Туган йортым – сагышымда




Рафига Усманова

Укылмасын авылларга ясин!

(авыл турында төрле елларда иҗат ителгән шигырьләрдән шәлкем)

 

Безнең туган җир шушы

Чал тарихның чаңы калган,

Бабайларның каны тамган,

Газиз атаң даннар алган—

Безнең туган җир шушы.

 

Әнкәйләрнең күпме дәвер

Бишек моңнары таралган.

Иман белән мәхәбәттә

Монда нарасый яралган —

Безнең туган җир шушы.

 

Сары гәрәбәдәй иген

Дулкынлана ошбу җирдә.

Алтынга тиң бөртекләре

Сугарыла монда тирдә —

Безнең туган җир шушы.

 

Пар аккошлар оя корган

Оҗмах кебек төбәк бу.

Син, дип типкән, мин дип типкән

Сөю тулы йөрәк бу.

 

Сайрар кошка тәхет булган,

Тәкъдиренә бәхет кунган

Җанга газиз төяк бу —

Безнең туган җир шушы!

 

Син шул җирдә олтан бул,

Пәйгамбәр бул, солтан бул,

Халкыңа калкан бул!

Безнең туган җир шушы!

2010

Туган авыл

Уч төбендәгедәй туган авыл,

Карап торам

Кызлар тавыннан мин.

 

Ул гүзәллек!

Түгел лә түзәрлек!

Шуңа да мин аңа табынганмын.

 

Азга гына әгәр аерылсам,

Йөрәк өзеп аны сагынганмын.

Әнә шуңа аңа иртәнге чык,

Көндез рәшә булып ягылганмын.

Кайда йөрсәм, нәрсә эшләсәм дә,

Илһам нуры булып сарылган ул.

Туган авыл–минем бәгыремнән

Сөю, сагыш булып агылган моң.

2001

И авылым — Кояшлы Бостанай

(туган авылым юбилеена)

 

Ана күкрәгенә баш салгандай,

Таулар куенына сыенгансың.

Илаһи бер нурлы хассияттә

Кояш нурларына туенгансың.

 

Шул нурларны юмарт өләшәсең,

Балаларга, онык, туруннарга,

Шушы сихри наздан илһам шыта,

Моңлы бер җыр булып борынларга.

 

Горур тауларыңа үрмәләдек,

Күрер өчен ерак офыкларны.

Аңнар, даннар җыйдык, тик тапмадык

Синекедәй газиз кочакларны,

И авылым — Кояшлы Бостанай.

2010

Авылыма

Көнләшегез әйдә, көнләшегез

Минем авылымның байлыгына.

Нефть диңгезендә утыра ул,

Кара алтын ага җайлы гына.

 

Ничә еллар шулай ага бирә,

Келәтәнең биге юктыр инде.

Халкымның күңеле киң шулай —

Юмартлыкның чиге юктыр инде.

 

Алтын сарайлары калкыр чакта

Йортлар карыннары җиргә тигән.

Юмарт та ул, бай да, әмма үзе

Кәкре каенга шул терәтелгән.

2011

Туган йортым – сагышымда

(Җимерелеп барган нигез янында уйлану)

Җимерелгән һәм кыйшайган,

Эчләрендә җил улый.

Ярыклардан үтеп керә,

Әйтерсең лә, җен туйлый.

 

Сукырайган карчыкмыни?

Тәрәзәләре ватык.

Ялгыз калган ана сыман,

Картайткан аны вакыт.

 

Атам йорты – сагышымда...

Сезнекенә игезме?

Ниләр көтә авылларда

Без ташлаган нигезне?..

1999

Өмет бар

Авылларның социаль үсеше турында

гыйльми эш яклаучыга,

сүзе эштән аерылучыга

 

“Социаль үсештә!” –

дип авылларны

Кемнәр анда исем яклады?

Бар да яхшы, имеш, о’кей, диеп,

Халык башы аша атлады.

Тик кәгазьдә газлар керетелде,

Икмәк үсте, юллар төзелде.

Ә авыллар көчкә тынын ала,

Кендек бавы тәмам өзелде.

Шайтан таяклары, алабута

һәм тигәнәк хуҗа басуга.

Гыйльми әсәреңнең урыны кайда,

Әйтермен дә, тисәң ачуга.

Авылларны чәчәк аттырырга

Тотындылар әнә егетләр.

Әмма алар буш сүз сөйләмиләр,

Нигез булгач, димәк, өмет бар.

Басып йөрүләрең, төз булса да,

Кылган гамәлләрең төз түгел.

Авылларны үстердек, дип әйтү

Синең ишеләргә төс түгел.

Ә өметләр чынга ашсын өчен

Җиргә бөгел, утырт бер казык.

...Минем картым туган нигезенә

Куйды әле яңа йорт салып.

2008

Хәтерлә

Җимерелә, сүтелә

Фермалар...

Тир белән төзелгән

Дөньялар...

Син сора,

Кем кыра?..

Нигә юк соң

Чама?

Син сора

Җимерек кыектан

Ни тама?

Кулыннан балтасы

Төшмәгән.

Мең үлем күреп яшь

Түкмәгән

Фронтовик әтиме

Яшь түгә?..

Әйтерсең,

Ул тыныч йокламый

Кабердә.

Ул сорый:

“Без корган дөньяны

Кем бирде

Җәбергә???

Оныгым, онытма,

Хәтерлә.

Табылырмы, әмма

Җавап юк

Хәзергә.

Хәтерлә!!!

2018

Саладан безнең кавем

Авылда туып үстек без,

Без – дерёвня, без – авыл.

Кендекләр җиргә береккән,

Саладан безнең кавем.

***

Гөрләп торган авылым,

Нәрсә булды?

Күзләремә кайнар яшем тулды.

Бәгырь сызлый әрнеп,

Йөрәк өшеп туңды

Нәрсә булды, авылым,

Нәрсә булды?!

Син идең лә җырлы,

Шаулы иген кырлы.

Кай албасты-угры,

Шайтанына тугры!

Узды кыргын салып?

***

Ата-бабам урман төпләп,

Арчыган җир.

Изге икмәкне ашлаган

Тик ачы тир.

Хәзер нигә кысыр икән

Иген игәр җирләр?

Авыл тулы

Исерек һәм ялкау ирләр.

Ферма биналары нигә

Буштан буш?

Суган-бәрәңге импортный,

Тавыкны җибәрә Буш.

Сөрелмәгән басу-кырга

Шайтан таягы хуҗа.

Бу рәвешле көн күрсәк,

Алмасмы якаң нужа?..

***

Авылда туып үстек без,

Без – дерёвня, без – авыл.

Кендекләр җиргә береккән,

Саладан безнең кавем.

Авылкаем, авылкаем,

Син авылга бар соравым.

Ялгышсам, и сөенермен,

Гафу итче, язмышыңны

Күңелсез минем юравым.

***

Без – авыл, кая барабыз

Тугарылган ат белән?

Юлыбыз юк, солыбыз юк,

Ризабыз “борчак” белән.

Без аны оста ярабыз,

Күренми барган арабыз.

Җигәбез дә тугарабыз,

Без әле кая барабыз?

***

Авылда туып үстек без,

Без – дерёвня, без – авыл.

Кендекләр җиргә береккән,

Саладан безнең кавем.

Тиз ярдәм кирәк үзенә

Хәлкәйләре бик авыр.

Сызлый шуңа йөрәк-бавыр,

Көч-хәл белән сулыш ала

Җан асырап килә авыл.

Йөрәкләрне өтә давыл,

Илнең нигезе – авыл.

Шушы дөреслекне безнең

Аңламавыбыз авыр.

***

Авылга дигән өлешләр

Килеп җитсә тәгаен.

Аңа йөз белән борылсак,

Терелердер, мөгаен.

Йөрәкләрне өтә давыл,

Илнең нигезе – авыл.

Шушы дөреслекне безнең

Соңлап аңлаулар авыр.

Киткәннәр кире кайтыгыз,

Яңартыйк авылларны.

Югалмасын безнең нигез

Таратмыйк кавемнәрне.

Җиргә береккән тамырлар

Ялганып торса гына.

Авыл яшәр иманасы,

Иманы булса гына.

Бүген тиз ярдәмгә мохтаҗ

Хәлкәйләре бик авыр.

Сызлый шуңа йөрәк-бавыр.

Көч-хәл белән сулыш ала,

Җан асырап килә авыл,

Телен саклап,

Динен яклап,

Нигезен хаклап,

Бөкрәеп, аксап.

Авылда туып үстек без,

Без – дерёвня, без – авыл.

Кендекләр җиргә береккән,

Саладан безнең кавем.

Русия – Бөек сала,

Кече авылларын җуйсак,

Аннан ни торып кала???

2017

Көтә безне туган авыллар

Сабантуйлар җитсә, туып-үскән

Авылларга таба юл алабыз.

Ул бит безне көтә бөтенләйгә,

Ә без тагын китеп югалабыз.

Югалабыз рәхәт тормыш эзләп,

Алтын таулар табар төслебез.

Ә үзебез бары туган якта

Исемлебез, байбыз, көчлебез.

Балаларын көткән ана кебек,

Ятимсерәп калган авыллар.

Сабантуйлар үтсен, ә без калыйк

Туган җирсез бигрәк авыр ла,

Көтә безне туган авыллар.

Төзәлмәс яра

Авыллар тарала,

Картая барадыр.

Һәр ташланган нигез –

Бәгырьдә ярадыр.

Берәү, икәү... йөзләп

Авыллар югала

Тарих битләрендә

Тик исеме кала.

Берәү, икәү... меңәү,

Ил буенча ничәү?

Бармы икән моны

Үлчи торган үлчәү?

Халыкның моңнары,

Милли аң, туган тел...

Авыл белән бергә

Югала, берел тор!

Берәү, икәү... күпләр...

Борчыла соң кемнәр?

Авылларын җуеп

Таралмасмы илләр?

Нигезләрне саклау –

Кирәкле чарадыр.

Һәр таралган авыл –

Төзәлмәс ярадыр.

2014

Исәнме, туган ягым

Оча-калка кайтып киләм,

Бусагаңа – бер адым.

Җирсәвемә чик-чама юк,

Исәнме, туган ягым.

Үги кыздай читтә йөрдем,

Күрдем хагын, нахагын.

Җан җылыңа сусап кайттым,

Исәнме, туган ягым.

Нинди шөгыйль, фигыль, диеп,

Сорыйсың булыр тагын.

Бар булмышым – сине зурлау,

Исәнме, туган ягым.

Сиңа тиң җырлар тудырсам,

Миңа ни кирәк тагын?

Кәгъбә ташым, Җан газизем,

Исәнме, туган авылым,

Исәнме, туган ягым.

2002

Кайту

Авылдашым, шагыйрь Мөхәррәм Каюмовка

Җырларыңнан һәйкәл койдың гүя,

Мәдхияләр язып авылыңа.

Кайталмыйча җаның өзгәләнде

Явыз язмышкаең давылында.

 

Син ниһаять менә кайтып кердең

Туган авылыңа — Бостанайга.

Сагыныплар, саргаеплар кайттың

Гөлле табутларда... бөтенләйгә.

 

Ашкын Гәрәң көткән иде сине,

Ата йортындагы сердәш каен.

Син яраткан болын-кырлар көтте,

Елга ярындагы карагаең...

Ерак сәфәреңнән каршы алды

Үз илчесен мәгърүр горур таулар.

Авылдашлар килде озатырга,

Моңсу алар, әмма исән-саулар.

 

Җырчы улын хөрмәтләде авыл,

Төрендең син аның кадеренә.

Исән булгач авылың, бәхет хәтта

Кереп яту анда кабереңә.

 

Җырларыңны отып туган халкың

Кадерендә әгәр коендырса.

Шагыйрьләргә тагын нәрсә кирәк?

Соңгы сулыш алгач,

Туган туфрак назлы сыендырса.

 

Күп кирәкми, син дә шуңа разый,

Мин дә, моңдаш, шуңа өмет итәм.

Җырың калса халкың йөрәгендә

Кирәк түгел икән берни бүтән.

2014

Сөрән

I

Ни келәтем, ни кетәгем,

Кагарга казыгым юк.

Ни әйтәсең, зимагормын,

Кабарга азыгым юк.

Капкамнан этләр бакмый,

Беркемнең миндә эше юк,

Төнлегемнән җил какмый.

Бүгенге көн белән яшим,

Барына сөенмимен,

Югына көенмимен.

Әмма начар малай түгел,

Тутыккан калай түгел.

Суксам, тимер өзәрлек,

Бассам бакыр изәрлек.

Я Рабби, Ходаем,

Үзең китер уңаен.

Өйләнергә исәбем бар

Синнән шуны сорыймын.

Кашы кара, күзе кара

Бер чибәр үтеп бара.

Бәгырьне сагыш сара –

Йөрәгемдә бар яра.

“Кайнарына пешермәм,

Салкынына өшетмәм.

Юк-барларны ишетмәм.

Бары сине сөярмен,

Чит-ятларны иш итмәм.”

Матурым телгә килде:

“Әй, син, - ди, - сапсыз сәнәк.

Кесәң буш, башың кибәк.

Төпсез иләк, баусыз чиләк,

Мин түгел әбәк-чәбәк.

Синдәйләрне күп күргән,

Тозлап, киндергә элгән...”

Күзем ачып карасам,

Зифа дигән ярыма,

Ни тутый кош, ни карга

Бар да анда ясалма.

“Телең, дим, тыймыйсыңмы,

Керергә кыймыйсыңмы,

Ишеккә сыймыйсыңмы?

Озын сүзнең кыскасы,

Әнә ишек тоткасы

Салынмаган өемнең...”

(Сүз кушканга көендем)

Эх, егетләр, егетләр

Күз түбән, күңел сүрән

Кибә шулай җелекләр,

Сүнмәгән лә күрекләр,

Дәрт-дарман бар кебекләр...

II

Ихтыярың – үз кыярың

Карамадым явымга,

Кайтып киттем авылга,

Җәйләүдәге савымга.

Сыерлар мөгердәшә,

Чибәркәйләрнең исә

Күзләре мөлдерәшә.

Хатын-кыз сыер сава,

Мактау сүзләре ява:

“Егет дисәң дә егет,

Карыйсы килә үбеп.

Торырга ничек түзеп...”

Озатып киттем берсен,

Егетлегемне күрсен...

Чалгы тоттырды ярым:

“Чап, ди, берәр гектарын...”

Печән чабып көн буе,

Йоклаганмын төн буе.

Чыктым көтүгә иртән,

Озатып калдың, иркәм.

Әтәч, тавык һәм күркәң,

Үрдәк һәм каз бәбкәсе,

Байлык әттәгенәсе!

Ә кичен инде хәзер

Кайнар мунчасы әзер.

Табында шулпа, өлеш,

Өчпочмак, майлы бәлеш.

Җаныңа нәрсә кирәк:

Тутырган тавык, үрдәк,

Каклаган каз, кыздырма,

Авыз ачып утырма,

Рәхәтләнеп авыз ит.

Әмма көне буена

Тәнең тиргә туена

Рәхәтме, кыенмы?

Уйла, уйда – уенмы,

Әллә хезмәт туеңмы?

Беләбез, кем дә инде

Кычытмаса, кашымый.

Ә монда принцип шундый

Эшләмәгән ашамый.

Ә чит җирдә дөньясы,

Кыек-мыек морҗасы.

Авылда соң – гүзәллек,

Түзсәң генә түзәрлек:

Егетләр чалгы кайрый,

Кызларның көянтәсенә

Сандугач кунып сайрый.

Һичкем утырмый оеп,

Яшидер монда халык

Кулыннан төймә коеп.

Абзарыбыз тулы мал,

Авызда ни – май да бал.

Абзагызны тыңлагыз,

Мыекларга чорнагыз!

Эше күп, әйе, булсын –

Үзеңә генә кол син.

Кол да үзең, үзең шаһ,

Тархан, хан һәм падишаһ.

Менә шулай иншаллаһ.

Гөбәдиягә арт куеп,

Гомер бушка уздырып,

Чабаталар туздырып,

Йөргән еллар кызганыч,

Гомер бушка узган ич.

Җаваплар тотар өчен

Керәсе бар ла гүргә.

Бәхете дә, тәхете дә

Бары тик туган җирдә.

Авыллар бездән башка

Бетүгә юлын тота.

Салага йөзе белән

Борылганнар гел ота.

Өскә карап фикер ит,

Аска карап шөкер ит.

Авыз белән кош тотарга

Гафу, дуслар, вакыт аз

Илнең кендеге – авыл

Эшләр монда, һай, тыгыз!

Илне бергә күтәрик,

Барлык зимагорлар да

Авылларга кайтыгыз!..

Кай-ты-гыз!!!

2018

Туган йорт!

Аннан да кадерлерәк, бай һәм юмарт хатирәләре белән бәгыреңне җылыткан, сабый һәм үсмер чак истәлекләре белән сине яхшылыкка, яктылыкка өндәп торган бүтән изге урын бармы икән ул?! Юктыр, мөгаен! Күңел бик нечкәргәндә, ахирәткә күчкән газизләремне -- кадерле әткәем һәм әнкәем, безне кисәк вакытсыз калдырып киткән игелекле ике апамны чиксез юксынганда, туган йортыма юнәләм... Анда тынлык, анда сагынычлы да, сагышлы да хәтер --истәлекләргә тулы моңлы бер дөнья...Бусагасына аяк басу белән күңел тула... Шигырем дә туган йорт хакында...

Бусага

Туган йортта бар да тансык,

Бар да якын, кадерле.

Балачак мирасы булып,

Уятадыр хәтерне.

Әткәм уеп куйган чөй дә,

Әнкәм көйләгән көй дә -

Истәлекле барчасы да,

Өй алды бакчасы да.

Хезмәт тәрбиясе алып,

Ата-баба догасын...

Сынаулар көтәсен аңлап,

Олы юлга чыгасың.

Шәйләсә дә авырлыгын

Үтәсе киртә-тауның,

Каушамады күңел, әйтте:

“Исәнме, дөнья, саумы?”

Туган йорттан таралыштык

Ишле бала исән-сау.

Тәп-тәбәнәк булса да,

Бусага – иң биек тау.

Кичү кирәк иман белән

Шуннан тора тормышың.

Бәхетең вә тәхетең дә...

Шуңа бәйле язмышың.

Иншаллаһ, сынатмадык,

Бусага торды саклап.

Газиз йортның хакын хаклап,

Иңгән иманны аклап.

Еллар үтте, күңел тулып,

Җирсәп сагышка тулдым.

Туган йорт бусагасына

Иелеп, саҗдә кылдым.

2018

Бәхет юрап

Җирсәү тулы җанга дәва эзләп,

Кайтып төштем бермәл авылыма.

Сагынылган йомшак саба җиле,

Назлы монда хәтта явымы да,

Бар да тансык йөрәк-бавырыма.

 

Телеп үтте бөтен барлыгымны

Тынгысыз ла хисләр, гүя яшен:

Балачагым, көянтәле яшьлек...

Салкын чишмәсенә тамды яшем.

Горур таулар ихлас каршылады,

Атам кебек алар киң колачлы.

Итәгендә җиләк җыеп үскән

Баласымын, түгел мин юлаучы.

Ахирәтләр сыман сәламлиләр

Миләүшәләр, ак чәчәкле ясмин...

Нигезендә корымасын гөлләр,

Укылмасын авылыбызга ясин.

Кемнәр курчый аны, кемнәр сагына,

Капкалары аның шәрран ачык.

Сез кайтыгыз, ярдәм кирәк аңа

Авылыбыз бүген хәлсез карчык.

Яралары аның ярчык-ярчык.

Балаларын көткән ана сыман

Картаеплар беткән бөкрәеп.

Гафу сорап, баш ияргә мөмкин,

Әлегә соң түгел, шөкер әле.

Тәүбәгә дә бик аз вакыт калган,

Соңгы сулышында авылыбыз.

Ата-баба нигезен яңартырга,

Югалмасын, дисәк, кавемебез.

Җирсәү тулы җанга дәва эзләп,

Бармы миннән башка зар елаучы?

Кайт, авылдаш, син юлаучы түгел,

Авылыбызга без бәхет юраучы.

Туган як – бәгырькәем

(“Бәхет алмасы” китабыннан, Уфа, 2004, 116 бит)

(җыр)

Адашыплар озак йөргәннән соң,

Сагынып кайтты аккош күлкәен.

Күпме җаннар әле зар-интизар

Бер күрергә туган илкәен.

Кушымта:

Туган җирем, җиркәем,

Туган як –бәгырькәем.

Туган илем, илкәем,

Бораем –бәгырькәем.

Илдән түгел, бары туган яктан

Киткән идем йөрәк канатып.

Аккош мәхәббәтен бир син, язмыш,

Кайтыр өчен аккош канатын.

Кушымта.

Туган авылым – Бөстанай

(“Бәхет алмасы” китабыннан, Уфа, 2004, 115-116 бит)

( җыр)

Бөстанаем –туган бишеккәем,

Иркә бала чакның балкышы син.

Борын төрткән назлы, бәллү оям,

Сары томшыклы бер кошың ла мин.

Кушымта:

Бик тә матур, бик тә гүзәл,

Бик тә газиз Бөстанай.

Бөстанай –

Эчтән кояш, тыштан ай.

 

Язмышымның бусагасы синдә,

Бәйгем башы синдә, Бөстанаем.

Тормышымның тәүге буразнасы,

Айлы бакчам минем – Бөстанаем.

Кушымта.

Иснәдем мин синдә исергәнче

Нәфис гөлләмәсен мәхәббәтнең.

Синдә үстем, килен булып төштем,

Син чишмәсе булдың мәрхәмәтнең.

Кушымта.

Сагынсам да кайтам, арысам да,

Бер-бер бәлаләргә тарысам да.

Синнән сафлык һәм садәлек иңә,

Комсызланып эчәм барысын да.

Кушымта.

Җиде җәннәтнең дә ишеге син,

Гүзәл яшьлегемнең пайтәхете.

Хисләр хәзинәсе, моң дәрьясы –

Бөстанаем, синдә мин бәхетле.

Кушымта.

Борай бүген туксанда

Аксакалдыр!

Борай бүген туксанда,
Алтын акыл, иман иңгән тупсага.
Тарихы бай, тамырлары тирәндер,
Шәжәрәнең шөһрәтлеге беләндер.

 

Дәверләрдә һич җуелмас аты бар,

Матур җырга салынырлык хакы бар.

Көрәшләрдә һәм хезмәттә чыныккан,

Туган җирен данга күмгән халкы бар.

 

Мәртәбәгә лаеклыгы канында,

Үзе иккән икмәге бар табында.

Бәхет өчен нәрсә кирәк тагын да?!

Туган җиргә мәхәббәте җанында.

 

Җиде юл чатында Борай, караш сал!

Чалмалы Хызырга охшаш, искә ал!

Юлаучыга акыл-киңәш өләшә

Бар Җиһанга рәхмәтендә Аксакал.

 

Исән чыгып кылычтан да, уктан да,

Куркып калмас, авыр күреп юктан да...
Соклан!
Борай гүзәл бүген чуктан да!
Бәйрәм итә,
Бораемның үз туксаны туксан ла!
Август, 2020 ел



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-10-21 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: