ГИА, 10нчы хат (Универсиада турында)




ГИА, 8нче хат(Дустым турында)

Кадерле дустым Риназ!

Язган хатың өчен зур рәхмәт. Әти-әни, әби, бабай һәм сеңлем сиңа күп сәлам тапшыралар.

Кеше дусларсыз яши алмый. Минем дусларым күп. Ләкин иң якын дустым бер генә. Аның белән кайгыны да, шатлыкны да уртаклашып була.

Аның исеме –Булат. Без аның белән кечкенәдән таныш. Беренче сыйныфтан без 2нче лицейда укыйбыз. Ул бик акыллы, тәрбияле, һәрвакыт уйлап сөйли, ярдәмчел, укуы да бик яхшы. Булат –озын буйлы, кара күзле, көрән чәчле матур егет, ләкин ул мактанчык түгел. Дустым бик өлгер: төрле спорт секцияләренә йөри, китаплар укырга ярата, математика, физика, информатика фәннәре белән кызыксына. Без аның белән бергә дәресләр әзерлибез, кино, театрларга бергә йөрибез.

Мин дустымны хөрмәт итәм. Ул ышанычлы һәм чын дус, шуңа күрә мин дуслыкның кадерен беләм.

Дустым, синең хәлләрең ничек? Дусларың турында хат яз.

Риназ, хатымны тәмамлыйм. Сау бул. Синнән хат көтәм.

Сине сагынып, дустың Марат.

8март 2013ел.

 

ГИА,9нчы хат(Казан шәһәре турында)

Кадерле дустым Риназ!

Язган хатың өчен зур рәхмәт. Әти-әни, әби, бабай һәм сеңлем сиңа күп сәлам тапшыралар.

Минем хәлләрем яхшы. Минем сиңа Казан турында сөйлисем килә. Ул Татарстан Республикасының башкаласы. Идел елгасының сул ярында урнашкан. Ике миллионга якын кеше яши.

Казан –бик борынгы шәһәр. Аңа мең ел элек нигез салынган, чөнки археологик табылдыклар шуны раслый. Казанда тарихи урыннар бик күп. Шуларның берсе –Кремль. Аның стеналары уналтынчы гасырда төзелгән. Сөембикә манарасы - шәһәрнең иң борынгы манарасы. Ул - ЮНЕСКО объекты, бөтен дөньяга билгеле архитектура истәлеге. Ул кызыл кирпечтән җиде катлы итеп төзелгән, биеклеге илле сигез метр. Манара очында алтын ярымай балкый.

Спас башнясы да шунда салынган. Аның биеклеге –кырык алты метр.

Башкалабызның горурлыгы- Кол Шәриф мәчете. Аңа сокланмаган кеше юк, искиткеч матур мәчет. Исеме атаклы шәхес Кол Шәриф белән бәйле. Күренекле шәхес булган. Явыз Иван гаскәрләре Казанны алганда, һәлак була.

Бүгенге көндә Казанда үзгәрешләр бик күп, чөнки Универсиадага әзерләнә. Яңа спорт корылмалары төзелде, күп матур биналар салынды. Казан танымаслык булып үзгәрде.

Синең Казанда булганың бармы? Башкалабыз ошадымы? Кайларда булдың?

Риназ, хатымны тәмамлыйм. Сау бул. Синнән хат көтәм.

Сине сагынып, дустың Булат.

8март 2013ел.

 

 

ГИА, 10нчы хат (Универсиада турында)

Кадерле дустым Риназ!

Язган хатың өчен зур рәхмәт. Әти-әни, әби, бабай һәм сеңлем сиңа күп сәлам тапшыралар.

Дустым, минем сиңа ике мең унөченче елда җәй көне безнең республикабызның башкаласында булачак универсиада турында сөйлисем килә. Аның үз девизы, талисманы, гимны, флагы бар. “ You are the world” (ты-это мир) бу фраза универсиаданың девизы.Талисманы –Юни, канатлы ак барсның баласы. Универсиаданың гимны - “Гаудеамус”. Эмблемасы –турыпочмак эчендә инглиз телендә “Универсиада”, “Казан”, “Россия”, “2013” дип язылган сүзләр һәм 5 йолдыз (зәңгәр, сары, кара, яшел, кызыл төстә), лалә чәчәге бар.Флагы ак, эмблема төшерелгән. Унөч мәҗбүри, ундүрт өстәмә спорт төре кертелгән.

Казан шәһәренә универсиадага бик күп илләрдән унбиш мең спортчы,илле журналист,илле мең турист киләчәк. Казанда бик күп спорт корылмалары, матур биналар, кунакханәләр, универсиада авылы төзелде.

Минем хәлләрем яхшы. Сине хәлләрең ничек? Нинди яңалыкларың бар?

Риназ, хатымны тәмамлыйм. Сау бул. Синнән хат көтәм.

Сине сагынып, дустың Булат.

8март 2013ел.

 

 

Үзем турында

Минем исемем Риназ, фамилиям Кәримов. Мин 1993 (бер мең тугыз йөз туксан өченче) елның беренче мартында Бөгелмә шәһәрендә тудым. Миңа уналты яшь. Минем әтием, әнием һәм апам бар. Мин Бөгелмә шәһәренең икенче лицеенда тугызынчы сыйныфта укыйм. Безнең мәктәп өч катлы.Ул Гоголь урамында урнашкан. Дәресләр 8дә башлана, икенче яртыда тәмамлана.

Минем буш вакытым юк. Имтиханнарга әзерләнәм, консультацияләргә, факультативларга йөрим. Спорт белән шөгыльләнәм. Интернетта дусларым белән аралашам. Дусларым бик күп. Иң якын дустым - Каролина. Күп китаплар укыйм. Миңа Г.Тукай, А.П.Чехов, Эрнест Хемингуэй әсәрләре ошый. Вакыт булганда театр, концертларга барам.

Син кайда һәм кайчан тудың? Кайсы мәктәптә укыйсың? Буш вакытыңны ничек уздырасың? Дусларың күпме?..

 

Минем мәктәбем

Мин укый торган икенче лицей Бөгелмә шәһәрендә иң яхшы мәктәпләрнең берсе. Ул Гоголь урамында урнашкан.Анда меңнән артык укучы укый.

Мәктәп бинасы өч катлы. Беренче катта –директор бүлмәсе, актлар залы, китапханә, спортзал, ашханә. Икенче катта математика, физика, татар,инглиз, рус теле кабинетлары, компьтер бүлмәләре урнашкан. Мәктәбебез яхшы җиһазландырылган.

Дәресләр сигездә башлана.45 минут бара. Зур тәнәфес 15 минут дәвам итә.Һәр көн 6-7 дәрес була. Дәресләрдән соң бик күп чаралар уздырыла,. Мәктәптә төрле түгәрәкләр, театрлар эшли.

Безнең мәктәп укытучылары бик таләпчән. Яхшы белем бирәләр, шуңа күрә укучылар шәһәр, республика, Россиядә уздырылган олимпиадаларда призлы урыннар алалар. Экзаменнарда 100 балл алучы укучылар күп. Без укытучыларыбызны хөрмәт итәбез. Мәктәбебез һәрвакыт чиста, якты һәм иркен. Мин мәктәбемне бик яратам.

 

 

Ел фасыллары

Елның 4 фасылы бар: яз, җәй, көз, кыш. Һәр ел фасылы үзенчә матур.

Март, апрелҗ, май –яз айлары. Көннәр җылына, кар эри, тамчылар тама.Күктә кояш балкый. Җылы яктан кошлар кайта. Иң элек каргалар,аннан соң сыерчыклар кайта. Елгаларда боз кузгала, су арта. Көннәр озыная, төннәр кыскара. Соңрак яшел үлән күренә, агачлар чәчәк ата. Тереклек уяна.

Июнҗ, июлҗ, август –матур җәй айлары. Җәй кояшлы, җылы, рәхәт. Бакчаларда җиләк-җимеш, яшелчәләр өлгерә. Кырларда иген үсә. Бөтен дөнҗя ямҗ-яшел була.

Җәйне көз алыштыра. Көз көне яңгырлар ява, кошлар җылы якка китә, көннәр кыскара, төннәр озыная. Агач яфраклары сары, кызыл төскә керә. Кырларда, бакчаларда уңыш җыела.

Соңгы өч ай –декабрҗ, гыйнвар, февралҗ –кыш айлары. Кышын җирне ак кар каплый. Күлләр, елгалар боз астында кала. Кыш көне салкын, шуңа күрә без туннар, калын курткалар киябез. Рәхәтләнеп чанада, чаңгыда шуабыз.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2016-04-26 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: