Кушымчалар: -ем – ясагыч,




Китап

1. Китап [ки-тап], 1нче иҗек – ачык, 2нче иҗек – ябык.

2. Басым 2нче иҗеккә төшә.

3. Сүздә 5 хәреф бар: к, и, т, а, п; 5 аваз бар:[к], [и],[т], [а], [п]

4. Сузык авазлар: [и] – алгы рәт (нечкә), югары күтәрелешле, иренләшмәгән

[а] – арткы рәт (калын), түбән күтәрелешле, иренләшмәгән.

Сүз сингармонизм законына буйсынмый.

5. Тартыклар: [к] –саңгырау, саф йомык, тел арты тартыгы

[т] – саңгырау, саф йомык, тел-теш тартыгы

[п] – саңгырау, саф йомык, ирен-ирен тартыгы

6. Сүзнең әйтелеше белән язылышы туры килә.

Төнге

1. Төнге [төң-гө], 1 нче иҗек – ябык, 2 нче иҗек – ачык.

2. Басым икенче иҗеккә төшә.

3. Сүздә 5 хәреф бар: т, ө, н, г, е; 5 аваз бар: [т], [ө], [ң], [г], [ө]

4. Сузык авазлар: [ө], [ө] – алгы рәт (нечкә), урта күтәрелешле, иренләшкән.

Сүз сингармонизм законының рәт һәм ирен гармониясенә буйсына.

5. Тартыклар: [т] – саңгырау, саф йомык, тел-теш тартыгы,

[ң] – яңгырау, ярымйомык, кече тел тартыгы,

[г] – яңгырау, саф йомык, тел арты тартыгы.

6. Сүзнең әйтелеше белән язылышы туры килми:

1) ирен гармониясе күзәтелә е - [ө],

2) тел арты охшашлануы (ассимиляциясе) күзәтелә [н]// [ң].

Гамьсез

1. Гамьсез [гъәм-сэс], 2 иҗек тә ябык.

2. Басым 2нче иҗеккә төшә.

3. Сүздә 6 аваз бар: [гъ], [ә], [м], [с], [э], [с]; 7 хәреф бар: г, а, м, ь, с, е, з

4. Сузык авазлар: [ә] – алгы рәт (нечкә), иренләшмәгән, түбән күтәрелешле, кыска сузык,

[э] - алгы рәт (нечкә), иренләшмәгән, урта күтәрелешле, кыска сузык.

5. Тартыклар: [г ъ] – яңгырау, кече тел тартыгы,

[м]- яңгырау, ирен-ирен тартыгы,

[с], [с]- саңгырау, тел-теш тартыгы.

6. Сүзнең әйтелеше белән язылышы туры килми:

1. г хәрефе –[г ъ]

2. а хәрефе - [ә]

3. з хәрефе - [с]

Лексик анализ ясау тәртибе

1. Сүзнең мәгънәсенә бәйле төшенчәләр ачыклана: төп (лексик) мәгънәсе, туры яки күчерелмә мәгънәдә кулланылуы, бер яки күп мәгънәле булуы әйтелә; омонимы, синонимы, антонимы булу-булмавы ачыклана.

2. Килеп чыгышы ягыннан төре билгеләнә.

3. Кулланылыш өлкәсе күрсәтелә.

4. Кулланылыш дәрәҗәсе аңлатыла.

5. Тикшерелә торган сүз белән фразеологизмнар төзеп булу-булмавы искәртелә.

Үрнәкләр

Бәхет

1. Иң көчле һәм тулы канәгатьлек хисен белдерә.

Туры – бәхет яулау, күчерелмә – бәхет йолдызы – мәгънәләрдә кулланыла.

Күп мәгънәле сүз: бәхет басу, бәхет ишеге ачылу, бәхет эзләү һ.б.

Омонимы юк, синонимнары – сәгадәт, бәхет-сәгадәт, антонимы – бәхетсезлек.

2. Килеп чыгышы буенча – фарсы сүзе.

3. Кулланылыш өлкәсе буенча – гомумхалык сүзе.

4. Актив кулланылышта йөри.

5. Фразеологик әйтелмәләр төзи: бәхет басу, бәхете йоклаган (кеше), бәхетенә кырау тию, бәхет кошын кулдан ычкындыру.

Фигыль

1. Эш, хәрәкәт, гамәл мәгънәсендә йөри.

Туры мәгънәдә (яман фигыльләр кылу) кулланыла.

Күчерелмә мәгънәдә характер, холык төшенчәсен белдерә (кешенең фигылен сынау)

Омонимы –фигыль – сүз төркеме атамасы. Синонимы һәм антонимы юк.

2. Килеп чыгышы буенча – гарәп теле сүзе.

3. Кулланылыш өлкәсе буенча – гомумхалык сүзе, омонимы лингвистик термин буларак очрый.

4. Пассив кулланыла, омонимы тел белемендә актив кулланылышта.

5. Фразеологик әйтелмәләрдә очрамый.

Сүз төзелешен һәм ясалышын тикшерү тәртибе

1. Тикшереләсе сүз җөмләдән аерып алына.

2. Сүзнең тамыры билгеләнә.

3. Сүздәге кушымчалар һәм аларның төрләре күрсәтелә.

4. Сүзнең нигезе һәм аның төре билгеләнә. Ясалма булганда, ысулы күрсәтелә.

Үрнәкләр

Алмагачларны

1. Сүз ике тамырдан – алма+агач ы – тора. Тамырдаш сүзләр: алмагачлы, алмагачсыз, алмагачтай.

2. Кушымчалар: - лар – күплек сан һәм модальлек кушымчасы,

-ны – төшем килеше һәм бәйләгеч кушымча.

3. Сүз ясалма нигезле, кушылу ысулы (синтаксик юл) белән ясалган.

Алма-гач-лар-ны

Киемнәрен

1. Сүзнең тамыры – ки, тамырдаш сүзләр: киемле, киемсез, киемлек.

Кушымчалар: -ем – ясагыч,

-нәр – исемдә күплек сан һәм модальлек кушымчасы,

-е – III зат берлек сандагы тартым һәм бәйләгеч кушымча,

-н – төшем килеше һәм бәйләгеч кушымча.

3.Сүз ясалма нигезле, сүз ясагыч кушымча ялгану ысулы (морфологик юл) белән ясалган.

Ки-ем-нәр-е-н

Аңлаткаламагансыз

1. Сүзнең тамыры – аң, тамырдаш сүзләр: аңлы, аңсыз, аңлылык.

2. Кушымчалар: -ла – сүз ясагыч,

-т – йөкләтү юнәлеше һәм модальлек кушымчасы,

-кала – кабатлану дәрәҗәсе һәм модальлек кушымчасы,

-ма – юклык һәм модальлек кушымчасы,

-ган – үткән заман хикәя фигыль һәм модальлек кушымчасы,

-сыз – II зат күплек сан һәм бәйләгеч кушымча.

3. Сүз ясалма нигезле, сүз ясагыч кушымча ялгану ысулы (морфологик юл) белән ясалган.

Аң-ла-т-кала-ма-ган-сыз

Морфологик анализ ясау (сүз төркемнәрен тикшерү)

Исемнәрне тикшерү тәртибе

1. Сүз төркеме билгеләнә.

2. Мәгънә төркемчәсе күрсәтелә (уртаклык яки ялгызлык исем).

3. Саны, тартым белән төрләнү-төрләнмәве, килеше билгеләнә.

4. Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.

5. Ясалышы буенча төре күрсәтелә.

Үрнәкләр

Ул әле хәзер дә, балаларын юксынып, болыннарга, иген басуларына чыга...(Г.А.)

Балаларын – уртаклык исем, күплек санда, 3нче зат берлек сандагы тартым белән төрләнгән, төшем килешендә, аерымланган сәбәп хәле составында килгән, тамыр сүз.

Болыннарга – уртаклык исем, күплек санда, тартым белән төрләнмәгән, юнәлеш килешендә, кая? соравына җавап бирә, урын хәле булып килгән, тамыр сүз.

Иген – уртаклык исем, берлек санда, тартым белән төрләнмәгән, баш килештә, кайсы? соравына җавап бирә, аергыч булып килгән, ясалма сүз.

Басуларына – уртаклык исем, күплек санда, 3нче зат тартым белән төрләнгән, юнәлеш килешендә, кая? соравына җавап бирә, урын хәле булып килгән, тамыр сүз.

Исемләшкән сүз төркемнәрен тикшерү тәртибе

1. Сүз төркеме билгеләнә.

2. Мәгънә төркемчәсе күрсәтелә.

3. Исемләшкән булуы искәртелгәч, саны, тартым белән төрләнү-төрләнмәве, килеше билгеләнә.

4. Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.

5. Ясалышы буенча төре күрсәтелә.

Үрнәкләр

Ике дөньям – ике елгам беткән бергә чолганып; берсе – шигърият дөньясы, икенчесе – чынбарлык. Ф.Я.)

Берсе – исемләшкән микъдар саны, берлек санда, 3нче зат тартым белән төрләнгән, баш килештә, җөмләдә ия була, тамыр сүз.

Икенчесе – исемләшкән тәртип саны, берлек санда, 3нче зат тартым белән төрләнгән, баш килештә, җөмләдә ия була, тамыр сүз.

Сыйфатларны тикшерү тәртибе

1. Сүз төркеме билгеләнә.

2. Мәгънә төркемчәсе күрсәтелә.

3. Исемләшкәндә, саны, тартым белән төрләнү-төрләнмәве, килеше билгеләнә.

4. Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.

5. Ясалышы буенча төре күрсәтелә.

Үрнәкләр

Дәртле кояш уяткандай, бөтен җан ияләрендә эшлекле хәрәкәт, куанычлы ыгы-зыгы башланды. (Ә.Е.)

Дәртле – асыл сыйфат, гади дәрәҗәдә, нинди? соравына җавап бирә, җөмләдә аергыч булып килгән, ясалма сүз.

Рәвешләрне тикшерү тәртибе

1. Сүз төркеме билгеләнә.

2. Мәгънә төркемчәсе күрсәтелә.

3. Исемләшкәндә, саны, тартым белән төрләнү-төрләнмәве, килеше билгеләнә.

4. Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.

5. Ясалышы буенча төре күрсәтелә.

Үрнәкләр

Х.Туфан – җир тормышын йөрәгенә үтә якын кабул итүче шагыйрь. (Н.Ю.)

Үтә якын – урын рәвеше, артыклык дәрәҗәсендә, ничек? соравына җавап бирә, җөмләдә хәл булып килә, тамыр сүз.

Саннарны тикшерү тәртибе

1. Сүз төркеме билгеләнә.

2. Мәгънә төркемчәсе күрсәтелә.

3. Исемләшкәндә, саны, тартым белән төрләнү-төрләнмәве, килеше билгеләнә.

4. Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.

5. Ясалышы буенча төре күрсәтелә.

Үрнәкләр

Авылның унҗиде кешесе кул күтәреп ризалык биргән. (И.Г.)

Унҗиде – микъдар саны,ничә? соравына җавап бирә,җөмләдә аергыч булып килә, кушма сүз.

Алмашлыкларны тикшерү тәртибе

1. Сүз төркеме билгеләнә.

2. Мәгънә төркемчәсен истә тотып, саны, тартымы һәм килеше, дәрәҗәсе, исемләшүе һ.б. билгеләре күрсәтелә.

3. Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.

4. Ясалышы буенча төре күрсәтелә.

Үрнәкләр

Мин бик озакка сузылган шушы озын язманың ахырына якынлашып киләм. (Ә.Е.)

Мин – зат алмашлыгы, 1нче затта, берлек санда, баш килештә, кем? соравына җавап бирә, җөмләдә ия булып килгән, тамыр сүз.

Шушы – күрсәтү алмашлыгы, кайсы? соравына җавап бирә, җөмләдә аергыч була, тамыр сүз.

Фигыльләрне тикшерү тәртибе

1. Фигыльнең затланышлы яки затланышсыз булуы, аның мәгънә төркемчәсе билгеләнә.

2. Юнәлеше, дәрәҗәсе, барлык-юклык формасы күрсәтелә. Төркемчәсенә карап, заманы, зат-саны билгеләнә. Исем һәм исемләшкән сыйфат фигыльнең саны, тартымы һәм килеше аңлатыла.

3. Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.

4. Ясалышы буенча төре күрсәтелә.

Үрнәкләр

Урман артыннан мәйданга көрәшергә чыга торган егет кебек тулып килә торган ай чыкты.(Г.И.)

Көрәшергә – инфинитив, затланышсыз, төп юнәлештә, барлыкта, нинди максат белән?соравына җавап бирә, җөмләдә максат хәле була, тамыр сүз.

Чыга торган – сыйфат ф., затланышсыз, төп юнәлештә, барлыкта, хәзерге заманда, нинди?соравына җавап бирә, җөмләдә аергыч була, ясалма сүз.

Тулып килә торган - сыйфат ф., затланышсыз, төп юнәлештә, барлыкта, хәзерге заманда, нинди?соравына җавап бирә, җөмләдә аергыч була, ясалма сүз.

Чыкты – хикәя ф., затланышлы, төп юнәлештә, барлыкта, билгеле үткән заманда, 3нче зат берлек санда, җөмләдә хәбәр була, тамыр сүз.

Аваз ияртемнәрен тикшерү тәртибе

1. Сүз төркеме билгеләнә.

2. Мәгънә төркемчәсе күрсәтелә.

3. Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.

4. Ясалышы буенча төре күрсәтелә.

Үрнәкләр

Урап-урап, карлар күмә кышның озын юлларын,

Чың-чың итә, җил тузгыта җиз кыңгырау моңнарын. (Ә.А.)

Чың-чың(итә) – аваз ияртеме, тавыш тасвиры, ярдәмче фигыль белән хәбәр составында килгән, парлы сүз.

Хәбәрлек сүзләрне тикшерү тәртибе

1. Сүз төркеме билгеләнә.

2. Хәбәрлек сүздә булган исемнәрнең яки фигыльләрнең күрсәткечләре аңлатыла.

3. Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.

Үрнәкләр

Әйе, сугыш алып килгән авырлыкларны онытасы юк картның. (Ә.Е.)

(Онытасы) юк – хәбәрлек сүз, эш-хәлнең үтәлмәвен белдерә, хәбәр була.

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләрне тикшерү тәртибе

1. Сүз төркеме билгеләнә.

2. Бәйлекләрнең үзләреннән алда килгән сүздән кайсы килешне таләп итүләре, иярүче һәм ияртүче сүзләр арасында нинди мәгънә мөнәсәбәте урнаштырулары буенча төре әйтелә.

3. Бәйлек сүздәге тартым һәм килеш формалары күрсәтелә.

4. Нинди җөмлә кисәге булуы әйтелә.

Үрнәкләр

Әтәчнең келәт астыннан чыгуын күрүгә, малай читәнгә таба тартылды. (А.Г.)

(Келәт) астыннан (чыгуын) – бәйлек сүз, 3нче зат берлек сандагы тартым белән төрләнгән, чыгыш килешендә, каян? соравына җавап биргән урын хәле составында килә.

(Читәнгә) таба (тартылды) – юнәлеш килешен таләп итүче бәйлек, иярүче һәм ияртүче сүзләр арасында урын мәгънәсен барлыкка китерә, кая? соравына җавап биргән урын хәле составында килә.

Теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләрне тикшерү тәртибе

1. Сүз төркеме билгеләнә.

2. Теркәгечнең төркеме һәм төркемчәләре әйтелә.

3. Теркәгеч сүзнең формалары күрсәтелә.

4. Җөмләдә ни өчен кулланылуы әйтелә.

Үрнәкләр

Әйбәт иде аның шигырьләре, гади генә язылган кебек, әмма бик үтемле иде. (Ә.Е.)

Әмма – тезүче, каршы куючы теркәгеч, тиңдәш кисәкләрне бәйли.

Кемнең эше бар, шуның ашы бар. (Мәкаль)

Кемнең... шуның – теркәгеч сүзләр, иялек килешендә, аналитик иярчен аергыч җөмләне баш җөмләгә бәйлиләр, аергыч булып киләләр.

Модаль мәгънәле сүзләрне

(кисәкчәләр, ымлыклар, модаль сүзләр) тикшерү тәртибе

1. Сүз төркеме билгеләнә.

2. Мәгънә төркемчәләре билгеләнә.

3. Җөмләдә ни өчен кулланылуы әйтелә.

Үрнәкләр

Ай инде югары ук күтәрелгән һәм баягы кебек кып-кызыл түгел.(И.Г.)

Ук – көчәйткеч кисәкчә.

Кып- - көчәйткеч кисәкчә, сыйфатта артыклык дәрәҗәсен ясый.

Түгел – инкяр кисәкчәсе.

Рәхмәт, дустым, салкын чишмә төсле татлы сүзең җанга көч бирде. (М.Җ.)

Рәхмәт – ымлык, әдәплелекне белдерә торган сүз.

Кызлар, чеметә-чеметә, мине, ахры, киметә: кирелегем дә бетә, эрелегем дә бетә. (А.Н.)

Ахры – кереш сүз, ихтималлыкны белдерә.

Дә – көчәйткеч кисәкчә.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-07-29 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: