Яшел болыннарда тугайларда




Пугачау

Пугачау патша бар диләр,

Постау бишмәтләре тар диләр,

Җаек та буе яу җирләрен

Айкап та йөргән шул диләр.

Пугачау патшаны күрсә идең,

Алларыннан буй бөгеп узса идең,

Аргамак менеп, дан тотып,

Җаек яуларында йөрсә идең.

Пугачау явы

Олы гына юлның тузаны,

Бөркелеп тә килгән яу бугай;

Олы гына юлдан ду китереп

Эркелеп тә килгән яу бугай.

Олы гына юлның тузаны,

Чаң бөркетеп гаскәр узганы;

Пугачау ла патша үз дошманын

Куй-сарыктай итеп кырганы.

Алда гына торган Петр тавы,

Петр тавы – ирек, җир тавы;

Шуннан узган Казан ягына

Ил шаулатып Пугачау явы.

Салават

Салават ничә яшендә,

Кара камчат бүрке башында;

Болгадир булган шул Салават

Утыз гына ике яшендә.

Яланда гына җирнең үртәне,

Тошап кына җибәр буянны;

Болгадир булган шул Салават

Күп забуткайларны үтәде.

Яланда гына җирнең тугае,

Сызгырса да чыкмый тургае;

Бер бәлаләргә дучар булгач,

Һич тә генә чыкмый уңае.

Кыздыра көннең сывыгы,

Сагындыра юлның ерагы;

Кайчан да булса янар микән

Кара бәхетемнең чырагы.

Бәхтияр

Бәхтияр егет ир имеш,

“Буем бирмәм”, – дигән имеш,

Армияләре таралгач,

“Ходаем орды”, – дигән имеш.

¨БАТЫШ ҖЫРЫ

Йөгерә лә куян, әй йөгерә,

Мамык тиң ләй йонын туздыра;

Бәхетләре тигез, пар килгәннәр,

Әй җаный гынам сылуым,

Шатлык белән гомерен уздырай.

 

Чобыр ла чобыр тамчы, ай, тамар,

Тамчылары сары май кебек;

Кеше күзләренә сулган ай күк,

Әй җаный гынам сылуым,

Үз күзләремә тулган ай кебек.

 

Сандыккайларым сайлый – сайлый,

Истән чыкмый, әй, аның бөтәни;

Эчкенәйләрем ут күк яна,

Әй җаный гынам сылуым,

Тышка чыкмый да аның төтени.

 

Шәмшәрифләр дигән, әй, шәһәрдә

Кич ахшамсыз капкалар ябылмый;

Бәнем лә сөйгән и дустым дай,

Әй җаный гынам сылуым,

Миллион сумлык бирсәм дә табылмый.

 

¨БАУЛЫ

Н.Арсланов сүзләре,

З.Хабибуллин көе

Гармуныңны уйнап җибәр,

Кызлар җырлыйбыз, диләр,

Бураучы егетләр килгән,

Җырны тыңлыйбыз диләр.

 

Кушымта:

Ай-ли, баулылар,

Һәр эштә мактаулылар.

Ай-ли, баулылар,

Һәр эштә мактаулылар.

 

Ялтырый ягыл нурлары

Гармунның телләрендә,

Айсыз булса а бик якты

Шул Баулы төннәрендә.

Кушымта.

 

Ерак-еракларга ага,

Баулының нефтләре, -

Җир астыннан алтын таба

Кызлары, егетләре.

Кушымта.

 

Яңгырап тосын җырардан

Баулының урамнары,

Яшь кызларның, егетләрнең

Баулыда уңганнары.

Кушымта.

¨БАШ ИИК

Н.Касыйм сүзләре,

З.Хәйретдин көе

 

¨БАШКА БЕРНИ ДӘ КИРӘКМИ

С.Хәким сүзләре,

М.Мозаффаров көе

Туып-ускән шушы җирнең ямен

Алыштырмый икән хичнәрсә.

 

Башка бер ни дә кирәкми,

Үзем чапкан печәннәрне

Бер туйганчы иснәсәм.

 

Миңа гына шулай тоела микән

Бөтен рәхәтләре соң аның?

 

Башка берни дә кирәкми,

Үзем тапкан чишмәләрнең

Ятып эчсәм суларын.

 

Үзләре дә зәңгәр дулкын-дулкын,

Ул үрләрнең чиге кайда соң?

 

Башка берни дә кирәкми,

Дусларның мин гомерем буе

Тойсам җылы карашың.

¨БАШКОРТ ТАТАРЛАРЫ

сүзләре,

көе

 

¨БАШ ӨСТЕНДӘ КАРА БОЛЫТ

Н.Әбүбәкиров сүзләре,

С.Чуганаев көе

 

¨БАЯНЫМА КУШЫЛЫП ҖЫР СУЗАМ

Э.Мөэминова сүзләре,

Р.Галләмова көе

Төн тынлыгын ярып баян уйныйм,

Тавышы ерак яңгырап китсен дип.

Баян чыңы, минем сагыну җыры

Тәрәзәңне барып чиртсен дип.

 

Баяныма кушылып җыр сузам,

Җырым аша сиңа кул сузам.

 

Төн тынлыгын ярып баян уйныйм,

Хисләремне кушам моңына.

Әйтелмичә калган сүзләремне

Аңларсыңмы икән җырымнан.

 

Җырлый-җырлй баяным тартам,

Уйнап-җырлап күңел юатам.

 

Таң алдыннан моңлы җыр ишетсәң,

Ераклардан, таулар артыннан,

Мин булырмын сине сагынучы,

Уятучы татлы йокыңнан.

 

Тавышымнан, бәлки, танырсың,

Танырсың да искә алырсың.

 

¨БАЯНЧЫҖЫРЫ

сүзләре,

көе

 

¨БЕЗ БЕРГӘ БИТ ИНДЕ

М.Мостафин сүзләре,

А.Хәмидуллин көе

Яшьлекнең яшендәй яшьнәгән еллары

Мәңгелек мәхәббәт даулады.

Хисләрнең ташудай ташыган кичендә

Йөрәкләр бер-берсен яулады.

Кушымта:

Гомерләр төшлеге...

Узды шул яшьлеге...

Киләчәк ничектер – билгесез.

Язмышлар ярында, мин синең яныңда,

Мин синсез, син минсез – бәхетсез.

 

Сөрмәле күзләрең, ягымлы сүзләрең,

Сөйкемле сөягең янына,

Гөлләрнең гөле дә -

Нәзберек сөмбел дә -

Яз саен кайта бит, сагына.

Кушымта.

Чәчләрең чаларгач,

Хәтерләр яңаргач,

Юксыынма үткәннәр хакында.

Без бергә бит инде,

Пар канат шикелле,

Мин синең, син минем янымда.

Кушымта.

¨БЕЗ БУ ДӨНЬЯДА КУНАК КЫНА

сүзләре,

көе

 

¨БЕЗГӘ ДӨНЬЯ ДӘШӘ

Ф.Сафин сүзләре,

Р.Гатауллин көе

Яну-дөрләү, уйнау-көлү туган үскән якта,

Үзе бәхет икән җырлау, дустым, синең хакта.

Шаяр әле, уйна әле, елмай әле тагын.

Күңелеңә күзләремнән нурлар җыяр чагың.

 

Юлларыңа гөлләр генә сибәр чак минем дә,

Икәү бергә барый әле иңне куеп иңгә.

Бүгенге кич ник матур дип, безгә дөнüя дәшә,

Дөнüя матур, шундый матур, чөнки без янәшә!

 

Безнең күңел назлап туймый туган-үскән якны,

Сөйләр сүзләр бетмәс инде таңга чаклы!

Яву-дөрләү, уйнау-көлү, - безнең туган якта,

Үзе бәхет икән җырлау, дустым, синең хакта.

¨БЕЗ ГӨЛЛӘР

Р.Миңнуллин сүзләре,

Р.Курамшин көе

 

¨БЕЗ ИДЕК

сүзләре,

көе

 

¨БЕЗ ИКӘҮ БӘХЕТЛЕРӘК

сүзләре,

көе

 

¨БЕЗ ЙӨРГӘН ЮЛЛАРДА

С.Сөләйманова сүзләре,

Р.Яхин көе

Иртәнге ай йөзе,

Аксыл юллар алда.

Ак юрган астында

Басу-кырлар ялда.

Кушымта:

Иртәнге җилләрдә

Мин чыгам кырларга

Җирнең сулышын тыңларга.

 

Тирәннән яктыга кара елга ага,

Без менгән үрләргә

Кайнар эзләр кала.

Кушымта:

Иртәнге җилләрдә

Мин чыгам кырларга

Нурла өстәргә юлларга.

 

Без йөргән юлларда

Алтын фонтан ага.

Без булган җирләрдә

Матур җырлар арта.

Кушымта:

Иртәнге җилләрдә

Мин чыгам кырларга

Дуслар шатлыгын җырларга.

¨БЕЗ КАБЫЗГАН УТЛАР

К.Тинчурин сүзләре,

С.Сәйдәшев көе

Без кабызган утлар сүнмәс алар

Сүнмәс алар һәтәр җилләрдә

Эх без кабызган утлар якты янар

Якты янар һәрбер җирләрдә

 

Без кичә алмаган юк кара урман

Без җиңә алмаган дошман тумаган

Безнең байраклар котлыйлар алар

Котлыйлар алар хезмәт бәйрәмен

Эш өстендә гөрләп үсәбез

Батырларны алга илтәбез

Чыныккан якты кояштай

Без үсәбез ныгып шулай

Үсәбез үсәбез үсәбез

 

Без кабызган утлар сүнмәс алар,

Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә.

Без кабызган утлар якты янар,

Якты янар хезмәт илендә.

 

Безнең бакчалар чәчәк аталар,

Чәчәк аталар ил күрке өчен.

Безнең теләкләр уттай яналар,

Уттай яналар зур әмәл өчен.

Безнең байраклар котлыйлар алар,

Котлыйлар алар хезмәт бәйрәмен.

Эш өстендә гөрләп үсәбез,

Гасырларны елда үтәбез.

Чыныккан якты корычтай,

Без үсәбез ныгып шулай,

Үсәбез, үсәбез, үсәбез!..

¨БЕЗ КЕРЕРБЕЗ БӘХЕТ ЯЗЫНА

сүзләре,

көе

 

¨БЕЗНЕҢ АВЫЛ

сүзләре,

көе

Уйна тальян гармуныңны,

Яшьлек әрәм узмасын шул,

Моңсызлар да бер моңлансын,

Йөрәкләре сызлансын.

 

Уйна тальян гармуныңны,

Телләре батмасын шул,

Уят үзәкләрен өзеп,

Кызлар өоклап ятмасын.

 

Уйна талҗян гармуныңны

Безнең авыл көенә,

Тәрәз саен моңнар тулып

Керсен авыл көенә.

 

Уйна талҗян гармуныңны,

Егетләр җырлап үтсен шул,

Туган авылыннан киткәннәр

Ишетсә, яшен түксен.

¨БЕЗНЕҢ АВЫЛ КӨЕ

Татар халык җыры

Алтын-сары чәчләреңне

Син тарарсың, мин үрмәм /шул/.

Менеп тауга, басып ташка

Син карарсың — мин күрмәм.

 

Ай янында якты йолдыз,

Ай туды, син бат инде.

Чит җирләрдә озак йөрдең,

Бик сагындым, кайт инде.

 

Зәңгәр чәчәк ата торган

Гөлләр дә була икән /шул/.

Дөнья булгач, бик сагынган

Көннәр дә була икән.

 

Быел килгән сахра кошның

Агы-күге бар микән /шул/.

Узган гомер хисап түгел,

Алда гомер бар микән?..

¨БЕЗНЕҢ АВЫЛ КӨЕ

Татар халык җыры

Алтын-сары чәчләреңне

Син тарарсың, мин үрмәм (шул).

Менеп тауга, басып ташка

Син карарсың – мин күрмәм.

 

¨БЕЗНЕҢ АПАС

Г.Зәйнәшева сүзләре

Ш.Тимербулатов көе

Йолдызлар да яктырак янадыр

Зәңгәр күкле Апас ягында

Ямüле безнең Апас, Зөя суы

Язсын ярсып аккан чагында.

Кушымта:

Зөя суы дулкын-дулкын,

Сулар дулкынлы булсын

Сулар кебек дулкынланып

Кырларда иген уңсын

Зөя суы буйларында

Гөлбакча син, АПАСЫМ!

Туган якка язлар килгәч

Күкрәп чәчәк атасың.

“Кыз тавы” дигән бер бик борынгы

Серле тау бар Апас ягында

Мәхәббәтең артыр туган якка

Җиләк җыйсаң шул Кыз тавында

Челтер, челтер аккан чишмә кебек

Сикереп чыгып ап

¨БЕЗНЕҢ БАСУДА

Г.Насрый сүзләре,

З.Хәбибуллин көе

Эх, безнең басуның

Яланында җиләкләр.

Таңнан торып сабан сөрә

Алтын куллы егетләр.

Егетләрнең егетләре,

Арслан кебекләре.

 

Эх, безнең басуның

Күлләрендә кондыз бар,

Йөгрә-йөгрә көлтә бәйли

Ьилдән җитез яшь кызлар,

Яшь кызларның уңганнары,

Сынатмый торганнары.

 

Эх, безнең басуның

Тугаенда камышлык.

Уңыш өчен керәшкәндә,

Иркәм белән таныштык;

Җәен үзара ярыштык.,

Ә көз көне кавыштык.

¨БЕЗНЕҢ БЕЛӘН БИЕГЕЗ

сүзләре,

көе

 

¨БЕЗНЕҢ БУЫН

М.Галиев сүзләре,

С.Садыкрва көе

Сабан туйда, көрәш барган мәйданнардан

Сугыш җиле әтиләрне йолкып алган.

Сөлгеләре яшел чирәм өсләрендә

Яраланган аккош кебек ятып калган.

 

Яраланган илләр байрак үпкән чакта,

Фанфаралар кояшкача сузылганда,

Җырлаганда җиңү җырын бер сулыштан,

Без туганбыз — сугыш тынган.

Сугыш тынган. Әтиләрнең сафларына соңарганбыз,

Ләкин яңа көрәшләргә үз вакытында туганбыз,

 

Без туганбыз.

¨БЕЗНЕҢ БӘЙРӘМ

Н.Арысланов сүзләре,

З.Хәбибуллин көе

Ерак калды давыл,

Күкрәп үтте яулар...

Шаулар безнең җиңү,

Мәңгелеккә шаулар!

 

Бөтен тирә-якта

Бүген әйлән-бәйлән:

Кара көннәр артта,

Якты безнең бәйрәм,

Якты безнең бәйрәм!

 

Бәйрәм итә бүген

Дуслык теләгәннәр.

Сугыш күрмәсеннәр,

Сугыш күрмәгәннәр.

 

Әйлән әйдә, дөнья,

Тынычлыкка әйлән!

Дөнья халкы, тыңла:

Бүген бездә бәйрәм,

Бүген бергә бәйрәм1

 

Җиңү хөрмәтенә

Күтәр бәйрәм котлап!

Безнең бокаллардан

Дөнья торсын чыңлап!

 

Ләйсән булып төште

Безгә бүген бар ямь, —

Язның үзе төсле

Матур безнең бәйрәм,

Матур безнең бәйрәм!

¨БЕЗНЕҢ ИЛ

Халык җыры

Башларыма кигән эшләпәмнең

Сиксән сигез икән өлгесе;

Килгәннәрдән бирле карап торам:

Сез икәнсез дөнья көзгесе.

 

Кушымта:

Безнең ил — уйнар, көлер җир лә,

Безнең ил — сандугач сайрар җир!

 

Алма бакчаларына, һай, керәем,

Матур кызлар алма җыядыр;

Йөзләрегез якты, сүзегез татлы,

Күңелкәем сезне сөядер.

Кушымта.

Салкын чишмәләргә чиләк куйдым,

Мәлдер генә мәлдер тулсын, дип;

Сезлөр моңайганга без җырлыйбыз,

Күңелкәйләрегез булсын, дип.

Кушымта.

¨БЕЗНЕҢ КӨЙ

Халык җыры

Үләннәргә чыклар төшеп,

Юа былбыл эзләрен.

Һушларымны ала язды

«Сөям» дигән сүзләрең.

 

Урман эчләрендә чишмә, —

Былбыл кунган ташына.

Сөюләрең чыннан булса,

Мин ризамын барсына.

 

Кара урман эчләренә

Кердем урау юллардан.

Ни күрсәк тә аерылмасын

Кулларыбыз куллардан.

 

Юл буйлары кара шомырт, —

Җимешләре җирләрдә.

Бәгърем, бергә булсак иде

Без алдагы көннәрдә.

 

Шомырты кара булса да,

Ак була чәчәкләре.

Ак шомырт чәчәкләредәй

Булсын киләчәкләре.

¨БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛ

Э.Шаоифуллина сүзләре,

И.Закиров көе

Безнең күңел нигә моңлы икән,

Безнең күңел ничә кыллы икән? —

Онтыласы иде тын калып.

Гарасатка кереп югалмыйча,

Гөнаһларга гына уралмыйча,

Бәхет йөрсә икән юл ярып.

 

Безнең күңел нигә моңлы икән,

Безнең күңел ничә кыллы икән? —

Ду купканнар шашкын хисләрем.

Чыгымчылап чапкан ярсу тайдай,

Дулкыннарга кунган моңсу айдай,

Ярсу яки моңсу кичләрем.

 

Безнең күңел нигә моңлы икән,

Безнең күңел ничә кыллы икән? —

Кушылырга сайрар кош кирәк.

Җаннан җанга йөри моңнар күчеп,

Тик дөньясы гына әллә ничек —

Сабырлыклар бирсен, түз, йөрәк!..

¨БЕЗНЕҢ МОҢНАР

сүзләре,

көе

 

¨БЕЗНЕҢ СӨЮ

Л.Лерон сүзләре,

И.Вәлишаһ көе

 

¨БЕЗНЕҢ ТӨННӘР

сүзләре,

көе

 

¨БЕЗНЕҢ УРАМ

татар халык җыры

 

¨БЕЗНЕҢ ЯК

К.Булатова сүзләре,

М.Гарифуллина көе

Сабаннар үткән күпертеп,

Басулар җөйр«п ята.

Ипигә ягып ашарлык

Кара җир безнең якта.

 

Язлардан җылы пар алып

Уҗымнар үскән чакта,

Шәл итеп иңгә ябарлык

Яшеллек безнең якта.

 

Кояшта пешеп, тып-тыгыз

Башаклар тулган чакта,

Алтынга альшrгыргысыз

Хәзинә безнең якта.

 

Әҗеpeн генә бирик тә,

Кадерен генә белик.

Кадерләп, сөеп үз җирен,

Кем яши эше белән –

Безнең як куйган көчеңне

Кайтара бише белән.

¨БЕЗНЕҢ ҖЫР

Р.Гатауллин сүзләре,

С.Садыйкова көе

Ул аклык, ул сафлык турындадыр,

Гаҗәпмени озми кабатласак?

Бәлки ул тик безнен, безнен җырдыр!

Ул безнең якты моңдыр!

Кушымта:

Ничә мыскал энҗем, Әй ак калфак?

Их, мәңге ак калсак!

 

Ул - вәгъдә, ул- сөю турындадыр!

Ул яшьлектер безнең гел җырласак?

Бездән соң да аны кемдер җырлар,

Без янган кебек янар!

Кушымта:

Ничә мыскал энжем, әй, ак калфак!

Их, җырдай яшь калсак!

 

Ул тормышның үзе турындадыр,

Мәнгелек моң җирдә ул калачак.

Бәлки безне кемдер искә алыр,

Бәлки онытылмас бу җыр.

Кушымта:

Нича мыскал энжем, әй, ак калфак!

Их, мәңге пакь калсак.

¨БЕЗ ҮЗЕБЕЗ КАМКАЛЫ

сүзләре,

көе

 

¨БЕЗ ҮСТЕРГӘН МИЛӘШ

сүзләре,

көе

 

¨БЕЗ ҖЫРЛЫЙБЫЗ

Татар халык җыры

 

¨БЕЛЕГЕЗ ШУНЫ

И.Фәзлулин сүзләре,

С.Садыйкова көе

Иртә таңнарда карыйм талларга
Үзәкне өзә кошларның моңы

Аерылсам сездән якын дусларым

Саргаер идем белегез шуны.

 

Көзләр җитүен, кошлар китүен

Күпме кичерде гомерләр юлы!

Кояшлы язым, чәчәкле җәем –

Сез ул, дусларым, белегез шуны.

 

Нурлана күзләртәмләнә сүзләр,

Бетә таралып күңелнең моңы.

Күрсәм яңадан сезне, дусларым,

Бәхетем арта – белегез шуны.

¨БЕЛМИ ДИСЕҢМЕ ӘЛЛӘ?

И.Хисматуллин сүзләре,

Л.Садриева көе

Бер көн яныма килдең,

Яратамын бит, дидең.

Яндырма йөрәккәемне,

Көл итәсең бит инде.

Кушымта:

Белми дисеңме әллә,

Күрми дисеңме әллә.

Үзең сиздермәгәчтен дә

Сизми дисеңме әллә.

 

Сөеп йөрүләреңне,

Көеп йөрүләреңне,

Сине күргәч ялгыштырам

Атлап йөрүләремне.

Кушымта.

Җир җиләге ачы диеп,

Балан ашар хәлем юк.

Кеше безне сөйләр диеп,

Ярым ташлар хәлем юк.

Кушымта.

¨БЕЛМИ КАЛДЫМ

Х.Туфан сүзләре,

Р.Әхъярова көе

Белми калдым, күрми калдым:

Киттең... Хушлашмадың да.

Эзең генә калды миңа

Йөргән сукмакларыңда.

 

Кайсы коштыр, исемең белән

Сиңа кычкыра кебек;

Урмандагы һәрбер чәчәк

Сине юксына кебек...

 

Кая киттең? Кемнәр алды —

Давыллармы, сулармы?

Эзләреңдә — ромашкалар,—

Истәлегең шулармы?

 

Истәлеккә эзләреңдә

Зәңгәр гөлләр үсәләр.

Кемнәр мине юатырлар,

Гөлне карлар күмсәләр?..

¨БЕЛМӘВЕҢ ХӘЕРЛЕРӘК

сүзләре,

көе

 

¨БЕЛ СИН, ЯМЕ

Р.Файзуллин сүзләре,

А.Монасыйпов көе

Ләйсәннәрдә кил син миңа,

Килмә син көзләремдә.

Кояш булып балкырга кил

Күк төсле күзләремдә!

 

Бел син, яме, бел син, яме,

Көнгә көн бәйләнәсен.

Алмагачның ал чәчәге

Алмага әйләнәсен.

 

Ләйсәннәрдә кил син мина,

Килмә син көзләремдә.

Кояш булып балкырга кил

Күк төсле күзләремдә!

 

Бел син, яме, бел син, яме,

Көнгә көн бәйләнәсен,

Алмалар да алсуланып

Җирләргә тәгәрәсен.

 

Ләйсәннәрдә кил син миңа,

Килмә син көзләремдә.

Кояш булып балкырга кил

Күк төсле күзләремдә!

 

Бел син, яме, бел син, яме,

Көнгә көн бәйләнәсен,

Җиргә төшкән алмаларга,

Ап-ак карлар явасын...

¨БЕЛӘЗЕГЕМ

Р.Вәлиева сүзләре,

көе

Җан сөйгәнем, бер дигәнем

Китте ерак якларга.

Беләзекләр бүләк итте,

Аерылышкан чакларда.

 

Беләзегем-йөзегем,

Киямен дә китәмен.

Берәүгә дә әйтмим әлә

Кем бүләге икәнен.

 

Беләгемдә беләзек

Җем-җем итеп уйныйдыр.

Бәгърем биргән бүләгемне

Күзем күреп туймыйдыр.

 

Көмеш беләзек бирдең,

Вәгъдә бүләгем, дидең.

Онытмамын, бәгыркәем,

Бигрәк яратып сөйдем.

 

Беләзегем бигрәк матур,

Килешә беләгемә,

Сагынганда сабырлыклар

Бирәдер йөрәгемә.

 

Беләзегем-йөзегем,

Киямен дә китәмен,

Берәүгә дә әйтмим әле

Кем бүләге икәнен...

¨БЕЛӘЗЕГЕМ ЙӨЗЕГМ

Татар халык җыры

 

¨БЕЛӘМ

сүзләре,

көе

 

¨БЕЛӘМ БИТ КӨЙГӘНЕҢНЕ

сүзләре,

көе

Күбәләктәй чибәр сылу

Какты күңел капкасын.

Инде бер үк ул капканы

Башка берәү япмасын.

Кушымта:

Өзелә бәгеркәем,

Өзелә үзәккәем

Өзелгән, кыллар ялганмый

Түзә бел йөрәккәем.

 

Күңел капкам һәрчак ачык

Тик назланмый кер генә

Янган йөрәккә ял булсын

Иркәлимче бер генә.

Кушымта.

Күбәләктәй чибәр сылу

Какты күңел капкасын

Инде бер ул капканы

Башка берәү япмасын.

Кушымта.

Беләм бит көйгәнеңне

Яшермә сөйгәнеңне

Бер генә көн күрмәсәң дә

Ут йотып йөргәнеңне

Кушымта.

¨БЕР АЛМАНЫБИШКӘ БҮЛӘЕК

Р.Вәлием сүзләре,

Татар халык көе

Бакчалардан былбыл качкан,

Көзләр тигән алмагачка.

Кайгы төште безнең башка —

Бер кайгыны бишкә, әй, бүләек.

 

Кыш аклыгы гөлгә күчкән,

Алмагач та кояш эчкән.

Йөрәкләргә шатлык күчкән —

Бер шатлыкны бишкә, әй, бүләек

 

Шатлык килде, кайгы төште..,

Бәхетләр соң кем өлеше?

Бәхет булып алма пеште —

Бер алманы бишкә, әй, бүләек.

¨БЕР ГЕНӘ КҮРДЕМ

сүзләре,

көе

 

¨БЕР ГЕНӘ МИНУТКА

Д.Камалетдинова сүзләре,

Ф.Мортазин көе

Бер генә минутка барсын да оныт та

Кил әле, кил әле яныма

Ягымлы карашың, кояштай карасын,

Сагыштан әрнегән җаныма.

 

Тик сине эзлим мин, тик сине юксынам,

Бөтенләй югалтсам, нишләрмен?!

Кайларда йөрмәдем, сиңа тиң күрмәдем

Гел сиңа талпынды хисләрем.

 

Син тере шатлыгым тормышым маягы,

Йолдыз син күңелем күгендә.

Бик соңлап кайтсаң да, кайчан да, кайчан да,

Урының йөрәгем түрендә.

¨БЕР ГЕНӘМ СИН МИНЕМ

сүзләре,

көе

 

¨БЕР ГЕНӘ СҮЗ

сүзләре,

көе

 

¨БЕР ГОМЕР ҖИТЕР МИКӘН

Р.Вәлиев сүзләре,

Р.Абдуллин көе

Ярларына килеп җиткәч,

Дулкыннар тынар микән?

Серләремне сөйләр идем

Ул мине тыңлар микән?

 

Диңгезләрне кемнәр кичә —

Канатлы кошлар микән?

Диңгезләрнең ике яры —

Безнең язмышлар микән?

 

Диңгезләрдә давыл чыкса

Яшенләп үтәр микән?

Бер мәхәббәт табар өчен

Бер гомер җитәр микән?

¨БЕРГӘ-БЕРГӘ

Ф.Яруллин сүзләре,

Г.Беляев көе

 

¨БЕРГӘ БУЛЫЙК…

М.Гыйләҗев сүзләре,

А.Хөсәенов көе

Кош булып очып килдем Казанга,

Сөйгән ярым, сине сагынып

Сагындыңмы син дә, зарыктыңмы?

Моннан болай китмә калдырып!

Кушымта:

Бергә булыйк, дустым, бергә йөзик,

Давыл – дулкыннарга бергә керик!

Кара еллар безне еармасын, аермасын,

Сөю канатларын каермасын.

 

Кош булып очып килдем Казанга,

Сүнмәс дәртем булды юлдашым.

Кайларда йөрисең икән син,

Өметем минем, бәхет кляшым?!

Кушымта:

Бергә булыйк, дустым, бергә йөзик,

Адашма: юлларга бергә керик!

Бәхет кошы кунсын учларга, учларга,

Соңга калмыйк, дустым, өлгерик.

¨БЕРГӘ ЧАКЛАРДА

Э.Шарифуллина сүзләре,

Р.Гатауллин көе

Кошларның да пары бар,

Көннәрнең дә таңы бар;

Миһербансыз кыланмагыз,

Толларның да җаны бар.

 

Кушымта:

Канатлар алтын икән,

Йөрәкләр ялкын икән

Бергә чакларда.

Дөнья түгәрәк икән,

Җаннар күбәләк икән

Бергә чакларда.

 

Ярларны сулар кага,

Ялгызлар суга бага.

Ялгызлыктан качар идем

Суларга ага-ага.

Кушымта.

Шикле караш, явыз караш —

Йөрәкләрне теләдер.

Ялгызларның авыр хәлен

Тик татыган беләдер.

Кушымта.

¨БЕРДӘН БЕРЕМ БУЛМАДЫҢ

сүзләре,

көе

 

¨БЕРДӘН БЕРЕМ СИН МИНЕМ

Ф.Зыятдинова сүзләре,

Л.Батыр-Болгари көе

Алтыным да син, диеп,

Ялкыным да син, диеп,

Үстерәм бәбкәемне

Иркәләп, сөеп.

Улыкаем син минем,

Колынкаем син минем;

Ике тапкыр

Юлыма нур сибүче

Бәхетем минем.

Бәлли-бәү, бәлли-бәү.

 

Син - минем ышанычым,

Бердәнберем дигәнем;

Син - бөркетем, лачыным,

Илга бүләгем.

Матур булып үсәрсең,

Батыр булып үсәрсең,

Ике тапкыр

Ак өметем син минем,

Бәхетем минем!

Бәлли-бәү, бәлли-бәү,

Балли-бау, балли-бау...

¨БЕР ЕГЕТ ГАРМУН САЙЛЫЙ

Р.Сүли сүзләре,

И.Хәбибуллин көе

Бармаклары белән гүя

Гармун телләрен саный.
Берсен ала, берсен куя,

Бер егет гармун сайлый.

 

Кушымта:

Гармун сайрый, сандугачтай,

Гармун сайрый да, сайрый.

Көйгә көйне ялгый-ялгый,

Бер егет гармун сайлый.

 

Уйнамый түзеп буламы,

Кулда гармун булганда.?

Тын гына торып кара син.

Җаның моңга тулганда.

Кушымта.

Кызлар күңелен җилкетер

Гармуннар бармы монда?

Тукта-тукта, нинди көй бу?

Йөрәкне урый моңга!

Кушымта.

¨БЕР ЕЛГАНЫҢ ИКЕ ЯРЫНДА

Ф.Сафин сүзләре,

С.Чуганаев көе

 

¨БЕР ЕЛМАЙСАҢ ӘМИНӘ

Г.Шәмсетдинов сүзләре,

З.Хәйретдинов көе

Ничек әйтеп бирим икән

Сиңа булган хисемне?..

Җырларыма кушып җырлыйм,

Иркәм, синең исемне.

 

Кушымта.

Күзләреңнән нур сирпелә

Бер елмайсаң, Әминә.

Син бит минем бердәнберем,

Җан сөйгәнем син генә.

 

Сагышлардан газапланам

Күрми торсам аз гына.

Гөлләр сула, кошлар тына

Син булмасаң янымда.

Кушымта.

Синнән башка пар юк миңа,

Син — күземнең карасы.

Йөрәгемә шифа була

Синең назлы карашың.

Кушымта.

¨БЕРЕНЧЕ ВАЛЬС

М.Җәлил сүзләре,

Л.Хәмиди көе

Аллы-гөлле гөл чәчәкләр бакчабыцзны ямьләде.

Килде язгы дәртле эшнең җанлы хезмәт бәйрәме.

Йөгерә-йөгерә алмагачтан без җыябыз алмалар.

Безнең эштән шундый үскан, шундый пешкәннәр алар.

 

Алмасын, алмасын, өз, агачта калмасын!

Зур уңышның бәйрәме, дәртле җырлар яңгырасын!

 

Таң ягыннан таңны котлап, әкрен нскән җил белән

Күкрәп үскән тук башаклар әлли-бәлли селкенә.

Зур заводтан безгә кнлгән шәп корыч атлар буген

Кнң басуны нңләп алды, тулды амбарга нген.

 

Киң басу, киң басу җилгә кушылып җырласын.

Бай уңышның бәйрәме, бар да көлсен, уйнасын!

¨БЕРЕНЧЕ КАР

Халык сүзләре,

көе

Без таныштык бүген. Тәүге тапкыр

Беренче кар җирне каплады.

Матурлыкны әйтә алу өчен

Күелләрем сүзләр тапмады.

Син елмайдың карап.Бергә көлдек,

Безнең өчен дөнья бер кызык.

Чәчләреңдә энҗе кар бөртеге

емелдәде айга күз кысып.

Беренче кар синең кулларыңда.

Мәхәббәтем- шушы кар,-дидең.

Син дә шулай ап-ак карлар кебек

Саф сөюем булып кал,-дидең.

Беренче кар кыска гомерле шул,

Кулларыңда эреп югалды.

Мәхәббәт тә безнең карлар кебек

Еракларга карап юл алды.

¨БЕРЕНЧЕ КАР

Р.Зарипов җыры

Беренче кар...Тагын ява беренче кар,

Нинди якты сезнең урам, нинди ап-ак.

 

¨БЕРЕНЧЕ КИЛГӘН ӨЧЕН

Р.Вәлиев сүзләре,

Ф.Әхмәтов көе

Җилне узып чаба егет,

Дулкынлана кыр өсте.

Үзе үстергән игеннәр

Аңа булыша төсле.

 

Сабантуйларда сынала

Батыр егетләр көче.

Колга башындагы сөлге —

Беренче килгән егет өчен!

 

Тоягың җиргә тимәсен,

Җилдер тизрәк, әй юрга!

Авыл башында егетне

Бар халык көтеп тора.

 

Сабантуйларда сынала

Батыр егетләр көче.

Былбыл телле тальян гармун —

Беренче килгән егет өчен!

 

Ат тупырдавын уздырып,

Егет йөрәге кага.

Кайсы кыз гына сокланып

Карамый бүген аңа!

 

Сабантуйларда сынала

Батыр егетләр көче.

Иң сылу кызның йөрәге —

Беренче килгән егет өчен!

¨БЕРЕНЧЕЛӘР

К.Булатова сүзләре,

Р.Сәгдиева көе

И килә яңа кешеләр,

Юлларны гөлгә күмеп.

Иң кечеләр – беренчеләр,

Үзләре гөлләр кебек.

Кушымта:

Каршылый мәктәп иртәдән,

Чакыра әйди кебек.

Каршылый сөеп, иркәләп,

Ягымлы әни кебек.

 

Чәчәктәй ваемсыз үткән

Гомернең җиде елы.

Гомернең шушы көненнән

Башлана гыйлем юлы.

Кушымта.

 

Киләсез бүген мәктәпкә,

Юлларга гөлләр түгеп.

Иң кечеләр – беренчеләр,

Үзләре гөлләр кебек.

Кушымта.

¨БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ

Ә.Рәшитов сүзләре,

С.Садыйкова көе

Хәтердә ул тыныч айлы кичләр,

Хәтердә бормалы су юлы.

Онытылмый беренче саф мәхәббәт,

Онытылмый Агыйдел сылуы.

 

Ул мине утларда яндырды да,

Тилмертте аерылу газабы.

Нигә соң чәчәктәй яшь гомернең

Кавышу булмады азагы?

 

Юлларда киртәләр очратсагыз,

Күңелегез булсада яралы,

Сез искә алыгыз яшьли сөйгән,

Беренче яраткан ярларны.

¨БЕР КҮРГӘНДӘ

Ә.Ерикәй сүзләре,

көе

Бер күргәндә сөйгәнемнең

Чәчләре кара иде;

Чәчләре кара булганга

Уйланып бара иде.

Бер күргәндә сөйгәнемнең

Чәчләре бөдрә иде;

Чәчләре бөдрә булганга

Шатланы йөгрә иде.

Бер күргәндә сөйгәнемнең

Чәчләре сары иде;

«Сары чәчләре булдым» - диеп,

Кәпрәйгән чагы иде.

Бер күргәндә сөйгәнемнең

Керфеге кыска иде;

Керфеге кыска булганга

Эче бик поша иде.

Керфекләрен озайтырга

Җайларын тапкан икән;

Ике сантиметр ярым

Керфек ялгаткан икән…

Сөйгәнем буяу ярата -

Һәрбер җире буялган;

«Кагылмагыз буялган» - дип,

Язып куясы калгән.

Бәлки кара күзләрен дә

Ясатыр иде зәңгәр…

Ләкин, алай күз буярга

Мөмкин түгел дигәннәр.

¨БЕР КҮРЕШҮ ҮЗЕ БЕР ГОМЕР

Г.Зәйнәшева сүзләре,

А.Хөчәенов көе

Кил, бер күрешеп сөйләшик дисәң,

Идел – диңгезләр кичәр идем мин.

Таңнар уянып,карлыгач кебек,

Синең яныңа очар идем мин.

 

Иң яхшы кешең, җан дустың белән

Бер күрешү ул бер гомер, диләр.

Иң якын кешең, дустың санасаң,

Мине чакырып син хәбәр җибәр.

 

Сөйләр сүзләрем шундый күп минем,

Күңелем тулы җыр һәм моң кебек.

Ләкин сүземнең иң кирәклесен

Никтер әйтәлмый калырмын кебек.

 

Иң яхшы кешең, җан дустың белән

Бер күрешү ул бер гомер, диләр.

Иң якын кешең, дустың санасаң,

Мине чакырып син хәбәр җибәр.

¨БЕР КҮРӘСЕ ИДЕ

сүзләре,

көе

 

¨БЕР МИН ГЕНӘ

сүзләре,

көе

 

¨БЕР МИНУТКА КИЛСӘҢЧЕ

сүзләре,

көе

 

¨БЕР НӘРС



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-06-17 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: