литературно - фотохудожественном конкурсе для молодежи




Заявка

 

На участие в открытом Башкирском республиканском

литературно - фотохудожественном конкурсе для молодежи

«Под сенью дружных муз»

 

Ф. И. О. участника Латыпова Зайнап Ренатовна
Возраст  
Название работы МАОУ «Гимназия-интернат 4»г.Казань
Ф. И. О. руководителя, педагога Садыкова Рамзия Габидулловна
Жанр Сочинение-эссе
Язык (русский, башкирский, татарский) татарский
Класс, общеобразовательная организация / место работы, должность 9 класс. МАОУ «Гимназия-интернат 4» Кировского района г.Казани
Социальное учреждение  
Почтовый адрес zailatipova2004@gmail.com
Контактный телефон участника конкурса  
Электронный адрес участника конкурса zailatipova2004@gmail.com

 

Автор:Латыпова Зәйнәп Ренат кызы.

Татарстан республикасы Казан шәһәре Киров районының 4 нче гимназия-интернаты

Җитәкче:Садыйкова Рәмзия Габидулла кызы

Гаиләмнең Җиңү таңнары...

Бөек Ватан сугышының тынганына 75 елдан артык вакыт үтте. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу кан койгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез.

Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр,урманда агач кисэлэр,заводларда көннәр буе эшлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз,туганнарыбыз корбан була. Нинди зур югалтулар!

 

1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас!

 

Безнең бәхетле тормышыбыз һәм азатлыгыбыз өчен түгелгән канны ничек онытырга мөмкин соң?!! Ә меңнәрчә, миллионнарча солдатларның көндәлек батырлыклары аз булганмы?! Алар бит юлсыз җирләрдә пычрактан атлап, бернинди авырлыкларга карамастан, дошманны туган илебездән куып чыгаралар.. Аларның көндәлек хәрби батырлыклары шулай ук хөрмәткә лаек. Аерым героик батырлыклар турында язылган китаплар, төшерелгән кинофильмнар бар.

 

Без, укучылар, артта калган шушы вәхшәтле көннәрнең эчтәлеген ныграк аңлау өчен Бөек Ватан сугышында җанын-тәнен биреп фашист илбасарлары белән көрәшкән сугышчылардан, ә хәзерге вакытта ветераннар булып саналган бабаларыбыздан, әбиләребездән сорашып беләбез. Сугышның ачы хәсрәтләре аларга бик күп кайгы алып килгән һәм алар бу көннәрне искә алганда күз яшьләрсез сөйли алмыйлар

Минем гаиләмне дә сугыш еллары узмыйча китмәде. Минем бабакаем Сабитов Мөзәки Гатаулла улы да сугышның бөтен вәхшәтен күрә.

"1941 нче елның 22 нче июнендә сугышка алдылар.Тәтеш районы Бакырчы авылы пристаненнән барҗаларга төяп Саратов урманына алып киттеләр.Хәрби киемнәр бирделәр.Безне төрле якларга бүлеп тә бетерделәр.Ноябрь тәмамлангач, Мәскәүдән 90 километр ераклыктагы Серпухов шәһәре янындагы урманга килеп урнаштык.Хәл киеренке, дошман башкалага ыргыла.Очкычлар тынгы бирми.Безне урман кырыена тезделәр.Машина килеп туктады.Фарасын бер секундка гына яктыртып алды да алан уртасында казылган чокыр читенә машинадан 4 солдатны сөйрәп төшерделәр.Кулларын, күзләрен бәйләп аларны чокыр әйләнәсенә тезеп утырттылар.Командир бу солдатларны хыянәтче дип атады. Алар үз-үзләрен яралаганнар икән.Шуңа аларны атарга дип карар чыгардылар.

Безне Ярославль ягына алып киттеләр.200 километрга якын юл үттек.Шәһәргә 7-12 километр кала Прутки дигән авылны алу өчен каты бәрелеш булды.Без 400дән артык солдатны югалттык, нибары 18 кеше исән калдык.Шунда бик каты яраландым.Ерактан немец снайперы күзәтеп торган булса кирәк, итек эче кан белән тулды. Ике аягым да сызлый, басып булмый.1942 нче елның 1 гыйнвар көне иде бу.Үзәккә үтәрлек суык.Шунда ике кешенең рус телендә сөйләшкәннәрен ишеттем.Алар мылтык каешын чишеп, минем шинель якасына бәйләп, елга буена кадәр сөйрәп килделәр.Аннары ат чанасына салып санчастька озаттылар.Мин госпитальдә 4 ай яттым.Аннары Ульяновскийга күчерделәр.Кан бирделәр.Себердә Алтай ягында 3 ай дәваландым.Җәрәхәтем бик куркыныч иде, туган ягымда хастаханәдә ятканда тагын 30 якын сөяк ватыкларын чүпләделәр. Бүгенге яшь буынга без күргән афәтләрне күрергә язмасын, ил күге тыныч булсын, тормышның кадерен белеп яшәгез. Тырышып укып ныклы белем алыгыз, илебезнең лаеклы гражданнары, чын патриотлар булып үсегез ", - дип тәмамлады сүзен ветеран бабакаем.

Бөек Җиңү көнен якынайту өчен, безнең Бакырчы авылыннан 122 кеше киткән. Алар җиңү өчен, үзләренең өйләрендә, балалары янында булу бәхе-тен ташлап яулау өчен киттеләр.Үзләрен аямыйча, хәтта гомерләрен дә кызганмыйча көрәштеләр алар.

Ватанны фронтта гына түгел, тылда да саклаганнар. Тылда - кырларда, завод-фабрикаларда эшләүче миллионнарча хатын-кызларның, карт-корының, бала-чаганың батырлыгыннан башка Җиңүне күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә күптәннән инде бу кешеләр дә Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән тигезләштерелгән.

Минем әбекәем дә тылда хезмәт иткән. Анарга 17 яшь булганда аны Марий урманнарын кисәргә алып китәләр. Көн төн үзен җәлләмичә урман кискән. Әбекәемнең хәтирәсеннән бер вакыйга сөйләп үтәсем килә. Март ае. Калын имән агачын балта белән кискәндә әбекәйнең чабатасы бозга ката, аягым алыйм дигәндә чабатасы өзелеп төшә. Кыш көне яшь үсмер кыз ялан аяк эшен дәвам итә. Шундый авыр хезмәт күргән минем эбекәем. Бу вакыйганы сәйләгәндә дә күзеннән яшьләр агуыннан туктамады

Ватанны чит ил илбасарларыннан азат итүгә хәрби табиблар да зур өлеш керткән. Алар миллионнарча кешеләрнең гомерләрен саклап калганнар, меңнәрчә солдатларны хәрби сафка кайтарганнар.

Ватанны азат итү бөтен халык эше булган. Шуңа күрә "алар Ватанны сакладылар" дигәндә, без ул сугыш еллары халкын - барысын да күз алдында тотарга тиешбез: ул елларда яшәгән, сугышта катнашкан, тылда эшләгән кешеләрне. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз - ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

 

Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: Җиңү көне якыная. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.

Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз.Бабакай белән әбекәйне авыр булса дә алып барырга тырышабыз.Минем горурлык һәм соклану хисләре генә уяна, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.

 

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-11-01 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: