Малайлар башкаруында “ЧАСТУШКИ”.




ПЕСНЯ. “Мама-первое слово”. Сл.Ю Энтина, муз. Жерар Буржоа.

8 бала. Бәйрәм көнне бергәләшеп,

Биеп алыйк әйдәле.

Котлы булсын, нурлы булсын,

Әниләрнең бәйрәме.

Әниләр турындагы җырга парлы бию.

Утыралар.

Ал бар. Хөрмәтле кунаклар, бүген безнең бәйрәмебез үзгәрәк. Без аны “Ягез әле, кызлар!” дип атадык. Шуңа күрә кызларыбызны ике командага бүләбез. Җанатар малайларыбыз да ике командага бүленеп утыралар. Әниләр, сез дә шулай ук үзегезнең кызларыгыз ягына күчеп утырыгыз. Башлыкларны мин үзем билгелим, берсе Диләрә, берсе Алсу була. Ә менә командаларның исеме язылган табличка минем кулда, Диләрә белән Алсу үз командаларына исем сайлыйлар. (Кызлар алып баручы янына килеп, табличкаларны алалар). Менә булды да, командаларның исемнәре “Умырзая” һәм “Тамчы”.

Алып баручының ярдәмчесе табличкаларны күчмә тактага беркетә.

Алып бар. Безгә нәтиҗәләр ясап бару өчен жюри кирәк булачак. Жюрида эшләр өчен мин........ чакырам.(3 кеше)

Жюри членнары үз урыннарын алалар. Ике малай чыга.

1 малай. Әйдәгез, кызлар ярышка,

Бүген сезне сыныйбыз.

Кемнәр зирәк, җитез, өлгер

Менә хәзер карыйбыз.

2 малай. Безнең кызлар сынатмаслар,

Ярышларда, уенда.

Мактау сүзләре әйтәбез,

Кызлар, сезнең турыда.

Алып бар. шулай митеп беренче турны башлыйбыз. Мин әйткән сүзләргә капма-каршы сүзлзр әйтәбез.

“Умырзая” “Тамчы”

1. Ак—кара Кар—яңгыр

2. Күк—җир Көн—төн

3. Малай—кыз Зур—бәләкәй

4. Якты—караңгы Бабай—әби

5. Озын-кыска Идән—түшәм

Җанатар малайларга бирем. Малай исеменнән кыз, кыз исеменнән малай исеме ясарга.

1. Камил—Камилә Фәридә—Фәрит

2. Хәмит—Хәмидә Нурия--Нури

3. Рәшит—Рәшидә Кәримә—Кәрим

4. Гали—Галия Раилә--Раил

5. Вәсил--ВәсиләДамир—Дамира

Безнең әле сорауларыбыз әниләргә дә бар. Сез “әйе”, “юк” дип кенә җавап бирәсез. Барысыда ишетсеннәр, ачык җавап бирегез.

“ТАМЧЫ” 1. Җәйге баш киеме. (панама)

2. Атнада иң көтеп алган көн. (якшәмбе)

3. Шәһәрдә рельсларда йөри. (трамвай)

4. Балалар тыңларга ярата. (әкият)

5. Язкөне беренче очып киләләр. (кара каргалар)

“УМЫРЗАЯ” 1. Түшәмдә эленеп тора. (Люстра)

2. Ботка тәмле булсын өчен, аңа салалар (май)

3. Үтә күренмәле (пыяла)

4. аның белән ашыйлар да, уйныйлар да (кашык)

5. Бәйрәмдә иң ятышлы бүләк. (чәчәкләр)

Жюри ярышка нәтиҗә ясый торсын, без музыкаль пауза ясап алабыз.

Малайлар җыр башкара “Серенада для девочек”

Жюрига сүз бирелә. Ярдәмче тактага магнитлы түгәркләр куеп бара.

Алып бар. II тур. Хәзер командирлар көч сынаша. Алар күзләрен бәйләгән килеш әниләренең портретларын ясыйлар. Кайсысы матуррак ясар икән. Без сезгә музыка куябыз. Музыка туктагач, сез дә туктыйсыз.

Рәсем “Әни портреты” ясау.

Алып бар. Жюри киңәшләшкән арада һәр командадан берәр шигырь тыңлап китик әле.

Ике шигырь. Жюри.

Алып бар. III-тур. Алга барабыз, җырлап алабыз. Һәр ике команда да җырлар әзерләделәр. Бәяне кунакларның кул чабуына карап билгелибез.

“Умырзая” кызлары “Гөлем чәчәк аткан”,

“Тамчы” кызлары “Әй, әбием, әбекәем”.

Алып бар. куллар чаптырып, нәтиҗәне жюри ясый. Тактага түгәрәкләр куела.

Алып бар. Шундый матур җырлардан соң күңелле уеннар уйнап алыйк әле. Бу безнең IV-тур. Иң элек малайларны уйнатабыз.

УЕННАР. Уеннар эстафета белән бара, Чөнки анда бар да катнаша алалар. Малайлар өчен “Юбка киеп йөгерү”. Кызлар өчен “Чәчәк тотып Обруч эченнән чыгып йөгереп килү”. Чәчәкне бер-берсенә биреп баралар.

Алып бар. Афәрин, кайсы командалар җиңде икән? Жюридан сорыйк әле.

Жюрига сүз бирелә.

Алып бар. Безнең тәнәфес вакыты җиткән икән бит. Самир, нәрсә эшләргә җыенасыз?

Самир. Татар көйләренә басып,

Без татарча биибез.

Карап торыгыз, кунаклар,

Ару-талу белмибез.

ТАТАР БИЮЕ. 4 пар. (Сез үзегезчә эшләгез).

Алып бар. V-тур. Бу тур-Әниләр өчен. Без сезнең белән шартлы рәвештә якорь ясыйбыз. Аны үзебездә булган бау шикелле әйберләрне җыеп, бер-берсенә бәйләп ясыйбыз. Кайсы команданың якоре озынрак, дөресрәге ерагырак булыр. Һәр командадан да икешәр әни чыга, калганнар “бау” җыярга булышалар. Музыка туктаганчы “Якорь” җыябыз.

УЕН.Кемнең якоре озынрак”. Әниләр уйный. Музыка туктагач, икесен бергә тотып үлчиләр. Жюри нәтиҗә ясый.

Алып баручы. Уенда актив катнашкан әниләр өчен Рус телендә такмаклар. (Мин үземнең вариантны куям).

Малайлар башкаруында “ЧАСТУШКИ”.

Алып бар. Ничек бәйрәмебез сезгә ошыймы? Арымадыгызмы әле? VI-тур. Бу турыбыз “Әниләр модасы” дип атала. Кызлар безгә әниләренең яратып кия торган киемнәрен күрсәтерләр. Бу биремне кайсы команда тырышып үтәде икән?. Әниләр кызларны киендерергә сез дә булышыгыз. Без сезгә “подиум” әзерләп куйдык. Шуннан үтәрсез. Сез әзерләнгәнче, безгә Марат шигырь сөйли.

“Кызлар буласым килми” Г. Исхакова шигыре.

Алып бар. Кызлар, сез әзерме?. “Тамчы” кызларын кул чабып каршы алабыз, “Умырзая”лар.

Кызлар музыкага үтәләр. Ике якка почмак ясап басалар. Алар басып торалар, жюри зүз ала. Аннан утыралар.

Алып бар. Кызларыбыз киемнәрен алыштырып килгәнче Әниләр белән VII-турны үткәрәбез. Бу безнең соңгы турыбыз. Балалар, безнең әтиләребез күп вакытларын эштә үткәрәләр. Кайвакытта шулай туры килә, әниләргә ир-ат эшләрен башкарырга туры килә. Мин беләм, безнең әниләр бар эшне дә булдыралар. Бүген без алар белән кадак кагабыз. Кайсы команданың әниләре кадакны тиз һәм дөрес кадаклар икән?. Кадакны кагабыз да чираттагы әнигә бирәбез.

УЕН “Кадак кагу”, әниләр уйный. Жюри эшләрне карап нәтиҗәне әйтә.

Алып баручы. Жюри членнарынам рәхмәт әйтәбез, ә тактадагы түгәрәкләрне санап, урынны үзебез билгелибез.

Алып бар., ярдәмче, балалар белән бергә саныйларлар. Нәтиҗәне әйтәләр. Кызларга малайлар медаль кидерәләр.

Малай. Безнең кызлар бер дигән шул,

Бакчабыз йолдызлары,

Бәйрәм белән котлыйбыз

Без-төркем малайлары.

Кыз. Әниләрне чакырабыз,

Бергәләшеп биергә.

Истә калсын бу бәйрәмнәр,

Үскәч сагынып сөйләргә.

ӘНИЛӘР БЕЛӘН БИЮ.

Әниләр утыралар. Балалар бүләкләрен алып басалар.

14 бала. Сез Әнкәйләр, өебезнең яме,

Ә тормышта олы бер терәк.

Һәрчак шулай, исән,шат булыгыз

Сез, Әнкәйләр безгә бик кирәк.

15 бала. Сез булганда, без бәхетле,

Сезнең белән якты көнебез.

Әнкәй--җирдә иң кадерле кеше,

Сәламәтлек сезгә телибез.

ҖЫР. “Бер кыз бала җыр чыгарган”. Әниләр дә кушыла. Беткәндә проигрышка.

16 бала. Без телибез әниләргә

Иң изге теләкләрне.

Чын күңелдән тапшырабыз,

Без шушы бүләкләрне.

Әниләргә бүләкләрен тапшыралар.

Ч А С Т У Ш К И

 

Мы, ребята, дошколята,

Ой, чего, чего, чего.

Озорные, боевые, ох,

Развитые до чего.

Женский день--8 марта,

Папа стал совсем другим.

Нарядился в мамин фартук,

Всю посуду перемыл.

Не лежал он на диване,

И газет он не читал,

Улыбался моей маме,

Целый день ей помогал.

Вместе с папой мы решили,

Маме отдых нынче дать,

Целый день мы суп варили, ох,

Только в рот его не взять.

Всех домой уже забрали,

А родителей всё нет,

Все мы плачем и вздыхаем,

Видно, счастья в жизни нет.

 

Кызлар буласым килми.

Гөлфия Исхакова шигыре.

Нигәдер миңа дусларым:

-Син кызлар кебек,-диләр.

-Улым –диеп дәшә әби,

Бабай, әти-әниләр.

 

-Йә, әйтегез, кайсыгызның,

Кызлар буласы килә?

Көн дә күлмәк алыштырып,

Чәчен үрәсе килә?

 

Тартыр иде толымымнан,

Үткән һәр малай яннан.

“Маймыл” кебек буянган”, дип
Көләрләр иде аннан.

 

Юк, кызлар буласы килми,

Усаллар чиктән ашкан...

Чәчтарашка кереп бүген

Чәчне алдырдым баштан.

 

Юк, кызлар буласы килми.

 

 

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-12-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: