Сагынганда ак болытка кара, 7 глава




- Сөмбел, ник син болай өзгәләнәсең, миңа булса да эчеңне бушат, сиңа бездә яшәү шулкадәр авырмы? Нәрсә борчый сине, нәрсәдән куркасың? Сөмбел, күз­ләремә карап әйт әле, нәрсә телисең син бездән, аңлат. Без бөтенебез гаепле кеше кебек йөрибез, өй өстендә кара болыт асылынып торган кебек. Әти белән әнинең ни гаебе бар, алар сиңа яхшылык кына телиләр. - Ул әкрен генә
Сөмбелнең кулын кысты. - Мин, үзең беләсең, һәрвакыт ярдәмгә килермен, әйт кенә, эчеңә җыйма. Син бит хәзер әни кеше, сиңа көчле булырга, аякта нык торырга кирәк. Кайчан терелеп аякка басасың, теләсәң...

Ул, сүзен әйтеп бетерә алмыйча, тук­тап калды, аннары авыр сулап:

-... шул вакытта китәрсең, - диде дә башын читкә борды.

- Хәзер мине барыгыз да жәллисез, бала үсеп, әзрәк кулга тотарлык булгач, - мин сезне жәлләрмен. Моның чиге кайда, Байрас? Сине күралмаган кеше белән бер түбә астында ничек яшәргә кирәк? Мин абыеңа, китәрмен, юлыңа киртә булмам, дип сүз бирдем. Әткәй белән әнкәйне мин бик яратам, алар каршында оят миңа. Алар, бала булгач, барысы да үзгәрер дип уйлаганнардыр, ләкин безне бала бәйли алмый. Баланы күрмәсәгез, җиңелрәк булыр иде. Иртәме, соңмы, миңа барыбер китәргә туры киләчәк. Байрас, ичмасам, син аңларга тырыш мине.

- Сөмбел, син дә аңла, минем сине беркая да җибәрәсем килми. Минем хакка, әниләр хакына, зинһар, ашыкма, - дип, Байрас аның кулын кысты. Матур зәңгәр күзләрдә яшь ялтырады, ул күзләрдә әллә нинди чаткылар уйнады, тагын нидер әйтергә теләгән иде, күз яшьләрен күрсәтүдән оялып сикереп торды да бакчадан чыгып китте.

«Бәлки, Байрас хаклыдыр, әткәй бе­лән әнкәйнең ни гаебе бар, алар Сөмбел­не үз балалары кебек якын күрәләр. Те­релергә кирәк, бала әзрәк үссен, аннары күз күрер».

Больницадан кайтканына бер ай бул­ды. Гөлфия апа, бар эшен ташлап, аларны карый, ә ул елап йөри. Тиздән печән дә башланачак. «Үземне кулга алырга кирәк, ашка таш белән атмыйлар, яшәр­гә кирәк. Җитәр сырхау бозау кебек йөрергә», - дигән уйлар белән Сөмбел, үз-үзенә ышанып, торып басты. Чәй эчәргә чакырырга дип кергән Әлфисне кочаклап үпте, елмайды. Ул кинәт йокысыннан уянган кешегә охшап калды. Җиң сызганып, дөнья көтәргә, өйдә булышырга тотынды, ләкин Булат бе­лән бер бүлмәдә ялгыз калмаска, аның белән очрашмаска тырышты. Азамат күзгә күренеп үсте, елмаеп алдаштыра башлады, өйдәгеләр аны кулларыннан да төшермәде. Сөмбел ашарга пешерде, өй җыештырды. Гөлфия апа килененең үзгәрүенә сөенеп туймады.

Җиләк вакыты да җитте. Шәүкәт аб­зый көн дә эзләп кәләпүшенә җиләк җыеп кайта. Сөмбел дә кызыгып:

- Әни, мин дә Әлфис белән җиләккә барыйм әле? - дигәч, Гөлфия апа:

- Тик озак йөрмәгез, бала имезәсең бар бит, - дип, каршы килмәде.

Алар башта берни тапмый озак йөр­деләр, йөри торгач, бер чокырга - җи­ләклекнең уртасына килеп чыктылар. Икесенең дә сөенече эчләренә сыймады, дөньяларын онытып җиләк җыйдылар. Алар, чиләкләрен тутырып, шатлана-шатлана кайтырга чыкканда, көн кичкә авышкан иде. Болай да авыр чиләк бара-бара тагын да авырайды. Шәүкәт абый аларны күреп: «И балалар, кем яшь бала калдырып, шулай озак йөри инде?» - дип ачуланмакчы иде, килене кулындагы тулы чиләкне күргәч:

- Килен, нишләвең бу? Сиңа авыр күтәрергә ярамый, кайдан җыеп бетер­дегез мондый эре җиләкләрне? – дип елмайды.

- Авыз итеп кара әле, әткәй, шундый тәмле.

- Иртәгә җиләк бөккәне пешерербез, әйеме, апа? - диде Әлфис.

- Пешерербез, солтаным.

- Ә мин иң эре җиләкне Азаматка кап­тырам.

- Әнкәй ачуланамы, бала еладымы икән? Әткәй, иртәгә безне бала белән җиләклеккә китерә алмассыңмы? Без җиләк җыйганда, Азамат коляскасында ятар иде, - диде Сөмбел шатлыклы тавыш белән.

Шәүкәт килененә карап сокланды. Сөмбел рәтләнә башлады, тәненә әзрәк ит тә кунды, бит очлары да алсуланды. Кымыз эчерергә кирәк, дип, күңеленә салып куйды.

- Әйе, килен, Ахунның тирә-як бо­лыннары җиләк-җимешкә бай. Җиләккә Очлытау, Акбиек тауларына барырга кирәк, ә менә чия Майор яланнарында мул була. Кызыл көртмәле белән кара көртмәле Акчалы тавында, йә урыс ур­манында шәп уңа. Алла бирса, алып барырмын. Көзен гөмбә дә җыярбыз.

Алар кайтып кергәндә, Булат ишегал­дында бала күтәреп йөри иде. Ул:

- Бала елатып, бу вакытка кадәр кая йөрисең? - дип ачуланып, Сөмбелгә карады.

- Ярар, ярар, бала елый-елый үсә ул, - дип, кайнатасы киленен яклап каршы төште. - Хәзер тәмләп ашар, әнә, Әлфис җиләк ашатам, ди.

Сөмбел кулларын юып килде дә күтә­релеп карамыйча гына Булат кулыннан баланы алды.

- Улым, еладыңмы, ашыйсың кил­деме?

- Әйдә, апа, теге зур җиләкне кап­тырыйк.

- Кит, теләсә нәрсә ашатма, кечкенә бит әле ул, - дип, Булат Әлфисне ачу­ланды.

Бала, әнисенең тавышын таныпмы, та­гын елый башлады. Сыер савып чыккан Гөлфия апа:

- И балам, ник озакладыгыз? Син киткәч бик каты елады, тамагы да ач­кандыр, тизрәк имез инде, - диде.

Сөмбел, кеше күзеннән ераграк бу­лыйм дип, бала имезергә бакчага кереп утырды. Бала имине эләктереп алды да комсызланып суыра да башлады. Бу дөньяда кемгәдер кирәк булуыңны аң­лау күңелгә рәхәтлек бирә. Менә бит ул чын тормыш!

- Ачка үлә язганмы? - диде Булат.

Үз уйларына батып утырганга, Сөм­бел аның янына килеп басуын сизми дә калган.

- Кит, карап торма, - диде ул, күкрәген кулы белән капларга тырышып.

- Сөмбел, ник син миннән качасың? Минем дә аның ашаганын, ими имгәнен күрәсем килә бит. Ә син мине күрүгә качарга гына торасың.

Ашап туймаган бала имине эзләп кыч­кырып елап җибәрде.

- Сөмбел, ашат, туймады бит, ник яшердең инде?

- Син киткәч ашатырмын, - дип җа­вап бирде Сөмбел коры гына.

Сөмбел киреләнгән, аны кире как­кан саен, Булат, үзе дә сизмәстән, аңа ныграк тартылды, улын сагынып, атна саен кайтты. Ике ай буе Фәридә белән күрешкәне юк, бары хат аша гына хәбәрләшәләр. Соңгы вакытта еш кына Байрашың күз карашы Сөмбелгә төбәл­гәнен сизде. Энесенең әллә теге вакыт­та әйткән сүзләре хак булды микән? Булмас, аңа кызлар беткәнме, дип үзен тынычландырырга тырышты. Беркөнне әтисе:

- Хатының мунчага китте. Йөрмә мон­да мүкләк сыер кебек, хатының янына бар, әзрәк ир була бел, - дип ачуланды.

- Кертми ул, - дип куйды Булат, ата­сыннан оялып.

- Ә син икенче юлы биген алып ат! Әй, улым, бигрәк пешмәгәнсең, Байрас булса, бүрәнәсен сүтеп кереп утырган булыр иде.

Икенче атнада Булат, чынлап та, кай­ту белән мунчаның биген алып атты. Сөмбел, гадәттә, мунчага иң соңыннан, өйдәге эшләр беткәч кенә керә. Булат ул кичне түземсезлек белән көтте, киткәнен күрми калмыйм дип, мунча ишеген күзәтте. Ул Сөмбелнең җиңел генә янына кертмәсен яхшы аңлый, ни әйтәсен дә белә, ләкин ниндидер көч акылын томалады, күңеле Сөмбелгә тартылды. Ни булса, шул булыр дип, Сөмбел китеп бераз вакыт узгач, карак кеше сыман як-ягына карана-карана, мунчага кереп китте.

- Әй, кем бар? Монда мин, - дип кычкырды Сөмбел. Үзе арты белән бо­рылып басты, тәнен ни белән капларга белмичә, күзенә беренче күренгән зур сөлгене эләктереп алды.

- Курыкма, бу мин.

- Нишлисең монда, чыгып кит!

Булат Сөмбелнең сүзләрен ишетмәде. Каршысында басып торучы кечкенә сы­лу гәүдә, иңнәренә таралган куе кара чәчләр, нечкә бил аның зиһенен томала­ды. Ул сукыр кеше кебек кулларын алга сузды, Сөмбелнең иңенә кагылуга, кинәт сискәнеп куйды. Аның хатынын анадан тума килеш беренче тапкыр күрүе. Үзенә көчләп хатын итеп тагылган Сөмбел ут яктысында шундый гүзәл иде. Ул аны акрын гына күкрәгенә кысты, үзен-үзе белештермичә, шашып-шашып үбә башлады. Сөмбелне әкренләп үзенә таба борды, ул сөлгесен кысып тоткан, күзләрен йомган килеш:

- Булат, кирәкми, калдыр мине, - дип пышылдады, ләкин үзе кумады, этмәде.

- Сөмбел, без бит никахлы, Сөмбел, ничек сагынганмын мин сине, зинһар, кума, китә алмыйм, - дип пышылдады Булат. Ул инде үз-үзенә хуҗа түгел иде, онытылып, Сөмбелнең һәрбер ноктасын кайнар иреннәре белән шашып үбә башлады. Сөмбел үзендә аңа каршы торырлык көч тапмады, бары дер-дер калтырады, тәненең Булат кагылган һәр җире әйтеп бетергесез рәхәтлек уята, күңелне өтеп-өтеп ала иде. Аның зур куллары астында яшь хатынның тәне камырга әйләнде. Булат аның йомшак күкрәкләрен, әллә кай җирләрен иркәли-сыйпый идәнгә тезләнде, Сөмбел кысып тоткан сөлгене дә тартып төшерде. Сөмбел аһ итте, куллары белән кайсы җирен капларга белмичә калды. Булат бермәл күзен ачып, аның гәүдәсенә, күкрәкләренә сокланып карап торды. Күзләре әкренләп өстән аска төште. Шулчак кендектән аска чаклы сузылган кызыл-шәмәхә яра аны сискәндереп,
айнытып җибәргәндәй булды, яраны әкрен генә бармаклары белән сыйпады да аягына торып басты.

- Кичер мине, Сөмбел, - дип, аның күз­ләренә карады. - Курыкма, мин сиңа ка­гылмыйм, - дип, иреннәре белән шәмәхә ярага йомшак кына тиеп алды да, исерек кеше кебек чайкала-чайкала, мунчадан чыгып китте. Ишек ничек ачылса, шулай тавышсыз гына ябылды.

Сөмбел баскан урыныннан да кузгала алмады, кайнар күз яшьләре күкрәкләре­нә тамды. Аның җанын әллә оялу, әллә гарьләнү биләп алды. Ул аны элеккечә иркәли, үбә, башын югалта, ләкин «яра­там» дими. Ничек аңларга соң моны? Мәңге онытмасын, газапланып яшәсен, ди микән? Сөмбел мунчада ялгызы бик озак елады.

Берсе мунчада, икенчесе бакчада...

Булат, мунчадан чыккач, карт алмагач төбенә килеп утырды, аның бу мизгелдә аю булып үкерәсе, бүре булып улыйсы килде, йөрәге күкрәгенә сыймады. «Ниш­ләдем мин?» - дип, үзен ачуланды. Әллә язмышка буйсынып, «Сөмбел, барысын да оныт, әйдә, ир белән хатын булып бергә яшик» дияргәме? Юк, Сөмбел беркайчан онытмаячак та, кичермәячәк тә. Аның яралары зур, тирән, Булат сал­ган яралар... Кирегә юл юктыр шул. Ә аның хыялы, мәхәббәте, яшь каендай сылу Фәридәсе кемнәргә калыр? Фәри­дәне кемнеңдер хатыны итеп күзалдына китерү дә коточкыч тоелды. Юк, ул Фә­ридәсен беркемгә бирмәячәк! Ул күпме төннәр озын буйлы сылуы белән кул­тыклашып, башкаларны көнләштереп, урамда йөрүләр турында хыялланды. Әйе, аның чибәр хатынына күпме күзләр көнләшеп караячак. Фәридәнең бер кара­шы җитә, ул аның колына әйләнә дә куя. Сөмбел белән, улы белән нишләргә соң? Сөмбелгә бераз гына якынлашса да үз-үзенә хуҗа булудан туктый, башы белән упкынга чума. Менә хәзер дә тынычлана алмый утыра, елыйсы килә.

Мескен карт алмагач, ничә ай инде аның калын ботаклары астында ике яшь йөрәк кайнар күз яшьләре түгә. Әгәр теле булса, Булатка киңәш биреп: «Бәхе­теңне ерактан эзләмә, бәхетен яныңда. Өеңә кер дә хатының белән балаңны кочаклап ят. Беренче хатын Ходайдан, икенчесе...» - дияр иде. Юк шул аның теле...

Сөмбел бүлмәсендә ут янды, ачык тә­рәзәдән бала елаган тавыш ишетелде. Булат өйгә кермәде, тәрәзә янына ки­леп, читтән генә Сөмбелнең көйли-көйли бала имезгәнен күзәтте.

* * *

Печән өсте җитте. Бөтен кеше печән­дә, Булат та ял алып кайтты. Сөмбел бе­лән Әлфис өйдә калды. Тавык чүпләсә дә бетми торган йорт эше Сөмбелгә өел­де, ул хәленнән килгәнчә эшне җиренә җиткереп эшләргә тырышты. Байрасның ай буе кайтканы юк, аны кайсыдыр авылга көзге урып-җыюга җибәргәннәр, ахры. Кыяр-помидор, алмалар өлгерә башлады. Сөмбел көне буе бакчада мәш килә, улы шунда бишегендә ята. Кай­натасының бакчада бишек көйләве бик яхшы булды. Музыка астында Сөмбел бакчада ашын да пешерде, керен дә юды. Бакча Сөмбелгә аның өчен генә ясалган оҗмах почмагы кебек тоелды. Ул утырткан чәчәкләр, бигрәк тә койма буендагы дәлияләр эре-эре чәчәк атты. Печәнчеләргә кичке ашны бакчада әзер­ли, күңелләрен күрә, кич белән гөрлә­шеп чәй эчәләр. Аның бакчасына күрше­ләре дә кереп чәй эчәргә ярата. Гөлфия апа килене булуга сөенеп бетә алмады: печәннән арып кайтуга, аш пешкән, мун­ча ягылган, сыер савылган, бар да тәртиптә. Кайтып ашап-эчәләр, туйганчы оныкларын сөяләр дә ятып йоклыйлар. Гөлфия апаның үз гомерендә беренче тапкыр шулай рәхәтләнеп печән эшләве иде. Кечкенә генә Сөмбел барысына да ничек өлгерәдер, ашларны да бик тәм­ле әзерли. Барысы яхшы кебек, ләкин шулай да аларны билгесезлек борчыга­ны сизелә. Булат белән Сөмбел сөйләш­ми, бергә йокламыйлар. Иртән йокыдан торгач, Гөлфия апа өметләнеп, Сөмбел янындагы урынга карый. Юк шул, Булат урынында Әлфис, Әлфис урынында Булат ята. Ник яшьләр үзара уртак тел таба алмый?

- Әллә ялгыштыкмы икән, атасы, көч­ләп яраттырып булмый бит, бәлки Сөм­белне алып кайтасы да калмагандыр, - дип, аптырап сорап куйды беркөнне иреннән Гөлфия апа.

- Нәрсә, кире илтеп куярга куша­сыңмы?

- Юк инде, аптыраганнан гына әйтәм.

- Нәрсә югалтканыңны аңлар өчен югалтып карарга кирәк, ди, шунысыннан куркам. Сөмбел кебек бар яктан килгән хатын ялгыз калмас. Менә әйткән идең диярсең, киләчәктә бик чибәр хатын булачак ул. Булат кына соңлап аңламагае. Беләсеңме, анасы, минем бер нәрсәгә шигем бар, күптән әйтмәкче идем дә, тик сез хатын-кызлар икенче төрле аң­лавыгыз бар.

- Әйт инде, сузма.

- Миңа калса, безнең Байрас Сөмбелгә гашыйк, мин моны күптән сизеп йөрим инде. Ул кайтса, Сөмбелнең һәр адымын күзәтә, берәр хәл булса, һәрва­кыт аның янында. Сизгән булсаң, Бай­рас бик үзгәрде, элекке җилбәзәк түгел инде, җитдиләнеп китте. Менә шуларны уйлыйм да һич очына чыга алмыйм.

- Кит инде, атасы, абыйсына көндәш була алмас бит.

- Ярый, анасы, ашыкмыйк әле, бер җае чыгар. Әгәр Байрас Сөмбелне алам дисә, мин аптырамам, каршы да килмәм. Син дә яхшылап уйла, минем оныгымны кемнеңдер баласы итеп күрәсем килми.

Тыштан тыныч күренсәләр дә, менә шундый борчу-өметләр эчендә яшиләр алар.

Август урталарында печәнне бетерде­ләр. Беркөнне Шәүкәт абый кичке аш вакытында:

- Иртәгә кибән куябыз, Әлфисне да үзебез белән алабыз. Ат белән чүмәлә тарттырыр. Сөмбел бер көн генә солтан­сыз торып торыр инде, - диде.

Иртән барысы да печән өяргә китте­ләр, Сөмбел бала белән өйдә үзе генә калды. Иртәнге якта кибән куясы урын­га чүмәлә тарттырдылар. Гөлфия апа:

- Печән өя башлаганчы, әйдәгез, ашап алыйк,- дип, кыр табыны әзерләде.

Әлфис атта гына йөрсә дә арыган иде, әнисенең сүзен ишетүгә, табын янына сузылып та ятты. Аның янына Булат ки­леп утырды.

- Арыдыңмы әллә? Шулай ул, әле си­ңа эләккәне юк, безне синең кебек чакта көн дә иртә таңнан уятып, печәнгә алып баралар иде. Ә син йокың туйганчы, җиңгәң куенында йоклыйсың.

- Йокласа соң, мин бит бала карыйм.

- Әлфис улым, җитәр апаң белән йок­ларга, мин сиңа анда кермә дип, ничә әйттем инде. Менә өйләнгәч, үз хаты­ның белән йокларсың. Бераз оят кирәк, бер ел бит инде, кияү егете кебек ул бүлмәдән чыкмыйсың да, абыең урыны икәнен беләсең бит, - диде әтисе.

- Апа бит үзе, минем янга ят, ди. Без хәзер Азаматны да уртага салып йоклатабыз!

- Улым, син зур бит инде. Менә мин әниең белән ятам, абыең да Азаматның әнисе белән ятарга тиеш. Ул бит аның хатыны, - дип, Шәүкәт абый төпчегенә аңлатырга тырышты.

- Ул аның хатыны түгел, - диде Әл­фис киреләнеп.

Әнисе улының сүзләреннән аптырап калды.

- Ни сөйлисең, улым? Кем әйтте?

- Апа әйтте, бер апага, - диде малай борынын тартып.

- Нинди апага?

- Апа сөйләргә кушмады.

Әтисе дә тәлинкәдән башын күтәреп, кырыс тавыш белән:

- Әлфис, нинди апа? - дип кызык­сынды.

- Апа әйтергә кушмады.

- Апаңа берни дә әйтмәбез, сөйлә!

Барысы да ашларын онытып, бу чы­быксыз радиодан тагын ни ишетербез икән дип, Әлфискә төбәлделәр. Әтисе:

- Йә? - диде басым ясап.

- Өченчекөн безгә, Булат абыйны сорап, бер апа керде. Сөмбел апа: «Ул печәндә», - диде. Теге апа: «Булат минем апамның кызына өйләнәм дип йөри икән. Монда килсәм, аны өйләнгән, баласы бар, диләр. Әгәр алдап йөрсә, бездән яхшылык көтмәсен», - диде.

Улының сүзләрен ишеткәч, әтисе то­рып ук утырды:

- Алай... килеп җиттек. Апаң нәрсә диде?

- «Юк, сезгә дөрес әйтмәгәннәр, ял­гышканнар, энесе өйләнде. Мин энесе­нең хатыны булам», - диде апа.

- Тагын ни булды? - диде әтисе, кы­зарып.

- Теге апа китеп барды, ә апа бик нык елады, Азамат та кушылып елады. Әти, апа сөйләргә кушмаган иде, белсә, мине ачуланачак.

Булат ашамады, каядыр агачлар арасы­на кереп китте. Табын янындагыларның да тамагына азык үтмәде. Эшнең рәте китте, көннең яме бетте. Бер-берсенө карамый-эндәшми, кибән өйделәр. Олы­ларның башында бер генә уй: «Алар кайтканчы, Сөмбел бала белән чыгып югалмагае». Тик бу хакта бер-берсенә кычкырып әйтергә курыктылар.

Капка төбенә йөк машинасы килеп туктаганда, Сөмбел кичке аш өлгертеп йөри иде. Машина тавышын ишетеп, ихата уртасына йөгереп чыкты.

- Байрас, ай буена югалып, кайда йөрдең?

- Исәнме, Сөмбел, - дип, Байрас аңа якын ук килеп басты. Ул кояшта каралган, чәчләре үскән. Үзе тузанга батып беткән булса да, шундый чибәр, сөйкемле иде.

- Әйдә бакчага, бала берүзе, - дип, Сөмбел аның кулыннан тартып бакчага алып керде. - Әйдә, сөйлә, кая югалдың? Кил, менә монда утыр, хәзер аш өлгер­тәм. Әткәйләр дә кайтып җитәр, алар бүген кибән куя, - дип сөйләнә-сөйләнә, күбәләк кебек очып кына йөрде.

- Мин бит сезнең авылда эшлим, сез­дә торам, әниең сиңа күп итеп сәлам әйтергә кушты. Без аның белән печәндә эшлибез, төнлә печән алып кайтабыз, шуңа озак кайта алмадым.

Сөмбелнең кулыннан чүмече төшеп китте, ул сөенеченнән Байрасның каршысына килеп басуын сизми дә калды.

- Синме, бездәме, әнигә булыштың­мы? Байрас җаным, нинди әйбәт кеше син! Сөйлә, авылда ниләр бар? Әни безне сагынамы? Сөйлә инде.

- Сагына, Сөмбел. Әниеңнең берүзеңә генә бик авыр. Быел бөтен ларын бодай белән тутырдым, печәнне дә җитәрлек ташыдык, әле тагын алып кайтасы бар.

Сөмбел аның һәр сөйләгән сүзен йо­тып барды, шатлыгы эченә сыймады.

Байрас әсәрләнеп аны күзәтте, аның озак кайтмавының төп сәбәбе - Сөмбел­не ничек тә онытырга тырышу иде. Ә ме­нә хәзер күрде дә аны ничек сагынуын аңлады. Их, бер генә кочаклап үбәсе иде, ник аннары әтисе диварга терәп атмасын шунда, бер генә тапкыр... Сөм­белнең шат йөзе, балаларча самими сөенүе аның күңеленә ниндидер татлы рәхәтлек бирә иде.

- Әйдә, сал майкаңны, юып эләм.

Менә монда кояшта җылынган су бар, үзең дә юын. Мунча өлгермәде шул әле, юынып чыккан булыр идең.

- Син салып торсаң, юынам, - диде Байрас елмаеп.

- Салып торам, Байрас, менә монда үләнгә иел.

Ул, чиләк белән җылы су алып килеп, Байрасны юындырды.

- Чәчләрең шундый үскән, бу эсседә ничек йөрисең, - дип, Сөмбел аның куе чәч арасына бармакларын батырып, су белән чайкады.

- Кызларга шулай ошый, - диде ул көлеп.

- И-и, син пеләш килеш тә матурсыңдыр инде. Безнең авыл кызларын гына түгел, әбиләрен дә үзеңә гашыйк итеп бетергәнсеңдер. Мин аларны жәллим, син берәү, ә алар күбәү, - дип, Сөмбел матур итеп челтерәтеп көлде. Байрас­ның җилкәсенә зур сөлге китереп япты. - Син бит әле Азаматны күрмәдең. Әй­дә, күрсәтәм, ул әткәйгә охшап бара, сезнең якка тарткан.

Алар алмагачка эленгән бишек янына килеп бастылар. Үз уенчыклары белән уйнап яткан бала әнисен күреп елмаеп җибәрде, битләре матур итеп чокырай­ды. Ул күзгә күренеп үскән, тыпырчынып көлә, ыгу-ыгу килеп үз янына чакыра. Искиткеч матур бала.

- Кара әле, улым, кем кайткан? Бай­рас абыйсы кайткан бит. Син, улым, тыныч кына ятып тор. Мин абыйны ашатыйм да аннары сине ашатырмын, яме, улым.

Сөмбел өстәлгә яңа пешеп чыккан токмачлы аш, сөт өсте китереп куйды.

- Аша, син бит эш кешесе, - дип, Байрас каршына килеп утырды.

- Сөмбел, сезнең хәлләр ничек соң, абый белән борчак пешәме?

- Юк, Байрас, без аның белән чит ке­шеләр. Мин сиңа бер вакыйга сөйлим, әтиләргә әйтмә, — дип, өченчекөн бул­ган хәлне сөйләп бирде. - Синең хатының дигәнгә ачуланма инде, телемә беренче ни килде, шуны әйттем. Мин Булатка каршы килә алмыйм, өйләнсен, ул кыз минем шикелле җүләр түгелдер, акыллы, чибәрдер. Бала дип, бөтенебез бәхетсез була алмыйбыз бит инде.

Сөмбел үзенең уйлары белән каядыр еракка китте. Аннары сүзен дәвам итте:

- Өйләнсен, бәхетле булсын. Ул яхшы кеше, мине яратмаган өчен генә начар дия алмыйм. Нишлисең бит, бөтен кеше дә үз тиңен таба алмый, чын мәхәббәт ул меңгә бер генә була, диләр. Мин, күрәсең, шул меңнәр арасына кермәгәнмендер.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2017-08-26 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: