П Е С Н Я Н А Р У С С К О М Я З Ы К Е. УТЫРАЛАР.




Алып баручы. Хәерле көннәр, хәерле кичләр барыгызга да. Хөрмәтле кунаклар сез аңлагансыздыр инде, быелгы, КӨЗ бәйрәмебезне без “ӘБИЛӘР ЧУАГЫ” дип атадык. Һәм барлык әбиләребезне дә безнең белән күңел ачарга чакырдык. Әбиләребезне сәламләп бер гөрләтеп кул чабып, алкышлап алыйк әле. Ә кемнәрнең әбиләре безгә кунакка килгәннәр микән, шуны белү өчен мин аларны залыбызның түренә чакырам.

Әбиләр чыгып басалар. Вальс яңгырый. Балалар кулларына сары яфраклар тотып биергә чыгалар. Әбиләр көйгә тирбәлеп торалар. Балалар ике хәрәкәт ясагач, һәрберсе үз әбисен чакырып түгәрәккә басалар, бер яфракны әбиләренә бирәләр. Бию дәвам итә. (Әбиләре юк балалар үзләре парлашып бииләр). Бию тәмамланганда балалар эчке, әбиләр тышкы түгәрәктә калалар. Алып баручы түгәрәкнең уртасына керә.

Алып баручы. Менә хәзер мин күрдем инде, менә кемнәрнең әбиләре килгәннәр икән безнең бәйрәмгә. Балалар, бәйрәмебез тагын да ямьлерәк булсын өчен, әллә Көз кызы- Сөмбеләне чакырабызмы?

Балалар Сөмбеләне чакыралар. Сөмбелә керә. Әбиләр, балалар арасыннан йөреп түгәрәккә керә.

Сөмбелә. Чакырдыгыз, мин килдем,

Көзге сәламнәр бирдем.

Сездә ничек күңелле,

Балалар. Безгә әбиләр килде!

Сөмбелә. Бик яхшы булган. Мин балалар белән дә әбиләр белән дә бик уйнарга яратам, “Кем үз әбисен тизрәк эзләп табар икән?” Түгәрәктә биеп барабыз, музыка туктагач, әбиләр урыннарында калалар, ә сез тиз генә эзләп табасыз да, җитәкләшеп кулларыгызны күтәрәсез.

УЕН-БИЮ. “ҮЗ ӘБИЕҢНЕ ЭЗЛӘП ТАП”, Беренче табышканда “көймә” ясап әйләнәләр. Икенче табышканда, балалар әбиләрен утырталар, үзләре дә утыралар. (Алып баручы әйтә “Ә бу юлы кем әбисен беренче табып урынына озатып куя?”. Аннан нәтиҗәсен әйтә).

Алып баручы. Сөмбелә, син безнең көтеп алган кадерле кунагыбыз. Әмма бүгенге очрашуыбызны без көзнең бер мизгеле “Әбиләр чуагы”на багышламакчы булдык.

Сөмбелә. Мин бик шат. Ә балалар “әбиләр чуагы”ның нәрсә икәнен беләләрме?

Алып баручы. Беләләр, әйдә үзләрен тыңлыйк әле.

9 бала чыгалар. “Көмеш кыңгырау”дан алынган шигырь.

1 бала. «Әбиләр чуагы җитте», -

Дип сөйләштеләр иртән...

Әбинең чүәген беләм,

Чуагы нәрсә икән?

2 бала. «Көзнең алтын вакыты ул» -

Дип аңлата әнием.

Алтын көзгә сәяхәткә

Алып чыга әбием.

3 бала. Агач яфракларын төрле

Буяуларга манган көз.

Яшел, кызыл, алтын-сары -

Тагын бик күп матур төс.

4 бала. Пәрәвез җепләре оча,

Тирбәлешеп, бик салмак.

Һавада әйләнеп-биеп,

Коела алтын яфрак.

5 бала. Миләш, баланнар бизәнеп,

Көязләнеп утыра.

«Иң күп витамин миндә», - дип,

Сыйланырга чакыра.

6 бала. Куе агачлык эчендә

Гөмбә һәм ылыс исе.

Килә шундый җылы көндә

Йөрисе дә йөрисе.

7 бала. Бакчада мул алмалардан

Сыгылып тора алмагач.

Күршеләргә өләшәбез,

Куяр урын калмагач.

8 бала. Әбием сыйлый алма белән,

Кишер суы эчерә.

Төрле яшелчәләр салып,

Тәмле ашлар пешерә.

9 бала. Ник әбиләр чуагы дип

Атыйлар алтын көзне?

Ул җылы, юмарт, ягымлы -

Нәкъ әбиләрем төсле!

10 бала чыга. Әбиләәр чуагы, ул көз көне әбиләр җәе. Сентябрь,октябрь айларында һава торышының җәй көнендәге кебек коры, җылы, кояшлы һәм болытсыз вакыты. Тагын бер төп күрсәткече һавада пәрәвезләр оча.

Сөмбелә. Афәрин, балалар, сез шулхәтле төгәл, ачык итеп сөйлшәп бирдегез.

Алып баручы. Әле безнең кызларыбыз көй турында матур итеп җырлыйлар да.

КЫЗЛАР БАШКАРУЫНДА ҖЫР “КӨЗ ТӨСЕ”, Г, Гәрәева көе, Ф. Зиннәтуллина сүзләре.

Алып баручы. Сөмбелә, әле мин сиңа иң әһәмиятлесен әйтмәдем. “Әбиләр чуагы” на без әбиләребезне чакырдык. Аларны әбиләр дип әйтеп тә булмый, әле алар бик яшьләр, бик матурлар.

Сөмбелә. Ә мин аларны уйнарга чакырам, балачакларын искә төшерсеннәр әле. Минем кәрзинемдә төрле әйберләр. Менә алма алам, аны кулдан-кулга бирәбез. Музыка туктауга җиләк-җимеш исемен әйтәбез. (аннан суган җибәрәбез, яшелчә исемнәрен әйтәбез).

УЕН ӘБИЛӘР БЕЛӘН “Җиләк-җимеш, яшелчә.” Уен түгәрәктә бара. Әбиләр утыралар. Балалар өчен уен “Яфраклар җыю”.

Сөмбелә (яфраклар алып). Бу уеным балалар өчен. Кем тизрәк яфракларны җыя?

Каен, чаган, миләш, имән, балан яфраклары. Балалар кулына берне тоттырабыз, шул яфракны җыялар. Кем беренче җыеп бетерә яфракларны өскә күтәрә. Алып баручы “Нинди яфрак җыйдың?” дип һәр баладан сорый.

Алып баручы. Сөмбелә, син менә Көз кызы, Ә безнең Илнарыбыз Җәй кызы белән әңгәмә корды

“ӘБИЛӘР ЧУАГЫ” Фәния фәррахова шигыре.

--- Әй, Җәй кызы, китәсең шул,

Моңсу була, син киткәч.

---Ничек инде китми калыйм,

Артымнан ук көз җиткәч.

--- Шулай ди дә, ләкин үзе,

Барыбер тоткарлана.

Китми торса, бераз түзеп,

Кыен түгел бит аңа.

---Әбиләргә шатлык булсын,

Торыйм тагын бер ун көн.

Балалар да уйнасыннар,

Җәйне сагынып көзен.

--- Әй. Җәй кызы, җәй бетә дип,

Уйлап тормыйбыз аны.

Юатырга күңелне бит

Бар әбиләр чуагы!

Сөмбелә. Бик дөрес, Әбиләр чуагы, ул минем иң күңелле чакларым.

Алып баручы. Ә безнең әбиләребез җырласа, ул безнең бәйрәмебезнең иң матур бизәге. Рәхим итегез, әбиләр!

ӘБИЛӘР ҖЫРЛЫЙ “ӘБИЛӘР ЧУАГЫ” (Илсаф репертуарыннан)

Бувакытта әкранда рәсемнәр күрсәтелә.

Ә Б И Л Ә Р Ч У А Г Ы.

Нур Әхмәдиев сүзләре, Рәис Нәгыймов көе.

Үрелеп көзләргә табигать үзгәрә,

Калдырып яшьлекне керәбез көзләргә.

Әллә көз килгәнгә, яшь килә күзләргә,

Язларны, җәйләрне кайлардан эзләргә?

Хисләрем чуалды, керфекләр чыланды...

Чылатты шул аны әбиләр чуагы.

Алып баручы. Балалар, әйдәгез, әбиләргә матур җырлары өчен нык итеп кул чабыйк әле.

Алып баручы. Ә мин аларга менә ике алтын юл ясадым.

(Алдан ук яфракларны җепкә тезеп 4 гирлянда ясыйбыз. Алардан ике сукмак-юл ясыйбыз. Әбиләр шул юллардан тезелешеп үтәләр). Шушы алтын сукмаклардан үтегез әле, әбиләр. Сез бит безнең иң кадерлеләребез. Йөргән юлларыгыз якты, кояшлы булсын. (Әбиләр үтеп беткәч). Әле безнең уеныбыз төгәлләнмәде. Әбиләрне күзләрен бәйләп, җитәкләп, яфракларга бастырмыйча шушы сукмактан алып барырга кирәк. Ике әби монда кала. 4 бала чыга.

УЕН, “АЛТЫН СУКМАКЛАР”. Ике команда. Әбиләрнең күзләрен бәйлиләр. Ике бала җитәкли. Команда биргәч, хәрәкәт башлана. Кем беренче юлны үтә?. Икенче уйнаганда сукмакларның торышы үзгәртелә. Өченче уйнаганда сукмак киңәйтелә...

Алып баручы. Балалар, “әбиләр чуагы” русча ничек дип атала әле ул?

Балалар. Бабье лето.

Бала чыга.

1реб. Наступило бабье лето,
Золочённая пора,
В искры всё вокруг одето
От осеннего костра.
2 реб. И леса горят пожаром,
Только он не жжётся, нет,
Принесла нам осень даром
Тёплых дней большой букет.
3 реб. Хороводы кружат листья,
И у ног ковром лежат,
Пусть подольше он продлится,
Этот радостный парад!

БАЛАЛАР БЕЛӘН ӘБИЛӘР БИИЛӘР. Эльвира Хәйруллина “Сары кашкарыйлар.” Балалар шахмат тәртибендә басып калалар. Әбиләр утыралар.

22 бала. Әй, әбиләр. Рәхмәт сезгә,

Килгән өчен бәйрәмгә.

Сезнең белән без дә кайттык,

Көзләрдәге җәйләргә.

23 бала. Бик күңелле, рәхәт үтте,

Бу “Әбиләр чуагы”.

Көзнең була төрле чагы,

Ә бу иң матур чагы.

24 бала. Сезгә булган яратуны

Җырыбыздан аңлагыз.

Җылы, якты, матур көннәр

Сезгә теләп калабыз.

Җ ЫР “ ӘБИЕМ-ӘБЕКӘЕМ”.

Сөмбелә үзенең күчтәнәчләрен тапшыра. Балалар “рәхмәт” әйтәләр.

Б Е Т Т Е.

Кирәк булса. Зонтик тотып малай, кыз чыга.

Кыз. Әбиләр чуагы үткәч,

Яңгырлар ява башлар.

Малай. Без курыкмыйбыз яңгырлардан,

Безнең кулда зонтик бар.

Кыз. Мактаныр өчен тоттыңмы,

Бүген бу зонтигыңны?

Малай. Юуук! Зонтиклар белән биергә
Чакырабыз кызларны.

ЗОНТИКЛАР БЕЛӘН БИЮ.

 

Начало формы

Конец формы



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-09-20 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: