Дилэр безнен “Умырзая” бию ансамбле кызлары. Алар сезгэ буген башкорт халык биен булэк итэлэр.




А. баручы.

Хөрмэтле ханымнар хэм туташлар! Буген узегез шат, йозлэрегез нурлы.

Яз, мэхэббэт – хатын кыз бэйрэме-

Бар да март аенын бэйрэме.

Тэуге чэчэклэрне назлап, кочып

Бизисез сез ботен галэмне.

Һәрчак шундый матур, сөйкемле булыгыз. Йөзегездән елмаю китмәсен.

Сау-сәламәт булыгыз. ….

Мәрхәмәтле, изге жанлылар сез,

Йомшак, назлы куңел җылыгыз.

Гомер юлыгызга якты нурлар

Сипсен сезгә матур җырыбыз.

№-2: Энисэ Шэйхетдинова – «Голлэр сере»

 

А.баручы:

Дулкынландырып кунелне

Уйнап алыйк әле без.

Бездә нинди бәйрәм бар соң

Дәртле жырсыз, биюсез?!!!

Үзебезчә, чын мишэрчэ

Тыпырдатып биик без.

Уйнап көлеп, жырлап, биеп.

Яхшы куңел ачыйк без.

 

№-3:

Сезнен игьтибарыгызга,былтыр, Ботендонья кулэмендэ уткэрелгэн «Волжская матрёшка» бэйгесендэ 1 –нче дэрэжэдэге лауреат исемен яулаган «Зифа» фольклор ансамбле башкаруында «Чэчэк бэйрэме» куренешен тэкьдим итэбез.

Шуны искэртеп узасым килэ:

Быел,алла бирсэ,май ахырларында, узебезнен авылда элек уткэрелгэн шушы бэйрэм,табигать кочагында зуррак форматта уткэрергэ ниятлэнеп тора.

 

№-4: «Чэчэк бэйрэме»

 

А. баручы. 8 Март! Балачактан ук ул Әни бәйрәме буларак дөньядагы иң зур, иң мөһим бәйрәм булып истә калган. Шуңа җанга бигрәк якынмы? Кояшлы язны алып килүе белән ул күңелгә тагын да җылылык өсти, йокыга талган өметләрне уята. Бигрәк матур яңгырый бу 8 Март дигән сүз! Җир йөзендә һәр хатын-кызны бәхетле иткән көн бит бу.

- Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

- Әни... Аның күзләре шундый мөләем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.

- Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә “балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.

- Ә авырсаң... Авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.

- Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хөсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.!

Бүгенге кичәбезне сезнең хөрмәткә багышлыйбыз.

№-4: Кочле алкошларга кумеп каршы алыгыз!

Тэуге тапкыр безнен сэхнэбездэ: яшь жырчы егетебез Халиуллин Кэрим, “ Энкэй” жыры.

 

А.баручы:

Эй, гузэл затларыбыз!

Безгә канат, олы терәк булып,

Гөрләп яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр генә

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

Көн дә сезне котлап кояш чыксын,

Сезне котлап җилләр иссеннәр.

Яшәү матурлыгы, яме булып,

Калган еллар имин үтсеннәр.

Алыгыз сез бездән матур бию,

Шушы булсын олы бүләкләр.

Тыныч тормыш белән шат яшәгез,

Озын гомер безнең теләкләр.

 

№-5: ”

Без биибез, җырлыйбыз,Якты көннән туймыйбыз.

Кулны кулга чаба-чаба,Җырлыйбыз да, биибез”-

дилэр безнен “Умырзая” бию ансамбле кызлары. Алар сезгэ буген башкорт халык биен булэк итэлэр.

А. Баручы:

Бәйрәм белән котлыйм барыгызны.

Сезгә бәхет, шатлык өләшәм.

Залда утыручы хөрмәтле хатын-кызлар,

Хәрмәт белән сезгә эндәшәм.

Мөмкин булса, бөтен хатын-кызларны

Бәйрәм белән котлар идем мин.

Ил буенча, һәр өй саен кереп,

Хәл белергә туктар идем мин.

Мин котларга телим якыннарны

Кыен хәтта санап чыгарга.

Әйтер сүзем, изге теләкләрем

Сыеп бетмәс шигьри юлларга.

Сез дөньяның иҗат тамчылары,

Сөялләнсен оста кулыгыз.

Аналарның бөек мәхәббәтен

Мәрмәр ташка коеп куегыз.

Яратылган кеше дөньяга

Могҗизалар тудырырга,

Җиргә яктылык өстәргә,

Җиргә җылылык өстәргә,

Бары бер генә булса да,

Җирдә игелек эшләргә.

Әлеге шигырь юллары авторы Ф.Яруллинның сүзләренә мин дә кушылам. Бүгенге матур көнне күрүегез, буген менэ бирегэ килүегез, яраткан эшкә баруыгыз – үзе зур игелек.

Быел 2019 ел,белгэнегезчэ, Рэсэйдэ Театр елы буларак игьлан ителде.Шуна курэ мин сезне, матурлык күрергә теләүчеләрне, әдәбият дөньясына, серле дөньяга чакырам.

Безнең клубта менә берничә ел инде “Сунмэс йорэклэр”фольклер түгәрәге эшләп килә һәм аның җитәкчесе Фаварисова Рэйсэ Нурмохэммэт кызы.. Алар һәрвакыт үзләренең чыгышлары белән безне сөендереп торалар.... Сүзне аларга бирәбез.

№-6: “Куршелэр” куренеше. Сценарий авторы Фаварисова Рэйсэ.

(Чыгыштан сон сэхнэдэ калалар)

А.баручы:

Бүген бездә кунакта- өлкән буын кешеләре дэ, әниләребез, әбиләребез, апаларыбыз,абый-бабайларыбыз. Сез аларның йөзләренә карагыз әле. Еллар аңа тирән эзләрен салган, карашына моңсулык та иңдергән кебек. Тормыш берәүне дә аермый: ачысын да, төчесен дә мулдан өләшә, һәммәсе дә авыр тормыш сынауларын үткән бит. Булдыра алган кадәр аларны кадерлик, хөрмәтлик, ярдәм итик. Кайчакта бер җылы сүз дә җитә бит талчыккан күңелләргә, “Жылы сүз – җан азыгы” дип юкка гына әйтмиләр шул.

(олкэннэргэ морэжэгать итеп)

Сез барысын да: яхшысын да, яманын да кичергэнсез. Ләкин барыбер изге,шат күңелле булып калгансыз. Тәсбих тотып, илгә иминлек, балаларга тәүфикъ теләп дога да кыласыз,килэчэк буынга узебезнен йолаларны ижат аша да иньдерэсез.

Рэхмэт сезгэ! Исэн-сау булып,озак яшэгез!

№-7: Э безнен сэхнэбез турендэ кабат Энисэ Шэйхетдинова.”Эйтче,эни” дигэн, бик матур,мэгьнэле жыр башкарачак. Рэхим итеп тынлагыз....

А. баручы.:

Җыр бит ул гомер агышы,

Җыр кешенең юлдашы.

Җыр тумаса күңелләрдә,

Нигә кирәк дөньясы.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырламый тормыйк әле.

Чәчәк кебек яшь гомерне

Бушка уздырмыйк әле, -

Җырсыз кеше – канатсыз кош,

Җырлап мөмкин гомер итәргә.

Шул җырларның бары берсен генә

Кирәк сезгә җырлап үтәргә.

№-7: “Болытлар агар инде” – Галимова Голия.

Каршы алыгыз!!!

 

А.баручы:

Яз башында көннәр матур тора,

Мулрак түгә кояш яктысын.

Җир-табигать шулай котлый сыман

Кешелекнең олы яртысын.

Тыныч илдә мактап хезмәт язын,

Түргә алыйк бәйрәм кояшын.

Бәйрәм белән сезне гузэл затлар

Чын бәхеткә лаек булганнар!!!

Кызлар япкан ак алъяпкыч,
Өзелеп тора билләре.
Эшкә оста, сүзгә кыска -
Юк килмәгән җирләре.

№- 9: Сезнен игьтибарыгызга “Зифа” фольклор ансамбле башкаруында “Суган эшкэрту” куренеше.

А. Баручы:

Аерым котлауларны буген килэ житкезэсе,безнен авылыбызга читтэн кэлэш булып тошкэн,монда топлэнеп,тормыш итуче килен-киленкэйлэребезгэ! Шушы шатлыклы, куанычлы көндэ, сезгә язның дәртле сулышын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телибез!

№-10:

Сезнен очен бик матур жыр янгырый- “Килен тошэ!”

Рэхэтлэнеп тынлагыз!

 

А. баручы:

И хатын-кыз!

Әгәр син булмасаң,

Сунәр иде дөнья.

Булмас иде жирдә тереклек.

Кадерле хатын-кызларыбыз!

Сезнең һәммәгез дә шушы матур бәйрәмгә лаек.

Сез - гомеребез кугенең иң якты кояшы. Тормышыбызны ямьләндереп торучы матур чәчкәләребез һәм баллы жимешләребез, акыллы кинәшчеләребез һәм ышанычлы терәгебез.

Куңелләрегез һәрвакыт язгы гөлдәй чәчәк атсын. Бәхетле булыгыз туган оегездэ,туган жирегездэ,туган илегездэ!

№-11:

«Яшьлек» бию ансамбле тэкьдим итэ:



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-04-06 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: