бала (Малай янына килеп)




Песня: «Мама - самый лучший друг». Утыралар.

С Ц Е Н К А.

Әти – креслода газеталар укып утыра.

Әни – телефоннан сөйләшә.

Малай – идәндә уенчыклар белән уйный.

Алып бар. Бер хикәя сөйлим әле,

Чын булганмы, юктырмы?(Уйлап тора)

Юк, сөйләмим бүгенгә,

Калдырам иртәгәгә.

Балалар. Юк, юк, юк, без телибез бүген.

Юк. Юк, юк, без телибез хәзер үк.

Алып бар. Ярый алайса, тыңлагыз

Тик үпкәләп куймагыз.

Хикәямдә шаяру да, көлү, чеметү дә бар.

Тирән аның мәгънәсе, тыңлаган кеше аңлар.

Әни-бала. Сәлам, дустым, Камилә.

Ниләр эшләп ятасыз?

Шалтыратмыйсың бер дә.

Төркиягә бардыгыз?

Яллар итеп кайттыгыз?

Ну, кирәген бирәсез, дөнья буйлап гизәсез.

Малай.(Китап тотып килә). Әни, бу китапны укып бир әле

Әни. Телефоннан сөйләшәм бит,

Тимә әле нервыма.

Әнә әтиең диван саклый,

Бар әтиең янына.

Бала янә уенчыклары белән уйный. Әни телефоннан сөйләшә.

Әни. Түфли алдым дисеңме? Абау, биек үкчәле?

Биек үкчә модадан, Күптән төште түгелме?

Малай (тагын килә) Әни, әйдә, я паровозлы, я качышлы уйныйк әле.

Әни. Әй. Улкаем, эшем бик күп. Киттем керләр юарга.

Әнә бит әтиең тик ята, Чакыр аны уйнарга. (Китә)

Малай (Әти янына килә) Әти, әйдә икәү кинога барыйк әле.

Әти. Син ни сөйлисең, улым,

Нинди кино, мин занят. (эшем күп)

Бар, улым, чык урамга,

Анда рәхәт уйнарга.

Бүген әле хоккей була,

Мин “Ак барсны” яклыйм

Ә иртәгә синең белән,

Обязательно уйныйм.

Малай. Миңа хәзер нишләргә.

Терсәк ерак тешләргә.

Алып бар. Әти-әни, зинһар өчен балагызны кызганыгыз. Аның бит бер үзенә бик күңелсез.

Малай. Тып-тыныч безнең өйдә, миңа хәзер нишләргә?

Алып бар.(Бала янына килә). Үскәнем, әйдә, без сиңа яңа әни эзләп карыйбыз

Малай (уйланып тора). Чынлап та эзләп карыйк,

Яңа әнием булсын.

Төскә-биткә, әлбәттә,

Ул миңа ошап торсын.

Алып бар. Әйдә, без синең белән “Изге хезмәтләр” (Ниятләр) бюросына мөрәҗәгать итәбез. (малай китә) Безнең сабыебыз үзенә яңа әни эзләгән арада, без кызларыбызның җырын тыңлыйк әле.

ҖЫР:Кулъяулыклар чигәм”. Җыр тәмамлануга билгеле урынга “Изге хезмәтләр бюросы” дигән язу эленә. Ике кыз-администраторлар чыгалар.

1 администратор. Яңалык, яңалык,

Зур бәйрәм бүген бездә.

“Изге хезмәтләр бюро”сы

Эшен башлап җибәрә.

2 адм-тор. Шулай итеп, бүген безгә,

Рәхим итегез, дуслар.

Кемгә киңәш, кемгә ярдәм,

Барысы да бездә бар.

Малай (керә). Минем беркемгә дә кирәгем юк, миңа яңа әни табып бирегез әле.

1 адм-тор.(Телефоннан шалтырата). Бирегә гувернантка кызларны чакырыгыз әле.

4 кыз курчаклар тотып чыгалар.Бииләр. Туктагач сөйлиләр.

1 кыз. Кирәк булса, сезгә няня

Хәзер килеп җитәбез.

Уйнатабыз, йоклатабыз,

Урамда да йөртәбез.

2 кыз. Юындыра да беләбез,

Өйрәтәбез биергә.

Безнең кебек няняларны,

Таба алмассыз гомергә.

Малай. Юк, юк, миңа няня кирәкми, миңа ӘНИ кирәк.

Кызлар китәләр. Повар килеп чыга.

2 адм-тор. Ә менә мондый әни сезгә ярыймы?

Повар-әни. Мин булам повар –әни,

Шундый тәмле пешерәм.

Ә ботканы кирәк булса,

Биш минутта өлгертәм.

Алып бар. Балалар Повар- әни белән бергә без дә ботка пешерергә өйрәник әле.

УЕН-ЭСТАФЕТА. “Кайсы команда тизрәк ботка пешерә. Ботка өчен кирәкле әйберләр бер өстәлгә, командалар уртасына куелган. Алда ике өстәл. Балалар “ботканы шул өстәлләрдә пешерәчәкләр. Өстәл өсләрендә кастрюльләр тора. 1бала-су, 2-тоз, 3- шикәр комы, 4-ярма, 5-май сала. 6-болгата. Алып бар. әйтеп торса, әйбәтрәк.

Малай.(ашап карый). Бик тәмле булган, әмма минем әнием тагын да тәмлерәк пешерә иде.

1 адм-тор. Ошамый икән, ошамый,

Әни-модель бар бездә.

Пешерми дә, юмый да,

Күрсәтеп йөри мода.

Мода күрсәтүче кызлар чыга.

Кыз-модель. Юдашкиннан һич ким түгел,

Төрле фасон сайладык.

Мода күрсәтеп йөрибез.

Кайда гына булмадык.

“МОДА” күрсәтү чыгышы. Кызлар утыралар.

бала (Малай янына килеп)

Модель әни кирәк түгел,

Өйгә дә кайтып кермәс.

Чит илләрдә генә йөрер,

Синең барлыкны белмәс.

2 адм-тор. Таптык, таптык, шәп әни

Укытучы-педагог.

Күп белә, күп өйрәтә,

Җырлата һәм биетә.

Алып бар.......,(Малайның исеме) әйдә безнең малайлар белән җырла, сиңа укытучы-әни ошамыйча калмас.

Малайлар башкаруында җыр. (Үзегез сайлыйсыз)

Малай. Әни укытучы булса, дәрес карарга кирәк,

Юк мени соң шундый әни, минем үзем төслерәк.

10 бала. Менә үзем әйтим әле,

Бик күп алар әниләр.

Маляр, сатучы, инженер,

Табиб, тәрбиячеләр.

Рәссам әни иң әйбәте,

Искиткеч рәсемнәре.

Алып бар. Балалар, әйдәгез рәссам әниләрнең дә үзләрен күрик.

УЕН “Бала һәм әни” портретын ясау.Ике команда. Ике мольберт куела. 1-баш, 2-каш, 3-авыз, 4 –колак, 5 –күз, 6-муен, 7-чәч ясыйлар. Башта балалар, аннары әниләр. Алып бар. нәрсә ясарга икәнлеген әйтеп тора. Кайсы команданың рәсеме матуррак чыга.(Бүтән төрле бирем дә бирергә була.)

Малай. Рәссам әни бик әйбәт, әмма икенче кирәк.

11 бала. Бик сайланасың әле син,

Беркем сиңа ярамый.

Бар бер әби, ул-хәзинә,

Балаларны, оныкларны

Шундый яратып карый.

Алып бар. Безнең бит андый әбиләр турында җырыбыз да бар.

ҖЫР:Кунак әби” Г. Гәрәева җыры.

Әбиләр белән уен.Администратор-кызлар чыгалар.

1 адм-тор. Эзли-эзли арып беттек,

Инде хәзер нишлибез.

2 адм-тор. Яңа әни табалмыйбыз,

Нишләр малай әнисез?

Малай чыгып китә. Үз әнисе чыга.

ӘНИ. Ишетәм аның тавышын, бу бит минем йолдызым.

(Малай йөгереп керә, әнисен кочаклап ала)

Кайда йөрдең син, улым, Бик-бик сине сагындым,

Әтиең дә югалтты, Синсез өй ятим калды.

Малай. Мин дә әнием сине бик сагындым,

Мин сине бик-бик яратам. (Алгарак килә)

Сезгә сер итеп әйтәмен

Минем әни иң әйбәте,

Иң кадерлесе икән. (Малай әнисе белән бергә утыралар)

Алып бар. Менә шулай, дөньяда һәр балага үз әнисе -- иң яхшысы, иң әйбәте, иң сөеклесе, бердәнбере булып калсын. Әниләрнең кадерен белик, ә балаларыбыз безнең киләчәгебез. Бергә-бергә дус, тату, матур яшик.

ҖЫР.Күгәрченнәр гөрләшәләр” (З. Минһаҗева альбомыннан)

12 бала. Көне дә бүген нинди бит,

Күңел җилкенеп тора.

Әниләр белән бергәләп,

Биисе килеп тора.

ӘНИЛӘР БЕЛӘН БИЮ.

Балалар бүләкләрен алып ярымтүгәрәккә басалар.

13 бала. Котлыйбыз бәйрәм белән,

Бүген без әниләрне.

Тәрбияче апаларны,

Кызларны, әбиләрне.

14 бала. Якты булсын көннәре,

Тыныч булсын төннәре.

Сөенечтән һәм шатлыктан

Янып торсын күзләре.

15 бала. Сез булганга без кадерле,

Сез безгә олы терәк.

“Әни” сүзе иң изге сүз,

Әни безгә бик кирәк.

16 бала. Без телибез әниләргә

Иң яхшы теләкләрне.

Чын күңелдән тапшырабыз.

Әлеге бүләкләрне.

Балалар бүләкләрен әниләренә тапшыралар. Урыннарына килеп басалар. ҖЫР: “Җырлыйм әнием турында”. Әниләр белән бергә җырлыйлар.

Т Ә М А М

 

Сценарийны русчадан Гөлсинә Гәрәева тәрҗемә итте.

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-10-12 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: