Изге ташлар шунда чыга тора,




БОЛГАР

ТАРИХЫНА

СӘЯХӘТ

Казан

УДК

ББК

 

 

Бу китапка болгар тарихының хәзерге көнгә билгеле булган барлык чорларын да кертергә тырыштым. Шулай итеп кадерле укучым мин сиңа безнең эрага кадәр 322нче гасырдан алып бүгенге көнгәчә булган болгар тарихына бик кыска сәяхәт тәкъдим итәм.

 

Автор: Габдулла углы Рафис Хәким

Редактор: Габдулла углы Рафис Хәким

 

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

Кереш сүз

 

Мин бу китапны Габдел-Хәмит углы Фәрхәтнең “Болгар тарихы” китабын кыскартып, русчадан туган телебезгә ирекле тәрҗемә рәвешендә яздым. Тәрҗемә иткәндә кире үз телебезгә кайтара алмаган сүзләрне рус телендә яңгыраган рәвештә калдырдым, ә кайтарганда шик туа торган вакытта җәяләр эчендә русча язылышын күрсәттем. Шушы аз күләмдәге текста бик зур дәвер тасвирланганга күрә, бу китапны болгар тарихының схемасы дип тә карарга була.

Тәнкыйтләүчеләргә алдан ук әйтеп куям, мин язганнар бар да хакмы әллә юкмы икәнен белмим, халкыбыз елязмачылары һәм тарихчылары язганнарны гына ирештерәм. Хаклык бер Аллаһка мәгълүм, сезнең дә фаразлауларыгыз хак булмавы бик ихтимал.

Халкыбызның үз тарихын онытмаска тырышуы, рәсми тарихчыларның безнең тарихны бер яклы, сәяси вәзгыяткә бирелеп, күп очракта мәҗбүри, бик үк дөрес күрсәтмәүе, үзебезнең бабалар калдырган елъязмаларга таянмавы бу китапны язарга этәрде. Халкыбызның бүгенге көндә дә үзенең Болгар илен онытмавы, сагынуы һәм саргаюы Илдус Гыйләҗевнең “Елый торган ташлар” шигырендә ачык чагылдырылган. Менә ул:

Сиңа килдем Бөек Болгар иле,

Хаҗга барган суфи диярсең;

Күз яшемне тыеп карап йөрдем

Теткәләнгән шәһәр тирәсен.

Үткән тарихыма үпкәләмим,

Тәкъдир вата, тәкъдир тергезә.

Мәсхәрәләп нигә йорт корганнар,

Кабер ташы тезеп нигезгә?

Башы аска килгән корылмалар,

Капланган ай, сынык дугасы...

Чиркәү баскычында, нигезендә

Чәрдәкләнгән ислам догасы.

Бөек халык монда башын салган,

Сагыш кайта еллар үтәли.

Кабер өсләренә йорт торгызып,

Тыныч яшәп була микәнни?!

Ышанмаган идем бу хәлләргә,

Үз күзләрем белән күргәнче.

Бер катлы бер сабый булганмын ич,

Болгар туфрагына килгәнче.

Туздырсаң да, таптап күмдерсәң дә,

Хакыйкәтне булмый томалап.

Идел ага безнең гадел шаһит,

Суы белән ярны югалап.

Изге ташлар шунда чыга тора,

Почмаклары беткән кителеп.

Без түзәбез алар елап ята

Бәргән саен дулкын китереп.

 

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә кадәр һәр халыкка үз пәйгамбәрләре иңдерелгән. Алар үз халыкларын Раббыбыз кушканча табынырга, яшәргә өндәгәннәр. Пәйгамбәрләр Илаһның дөньяны ничек хасил итүе турында да хәбәрләр җиткергәннәр дип исәпләргә кирәк. Хәзерге заманда мифик дип каралган тарихлар да шул хәбәрләрнең чаткысы булуы мөмкин. Бүгенге көндә, күпаллалыкка ишарәләгән Грек мифологиясе дөньякүләм таратылган вакытта, бераллалыкны алга сөрүче Болгар мифологиясе дә яшәргә хаклыдыр дип исәплим. Шуңа күрә бу китапта беренче бүлекне Болгар мифологиясе дип атап Болгар мифологиясеннән дә кыска гына хәбәрләр

 

 

урнаштырдым. Аннан соң бүлекләргә бүлүне дә үземчәрәк бүлдем һәм “Болгар тарихы”н кыскартсам да өстәмәләр дә кертергә туры килде. Я Аллам, ялгышлыклардан үзең сакла, дөрес юлдан тайпылдырма!

Бөек Болгар иле [Великая Булгария] ул озакка сузылган дәверләрдә болгар кабиләләре, халыклары этник һәм сәяси яктан өстенлек иткән тарихи җирлек. XII гасыр болгар шагыйре Рәйхан әл-Болгариның “Кыр-Багыл” дастанында бу җирлекнең чикләре шактый ачык күрсәтелгән:

 

Борын үткән заманда

Лабай белән Урайда,

Җаек белән Иделдә,

Олуг Болгар, Ак Түбә -

Данлы кыпчак җирендә,

Барсылдан туган Хазар илендә,

Кыр-Багыл дигән кан булды;

Ил булганга – ил булды,

Яу булганга – яу булды.

Биләгәне кол булды,

Әйдәгәне мал булды.

 

Лабай ул Эльба, Урай ул Ерак Көнчыгыш, Кыр-Багыл ул болгар императоры [653-675нче еллар]. Кыр-Багыл хәзәр нәселеннән булганга күрә, аның хәкимлеге чорында Болгар иле [Великая Булгария] Болгар-Хәзәр, Хәзәр-Болгар [Хазарская Булгария] дип аталып йөртелә башлый.

1253-1255нче елларда ике тапкыр бөтен Болгар илен йөреп чыккан Вильгельм де Рубрук “...Великая Булгария – последняя страна, имеющая город. Из этой земли Паскатир вышли гунны, впоследствии венгры, а это собственно, и есть Великая Булгария” дигән сүзләр язып калдырган. Бу хәбәрдән гуннарның болгар икәнлеге, Паскатирның [Башкортлар җиренең] болгар иленең бер өлеше икәнлеге күренеп тора.

 

Болгар халкы – җир шарының иң борынгы халкы. Шуның өчен дә җир шарының барлык халыклары да диярлек болгар халкының йогынтысын тойган һәм бүгенге көнгәчә шул йогынтының эзләрен саклый. Җир шары халыклары арасында төрле дәверләрдә болгар халкыннан аерылып чыккан алтмышлап халык бар. Болгар халкыннан аерылып чыккан халыклар: б.э.к. XIII гасырда - этруски [әтрәчләр] яки трояннар; б.э.к. X гасырда - көньяк итальяннар, испаннар; б.э.к. I гасырда – кельтлар; VIII гасырда – маранклар [франклар], бурҗаннар [бургундлар], кызыл-кашаннар яки җирле [коренные] уйгурлар, черемислар яки марилар, утяглар яки удмурдлар, камай-болгарлар яки комилар, бер төркем мордва кабиләләре [шул исәптән бүгенге көндә дә үзләрен болгар дип исәпләүче каратай-мордвалар]; IX-X гасырларда – баварлар һәм Герман иленең башка болгар кабиләләре [тюркинглар, сакслар яки саксиннар, куляннар яки голландлар, даннар яки датчаннар, һ.б.], уруслар яки руслар, курбатлар яки хорватлар, салбаклар яки словаклар, бай-лакырлар яки поляклар, һ.б.; XI гасырда – мадьярлар яки венгрлар һәм көньяк төрекмәннәр; XIII гасырда литвалылар, латышлар, эстоннар. финнар, шведлар, норвежецлар, лопарлар; XIV гасырда – кыргызлар [кыргыз һәм казахларның борынгы бабалары] һәм сартлар; XVI гасырда – үзбәкләр, тувалылар һәм алтайлылар; XVII гасырда – якутлар, каряклар, камчыдаллар яки кынчыдаллар, бурҗатлар яки бурятлар, чиркеслар яки черкеслар [украинлылар], хантлар, мансилар, ненецлар, эвеннар, эвенклар, таджиклар, белерлар яки белуҗлар [пакистанлылар]; XVIII гасырда - башкортлар; XIX гасырда – кабардиннар, чеченнар, ингушлар, бер төркем дагестанлылар һәм башкалар.

 

I бүлек

Болгар мифологиясе

 

Мифология - ул халыкларның борынгыдан килгән инанулары нигезендә бу дөньяның кайдан килүен һәм бу дөньяда борынгыдан нинди вакыйгалар булганлыгын фаразлавы.

Болгар мифологиясе буенча беркем тарафыннан да тудырылмаган һәм үзе дә беркемне дә тудырмаган, физик гәүдәсе булмаган, бер нинди ризыкка мохтаҗ булмаган, мәңге булган һәм мәңге булачак бөек илаһ - Тәңре иң башта алыпларны хасил иткән. Алыплар алар үлемсез затлар. (Шуңа күрә ахры безнең халыкта бүгенге көндә дә “алыптай таза” дигән төшенчә яши). Җиһанда булган барлык нарсәләр алыплар.

Кубан Боянның “Чулман Толгау”ындагы “Иске-Болгар җыры”нда иң башта дөнья кап-караңгы булган дип әйтелгән. Шушы дөм караңгыда, чиксез-кырыйсыз Бай-Тирәкнең (Тәңре хасил иткән җиһанның нигезе) ботагыннан ботагына сикереп алыплар, диюләр яшәгәннәр. Алар яктылыкның нәрсә икәнен дә белмәгәннәр һәм яктылыкка мохтаҗ да булмаганнар. Алыпларның уз ара гаугасыннан туеп Тәңре, барлык алыпларны тәртиптә тотарлык дәһшәтле өлкән алып-Тамтуны бар итә. Соңыннан Тамтуны өч кисәккә бүлеп иң зур кисәгеннән, Бай-Тирәк ботагында, җир хисил иткән. Җир йөзенең чикләрендә беркем үтә алмаслык бозлы диңгезләр булган. Тәңренең иң сөйгәне алып-Чулман, илаһи нуры иңдерелгән диңгездә яшәгән. Бер заман ул балыкларның аның белән аралашмавыннан туеп диңгездән чыга һәм Тәңресеннән диңгез өстенә дә илаһи нур иңдерүен үтенә. Тәңре алып-Марга кояш булырга, ә аның хатыны Умай-бичәгә айны яктыртырга куша. Соңыннан Бар Итүче, һәр вакыт якты булырга тиеш түгел дип, көн һәм төнне булдыра. Соңыннан Чулман үтенече буенча җир йөзендә алыплардан үлемле алыплар – кешеләр туа. Алып Були (бүре) алып Гар-Кавестән ир бала таба. Аңа, ана исеменең “Бул”ын ата исеменең “Гар”ы белән берләштереп, Булгар дип исем кушалар. Умай-бичә боеруы буенча Кыр Тавыгының кызлары алып Булгардан (Болгардан) кешеләр тудырырга тиеш булалар. Бары тик Кыр Тавыгы кызы Һава тапкан балалар гына чибәр матур ягымлы булып чыга, шуларны алып Чулман кешеләр дип таный. Соңрак алып Болгар үзен алып булудан туктатып кешегә әверелдерүен үтенеп Тәңресенә ялвара. Тәңре аның теләген кире какмый. Ә Болгарны шул вакыттан бирле Болгар-батыр, Таргиз, Угер, Огуз, Зиаджи, Джам-Болгар дип дә атап йөркәннәр (янәсе бертуктаусыз кешеләрне булдыручы нәсел үгезе). Шуның өчен ахры XIII гасыр дат тарихчысы Саксон Граматик җир йөзендәге беренче кешегә ишаралап “Әдәм Болгар булган” дип язып калдырган. Борынгы болгарлар үзләре яраткан алыпларга, соңга таба үзләренә дә, дистәләгән исемнәр биргәннәр. Кояш һәм матурлык алпы Мар шулай ук Киме, Абалан, Җайдасир, Кураз, Атача, Аджар дигән исемнәр йөрткән. Аның хатыны ай һәм хатын-кызлар алып-бикәсе Умай-бичә шулай ук Хумай-бичә, Турун-Әби, Атинә, Артимас, Бульга дигән исемнәр йөрткән. Яшлек, яз, көч, мәхәббәт, уңыш алпы Карга шулай ук Сабан, Субан, Сәүбән, Ярдим, Гөлҗимеш, Субаш дигән исемнәр йөрткән. Җир асты һәм җир өсте сулары алпы Чулман шулай ук Арбай, Ельбеген дигән исемнәр йөрткән. Яшен, яңгыр, сугыш даны, намус алпы Бабай, Кубар, Барын, Җавыш дип аталган. Тимерчелек һәм тылсым алпы Хурса, Курса, Газан, Келән, Кубаджи дип аталган. Салканлык алпы Дахус, Кыш Тархан, Кыш Бабай дип аталган... Бу яхшы алыпларга начар алыплар: тәртипсезлек, астыртынлык һәм талаш алпы Албасты, бозыклык һәм күрә алмаучанлык алпы Аждаха, убырлар һәм башкалар каршы торганнар. Рәхимсез, дәһшәтле алыплар: Үлем алпы Шүрәле, шулай ук үлем алып-бикәсе Аю-бикә, төрле йогышлы чирләр алып-бикәсе Үләт, сугыш алып-бикәсе Гулаим һәм башкалар аерым урын тоткан.

Кешеләр күбәеп киткәч бер-төркем диюләр җир йөзенә кояш нурлары төшмәслек итеп зур һәм биек дивар төзиләр. Ниятләре кешеләрне юк итү була. Җир йөзен боз каплый башлый (бу безнең халык хәтерендә “ледниковый период” турындагы хәбәрнең саклануы түгелме икән?!). Кешеләрнең аяныч хәлен белеп Тәңре алып-Каргага диварны җимерергә боера. Карга диварны җимерә. Карга белән бергә аның угллары Сак һәм Сок була. Карга аларга өйгә кайтып әниләре Чәк-чәктән бал алып килергә һәм шул балны өстенә коярга куша. Бу тиздән чыгачак кояшның нурлары аның кара тәнен яндырмасын өчен эшләнергә тиеш була. Әммә алар аталарының боерыгын үтәми. Карга диварны җимереп бетергәндә аның тәненә ут каба. Янып төшкән Карганың канатлары алып-Тулпарның өстенә төшә һәм ябыша, шул вакыттан бирле Тулпар очып та йөри ала башлый (шуңа күрә халкыбызда бүгенге көндә дә “тулпар атым” дигән төшенчә яши ахрысы). Ә Сак белән Сокны әниләре Чәк-чәк, әтиләрен үлмгә дучар иткән өчен, үзен бер вакытта да таба алмаслык итеп каргый һәм очып китә. Шул вакыттан бирле Чәк-чәк яшь болгарларның туена килә һәм аларга үзенә насыйп булмаган тигез картаюны тели. Шуңа күрә болгарлар туе чәк-чәк дигән ризыксыз үтми. Ә Сак белән Сокка килсәк алар турында бик күп әкиятләр язылган. Бүгенге көндә халкыбыз теленнән төшми торганы Габдулла Тукай тарафыннан язылган Сак-Сок бәете. Шушы инанулар нигезендә болгарлар “Нардуган” [Мар-туган, кояш туган] һәм “Карга боткасы” бәйрәмнәре үткәрәләр. Алар бер үк вакытта яңа ел каршылау да булып тора. Нардуган бәйрәме декабрь аеның 25еннән гыйнварның 1есенә кадәр бәйрәм ителә. Бәйрәмнең төп өлешендә кардан дивар төзеп (янәсе диюләр төзегән дивар) бер төркем шул дивар артында булып диварны саклый, икенче төркем дивар саклаучыларга каршы көрәшеп, Карга диюләр диварын җимергән кебек, диварны җимерә. Диюләр дивары җимерелгәч кояш нурлары җиргә үтә башлаячак һәм менә нәк 25нче декабрьдән көннәр кыскарудан туктап озынаюга китә. Карга боткасы 22нче март көнендә үткәрелә. Бу язгы көн белән төн тигезләшкән вакыт, янәсе ниһәят кояш нурлары чынлыклап җиргә үтеп төшә башлады җылы яктан кара каргалар кайтыр вакыт җитте. Кара каргалар алып Карганы хәтерләтә һәм болгарлар аларны каршы алалар. Бәйрәм көнне зур казанда арпа белән иттән ботка пешерәләр үзләре сыйланалар һәм бәйрәм азагында калган ботканы каргалар сыйлансын дип төрле биек урыннарда калдыралар. Шушының белән болгар мифологиясеннән кыска гына хәбәремне бетерәм. Кызыксынган кеше Кубан Боянның “Чулман толгау”ын, Микаил Баштуның “Шан кызы дастаны” н карар.

 

II бүлек.

 

Торон-Сүбә, Идел һәм Сынҗак-Болгар.

Габдел-Хәмит улы Фәрхәт Нурутдиновның “Болгар тарихы”нда китерелгән хәбәрләргә карасак, безнең беренче дәүләтебез алыплар заманында төзелгән.

Һәр халык үз тарихын үз чыганакларына таянып яза. Халыкның үз чыганакларына таянып язган тарихы дөреслеккә якынырак дип исәпләнә. Бу халык турында чит халыклар нәрсә язмас, аларның үз ниятләре, үз кайгылары. Юкка гына безнең халык “кеше сүзе кеше үтерә” димәгән. Шушыларны истә тотып ахры Фәрхәт Нурутдинов үзенең “Болгар тарихын” нигездә бүгенге көнгә рус теленә тәрҗемә рәвешендә килеп җиткән төп болгар чыганакларына таянып язган. Менә алар:

1. Бахши Иманның “Җәгъфәр тарихы” (болгар елъязмалары җыентыгы).

2. Даиш Карачәй әл-Болгариның “Нариман тарихы” (болгар елъязмалары җыентыгы).

3. Кубан Боянның “Чулман толгау”ы.

4. Микаил Баштуның “Шан кызы дастаны”.

5. Васыл Куш әл-Болгариның “Удивительные истории и повести – освежающие родники для идущих по булгарскому пути” җыентыгы.

Безнең эрага кадәр 32000нче елда Умай-бичә [Торон-Әби] алып Сабан улы Локбыр ярдәмендә Торон-Сүбә [Турун-Суба] дәүләтенә нигез сала. Бу кешелек тарихындагы беренче дәүләт була. Шушы дәүләттә болгар халкы барлыкка килә. Безнең эрага кадәр 32153нче елда беренче мәртәбә һәм 19000нче елда икенче мәртәбә Локбыр Азиянең туз, я булмаса тузгар кабиләләре белән Агилгә [Балкан ярымутырауына] сәфәр кыла. Беренче сәфәрдән соң Агилдә калган тузгар кабиләләре җирле Агил кабиләләре белән берләшеп болгар халкын хасил итә. Беренче болгар кабиләләре “баян”нар, “баят”лар, “баяндур”лар, соңрак грек галимнәре тарафынан “пеон”нар дип атап йөртелгән. Шушы боян-болгарларны Локбыр икенче сәфәре вакытында хәзерге Идел ярларына күчереп утырта. Ул вакытта болгарлар Иделне Умай-бичә хөрмәтенә Бульга дип атап йөрткәннәр [Иделнең “Волга” дигән исеме шуннан килә дип фаразларга була]. Безнең эрага кадәр XVI гасырда Иделдә яшәүче бояннар инде төрке-болгар [ак-болгар, идел болгар] телендә сөйләшкәннәр һәм төрке-болгар телендә, башлары кыркылгын халык дигәнне аңлатучы “билиш-бриг” дигән исем белән дә аталып йөртелә башлаганнар. Төрке-болгар теле дөньядагы барлык төрки телләрнең дә атасы дип исәпләнә. Идел болгарлары (безнең борынгы бабаларыбыз) төрке-болгар теленә кадәр булган телләрен “локыр” дип атап йөрткәннәр. Аларның үзләренә башкалар тарафыннан “локыр” дигән кушамат бирелү дә алып Локбыр кешеләре я локыр телле кешеләр дигән мәгънәне аңлаткан булуы ихтимал.

XII гасыр галиме тел һәм этнология белгече Сөләйман Ибн Дауд әл-Болгариның хәбәр итүе буенча борынгы болгарлар түбәндәге җиде телдә сөйләшкәннәр: 1) иң борынгы болгар теле дип исәпләнүче кар [фин] теле; 2) кар теленнән килеп чыккан җуграй [венгр] теле; 3) җуграй теленнән килеп чыккан “искесубаш” [искечуаш] будин теле; 4) җуграй һәм мардан телләреннән килеп чыккан синдж теле [булачак индо-иран телләрен барлыкка китерүче]; 5) будин теленнән килеп чыккан төрке-болгар теле; 6) синдж теленнән килеп чыккан бурҗан теле; 7) бурҗан теленнән килеп чыккан [иллирий, герман, яңа агил (славян) телләренең атасы] искеагил теле.

Умай-бичә, безнең эрага кадәр 14953нче елда, Торон-Сүбәдә идараны Болгар-батырга [Таргизга] тапшыра. Таргиз шул ук елның 22нче июнендә “Субаш” караматында Торон-Сүбәне болгар иле “Идел” дип игълан итә. Карамат икенче төрле карамаҗ [карамадж] илаһка табыну урыны, болгарлар өчен изге урын. Идел дигән сүз, болгар халкының җиде кабиләнең бергә кушылуыннан барлыкка килүен, җиде кабилә [җиде ил] дигәнне аңлата. Соңрак Идел сүзе Булга елгасын аңлата башлый һәм гомүмән ага торган суны да аңлата, мисал өчен: “Чулман идел”, “Ак идел” [Агидел], “Нократ идел”. Шул вакыттан бирле бу көн болгар дәүләтчелеге көне [Таргиз көне] булып тора. Бүгенге көнгәчә шушы көнне болгарлар дөньяның төрле почмакларыннан Болгар шәһәренә Болгар жыенына жыела һәм Таргиз көнен бәйрәм итә. Икенче көнне Йөзү көне бәйрәме башлана. Бу көнне күмәк су коену үткәрелә [гәрәп илчелеге сәркәтибе Ибен Фадлан ахрысы шушы бәйрәмне тасфирлап “болгарлар бер-берсеннән читенсенмичә, ирләр һәм хатыннар, бергә су коеналар” дип язган]. Бәйрәмнән соң, Таргиз теләк белдергән бер төркем боян-болгарларга Агилгә кайтырга рөхсәт бирә. Балкан ярымутыравына күчеп киткән болгарларны икенче төрле “билиш-бриглар”ны греклар “фригийц”лар, “трак”лар, “пеласг”лар дип атап йөрткәннәр. Ә “билиш-бриг”лар үз-үзләрен “ак-кой” [грекча “ахейц”лар] дип атап йөртергә яратканнар. Күченгән билиш-болгарлар Балканның көньягына, Кече Азиянең көнбатышына һәм көньягына, Сириягә [шул исәптән Ливан һәм Палестинага] һәм Египетның төньягына урнашканнар. Палестина дигән сүз дә, Палестинаның иң борынгы халкының исеме “филистимлян” да, Грециянең иң борынгы халкының исеме “ахейц” яки “пеласг” та шул билиш-бриг болгарлар [аккойлар] исеменнән килә дип исәпләнә. Египетка, пирамидалар төзү гадәтен дә билиш-бриг болгарлар алып килгән. Пирамида дигән сүз дә төрке-болгар телендә конус рәвешендәге тауны, калкулыкны аңлаткан “бурама” сүзеннән алынган дип фаразлана. Билиш-болгарлар күп кенә очракларда бу илләрнең аксөякләрен тәшкил иткәннәр һәм шуңа күрә ахры төрке-болгар сүзләре патшалар исемендә, гәскәр башлыклары исемендә, шәһәр исемнәрендә, географик исемнәрдә бик күп очрый. Мисал өчен, безнең эрага кадәр VIII гасырдагы Египет фараонының исеме “Букхар” турыдан туры булгар, я булмаса болгар сүзеннән алынган, безнең эрага кадәр II гасырдагы Әрмән патшасы “Валар-шак”ның исеме буляр-шах, я булмаса болгар-шах дигән сүздән алынган, карфогенның данлыклы гаскәр башлыгының исеме “Ганнибал” болгарларның борынгыдан килгән патшалык титуллары кан һәм балтавар сузләреннән килә, безнең эрага кадәр XIII гасырдагы ахейлар [микеннар] патшасы исеме “Агамемнон” болгарларда инде борынгыдан гәскәр башлыгын аңлаткан ага-мөэмин сузеннән алынган, ахей батыры Гераклның исеме болгарларның Гүр-Углы [кабер углы, я булмаса сукыр углы] дигән сүздән килә дип исәпләнә, шул ук ахей батыры Ахиллесның исеме безнеңчә Агилле [Балканлы]ны аңлата, Афина шәһәренең борынгы исеме “Буляр-Кекан”ны греклар “Пелар-Гикон” рәвешендә саклап килә, ә Афина яки Атина Паллада болгар мифологясендәге алып-бикә Умай Атина Балада исеменнән килә, һәм башкалар, һәм башкалар.

Болгар империясе Иделдә беренче патша Карт-Болгар Болгар-батыр Огуз Зияджидан [б.э.к. 14953-14653нче еллар] соң аның углы Ал, я Бал [б.э.к. XIV мең еллык], аннан соң аның углы Кан, я Аба-Кан [б.э.к. XIII мең еллык], аннан соң аның углы Сан һәм аның токымы Ит [б.э.к. XII мең еллык], аннан соң аның углы Кар [б.э.к. XI мең еллык], аннан соң аның токымы Лут [б.э.к. X мең еллык], аннан соң аның токымы Сакал [б.э.к. VIII мең еллык], аннан соң аның токымы Ака, я Буга [б.э.к. VII мең еллык], аннан соң аның токымы Кахыл [б.э.к. VI мең еллык] хәкимлек иткән.

Безнең эрага кадәр 13500нче елда Идел империясе игълан ителгән Субаш карамаҗы янында “Аратэб” дигән мәһәббәт гыйбадәтханә төзелгән һәм Олуг Болгар [Олуг-Багур, Руҗан, Арҗан, Ардан, Абрашир, Бершәһәр, Халҗа, Кибер Бура] шәһәренә нигез салынган. Аратэб безнең эраның 922нче елында зур манаралы Исмаилдан мәчете итеп үзгәртеп корылган. Олуг Болгар шәһәре Иделнең башкаласына әверелгән.

Безнең эрага кадәр VII меңеллыкта, Ака хәкимлек иткән дәвердә, төрке-болгарлар атларны кулга ияләштергәннәр һәм атлы гаскәрләр булдырып күрше халыкларга яу чаба башлаганнар. Болгар яулары еш кына Суварга [Месопотамия] һәм Урта дингезгә барып җиткән.

Безнең эрага кадәр 5600нче елда Идел империясе таркала. Идел империясе таркалган вакытта Сынҗакта [Кавказ алды] Зияджи [Дуло] нәселеннән булган Җам Аудан идара иткән була. Ул шушы болгавыр вакытта югалып калмыйча Джураш [хәзерге Дагестан, Чечня, Ингушетия], Утиг [хәзерге Карачаево-Черкесия, Адыгея, Кабардино-Балкария] кабиләләре белән солых төзи һәм атлы гаскәрләр белән яу чабып Бурҗан [хәзерге Идел һәм Идел тирәсе], Шир [хәзерге Дон], Бырман [хәзерге Кара диңгезнең төньягы ярлары], Бырбат [хәзерге Украинаның төньягы һәм Белорусия], Шуд [Көнчыгыш Европаның төньягы], Артан [Көнчыгыш Прибалтика] җирләрен Сынҗакка куша. Аудан тарихта беренче мәртәбә шушы берләштерелгән җирләрне - Болгар иле, Болгар патшалыгы дип атый. Соңрак төзелгән Болгар илләреннән аеру өчен болгарлар бу дәүләтне Сынҗак-Болгар дип атап йөрткәннәр, ә греклар – Иске Болгар иле [Старая Булгария] дип атаганнар. Соңга таба Иске Болгар иле термины белән Сынҗакны [Азов дингезе тирәсе Һәм Украина] гына билгеләү гадәте Сынҗакта Сынҗак-Болгар башкаласы Сандугач [Ставрополь] урнашкан булганга дип фаразлана. Аннан соң Азов тирәсе һәм Украина Җам-Ауданның төп өлкәләре булган. Җам-Аудан “балтавар” [идара итүче, башлык] дигән титул йөрткән һәм Сынҗак-Болгарда 300 ел идара иткән. Аудан белән бергә аның угллары Арбай һәм Яңарыш, Яңарыш углы Арыш, Арыш углы Җалыш [Джалыш], Җалыш углы Сарыш, Сарыш углы Дарыш, Дарыш углы Талыш, Талыш углы Барыш, Барыш углы Лаиш, Лаиш углы Курмыш, Курмыш углы Җаушин [Джавшин] идара иткәннәр. Безнең эрага кадәр 5300нче елда, Аудан йокыга тала. Аудан йокыга талгач Болгар иленең мөстәкыйль балтаварлары булып Җаушин [Джавшин], аның углы Хайҗин, аның углы Барын, аның углы Әтрәк [Атрак], аның углы Калак [Калаг], аның углы Уҗак [Уджак], аның углы Турҗан, аның углы Кайрак, аның углы Тулак, аның углы Байчуг, аның углы Аслан [б.э.к. 5000-4950 нче еллар] патшалык иткән.

Сынҗак-Болгарда болгарлар арасында үз-үзләрен ас [аз], хас [хаз]дип атау гадәте туа. Шуннан Сынҗак-Болгарны Хазар [Хәзәр] дип атау киткән. Тагын бер гомүм гадәт баштагы чәчне башның түтәсендә, я булмаса арт өлешендә генә калдырып кыру. Чәч түтәдә калдырылса бер толым үрелгән һәм ул “суббаш” [“чуббаш” яки “чембас”] дип аталган. Башның арт өлешендә калдырылган очракта берничә толым үрелеп “үрчем” я “перчем” дип аталган (Кол Гәлинең “Кыйссаи Йосыф”ында, хәтерләсәгез, Йосыфның чәчләрен әтисе үзе үргән Х.Б.). Көрәш һәм ат чабышы болгарларның иң яраткан спорт төрләре булган. Яшь болгар өйләнү өчен үз кәләшен көрәштә һәм ат чабышында җиңәргә тиеш булган. Зина кылучыларны, угрыларны, хыянәтчеләрне болгарлар тураклап үтергәннәр, акыл сатып тәңречелектән киткәннәрне, алай бик акыллы булсаң бар тәңрегә хезмәт ит дип, агачка асканнар. Болгар тәңречелегенең асылы, Илаһ бары берәү генә - ул Тәңре [Уган, Бак, Ерсу, Уран], аңа улемсез алыплар һәм диюләр [дивы] хезмәт итә. Кеше Илһны һәм аңа хезмәт итүче яхшы алыпларны хөрмәт итәргә һәм алыпларның берәрсен үзен саклаучы, яклаучы итеп сайларга тиеш була. Болгарларның барысы да хәрби һөнәргә өйрәтелгән һәм алар сугыш коралына хөрмәт белән караганнар. Кылычны болгарлар “ак-кынак” [изге-кылыч] дип йөрткәннәр. Болгарлар әниләрен һәм әниләренең туганнарын, әтиләре һәм әтиләренең туганнарына караганда ныграк хөрмәт иткәннәр. Болгар, өйгә кайтып кергәч, башта әнисе белән аннан соң гына әтисе белән исәнләшкән.

Инде Идел державасы дәверендә үк болгарлар елны унике айга һәм дүрт фасылга бүлгәннәр. Фасылларга хайван исемнәре биргәннәр, ә айларга тәртип саны исемнәрен биргәннәр. Соңрак күп кенә болгар кабиләләре айларны да алыплар исеме белән атап йөрткәннәр. Сынҗак-Болгар иле вакытында (ә бәлки аннан да элегерәк барлыкка килгәндер), болгарларда елларга алыплар исемен бирү гадәте урнаша. Кече дәвер [маленкая эпоха] 12 елдан торган:

1) Самор - “Тычкан” [җир асты юллары алып бикәсе];

2) Шегер я Сыер - “Үгез” [йорт хайваннары һәм эчтәге утлы хисләр алпы];

3) Барыс яки Марыс – “Барс” я “Тигр” [күк күкрәү, яшен, яңгыр, сугыш даны алпы Кубар Бабайның бер исеме];

4) Җуаныш, Тавышкан, Тулуш – “Куян” [алдау, талау, уңу һәм сәүдә алпы Куянның исемнәре];

5) Бәрән, Бәр я булмаса Бараҗ – “ Аждаха” [яз, көч, яшлек, ирлек көче һәм уңыш алпы Сабанның исемнәре];

6) Җиләм я Җилан – “Елан” [хатын-кызлар алып-бикәсе Умай-бикә исемнәре];

7) Ат я Җилки – “Елкы” [алыплар тарханы Мар исенәреннән];

8) Тәкә - “Сарык тәкәсе”, “Кәҗә тәкәсе” [кызлык, чисталык алып-бикәсе Арча-бикә исемнәреннән];

9) Челбас я Курмас – “ваемсыз”, “җитез”, “тиктормас” [күктән иңгән хәбәрләр алпы Кулюг-Балы алпы исемнәреннән];

10) Таук – “Кыр тавыгы”[кошлар алпы];

11) Эт – “Эт” [вакыт һәм кәбер алпы Курган, Җир(Джир)-Баракның бер исеме];

12) Дахус – “Кодрәтле” [Кыш-тархан, Кыш бабайның бер исеме].

Бер 12 еллык цикл беткәч, яңа 12 еллык цикл башланган. Кайбер болгар кабиләләре шушы ук исемнәр белән айларны да атаганнар. Яңа елны төрле болгар кабиләләре төрлечә башлаган: 1нче сентябрьдан, 1нче гыйнвардан, февральнең берәр көненнән, 22нче марттан. Иллак болгарлары – бәҗәнәкләр [баджанаки] яңа елны 1нче гыйнвардан башлаганнар. Көнбатыш Европа календаре нигезендә иллак-болгар календаре ята. Иллак-болгар айлары:

1) олуг кырлач ае – гыйнвар

2) кече кырлач ае – февраль

3) марыс [барыс] яки нәүрүз ае – март

4) сабан ае – апрель

5) билек, бильч ае – май

6) җыен ае – июнь

7) челлә ае – июль

8) сырпан ае – август

9) казан ае – сентябрь

10) кыргар ае – октябрь

11) кәвәс[кавэс] ае – ноябрь

12) нардуган ае – декабрь

Сынҗак-Болгарда кайбер болгар кабиләләре яңа елны яз көне “Карга боткасы”нда яки “Нәүрүз”дә (21-22 мартта) каршылаганнар. Тора-бара болгарлар кышкы Яңа елны – Нардуганда [25нче декабрьдән 1нче гыйнварга кадәр], язгы Яңа елны – “Карга боткасы” яки “Нәүрүз”дә каршылый башлаганнар. Иллак-болгарларның айлары дүрт атнага бүленгән. Атнада 7 көн булган. Моннан тыш елның беренче биш аена 3 хәрби көн, ә калган айларына 2 хәрби көн өстәлгән. Сынҗак-Болгарда архиологиядә “курганнар” мәдәнияте дип атап йөртелә торган мәдәният ныклап урнаша. Шуларның бер мисалы, инде археологлар казып ачкан, болгар шәһәре Майкоптагы “Майкоп курганы”. Болгарлар беренчеләрдән булып көйләр, җырлар чыгарганнар һәм беренчеләрдән булып музыка коралы “тамыр”ны уйлап тапканнар. Җырчыларны һәм музыкантларны болгарлар “тамырчы” дип йөрткәннәр.

Безнең эрага кадәр 4953нче елда Сынҗак- Болгар иле таркала башлый. Күп кенә болгарлар истан Аслан [Арыслан патша] уллары җитәкчелегендә Сынҗактан башка илләргә күченеп китә.

Беренче булып Арысланның кече улы Җамбат [Шамбат] б.э.к. 4953 елда үзенең болгарлары белән Сынҗакны ташлап китә һәм Месопотамиядә [Гыйрак] Сувар яки Самар [Шумер] дәүләтен төзи. Аңа гарәпләр, эфиоплар һәм башка җирле халыклар “Санбат-Мореход” дип кушамат тага.

Арысланның олы углы Бал Сирияга җитеп анда үз дәүләтен булдыра һәм үзен “Бал-истан” [Бал-патша] дип атый. Бал Ерсу - бүлем [Ерсу - Илаһ (Тәңре), бүлем - шәһәр ] шәһәренә [әзерге Ирусалим] нигез сала.

Арысланның икенче углы Агач [Агадж] үз болгарларын Бырманга [хәзерге Украинага] алып китә һәм Аскып дәүләтен төзи. Тиздән Бырбат, Артан, Шудны, ә әтисе үлгәч [б.э.к. 4950нче ел] Сынҗакны үзенә буйсындыра һәм үз империясен “Бөек Болгар иле” [Великая Булгария] дип иглан итә. Бу империяне анан соңгыларыннан аеру өчен “Иске Бөек Болгар иле” [Старая Великая Булгария] дип ату гадәткә керә.

Арысланның тагын бер углы Буртас үз шәһәре Бурташтан [хәзерге Грозный] урта иделгә китә. соңрак аның болгарларын “буртаслар” дип атап йөрткәннәр.

Буртас артыннан ук Бурҗан Болгар тауларына [хәзерге Урал] күченеп китә һәм анда Яңа-Кибер Бура шәһәрен төзи. Бурҗаннар [бурджане], Бурҗан белән күчегән болгарлар, дистәләгән шәһәрләргә нигез салалар. 1980 елда аларны ачу бар дөньяны таң калдыра [Аркаим].

 

III бүлек

 

Иске Бөек Болгар иле, Кимер

 

Иске Бөек болгар иле императорлары: (туган еллары “Һәр утыз ел яңа токым туа” дигән болгар халык әйтеменә таянып бирелә. Кулланылган билгеләрнең мәгънәсе: «-»б.э.к.; «=»никах; «|»токым; «~»уллыкка алынган «[]»императорларның идара итү еллары; «//»губернаторлар идарасы)

Император Ширак - 4510

Аслан-5030 |

[-5000-4950] Бирак - 4480

| |

Агадж-5000 (Акаджирская династия) Тарак - 4450

[-4953 -? ] |

| Арак - 4420

Билиш - 4970 |

| Алак - 4390

Баг - 4940 |

| Булак - 4360

Урман - 4910 |

| Кулак - 4330

Калга - 4880 |

| Учаг - 4300

Бур - 4850 |

| Ушак - 4270

Тал - 4820 |

| Карак - 4240

Тиряк - 4790 |

| Бурак - 4210

Куак - 4760 |

| Абалак - 4180

Улаг |

| Муйнак - 4150

Тулак |

| Джунак - 4120

Балак |

| Шунак - 4090

Салаг |

| Асбак - 4060

Джиляк |

| Артак - 4030

Биш Урак Балкан |

или [-4550-4490] Арджак - 4000

Биш Егет | \ |

Биляк-4450 Кубар Бурджак - 3970

[-4490-4480] |

 

 

| Тукал - 3220

Санак - 3940 |

| Иджал - 3190

Буняк - 3910 |

| Бурал - 3160 [-3135-3110]

Адак - 2880 |

| Арсал Кимер - 3130 [-3110-3040]

Байлак - 3850 (первая Кимерская династия)

| \ |

Миджак Кубар - 3820 Курал - 3100

[современник смуты 3753 г. до н.э.] |

/ | Марал - 3070

Иштяк Аспар или Избор - 3790 |

/ Кавал - 3040

Алып Кутар - 3760 |

| Кичи Урал - 3010

Айдар - 3730 |

| Биш - 2980

Байдар - 3700 |

| Тарган - 2950

Тудар - 3670 |

| Варган -2920

Майяр - 3640 /

| Ширкан - 2890

Таук - 3610 /

| Иркан - 2860

Баук - 3580 | Тамыр-Булгар

| Барган - 2830 (потомк Иштяка)

Джанук - 3550 | |

| Тирган - 2800 Кавэс

Аджук - 3520 | |

| Чулган - 2770 Аскал

Баджук - 3490 | |

| -2740 Кар или Харран=Булган Тамыр-Улан

Барсук - 3460 | / | |

| -2710 Саклан=Боян или Маян Крэш Барыс

Сандук - 3430 [-2703-? ] или Балун

| |

Хурал - 3400 Агиль или Угиль -2680

| [-2653-2600]

Байтал - 3370 |

| Аиль - 2650

Тутал - 3340 |

| Даиль - 2620

Урал или Эр-Урал - 3310 |

| Наиль

Аскал - 3280 |

| Баиль

Бакал - 3250 |

| Абиль

|

 

Амиль

|

Бадиль

|

Сандиль

|

Рамиль

|

Атаиль

|

Джаиль

|

Биль

|



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-04-04 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: