Тема: “Татар теле тарихы” курсына кереш.




Федеральное агентство по образованию

Государственное образовательное учреждение

Высшего профессионального обучения

«Казанский государственный университет им. В.И.Ульянова-Ленина»

Кафедра истории татарского языка и общего языкознания

 

 

СОГЛАСОВАНО:

Зав. выпускающей кафедрой

истории татарского языка и общего

языкознания __________________Ф.Ш.Нуриева

 

”_____”____________________2009

 

 

УТВЕРЖДАЮ:

Декан факультета татарской филологии и истории _______________И.А.Гилязов

 

”_____”_________________2009 г.

 

 

УЧЕБНО-МЕТОДИЧЕСКИЙ КОМПЛЕКС

Дисциплины «Основной язык: История татарского языка (историческая грамматика, литературный язык)»

для специальности 021700 «Филология»

факультет татарской филологии и истории

кафедра-разработчик кафедра истории татарского языка и общего языкознания

Учебно-методический комплекс составлен в соответствии с Государственным образовательным стандартом высшего профессионального образования и примерной программой дисциплины для специальности 021700 «Филология»

Учебно-методический комплекс рассмотрен и одобрен на заседании кафедры истории татарского языка и общего языкознания, протокол № 1 от «9» сентября 2009 года.

 

 

Зав. кафедрой разработчика доктор филологических наук

профессор Ф.Ш.Нуриева _______________

 

Председатель Учебно-методической комиссии

 

доцент А.М.Закирзянов _____________

 

 

Разработчик программы доцент Х.Х.Кузьмина _____________

 

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы

В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты

Татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы

 

КИЛЕШӘМ:

Татар теле тарихы һәм гомуми тел

белеме кафедрасы мөдире, профессор __________________ Ф.Ш.Нуриева

 

”_____”____________________2009

 

 

РАСЛЫЙМ:

Татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, профессор____И.А.Гыйләҗев

 

”_____”_________________2009 г.

 

 

УКУ-УКЫТУ МЕТОДИК КОМПЛЕКСЫ

 

Фәннең исеме «Төп тел: татар теле тарихы (тарихи грамматика, әдәби тел тарихы)»

Белгечлек 021700 «Филология»

факультет татар филологиясе һәм тарихы факультеты

кафедра татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы

Уку-укыту методик комплексы Югары белем турындагы Дәүләт стандартына һәм 021700 «Филология» белгечлегеннән мәҗбүри белем эчтәлегенә нигезләнеп төзелде.

Уку-укыту методик комплексы татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы утырышында тикшерелде һәм тәкъдим ителде, протокол №1 2009 нчы елның «9» сентябреннән.

 

 

Кафедра мөдире филология фәннәре докторы

профессор Ф.Ш.Нуриева _______________

 

Уку-укыту методик комиссиясе рәисе

 

доцент Ә.М.Закирҗанов _____________

 

 

Программаның авторы доцент Х.Х.Кузьмина _____________

 

1. Аңлатма язуы (методик күрсәтмәләр)

 

Курсның гомуми сыйфатламасы

Татар теле тарихы фәне лингвистик һәм социологик юнәлештә татар теленең барлыкка килү һәм үсү кануннарын, грамматик төзелешен һәм андагы үзгәрешләрне тарихи үсештә өйрәнә. Борынгы чорлардан башлап, хәзерге көнгә кадәр, тел нормаларының һәм стильләрнең формалашу, үсү юлларын тикшерү һәм өйрәнү әдәби тел тарихының төп эчтәлеген тәшкил итә.

Курсның максаты. “Татар теле тарихы” курсы студентларда татар теленең үсеше турында фәнни һәм гамәли белем бирүне күз алдында тота.

Әдәби тел тарихы фәнен төгәлләгән студентларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

Әлеге фәнне төгәлләгән студентлар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиеш:

- “Әдәби тел тарихы” фәнендә үтелә торган төрки-татар язма истәлекләрне белергә һәм әдәби телнең төп нормаларын чорларга бүлеп аңларга;

- Әдәби телнең нигезендә яткан кыпчак-болгар телләре турында теоретик мәгълүматны үзләштерергә;

- Язма истәлекләр белән эшли белергә, стильләрне аера белергә күнегергә тиешләр;

- Язма истәлекләрнең тел текстына тулы тарихи-лингвистик анализ ясый белергә тиешләр.

2.1. ЛЕКЦИЯЛӘРНЕҢ ТЕМАТИК ПЛАНЫ.

Тема: “Татар теле тарихы” курсына кереш.

Чагыштырма-тарихи тел белеменең өйрәнү предметы, алымнары һәм принциплары, максат һәм бурычлары. Борынгы телләрне торгызу үзенчәлекләре. Телләрнең килеп чыгышы һәм үсеше турындагы теорияләр. Нигез тел (праязык) һәм баба тел (протоязык) турында мәгълүмат. Тарихи грамматиканың ареаль лингвистика һәм этнолингвистика фәннәре белән бәйләнеше. Глоттохронология мәсьәләләре.

Төп әдәбият:

1. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. - М., изд. АН СССР, 1955. - ч.1. Фонетика; 1956. ч. II. Морфология.

2. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков: Фонетика. - М., изд. ”Наука”, 1984; Морфология. - М., изд. “Наука”, 1988.

3. Л.Җәләй. Татар теленең тарихи морфологиясе. - Казан, 2000.

4. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б.

Өстәмә әдәбият:

1. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003.

2. Щербак А.М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (имя). - Л., изд.”Наука”, 1977.

3. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. -Казан, 1975.

 

Тема: Татар теленең фонетик системасының тарихи үсеше.

Төрки телләрнең тарихи фонетикасы мәсьәләләре. Борынгы төрки телнең вокализм системасын торгызу. Борынгы төрки сузыклар саны мәсьәләсе. Озын сузыклар. Икенчел озынлык. Төрки озын сузыкларның юкка чыгу сәбәпләре. Борынгы төрки нигез телдә сингармонизм законы чагылышы. Иҗек типлары. Борынгы төрки нигез телдә интонация һәм басым мәсьәләсе.

Борынгы сузыкларның системалы һәм спонтан үзгәреше. Идел буе сузыклар күчеше. Татар һәм башкорт теле сузыкларын борынгы төрки сузыклар белән чагыштырып өйрәнү. Идел буенда А авазының иренләшүе һәм аның сәбәпләре. [*а > ä]; [*ä > ē > i]; [*i > ē]; [*u > о]; [*о > u]; [*ü > ö]; [*ö > ü]; [*yj > ў] күчешләре.

Борынгы төрки консонантизм системасына гомуми характеристика. Борынгы сүз башы, уртасы һәм азагы (анлаут, инлаут, ауслаут) закончалыгы. Тартык авазларың саны. Борынгы йомык тартыклар [*p, *b, *t, *d, *q, *k, *g], өрелмәле [*s, *š, *z, *ğ, *j ] һәм сонор тартыклар [*r, *l, *m, *n, ŋ], аларны реконструкцияләүдә кайбер бәхәсләр. Борынгы тартык авазларның Идел буенда үзгәреше. Татар теле диалектларына хас тартык авазлар һәм аларга характеристика. Борынгы авазларның диалектларда саклану күренеше.

Төп әдәбият:

1. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. - М., изд. АН СССР, 1955. - ч.1. Фонетика;

2. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков: Фонетика. - М., изд. ”Наука”, 1984;

3. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б.

Өстәмә әдәбият:

1. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003.

2. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. -Казан, 1975.

 

Тема: Татар теленең тарихи морфологиясе. Исем сүз төркеме һәм аның тарихы.

Тарихи морфологияне өйрәнү предметы, фәннең максат һәм бурычлары. Чагыштырма эзләнүләрнең лексик-грамматик һәм морфологик аспектлары. Борынгы төрки телдәге сүз төркемнәренә гомуми характеристика. Тарихи морфология буенча язылган хезмәтләр.

Борынгы төрки телдә исем сүз төркеме һәм аңа хас категорияләр. Борынгы күплек саны кушымчалары, татар телендә аларның саклану очраклары. Төрки телләрдә килеш категориясенең тарихи үсеше. Борынгы килешләр: баш, юнәлеш, төшем, урын-чыгыш, корал, бергәлек, охшату-чагыштыру, чакыру килешләре һәм аларның кушымчалары. Борынгы төрки тартым һәм хәбәрлек категорияләре, аларның татар телендә үзгәреше. Икенчел төрки телдә килешләр системасының үсеше. Хәзерге килешләр системасы урнашу.

Төп әдәбият:

1. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. - М., изд. АН СССР, 1956. ч. II. Морфология.

2. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Морфология. - М., изд. “Наука”, 1988.

3. Л.Җәләй. Татар теленең тарихи морфологиясе. - Казан, 2000.

4. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б.

Өстәмә әдәбият:

4. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003.

5. Щербак А.М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (имя). - Л., изд.”Наука”, 1977.

6. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. - Казан, 1975.

 

Тема: Борынгы төрки телдә алмашлык сүз төркеме һәм аның татар телендә үсеш-үзгәреше.

Телдә алмашлыкларның функцияләре һәм аларның барлыкка килү сәбәпләре. Алмашлыкларның борынгылыгы. Саф алмашлыклар (зат, күрсәтү, сорау) һәм алмашлык сүзләр (калган төркемчәләр (А.М. Щербак)). Беренчел алмашлык төркемчәләре турында бәхәс. Күрсәтү алмашлыклары һәм аларның фонетик вариантлары, кулланылыш даирәсе һәм таралышы. Диалекталь күрсәтү алмашлыклары. Зат алмашлыклары. Баба телдә зат алмашлыкларын торгызу: В. Котвич, А.М. Щербак, Б.А. Серебренников карашлары. Өченче зат алмашлыгын торгызу мәсьәләсе. Төрки-монгол паралллельләр. Сорау алмашлыкларын торгызу. *Kim алмашлыгының функциональ-стилистик кыры. Сорау алмашлыкларының диалекталь вариантлары. Соңгырак чорда барлыкка килгән, гарәп-фарсы сүзләре нигезендә ясалган алмашлык төркемчәләре: билгеләү, билгесезлек, юклык алмашлыклары, аларның әдәби телдә һәм диалектларда кулланылышы.

 

Төп әдәбият:

1. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. - М., изд. АН СССР, 1956. ч. II. Морфология. – с. 236.

2. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Морфология. - М., изд. “Наука”, 1988.

3. Л.Җәләй. Татар теленең тарихи морфологиясе. - Казан, 2000.

4. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б.

Өстәмә әдәбият:

1. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003.

2. Щербак А.М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (имя). - Л., изд.”Наука”, 1977.

3. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. -Казан, 1975. – 70-75 б.

 

Тема: Борынгы төрки телдә сан сүз төркеме һәм аның татар телендә үсеш-үзгәреше.

Телдә саннарның функцияләре һәм аларның килеп чыгу сәбәпләре. Берлекне һәм күплекне белдерү юллары. Саннарның гомуми саны. “Сан” сүз төркеменең этимологиясе һәм татар телендәге мәгънәләре. Үзәк саннарны реконструкцияләү һәм аларның этимологиясе. Дисто саннары һәм аларның этимологиясе. Саннарның төркемчәләре. Тәртип саннары һәм аларның ясалышы. Җыю саннары һәм аларның ясалышы. Бүлү саннары һәм аларның ясалышы. Өлеш саннарының ясалышы. Хәзерге төрки телләрдә сан төркемчәләре. Саннарның төрләнүе.

Борынгы төрки телдә санау системасы һәм аның үзгәрүе. Хәзерге төрки телләрдә һәм татар теле диалектларында санау системасы.

Саннарны график рәвештә тасвирлау. Дөнья телләрендә саннарны белдерү үзенчәлеге.

Төп әдәбият:

1. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. - М., изд. АН СССР, 1956. ч. II. Морфология. – с. 176-207.

2. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Морфология. - М., изд. “Наука”, 1988. – с. 162-201.

3. Л.Җәләй. Татар теленең тарихи морфологиясе. - Казан, 2000.

4. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б.

Өстәмә әдәбият:

5. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003.

6. Щербак А.М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (имя). - Л., изд.”Наука”, 1977.

7. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. -Казан, 1975. – 70-75 б.

 

Тема: Борынгы төрки телдә фигыль сүз төркеме һәм аның татар телендә тарихи үсеше.

Борынгы төрки нигез телдә исем, фигыль һәм сыйфат омонимиясе. Омонимия күренешен өйрәнү тарихы һәм бу турыда карашлар. Баба телдә фигыль яки исемнең беренчел булу мәсьәләсе. Кушымчаларның полифункциональлеге. Төрки фигыльләрдә зат-сан, заман категорияләренең тарихи үсеше. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрнең беренчеллеге. Мөстәкыйль һәм ярдәмче фигыльләр: *irmiš, *irsä, *irdi фигыльләрнең кулланылыш үзенчәлекләре. Борынгы төрки телләрдә фигыльләрнең семантик төркемчәләре: хәрәкәт, хәл-торыш, фикерләү, сөйләм һ.б. фигыльләр.

Төп әдәбият:

1. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. - М., изд. АН СССР, 1956. ч. II. Морфология. – с. 304-313.

2. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Морфология. - М., изд. “Наука”, 1988.

3. Л.Җәләй. Татар теленең тарихи морфологиясе. - Казан, 2000.

4. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б.

Өстәмә әдәбият:

5. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003.

6. Щербак А.М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (имя). - Л., изд.”Наука”, 1977.

8. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. -Казан, 1975. – 70-75 б.

 

Тема: Борынгы төрки телдә затлынышсыз фигыльләр һәм аларның татар телендә тарихи үсеше.

Борынгы төрки баба телдә исем-фигыль тамырларның кулланылышы. Борынгы төрки телдә исем фигыльләр. Исем фигыльләрнең борынгы, иске төрки һәм татар телендәге кушымчалары (~40). Хәзерге төрки телләрдә исем фигыль кулланылышы һәм кушымчаларының системалашуы. Чуваш теленең *as||es кушымчасы. *-yš кушымчаларының сүз ясалыш функцияләре.

Хәл фигыльләр һәм аларның тарихи үсеше. Хәл фигыльләрнең исем фигыльләрдән һәм сыйфат фигыльләрдән барлыкка килүе. Хәл фигыльләрнең төп формалары (сатуб, сатубән, сатыйн, сатгун, сатдык//сатдың ирсә, сатгандин, саткач; күлү кәлди, күләйү кәлди, күлә кәлди, күлә-күлә; кәлдигинчә, кәләнчә). Хәл фигыльләрнең соңрак барлыкка килгән һәм диалекталь формалары.

Төп әдәбият:

1. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. - М., изд. АН СССР, 1956. ч. II. Морфология. – с. 304-313.

2. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Морфология. - М., изд. “Наука”, 1988.

3. Л.Җәләй. Татар теленең тарихи морфологиясе. - Казан, 2000.

4. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б.

Өстәмә әдәбият:

5. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003.

6. Щербак А.М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (имя). - Л., изд.”Наука”, 1977.

7. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. -Казан, 1975. – 70-75 б.

Тема: Борынгы төрки телдә сыйфат фигыльләр һәм инфинитив, аларның татар телендә тарихи үсеше.

Сыйфат фигыльләрнең барлыкка килүе турында карашлар. Сыйфат фигыльләрдә заман категориясе. Үткән заман (*-gan, *-myš, *-dyq), хәзерге заман (*-čy, *-gučy), киләчәк заман (*- dačy, *-gusi, *-asy, *-qaj, *-ačaq), хәзерге-киләчәк заман *-yr кушымчалары һәм аларның этимологиясе. Татар теле диалектларында сыйфат фигыль формалары.

Инфинитив һәм аның төрки телләрдә тарихи үсеше. Инфинитив категориясенең исем фигыль белән якынлыгы. *-mak кушымчалы угыз формасы, аның исем фигыль белән якынлыгы. *-yrga кушымчалы кыпчак формасы, аның этимологиясе. *-galy, *-maga, -yr + өчен диалекталь формалары. Исем фигыльнең инфинитив функциясендә кулланылуы (бару кирәк).

Төп әдәбият:

1. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. - М., изд. АН СССР, 1956. ч. II. Морфология. – с. 304-313.

2. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Морфология. - М., изд. “Наука”, 1988.

3. Л.Җәләй. Татар теленең тарихи морфологиясе. - Казан, 2000.

4. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б.

Өстәмә әдәбият:

5. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003.

6. Щербак А.М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (имя). - Л., изд.”Наука”, 1977.

7. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. -Казан, 1975. – 70-75 б.

Тема: Затланышлы фигыльләр һәм аларның тарихи үсеш-үзгәреше. Хикәяләү наклонениясе.

Затланышлы фигыльләрнең килеп чыгу мәсьәләсе. Хикәяләү наклонениясенең категориаль мәгънәсе һәм аның борынгы төрки язма истәлекләрдә чагылышы. Категорик үткән заман формасы *-dy//ty. *-ty формасының этимологиясе. Хикәя фигыльнең тарихи аспектта төрләнеш үзенчәлеге. Үткән заманның *-myš//mis, *-gan//gәn, *-qan//kәn, *-dyq//dik, кушымчалары, *-yp//ip диалекталь формасы и ареаль таралышы. Хикәя фигыльнең хәзерге заман формасы (*-a//ә, *-yj // I, *-jor//jүr), аның килеп чыгышы, этимологиясе һәм төрки телләрдә тарихи таралышы.

*-ar//är//ur//yr//r кушымчалы аорист, аның килеп чыгышы һәм төрки телләрдә кулланылышы.

Киләчәк заман кушымчаларының полифункциональлеге (*-gaj, /*-qaj, *-dačy, *-ysar, *-gusi, *-qusi, *-gu, *-qu, *-man, *-maja, -ačaq, *-ar//ur). Кушымчаларның ареаль таралышы. Хикәяләү наклонениясенең диалекталь формалары.

Төп әдәбият:

1. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. - М., изд. АН СССР, 1956. ч. II. Морфология. – с. 304-313.

2. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Морфология. - М., изд. “Наука”, 1988.

3. Л.Җәләй. Татар теленең тарихи морфологиясе. - Казан, 2000.

4. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б.

Өстәмә әдәбият:

5. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003.

6. Щербак А.М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (имя). - Л., изд.”Наука”, 1977.

7. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. -Казан, 1975. – 70-75 б.

Тема: Боерык, теләк һәм шарт фигыльләр һәм аларның тарихи үсеш-үзгәреше. “Татар теленең тарихи грамматикасы” фәнен өйрәнүнең нәтиҗәләре.

Хәзерге татар телендә боеру наклонениясенең категориаль билгеләре. 1 затта теләк мәгънәсе барлыкка килү. Борынгы төрки телдә боерык фигыльләрнең куллану үзенчәлеге. Төрки баба нигез телдә теләк һәм боеру мәгънәләренең синтезы турында галимнәрнең фикерләре. I затта *-ajyn формасы һәм аның мәгънәләре. 2 затта боерык кушымчалары: 0 форма, *-yn, *-gyl; 3 затның *-syn кушымчасы. Аларның этимологиясе. Боеру һәм теләк мәгънәләренең аерымлануы. Теләк наклонениясенең *-gaj, *- asy, *-sa, *-ajyn, *-aly, *-aj кушымчалары. bargym keli диалекталь вариантлары һәм аларның таралашы. Теләкнең әдәби формалары барсаңчы, барсана. Шарт фигыльләрнең аналитик һәм синтетик формалары, аларның тарихи үсеше. Борынгы төрки язма истәлекләрдә шарт фигыльләрнең кулланылышы. *sa кушымчасына салынган теләк мәгънәсе, бу турыда М. Кашгари фикерләре.

“Татар теленең тарихи грамматикасы” фәнен өйрәнүнең нәтиҗәләре.

Төп әдәбият:

1. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. - М., изд. АН СССР, 1956. ч. II. Морфология. – с. 304-313.

2. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Морфология. - М., изд. “Наука”, 1988. –с. 269-443.

3. Л.Җәләй. Татар теленең тарихи морфологиясе. - Казан, 2000.

4. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б.

Өстәмә әдәбият:

7. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003.

8. Щербак А.М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (имя). - Л., изд.”Наука”, 1977.

9. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. -Казан, 1975. – 50-94 б.

Тема: Әдәби тел тарихы фәненә кереш.

Әдәби тел тарихы фәненең теоретик нигезләре. Әдәби телгә билгеләмә. Әдәби телне өйрәнү тарихы. Әдәби тел тарихын чорларга бүлү: төрки әдәби телләр классификациясе һәм татар әдәби теле классификациясе.

Төрки әдәби телләрнең үсешен чорларга бүлү:

1. Борынгы төрки әдәби тел (V-XI гасырлар);

2. Гомуми иске төрки төрки әдәби телнең үсеш чоры (XI -XV гасырлар);

3. Аерым иске төрки әдәби телләрнең (әзербайҗан, үзбәк, татар, казакъ, төрекмән, кыргыз, уйгыр һ.б.) үсеше 9XVI-XIX гасырлар);

4. Аерым төрки милли әдәби телләрнең үсеш чоры (XIX-XX гасыр башы);

5. Совет чорында төрки әдәби телләрнең үсеше (20 еллардан хәзерге көнгә кадәр).

Татар әдәби теле тарихының чорларга бүленеше:

Идел буе төркисе һәм борынгы татар әдәби теленең барлыкка килү һәм үсәбашлау чоры: Болгар дәүләте әдәби теле (X-XIII гасыр урталары)

1. Элгәреге (иске) татар әдәби теленең үсү чоры: Алтын Урда дәүләте әдәби теле (XIII гасырның икенче яртысы — XV гасырның беренче яртысы);

2. Элгәреге (иске) татар әдәби теленең нормалашып җитү чоры: Казан ханлыгы чоры татар әдәби теле (XV гасырның икенче яртысы — XVI гасырның уртасы);

3. Татар милли әдәби теленең үсеше өчен хәзерлек чоры (XVI гасырның икенче яртысы — XVII-XVIIIгасырлар);

4. Татар милли әдәби теленең нормалашу һәм үсеш чоры (XVIII гасыр ахырыннан ХХ гасыр башына кадәр);

5. ХХ гасыр әдәби теле (20нче еллардан хәзерге көнгәкадәр).

 

Төп әдәбият:

1. Хаков В.Х. Татар әдәби тел тарихы. — Казан, 1993.

2. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан, 1999.

Өстәмә әдәбият:

3. Баскаков Н.А. Введение в изучение тюркских языков. — М., 1969.

4. Баскаков Н.А. О периодизации и истории литературного языка «тюрки» // Лингвография, диалектология и история языка. — Кишинев, 1973.

5. Зәкиев М.З. Туган тел үсеше. — Казан, 1973.

6. Зәкиев М.З. Татар халкы теленең барлыкка килүе һәм үсеше. — Казан, 1977.

 

Тема: Борынгы төрки язма әдәби тел.

Борынгы төрки әдәби тел. Тел нормаларының үсешендә аның тоткан роле. Фонетик, грамматик һәм лексик аспектта борынгы төрки телне хәзерге төрки телләр белән чагыштырма рәвештә өйрәнү. Орхон-Енисей елгалары буенда табылган руник ташъязмаларга тарихи-лингвистик анализ. Истәлекләрне ике аспектта өйрәнү:

1. Борынгы төрки язма истәлекләрне лингвографик аспектта өйрәнү:

а) Рун язулы төрки текстлар.

б)Уйгыр язулы төрки текстлар.

2. Борынгы төрки язмаларның тел үзенчәлекләрен өйрәнү:

а) фонетик үзенчәлекләр.

б) лексик-семантик үзенчәлекләр.

в) морфологик үзенчәлекләр.

Төп әдәбият:

1. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: КДУ нәшр., 1999.

2. Нуриева Ф.Ш. Борынгы төрки тел: Орхон-Енисей язмалары теле. – Казан, 2007.

Өстәмә әдәбият:

1. Малов С. Е. Памятники древнетюркской письменности. —М, 1950.

2. Айдаров Г. Язык орхонских памятников древнетюркской письменности 8 века. —Алма-Ата, 1971.

3. Кононов А.Н. Грамматика языка тюркских рунических памятников 7-9 веков. — Ленинград, 1980.

4. Насилов В.М. Язык орхоно-енисейских памятников. —М., 1960.

5. Насилов В. М. Древнеуйгурский язык. —М., 1963.

6. Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы. Казан, 1993.

7. Кондратьев В.Г. Очерк грамматики древнетюркского языка. — Л., 1970.

 

Тема: Иске төрки әдәби тел һәм телдәге вариантлылык. Болгар чоры татар әдәби теле.

Борынгы төрки әдәби тел үзгәрү өчен алшартлар. Гомуми иске төрки әдәби тел һәм аның төп билгеләре: 1) караханид-уйгыр дәүләте гомумхалык сөйләмә теленә нигезләнгән булуы; 2) киң территориядә яшәгән төркиләр өчен уртак, аңлаешлы характерда булуы; 3) төрки халыкларда уртак дин — ислам дине кабул ителү нәтиҗәсендә уртак язу системасы булу.

Иске төрки әдәби телдә вариантылык мәсьәләсе.

IX - XIII гасырларда Идел буенда тел ситуациясе. Идел буе Болгар дәүләтендәмәдәниятнең үсеше.

Болгар чорын әдәби телен чагылдыручы язма чыганаклар һәм стильләр. Матур әдәбият, үгет-нәсихәт әсәрләре һәм дини әдәбият. Эпиграфик ядкарьлар, аларның теле. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасына лингвостилистик анализ.

Төп әдәбият:

1. Хаков В.Х. Татар әдәби тел тарихы. — Казан, 1993.

2. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан, 1999.

3. Нуриева Ф.Ш. Исторические и лингвистические условия формирования тюрко-татарского литературного языка золотоордынского периода. – Казань, 2004.

Өстәмә әдәбият:

1. Баскаков Н.А. Введение в изучение тюркских языков. — М., 1969.

2. Баскаков Н.А. О периодизации и истории литературного языка «тюрки» // Лингвография, диалектология и история языка. — Кишинев, 1973.

3. Зәкиев М.З. Туган тел үсеше. — Казан, 1973.

4. Зәкиев М.З. Татар халкы теленең барлыкка килүе һәм үсеше. — Казан, 1977

5. Нуриева Ф. Ш. Исторические и лингвистические условия формирования тюрко-татарского литературного языка золотоордынского периода / Ф. Ш. Нуриева. – Казань: Казанский гос. унив-т, 2004. – 376 с.

6. Тенишев Э. Р. Принципы составления исторических грамматик и истории литературных языков / Э. Р. Тенишев // Советская тюркология. – Баку, 1988. - №1. – С. 67-78.

7. Тенишев Э.Р. Избранные труды. Книга первая. – Уфа: Гилем, 2006. – 304 с.

8. Тенишев Э.Р. Избранные труды. Книга вторая. – Уфа: Гилем, 2006. – 308 с.

9. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003.

 

Тема: Алтын Урда чоры әдәби теле (XIII гасырның икенче яртысы — XV гасырның беренче яртысы).

13 гасырның икенче яртысы - 15 гасырның беренче чирегендә Идел буенда тарихи-мәдәни һәм тел ситуациясе.

ХIV гасыр язма истәлекләрнең теле. Әсәрләрдә төрле юнәлешләр: Й-һәм З-телләр. Харәзминең “Мәхәббәтнамә” (1354), С.Сараиның “Гөлстан” (1391), Х.Кятибның “Җөм-җөмә солтан” (1370) әсәре, аларның тел үзенчәлекләре. Глоссарийлар теле. Грамматик трактлар Алтын урда чоры язма истәлекләре теле.

Котбның “Хөсрәү вә Ширин” (1342), М.Болгариның “Нәһҗел-фәрадис” (1357) әсәрләре. Рәсми-канцелярия стиле (ярлыклар һ.б.). Фольклор һәм эпитафик язмалар теле.

Төп әдәбият:

1. Хаков В.Х. Татар әдәби тел тарихы. — Казан, 1993.

2. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан, 1999.

Өстәмә әдәбият:

1. Наджип Э.Н. Исследования по истории тюркских языков 11-14 вв. -М., 1989.

2. Усманов М.А. Жалованные акты Джучиева Улуса 14-16 вв.. —Казань, 1979.

3. Щербак А.М. Огузнаме. Мухаббатнаме.—М., 1959.

4. Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары. —Казан, 1981.

5. Баскаков Н.А. Введение в изучение тюркских языков. — М., 1969.

6. Баскаков Н.А. О периодизации и истории литературного языка «тюрки» // Лингвография, диалектология и история языка. — Кишинев, 1973.

7. Зәкиев М.З. Туган тел үсеше. — Казан, 1973

8. Зәкиев М.З. Татар халкы теленең барлыкка килүе һәм үсеше. — Казан, 1977

9. Нуриева Ф. Ш. Исторические и лингвистические условия формирования тюрко-татарского литературного языка золотоордынского периода / Ф. Ш. Нуриева. – Казань: Казанский гос. унив-т, 2004. – 376 с.

10. Тенишев Э. Р. Принципы составления исторических грамматик и истории литературных языков / Э. Р. Тенишев // Советская тюркология. – Баку, 1988. - №1. – С. 67-78.

11. Тенишев Э.Р. Избранные труды. Книга первая. – Уфа: Гилем, 2006. – 304 с.

12. Тенишев Э.Р. Избранные труды. Книга вторая. – Уфа: Гилем, 2006. – 308 с.

 

Тема: ХV-XVI гасырларда татар әдәби теленең үсеше.

Казан ханлыгы чоры татар әдәби теле (XY-XYI гг.). Гомумхалык әдәби теленең барлыкка килүе һәм нормалашуы. Бу чорда иҗат ителгән язма истәлекләргә гомуми лингвистик характеристика. Мөхәммәдъяр поэмалары теле. “Төхфәи мәрдан” теле. Казан ханлыгы чорында матур әдәбият теленең үсеше. Мөхәммәдъярның “Нуры содур” поэмасы теле, Колшәрифнең поэтик стиле. Өммикамал әсәрләренең теле. Әсәрләргә лингвистик анализ. Казан ханлыгы чоры әдәби телдә функциональ стильләр үсеше. Иҗтимагый-публицистик стиль (Олуг Мөхәммәднең төрек солтанына мөрәҗәгате), рәсми канцелярия стиле (Сәхипгәрәй хан, Ибраһим хан ярлыклары), фәнни стиль (“Мәҗмәгыль-кавагыйд”) һ.б.

Төп әдәбият:

1. Хаков В.Х. Татар әдәби тел тарихы. — Казан, 1993.

2. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан, 1999.

Өстәмә әдәбият:

1. Мөхәммәдьяр. Нуры содур. - Казан, 1997.

2. Миңнегулов Х.Ю. Казан ханлыгы чоры язма мәдәнияты. //Мирас. -1993. -№12.-30-33.

3. Хаков В. Мөхәммәдьяр теле. - Мирас. - 1997. -№6. -17-25.

4. Әхмәтҗанов М. Шәриф Хаҗитархани. -Идел.- 1995. -№1.

5. Абилов Ш. Мөхәммәдьяр әсәрләренең мәгънәви тәрҗемәсе. - Мирас. - 1997. -№ 6.

6. Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и ее падение. -М.-Л., 1950.

 

Тема: XVII-XVIII гасырларда татар әдәби тел нормаларының үсеш закончалыклары.

 

 

XYI-XYIII гасырларда татар әдәби теле. Татар милли әдәби теле формалашуга әзерлек чоры. Әдәби телнең үсешендә яңа тенденцияләр. Татар теленең Россиядә тоткан урыны. Иҗтимагый-публицистик стильнең үсеше, аның төрле жанрлары (грамота, указ, нотыклар һ.б.). Йосыф Касыймов илчелеге. Сәяхәтнамәләр теле. XVII-XVIII гасырларда стильләрнең үсеше. Матур әдәбият стиле: М.Колый хикмәтләренең теле. Габди, Габдессәлам шигъриятенең тел үзенчәлекләре. Г.Утыз Имәни әсәрләренең теле. Фәнни әсәрләр “Җәмигет-тәварих” теле. Беренче грамматикаларның теле һәм терминология. Рәсми-канцелярия стиле: Пугачев күтәрелеше белән бәйле документлар теле. Хаталар стиле. (“Батырша гарызнамәсе”, 1757). Г.Курсави, Таҗетдин Ялчыгол әсәрләре теле.

 

Төп әдәбият:

1. Хаков В.Х. Татар әдәби тел тарихы. — Казан, 1993.

2. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан, 1999.

Өстәмә әдәбият:

1. Хисамова Ф.М. Татарский язык в восточной дипломатии России (16-начало 19 вв.) - Казань, 1999.

2. Михайлова С.М. Формирование и развитие просветительства среди татар Поволжья. - Казань, 1972.

3. Сб. Выдающийся просветитель-демократ Каюм Насыйри. - Казань, 1976.

4. М.Ногман. XVII-XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр. - Казан, 1969.

 

Тема: ХIХ гасыр татар милли әдәби теле.

 

19 гасырда татар халкының иҗтимагый тормышы. 19 гасырда әдәби телнең торышы һәм аның традицияләре.

Татар милли әдәби теле формалашу чоры (ХIX гасыр ХХ гасыр башы). Милли әдәби тел формалашу өчен шартлар туу. Татар әдәби теленең сөйләм теленә якынаю процессы. Әдәби телне фәнни нигездә өйрәнү. (И.Хәлфин, С.Кукляшев, Х.Фәезханов һ.б). Милли әдәби телне үстерүдә К.Насыйриның тоткан урыны. Матур әдәбият стиле үсеше (Әбелмәних Каргалый, Ш.Зәки, Г.Кандалый, Акмулла,З.Бигиев, М.Акъегет, Г.Исхакый, Г.Ильяси, Г.Камал, Р.Фәхретдин, Ф.Кәрими һ.б.).

Төп әдәбият:

1.Хаков В.Х. Татар әдәби тел тарихы. — Казан, 1993.

2.Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан, 1999.

Өстәмә әдәбият:

1.Гайнуллин М.Х. Татар әдәбияты. Х1Х йөз. -Казан, 1968.

2.Миңнегулов Х.Ю., Садретдинов Ш.А. Х1Х йөз татар хрестоматияләре. - Казан, 1982.

3.Миңнегулов Х.Ю., Садретдинов Ш.А.. Х1Х йөз татар әдәбияты ядкярьләре. - Казан, 1982.

4.Михайлова С.М. Формирование и развитие просветительства среди татар Поволжья. - Казань, 1972.

Сб. Выдающийся просветитель-демократ Каюм Насыйри. - Казань, 1976.

5.Хисамова Ф.М. Татарский язык в восточной дипломатии России (16-начало 19 вв.) - Казань, 1999.

 

Тема: ХХ гасыр татар милли әдәби теле.

 

XX гасыр башында татар әдәби теле. XX гасыр башында әдәби телнең фонетик, грамматик һәм лексик нормалары. Г.Тукай шигъриятенең теле һәм стиль үзенчәлекләре. Ф.Әмирхан, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ш.Камал теле. С.Рәмиев, Дәрдмәнд, Ш.Бабич шигърияте теле. XX гасырда татар әдәби телендә төрле агымнар. Октябрь революциясеннән соң мәдәният, мәгариф, икътисад өлкәсендә туган яңа шартлар, аларның әдәби телне ныгыту һәм камилләштерүдә тоткан роле. Әдәби тел нормаларының киң халык массасына таралуы. Татар телен гамәлгә кую, Татарстан республикасында татар телен рус теле белән бертигез дәрәҗәдә дәүләт теле итеп тану турында ТАССР ҮБК һәм ХКСның 1921 елгы декреты. Гыйльми үзәк төзелү, аның татар телен үстерүдә



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-04-30 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: