, әнкәй, әнием,

Син минем иң кадерлем.

Бәхет белән, шатлык белән

Озак яшә, әнием.

Бала. Барысы, барысы өчен дә

Рәхмәт сезгә, әниләр,

Әниләрне зурласак,

Тыныч булыр ил-көннәр.

Җ ЫР “ И Ң Я К ЫН К Е Ш Е М”

Алып баручы. Бәйрәмебезне дәвам итәбез. Безнең Альбинабыз бер матур шигырь өйрәнгән. Дөресен әйткәндә, мин үзем дә белмим, нәрсә турында икән ул. Бәйрәмдә генә сөйлим диде.

Ш И Г ЫР Ь “ К Ү Р Ш Е Л Ә Р”

Уң якта да күршеләр,

Сул якта да күршеләр.

Безнең күршеләр барсы да

Менә дигән кешеләр.

Күрше кызы, малайлары

Туганнар кебек якын.

Безне өлкәннәр өйрәтә

Хакларга күрше хакын.

Гөлнәзирә. Әйе, күршеләр белән дус-тату яшәү үзе бер бәхет инде. Менә безнең бер күршеләребез—удмуртлар Алар бәрәңге белән перепечь пешерәләр. Удмуртча картофкаен перепеч дип атала. Телеңне йотарсың.

Николай. Ә менә минем бер күршеләрем руслар. Әй. Матур да җырлыйлар инде.

Алып баручы. Безнең малайларыбыз да алардан калышмыйлар. Шулай бит, егетләр.

Р У С Х А Л ЫК Җ ЫР Ы“ В О К УЗ Н И Ц Е”

Алып баручы. Афәрин! Булдырдыгыз! Молодцы! Китми торыгыз, Кызларны да, әниләрне дә бирегә чакырам. Рус халык уены “Гори, гори ясно” ны уйныйбыз



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-03-12 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: