Сагынганда ак болытка кара, 1 глава




ЗИФА КАДЫРОВА

САГЫНЫРСЫҢ – МИН БУЛМАМ

Беренче бүлек

Нинди сөенеч – Сөмбелнең дәү әнисе кунакка килгән! Ул күрше авылда кече улы, килене белән яши, җай булганда, Сөмбелләргә дә килгәли. Кызыкай аның белән эч серләрен сөйләшергә ярата, чөнки әбисе кызыксынып тыңлый белә, җитмәсә, беркайчан да ачуланмый. Бүген дә Сөмбелнең сөйләр сүзләре бик күп җыелган иде. Ул әбисен кочаклап алды.

- Дәү әни, дәү әни, мин шундый чи­бәр егет белән таныштым. Аны күрсәң иде: үзе озын буйлы, күк күзле, коңгырт чәчле. Шундый чибәр, бер дә безнең авыл егетләренә охшамаган, - дип бармакларын бөкләп санап китте. - Ә ел­майса, елмайсамы - башларым әйләнеп китә, әбием!

- Әллә урысмы?

- Юк, ул татар. Ахун егете.

- Әй балам, юкка куанасың, минем бе­лүемчә, Ахунныкылар элек-электән чит­тән кыз алмаган, читкә кыз бирмәгән.

- Дәү әни, син кайсы заманны сөй­лисең?

- Гомер буе шулай булган. Алар бит үзләренә бер төрле халык. Элек-электән бай булганнар, үз авыллары эчендә ге­нә алыш-биреш иткәннәр. Туйларны да бик зурлап үткәрәләр, үз йолалары бар. Элек шулай иде.

- И дәү әни, хәзер бит җитмешенче еллар ахыры, кем-кемне ярата, шуны ала. Тагын сөйлә әле алар турында.

Кызының әбисе белән сөйләшүен тың­лап торган әнисе дә сүзгә кушылды:

- Сөмбел, балам, гыйшык-мыйшык уйнап башыңны әйләндермә, укырга керәсең бар. Шундый яхшы аттестат белән укымыйча, кияүгә чыгып, һөнәрсез ка­лыргамы? Егетләр бетмәс ул, итәк-чабуыңны җыеп йөр, киләсе елга укырга керергә әзерлән.

Тик яшь кыз чибәр Ахун егете Бу­латтан башка берни хакында да уйлый алмый иде инде...

Алар бер тулай торакта торалар. Бу йорт Учалының иң матур урынында, урман янындагы тау битенә урнашкан. Сөмбел белән Булат шушы тулай то­ракта, кызыл почмакта кичке танцыда таныштылар.

...Бер читтә басып торучы озын буйлы егетне күреп, Сөмбел өнсез калды. Ки­чәне алып баручы:

- Ә хәзер ак танец, кызлар егетләрне чакыра, - дигәч, Сөмбел, бу чибәр егетне берәрсе алып киткәнче дип, аның каршысына йөгереп килеп тә басты. Аның янында үзенең бөтенләй кыска буйлы бу­луын аңлап, беразга аптырап калды. Егет­нең күзләренә карагач, аяклары йөрмәс булды: мондый матур зәңгәр күзләрне аның беркайчан да күргәне юк иде. Ә ул, кызга карап, ап-ак тешләрен ялтыратып елмайды да, чакыруны кабул итеп:

- Бигрәк бәләкәйсең, монда нишләп йөрисең? - диде.

Сөмбел күзләрен аера алмыйча:

- Мин монда торам, балалар бакча­сында эшлим, - дип җавап бирде.

- Миңа калса, синең үзеңә няня ки­рәк, бигрәк бәләкәйсең бит.

Көй беткәч, егет аны урынына озатып куйды, ә икенче музыка башлануга, үзе биюгә чакырды.

Сөмбелнең авылдаш егете:

- Сөмбел, аңардан озыны юк идеме, кендегенә борының белән төртелеп йөрисең бит, - дип көлде.

Сөмбел оялудан ни әйтергә дә белмә­де, җавап эзләгәнче, озак та уйламый, биек үкчәсе белән аның аягына китереп басты. Тегесе авыртудан кычкырып ук куйды. Озын буйлы егет:

- Менә шулай, дустым, кечкенәләрне рәнҗетергә ярамый, - дип көлде дә Сөмбелне читкәрәк тартты.

- Молодец, үзеңне кыерсыттырмыйсың. Алайса, син Сөмбел буласың, ә мин - Булат абыең.

Сөмбел күтәрелеп аның күзләренә ка­рады, алар шундый матур итеп елмаялар иде, тик бу юлы нишләптер Сөмбелнең ачуын китерделәр.

- Кыерсытсаң, синекенә дә басармын. Миңа унсигез тула инде.

- Алайса ипи аз ашагансың, үсми кал­гансың.

- Ипи түгел, әпәй. Аннан, кызлар шу­лай бәләкәй булырга тиеш. Кеше егер­ме биш яшенә кадәр үсә, диләр, шулай булгач, әле мин дә үсәрмен.

Менә шул көннән башлап алар аеры­лышмадылар. Булат кебек егет куенында җылы, рәхәт иде Сөмбелгә...

Сөмбел үзе сөйли, үзе көлә; аңа ия­реп, йомшак кына матур тавыш белән, башын кыек салып, Булат та көлә: әллә аның сөйләгән сүзеннән, әллә шушы кечкенә карлыгачның бәхетле очынуыннан...

Учалы - район үзәге, үзенә күрә урта­ча зурлыктагы шәһәр, монда тирә-яктагы авыллардан яшьләр бик күп. Сөмбел дә шул яшьләр арасында кайнашып яши. Ял көннәрендә кич белән танцылар, уен­нар була, тик кыз ял көннәрен яратмый. Җомга кич сөйгәне белән аерылышып, икесе ике якка үз авылларына кайтып китәләр. Ял көннәрен көч-хәл белән үткәреп, сагынышып, ашкынып яңадан шәһәргә киләләр. Менә соңгы вакытта әллә ни булды. Гел башы авырта, күңеле болгана: үткән атнада автобуста көч-хәл белән килеп җитте. Җитмәсә, ба­шы әйләнә башлады. Менә бүген дә, эш­тән кайтып барганда, аяк астында җир убылгандай булды, бер коймага гына сөялеп калды. «Йә Ходай, бу ни инде, тизрәк кайтып җитәргә кирәк, соңгы рейска соңга калам бит», - дип, Сөмбел кызу-кызу атлый башлады. Ул тулай то­ракка кайтып җиткәндә, яшьләр инде вокзалга ашыгалар иде. Үз бүлмәсенә керү белән, аның артыннан Булаты да килеп җитте.

- Әйдә, тиз бул, бөтен кеше китеп бет­те бит, нишләп соңладың? - диде ул.

- Булат җаным, миңа әллә ни булды, чирлим бугай, бер хәлем юк, гел башым әйләнә, күңелем болгана, көчкә кайтып җиттем. Автобуска якын барырга да кур­кам, килгәндә дә косып оятка калдым. Ничек кайтып җитәрмен?

Бу сүзләрне ишеткәч, Булат тынсыз калып, аның ап-ак йөзенә карады. Кичә дә: «Нишләп кәефе юк икән?» - дип уй­лап куйган иде, гел көләч йөзле Сөмбел соңгы араларда шым гына йөри башлады шул. Булат сәгатенә карады да:

- Соңга калабыз, әйдә, тизрәк җыен, юлда сөйләшербез әле, - диде.

Алар йөгерә-йөгерә килеп җиткәндә, автобус шыгрым тулган иде. Булат Сөмбелне этеп-төртеп дигәндәй кертте дә, автобус ишеге ябылуга, үз авылы автобу­сына соңгы кеше булып кереп басты. Кысылып кайта-кайта, кабат кызны исенә төшерде: «Мине ир кеше була торып та кысып бетерделәр, ә ул кечкенә Сөмбел­не, мескенемне, бөтенләй камыр итәр­ләр. Тукта, нишләп косам, чирлим, диде соң әле?» Кинәт күңелен куркыныч уй кисеп узды. «Юк, юк, булмас», - диде ул үзалдына. Өч ай элек кызуланып китеп, бер тапкыр якынлык кылганнар иде. Сөмбел: «Башка алай итмик, яхшы түгел, без бит әле өйләнешмәгән», - ди­гәч, ул аңа кагылмады.

Аларның яшь арасы дүрт ел гына булса да, Булат Сөмбелдән олырак кү­ренә иде. Чөнки Сөмбелнең кечкенә буе, нечкә биле, кыска чәче, һәрвакыт гәүдәсенә килешеп торган кыска итәге уналты яшьлек укучы кыз кебек күрсәтә иде. Кызда әллә нинди яшерен сөйкем­лелек бар, кыйгач кашлы шаян күзләр һәрвакыт елмаеп тора кебек; ул көлгән­дә, аның күзләре дә көлә.

«Ул әле бала гына бит, Алла сакла­сын». Башына килгән уйдан Булат үзе дә куркып куйды, шул уйларына чумып, кайтып җиткәнен дә сизми калды.

- Инде курчагы белән бергә торып калды, ахры, дигән идем, кайткансың икән. Исәнме, абый.

Бу аның энесе - Байрас. Аралары ике яшь булса да, гәүдәгә бериш һәм бик охшашлар иде алар. Икесе дә озын буйлы, киң җилкәле, куе чәчле, сөрмәле зәңгәр күзле; эчеп-тартып йөрмиләр, эшчән, төпле гаиләдән. Алар авылның беренче егетләре исәбендә тора, яшерен гашыйк булучылар да күп иде үзләренә.

- Ә, синмени, сәлам, - диде ул эне­сенә.

- Нәрсә уйга чумдың? Клубка концерт килгән, ди, чыгабызмы? Автобуста Сәрия белән чибәр генә кунак кызлары да кайткан, чыгып, берәрсен тотып калыр­га кирәк, - дип көлде энесе.

- Сиңа тотарга гына булсын, - диде Булат һаман үз уйларыннан арына алмыйча. - Кайткан бер кунак кызын озатасың, берсе белән йөрмисең, бөтен авыл кызын озатып чыктың бит инде.

- Соң, абый, синеке кебек курчак оч­раса, бәлки мин дә туктар идем, юк бит. Тик сиңа да җитми, һаман ике көймә­нең койрыгын тотарга тырышасың әле. Бүген тагын тегендә китәсеңме?

- Белмим, бәлки, китәрмен дә...

Алар кайтып кергәндә, әнисе кичке аш өлгертеп йөри иде. Өйдә аларның тугыз яшьлек энеләре Әлфис бар, ул бөтен өйнең хуҗасы да, күз өстендәге кашы да. Аңардан яхшырак яшәгән кеше юк: барысы да яраталар, иркәлиләр, гому­мән, бу өйне Әлфистән башка күзалдына да китерү мөмкин түгел. Абыйлары кайту аның өчен олы бәйрәм. Алар аны Әлфис-Әлфис, әфлисун дип үрти, үзләре һәрчак берәр тәмле әйбер алып кайта. Энеләре аптырап калмый:

- Көлегез, көл, мин үскәч көрәшче булам, батыр булам, күрсәтермен әле мин сезгә әфлисунны, - ди.

Чынлап та, бу - көрәшче, батырлар гаиләсе. Әтиләре Шәүкәт абзый да элек көрәшче булган, яшь чакта беркемгә дә бил бирмәгән, хәзер менә Байрас улы да көрәш мәйданының күрке булып бара. Булатның гына исе китми, табигате белән йомшагракмы шунда... Көрәшкә бер генә чыгып карады, кызыгын тапма­ды. Ә менә Байрас тәмен белә: башта мәйдан уртасына чыгып, киң җилкәләрен селкетеп, бөтен мускулларын уйнатып ала. Аңа көрәш уен гына; көрәшкәнче бөтен хатын-кыз халкын үзенә борып куя, ул көрәшкәндә көрәш мәйданының тирә-ягы күбрәк хатын-кыз була.

Кечкенә Әлфиснең дә хыялы көрәшче булу иде.

Әтиләре малларны карап кергәч, алар, әзмәвердәй өч ир һәм Әлфис, җыелышып, өстәл янына кичке ашка утырды­лар. Әниләре Гөлфия апа балаларына сокланып карап утырды. «Ходай кыз насыйп итмәде шул, өчесе дә малай бул­ды. Ярар инде, Ходай яхшы килен бир­сен, уллары бик акыллы. Насыйп булса, бәлки быел Булаты өйләнеп тә куяр әле. Өйләнәм дисә, бүгеннән туй ясарлык мал-мөлкәтләре бар. Аталары эчми-тартмый, бар тапканын өйгә алып кайта, шуңа һәрвакыт муллык белән яшиләр».

Ашап туйгач, уллары әниләренә рәх­мәт әйтеп, үз йомышлары белән тарал­ды. Булат арлы-бирле йөренгәләде дә:

- Әти, матайның бензины бармы? Ба­рып кайтасы җир бар иде, - дип сорап куйды.

- Соң, бардыр, мин бит ат белән йө­рим, атка бензин кирәкми.

- Алайса, мин әйләнеп кайтыйм әле, - дип чыгып китте.

Байрас абыйсының тагын теге авылга китүен аңлады, Булатның анда да кемедер бар иде, тик әле аның күргәне юк. Байраска Сөмбел бик тә ошый иде, ул елмайса, дөньялар яктырып китә, көлсә, кыңгырау чылтырагандай тоела, әллә кайсы ягы белән кыз үзенә җәлеп итә. Абыйсы янына тулай торакка килеп, аны күрми китсә, юкка гына килгән төсле тоела. Әйе, абыйсы аңардан алда өлгергән. Карарбыз инде, кайсына өйләнер. Бәлки бусына өйләнер дә, Сөмбел миңа калыр дип, үзен-үзе өметләндереп, ни­дер көйли-көйли клубка чыгарга җыен­ганда, янына әнисе керде, һич көтмә­гәндә:

- Улым, синнән сер итеп кенә бернәрсә сорыйм әле. Абыең кайткан саен теге авылга чаба, әллә өйләнергә исәбе бармы? Синнән сере юктыр бит, ары-бире уйласа, итәк-чабуны җыештыра торыйк, дим. Улым, синең ул кызны күр­гәнең бармы соң? - дип сүз башлады.

- Белмим шул, әни, андый хәбәрем юк. Аннан бит абыйның йөргән кызлары икәү, кайсын сайларга да белми бугай. Кайчан сайлар, шулчак өйләнер.

- Тукта әле, улым, ничек инде икәү?

- Шулай, икәү: берсе тегендә, берсе монда; берсе көндәлек, икенчесе ял бе­лән бәйрәмдә.

- Улым, алай ярамас, килешмәгән­не, кеше баласын харап итә күрмәгез. Теге көндәлек дигәнең ничегрәк соң, ямьсезме әллә, аламамы, бәлки җилбә­зәктер?

- Улмы? Әни, беләсеңме, ул, - дип, Байрас бераз уйланып торды, - ул ай янында балкып торган кечкенә йолдызга охшаган, үзе кечкенә, үзе гел елмаеп тора.

- Соң, шулай булгач, абыең ник та­гын бусының башын әйләндерә?

 

- Әни, ерактагы кояш ныграк җы­лыта, шуны да белмисеңмени? Ярый, мин китим, кунак кызларын бүлешеп бетерерләр алайса.

- Улым, тәртипле генә йөр, кунак кызлары дип, үзебезнең авыл кызлары да начар түгел, күзеңне ачып кара.

Булат өйдән чыгып киткәндә, кичке тугыз, Фәридәләргә килеп җиткәндә, төнге унбер тулган иде инде. Утын кабы­зып, өч тапкыр сигнал бирде. Күпмедер торгач, капкадан берәү чыкты, якынрак килеп җиткәч кенә таныды Булат, бу Фәридәнең сеңлесе иде.

- Апа кайтмады, Булат абый. Килә­се атнага, минем туган көнгә кайта.
Шимбә көнне кил, яшьләр җыелышып утырабыз, сине дә чакырам. Ярый, саубул, салкын алайса, - диде дә кире йө­герде.

Булатның кырык чакрым җил куып килүе юкка гына булды. Фәридәне инде ике атна күргәне юк, ул Златоуст шәһә­рендә эшли. Элек Булат та шунда эшлә­гән иде. Булат кайтты, ә кыз «өйләнеш­кәч кайтырмын» дип калды, менә хәзер ике арада җил куып йөрергә туры килә. Фәридәне бик ярата шул, зифа буйлы, төз гәүдәле, озын куе чәчле, бик чибәр һәм бик горур, аның алдында артык сүз ычкындырырга да курка. Аның өчен Фә­ридә - күктәге буй җитмәс йолдыз. Сөмбел белән чагыштырсаң, җир белән күк арасы. Сөмбел һәрвакыт көлүе-шаяруы белән һавада очкан күбәләк кебек бул­са, Фәридә аз сүзле, һәр әйткән сүзен уйлап, салмак кына сөйләшә, үпкәләсә, айлар буе сөйләшми торган гадәте бар, бик горур ул. Шуңа да Булат аны үпкә­ләтүдән курка, сүзен чамалап, ярарга ты­рышып сөйли. Шундый акыллы, чибәр кызның аңа каравына ышанып та бетә алмый, ул аны сайлавына бик горурла­на. Фәридәгә өйләнсә, егетләрнең боры­нына чиртәчәк, андый горур сылулар һәркемгә дә эләкми шул.

Булат төн уртасында гына кайтып ятты, энесе әле кайтмаган иде. Ятуга йоклап та китте. Төне буе Сөмбел белән саташып чыкты: ул яр башына баскан да аска карап тора, кулында ак төргәк, төргәктә яшь бала, шул бала үзәк өзгеч итеп елый, ә Сөмбел упкынга сикерергә җыена. Булат, аны туктатырга теләп, яр­га каршы йөгерә, бөтен көченә «тукта-тукта» дип кычкыра, тик никтер тавышы чыкмый. Шулчак энесе селкеткәнгә уя­нып китте.

- Саташасың, ахры, борылып ят, үте­рәләрмени, ыңгырашасың, Сөмбелне чакырасың, - дип, абыйсын уятты да кире урынына барып ятты.

Булат шабыр тиргә батты, курку ка­тыш әллә нинди хисләр кичерде.

Әгәр дә аның шиге дөрес булса, Алла сакласын, уйларга да куркыныч, бер кылган гөнаһ өчен гомер буе газап чигәргә туры килсә нишләрсең? Йә Хо­дай, үзең сакла...

Бу ике көн үтмичә җанга тиде, әллә никадәр эш эшләделәр, тик көннәр генә бик әкрен узды. Шимбә үтеп, якшәмбе җиткәч, китәр вакытны санап сәгать үт­те, аның тизрәк Сөмбелне күреп, шик­ләренә ачыклык кертәсе килде. Ул әле бала гына, берни аңламый, ахры, әгәр әнисе белсә, бетте баш, йә өйләндереп, йә утыртып куяр...

Булат тулай торакка килеп җитү бе­лән Сөмбел бүлмәсенә кереп чыкты, тик кыз килмәгән иде. Сөмбелнең авылда­шы Мансур очрап:

- Сәлам, килдең дәме?! Кара әле, си­нең кечкенә курчагың вокзал эскәмиясендә утырып калды, әллә чирли инде, йөзе ап-ак, килгәндә дә ишек төбендә генә басып килде. Элек бертуктаусыз сыерчык кебек сайрап-көлеп тора иде, ә хәзер эндәшми дә, чирли, ахры, ул, - дип үтеп китте.

Булат, Мансурны тыңлап та бетерми­чә, тиз генә вокзалга йөгерде. Вокзал тулай торактан ерак түгел, аны каеннар гына каплап тора. Каенны кочаклап торган Сөмбелне ул ерактан ук күреп алды.

- Сөмбел, ни булды? Хәлең ничек?

- Юк, карама миңа, әллә ни булды. Бертуктамый косасым килә, башым әйләнә, көч-хәл белән генә килеп җиттем. Әллә нинди чир эләкте, үлмәсәм инде.

- Кара әле миңа, Сөмбел, кайчан баш­ланды бу чирең, хәтерлисеңме?

- Әллә, бер айлап бар бугай инде. Әни иртәгә больницага ашказанын тикшертергә барырга кушты, бик ябыккан­сың, ди.

Димәк, Булатның шиге дөрес булды: «Да, иштең ишәк чумарын, хәзер ничек аңлатырга инде бу балага... Их, бетте башларыбыз».

- Әйдә, менә монда утырыйк әле.

Алар ерак түгел бер эскәмиягә барып утырдылар.

- Мин синең чиреңнең сәбәбен беләм бугай... Әйтсәм куркырсың инде, хәер, мин үзем дә куркам... Син бит хатын-кыз, үзең дә аңларга тиешсең.

Сөмбел, аптырап, аңа карап утыра бирде. Ә Булат, ничек сүз башларга белмичә, тирләп-пеште, ике кулына урын таба алмады.

- Ни булды? Битеңә тир бәреп чыкты, миндә берәр начар, йогышлы чирме, әл­лә мин үләмме? Син каян беләсең миндә нинди чир икәнен?

- И сабыем минем, бигрәк баласың шул әле син. Юк, үлмисең. Син авырга узгансың, бу чир түгел, аннан үлмиләр, йә бала табалар, йә вакытыннан алда алдырып котылалар.

Гаҗәпләнүдән Сөмбелнең күзләре тү­гәрәкләнде:

- Ничек? Кайдан? Син бит берни бул­мый, дидең...

Ул торып басты, аннары кинәт камыр кебек бөгелеп төште. Булат аны тотып өлгерде, ипләп кенә алдына утыртты.

- Курыкма, берәр нәрсә уйлап та­барбыз.

Сөмбел ни шатланырга, ни кайгырыр­га белмәде.

- Булат җаным, мин чирлим дип ку­рыккан идем, балага узу - үзе бер бәхет бит ул. Безгә беленә башлаганчы өйләне­шергә кирәк, тукта, кайчан булды соң, син хәтерләмисеңме? Йә Ходай, башым да эшләми, балага шулай тиз узалар ми­кәнни, башка сыймый торган хәл. Ә ул кайчан туачак, малаймы, кызмы икән?! Булат дим, Булат, ник дәшмисең?

- Тыңла әле, Сөмбел, мин болай бу­луын теләмәгән идем, аңлыйсыңмы, теләмәгән идем. Беләм, мин гаепле синең алда, тик син дә мине аңларга тырыш, мин сиңа өйләнә алмыйм. Мин башканы яратам... Минем ярәшкән, яраткан ке­шем бар. Аңлыйсыңмы, мин сиңа өй­ләнә алмыйм, булдыра алсаң, гафу ит, кичер мине. Кирәкми миңа ул бала. Без ялгыштык, икебез дә ялгыштык. Әле соң түгел, тыңла мине...

Ул, Сөмбелнең таш кебек катып кал­ган ап-ак йөзен күреп, туктап калды. Кыз­ның кыска чәчләрен көзге җил тузгытты, ләкин йөзендә бер үзгәреш сизелмәде, арттан пычак тыгып, җанын алгандай селкенмичә тик утыра бирде.

Ул, Сөмбелнең кычкырып елап җибә­рүеннән куркыпмы, үзе дә аңламыйча, ике кулы белән колагын каплады, кызны ничек юатырга да белмәде, күзеннән кайнар яшь тамчылары бәреп чыкты... Шул халәттә күпме утыргандыр, өши башлады.

- Йә, ярый, әйдә, кайтыйк.

Ул борылганда, янында беркем дә юк, бары Сөмбелнең сумкасы гына утырып калган иде. Егет як-ягына каранды, һич­кем күренмәде. Караңгы да төшеп килә.

Булат, тулай торакка кайтып, өс кием­нәрен алыштырды да, Сөмбелнең сумка­сын бирергә бишенче катка менеп китте, тик ишек ачучы булмады. «Кирәк булса, үзе кереп алыр», - дип, бүлмәсенә төшеп, йокларга ятты. Иртән торганда да сумка урынында тора иде. «Ярар, кич эштән соң кертермен әле», - дип, эшкә китте. Кич күнеккән гадәт буенча Сөмбелләр бүлмәсенә күтәрелде. Ишекне Сөмбелнең бүлмәдәш кызлары ачты.

- О, җизни килгән, апа гына ниш­ләптер җомгадан бирле күренми, әллә авылыңа алып киттеңме?

Булат аптырап калды.

- Ничек юк? Авылдан кичә килде бит ул.

- Без күрмәдек, килмәде. Кичә дә, бү­ген дә юк. Эшендә булдымы икән соң?

Булат ни әйтергә белми торды да:

- Кайтса, безгә керсен әле, - дип по­шаманга калып төшеп китте.

Кич буе Сөмбелне көтсә дә, бушка булды, кыз күренмәде. Булат атна буе һәр кич алар бүлмәсенә кереп йөрде, Сөмбел кайтмады. Ул ни уйларга бел­мәде, үзе белән берәр хәл кылмасын дип курка калды, теге күргән төше ба­шыннан чыкмады. Бәлки барысын да аңлагандыр, акылсыз түгел бит, дип, үзен-үзе юатты.

Тагын җомга җитте. Вокзалга алданрак килде, энесе дә килеп җитте.

- Нәрсә, абый, курчагың кайда бүген? Әллә кертеп утыртырга да өлгердеңме? - дип сорап куйды. Булат дәшмәде.

Алар Сөмбелләр авылына кайтучы ав­тобусны икәүләшеп күзәтә башладылар, тик кыз килмәде дә, күренмәде дә. Байрасның күңеле кителеп калды, ул аның елмаеп, кул болгап озатып калуын ярата, хәтта абыйсыннан көнләшә иде. Кирәк бит, аз гына соңга калды, ул йолдызга абыйсы үрелгән, ә абыйга аркылы төшеп булмый; чит кеше булса, әллә кайчан тө­бе-тамыры белән йолкып аткан булыр иде. Юк шул, ярамый, абый бит...

Сөмбел Булат яныннан ничек кузга­лып киткәнен, кая таба барганын да аңламады. Берничә минут, берничә сүз йөрәкне телгәләп учка тоттырды. Аның бөтен җире таш булып катты.

Урамда салкын көз, урыны-урыны белән бозлавык, салкын ачы җил, тик ул аларны сизмәде, барды да барды, шәһәр буйлап йөрде дә йөрде... Бер кичтә бөтен дөнья үзгәрде, ничаклы вакыйга булды, ул йөкле, бала көтә, ә ул бала... Ул беркемгә дә кирәкми, аны яратмаганнар да... Менә хәзер бер­кемгә дә кирәкмәгән ике бәхетсез җан салкын көздә буш шәһәр урамында адашып йөри. Әле кичә генә барысы да башкача иде, ул мәхәббәте белән бик бәхетле, дөнья матур, якты, бернинди борчу-кайгысы юк иде. Авылына кайтса, өе, әнисе шатланып каршы ала, монда килсә эше, сөеклесе көтеп тора иде. Ә хәзер? Ә хәзер әнисе кайгысыннан үләр, аны өйгә дә кертмәс, хурлыгы ни тора бит... Ирсез бала тапкан, тегенең уйнаш­тан туган баласы, дип, бармак төртеп сөйләячәкләр...

Ул шулай урам буйлап барды да бар­ды, шәһәр читенә ничек килеп җиткәнен дә, тимер юл буйлап баруын да сизмәде, уйлары аны ераккарак алып киткән иде шул... Өстенә каяндыр якты ут якынлаша башлады, ул аңа каршы китте, ник каршы барганын үзе аңламады. Ут тук­тады, тик сүнмәде, каршысында зур бер абый пәйда булды.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2017-08-26 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: