Укытучым Галия апа турында




1939 елда туган Галия апа - сугыш чоры баласы, Муллаян ага белән Могаффа түтәй галиәсендәге биш баланың төпчеге була. Беренче көненнән үк сугышка алынган әтиләре яу кырында ятып кала. Әниләре Могаффа түтәй биш баланы ач итмим дип, авылдан тимер юл станциясенә ялгызы ике олау белән йөк ташырга алына. Бу хезмәте өчен аңа көненә бер түгәрәк ипи белән түләгәннәр. “Шуны безгә сындырып бүлеп бирә иде дә, үзе валчыгын авызына салып чыгып китә иде”,- дип искә ала Галия ападан ике яшькә олы Галимҗан абыйсы. Күпме тырышса да, бар баласын да саклап кала алмаган ана. Уртанчы кызы Разия ун яшендә 1943 елда авырып вафат була.

“Сугыш беткәндә гаиләдә миннән олыраклар ярыйсы кул астына керерлек булып үстеләр, мин генә аларга ияреп йөрүдән башканы булдырмадым бугай. Шуңа мине “мүчкә” дип ирештерәләр иде”, - дип балачагын бераз моңсуланып искә ала иде Галия апа. Олы балаларын көч хәл белән мәктәптә укыта алган Могаффа түтәй, төпчек кызын ничек тә белемле итәргә омтыла. Сөйләүләренә караганда, сугыш елларында балаларны мәктәпкә китереп утырту да бик авырлык белән барган. Киемсез, ачлыкта яшәгән күп гаиләләрдә уку кайгысы түгел, ничек тә тамак туйдырып, исән калу кайгысы булган бит. Галимҗан абыйның хәтерләвенчә, алар классында 1935, 36, 37 елда туганнар бергә укыганнар. “Мәктәптә укыганда бер бишле алдым. Сезнең күрше Әнвәр белән таудан егылмый шуып төшкән өчен иде бердән-бер бишлем”,- дип көлде ул.

Галия апа үзенең истәлекләрендә ничек укучы булып киткәнен язып калдырган: “Мин мәктәпкә 1946 елны укырга кердем. Миңа әле 7 яшь тә тулмаган иде. Шуңа күрә мине мәктәпкә чакыручы булмады. Урамда бергә уйнап үскән кызларның барысы да мәктәпкә киткәч, кая барырга белмичә, мин дә мәктәпкә бардым. Китап-дәфтәр дә, кием-салым да юк. Укытучы апа бик мәрхәмәтле булып чыкты. Класслар кысан булуга карамастан, Рәшидә апа: “Әйдә, утырсын, яше җитмәгәч, тиз туяр да, кайтып китәр,” – дип, җитәкләп класска алып керде. И, ул Рәшидә апаның сөйләүләреннән туярлыкмы соң?! Ягымлы тавыш, җылы караш, җитмәсә, үзе бик матур (гәрчә ул шадра һәм бер күзе зәгыйфь булса да)!

Шул җәйне өебез җимерелгән иде. Без артель өенә күчендек. Бәхеткә димме, ул артель өе мәктәпкә терәлеп тора иде. Өскә-башка булмагач, зур апам, класска мине шәлгә төреп, күтәреп кертеп куя. Салкын тидереп, авырып киттем. Шулай итеп, әлифбаның хәтсезен мин мәктәптә өйрәнә алмадым. Озак авыруыма карамастан, укытучым мине исемлектән сызмаган. Тернәкләнеп, мәктәпкә килгәндә, мин инде укырга өйрәнгән идем. Каравыл өенең стена һәм морҗаларына күмер белән язарга тыючы булмады. Иң җайлысы тәрәзә парына бармак белән язу иде. Апа-абыйлар, инәкәй - барысы да, минем бик укырга өйрәнәсе килгәнне белеп, ярдәм иттеләр.”

Җиде классны тәмамлагач, Галия апа Бәләбәй педагогик училещесына укырга керә. Безнең төбәк өчен Бәләбәй уку йортының ниндидер тылсымлы тарту көче бар иде. Бер салган сукмактан атлап, төрле елларда авылыбызның тагын берничә кызы тәмамлады бу уку йортын. Һәрберсе сайлаган һөнәренә тугры калып, балалар укыттылар. Башлангыч класс укытучылары әзерли торган мондый уку йортларының өстенлеге шунда, алар үз студентларына төрле яклап ачылырга мөмкинлек бирәләр. Математика, әдәбият, педагогика кебек төп фәннәрдән тыш музыка коралларында уйнау, җыр, бию, рәсем, бәйләү, тегүгә дә өйрәтәләр училищеда. Авыл баласының белемгә сусаган күңеле боларның һәрберсен ныклы үзләштерә, үзенеке итә. Кыз бала өчен бәлки нәкъ шундый уку йорты тәмамларга кирәктер дә. Ә нигә кызларга гына? Безнең төбәкнең танылган педагогы, атаклы гармунчы, композитор Рәис Нәгыймов та үз вакытында урта педагогик уку йортын тәмамлаган булган. Рәсем ясарга да оста иде Рәис абый, менә шунда булган икән талантының чишмә башы.

Галия апа да беркемнән дә калышмыйча, күп нәрсәләргә өйрәнә Бәләбәй уку йортында. Ул бигрәк тә җырларга, биергә, нотадан карап мандолинада уйнарга ярата, рус телен бик яхшы үзләштерә. Уку йортын тәмамлагач, рус телен яхшы белгәнен истә тотып, аны Башкортстанның бер рус авылына башлангыч класс укытучысы итеп билгелиләр. Ике ел эшли ул анда. “Бар көчемне куеп укытам, мин әле пионервожатый да өстәвенә. Тәнәфесләрне җыр-бию белән үткәрәбез, дәрестән соң урман-кырларга походларга чыгып китәбез. Шундый рәхәт итеп эшләдем, балалар бик яраталар иде үземне, бер үткәргән чарага да каршы килгән кеше булмады”,- менә шундый хәтирәләр калдырган беренче адымнары.

Өлкәннәр үз гаиләләрен корып чыгып киткәч, картайган әнисенә өйдә ярдәм кирәк дип, Галия апа туган авылына кайта һәм Исергәп мәктәбендә укыта башлый. Укытуның беренче көненнән үк каршылык килеп чыга. Балаларны көзге әрәмә карарга рөхсәтсез алып чыгып киткәне өчен аңа дирекция шелтә белдерә. “Тәнәфестә балалар белән бергә уен уйнап чабуыңны туктат, укытучы кешегә килешми”,- дип тә искәртәләр.

Бу урында Галия апаларның нәсел кушаматын әйтеп китү урынлы булыр – “үгез” аларның кушаматы. Үгезнең нинди мал икәнен беләбез инде – нык, чыдам, үз дигәнендә каты тора белгән җан иясе ул. Безнең апабыз да гомере буе шундый булып калды. Әнисеннән күчкән кадими гаделлеккә омтылу хисен дә өстәсәң, мондый кешегә безнең җәмгыятьтә яшәү ни дәрәҗәдә катлаулы булганын күз алдына китерү кыен түгел.

Беренче шелтә бераз салкын су койган кебек тәэсир итсә дә, Галия апа үз инанганыннан кайтмый. Укытучы кеше балага якын булырга, укучының күңелен яулап ала белергә тиеш, шулай итеп кенә укуга кызыксыну уятырга була дип исәпли ул. Авылда күп гаиләләрнең михнәттә, хәерчелектә яшәгәнен, зурларның балалар белән шөгыльләнү мөмкинлеге юклыгын күреп борчыла. Шуларны истә тотып, укуда өлгермәгән балаларга өстәмә дәресләр үткәрә башлый, дәрестә үзлегеннән укыган китаплар турында ирекле сөйләшү минутлары кертә, балалар ялыкмасын дип, дәрес темасына якын җырларны күмәк башкарган очраклар да була. Галиянең тырыш, ныклы укытучы икәнен тикшерү нәтиҗәсе дә күрсәтә - укучыларның язма эшләре бермә-бер яхшырганы билгеләп үтелә. Аның укыту алымнары педсоветта уңай бәяләнә. Мәктәптә озын тәнәфестә ул үткәргән җырлы-биюле уеннарга да каршы төшүче инде булмый.

Авылның пәһлеваны, озак еллар сабан туйларда мәйдан тоткан билбирмәс көрәшче Марс абый Галимовка кияүгә чыккан Галия апа гаилә тормышында да үз хакыйкатеннән бер адым да читкә тайпылмый яшәде. Сөйләгән сүз белән тормыш итү тәртибе бер булганда гына яшәү дөрес юлдан бара –аның инанганы шул. Гаиләгә сынау рәвешендә очрагы да килеп чыга – ферма мөдире булып эшләүче Марс абый арбасына салып фураж алып кайта. Нишлисең, маллар бит ач. Галия апа фуражны кире илттерә: “Мин мәктәптә балаларга колхоз милкенә кул сузмау турында сөйлим, ә син аның киресен эшлисең, ни йөзем белән иртәгә дәрескә барыйм”,- ышандырырлык дәлил. Бәлки гаиләдә килеп чыккан мондый сөйләшүләр Марс абыйны башка эшкә күчәргә мәҗбүр иткәндер, мин белгәндә ул ферма мөдире түгел иде инде.

Югары белем алуны да үзенә максат итеп куя Галия апа - Алабуга педагогия институтын читтән торып тәмамалый. Авырлы чагында да, яшь бала белән дә укып йөргән елларын бер маҗара итеп искә ала иде ул. “Бер йөк әдәбият укып барам, укырга бирелгән китапларның барсын да укыйм. Читтән торып укучылар минем кебек үк гаиләгә бәйләнгән хатын-кызлар. Күбесенең укырга вакыты булмаган. Экзамен алдыннан төн буе китапларның эчтәлеген сөйлим боларга. Менә хикмәт - җавап биргәндә алар миннән яхшырак билге алалар иде.”

Галия апа озак еллар мәктәптә укыту буенча директор урынбасары, аннан директор булып эшләде. СССРның, РФның мәгариф отличнигы ул. Районда үткән партия конференцияләре, укытучылар җыелышлары булсын, Галия апа һәркайда үз тәкъдимнәре белән чыгыш ясамый калмый иде. Заман бөтен тормышны "Партия шулай куша” дип авызны томалаган чагында да, Галия апа оста гына итеп үз фикерен җиткерә белә иде. Күп кенә яңалыклар кертелде ул елларда безнең мәктәпкә. Балаларны ашатуны оештыру, механизатор һөнәренә өйрәтү – районда башлап бездә сынап каралды. Проблемалы укыту дип, дәрестә карточкалар белән эшләү, перфокарталар ярдәмендә тиз генә җавап тикшерүне оештыру кебек алымнарны кайберәүләр хәтерлидер. Роно мөдире булып эшләгән Шәриф абый Сәйфуллинның моны күргәч, бераз шаяртып: “Галия булган җирдә, гади генә булмый инде”,- дип әйткәне хәтердә.

Ә үзе бик гади иде Галия апа. Һәрвакыт пөхтә киенер, чәчен кыска итеп кистергән булыр. Адымнары салмак, сөйләгәндә күкрәктән чыккан бераз тоныграк тавыш белән ялкынланып сөйләр. Һавалануны белми торган, һәр укучыга да, кирәк икән укытучыга да ярдәм итәргә әзер, мәктәпнең олы әнкәсе булып күз алдына килеп баса ул.

Укытучыларга артык йөк салулар, идеологик басым ясаулар һәрвакыт җитәрлек иде бит. Минем үземә ике ел Галия апаны алыштырып (ул: “арыдым, яшьләр эшләп карасын”,- дип, завучлыктан баш тартты), мәктәптә укыту буенча урынбасар булып эшләргә туры килде. Райкомнарның мәктәп тормышына тыкшынуы көчле еллар иде. (Аның кимегәне булды микән?) Укыту бер нәрсә, менә син укытучы – партиянең төп таянычы. Шуңа һәр партия карары укучыларга да, авыл кешеләренә дә җиткерелергә тиеш. Райкомның беренче секретаре үзе килеп: “Физкультура дәресендә дә балаларга Брежневның фәлән чыгышы турында әйтеп китәргә кирәк”,- дип, минем кебек яңа пешкән завучларга күрсәтмә биреп китә иде. Бик туйдырды мондый укытуга катнашы булмаган күрсәтмәләр һәм ике елдан үземне мәктәптә таба алмасыма инанып, авылдан китеп бардым. Еллар үткәч Галия апа белән әлеге хәлләр турыда сөйләшеп утырдык. Ул хәйләкәр генә елмаеп: “Хәтерләсәң, миңа сыер савучылар белән политзанятие үткәрү йөкләнгән иде бит. Мин башта кушылган буенча бер-ике сүз әйтәм дә, аннан я берәр кызыклы китап турында сөйлим, я җыр-бию өйрәтә идем”,- дип җавап бирде. Монда да үзе булып кала белгән ул.

Авылда барган соңгы үзгәрешләр Галия апа күңелендә күп сораулар тудыра иде. Кичә партия җыелышларында гаделлек турында сөйләгән кешеләр, бүген иң комсызлар булып чыктылар түгелме? Колхоз милке идарә тирәсендәге кешеләр тарафыныннан үз-ара бүлешеп бетелде. Җир пае биргәндә дә 150дән артык авылдаш белән бергә, алар гаиләсе дә исемлектән төшеп калганы ачыкланды. Гомер буе шушы авылда балалар укытып, эшләп – шундый игътибарсызлык күрсәтү нык рәнҗетте аны. Суд юлында йөреп, үзләренең дә җиргә хаклары барын исбатларга туры килде.

Тормышында шатлыгына кайгы өстәлгән чаклары аз булмагандыр Галия апаның. Барсын да җиңәргә сабырлык таба белде ул. Ике улы һәм кызы матур гаиләләр корып, үз тормышлары белән яшиләр, оныклар үсә – шул шатлык түгел мени? Кызы аның юлын дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайлады. Әнисе кебек үк бик тырышып, бөтен барлыгын биреп эшли Ландыш. Башлангыч сыйныфларда укыта ул. Ата-аналар, балалар бик яраталар үзен. Нәкъ Галия апаны кебек дияр идем.

Улы да укытучы кызга өйләнде. Галия апаның истәлекләрендә аларга васыять иткән киңәшләре барыбыз өчен дә әһәмиятле яңгырый: “Бала күңеленә каты бәрелмәгез, кечкенә уңышын да күреп, канатландырыгыз: бала - ата-ана өчен иң кадерле, иң газиз икәнен онытмагыз. Йөрәгегезне балаларга бирерлек булсагыз гына, мәктәпкә барыгыз.”

Без җәйләрен авылга кайтып тора башлагач, Галия апа белән даими очраша идек. Икебез дә китап яратабыз. Әлмәттән күбрәк ул укымаган китапларны алып кайтам, безгә дә Нобель лауреатларының русча тәрҗемәләре килеп җитә башлады бит, шуларны алырга тырышам. “Казан утлары”н укыйбыз. Аннан үлчәүгә салып, чагыштырып анализ ясыйбыз. Галия апа әдәби әсәрне бик нечкә тоемлау үзлегенә ия иде. “Хәзер татар әдәбиятендә гади тормыш турында язганда да, артык күпертеп күрсәтергә тырышалар, ә психологик тирәнлек юк. Шуңа күп әсәрләр ышандырмый.”- бу аның сүзләре. Миргазиян абыйның язганнарын бик ярата иде. Аның белән бәхәсләшеп, хатлар алышып тордылар. М.Юнысның юбилей кичәсендә озын-озын өзекләрне яттан сөйләгәне истә. Галия апаны соңгы юлга озаткач, ятим калгандай булдым.

Үзенең бөтен барлыгы белән халкыбызның иң асыл сыйфатларын, гадел яшәү кануннарын гәүдәләндерүче изге зат булып күз алдына килеп баса Галия апа. Ул беркайчан да кемдер кулыннан тартып алып мал җыярга омтылмады, үзе булдырган, үзе эшләп тапканга риза булып, шуннан тәм табып яшәде. Сөйләгән сүзе кылган гамәленә каршы килмәде, чиста күңелле, риясыз булып үтте тормыш юлын. Аны күпләр хыялый дип кабул итәләр иде кебек. Әгәр без халык буларак исән икәнбез, фәкать шундый риясыз, изге затлар булганга гына исәнбез дип уйлыйм.

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2021-02-06 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: