литературно – художественном конкурсе для молодежи




Заявка

На участие в открытом Башкирском республиканском

литературно – художественном конкурсе для молодежи

«Под сенью дружных муз»

(В направлении литературного творчества)

 

ФИО участника Шайхалиева Ляйсан Мирзалифовна
Возраст 15лет
Название работы Бөек Ватан сугышы калдырган эзләр(Шәйхәлиев М.М. хәтирәләре)
ФИО руководителя, педагога Гильманова Ирина Хадисовна
Жанр Сочинение
Язык татарский
Класс, общеобразовательная организация 9 класс, МБОУ ООШ с.Юнны муниципального района Илишевский район
Социальное учреждение образовательное
Почтовый адрес 452260, Республика Башкортостан, Илишевский район, с. Юнны, К.Маркса,4
Контактный телефон участника конкурса  
Электронный адрес участника конкурса irinka8363@rambler.ru

 

Шәйхәлиев Мирзанур Шәйхнур улының хәтирәләре

(Воспоминания Шайхалиева Мирзанура Шайхнуровича)

 

1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас!

Картәтәм белән капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырдык, ә урамда кечкенә генә малайлар йөгерешеп уйнап йөриләр. “Эх,”- дип, көрсенеп куйды минем картәтәм. Мин аның моңсу күзләренә карадым да, сораулы караш белән аның сөйләвен теләдем. Ә ул әкрен генә хәтер йомгагын сүтә башлады: “Сугыш башланганда миңа нибары биш яшь иде, мин дә шушы малайлар яшендә идем. Әти белән әни ул вакытта колхозда эшләп йөриләр. Әтиемне, Шәйхәлиев Шәйхнур Шәйхәли улын, беренче көннән үк сугышка алып киттеләр. Ә әнием биш кечкенә бала белән ялгызы торып калды. Әле дә хәтеремдә өзгәләнеп елаганнары. Тәрәзәдән – тәрәзәгә хат ташучыны көткәннәребез. Беренче хатын алгач сөенүләребезне күрсәң. Ул анда үзен Ерак Кончыгышта икәнлеген хәбәр итте. Соңрак тагын бер хатында Маньчжурияне японнардан азат итүдә катнашканнын, бик күп солдатлар вафат булулары турында бәян итте. Һәр хатында: “Балаларны караусыз калдырма, без Җиңү белән кайтырбыз, ышыныгыз! ”, дип тәмамлый иде.

Мин кечкенә генә малай, шушы капка төбенә чыгып утыра идем дә, хыялга бирелә идем. Тулышып - тулышып аккан болытларга карыйм. Алар миңа кемнәрнеңдер уйлары, чынга ашмаган өметләре булып тоела иде. Ә чынга ашмаган өметләр һәр кешедә җитәрлек. Безнең авылда гына да ничә кешенең әтисе сугыштан кайтмады. Үлгәнен үз күзләре белән күрмәгәч, һәркем әтисенең кайтырына ышанып яшәде.

Кәһарле сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Чәчелгән икмәкне җыеп алырга кирәк иде. Мондый тормыш икенче фронтка әверелде. Әнием иртән иртүк чыгып китә, кич хәлсезләнеп кайтып ава. Ә без, биш бала, әнинең кайтуын биш күз белән көтәбез, әз булсада икмәк кайтмасы дип, тик юк шул... Без тагын бөгәрләнеп, әни яныны җыелып, аның җылысында йоклап китәбез.

Бар җыйган икмәкне солдатларга озатты алар. Икмәк озаттылар, ә үзебезгә алабутадан ипи пешерә иде әни, бәрәңге кәлжемәсе ашадык. Ашарга җитмәү сәбәпле ачлыктан интектек, үлүчеләр дә булды.

Ә авыл халкы барыбер тырышты. Атлар беткәч, үгез җигеп җир тырмаладылар, бәләкәй арбага үзләре җигелеп, симәнә ташыдылар. Кышкы салкын көннәрдә әнием олы абыем белән билдән кар ерып урман кисәргә чыгып китәләр иде. Өйдәге эшләрне туганнарым белән эшли тора идек. Менә шушындый авырлыклар кичерә - кичерә Җиңүне якынайттык.

Аллага шөкер, сугыш тәмамлангач әтием дә, синең олы картәтәң, исән - сау әйләнеп кайтты. Күкрәген аның "Японияне җиңгән өчен", Германияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләре бизәп торды. Кайту белән колхозга эшкә чыкты. Дөньяны ныгытырга, колхозны яңадан тергезергә кирәк иде. Һәм бөтен гомерен “Башкортостан” колхозына бирде. Төрле эшләр башкарды: малларын да карады, тракторларда төзәтте, комбайнга да утырып урды. Тормыш әкренләп җайга салынды. Мин дә җиде еллык мәктәпне тәмамлап үз колхозымда эшләдем. Дәү әниең белән дүрт бала үстердек. Олы картәтәңне кадер хөрмәттә яшәттек, 88 яшендә дөнья куйды”.

Бабай кытыршы куллары белән минем башымнан сыйпый һәм елмаеп: “ Кызым, - ди, - Әгәр сез тыныч ѳйдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә үзегезнең дусларыгыз белән серләшеп утырасыз икән, белегез – бу җирдә сезнең матур яшәвегез ѳчен меңләгән солдатларның каны түгелгән.

Бу яшьлекнең, бу тормышның кадерен белегез”!

Кайгылар аша килгән мәрхәмәт, кимсенүләр аша килгән олылык тойгылары киләчәктә картәтәмне бәхетле итте. Кадерле әти, хөрмәтле картәтәй булып, үзенең 83 яшен каршылый.

Бу сөйләшүдән соң мин тормышка башкачарак карый башладым. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

Без бик бәхетле балалар, чөнки тыныч тормышта яшибез. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу җан өшеткеч сүз турында китаплар укып, кинолар карап һәм әби-бабаларыбыз сөйләгәннәрдән генә ишетеп беләбез.

Безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен мин дә чал чәчле ветераннарыбызга, тыл ветераннарыбызга карата рәхмәт хисләре яши. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, һәрберсенә мең рәхмәт әйтәсе килә!

Шулай да, хәзерге тормышның кадерен белик, яратыйк, үткәннәрне онытмыйк!

 

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-11-01 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: