ТАТАР ХАЛЫК ТАБЫШМАКЛАРЫ




I бүлек.
Аң-белем, әдәбият, уку-язу, хат-хәбәрләшү

* Акыллыга да әйттем −
Уйлады да белде;
Акылсызга да әйттем −
Тыңлады да көлде.
(Табышмак)

* Югалткан әйберең түгел, −
Эзләмичә тапмыйсың.
(Табышмак)

* Әйткәч, беләсегез килә,
Белгәч, көләсегез килә.
(Табышмак)

* Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә.
(Мәкаль)

* Моны миңа сөйләде Алдар,
Әгәр сиңа очраса,
Ул сине дә алдар;
Болар барсы да ялган,
Ялган булса да,
Ак кәгазьгә язылган.
(Әкият)

* Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда сатылмый.
(Акыл)

* Аршынлы түгел, потлы түгел,
Һәркемдә бар.
(Акыл)

* Бер байлык бар − янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый.
(Белем)

* Акыллы чәчә барыр,
Акылсыз җыя барыр.
(Белем)

* Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,
Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк
Нәрсә бар дөньяда?
(Тел)

* Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.
(Мәктәп)

* Агач түгел − яфраклы,
Тун түгел − тегелгән.
(Китап)

* Кабат-кабат катлама,
Акылың булса ташлама.
(Китап)

* Теле юк − үзе аңлата.
(Китап)

* Анда бар да бар.
(Китап)

* Өнсез, җансыз − иң якын дус.
(Китап)

* Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.
(Китап)

* Ак җир, кара тап,
Нәрсә булыр, уйлап тап.
(Китап)

* Ак ялан, кара сукмак, −
Йөри белгән эз табар.
(Китап)

* Ача да яба, ача да яба,
Җавабын зирәк таба.
(Китап)

* Киштә башында төпле төргәк,
Аңа һәр өйдә хөрмәт,
Һәркемгә дә иң кирәк.
(Китап)

* Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың.
(Язу, уку)

* Җирлеге ак, орлыгы кара,
Җимеше ни булыр? −
Тикшереп кара.
(Кәгазь, юзу, уку)

* Кәкре-бөкре сызылган,
Хәрефләре сыгылган,
Асты бар, өсте бар,
Тырма кебек теше бар.
(Язу)

* Аш ашамас,
Кара су эчәр,
Дөньяда кош кебек очар,
Күңелләргә нур чәчәр.
(Язу)

* Җир өстендә күп кешеләр
Кар өстенә кара солы чәчәләр.
(Язу)

* Бишәү чәчә, берәү жыя.
(Язу, уку)

* Иген чәчте биш малай,
Урдылар ике агай.
(Язу, уку)

* Кул белән чәчәсең,
Күз белән җыясың.
(Язу, уку)

* Җире ак, орлыгы кара,
Кул белән чәчәләр,
Авыз белән җыялар.
(Кәгазь, язу, уку)

* Ак ялан,
Ак яланда эз калган,
Эз өстендә күз калган.
(Кәгазь, язу, уку)

* Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә.
(Каләм)

* Үзе укырга белмәсә дә гомер буе язына.
(Каләм)

* Кәгазь өстен карайта,
Дөнья йөзен агарта.
(Каләм)

* Үзе бер карыш,
Теле мең карыш.
(Каләм)

* Үзе йөзә − чылбыр тезә.
(Каләм)

* Авызы бер, теле ике, җаны юк.
Сөйләгән сүзенең һич саны юк.
(Каләм)

* Менә табышмак, уйлап кара:
Суы тәмсез, йөзе кара,
Чиләгенең төбе юк,
Файдасының чиге юк.
(Кара һәм кара савыты)

* Кара кыр буйлап ак куян чаба.
(Кара такта, акбур)

* Бер чыгарып җибәрсәң,
Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.
(Сүз)

* Әйтермен − миннән китәр,
Тыңламасаң − синнән китәр.
(Сүз)

* Сөрмәгән җирдә тумаган куян баласы.
(Ялган сүз)

* Диңгезе бар, суы юк,
Каласы бар, халкы юк,
Урманы бар, агачы юк.
(Карта)

* Шәһәрләр − йортсыз,
Диңгезләр − сусыз.
(География картасы)

* Ямавы бар, җөе юк,
Каласы бар, өе юк.
(Карта)

* Бабай бүреге йөз ямау.
(Глобус)

* Аягы юк − китәр,
Җибәргән җиргә җитәр,
Кушкан йомышны үтәр.
(Хат)

* Теле юк, теләсә кем белән сөйләшә,
Гәүдәсе юк, кәгазьдән күлмәк кия.
(Хат)

* Дүрт почмаклы келәтем, −
Аккошым бар эчендә;
Кеше алыр дип кайгым юк, −
Тамгасы бар түшендә.
(Хат)

* Кабат-кабат,
Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат,
Мин торам аны санап,
Көн дә кими бер канат.
(Календарь)

* Күңелсезгә − юаныч,
Күңеллегә − куаныч.
(Җыр)

 

II бүлек.
Табигать күренешләре, ел фасыллары

* Өй башына утырган,
Җир йөзен нуры белән тутырган.
(Кояш)

* Ул булса, көн була.
Ул булмаса, төн була.
(Кояш)

* Лампа түгел − яктырта,
Мич түгел − җылыта.
(Кояш)

* Тау башында җәүһәр таш,
Аңа туры караган кешенең күзе яшь,
Аны тапкан кешегә йөз егерме яшь.
(Кояш)

* Егет егетлеген итә,
Елмаеп боз эретә.
(Кояш)

* Зур палас,
Төбендә − йомры калач.
(Күк, ай)

* Нәрсә төнне яктырта,
Нәрсә яна − яндырмый?
(Кояш, ай)

* Иртән чыга,
Кичен югала,
Аның урынына
Энесе кала.
(Кояш, ай)

* Алтын китте, көмеш килде.
(Кояш, ай)

* Өй өстеңдә ярты күмәч.
(Ай)

* Үзе урак, үзенең теше юк.
(Ай)

* Өй артында − ак калач.
(Ай)

* Төнлә калка, көндез ята.
(Ай)

* Мич тулы пәрәмәч,
Уртасында − бер калач.
(Ай, йолдызлар)

* Мең шырпыга бер лампа.
(Ай)

* Ярты телем ипи
Бөтен дөньяга җиткән.
(Ай)

* Бер көтүче мең сарык көтә.
(Ай, йолдызлар)

* Бер атасы, бер анасы,
Ничә йөз мең баласы.
(Кояш, ай һәм йолдызлар)

* Атамның бер туны бар.
Ябынып булмый;
Эче тулы ак энҗе,
Санап булмый.
(Күк һәм йолдызлар)

* Кич булганда күренер,
Таң булдымы − күмелер.
(Йолдыз)

* Актыр үзе, югары,
Җем-җем итеп ул тора;
Бүген таңда килмәсәң.
Китәмен дип утыра.
(Йолдыз)

* Өй түбәмдә − җиз кадак.
(Йолдыз)

* Үзе ялтырый, үзе калтырый.
(Йолдыз)

* Ай белән килә,
Көн белән китә,
Алтын башлы,
Көмеш чәчле,
Мең дә бер йәшле.
(Йолдыз)

* Вак кынадыр үзләре,
Ялтырыйдыр күзләре.
(Йолдызлар)

* Күл тулы алтын балык.
(Йолдызлар)

* Өй башында − җиз иләк.
(Йолдызлар)

* Төнлә баксам, күк тулган,
Иртән баксам, юк булган.
(Йолдызлар)

* Атайдан калган зур коштабак,
Коштабак тулы җиз кадак.
(Йолдызлар)

* Җәүһәр сиптем, җиргә төшми,
Алыйм дисәм, буем җитми.
(Йолдызлар)

* Берсе чәчә, берсе эчә, берсе үсә.
(Болыт, җир, үлән)

* Ишектән керер, түргә менеп утырыр.
(Суык)

* Аяксыз-кулсыз рәсем ясый.
(Суык)

* Аягы юк, кулы юк,
Тәрәзәгә гөл ясый.
(Суык)

* Үзе шушында, үзе беленми;
Тынга беленә, күзгә күренми.
(Һава)

* Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.
(Һава)

* Аягы юк - качадыр, канаты юк - очадыр.
(Төтен)

* Мич эчендә кара мәче.
(Төтен)

* Алтын капка ябыла,
Көмеш капка ачыла,
Мәрди бабай кычкыра,
Үлгән кеше терелә.
(Кояш чыга, ай бата, әтәч кычкыра, кешеләр йокыдан тора)

* Тау аркылы ук аттым,
Аткан угым югалттым.
(Йолдыз атылу)

* Сыр-сыр сыры бар,
Алты төрле нуры бар,
Җиде кат күккә юлы бар.
(Салават күпере)

* Урманда урынсыз,
Кырда койрыксыз.
(Җил)

* Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага.
(Җил)

* Аягы юк, кулы юк,
Сөйләшергә теле юк,
Кояш кебек нуры юк,
Күрергә күзе юк,
Һич җитмәгән җире юк.
(Җил)

* Үзе ямьсез ыжгыра,
Кар буранын туздыра.
(Буран)

* Йон түшәгем ертылды,
Бөтен дөнья йон булды.
(Буран)

* Котыра да үкерә,
Бөтен җирне тутыра.
(Буран)

* У-у, улыйдыр,
Йоннан бура бурыйдыр,
Койма белән урыйдыр.
(Буран)

* Кышын ята таштай,
Язын чаба аттай.
(Боз)

* Көзен туа, язын үлә.
(Боз)

* Утта янмый,
Суда батмый.
(Боз)

* Тышка куйдым − таш булды,
Өйгә керттем − су булды.
Инде нихәл итәем,
Утка куйсам − бу булды.
(Боз)

* Мамык юрган,
Кат-кат сырган,
Үзе суп-суык.
(Кар)

* Менә ята җәүһәр таш,
Алыйм дисәң, юк була.
(Кар)

* Элек үзе судан туды,
Хәзер үзе су тудыра;
Ак мамык кебек,
Ялтырый алмаз кебек.
(Кар)

* Ак ябалак ак киезгә ятыр.
(Кар)

* Мамык түшәгем
Җиргә түшәдем.
(Кар)

* Ак ашъяулык таптык,
Җир өстенә яптык.
(Кар)

* Канатсыз оча,
Аяксыз чаба.
Тышта өелә,
Өйдә җәелә.
(Кар)

* Ятты-ятты да елгага карап чапты.
(Кар)

* Суык булса тик ята,
Һичбер сүз дәшми,
Каты салкын кышларда да
Сабыр итә.
Яз башында көн җылынгач
Йөгерә башлый,
Бик эсседә канатлана,
Очып китә.
(Кар)

* Чит-чите − таллык,
Уртасы − сазлык;
Керсәң − батарсың,
Чыгалмый ятарсың.
(Күл)

* Башы тауда, аягы диңгездә.
(Елга)

* Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар.
(Яңгыр)

* Күктән килде, җиргә китте.
(Яңгыр)

* Ялт-йолт ялтырый,
Җирнең өсте калтырый,
Энҗе кебек тезелә,
Ефәк кебек сузыла.
(Яшен, яңгыр)

* Атамның бер туны бар, −
Ябынып булмый;
Эче тулы ак энҗе, −
Санап булмый.
(Күк һәм йолдызлар)

* Зур палас төбеңдә йомры калач.
(Күк һәм ай)

* Төнлә баксам − күк тулган,
Иртән баксам − юк булган.
(Йолдызлар)

* Мең тәңкә, уртасында бер тәңкә.
(Ай һәм йолдызлар)

* Елмый агай елмаеп боз эретә.
(Кояш)

* Шундый зур − бөтен җирне әйләндереп ала,
Шундый кечкенә − иң кечкенә ярыкка да сыя.
(Җил-давыл)

* Үзе күренми, үзе сызгыра,
Үзе бар нәрсәне пыр туздыра.
(Җил-давыл)

* Тәрәзәдән сыя, −
Ишектән сыймый,
Сандыкка сыя, −
Салып бикләп булмый.
(Кояш нуры)

* Өй артында озын агай
Энә белән кое казый.
(Тамчы)

* Үзе туңа, өйгә керми,
Үзе җылый да җылый.
(Тамчы)

* Аяксыз-кулсыз дөп-дөп кое казый.
(Тамчы)

* Үзе туңа, үзе керми,
Үзе елый да елый.
(Кәрнизгә каткан боз сөнгесе)

* Өй артында ак тана
Мөгезем бар дип мактана.
(Боз сөнгесе)

* Тәнсез тора, телсез сөйләшә,
Һичкем аны күрми, һәркем аны ишетә.
(Кайтаваз)

* Сөйләгәнне үзеңә кайтара. Ул нәрсә?
(Яңгыравык, кайтаваз)

* Бабай килгән сагынып,
Ак чикмәнен ябынып.
(Кыш килү)

* Ала-сыер ятып кала,
Ак сыер торып китә.
(Яз)

* Ак сыер − торыйк, ди,
Кара сыер − ятыйк, ди.
(Яз көне кар белән җир)

* Кигән киеменең бизәге
Бөтен дөньяны ямьгә бизәде.
(Җәй)

* Аты юк, тәртәсе юк,
Көне-төне бара, юлы кала.
(Елга, чишмә)

* Аты бара, тәртәсе кала.
(Елга белән яр)

* Уты юк, төтене бар.
(Томан)

* Көн туганчы көн итә,
Үлән башын су итә.
(Томан)

* Тау куенында анасы,
Чыгып кача баласы.
(Чишмә)

* Төнлә тәрәзәсе бикләнә,
Көндез ачыла.
(Бәке)

* Сыр-сыр сыргалан,
Уртасында бер табак.
(Бәке)

* Торналар торып китте,
Агыйдел агып калды.
(Боз китү, елга ачылу)

* Кара куйның тиресен әйләндереп капладым.
(Игенчелек)

* Диңгез түгел − дулкынлана.
(Иген кыры)

 

III бүлек.
Үсемлекләр, куаклар, агачлар

* Язын ямь бирә,
Җәй салкын бирә,
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә.
(Урман)

* Җәй киенә, кыш чишенеп ташлый.
(Урман)

* Төбе бер, башы мең.
(Агач)

* Яз килсә − киенә,
Көз килсә − чишенә.
(Агач)

* Җәй дә егет, кыш та егет,
Картайганы юк, гел егет.
(Чыршы, нарат)

* Бәләкәй генә бер чүлмәк,
Авызы-җөе күренми.
Ничек кенә йөртсәң дә,
Ашы һичбер түгелми.
(Чикләвек)

* Утта яна,
Суда батмый.
(Агач)

* Кайчысыз киселә,
Җепсез тегелә.
(Яфрак)

* Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә.
(Яфрак)

* Үзе аяксыз-кулсыз,
Сикерә дә төшә, сикерә дә төшә.
(Яфрак)

* Иелә, бөгелә,
Ак мамыгы түгелә,
Кара күзе күренә.
(Шомырт)

* Нинди агач җилсез шаулый?
(Усак)

* Аягы алтмыш,
Кулы җитмеш,
Бите мең бер йөз җитмеш.
(Тирәк)

* Җәй дә, кыш та бер төстә.
(Чыршы)

* Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә
Чәчәк ата бер төстә.
(Чыршы)

* Яфрак та түгел,
Ботак та түгел,
Үзе агачта үсә.
(Агач кайрысы)

* Эчен ашыйлар,
Тышын ташлыйлар.
(Чикләвек)

* Кат-кат,
Катлы сарай эчендә
Падишаның бер кызы бар,
Бикле сарай эчендә.
(Чикләвек)

* Бәләкәй генә бер чүлмәк,
Авызы, җөе күренми,
Ничек кенә йөртсәң дә,
Ашы мичтә түгелми.
(Чикләвек)

* Ак яулыклар ябынган,
Ал кыналар ягынган;
Кулым сузсам − тешләп алды,
Шул кадәрле сагынган.
(Гөлҗимеш)

* Бабай мескен картайган,
Эшләпәсе янтайган
(Көнбагыш)

* Гәүдәсе нәзек булса да,
Бик зур чалма чорнаган.
(Көнбагыш)

* Озын буйлы, зәңгәр күзле.
(Җитен)

* Аягында кара ката,
Тәпиеңдә кызыл оек,
Яшел күлмәкле, ак яулыклы.
(Карабодай)

* Бер үлән бар чокырда,
Аны таный сукыр да.
(Кычыткан)

* Кыйнамый, сукмый, үзе елата.
(Кычыткан)

* Җаны булмаса да, гомер итә.
(Үсемлек)

* Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә.
(Яфрак)

* Аягы суда, башы көндә.
(Төнбоек)

* Олысы да, кечесе дә эшләпә кигән.
(Гөмбә)

 

IV бүлек.
Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары

* Ала чапан киенгән,
Мал суйганга сөенгән,
Шунда төшеп йөгергән.
(Саескан)

* Савытыннан сабы озын.
(Саескан)

* Кечкенә генә берәү,
Артында озын терәү.
(Саескан)

* Аягы кулдан югары,
Сикерә талдан югары;
Ни кош түгел, ни корт түгел,
Тезе билдән югары.
(Чикерткә)

* Кырда кара казаным кайный.
(Кырмыска оясы)

* Җаны бар да каны юк,
Йөк тартырлык хәле юк.
(Чебен)

* Колга башында бер өй,
Кунагым тәрәзәсеннән йөри.
(Сыерчык оясы һәм сыерчык)

* Колга башыңда йорты,
Эчендә аның җырчы.
(Сыерчык)

* Бер кошым бар: тынмый,
Агачка оя кормый;
Ое-җирдә,
Җыры − күктә.
(Тургай)

* Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый.
(Карлыгач)

* Гөлдер-гөлдер гөл итекле,
Гөлкәй кызыл читекле.
(Күгәрчен)

* Җәй такылдый бу чүкеч,
Кыш такылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч?
(Тукран)

* Агач башында бәйле букча.
(Кош оясы)

* Бер җәнлек үзенә тарта,
Берсе читкә ыргыта.
(Тавык)

* Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми.
(Кәҗә)

* Кабара, кабара, кабара күк,
Кабарып пешкән икмәк күк;
Шыгай улы кунак күк,
Киенеп чыккан кияү күк.
(Күркә)

* Тимерче дә түгел,
Балта остасы да түгел,
Үзе авылда беренче эшче.
(Ат)

* Калын арка,
Тарта да тарта,
Ул тарткан саен табыш арта.
(Ат)

* Дүрттер аның аягы,
Түбәсендә колагы;
Илдән-илгә җиткерер,
Таштан каты тоягы.
(Ат)

* Койрыгы салпы,
Ике колагы кайчы,
Аны белмәгәннең сыртына −
каеш камчы.
(Ат)

* Безнең өч дусыбыз бар:
Берсе ашата,
Икенчесе эчертә,
Өченчесе йорт саклый.
(Ат, сыер, эт)

* Үлән ашый, май ташый.
(Сыер)

* Койрыгыннан мөгезе озын.
(Кәҗә)

* Сакалы бар, акылы юк.
(Кәҗә)

* Ни, сакаллы булып, карт түгел,
Ни, мөгезле булып, үгез түгел,
Ни, мамыклы булып, кош түгел,
Ни, үзе юкә суйса да, чабата ясамый.
(Кәҗә)

* Бар бездә сакаллы бер түрә,
Бакчалары күп аның, −
Берсеннән чыга, берсенә керә.
(Кәҗә)

* Юк үзенең әдәбе,
Маңгаенда сәнәге,
Көелып йөри сәдәбе.
(Кәҗә)

* Бәләкәй генә буйлы,
Әйләндереп кигән тунлы.
(Сарык)

* Ашата, туендыра,
Җылыта, киендерә,
Кешене сөендерә.
(Сарык)

* Кечкенә генә татар,
Язын тунын сатар.
(Сарык)

* Ачмаган сандык эчендә текмәгән туным ята.
(Сарык бәрәне)

* Ияре дә, дугасы да үзендә.
(Дөя)

* Бүре түгел - көрән,
Куян түгел − озын колаклы,
Ат түгел − тояклы.
(Ишәк)

* Төрән танау җир сөрә.
(Дуңгыз)

* Мыр-мыр мырлысы, бик каты икән борнысы.
(Дуңгыз)

* Кешенең дусты, йортның сакчысы.
(Эт)

* Сакбаем теле саынып төшсә дә, койрыгы югары.
(Эт)

* Йөгерә-йөгерә дә балта сабы өстенә утыра.
(Эт)

* Мыегы бар, сакалы юк,
Туны бар, чапаны юк;
Файдасы өйдә булгач,
Яланга сәфәре юк.
(Мәче)

* Үзе мич башында,
Үзе тун ябынып йоклый.
(Мәче)

* Берсе өйне саклый,
Берсе тышны саклый,
Үзләре бер-берсенә кан дошманы.
(Мәче һәм эт)

* Сөяк авыз, ит сакал.
(Әтәч)

* Башы тарак, койрыгы урак.
(Әтәч)

* Йөгерде-йөгерде,
Җиренә җиткәч утырды.
(Тавык)

* Канаты бар,
Аягы бар, −
Йөзә алмый.
(Тавык)

* Кечкенә генә кодача,
Итәкләрен җил ача.
(Тавык)

* Безнең киленнең кырык итәге,
Урамга чыкса, җил кайтара.
(Тавык)

* Яшел палас өстендә сары йомгак тәгәри.
(Каз бәбкәсе)

* Йомры, йомшак сары йомгак
Йөгереп йөри чирәмдә.
(Чеби)

* Йон йомгагым − бөдерә,
Су күрдеме − йөгерә.
(Үрдәк бәбкәсе)

* Суда юынып алды,
Өсте коры калды.
(Каз)

* Суда йөзә,
Күктә оча,
Җирдә йөри.
Ит белән сыйлый.
(Каз)

* Су төбенә төшә,
Чыланмыйча чыга.
(Үрдәк)

* Кырда йөрсә − кыр киеге,
Суда йөзсә − су киеге.
(Үрдәк)

* Мыегы бар, сакалы юк,
Туны бар, чапаны юк;
Файдасы өйдә булгач,
Яланга сәфәре юк.
(Мәче)

* Аягын-башын яшерә таш күлмәге эченә.
(Ташбака)

* Җәйнең буе бал җыя,
Кышның буе хәл җыя.
(Бал корты)

* Тимәгәнгә тимим,
Тигәнне җавапсыз калдырмыйм.
(Бал корты)

* Канаты бар, каны юк.
(Күбәләк)

* Кем үз өясы өстендә йөри?
(Әкәм-төкәм)

* Күрер-күрмәс күзләре,
Челтәр бәйли үзләре;
Челтәрләре түгәрәк,
Эшли алар үрмәләп.
(Үрмәкүч, пәрәвез)

 

V бүлек.
Яшелчә, җиләк-җимеш

* Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар.
(Суган)

* Ачыдыр теле, кыллыдыр төбе.
(Суган)

* Кечкенә генә сары карт,-
Кигән туны тугыз кат.
(Суган)

* Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм.
(Суган)

* Бер кисмәктә мең егет.
(Кыяр)

* Тәрәзәсе юк, ишеге юк,
Эче тулы халык.
(Кыяр)

* Кечкенә генә йорт,
Эче тулы корт.
(Кыяр)

* Ишеге-тәрәзәсе юк,
Өй эче тулы кунаклар.
(Кыяр)

* Җир астында алтын казык.
(Кишер)

* Кызыл кызы җир эчендә,
Чәчләре җир өстендә.
(Кишер)

* Үзе кызыл, үзе буямаган.
(Кишер)

* Кызыл кызы җир өстендә,
Чәчләре җир өстендә.
(Кишер)

* Үзе − бер бөртек, эче − мең бөртек,
Башы − җирдә, койрыгы − коймада.
(Кабак)

* Бер күтәрәм йорт,
Эче тулы яссы корт.
(Кабак)

* Келәте бар, малы юк,
Баласының саны юк.
(Кабак)

* Эсселәгән саен,
Кат-кат тун кия.
(Кәбестә)

* Утыра бер ак чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк.
(Кәбестә)

* Аяксыз-кулсыз, мең кат кигән.
(Кәбестә)

* Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай.
(Карбыз)

* Эче кызыл шикәрле,
Тышы яшел бәрхетле.
(Карбыз)

* Яшел сарай эчеңдә
Кызыл бояр утыра.
(Карбыз)

* Үзе кып-кызыл,
Күлмәге ям-яшел.
(Карбыз)

* Җир астында җиз бүкән, −
Ул ни икән?
(Бәрәңге)

* Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында.
(Бәрәңге)

* Төбе алмалы,
Башы чалмалы.
(Бәрәңге)

* Җир астында җиз бүкән.
(Торма)

* Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт.
(Помидор)

* Түгәрәк − ай түгел,
Сары − май түгел,
Койрыгы бар − тычкан түгел.
(Шалкан)

* Җир астында картыгыз,
Сакалыннан тартыгыз.
(Шалкан)

* Гәүдәсе бар − җаны юк,
Үзе эшләпә кигән − башы юк.
(Гөмбә)

* Бикле келәт эчендә кара ком.
(Мәк)

* Бер ботак,
Бер ботакта бер мең борчак.
(Мәк)

* Таяк,
Таяк өстендә маяк;
Маяк өстендә кибет,
Кибет эчендә дүрт мең егет.
(Мәк)

VI бүлек.
Кыргый хайваннар, җәнлекләр, киек-кош

* Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Сарыклар эзли.
(Бүре)

* Асрамый да умарта,
Балны бик-бик ярата.
Кышын сөя йокыны,
Язгача тормый ята.
(Аю)

* Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста.
(Аю)

* Урманнан чыгар, корсак асты чуар;
Койрыгы сырлы, хәйләсе күптөрле.
(Төлке)

* Нечкә билле, көлтә койрыклы.
(Төлке)

* Әдэпле генә кодача
Тавыкларны ярата.
(Төлке)

* Бер йомгакта мең энә,
Сиңа тими, син тимә.
(Керпе)

* Яланда энәле йомгак ятыр.
(Керпе)

* Энәләре үзе белән йөри,
Үзе тегә белми.
(Керпе)

* Өстенә шау энәле күлмәк кия,
Шулай да аны әнисе "йомшагым" дип сөя.
(Керпе)

* Йомры-йомры туп кебек,
Бөтен тәне шырт кебек.
(Керпе)

* Бәләкәй генә карчык,
Тәне тулы шырпы.
(Керпе)

* Әлем, әлем, әлем күк,
Бөгәрләнгән мәче күк;
Аны кеше тоталмый,
Тәпиләрен күралмый.
(Керпе)

* Җиз камчысын тотып булмый,
Җиз атына утырып булмый.
(Елан һәм бүре)

* Әнә бара хан,
Авызы-борыны кан.
(Бүре)

* Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.
(Куян)

* Урманнан чыгар, үзе чабар.
(Куян)

* Әйтим бер йомак:
Җәен соры, кышын ак,
Төймә койрык, шеш колак.
(Куян)

* Аягын-башын яшерә
Таш күлмәге эченә.
(Ташбака)

* Озын эчәк,
Бер очы төенчек.
(Елан)

* Югары менә чылбырсыз,
Түбән төшә баскычсыз,
Өйләр сала балтасыз.
(Кош)

* Төнлә йөрергә ярата,
Көндез йөрми, йокыга ята.
(Ярканат)

* Ияре дә, дугасы да үзендә.
(Дөя)

* Чылт-чылт күзле,
Адәм төсле йөзле,
Үчекләшер үзе,
Ходайның боерыгы,
Бардыр койрыгы.
(Маймыл)

* Җәй буе акыл сата,
Кышын боз булып ката.
(Бака)

* Кош түгел, оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңрата.
(Тиен)

* Җир астында җирән атым,
Яр астында бурлы атым.
(Тычкан, балык)

* Койрыгы озын,
Үзе кыска,
Мәчедән курка.
(Тычкан)

* Кечкенә генә йомры шар,
Аннан явыз нәрсә бар?
(Тычкан)

* Эргәдәдер өйләре,
Бал-май ашар үзләре,
Елт-елт итәр күзләре.
(Тычкан)

* Койрыгы бар − бутый алмый,
Аягы бар − йөри алмый.
(Ярканат)

* Канаты бар − очмыйдыр,
Күккә карамыйдыр,
Аяклары юк − йөридер,
Җирдә тормыйдыр,
Кешеләрне белмидер.
(Балык)

* Канаты бар − очалмый,
Күккә таба карамый,
Йолдызларны да санамый,
Коры җирдә торалмый.
(Балык)

* Башы бар, чәче юк,
Күзе бар, кашы юк.
Авызы бар, теле юк.
Гәүдәсе бар, муены юк,
Суыкта туңмый,
Эсседә көйми,
Аягы юк, үзе йөри.
(Балык)

* Яр астыннан яу уза, −
Кылычлы да мылтыклы.
(Балык)

* Урманнан чыгар,
Койрык асты чуар,
Түше белән шуар,
Кеше күрсә − куар,
Алты аяклы,
Алтын сыртлы.
(Елан)

VII бүлек.
Йорт, каралты-кура, өй җиһазлары, эш кораллары, савыт-саба, ашау-эчү, ризыклар, кием-салым, транспорт чаралары

* Түбән өйдә дүрт бүре,
Дүртесе дә күк бүре.
(Өй нигезе, почмаклары)

* Йомрыдыр тыштан,
Эчке ягы ешкан,
Осталар шулай кушкан.
(Стена бүрәнәсе)

* Тышта санадым − сигез,
Өйдә санадым − дүрт.
(Өй почмаклары)

* Ишектән кергән дә сузылып яткан.
(Идән)

* Гәүдәсе өйдә,
Башы тышта.
(Матча)

* Атасы аркылы яткан,
Балалары буй яткан.
(Түшәм)

* Бер патша мең патшаны баш идергән.
(Ишек)

* Кулын бирә,
Кулың кысмый.
(Ишек тоткасы)

* Аяксыз-кулсыз өй саклый.
(Йозак)

* Кечкенә генә эт,
Өрми дә, җибәрми дә.
(Йозак)

* Йорт каравылчысы − бөкере карчык.
(Йозак)

* Эт түгел − өрми,
Кеше түгел − йөрми,
Өйгә кеше кертми.
(Йозак)

* Юаш ятар,
Дәшми тотар.
(Капкын)

* Акылы юк, ә хәйләкәр.
(Капкын, тозак)

* Берсе:"Акны яратам", − ди,
Берсе:"Караны яратам", − ди,
Өченчесе: "Миңа икесе дә бер", − ди.
(Чана, арба, ат)

* Ишекле-түрле йөри, эләккәнне сөйри.
(Себерке)

* Бәләкәй генә углан
Биленә каеш буган.
(Себерке)

* Бәләкәй генә бичура
Билен буып утыра.
(Себерке)

* Йөз дә бер агай бергә торалар.
(Себерке)

* Мең туган бер каеш буган.
(Себерке)

* Яшел күлмәк кигән,
Билен буган,
Ишекле-түрле йөгерә.
(Себерке)

* Җәй булса, ябылмый; кыш булса, ачылмый.
(Тәрәзә)

* Ике туган караша,
Килә алмый янәшә.
(Тәрәзәләр)

* Өй түрендә дүрт табак,
Дүртесе дә күк табак.
(Тәрәзәләр)

* Өй тирәли ак тавык.
(Тәрәзә пәрдәсе)

* Дүрт кешегә бер эшләпә.
(Өстәл)

* Бер кешедә дүрт аяк,
Дүртесе дә пар аяк.
(Өстәл)

* Бер башлы, дүрт аяклы,
Алай да күтәрмичә йөрми.
(Өстәл)

* Аягы бар, кулы юк,
Аркасы бар, түше юк.
(Урындык)

* Үзе түгәрәк, утыны түрдәрәк, эче тулы күзәнәк;
Әчкелтем дә төчкелтем, бар нәрсәдән дә кадерлерәк.
(Икмәк)

* Сыек булса да су түгел,
Ак булса да карт түгел,
Йомшак булса да йон түгел.
(Сөт)

* Су түгел − сыек,
Кар түгел − ак.
(Сөт)

* Кисмәк таптым кыршаусыз,
Ул да булды капкачсыз.
(Йомырка)

* Бер кисмәктә ике төрле бал.
(Йомырка)

* Бер чүлмәктә ике төрле май.
(Йомырка)

* Бәләкәй генә ак келәт,
Эче тулы сары май.
(Йомырка)

* Эче сары, тышы ак,
Ул ни булыр? − Әйтеп бак!
(Йомырка)

* Ак толып җөйсез генә тегелгән.
(Йомырка)

* Үзе кием, үзе тун,
Үзе тегелмәгән.
(Сарык тиресе)

* Үзе җансыз,
Көн бара, төн бара,
Бер карыш җир бара.
(Сәгать)

* Гел йөрим дип мактана,
Бер урында таптана.
(Сәгать)

* Башы бер, күзе унике.
(Сәгать)

* Атламый − йөри.
(Сәгать)

* Аяксыз йөри,
Кулсыз күрсәтә.
(Сәгать)

* Аягы юк − йөри,
Авызы юк − сөйли,
Иртәсен дә, кичен дә
Һаман да үз эшендә.
(Сәгать)

* Көн-төн йөри,
Урыныннан китә алмый.
(Сәгать)

* Ай түгел, көн түгел,
Үзе вакытны белдерә.
(Сәгать)

* Ап-ак йөзле,
Унике күзле,
Ике телле,
Өйрәтә һәркемне.
(Сәгать)

* Ашамый-эчми.
Көне-төне эшли.
(Сәгать)

* Җансыз җанлыны уята.
(Будильник сәгать)

* Ач булса − ята, тук булса − торып утыра.
(Капчык)

* Кечкенә генә кыз бала
Йөрәгенә ут сала.
(Самавыр)

* Башы да тишек,
Төбе дә тишек,
Уртасында ут,
Читендә су.
(Самавыр)

* Эчендә су да бар, ут та бар,
Ул үзе һәр йортта бар.
(Самавыр)

* Карынында − ут,
Корсагында − су,
Башында − төпсез эшләпә,
Менә дөнья нишләтә.
(Самавыр)

* Бәләкәй генә ак тана
Борыным бар дип мактана.
(Чәйнек)

* Эче куыш, тышы таш,
Түбәтәе орчыкбаш.
(Чәйнек)

* Эче кайнар,
Борыныннан агар,
Бер кулы бар, −
Ул да аркасында.
(Чәйнек)

* Шар чаклы күзе бар,
Йодрык чаклы үзе бар.
(Чынаяк)

* Табышмагымның табы кара,
Тапмаганның йөзе кара.
(Таба)

* Бәләкәй генә тай,
Төбе чеп-чи май.
(Таба)

* Авызы юк, тешле.
(Пычкы)

* Аягы юк, кулы бар,
Авызы юк, теше бар,
Таш тегермән булмаса да,
Ярма ярыр эше бар.
(Пычкы)

* Җырлый-җырлый әйбер кисә,
Әйтеп бирче, бу нәрсә?
(Пычкы)

* Тиз ашый, вак чәйни,
Үзе йотмый, башкага бирми.
(Пычкы)

* Эләктергеч, каптыргыч,
Мичтән бәлеш тарттыргыч.
(Табагач)

* Табышмак әйтәм тап:
Коймаклы табаны кап.
(Табагач)

* Өй эчендә түгәрәк күл.
(Тәлинкә)

* Үзе бер дә ашамый,
Ашаганда бушамый.
(Кашык)

* Ашаганда бик кирәк,
Ашамаганда ник кирәк?
(Кашык)

* Үрдәк чума китәр,
Койрыгы чыга китәр.
(Чүмеч)

* Башы суда, койрыгы чөйдә.
(Чүмеч)

* Бер саплы да бер төпле,
Үзе куыш.
(Чүмеч)

* Аркасы бар, эче юк,
Муены бар, башы юк.
(Чүмеч)

* Үзе йомры, үзендә су тора.
(Чиләк)

* Ике агай-эне су коенырга баралар.
(Ике чиләк белән суга бару)

* Ике туган суга бара,
Берсен-берсе уза бара.
(Чиләкләр)

* Ике агай су коена:
Берсе чума, берсе көтеп тора.
(Чиләкләр)

* Кырык төштән билен буган,
Утыз чиләк аш ашый.
(Кисмәк)

* Борыны борсак,
Карыны корсак,
Җәяү дә йөрмәс,
Тик тә тормас.
(Комган)

* Гармун кебек сырлы ул,
Мич шикелле җылы ул.
(Җылыткыч батарея)

* Багана яна, күмере-көле юк.
(Шәм)

* Караңгы өйдә ак кына бер кыз,
Авызы тулы балавыз, −
Борынын сөртсәң, ялт итә.
(Шәм)

* Сыңар күзле ябалак
Төне буе ялтырый.
(Шәм)

* Өстәлемдә бер гөмбә,
Яктыртып тора төнлә.
(Өстәл лампасы)

* Үзе яна − яндырмый.
(Электр лампасы)

* Төймәсе челт итә,
Үзе гөлт итә.
(Электр лампасы)

* Гәүдәсе өйдә,
Муены тышта.
(Мич һәм морҗа)

* Үзе ак күлмәк кигән,
Башы түшәмгә тигән,
Аягы җиргә тигән.
(Мич)

* Үзе өйдә, чәче урамда.
(Мич, төтен)

* Өй эчендә базым бар,
Баз эчендә бозым бар,
Керер идем, сыялмыйм,
Бозларында шуалмыйм.
(Суыткыч)

* Кечкенә генә өй,
Эче тулы көй.
(Магнитофон)

* Үзе сөйли, үзе җырлый,
Ә үзенең теле юк.
(Радиоалгыч)

* Бер көзгегә дөнья сыйган.
(Телевизор)

* Бер пыяла эчендә мең кеше.
(Телевизор)

* Ак ашъяулык яптык,
Эченә бактык.
Бер минутта кышын да таптык,
Язын да таптык.
(Телевизор экраны)

* Тирән күлдә балык юк.
(Кое)

* Сыңар аяк бер торна
Коега сузылып су эчә.
(Коедан су алу)

* Ике туган суга бара,
Берсен-берсе уза бара.
(Ике чиләк белән суга бару)

* Өйдән чыкканда җип-җиңел булалар,
Өйгә кергәндә, мөлдерәп тулалар;
Парлашып-җырлашып баралар,
Елашып, ыңгырашып кайталар.
(Сусыз һәм сулы чиләкләр)

* Сыңар аяк саескан
Суга төшеп су эчкән.
(Чүмеч)

* Аттан биек, эттән тәбәнәк.
(Ияр)

* Алты аяклы, ике куллы,
Ике башлы, бер койрыклы.
(Җайдак (атка атланган кеше))

* Бер авызлы, мең күзле.
(Иләк)

* Үзе яңа, үзе тишек.
(Иләк)

* Урманга барып бөктем,
Өйгә кайтып тектем,
Уртасында иһа-һай.
(Иләк)

* Урманда бөгелгән,
Өйдә тегелгән,
Өр-яңа савыт, −
Төбе тишелгән.
(Иләк)

* Болытсыз көнне яңгыр ява.
(Он иләү)

* Озын идем − киселдем,
Юан идем − ярылдым,
Иңде утка тарыдым.
(Утын)

* Дәшми ятар, дәшми тотар.
(Капкын)

* Чәчен-башын туздырган,
Атасыннан уздырган.
(Пумала)

* Мич артында картыгыз,
Сакалыннан тартыгыз.
(Пумала)

* Урманнан килгән,
Яшел күлмәген кигән;
Уңга-сулга селтәли,
Кешеләрне шелтәли.
(Мунча себеркесе)

* Армый-талмый, ат артыннан калмый.
(Арба)

* Бар бер чана,
Утырасы юк, бассаң − үзе чаба.
(Чаңгы)

* Җәй буе ял итәрләр,
Кыш тәпиләп китәрләр.
(Чаңгы)

* Күзе дә юк, колагы да юк;
Үзе сукырны җитәкли.
(Таяк)

* Атласам − атлый,
Туктасам − туктый,
Барып керсәм өйгә,
Сөялә дә тик тора.
(Таяк)

* Бер түгәрәктә дүрт тишек.
(Төймә)

* Үзе бара, эзе юк, маңгаенда күзе юк.
(Көймә)

* Миннән ничаклы алсалар.
Шулкадәр зурая барам.
(Чокыр казу)

* Үзе бер дә ашамый, ашаганда бушамый.
(<



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-11-29 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: