Уразадан баш тарту турында




Булмаганлыгы турында

 

H 5 عَنْ أُمِّ الْمُؤْمِنِينَ أُمِّ عَبْدِ اللَّهِ عَائِشَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهَا قَالَتْ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ

صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: مَنْ أَحْدَثَ فِي أَمْرِنَا هَذَا مَا لَيْسَ مِنْهُ فَهُوَ رَدٌّ A

Гайшә анабыз сөйләгән: «Аллаһының Илчесе галәйһис-сәләм әйткән:«Безнең эшебезгә яңа һәм аңа бәйләнеше булмаган нәрсә кертүченең шул эше кире кагылачак». [21]

Хәдиснең әһәмияте

Бу хәдис – Исламның бөек нигезләренең берсе. «Га-мәлләр нияткә карап билгеләнәләр» дигән хәдис гамәлнең эчке ягын бәяләсә, без тикшерә торган хәдис гамәлләрнең тышкы ягын билгеләүче булып тора. Аннан аңлашылган-ча, Аллаһының һәм Аның Илчесенең боерыгына туры кил-мәгән һәр гамәл кабул ителмәячәк. Димәк, дингә нинди булса да яңалык кертүче үзе дингә бәйләнешле түгел.

Нәвәви әйткән: «Әлеге хәдисне истә тотарга һәм на-чар нәрсәнең нигезсез булуын раслау өчен аны кулланыр-га кирәк».

Хәдисне аңлау

1. Ислам ул – иярү, төрле яңалыклар кертү түгел.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм Исламны фанатик-ларның артык катлауландыруларыннан һәм бозуларыннан тыйган. Әлеге хәдиснең эчтәлеге Коръәннең күп аятьләре белән раслана. Алардан аңлашылганча, уңышка ирешү һәм котылу өчен Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең сөннәтенә бернинди өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертмичә иярергә ки-рәк. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә әйткән:

} قُلْ إِنْ كُنْتُمْ تُحِبُّونَ اللَّهَ فَاتَّبِعُونِي يُحْبِبْكُمُ اللَّهُ {

«Әйт: «Әгәр сез Аллаһыны яратсагыз, миңа иярегез. Шул вакытта Аллаһ сезне яратыр...»[22]

} وَأَنَّ هَذَا صِرَاطِي مُسْتَقِيمًا فَاتَّبِعُوهُ وَلا تَتَّبِعُوا السُّبُلَ فَتَفَرَّقَ بِكُمْ عَنْ سَبِيلِهِ {

«Дөреслектә, бу – Минем туры юлым, аңа иярегез һәм сезне Аның юлыннан тайпылдыручы башка юлларга ияр-мәгез».[23]

Үзенең вәгазьләрендә Пәйгамбәр галәйһиссәләм бик еш болай дигән:

H فَأَحْسَنُ الْكَلامِ كَلامُ اللَّهِ وَأَحْسَنُ الْهَدْيِ هَدْيُ مُحَمَّدٍ أَلا وَإِيَّاكُمْ

وَمُحْدَثَاتُ الأُمُورِ فَإِنَّ شَرَّ الأُمُورِ مُحْدَثَاتُهَا وَكُلُّ مُحْدَثَةٍ بِدْعَةٌ وَكُلُّ بِدْعَةٍ ضَلالَةٌ A

«Иң яхшы сүзләр – Аллаһының сүзләре. Иң яхшы һи-даять – Мөхәммәтнең һидаяте. Сезгә яңа уйлап чыгарыл-ган эшләрдән сакланырга кирәк. Чөнки һәр яңа эш – бид-гать. Ә һәр бидгать – адашу. Һәр адашу утта тәмамлана-чак».[24]

2. Кире кагылучы гамәлләр.

Хәдистә «Аллаһының һәм Пәйгамбәр галәйһиссәләм-нең боерыгына туры килмәүче һәр гамәл кире кагылачак» диелә. Ягъни, бөтен гамәлләр шәригать хөкемнәре белән бәйле булырга һәм алар белән билгеләнергә тиеш. Яңа уйлап чыгарылган эшләр ике төргә бүленәләр. Бер яктан Аллаһыга гыйбадәтнең төрләренә, икенче яктан кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә карыйлар:

а) гыйбадәтнең төрләренә килгәндә, Аллаһының һәм Аның Илчесенең боерыкларына туры килмәүче һәр гамәл кылучысына әйләнеп кайтачак. Аллаһы Тәгалә әйткән:

} أَمْ لَهُمْ شُرَكَاءُ شَرَعُوا لَهُمْ مِنَ الدِّينِ مَا لَمْ يَأْذَنْ بِهِ اللَّهُ {

«... Әллә аларның Аллаһ рөхсәт итмәгәнне дөрес дип санаучы иптәшләре бармы?»[25]

Мондый гыйбадәтләргә – Аллаһыга музыка тыңлау, бию ярдәмендә якынаерга тырышучыларны кертергә була. Ул кешеләр Аллаһының рәхмәтенә ирешү өчен гыйбадәт-нең төрле төрләрен уйлап чыгаручы мөшрик гарәпләрне хәтерләтәләр. Андый гыйбадәтләр турында Аллаһ бернин-ди күрсәтмә дә иңдермәгән. Алар турында Аллаһы Тәгалә болай дигән: { وَمَا كَانَ صَلاتُهُمْ عِنْدَ الْبَيْتِ إِلاَّ مُكَاءً وَتَصْدِيَةً } «Аларның Йорт янындагы намазлары сызгыру һәм кул чабудан гына гыйбарәт булган...»[26]

Кайберәүләрнең фикеренчә, гыйбадәт белән шөгыль-ләнеп Аллаһыга якыная торган эшләр чикләнмәгән рәвеш-тә булалар. Мәсәлән, Пәйгамбәр галәйһиссәләм вакытын-да бер кеше билгеле бер вакыт ураза тотарга, кояш астын-да калырга, утырмаска, күләгәгә кермәскә нәзер әйткән. Ләкин Пәйгамбәр аңа утырырга, күләгәдә булырга, ә ура-заны ахырга кадәр җиткерергә боерган.

б) кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә караган эш-ләргә килгәндә, тулысынча шәригатькә каршы килгәне инкарь ителә. Мәсәлән, Пәйгамбәр галәйһиссәләм исән вакытта бер кеше үзенә тиешле зина өчен җәзаны акча һәм мал түләүгә алыштыруларын сораган. Әмма Пәйгамбәр галәйһиссәләм аның сүзләрен шунда ук инкарь иткән.

Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм янына бер кеше килгән дә: «Минем улым фәлән кешенең ялчысы иде. Ул аның хатыны белән зина кылган. Мин аның гөнаһын йо-лып алдым», – дигән. Моңа Пәйгамбәр галәйһиссәләм бо-лай дип әйткән:

H الْمِائَةُ وَالْخَادِمُ رَدٌ عَلَيْكَ ، وَعَلَى ابْنِكَ جِلْدُ مِائَةٍ وَتَغْرِيبُ عَامٍ A

«Бу йөз сарык һәм кол сиңа кайтарылачаклар. Ә си-нең улың йөз тапкыр суктырылырга һәм бер елга сөргенгә сөрелергә тиеш».[27]

Бу бөтен килешүгә дә карый. Әгәр дә ул шәригать бе-лән тыелган булса, яки аны төзүчеләр әһәмиятле бер шартны үтәмәсәләр, мондый килешү дөрес булмый.

3. Рөхсәт ителгән эшләр һәм шелтәгә лаеклы бидгать.

Моның белән беррәттән шәригать хөкемнәренә кар-шы килмәүче, киресенчә аның белән расланучы яңалыклар да бар. Мондый эшләр аларны кылучыга кайтарылмаячак. Алар мактаулы саналалар. Сәхабәләр мондый гамәлне күп кылганнар, аларны хәләл дип санаганнар, дөреслегендә бердәм фикердә торганнар. Әбү Бәкер разыяллаһү ганһү хәлифә булган чакта Коръән туплауны, Госман разыял-лаһү ганһү вакытында аның күчерелеп хәлифәтнең төрле почмакларга җибәрелүен моңа мисал итеп китерергә була. Икенче мисал – грамматика, мирас, арифметика, тәфсир, иснәд, хәдис һ.б. фәннәр буенча әсәрләр язу.

Начар яңалыкны яки мәкрүһ дип, яки хәрам дип са-нарга мөмкин. Хәрам бидгать Исламның максатларына каршы килә, кешене көферлеккә яки адашуга илтә. Начар бидгатьләргә билгеле бер нәрсәләрне өстен күреп, алардан бәрәкәт сорау, чишмә, агач, каберләрне изгеләштерү керә.

Бервакыт сәхабәләр Хөнәен сугышы алдыннан мөш-рикләр изге дип санаган һәм көч алырга теләп коралларын асып куйган махсус күгән агачы яныннан узган: «Әй Ал-лаһының Илчесе, безгә дә шундый агач ясачы», – дигән-нәр. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

H سُبْحَانَ اللَّهِ ، هَذَا كَمَا قَالَ قَوْمُ مُوسَى اجْعَلْ لَنَا إِلَهًا كَمَا

لَهُمْ آلِهَةٌ ، وَالَّذِي نَفْسِي بِيَدِهِ لَتَرْكَبُنَّ سَنَّةَ مَنْ كَانَ قَبْلَكُمْ A

«Аллаһыга дан! Бу миңа: «Аларның илаһларына тиң илаһ ярат!» – дип әйтүче Мусаның кабиләдәшләрен хәтер-ләтә. Җаным Аның кулында булган Зат белән ант итәм, сез үзегезгә кадәр яшәүчеләрнең гадәтләрен тотасыз!»[28]

4. Инде күптәннән килеп кергән бидгатьләрне тотучы кешеләр: «Мин дингә бернинди яңалык та кертмәдем», – дип әйтәләр, без аларга әлеге хәдисне китерәбез:

H مَنْ عَمِلَ عَمَلاً لَيْسَ عَلَيْهِ أَمْرُنَا فَهُوَ رَدٌّ A

«Безнең эшебезгә туры килмәүче гамәл кылучының эше кире кагылачак».

5. Аның аркасында диндә бидгать барлыкка килүче кеше әлеге гөнаһ өчен җаваплы була, аның эше кире кай-тарылачак.

6. Теге яки бу гамәлнең хәрамлыгы аның таркатучы тәэсирен күз алдына тота.

7. Ислам дине камил һәм аның бернинди кимчелеге дә юк.

 

Хәләл һәм хәрам

H 6عَنْ أَبِي عَبْدِ اللَّهِ النُّعْمَانِ بْنِ بَشِيرٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمَا قَالَ: سَمِعْتُ رَسُولَ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ يَقُولُ: إِنَّ الْحَلالَ بَيِّنٌ وَإِنَّ الْحَرَامَ بَيِّنٌ وَبَيْنَهُمَا مُشْتَبَهَاتٌ لا يَعْلَمُهُنَّ كَثِيرٌ مِنَ النَّاسِ ، فَمَنِ اتَّقَى الشُّبُهَاتِ اسْتَبْرَأَ لِدِينِهِ وَعِرْضِهِ ، وَمَنْ وَقَعَ فِي الشُّبُهَاتِ وَقَعَ فِي الْحَرَامِ ، كالرَّاعِي يَرْعَى حَوْلَ الْحِمَى يُوشِكُ أَنْ يَرْتَعَ فِيهِ ، أَلا وَإِنَّ لِكُلِّ مَلِكٍ حِمًى أَلا وَإِنَّ حِمَى اللَّهِ مَحَارِمُهُ ، أَلا وَإِنَّ فِي الْجَسَدِ مُضْغَةً إِذَا صَلَحَتْ صَلَحَ الْجَسَدُ كُلُّهُ وَإِذَا فَسَدَتْ فَسَدَ الْجَسَدُ كُلُّهُ ، أَلا وَهِيَ الْقَلْبُ A

Әбү Габдуллаһ Ногъман бине Бәшир разыяллаһү ган-һү сөйләгән: «Мин Аллаһының Илчесенең болай дигәнен ишеттем: «Дөреслектә, хәләл дә билгеле; хәрам да билге-ле. Алар арасында шикле нәрсәләр бар. Болар турында күп кешеләрнең төгәл фикере юк. Шикледән сакланучы динен һәм намусын саклау өчен аннан котыла. Шикле белән шө-гыльләнүче хәрамны да кылуга киләчәк. Чөнки ул тыю-лык янында көтү көтеп, көтүе менә-менә тыюлыкка керүче көтүчегә тиң. Һәр патшаның шундый тыюлыгы бар. Ә Ал-лаһының тыюлыгы – Аның кешеләргә хәрам кылган нәр-сәләре. Дөреслектә, кеше тәнендә ит кисәге бар. Ул яхшы булса, бөтен тәнне дә яхшы итә. Начар булса, бөтен тән дә яраксызга чыга. Ул ит кисәге – йөрәк».[29]

Хәдиснең әһәмияте

Әлеге хәдис бик әһәмиятле урын алып тора һәм үз эченә күп файда туплаган. Ул Ислам нигезендә яткан хә-дисләр исәбенә керә. Күп кешеләр аны «Исламның өчтән бере» диләр. Ә Әбү Давыт: «Чиреге», – ди. Әмма хәдиснең мәгънәсен төшенгән кеше аның бөтен Исламны үз эченә алганын аңлар. Чөнки ул хәдистә хәләл, хәрам һәм шикле-нең нәрсә икәне аңлатылган. Болар барысы да Ислам шә-ригатен, аның нигезләрен, тармакларын аңлауны таләп итә.

Хәдисне аңлау.

1. Хәләл дә билгеле, хәрам да билгеле. Алар арасында шикле нәрсәләр бар.

Нәвәви әйткән: «Бөтен эшләр дә өч төркемгә бүленә. Беренчесенә хәләллеге кешедән яшерен булмаган хәләл нәрсәләр керә. Мисал итеп, ипи ашау, сүз сөйләү, йөрү һ.б.-ны китерергә була. Икенчесенә, ачык хәрам булган. Ягъни, аракы эчү, зина кылу һ.б.ш. эшләр керә. Шиклегә хәләллеге яки хәрамлыгы ачык булмаган гамәлләр карый. Шуңа күрә, күп кешеләр аларны аңлый алмый. Ә галим-нәр андый гамәлләр турында аятьләр, хәдисләр яки ча-гыштыру кыяс) нигезендә хөкем итәләр. Берәр эш хәләл белән хәрам арасында урталыкта булса, аның турында аять, хәдис яки галимнәрнең фикере булмаса, мөҗтәһит үзе җавап эзли, шәригать нигезендә аның хәләллеге яки хәрамлыгы турында нәтиҗә чыгара».

Шикледән баш тарту – тәкъвалык билгесе. Байлыгы-ның ничек табылуында шикләнгән кеше белән сәүдә киле-шүе төзүдән баш тартуны моңа мисал итеп китерергә бу-ла. Кардәш булудан куркып, зур шәһәрдәге хатын-кызга өйләнмәү, пычрак булуыннан куркып, чүлдә су эчмәү ке-бек булу ихтималы аз булган нәрсәләрдән баш тартуга килгәндә, бу – тәкъвалык билгесе түгел, ә шайтан вәсвәсә-сенең нәтиҗәсе.

2. Шикленең төрләре.

Ибне Мөнзир аларны өч төргә бүлә:

а) Кешегә башта хәрам дип мәгълүм булган, соңын-нан хәләлме – юкмы дип шикләнә башлаган нәрсә. Мон-дый гамәлләрне тулы ышаныч булганда гына эшләргә ярый. Берсе мөшрик тарафыннан чалынган ике сарыкның итен ашарга шикләнүне мисал итеп китерергә була.

б) Беренчесенең капма-каршысы. Хәләл булып, аны тыюның зарури икәнендә шикләнү. Мәсәлән, хатын белән аерылышуның талак) хәрам икәнлегендә шикләнүе, тәһа-рәтле кешенең исәпкә алмаска да мөмкин булган нәрсә бе-лән нәҗесләнүе.

в) Хәләллеге дә, хәрамлыгы да шик уяткан нәрсә. Моннан тыелу яхшырак. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм нәкъ шулай эшләгән:

H إِنَّي لأَنْقَلِبُ إِلَى أَهْلِي فَأَجِدُ التَّمْرَةَ سَاقِطَةً عَلَى فِرَاشي

فَأَرْفَعُهَا لآكُلَهَا. ثُمَّ أَخْشَى أَنْ تَكُونَ مِنَ الصَّدَقَةِ فَأُلْقِيهَا A

«Дөреслектә, кайчакта мин өйгә кайтам да, ятагыма хөрмә төшкәнен күрәм. Мин башта ашарга дип аны күтә-рәм. Ләкин аннары ул садаканың бер өлешедер дип шик-ләнә башлыйм да аннан баш тартам».[30]

3. Тугрылыклы кешеләрнең шикледән баш тарту ту-рында әйткән сүзләре.

Әбү Дәрдә: «Иң камил тәкъвалык – бәндәсенең тузан бөртеге кадәр нәрсәдә дә Аллаһыдан куркуы. Хәләл бул-ган нәрсәдән дә бер өлеше хәрам дип аннан баш тартса, ул үзен хәрамнан саклый», – дигән.

Хәсән Басри әйткән: «Хәрам булудан куркып күп хә-ләлдән баш тарткан вакытта тәкъвалар үзләренең тәкъва-лыкларын югалтмаячак».

Суфьян Сәүри: «Гадәттә кешеләр курыкмаган нәрсә-ләрдән курыкканнары өчен аларны тәкъвалар Аллаһыдан куркучылар) дип атыйлар», – дип әйткән.

Ибне Гомәр разыяллаһү ганһү: «Мин үземне хәрам-нан үзем җимерә алмаслык хәләлдән төзелгән киртә белән аерып куяр идем», – дигән.

Суфьян бине Уяйнә әйткән: «Үзен хәләл киртә белән хәрамнан аерганчы, хәрамнан һәм аңа охшаш нәрсәдән баш тартканчы, бәндә иманның хакыйкый асылын аңлама-ячак».

Мәгълүм булганча, Әбү Бәкер разыяллаһү ганһү бел-мичә ниндидер шикле әйбер ашаган, белгәч аны косып чыгарган.

4. Һәр хуҗаның үз тыюлыгы була. Аллаһы Тәгаләнең җирдәге тыюлыгы – Аның бәндәләренә билгеләгән хәрам-нары. Гадәттә, гарәп хакимнәре, чыннан да, үз көтүләре өчен билгеләнгән көтүлекләрне саклаганнар, аларга якы-наючыларны җәзалаганнар. Хакимнең җәзасыннан курку-чы көтүен әлеге җирдән алып киткән. Ә моннан курык-маучылар тыюлыкка якынаеп, көтүне шуның янында көт-кәннәр. Шуның нәтиҗәсендә, үзләре дә теләмичә, тиздән чикләрне үтәп кергәннәр һәм җәзаланганнар.

Шул ук рәвештә Аллаһының да җирдә тыюлыгы бар. Бу тыюлар – гөнаһ һәм барлык хәрам нәрсәләр. Болардан нәрсә булса да эшләүче дөньяда да, Ахирәттә дә Аллаһы-ның җәзасына лаеклы. Аларга якынаючы, шикле нәрсәләр эшләүче хәрамны кылуга бик якын.

5. Йөрәкнең тугрылыгы.

Тәннең тугры булуы йөрәкнең тугры булуына бәйле. Чөнки анатомия һәм медицина ягыннан караганда, йөрәк – кеше тәненең иң әһәмиятле әгъзасы. Кеше яшәешнең тышкы күренешенең чыганагы. Йөрәк сәламәт булган-да ул әгъзаларны дөрес итеп кан белән тәэмин итә, кеше го-мумән сәламәт була.

Әлеге хәдисне дәлил итеп, шәфигыйлар: «Акылның нигезе йөрәктә, кешенең башта булган нәрсәсе шуннан чыга», – диләр. Алар, шулай ук, Аллаһы Тәгаләнең түбән-дәге сүзләрен дә дәлил итеп китерәләр:

} لَهُمْ قُلُوبٌ لا يَفْقَهُونَ بِهَا {

«Аларның йөрәкләре бар, ләкин аңламыйлар...»[31]

Әбү Хәнифә мәзһәбендәге галимнәр: «Акылның уры-ны – баш мие», – диләр. Табиблар да шул ук фикердә бу-лып, ми эшчәнлеге бозылуның акыл таркалуга китерүен дәлил итәләр. Хәзерге заман анатомиясе һәм медицинасы күрсәткәнчә, фикер йөртүнең чыганагы бары тик ми генә. Чөнки хисләр мидән чыгучы боерыклар ярдәмендә генә эшли башлыйлар.

Шуңа да карамастан, йөрәк бөтен әгъзаларның, шул исәптән, минең дә яшәү чыганагы булып кала. Әлеге хә-дистә йөрәкнең дөреслеге, тугрылыгы турында сүз бара. Үз чиратында йөрәкнең дөреслеге җанның тугрылыгын күз алдында тота.

Ибне Мүләккыйн болай дип яза: «Йөрәкнең тугрылы-гы биш эштә чагыла: фикер йөртеп, Коръән уку; ач карын; төнге намазлар уку; кояш чыгар алдыннан Аллаһыга дога кылу; тугры кешеләр белән аралашу. Мин моңа хәләл ри-зык ашауны да өстим. Бу әле телгә алынган нәрсәләрнең башында тора. «Ризык – гамәлнең орлыгы. Ул хәләл бул-са, гамәл хәләл була, хәрам булса – гамәл дә хәрам, шикле булса, гамәл дә шикле була», – дип әйтүченең сүзләре нинди гүзәл!»

Сәламәт йөрәккә ия булу – кешенең Аллаһы Тәгалә каршында уңышка ирешүчеләрдән булуының галәмәте. Аллаһ әйткән: { يَوْمَ لا يَنْفَعُ مَالٌ وَلا بَنُونَ. إِلاَّ مَنْ أَتَى اللَّهَ بِقَلْبٍ سَلِيمٍ }
«... байлык та, балалар да файда китермәгән ул Көндә Ал-лаһ янына сәламәт йөрәк белән килүче генә котылачак».[32]

Пәйгамбәр галәйһиссәләм еш кына болай дип дога кылган: A اللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ قَلْبًا سَلِيمًا H «Әй Аллаһ, йөрәгемне сә-ламәт кылуыңны сорыйм!» Әллаһүммә инни әс-әлүлүкә кальбән сәлимән).

Нәвәви әйткән: «Йөрәкнең сәламәтлеге аның нәфрәт, усаллык, хөсетлек, саранлык, тәкәбберлек, башкалардан көлү, рияга омтылу, шөһрәт яуларга теләү, хәйләкәрлек, комсызлык, тәкъдирдән канәгать булмау кебек сыйфатлар-дан котылуы белән генә тормышка аша».

Ибне Рәҗәп: «Авырулардан һәм бозыклыклардан азат булган йөрәк кенә сәламәт санала. Мондый йөрәктә Алла-һыга мәхәббәттән, Аннан һәм Аннан ерагайтучы нәрсә-ләрдән куркудан башка бер әйбер дә юк», – дигән.

Хәсән Басри бер кешегә: «Йөрәгеңне сәламәтләндер. Чөнки Аллаһыга бәндәләреннән аларның йөрәкләре сәла-мәт булу гына кирәк», – дип әйткән.

Ибне Рәҗәп әйткән: «Йөрәкнең дөрес булуы әгъзалар белән кылына торган гамәлләрнең дә дөрес булуына ките-рә. Йөрәк дөрес булса, анда Аллаһының ирегеннән башка бернәрсә дә калмаса, башка әгъзалар да Ул теләгән эш белән шөгыльләнәчәк. Ул яратмаган һәм шикле нәрсәләр-дән баш тартачак».

7. Әлеге хәдис хәләл эшне эшләргә, хәрам эштән тыелырга, шикледән ерак торырга, динне һәм намусны сакларга, кешеләрдә начар фикер тудыра торган нәрсәләр кылмаска өндәргә кирәк икәнен күрсәтә.

8. Акылны һәм йөрәкне камилләштерүгә чакыра.

9. Хәрамга илтүче юлларны яба, хәрамны тормышка ашыру ысулларын тыя.

 

 

Дин – нәсыйхәт

 

H 7عَنْ أَبِي رُقْيَةَ تَمِيمِ بْنِ أَوْسٍ الدَّارِيِّ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ: أَنَّ النَّبِيِّ r قَالَ: الدِّينُ النَّصِيحَةُ ، قُلْنَا: لِمَنْ ؟ قَالَ: لِلَّهِ ، وَلِكِتَابِهِ ، وَلِرَسُولِهِ ، وَلأَئِمَّةِ

الْمُسْلِمِينَ ، وَعَامَّتِهِمْ A

Әбү Рокая Тәмим бине Әүс Дәри әйткән: «Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Дин – эчкерсезлек ул», – ди-де. Без: «Кемгә карата?» – дип сорадык. Ул: «Аллаһыга, Аның Китабына, Пәйгамбәренә, мөселман җитәкчеләренә һәм гомумән бөтен мөселманнарга карата», – дип әйтте».[33]

Хәдиснең әһәмияте

Бу хәдис Пәйгамбәребез галәйһиссәләм генә әйтә ал-ган сүзләрне үзенә туплаган. Ул күп сүзле түгел, ләкин ул бик күп мәгънә һәм файданы үз эченә алган. Күргәнебез-чә, шәригатьнең башка хөкемнәре әлеге хәдиснең хәтта бер өлеше дә түгел, ә бер җөмләсе генә. Монда «Аның Ки-табына карата эчкерсезлек» дигән җөмлә күз алдында то-тыла. Чөнки Аллаһының Китабы бөтен нигезләрне һәм тармакларны үз эченә алган. Шулай итеп, кеше аңа ышан-са, аның эчтәлеге белән гамәл кылачак, эчкерсез булачак, ул кеше шәригатьнең бөтен хөкемнәрен дә үтәячәк. Алла-һы Тәгалә әйткән: { مَا فَرَّطْنَا فِي الْكِتَابِ مِنْ شَيْءٍ } «Без бу Китапта бернәрсә дә төшереп калдырмадык».[34]

Менә шуңа күрә дә, галимнәр: «Әлеге хәдис Ислам-ның үзәге», – дигәннәр.

Хәдисне аңлау

1. Аллаһыга карата эчкерсезлек күрсәтү.

Мондый эчкерсезлек Аллаһыга ышануны, Аның тиң-дәшләре булуны инкарь итүне, Аның исем, сыйфатларына ышануны, Аңа гыйбадәт кылуны, Аллаһ өчен сөю яки кү-рә алмауны, Аллаһыга итәгать итүче кешеләр белән дус булуны үз эченә ала. Әгәр мөселман боларны сүзендә һәм эшендә кулланса, бу аңа дөньяда да, Ахирәттә дә файда китерәчәк. Ә Аллаһ Үзе безнең эчкерсезлегебезгә мохтаҗ түгел.

2. Аллаһының Китабына карата эчкерсезлек.

Ул Аллаһыдан иңгән Язуларга ышануда, Коръәннең соңгы Язу икәнен тануда чагыла. Аллаһы Тәгалә әйткән:

{ إِنَّا نَحْنُ نَزَّلْنَا الذِّكْرَ وَإِنَّا لَهُ لَحَافِظُونَ } «Дөреслектә, Без Коръ-әнне иңдердек һәм Без аны саклыйбыз».[35]

Мөселманнарның Коръәнгә эчкерсез булулары мон-нан гыйбарәт:

а) Аны уку һәм ятлау. Коръән уку гыйлем алуга, җан-ны сафландыруга, тәкъвалыкны арттыруга ярдәм итә. Коръән укыган өчен кеше зур әҗер һәм Кыямәт көнендә көтеп торганда шәфәгать кылыну хокукы алачак. Аллаһы-ның Илчесе әйткән: A اقْرَؤُوا الْقُرْآنَ ، فَإِنَّهُ يَأْتِي يَوْمَ الْقِيَامَةِ شَفِيعًا لأَصْحَابِهِ H «Коръән укыгыз! Чөнки Кыямәт көнендә ул үзен укучы-ларга шәфәгатьче булып киләчәк».[36]

Аны ятлауга килгәндә, моның ярдәмендә йөрәкләр нурлана, ул мөселман зур ихтирам казана. Кыямәт көнен-дә аның дәрәҗәсе Коръәннән ничә сүрә ятлавы белән бил-геләнәчәк. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

H يُقَالَ لِصَاحِبِ الْقُرْآنِ اقْرَأْ وَارْتَقِ وَرَتِّلْ كَمَا كُنْتَ

تُرَتِّلُ فِي الدُّنْيَا فَإِنَّ مَنْزِلَكَ عِنْدَ آخِرِ آيَةٍ تَقْرَؤُهَا A

«Коръән белүчегә: «Укы, күтәрел, аны дөньяда вакыт-та укыган кебек бөтен кагыйдәләренә туры китереп укы. Синең урының соңгы аятьне укыган җирдә булачак», – дип әйтеләчәк».[37]

б) Аны матур тавыш белән дөрес итеп уку. Моның яр-дәмендә укыган нәрсә тирәнрәк тәэсир калдыра, йөрәк ях-шырак ишетә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

H لَيْسَ مِنَّا مَنْ لَمْ يَتَغَنَّ بِالْقُرْآنِ A

«Коръәнне көйләп укымаучы бездән түгел».[38]

в) Аның мәгънәләрен аңларга тырышу. Аллаһы Тәга-лә болай дигән: { أَفَلا يَتَدَبَّرُونَ الْقُرْآنَ أَمْ عَلَى قُلُوبٍ أَقْفَالُهَا } «Алар Коръән турында фикер йөртмиләрмени? Әллә аларның йө-рәкләрендә йозак бармы?»[39]

г) Киләчәктә Коръәнне саклауны үз өсләренә ал-сыннар өчен, яңа буын мөселманнарын аңа өйрәтү. Баш-каларга Коръән өйрәтү – безне бәхеткә илтә торган юл. Аллаһының Илчесе әйткән: A خَيْرُكُمْ مَنْ تَعَلَّمَ الْقُرْآنَ وَعَلَّمَهُ H «Сез-нең иң яхшыгыз – Коръәнне өйрәнүче һәм аны башкаларга өйрәтүче».[40]

д) Коръәнне аңларга һәм аны гамәлдә кулланырга ты-рышу. Чөнки гамәлсез генә аңлаудан файда юк. Без белә торып та, гамәл кылмыйбыз икән, бу бик начар эш була-чак. Чөнки Аллаһы Тәгалә болай дигән:

} يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آَمَنُوا لِمَ تَقُولُونَ مَا لا تَفْعَلُونَ. كَبُرَ مَقْتًا عِنْدَ اللَّهِ أَنْ تَقُولُوا مَا لا تَفْعَلُونَ {

«Әй иман китергән бәндәләр! Нигә сез үзегез кылма-ган нәрсәне сөйлисез? Сезнең кылмыйча сөйләвегез Алла-һыда зур нәфрәт уята!»[41]

3. Аллаһының Илчесенә карата эчкерсез булу.

Бу Мөхәммәт галәйһиссәләмнең пәйгамбәрлегенә, ул алып килгән Коръәнгә, аның сөннәтенә ышанудан гый-барәт. Мондый эчкерсезлек аңа карата мәхәббәт һәм итә-гатьтә чагыла. Чөнки Аллаһының Илчесен ярату – Алла-һыны ярату дигән сүз ул. Аллаһы Тәгалә әйткән:

{ قُلْ إِنْ كُنْتُمْ تُحِبُّونَ اللَّهَ فَاتَّبِعُونِي يُحْبِبْكُمُ اللَّهُ } «Әйт: «Аллаһыны яратсагыз, миңа иярегез. Шунда сезне Аллаһ яратыр...»[42]

{ مَنْ يُطِعِ الرَّسُولَ فَقَدْ أَطَاعَ اللَّهَ } «Пәйгамбәргә буйсынучы Аллаһыга буйсына».[43]

Пәйгамбәр галәйһиссәләм вафат булганнан соң, аңа ышану Пәйгамбәрнең тормыш юлын укуны, әхлак сый-фатларын үзеңдә булдырырга тырышуны, аның сөннәтенә иярүне, аны таратуны, ялганчы һәм бидгатьчеләрдән сак-лауны таләп итә.

4. Мөселман җитәкчеләренә карата эчкерсез булу.

Җитәкчеләргә мөселманнарның хакимнәре, яки алар-ның хәлифләре, яки галимнәр керә.

Әгәр дә җитәкчеләр Аллаһыга итәгатьсезлеккә чакыр-масалар, мөселман илләрендә мөселманнар үз җитәкчелә-ренә буйсынырга тиеш. Аллаһы Тәгалә әйткән:

} يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا أَطِيعُوا اللَّهَ وَأَطِيعُوا الرَّسُولَ وَأُولِي الأَمْرِ مِنْكُمْ {

«Әй иман китергән бәндәләр! Аллаһыга итәгать ите-гез һәм Пәйгамбәргә итәгать итегез! Шулай ук, сезнең арадагы Коръән белән гамәл кылып, Коръән дәлилләре бе-лән әмер итүче хакимгә итәгать итегез!»[44]

Безнең аларга карата эчкерсезлегебез аларга иярүдән, аларны сөюдән гыйбарәт булырга тиеш. Безгә аларны кылган яхшы эшләре өчен сөю кирәк. Мәсәл&



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2018-11-17 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: