НАМАЗ УКУ ТЫЕЛГАН ВАКЫТЛАР




НАМАЗ

уку тəртибе

نماز اوقو ترتيبى

 

 

Казан 2007

 

 

Басма өчен җаваплы:

Татарстан Диния Нəзəратенең рəисе мөфти

Госман хəзрəт Исхакый

Мөәллифә: Рәшидә Исхакый

 

Техник мөхәррир:

Сафиуллин Рамил

 

КЕРЕШ

Əгуузү биллəəһи минəш-шəйтаанир-раҗииим.

Бисмиллəəһир-рахмəəнир-рахииим.

Намаз – мəгълүм рəвештə күңел вə тəн белəн Аллаһы Тəгалəгə гыйбадəт (коллык) кылу. Иманнан соң иң саваплы гыйбадəт – намаз уку.

Һəрбер мөэмин бəндəгə тəүлек эчендə биш вакыт намаз уку фарыз: иртə, өйлə, икенде, ахшам һəм ястү намазлары.

Намаз уку – кабердə нур һəм юлдаш, Нəкир вə Мөнкир фəрештəлəренə җавап, мəхшəр көнендəге эсселектəн күлəгə, тəмуг утыннан пəрдə, сират күперендə җитəкче һəм җəннəтнең ачкычы.

Кыямəт көнендə иң əүвəл соралачак гамəлебез – Намаз. Намаз – диннең терəге, мөэминнең нуры. Намаз укыган кешенең күңеле тыныч, догасы кабул, ризыгында бəракəт һəм тəнендə сəламəтлек булыр.

Изге гамəл намаз белəн генə. Чын тəүбə дə намаз-сызлыктан. Хак намаз торгызсаң гына, тыелырсың

бозыклыктан.

Намаз белəн Аллаһыга якынлыгың арта. Намаз

эчендə ул Аллаһ белəн сөйлəшə, намаз белəн генə

җанга рəхəт таба, намаз аркасында Аллаһ белəн рухың серлəшə.

Караңгылыктан нурга чыгаручы корал – укыган намазың. Хак намаз укучы булсаң, күңел күзең яктыра.

Хөрмəтле газиз кардəшлəрем!

Намаз укысак – без Аллаһының нигъмəтлəренə шөкер итүчелəрдəн булырбыз, намаз укымасак – Раббым Үзе сакласын, көферан нигъмəт кылып, буш яшəүчелəрдəн булырбыз. Шуңа күрə, газиз кардəшлəрем, намазга бик игътибарлы булыйк.

 

НАМАЗ УКУ КЕМГƏ ЙӨКЛƏТЕЛГƏН

Намаз уку балигъ булган һəм үз акылындагы һəрбер мөселманга фарыз.

Ата-аналар үз балаларына җиде яшьтəн башлап, намаз уку кагыйдəлəрен өйрəтергə һəм аларны намазга бастырырга тиеш. Ун яшькə җиткəч, намаздан баш тартканнарын балаларга, өйрəтү һəм күнектерү өчен, физик җəза бирергə мөмкин.

Рəсүлебез Мөхəммəд галəйһиссəлəм əйткəн:

«Балаларыгызны җиде яшьтəн намазга өйрəтегез, ə ун яшьтəн намазга игътибарсызлыклары өчен сугыгыз, һəм йокларга аерым салыгыз».

Ягъни, 10 яшьтəге ир бала белəн кыз бала аерым

йокларга тиеш.

 

ХАТЫН-КЫЗНЫҢ КИЕМЕ

Мөхəммəд галəйһиссəлəм əйткəн:

«Аллаһы Тəгалə балигъ булган япмасыз хатын-кызның намазын кабул итми».

Ягъни, Аллаһы Тəгалə балигъ булган хатын-кызның намазын муенын һəм башын, шулай ук тубыкларына кадəр аякларын каплый торган озын кием кигəн очракта гына кабул итə. Аңа шулай ук аякларын тулысынча каплаучы озын оек һəм оекбаш кияргə мөмкин. Шул ук вакытта кием үтə күренмəле булмаска һəм бөтен тəнне каплап торырга тиеш.

Намаз вакытында хатын-кызга учларын һəм йөзен ачу рөхсəт ителə. Намаздан тыш вакытларда да, хатын-кызның киеме, аның йөзе һəм кул чукларыннан кала, гəүдəсен тулысынча капларга тиеш.

Хушбуй, парфюмерия һəм бизəнү əйберлəрен

кулланмау шарты белəн, хатын-кызларга мəчеткə җəмəгать намазына йөрү рөхсəт ителə.

Намаз укыячак кешенең тəне, киеме һəм урыны һəртөрле нəҗеслəрдəн пакь булуы лязым һəм шəригать боерган рəвештə тиешле əгъзаларны су белəн юып, тəһарəт алу фарыз.

 

ТƏҺАРƏТ

Тəһарəт алганда түбəндəге сигез төрле гамəл үтəлə:

1. Тəһарəт алырга ниятлəгəн кеше иң элек үзенең гаурəтлəрен нəҗестəн пакьлəр, ягъни пакь су белəн истибра һəм истинҗа кылыр.

2. Белəзеклəренə кадəр ике кулын (чистарганчы)

юар (бəдрəфтəн соң булса – сабынлап).

3. Уң кулына су алып, өч мəртəбə авызын чайкар.

4. Уң кулы белəн борынына су алыр да, сулы белəн

сеңгерер һəм шулай өч мəртəбə кылыр.

5. Маңгаендагы чəч турысыннан алып, ике колагына һəм ияк астына кадəр булган урыннарны кертеп, өч мəртəбə йөзен юар. Сакалы булса, бармаклары белəн аралаштырып, аңа да су ирештерер.

6. Терсəклəренə кадəр ике кулын өч мəртəбə юар.

7. Ике кул чугын суга чылатып, иң элек уч төплəре

белəн – башына, имəн бармаклары белəн – колак эчлəренə, баш бармаклары белəн – колак артына һəм соңыннан кул чукларының арты белəн муенына мəсех кылыр.

8. Иң ахырда ашык сөйәгенә кадəр ике аягын өч мəртəбə юар.

Тəһарəт алган кеше аягына читек кигəннəн соң, башка тəһарəт алганда аягын юу урынына шул читеген генə дə мəсихли ала.

Билгелəнгəн вакыты үтү һəм аяк киемен салу мəсихлəүне яраксызга чыгара. Билгелəнгəн вакыты үтеп барганда яки аяк киемен салганда, кеше тəһарəтле булса, аягын гына юса да, тəһарəтле санала.

Искəрмə:

Əгəр берəр нəрсə суның тəмен, төсен яки исен үзгəртсə, бу очракта аны тəһарəт һəм госел алу өчен

файдалану тыела.

 

ТƏҺАРƏТНЕ БОЗУЧЫНƏРСƏЛƏР

Тəһарəтне боза һəм кешене намаз укудан тыя торган төрле хəллəр бар. Алар түбəндəгелəр:

1. нинди дə булса бүлентек чыгу;

2. берни дə сизмəслек булып йоклау;

3. акылны яки аңны югалту, яки көчле дару тəэсире

астында булу;

4. җенес əгъзаларына кагылу;

5. намаз вакытында кычкырып көлү.

 

ГОСЕЛ

Госел – билгеле бер тəртип буенча, бөтен тəнне юып, коену. Госеллəнəм дип ният кылган кеше түбəндəге тəртип буенча эш йөртер:

1. истинҗа кылып, гаурəтлəрен пакьлəр;

2. белəзеклəренə кадəр ике кулын юар;

3. тəһарəт алыр, лəкин аякларын юмас;

4. əүвəл башына, аннан соң уңнан башлап тəннең һəрбер җиренə су йөгертер;

5. тəненең һəрбер җирен куллары белəн мөмкин кадəр ышкып чыгар;

6. шул тəртиптə икенче мəртəбə бөтен тəненə су кояр һəм янə куллары белəн тəненең һəрбер җирен ышкып чыгар;

7. билгеле тəртип белəн бөтен тəненə өченче мəртəбə су кояр;

8. иң ахырда уңнан башлап ике аягын юар.

Шул рəвешчə госел алган кеше камил тəһарəтле булыр. Намаз уку өчен госелдəн соң тəһарəт алу лəзем түгел.

 

ГОСЕЛНЕҢ ФАРЫЗЛАРЫ

Госелнең фарызлары өч:

1. авыз эчен чайкау;

2. борын эчен чайкау;

3. тəннең һəр җиренə су тидерү.

Госелдə тəннең тышкы ягыннан һəр җиренə су тидерү өчен чəч, каш, сакал, мыек кебек төклəрнең төплəренə, күз чокыры кебек эчкə батып яки җыерылып торган урыннарга һəм йөзек асларына, тəнгə сыланган камыр яки дегет кебек нəрсəлəр астында калган җирлəргə дə су ирешергə тиеш. Хатын-кызлардан аермалы буларак, ирлəргə госел коенганда чəчлəренең һəр бөртегенə су ирештерү фарыз. Əмма хатын-кызларның толымнарына су ирешмəсə дə ярый, чəч төплəренə генə су ирешү дə җитə. Чөнки хатын-кызлар өчен чəч зиннəт. Аларга чəчлəрен китəрү я кыскарту дөрес түгел.

 

ГОСЕЛЛƏНҮНЕ ТАЛƏП ИТКƏН СƏБƏПЛƏР

Госел кылу фарыз була торган сəбəплəр өч:

1. Җөнеб булу: а) алгы як гаурəттəн юеш килү;

б) җенси якынлык кылу;

в) төшлəнеп шəһвəтлəнү.

2. Хəез (күрем) тəмам булу.

3. Нифас каны (бала туганнан соң) тəмам булу.

Госелсез кеше пакь булмый. Аңа Коръəн Кəримне оту, карап яки яттан уку һəм мəчеткə керү кебек эшлəр тыела. Шуның өчен аңа мөмкин кадəр тизрəк госеллəнеп, пакьлəнү тиеш булыр. Əмма таһəрəтсез кешегə Коръəн Кəримне тоту мəкруһ булса да, Коръəнне яттан уку мəкруһ тугел. Дога кылу, сəлам бирү, сəлам кайтару һəм тəсбихлəр əйтү җөнеб кешегə дə, таһəрəтсез кешегə дə дөрес.

 

КЫЙБЛА

Намазны кыйбла тарафына юнəлеп уку фарыз. Кыйбланың кай тарафта икəнен белə торып та, на-мазны башка тарафка юнəлеп уку һич дөрес түгел.

Мөселманнарның кыйбласы – Мəккə шəһəрендəге Кəгъбə исемле мөбарəк йорт.

 

НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ

Биш вакыт намазны төгəл билгелəнгəн вакытларын-да укырга кирəк.

Иртəнге намазның вакыты – таң атканнан алып кояш чыга башлаганчы.

2 рəкəгать сөннəт,

2 рəкəгать фарыз.

Өйлə намазының вакыты – кояш зəвəлдəн (зениттан) үткəннəн башлап, икенде вакытына кадəр.

4 рəкəгать сөннəт,

4 рəкəгать фарыз,

2 рəкəгать сөннəт.

Икенде намазының вакыты зəвəл вакытын санамыйча, һəрнəрсəнең күлəгəсе бер һəм ике өлеш булган арада.

Икенде намазының вакыты һəрнəрсəнең күлəгəсе, зəвəл вакытындагы күлəгəсен санамыйча, ике өлеш булганнан алып кояш тəмам батканчы.

4 рəкəгать фарыз.

Ахшам намазының вакыты кояш батканнан соң кичке шəфəкъ кызыллыгы беткəнгə кадəр.

3 рəкəгать фарыз,

2 рəкəгать сөннəт.

Ястү намазының вакыты – кичке шəфəкъ кызыллыгы беткəннəн алып, төн уртасы җиткəнче.

4 рəкəгать фарыз,

2 рəкəгать сөннəт,

3 рəкəгать витр.

 

НАМАЗ УКУ ТЫЕЛГАН ВАКЫТЛАР

Иртəнге намаздан соң кояш чыкканчы. Кояш чыгып, сөңге биеклегенə кадəр күтəрелгəнче.

Зəвəл вакытында, кояш күк гөмбəзеннəн түбəнəя башлаганчы.

Əгəр бер кеше үзенең игътибарсызлыгы аркасында яки йоклап, намазын калдырса, ул аны исенə төшергəч һəм уянгач та, укырга тиеш.

Фарыз намазына камəт əйтелгəч, сөннəт намазына керешергə кирəкми.

 

АЗАН

Азан – намазга чакыру. Биш вакыт намазларның һəм җомганың вакытлары кергəч азан əйтү һəм фарыз намазларны укыр алдыннан камəт төшерү сөннəт.

Хатын-кызга азан һəм камəт əйтү дөрес булмас.

Азан кычкырып һəм сузып, түбəдəгечə əйтелə:

4 мəртəбə «АЛЛААҺҮ ƏКБƏР»,

2 мəртəбə «ƏШҺƏДҮ ƏЛЛƏƏ ИЛƏƏҺƏ ИЛЛƏ-

ЛЛАААҺ»,

2 мəртəбə «ƏШҺƏДҮ ƏННƏ МҮХƏММƏДƏР-

РАСҮҮЛҮЛЛАААҺ»,

2 мəртəбə «ХƏЙЙƏ ГАЛƏС-САЛƏƏƏҺ»,

2 мəртəбə «ХƏЙЙƏ ГАЛƏЛ-ФƏЛƏƏƏХ»,

2 мəртəбə «АЛЛААҺҮ ƏКБƏР»,

1 мəртəбə «ЛƏƏ ИЛƏƏҺƏ ИЛЛƏ-ЛЛАААҺ».

Иртəнге намазга азан əйткəндə «ХƏЙЙƏ ГАЛƏЛ-ФƏЛƏƏƏХ» дигəннəн соң 2 мəртəбə «ƏС-САЛƏƏТҮ ХАЙРУМ-МИНƏН-НƏҮҮҮМ» дигəн ике җөмлə өстəлə.

Азанны ишеткəн кеше «ХƏЙЙƏ ГАЛƏС-САЛƏƏƏҺ» дигəнгə кадəр мөəзин артыннан кабатларга тиеш. «ХƏЙЙƏ ГАЛƏЛ-ФƏЛƏƏƏХ» дигəндə «ЛƏƏ ХƏҮЛƏ ВƏ ЛƏƏ КУВВƏТƏ ИЛЛƏƏ БИЛЛƏƏҺ» дип əйтсен.

Азаннан соң ошбу доганы укырга кирəк:

Аллааһүммə раббə һəəзиһид-дəгъвəтит-тəəəм-мəти үəс-салəəтүл-кааа-имəһ. Əəти Мүхəммəдəнил-үəсиилəтə үəл-фəдыйилəтə үəд-дəраҗəтəл-гаалийə-тəр-рафиигаһ. Үə-бгасьһү мəкаамəм-мəхмүүдəнил-лəзии үəгаттəһ. Үəрзүкънəə шəфəəгатəһүү йəүмəл-кыйəəмəһ. Иннəкə лəə түхълифүл-миигаад.

 

НАМАЗ НИЯТЛƏҮ

Намазга керешкəндə, укылачак намазны күңел белəн ният кылу – фарыз, тел белəн кайсы намаз икəнен атап, ният кылу мөстəхəб. Имамга оеган кешегə оюны да ният кылу тиешле булыр.

Биш вакыт намазга бу рəвешчə ният кылына:

«Əгуузү биллəəһи минəш-шəйтаанир-раҗииим. Бисмиллəəһир-рахмəəнир-рахииим », – дип намазлыкка басабыз. Аннан соң «Əстəгъфируллааһ, əстəгъфируллааһ, əстəгъфируллааһə тəүбə вə əтүүбү илəйһи », – дип тəүбə итəбез. Намазлыкка баскач, бары тик сəҗдə кылачак урынга гына карыйбыз.

 

ИРТƏНГЕ НАМАЗНЫУКУ ТƏРТИБЕ

Ике рəкəгать сөннəт

Күңелеңнəн, иртəнге намазның ике рəкəгать сөннəтен укыйм дип ниятлəп:

«Бисмиллəəһир-рахмəəнир-рахииим.

Илаһи, ният кылдым, иртə намазының ике рəкəгать сөннəтен укымакка, йөземне юнəл-дердем кыйбла тарафына, халисан лиллəһи тəгалə », – дигəннəн соң, кулларыңны колакка (хатын-кызлар күкрəк өстенə) кадəр күтəреп: «Əллааһү əкбəр», – дип əйтəбез. Бу вакытта учларыбыз Кыйблага таба карарга тиеш.

Шуннан соң уң кулны сулы өстенə куеп, ир-ат-лар – кендек астына, ə хатын-кызлар күкрəк өсте-нə баглый. Шуннан соң «Сəнə» догасын укыйбыз:

«Сүбхəəнəкə-ллааһүммə үə бихəмдикə үə тəбəракəс-мүкə үə тəгаалəə җəддүкə үə лəə илəəһə гайрук».

Əгузү-бисмиллəһне əйткəч, «Фатиха»

сүрəсен укыйбыз:

«Əгуузү биллəəһи минəш-шəйтаанир-

раҗииим. Бисмиллəəһир-рахмəəнир-рахииим.

Əл-хəмдү лиллəəһи раббил-гаалəмииин. Əр-рахмəə-нир-рахиим. Мəəлики йəүмид-дииин. Ииййəəкə нəгъбүдү үə ииййəкə нəстəгыйиин. Иһдинəс-сыйрааталь-мусьтəкыйиим. Сыйраата-ллəзиинə əнгамтə галəйһим, гайрил-мəгъдууби галəйһим үəлəд-дааааллииин. Əəмиин!»

Янə бер кыска сүрə яки Коръəннəн берничə аять укыйбыз, мəсəлəн, «Кəүсəр» сүрəсе:

«Иннə əгътайнəкəл-кəүсəр. Фəсалли ли раббикə үəнһəр. Иннə шəəни-əкə һүүвəл-əбетəр».

«Аллааһү əкбəр», – дип, рөкүгъкə китəбез. Рөкүгътə кулларны тезлəргə куябыз (хатын-кызларның тезлəре бераз бөгелə) һəм өч мəртəбə: «Сүбхəəнə раббийəл-газыйиим», – дип əйтəбез.

Шуннан соң: «Сəмигаллааһү лимəн хəмидəһ », – дип əйтеп, рөкүгътəн тураябыз. Турайгач: «Раббəнəə лəкəл-хəмде », – диябез һəм «Аллааһү əкбəр», – дип сəҗдəгə китəбез.

Сəҗдəгə киткəндə башта тезлəр, аннары ике уч, аннан маңгай һəм борын намазлыкка тия. Сəҗдəдə бармаклар бергə, куллар йөзнең як-ягында, аяклар бер-берсенə тиеп тора, аяк бармаклар да җирдəн аерылмый, Кыйблага карап тора. Хатын-кызлар сəҗдəдə мөмкин кадəр җыйналган булырга тиеш; ир-атларның култыклары ачык, ə терсəклəре җиргə тими.

Сəҗдəдə өч мəртəбə: «Сүбхəəнə раббийəл-əгълəə», – дип əйтəбез дə, «Аллааһү əкбəр», – дип торып утырабыз. Бу утыру «җəлсə» дип атала. Бераз гына утыргач, «Аллааһү əкбəр», дигəн сүз белəн икенче сəҗдəгə китəбез. Сəҗдəдə өч мəртəбə: «Сүбхəəнə рабийəл-əгълəə», – дип əйтəбез дə, «Аллааһү əкбəр», – дип торып басабыз.

Шуның белəн намазның беренче рəкəгате тəмам була.

Икенче рəкəгатькə баскач, кулларны кендек астына (хатын-кызлар күкрəклəренə) баглап, бисмиллəһне əйтеп, Фатиха сүрəсен укыйбыз:

«Бисмиллəəһир-рахмəəнир-рахииим.

Əл-хəмдү лиллəəһи раббил-гаалəмииин. Əр-рахмəəнир-рахиим. Мəəлики йəүмид-дииин. Ииййəəкə нəгъбүдү вə ииййəкə нəстəгыйиин. Иһдинəс-сыйрааталь-мусьтəкыйиим. Сыйраатал-лəзиинə əнгамтə галəйһим, гайрил-мəгъдууби галəйһим үəлəд-дааааллииин. Əəмиин!»

Шуннан соң бер кыска сүрə яки Коръəннəн берничə аять укыйбыз, мəсəлəн, «Ихлас» сүрəсе:

«Куль һүə-ллааһү əхəде. Аллааһүс-самəде. Лəм йəлиде. Үə лəм йүүлəде. Үə лəм йəкүл-лəһүү күфүəн əхəде».

Шуннан соң: «Əллааһү əкбəр », – дип,

рөкүгъкə китəбез. Рөкүгътə өч мəртəбə: «Сүбхəəнə раббийəл-газыйиим», – дип əйтəбез.

Шуннан соң: «Сəмигаллааһү лимəн хəмидəһ», – дип əйтеп, рөкүгътəн тураябыз. Турайгач: «Раббəнəə лəкəл-хəмде», – диябез һəм «Əллааһү əкбəр», – дип сəҗдəгə китəбез.

Сəҗдəдə өч мəртəбə: «Сүбхəəнə раббийəл-əгълəə»,– дип əйтəбез. Ике сəҗдə кылганнан соң: «Əллааһү əкбəр», – дип, «Əттəхиййəт» белəн «Салават»ны укырга утырабыз.

 

Əттəхиййəт:

Əт-тəхиййəəтү лиллəəһи үəс-салəүəəтү үəт-таййибəəт. Əс-сəлəəмү галəйкə əййүһəн-нəбиййү үə рахмəтү-ллааһи үə бəракəəтүһ. Əс-сəлəəмү галəйнəə үə галəə гыйбəəдиллəəһис-саалихииин. Əшһəдү əллəə илəəһə иллəллааһү үə əшһəдү əннə Мүхəммəдəн габдүһүү үə расүүлүһ.

Салават:

Аллааһүммə салли галəə Мүхəммəдин үə галəə əəли Мүхəммəд, кəмəə саллəйтə галəə Ибрааһиимə үə галəə əəли Ибрааһиим. Иннəкə Хəмиидум Мəҗииид.

Аллааһүммə бəəрик галəə Мүхəммəдин үə галəə əəли Мүхəммəд, кəмəə бəəрактə галəə Ибрааһиимə үə галəə əəли Ибрааһиим. Иннəкə Хəмиидүм Мəҗииид.

Салаваттан соң Раббəнə догасын укыйбыз:

Раббəнəə əəтинə фид-дүньйəə хəсəнəтəү-үə фил-əəхыйрати хəсəнəтəү-үə кыйнəə газəəбəн-нəəəр.

Башыңны уңга һəм сулга борып: «Əс-сəлəəмү галəйкүм үə рахмəтүллааһ», – дип сəлам бирəбез.

Сəлам биргəннəн соң өч мəртəбə: «Əстəгъфирул-лааһ», – дип əйтəбез һəм: «Аллааһүммə əнтəс-сəлəəмү үə минкəс-сəлəəм, тəбəəрактə йəə зəл-җəлəəли үəл-икраам», – дип дога кылабыз.

Шуларны үтəп бетергəч, иртəнге намазыбызның 2 рəкəгать сөннəте үтəлгəн була.

Иртəнге намазның 2 рəкəгать фарызы да шулай ук башкарыла.

 

КАМƏТ

Фарыз намазны укыр алдыннан ир-атлар камəт төшерə. Хатын-кызлар аерым намаз укыганда камəт төшермилəр.

Камəт азан кебек əйтелə. Фəкать камəттə «Хəййə галəл-фəлəəх » дигəннəн соң ике мəртəбə: «Каде камəтис-салəəһ», – дип əйтелə.

Камəт укучы «Хəййə галəл-саəəһ» дигəндə намаз укыячак кешелəргə урыннарыннан торып, намазга ният кылу һəм «Каде камəтис-салəəһ» дигəндə тəкбир əйтеп, намазга керешү мөстəхəб.

 

 

НАМАЗ УКУНЫҢ КАЙБЕР КАГЫЙДƏЛƏРЕ

 

Намазга игътибарыңны тупларга, алдыңа гына карарга һəм беркая да борылмаска кирəк.

Намаз вакытында ашыгудан саклан, чөнки ашыгу намазның дөреслеген югалта.

Əгəр намаз җəмəгать белəн укылса, бөтен хəрəкəтне имам артыннан кабатла. Əгəр имам күтəрелгəнгə кадəр рөкүгьгə өлгерсəң, шул рəкəгатькə җитешкəнгə хисап кылыныр. Əгəр өлгермəсəң, рəкəгатькə хисап кылынмас. Бер рəкəгатькə яки күбрəккə имамнан соңга

калсаң да, намаз беткəнче имам артыннан ияр, лəкин сəламлəү тəгъбирен имам белəн бергə əйтмəстəн, калган рəкəгатьлəреңне үзең ялгыз укып тəмамла.

Əгəр син намазның вəҗеп өлешен калдырсаң, яки укылган рəкəгатьлəрнең санында шигең бар икəн, мондый очракларда намаз ахырында ике мəртəбə сəҗдə кылына. Бу өстəмə сəҗдə оныткан яки игътибарсызлык

өчен каза сəҗдəсе дип атала.

Рөкүгъ – ике кул да тезгə җитəрлек итеп бөгелү. Шул ук вакытта ул тулысынча һəм тиешле рəвештə үтəлергə тиеш.

Сəҗдə кылганда җиргə орына торган əгъзалар – йөз, куллар, тезлəр һəм аяк бармаклары.

Əттəхиййəттə утырганда уң аякның бармак башларын кыйблага таба каратып бөгеп куела да, сул аяк өстенə утырыла, хатын-кызлар исə сул як очалары белəн җиргə утыралар һəм ике аякның да башларын кыйблага таба каратып куялар.

Хатын-кызлар азан да, камəт тə əйтмилəр.

Фарыз намазларны вакытлары керүгə үк укы.

Фарыз намазын ике кеше укыса, берсе имам була, икенчесе исə аның уң ягына басып аңа оеп укый. Имамга оеп укучылар бер кешедəн күбрəк булсалар, алар имамның артына басып оеп укыйлар. Җəмəгать намазында хатын-кызлар һəм балалар да булса, ирлəрдəн артта балалар, алардан артта хатын-кызлар була. Ир белəн ха-тын бергə укысалар, хатын ирнең артында була.

Намазны имамга оеп укыган кеше «Сəнə» догасын, рөкүгъ, сəҗдəлəрдəге зекерлəрне һəм «Əттəхиййəт» белəн «Салават»ны, шулай ук Сəлам догасын үз эченнəн укый.

Ирлəр иртəнге һəм җомга намазларының ике рəкəгать фарызында, шулай ук, ахшам һəм ястү фарыз намазларының əүвəлге ике рəкəгатендə Фатиха сүрəсе белəн аннан соң укылган сүрəне

һəм тəкбир, сəламнəрне кычкырып укыйлар.

Имамга оеп укыганда да, үзең генə укыганда да «Фатиха» сүрəсеннəн соң əйтелə торган «Əəмиин» кычкырмыйча, эчтəн генə əйтелə.

 

 

НАМАЗДАН СОҢ УКЫЛА ТОРГАН ЗЕКЕРЛƏР

 

Намазны тəмамлагач, «Сүбхəəнəллааһи үəл-хəмдү лиллəəһи үə лəə илəəһə иллəллааһү үə-ллааһү əкбəр. Лəə хəүлə үə лəə куүүəтə иллə би-ллəəһил-галиййил-газыыйм. Мəə шəəəə-əллааһү кəəнə үə мəə лəм йəшəэ лəм йəкүн », – дибез һəм «Аятел Көрси» не укыйбыз:

«Əгуузү биллəəһи минəш-шəйтаанир-раҗииим. Бисмиллəəһир-рахмəəнир-рахииим.

Аллааһү лəə илəəһə иллəə һуəл-хəййүл-каййүүмү лəə тəэхузүһүү синəтүү-үə лəə нəүүм. Лəһүү мəə фис-сəмəəвəəти үə мəə фил-əрдъ. Мəң зəллəзии йəшфəгуу гыйңдəһүү иллəə би изниһ. Йəгълəмү мəə бəйнə əйдииһим үə мəə халһфəһүм үə лəə йухыйии-туунə бишəй-им мин гыйлһмиһии иллəə бимə шəəə-ə үəсига күрсиййүһүс-сəмəəвəəти үəл-əрда үəлəə йə-үүдүһүү хыйфзуһүмəə үə һүəл-галиййүл-газыйиим».

Бисмиллəһне əйтеп: 33 мəртəбə «Сүбхəəнəллааһ», 33 мəртəбə «Əл-хəмдү лиллəəһ» һəм 33 мəртəбə «Əллааһү əкбəр», – дип тəсбих əйткəч: «Лəə илəəһə иллə-ллааһү үə-ллааһү əкбəр. Лəə хəүлə үə лəə куүүəтə иллə биллəəһил-галиййил-газыыйм», – дип тəмамлыйбыз.

Бу зекерлəрдəн соң кул күтəреп, «тəсбих догасы»

кылабыз:

«Аллааһүммə тəкаббəл миннəə салəəтəнəə үə сыйəəмəнəə үə кыйəəмəнə үə кыйра-əтəнəə үə рукүганəə үə сүҗүдəнəə үə кугудəнəə үə тəсбихəнəə үə тəһлилəнəə үə тəхашшүганəə үə тəдарруганəə.

Аллааһүммə тəммим тəкъсыйиранəə үə тəкаббəл тəмəəмəнəə үəстəҗибе дүгаа-əнəə үəгъфирь əхьйəəнəə үəрхəм мəүтəəнəə йəə мəүлəəнəə. Əллааһүммə-хфəзнəə йəə хəəфизъ мин җəмиигыйль-бəлəəйə үəл-əмрадъ.

Аллааһүммə тəкаббəл миннəə һəəзиһис-салəəтəл-фəрда мəгас-сүннəти мəга җəмиигый нүкъсаанəəтиһəə би фəдъликə үə кəраамикə, үə лəə тəдъриб биһəə вүҗүүһəнəə йəə илəəһəл-гаалəмиин, үə йəə хайран-нəəсыйриин. Тəвəффəнəə мүслимиинə үə əлхыйкънəə бис-саалихиин. Үə саллəллааһү тəгаалə галəə хайри халькыйһии мүхəммəдин үə галəə əəлиһии үə əсъхəəбиһии əҗмəгыйиин. Үəл-хəмдү лиллəəһи раббил-гаалəмиин ».

Шуннан соң берəр сүрə яки берничə аять укып, үзебез һем əрвахлар өчен дога кылабыз.

 

ƏРВАХЛАРГА ДОГА КЫЛУ ТƏРТИБЕ

Бисмиллəəһир-рахмəəнир-рахииим.

Ий, Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръəн аятьлəрен, укудагы хата-кимчелеклəребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рəхмəтең белəн кабул ит. Хасил булган əҗер-савапларын иң элек барча галəмгə рəхмəт өчен җибəрелгəн Пəйгамбəребез Мөхəммəд Мостафа саллəллааһү галəйһи вə сəллəмнең һəм дə аның гаилə әһелләренең рух шəрифлəренə ирештерсəң иде.

Атабыз Адəм белəн анабыз Һаваның рух шəрифлəренə ирештерсəң иде.

Шулай ук, атабыз Адəм галəйһиссəлəмнəн алып,

Мөхəммəд галəйһиссəлəмгə кадəр җир йөзенə килеп

киткəн барча пəйгамбəрлəрнең, габидлəрнең, заһидлəрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминə булып үткəн барча əти-əни, əби-бабаларыбызның рух шəрифлəренə ирештерсəң иде.

Газиз əнкəемнең, газиз əткəемнең, кадерле кайнанам белəн кайнатамның рух шəрифлəренə ирештерсəң иде.

Кадерле кыз туганнарым һəм ир туганнарымның

рух шəрифлəренə ирештерсəң иде.

Өслəребездə хаклары булган, гайбəтлəренə төш-кəн əрвахларның рух шəрифлəренə ирештерсəң иде.

Раббым, аларның рухларын шат кылып, гөнаһ-ларын ярлыкасаң иде. Əмин.

Раббым, Үзеңнең рəхмəтең белəн гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һəм ахирəттə изге максатларыбызга ирешергə насыйп ит.

Раббым, дөньяда яшəгəн вакытыбызда бəндəлəр-гə мохтаҗ кылма. Тəннəребезгə сəламəтлек, җанна-рыбызга тынычлык бир. Калеб һəм маңгай күзлəребезне ач. Башларыбызга зирəк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркəм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир. Дөньяда яшəгəндə гамəл-гыйбадəт, хəер-ихсан белəн яшəп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Əманəт җаныбызны биргəндə, җəннəтеңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит.

Кабергə барып кергəндə рəхмəт фəрештəлəрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергə һəм җəннəтлəреңə дə керергə насыйп ит.

Раббəнəə əəтинə фид-дүньйəə хəсəнəтəү-үə фил-

əəхыйрати хəсəнəтəү-үə кыйнəə газəəбəн-нəəр, бирахмəтикə йəə əрхəмəр-раахимиин. Əмин.

Вакытың булса, бу догаларны һəрбер намаздан соң укырга тырыш.

 

ӨЙЛƏ НАМАЗЫ

Дүрт рəкəгать сөннəт

1-нче рəкəгатьтə «Сəнə догасы», əгузү-бисмиллəһ əйткəч, «Фатиха» сүрəсе һəм Коръəннəн берничə аять яки сүрə (мəсəлəн, «Кəүсəр» сүрəсен) укыйбыз да, бер рөкугъ һəм ике сəҗдə кылабыз.

 

2-нче рəкəгатьтə Торып баскач, бисмиллəһне əйтеп, «Фатиха» сүрəсен һəм бер кыска сүрəне (мəсəлəн, «Ихлас» сүрəсен) укыйбыз, бер рөкүгъ, ике сəҗдə кылгач, утырып «Əттəхиййəт»не укыгач, өченче рəкəгатькə торабыз.

 

3-нче рəкəгатьтə Бисмиллəһне əйтеп, «Фатиха»

сүрəсен һəм бер кыска сүрəне укыйбыз, бер рөкүгъ, ике сəҗдə кылгач, дүртенче рəкəгатькə торабыз.

 

4-нче рəкəгатьтə Бисмиллəһне əйтеп, «Фатиха»

сүрəсен һəм бер кыска сүрəне укыйбыз, бер рөкүгъ, ике сəҗдə кылгач, утырып «Əттəхиййəт» белəн «Салават»ны, Раббəнə догасын укыйбыз да, ике якка сəлам биреп, Сəлам догасын укыйбыз. (Намаз вакытында һəр-вакыт бер үк сүрəлəрне уку мəкруһ санала, шелтəлəнə. Шуңа күрə намаз укырга өйрəнү белəн күбрəк сүрəлəр өйрəнергə тырышырга кирəк).

 

Дүрт рəкəгать фарыз

1-нче рəкəгатьтə «Сəнə догасы», əгузү-бисмиллəһ əйткəч, «Фатиха» сүрəсе һəм Коръəннəн берничə аять яки сүрə (мəсəлəн, «Кəүсəр» сүрəсен) укыйбыз да, бер рөкугъ һəм ике сəҗдə кылабыз.

2-нче рəкəгатьтə Торып баскач, бисмиллəһне əйтеп, «Фатиха» сүрəсен һəм бер кыска сүрəне (мəсəлəн, «Ихлас» сүрəсен) укыйбыз, бер рөкүгъ, ике сəҗдə кылгач, утырып «Əттəхиййəт»не укыгач, өченче рəкəгатькə торабыз.

3-нче рəкəгатьтə Бисмиллəһне əйтеп, «Фатиха»

сүрəсен укыйбыз, бер рөкүгъ, ике сəҗдə кылгач, дүртенче рəкəгатькə торабыз.

4-нче рəкəгатьтə Бисмиллəһне əйтеп, «Фатиха»

сүрəсен укыйбыз, бер рөкүгъ, ике сəҗдə кылгач, утырып «Əттəхиййəт» белəн «Салават»ны, Раббəнə догасын укыйбыз да, ике якка сəлам биреп, сəлам догасын укыйбыз.

 

Ике рəкəгать сөннəт

1-нче рəкəгатьтə «Сəнə догасы», əгузү-бисмиллəһ əйткəч, «Фатиха» сүрəсе һəм Коръəннəн берничə аять яки сүрə (мəсəлəн, «Кəүсəр» сүрəсен) укыйбыз да, Бер рөкугъ һəм ике сəҗдə кылабыз.

2-нче рəкəгатьтə Торып баскач, бисмиллəһне əйтеп, «Фатиха» сүрəсен һəм бер кыска сүрəне (мəсəлəн, «Ихлас» сүрəсен) укыйбыз, бер рөкүгъ, ике сəҗдə кылгач, утырып «Əттəхиййəт» белəн «Салават»ны, Раббəнə догасын укыйбыз да, ике якка сəлам биреп, сəлам догасын укыйбыз.

 

 

ИКЕНДЕ НАМАЗЫ

Дүрт рəкəгать фарыз

1-нче рəкəгатьтə «Сəнə догасы», əгузү-бисмиллəһ əйткəч, «Фатиха» сүрəсе һəм Коръəннəн берничə аять яки сүрə (мəсəлəн, «Кəүсəр» сүрəсен) укыйбыз да, бер рөкугъ һəм ике сəҗдə кылабыз.

2-нче рəкəгатьтə Торып баскач, бисмиллəһне əйтеп, «Фатиха» сүрəсен һəм бер кыска сүрəне (мəсəлəн, «Ихлас» сүрəсен) укыйбыз, бер рөкүгъ, ике сəҗдə кылгач, утырып «Əттəхиййəт»не укыгач, өченче рəкəгатькə торабыз.

3-нче рəкəгатьтə Бисмиллəһне əйтеп, «Фатиха»

сүрəсен укыйбыз, бер рөкүгъ, ике сəҗдə кылгач, дүртенче рəкəгатькə торабыз.

4-нче рəкəгатьтə Бисмиллəһне əйтеп, «Фатиха»

сүрəсен укыйбыз, бер рөкүгъ, ике сəҗдə кылгач, утырып «Əттəхиййəт» белəн «Салават»ны, Раббəнə догасын укыйбыз да, ике якка сəлам биреп, сəлам догасын укыйбыз.

 

АХШАМ НАМАЗЫ

Өч рəкəгать фарыз

1-нче рəкəгатьтə «Сəнə догасы», əгузү-бисмиллəһ əйткəч, «Фатиха» сүрəсе һəм Коръəннəн берничə аять яки сүрə (мəсəлəн, «Кəүсəр» сүрəсен) укыйбыз да, Бер рөкугъ һəм ике сəҗдə кылабыз.

2-нче рəкəгатьтə Торып баскач, бисмиллəһне əйтеп, «Фатиха» сүрəсен һəм бер кыска сүрəне (мəсəлəн, «Ихлас» сүрəсен) укыйбыз, бер рөкүгъ, ике сəҗдə кылгач, утырып «Əттəхиййəт»не укыгач, өченче рəкəгатькə торабыз.

3-нче рəкəгатьтə Бисмиллəһне əйтеп, «Фатиха» сүрəсен укыйбыз, бер рөкүгъ, ике сəҗдə кылгач, утырып «Əттəхиййəт» белəн «Салават»ны, Раббəнə догасын укыйбыз да, ике якка сəлам биреп, сəлам догасын укыйбыз.

 

Ике рəкəгать сөннəт

1-нче рəкəгатьтə «Сəнə догасы», əгузү-бисмиллəһ əйткəч, «Фатиха» сүрəсе һəм Коръəннəн берничə аять яки сүрə (мəсəлəн, «Кəүсəр» сүрəсен) укыйбыз да, бер рөкугъ һəм ике сəҗдə кылабыз.

2-нче рəкəгатьтə Торып баскач, бисмиллəһне əйтеп, «Фатиха» сүрəсен һəм бер кыска сүрəне (мəсəлəн, «Ихлас» сүрəсен) укыйбыз, бер рөкүгъ, ике сəҗдə кылгач, утырып «Əттəхиййəт» белəн «Сала



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-05-16 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: