Иблис рухы (Лермонтовтан)




Куплет

Ике чибәр кавыша,

Гомер бергә булырга,

Яңа гаилә төзелә,

Бәхет телик аларга.

Кушымта

Туй, туй, туй,

Иң күркәм бәйрәм,

Туйда - мәхәббәт тантана итә,

Туйда - йөрәкләр гомергә бәйләнә,

Туйда - хыяллар чынлыкка әйләнә.

Куплет

Киленебез ак коштай,

Балкып тора кояштай,

Киявебез акыллы,

Йөрәк тулы ялкыны.

Куплет

Барча галләм шатлана

Сезнең бәхетегезгә,

Татулыкта, муллыкта,

Үтсен бар көнегездә.

 

Бишек җыры

Эльверт Гарәфетдинов көе

Куплет

Әлли-бәлли, бәбкәем,

Йокла-йокла, җанкаем,

Ходай бирсен җылы нур,

Татлы матур төшләр күр.

Кушымта

Әлли-бәлли, бәбкәем,

Йокла-йокла, җанкаем,

Әниең һәм әтиең

Сине өзлеп сөя,

Сине өзлеп ярата,

Синең өчен бар җаннарын ата.

Куплет

Әлли-бәлли, бәбкәем,

Йокла-йокла, җанкаем,

Бул, сөйгәнем, бәхетле,

Бул, иркәм, мәрхәмәтле.

Куплет

Әлли-бәлли, бәбкәем,

Йокла-йокла, җанкаем,

Бул, җанкаем, шәфкатле,

Бул, балам, чын зур кеше.

Алтмыш (Илле) яшь

Эльверт Гарәфетдинов көе

Куплет

Буген матур, кояшлы көн,

Бездә туган, күркәм бәйрәм,

Күрәсең, әти, синен туган көнеңне

Тәбрикли бөтен галләм.

Кушымта

Алтмыш (илле) яшь ул иң җилле яшь,

Алтмышта (илледә) кеше уңыш җыя тормышта,

Баларадан изгелек күр,

Әти бул сәламәт, яшә матур.

Куплет

Гомер буе булдың тыныч,

Безгә син салдың куп көч,

Безне оҗмахта үстердең,

Сиңа, әти, зур рәхмәт.

Бәхет бит ул

Эльверт Гарәфетдинов көе

Куплет

Сабырларны, тырышларны,

Бәхет кошы бик ярата,

Аларны назлы хискә күмеп,

Тормышларын оҗмах итә.

Кушымта

Бәхет бит ул,

яраткан ярың яныңда булса,

Бәхет бит ул,

балаларың өйдә йөгреп йөрсә,

Бәхет бит ул,

хәләл ризык өстәлдән өзелмәсә,

Бәхет бит ул,

җанда якты хисләр сүрелмәсә.

Куплет

Максатка ирешү- бәхет,

Эшләсәң яуларга була,

Хәттә биек алтын тәхет.

Тик ятсаң, кача бәхет.

Кыларга кирәк изгелек,

Ходай күрсәтер игелек.

Яманлы- язмышын бозыр,

Ә якшы - бәхетле булыр.

 

Туганнар

Эльверт Гарәфетдинов көе

Куплет

Гомер итү - кыр кичү түгел,

Сатмас чын җан - терәк кирәк гел.

Тормыш матур, ләкин бик авыр,

Туган гына синең өчен булыр.

Кушымта

Җан тармасада- кан тартыр,

Туган туган белән табышыр,

Ятларга бәлә ябышыр,

Тугансыз адәм доньяда өшер.

Куплет

Туганнар сине үз итмәсә

Явыз ятлар нык интектерә,

Туганнар арасын кисәргә

Кәбәхәт ятлар кермәс гомергә.

Куплет

Ашап эчкәндә дус якшы ул,

Кайгы килсә читтә кала ул.

Туган гафу итәр, үтермәс,

Ят сине жәлләмәс, аңламас.

 

2. Мәхәббәт

Ап-ак карлар булып

Илдар Бай көе


Тыныч кына Уфа урамнары...
Уфаларда күптəн төн инде...
Экерен генə ап–ак карлар ява.
Бөтен дөнья шундый тын инде.
Шундый тынлык минем күңелдə д
Əле генə давыл иде бит.
Уфада – төн, ə мин синсез идем,
Күңелемə авыр иде бит.
Авыр иде синнəн китүлəре...
Синсез яшəүлəре... Барсы да...
Əле менə ап-ак келəм булып
Ап-ак карлар ява каршыма.
Һəм күңелем белəн синнəн китəм
Ап-ак карлар яуган чагында.
Яңа яуган ап-ак карлар булып
Син яшəрсең əле җанымда.

 

Яңгыр
Яңгыр шашып котырынып ява,
Бар дөньяны болыт каплап алган...
Бар дөньяны болыт каплап алган... –
Тик күңелне генə капламаган.
Ə күңелдə якты хислəр генə...
Сиңа килəм. Килəм яратып.
Син каршы ал мине...
Бу җирдəге
Болытларның барсын таратып...

Əй, печəн чабулары...

Илдар Бай көе


Əй, печəн чабулары...
Ут кебек чалгылары...
Тик син генə басаласың
Йөрəгем януларын...
Əй, печəн җыюлары...
Кибəннəр куюлары...
Дөньяларны җəннəт итə
Син барын тоюлары...
Əй, печəн өюлəре...
- Су эч лə, - диюлəре...
Күзлəреңə чыккан инде
Синең дə сөюлəрең...
Əй, печəн чабулары...
Сагышның сарылары
Араларны кисте инде
Язмышның чалгылары...
Əй, печəн чабулары......
Утларда янулары...
Күңеллəргə мəңгелеккə
Уелып калды бары...
Əй, печəн чабулары...

 


Көзге сагыш
Агыйдел салкын дулкын белəн ярын чайката,
Көзге җил сары яфракларны уйната -
Мин аларны моңга батып күзлимен.
Инде җаным ничек түзəр, белмимен,
Һəр тарафтан сине генə эзлимен.
Тормышымның яме сүнде,
Язлар көзгə əйлəнделəр,
Көннəр төнгə əверелде
Син булмагач яннарымда.
Тынгылык юк җаннарымда
Туңам да мин, янамын да...
Агыйдел салкын дулкын белəн ярын чайката,
Көзге җил сары яфракларны уйната...

* * *

 

Сөюләрне челпәрәрмә итеп

Әллә кемнәр керде арага.

Күпме еллар шуннан хыялландым

Күзләреңә кабат карарга.

 

Менә тагын син алдымда минем,

Сүнгән кузларыма җан өрдең.

Күкрәгемә сыймый йөрәк тибә,

Бәхетемнән кабат исердем.

 

Сине уйлап күпме хылландым,

Үкенечләр өчен кайгырдым.

Май аеның җылы бер көнендә

Яшьлегемә кабат кайтардың.

 

 

Безнең гомер...

Ризван Хәкимов көе


Син көткəндə,
мин килмəдем,
Мин килгəндə,
Син көтмəдең.
Барысы да ялгыш булды...
Бер-беребезне яратсак та,
«Син» дип, «Мин» дип җан атсак
Əллə нинди язмыш булды...
Син сөйгəнне мин белмəдем,
Назларыңа күмелмəдем.
Күрдем бары күзлəреңнəн
Сагышлы яшь түгелгəнен.
Безне сөю табыштырды,
Саф мəхəббəт кавыштырды...
Тик шулай да...
Бөтен гомер ялгыш узды...
Гомер тоташ сагыш булды...
«Кем гаепле?» – дип сорамыйм,
Икебез дə гөнаһлыдыр...
Сөю кадерен белмəгəнгə
Син дə, мин дə моң-аһлыдыр.
Ул моң-зарлар бетмəстер дə...
Мəңге калыр күңеллəрдə...
Син көткəндə мин килмəдем....
Син көтмəдең мин килгəндə...

***********************************

Сине буген күргән идем

Кайтып барганда эштән.

Шундый да чибәрләнгәнсең,-

Ябыгулар килешкән.

 

Тәннәрең- бала тәнедәй,

Билкәең- зифа каен.

Хисләрне ничек аңлатыйм

Туры китереп җаен?

 

Энҗедәй ап-ак тешләрең,

Купшы кара чәчләрең.

Син гүзәлгә туры килеп,

Югалды бит башларым.

 

Әгәр минеке булсаң,

Назлап кына тотармын.

Калакка да салып тормый,

Күз дә йоммый йотармын.

 

Ничек моны яуларга дип,

Эчтән генә уй йөртәм.

Яки үзем ябыгамын,

Яки сине симертәм!

 

Тыныч Уфа урамыннан
Өйгə кайтып барам,
Төшə йомшак карлар,
Айның нуры моңсу ага,
Күңелем тыныч, рəхəт миңа,
Чөнки артта калды
Синең нурда көйгəн чаклар.
Иркен сулыш алам
Тулы күкрəк белəн,
Ə бит йөрəк көлгə калып бетте...
Шушы көллəр салкын җиллəр белəн
Синең тарафыңа очып китте.

Сине исләем

Эльверт Гарәфетдинов көе

Куплет

Сине исләем,

Күңелемдә яз,

Син ярым белән

Гомерем зая үтмәде,

Сине уйласам, янам,

Язгы ташкындай

Хисләрем җимерә,

Күнел сиңа тарта, болай,

Сөюләр, һаман истә алар.

Кушымта

Истә,

сине кулга күтәрүләр,

Истә,

сине өзлеп яратулар,

Истә,

синең ирен тәмнәрең,

Истә,

учактай янган мәхәбәтем.

2 куплет

Минем ак кошкай,

сойгән ярым,

Назлы йолдызым,

мин сагыштан янам,

Мәңге бергә булаек,

Газиз ике җанны аермаек,

Күркәм, парлы канатларны каермаек,

Сөюэмне хәтерлик.

3. Минем халкым

Бабамнарның рухы
Заман аша, чал гасырлар аша,
Тарих аша безгə һуннар дəшə:
- Кемнəр кисте сезнең канатларны?
Шанлы еллар, данлы юллар кайда?
Җаннарыгыз нигə коллар җаны?
Бəхет кошы ник канатын җəйми,
Җилкəгездə һəрчак нужа гына?
Кайчан чыгар бөек төрки халык
Хөрриятнең мəгърур юлларына?
Чорлар аша, чал гасырлар аша
Бабамнарның сүнмəс рухы дəшə.
Без югалган булыр идек,
Җанда бөек омтылышлар яшəмəсə.

Изге җаннар

Эльверт Гарәфетдинов көе


Дустым Марат Кəбировка
Алтын кояш нуры белəн җиргə
Фəрештəлəр төшмəс инде бүтəн.
Җилгə каршы барып җан өшеде,
Өметлəнеп язларымны көтəм.
Безнең язлар кайда йөри икəн?!.
Горурлык һəм гыйззəт кенə түгел,
Авыр йөк тə татар булулары.
Фикер – туры, əйткəн сүзе – туры,
Тик юллары гына борылмалы,
Йөрəклəрең ярылып егылмалы.
«Мин – татар!» – дип тузынмыйча гына
Татар өчен җанын атканнар бар.
Халкы өчен җанын атканнарны
Базарларсыз гына сатканнар бар.
Бу дөньяда төрле татарлар бар...
Кемнең кемлеклəрен үлчи торган
берəр бизмəн, берəр калып бармы?
Тик шунсы бар: төрлелəре түгел,
Изгелəре саклый халыкларны.

Җаныбызны меңгə кисə-кисə
Ачы җиллəр əле көн дə исə.
Тик без – исəн. Ышанмагыз, əгəр,
Берəр адəм безне «үлгəн» дисə,
Кабат кабынмаска сүнгəн, дисə...

Минем халкым...
Минем халкым
бетеп шиңеп бара.
Минем халкым
эчеп, исереп ята.
Минем халкым
узышып зина кыла.
Минем халкым
тугъры дустын сата.
«Минем халкым – алтын!» – дияр идем,
Эчем тулы ялкын.
Тик барыбер хурламагыз,
Ул бит – минем халкым...

Татар
Абруйлы скифлар,
Горур сарматлар,
Кыю һуннар,
Фидакарь төркилəр,
Мəгърифəтле Булгар,
Шанлы Алтын Урда,
Канга баткан Казан
Тора безнең артта.
Без бит зур тарихлы,
Киң күңелле татар.

III Бөтеньдонья Башкорт Корылтаена
Һич безне беркайчан аермас,
Тау-ташлар, елгалар, урманнар.
Кунакка йөрергə гомергə
Ишелмəс күперлəр, юллар бар.
Бергəлəп җыясе ризыклар,
Бергəлəп җырлыйсы җырлар бар
Рамил Чурагул
Татарның да, Башкортның да
Хəле бер чама.
Гөреф-гадəт, туган теллəр,
Миллəт югала
Глобализация афəте
Безлəрне кыра.
Кыра миллəтне тəмəке,
Аракы, сыра.
Бергə булыйк, бүлешмик без –
Татар, башкортлар.
Безнең арада əле бар
«Туган телем, миллəтем!» – дип
Янып йөрегəн батырлар.
Бар татарда, бар башкортта
Халкы өчен җанын фида
Кылыр Алып батырлар!

Бабамнарның сүнмəс рухы сыман

Эльверт Гарәфетдинов көе


Алсу таңнар сызылып аткан чакта
Сукмак буйлап атта кайтып килəм.
Уңда – урман: моңлы кошлар сайрый,
Сулда – изрəп йоклый яшел чирəм.
Сукмак буйлап атта кайтып килəм.
Челтер-челтер гөрли көмеш чишмə,
Атның ялын назлы җиллəр сыйпый.
Мондый камиллектəн лəззəт куна җанга...
Əмма күңел
Тыныч түгел,
Аны нидер борчый...
Ялагайлар, коллар булып беттек...
Милли шəфəкъ сыза.
Җилкəн – җилсез.
Ялчы рухы сеңгəн җаныбызга –
Илле илсезлəр без, телле телсез.
Уңда – урман: моңлы кошлар сайрый,
Сулда – изрəп йоклый яшел чирəм.
Бабамнарның сүнмəс рухы сыман

Сукмак буйлап атта кайтып киләм.

Туган җир
Мин кайтам җил булып,
Мин кайтам моң булып,
Мин кайтам сагынып,
Сагышлы җыр булып.
Сагышлы җыр сыман
Үземнең гомер дə...
Мин яндым, балкыдым
Һəм калдым күмергə.
Сагышлар – җанымда,
Үкенүлəр - күңелдə...
Иллəргə сыймадым,
Сыярмын бу җиргə...
Əй, минем бергенəм...
Əй, туган җиргенəм...

Көрəш
Томан каплап алды бар дөньямны,
Дивар булып тора алда.
Тормыш мине изеп таптый...
Өзелə өмет, куəт бирə торган...
Утлар йотам, какшыйм – лəкин торам...
Ачы җилəр кабат каршы өрə,
Хиссез Иблис елан күзе белəн
Төрле яктан миңа карый,
Чагар урын эзли...
Башны имим барыбер,
Дөнья чалып ега,
Ə мин кабат басам...
Ходай шулай корган бу тормышны,
Хасил иткəн утлы кичүлəрдəн.
Юк, телəнеп түгел, көрəш белəн
Хокук ала яшəр өчен адəм.

Көрəшергə кирəк...
Үз-үзең өчен көрəшергə кирəк,
Иреклегең өчен көрəшергə кирəк,
Ирекле ил өчен көрəшергə кирəк,
Хəтта дин өчен дə көрəшергə кирəк.
Исемең өчен көрəшергə кирəк,
Җисемең өчен көрəшергə кирəк.
Дөнья кызык – аның көрəшүсез,
Терəшүсез чагы шундый сирəк.
Кайчагында үз-үзең белəн дə
Көрəшергə кирəк.
Көрəшергə кирəк...

Рух

Эльверт Гарәфетдинов көе

Куплет

Дөньяда төрле чаклар була,

Шатлыклар һәм кайгылар килә,

Көчле рух кына барсын җиңә,

Көчле рухка гына бәхет куна.

Кушымта

Рухлы булыйк дуслар,

Җиңмәс безне кара көчләр:

Җанда булса изге хисләр,

Сынмаса күкрәктәге рухлар.

Куплет

Сугышта явыз корал җиңми,

Орылышларда көчле рух җиңә,

Тормышта күркәм бәхет иңми,

Мөшкел куркак кара рухлы иңгә.

Куплет

Мәхәббәт рухны ярата,

Көчле рух үзенә карата,

Рух бит бар галләмне яңарта,

Рух изге ак хисләр тарата.

Азатлык кирәк

Чал һәм горур кавемнән мин

Миңа тагын ни кирәк?

Баксаң, тулы бәхет өчен

Ирек, азатлык кирәк.

 

Илемә, гади кешегә -

Русия гражданнарына,

Татарыстанга, Башкортстанга,

Чын ватанпәрвәрлек,

чын демократия,

чын социаль капатализм,

Хай-тек технологиялар кирәк!

 

Бу мәсьәләләрне хәл иткәч

Шуннан соң гына Илебез,

Чәчкә атачак, җиһанның

Якты йолдызыдай балкыячак,

Кеше өчен яшәячәк!

***********************************************************************************************

 

4. Дөнья малы

Дөнья малы

Эльверт Гарәфетдинов көе


Дөнья малы – дуңгыз каны, дилəр
Кызыкмадык дөнья малларына...
Без кызыктык бары əшнəлəрнең
Җылы сүзлəр белəн алдавына.
Без кызыктык бары...
Намус-данга.
Шул даннардан артык айнымады
Аркадашлар илне талаганда
Намус саклап калдык – баемадык
Хəзер инде байлар заманасы –
Тик хакимлек кыла байлар гына.
Ил дə баткан, Җир дə баткан инд
Бар да баткан дуңгыз каннарына.
Дөнья малы – дуңгыз каны дилəр
Дуңгыз каны ага тамырлардан...
Тик барыбер
Булыр сыман җирдə
Кеше булуны да сагынганнар.

Замана инсанны үзгəртə
Замана инсанны үзгəртə,
Кеше хəзер каты милекче.
Бер аягы белəн гүрдə,
Берсе белəн җирдə булса да,
Дөнья малын җыейм əле диеп
Бөтен көчен салып тырыша.
Һəм кайгырмый бер дə адəм заты
Юкка чыга бара кешелеклелек ат
«Акча! Акча...! – диеп шəхес үлə,
Шайтан гына бары бездəн көлə.

Тик шулай да бу дөньяны
Яхшылыкка үзгəртəсе килə.
Безнең яшəү мəгънəсе бит
Изгелектə генə.

 

Əткəм йорты

Эльверт Гарәфетдинов көе


Газиз əткəм нигезен сатып кайттым...
Төп нигезне... Җаным нурсыз калды...
Калаларда үз фатирым бар ул.
Тик
...Аңламассың ла бу язмышларны...
Мин эле үк инде Өйне сагынам
Анда минем – гүзəл бала чагым...
Анда минем – тəүге мəхəббəтем...
Юк алардан мəңге аерылачагым.
Тормышыңа аек карасаң да,
Истəлеклəр җанны уеп ала.
Бу дөньяда мин өйсезмен кебек,
Мин илсезмен кебек бу дөньяда.
Сатмасаң да булыр иде, бəлки.
Булыр иде.
Тик яшəргə кирəк.
Үз-үземне сатлыкҗандай тоям –
Түз генə, җан... Һəм ярылма, йөрəк.
Шушы өйдə сыман бөтен гомерем,
Бар язмышым, бөтен үткəннəрем...
Газиз əткəм йортын саткан чагым –

Үз-үземне хөкем иткән мәлем.


Бурилчиклар җыры

Эльвет Гарәфетдинов көе

Куплет

Агидел Урал якларында

Җир асларда, су шишмәләрдә

Сихри Зәм-зәм сулары ага

Ул кызларга күркәмлек бирә

Егетләрне батырлар итә

Сусаган әрнеп көйгән җанга

Тылсым дарудай шифа була

Кушымта

Җирнең алтыны ул су

Без җир аслардан

Сулар казыйбыз

Әйтелмәгән мәхәббәттән

Әрнегән йөрәкләрне

Көмеш сулар белән давалыйбез

Куплет

Сулар агалар, сулар ага

Яратудан бит күнел яна

Без казыган суларны эчсәң

Канатлана акылкаең

Дәртләнә моңлы йөрәккәең

Шифа таба һәм тынычлана

Сагышта янган күңелкәең

 

5. Моңсу хисләр

Зинданда

Эльверт Гарәфетдинов көе


Көньякларга очты аккошлар,
Моңланмыйлар инде сандугачлар...
Сары моңсу салкын көз җитте...
Суларда сары яфраклар агып китте...
Җаным ярсый. Нишлəргə дə белмим.
Нишлəсəң дə хəзер соң инде.
Үткəннəрне, эх, үзгəртеп булмый,
Үкенеп кенə була шул инде.
Үкенүлəр генə җанны телə...
Кемнəр күрсен безнең күрəсен....
Зинданнарда – тамуг газаплары...
Гөнаһларың булгач, түзəсең...
Көньякларга очты аккошлар,
Моңланмыйлар инде сандугачлар...
Сары моңсу салкын көз җитте...
Суларда сары яфраклар агып китте...
Ирексезлек
Мин ялыктым инде төрмəлəрдəн...
Ирексезлек өзə үзəгемне...
Өметлəрем өзелер чиккə җиткəн...
Өзелə генə язып түзəм инде.
Түзəм инде... Əткəм-əнкəм көтə,
өйдə мине газиз сеңлем көтə.
Шулар белəн күреше көннəремне
Бəйрəм көткəн кебек күңелем көтə.
Мин ялыктым инде читлеклəрдəн,
Үзəгемне өзə ирексезлек.

КӨЗГЕ ЯЗМЫШ

 

Язлар онытылды,

Җырлар чыкты истән.

Сезне күрмәгәнгә

Күпме җилләр искән.

 

Ирек-ирексезлек,

Кул сузым арасы.

Зиндандагы бар нур

Аның тәрәзәсе.

 

Һәрбер кеше үзгә

Гөнаһларын юа.

Моннан чыккан кеше

Җиргә кабат туа.


Күл
Пар аккошлар очып китте күлдəн...
Күңелемне моң-сагышлар күмгəн...
Ачы җиллəр исə салкын яктан...
Күл өстен дə инде бозлар япкан...
Җаннарыма кайдан табыйм дəва...
Күл өстенə ап-ак карлар ява...
Бу күлгə дə җиңел түгел кебек...
Күл дə моңсу минем күңел кебек.

 

Өмет
Үсеп утыра карлы ялан-кырда
Моңсу каен белəн ялгыз чаган.
Серле сөйлəш - болар арасында.
Каен əйтə:
– Кеше безне
тотмый өйлəр тирəсендə -
каен, имеш, кайгы алып килə.
Чаган бераз уйлап торгач, дəште:
– Безне дə бит халык –
«Коры агач үлек алып килə», – диеп йөртə, лəса.
Кеше янында мəңге урын булмас безгə...
Ялгыз язмыш – ул бит – чиксез җəфа.
Сөйлəшүгə нокта куйды каен:
– Мəңге алай булмас, көтик, түзик.
Хыял белəн яшик.
Кышкы суык, ачы буран юкка чыгар,
Язгы ташкын рəнҗү хисен алып китəр.

 

Бу дөньядан киткəн чакта
Əй, Аллаһы тəгалə!
Бу дөньядан киткəн чакта
Азат ит:
Күтəрмəс бурычлардан,
Кара кайгылардан,
Ачы көюлəрдəн...
Бик тиз ага шул гомерлəр...
Алар бит
Бик кыска гына мизгеллəр.
Шуңа күрə калдырмыйк
Вак һəм олы рəнҗешлəрне,
Берүк каргамасын безне белгəннəр...
Гомер беткəн чакта
Бездə калмасын юксынулар...
Якыннар һəм дуслар
безне сагынсыннар.

Төн. Караңгы. Тынлык.

Эльверт Гарәфетдинов көе

Төн. Караңгы. Тынлык.
Төнге күктə
Күк болытлар йөзə талгын гына.
Күңелем күгендə дə - Төн. Караңгы.
Тик тынгылык тапмый җаным гына.
Күпме гөнаһларга батканмын мин
Һəм төшкəнмен нинди түбəнлеккə...
Ничек бирешкəнмен...
Көч калмаган
Əрнү-газапларга түзəрлек тə.
Хыялларым мине алдаганмы,
Хыялларны минме алдаганмын.
Ни булса да булган...
Мин аларны
Чынлык кына итə алмаганмын.
Күзлəремдə инде нур сүрелгəн...
Сүрелгəн ул бəхет көлтəлəре...
Килəчəккə барасылар килми,
Кайтарасым килə үткəннəрне...
Тик яшəргə кирəк...
Алдансам да,
Алдасам да,
Югалтсам да күпне.
Үз-үзеңне алдалап та була,
Алдап булмый лəкин мəңгелекне.
Мəңгелекнең мин дə бер кисəге...
Бик кечкенə... Лəкин мəңгелектəн...
Шуңа күрə аерыласым килми

Үткəннəрем гел ярадан тора...
Тик барсы да əле алда сыман...
Мин барыбер калкып чыгачакмын
Язмыш харəбəсе арасыннан.

**********************

Ятим бала кебек
Белмим, нəрсə телим?
Үзем өчен
Мөһим максат күрмим.
Шуңа дөнья миңа кызык түг
Ə бит җаным тели көрəш,
əмма аңым – буш, куыш.
Хəрəкəтлəрем-куəтлəрем
Инде канатланмас,
Очкын инде учак булмас...
Яшьлек кабатланмас...
Ятим бала кебек җирдə
Яшим мин бу мəлдə,
Җаным аңлар...
Ярым да юк янда...

*********************

Ике тирəк
Кече бакча тулы агач...
Ярты гасыр буе
Бергə үсə ике тирəк...
- Бу тирəклəр нигə кирəк?!.
Урын алып тормасыннар,
əйдə, берсен кисеп ташлыйк, –
диде берчак дустым.
Дəү əнием безнең янда иде,
Сүзебезне ишетеп болай диде:

– Агач тере җанлы бит ул,
Ул да яши – сөенə, яралана.
Сөенеч бирүчегə нур өлəшə,
Газап китергəнгə рəнҗи ала.
Тимик əле, улым, тирəклəргə,
Рəнҗемəсен парлы бу ярлар.
Тəкъдир вакыты җиткəч, көзге җилд
Соңгы тапкыр яфрак коярлар
Һəм парлашып дөнья куярлар.
Еллар акты агымсулар кебек.
Ə мин дөнья буйлап
бəхет эзлəп йөрдем.
Таптым. Һəм югалттым.
Ə бер кышкы кичне берьялгызым
Туып үскəн нигеземə кайттым.
Урам буйлап килəм,
Дəва эзлəп
Йөрəктəге сагыш утына.
Күклəр йоклый...
Йолдызлар да йоклый...
Дəү əни дə...
Дөнья - йокыда.
Ап-ак юрган ябынып авыл йоклый,
Өйлəр йоклый көрткə төренеп.
Бар да йоклый...
Кече бакчадан тик

Ике тирәк үрелеп карый

Өмет
Үсеп утыра карлы ялан-кырда
Моңсу каен белəн ялгыз чаган.
Серле сөйлəш - болар арасында.
Каен əйтə:
– Кеше безне
тотмый өйлəр тирəсендə -
каен, имеш, кайгы алып килə.
Чаган бераз уйлап торгач, дəште:
– Безне дə бит халык –
«Коры агач үлек алып килə», – диеп йөртə, лəса.
Кеше янында мəңге урын булмас безгə...
Ялгыз язмыш – ул бит – чиксез җəфа.
Сөйлəшүгə нокта куйды каен:
– Мəңге алай булмас, көтик, түзик.
Хыял белəн яшик.
Кышкы суык, ачы буран юкка чыгар,
Язгы ташкын рəнҗү хисен алып китəр,
Көрəшергә кирәк...көрәшергә кирәк!

 

6. Күркәм шәхесләр
Гөлсирин, гел Әфарин!

(Җырчы Гөлсирин Абдуллинага багышлап)

Өздереп җырлый Гөлсирин,

Чигә, тегә, бәйли ул

Бар яктанда уңган шул,

Ак коштай матур,

Сөембикәдәй горур,

Иң Чибәр татар кызы,

Иң Күркәм татар моңы,

Син бар чакта җиң,

Әфарин, Гөлсирин!

********************************************************

Чәчкәдәй күркәм

Назлы матур сары чәчкәдәй

Гөлсирин күркәм яши, чибәркәй,

Якшы итеп җырлый,

Үзенә һәм киеменә

Булмый карап сокланмый,

Тамашачы аны бик ярата,

Ул донья ямен ялтырата,

Татар моңын бар җиһанга тарата!


Чурагул урамында
Башкортстанның Кырмыскалы районында
Иске Акташ авылында куертылган сөте,
шикəре белəн дан тоткан «Карламан шикəре
акционер җəмгыяте урнашкан.
Прибельский шəһəр тибындагы поселогында
«Шагыйрь Рамил Чурагул» урамнары бар.
Сим һəм Агыйдел кушыла
Иске Акташ каршында
Бабаңнар исеме язылган
Акташ – тауың ташына.
Акташта синең тамырлар,
Туганнар, сыйныфташлар
Җырлап-гөрлəп яши белə
Хезмəт сөяр Акташлар!
Моңда синең туган йортың
Чурагул урамында.
Акациялар, сиреннəр
Сине өзлеп сагына.
Нəнəң көйлəп сөйлəгəндер
Мөнəҗəт, əкиəтлəр.
Вəсилə əби догаларын
Хəтерли əле күплəр.
Кол Гали, Тукай шигырен
Ятладың бала чактан.
Кем уйлаган, шагыйрь чыгар
Диеп Иске Акташтан.
Синең җырлар җан түрендə,
Йөрəклəр парəсендə,
Басу- кырда, ямьле туйда
Һəм туган көннəрендə

Зəнгəр экран, табында
Җырыңны җырлап əйлəнə
Хəтта җирнең шары да,
Мəңге җыр-моң, мəңге язлар
Чурагул урамында.

Кайда туа даһилар?
Мəскəү, Парижларда түгел,
Түгел Нью-Йоркта,
Даһилар туа Кырлайда*
Сыркыдыда, Акташта*.
Күрдемдə* туа Даһилəр,
Мостафа*, Аркаулда*.
Минештедə*, Келəшлəрдə*
Төрембəт*, Кунакбайда*.
Тончу шəһəрлəрдə түгел
Алар туа авылда.
Кечерткəнле, тигəнəкле,
Билчəн, шайтан таяклы
Булса булсын, авыллар бит
Даһилар туган ягы!
* Кырлай – Габдулла Тукай торган; Сыркыды – Һади Такташ туган; Иске Акташ – Рамил Чурагул, Мостафа – Муса Җəлил, Аркаул – Рəми Гарипов, Минеште – Наҗар Нəҗми, Келəш – Сəйфи Кудаш, Фəридə Кудашева, Мостай Кəрим, Төрембəт – Рəшит Назаров, Үрге Кунакбай- Равил Бикбай туган авыллар.

Чурагул җыры түрдə
Бөеклəрне баса бөеклəр.
Дəлиллəр моңа чорлар.
Төптə ята асылташлар,
Калкып чыга чүп-чарлар.
Рамил Чурагул
Татар да җырлый аны,
Башкорт та җырлый аны
Шəп малай, əйбəт малай
Бер кызык итик əле.
Якты доньяларны ташлап,
Киткəнен көтик əле!
Салават Рəхмəтулла.
Алабайлар, ялагайлар
Графоманнар медальле.
Указсыз халык шагыйре
Аларны алыр əле.
Указсыз халык шагыйре –
Җыр патшасы Чурагул.
Татар башкорт миллəтенең
Йөрəгенə тапкан юл.
Зианчурада башкортча,
Чакмагышта татарча.
Чурагул җыры яңгырай
Иртə кичтəн таңгача.
Татар, башкорт иллəрендə
Чурагул җыры кирəк.
Үсə бишектə балалар
Аның җырларын көйлəп.
Моңнары кайтты авылга,
Авыр сүзлəр əйтелми.
Чурагул җырын җырламый
Авыл, шəһəр яшəми.

«Күрше хакы – Тəңре хакы!»
Дип яши күрше күлəн.
Чурагулның җырларының
Урыны һəр чак түрдəн.
Үлгəч түгел, тере чакта
Даһи була даһилар.
Тормыш ваклыгыннан өстен,
Чурагуллар, Рамиллар.

 

7. Тәрҗимә

Кефалония көндəлегеннəн
(Байроннан)
Үлгəннəр уяныр заман –
Йомылмый күзем.
Тираннар изə дөньяны –
Калмады түзем.
Чəчелгəн иген - өлгергəн.
Күңел тулган чак.
Керфеклəргə йокы түгел,
Күз яше кунган чак.
Колакларда боргы чыңлый,
Чакырып яуга.
Йөрəклəрнең кайнар хисе
Аваздаш аңа.

* * *
(Байроннан)
Лəззəтлəре өчен үчен ала
Шəрабы да, гүзəл кызы да.
Сине тамуг утларына сала –
Йөрəк əрни, җаның сызыла.
Һəм белмисең кайсын сайларга да –
Акыл курка, күңел кызыга.
Тик яшəмə рухың йөгəнлəп –
Мең газапка торыр бер лəззəт.
* * *
(Байроннан)
Дөнья миңа каршы, мин – дөньяга...
Тик ышаныч əле исəн килеш.
Дөреслек бар җирдə. Ул булган да
Булачак та мəңге – шулай тиеш.
Бинахакка кемдер алса өлеш,
Аны жəллəп кемдер яшен түгəр.
Изгелек бар. Һəм бар ихлас күңел.
Һəм бəхет тə коры хыял түгел.
Шаяру
(Байроннан)
Үз иреге өчен көрəшмəгəн
Ятлар иреге өчен көрəшə.
Читтə башын сала, яки рим,
Яки грек өчен көрəштə.
Уртак бəхет өчен көрəш, дустым,
Һəм бел сиңа бар да килерен:
Кургаштан һəм дардан исəн калсаң,
«Рыцарь» дигəн исем бирелер.

Англиядəн китүем сəбəбен сораучы ханымга
(Байроннан)
Күктəн сөрклүче пəйгамбəрдəй,
Кара көннəремə атладым.
Үткəннəргə бик кайтасым килде –
Үткəннəргə юллар тапмадым.
Хəсрəтемне иңнəремə асып,
Сукбай булып иллəр гизгəндə,
Мин өйрəндем əрнү-сагышларны
Йөрəгемə йомып түзəргə.
Һəм бүген дə оҗмахлардан киткəн
Пəйгамбəрдəй качам синнəн мин.
Яннарыңда саргаясым килми,
Назын сагынып үткəн көннəрнең.
Мин тагы да сукбайлыкка китəм...
Юк, яшəмəм монда саргаеп.
Оҗмахларга омтылучы җанга
Оҗмах яннарында дəва юк.
Британ министры Кэстелриның
үз-үзенə кул салуыө уңаеннан
(Байроннан)
О, Кэстелри! Син – чын патриот!
Катон батыр үлгəн халкым дип.
Син халкыңның явыз дошманына
Муенына пычак салдың бит...

Туй көнендə
(Байроннан)
Яңа ел! Иң бəхетле туй!
«Кабатлансын!» – дилəр барсы.
Кабатлансын. Тик туй түгел.
Тик яңа ел кабатлансын.
* * *
(Байроннан)
Йокысызларның кояшы!
Əй, моңсу йолдыз!
Əллə син керфеклəрдəге
Дыммы соң, йолдыз?
Синең янда каралыгы
Арта төннəрнең.
Əллə шатлыгымы соң син
Үткəн көннəрнең.
Тик үткəннəр шулай базлый
Гомер төнендə.
Тик нурлары җылы бирə
Алмый күңелгə.

Ангел

В минуты душевной тоски,

Когда упав, я не смогу подняться

Ангел с небес

Облегчит мой бедный удел…

Я вспомню все,

О Той,

Что когда – то звал - Любимой.

Горько и жалко мне будет себя

В минуты ужасных мучений

Верю я,

Что вспомню,

Образ милой,

Он спасет, да и,

Храним я буду им.

Когда мне грустно на душе,

Когда печаль,

Я вспомню о Тебе,

Как о Звезде,

Хотя она,

Горит, сияет ярко,

Увы, не для меня,

Не для меня…

ФӘРЕШТӘ

Күңел төшкән вакытларда

Җан җирдә аунап ята.

Шул чакларда бер фәрештә

Хәлгә кереп юата.

 

Хәтеремә килеп төшә

Өзелеп сөйгән кешем.

Бары аны уйлап кына

Табамын яшәү көчен.

 

Минем өчен бер йолдыз ул

Күктән генә базлаган.

Фәрештә һәм кешеләргә

Кавышулар язмаган...

Дождь

Дождь ливнем льёт,

Весь мир обволокли облака…

Весь мир обволокли облака…

Только душа моя чиста…

 

А в ней только светлые чувства.

Иду к тебе. Иду любя.

Ты встреть меня,

На этой земле

Разогнав все облака…

ЯҢГЫР

Күк гөмбәзе тишелгәндәй

Яңгырлар коеп-коя.

Дөньяны болыт басса да,

Күңелем сафлык тоя.

 

Яннарыңа ашкынамын,

Беләмен холыкларың.

Мин килүгә таратсаңчы

Күңелең болытларын.

 

Мы просто разные и все

Услышана была наша мольба

Нас обручила благодатная судьба,

Но оказались мы разные в душе

Мы оказались в непролазной глуши

Свои мечтанья и стремленья

Мы видели в другом

Мы не думали об одном

Слишком поздно поняли то

Что мы разные внутри с ворохом проблем

Не приспичело нам врать

Мы не можем сейчас друг на друга орать-

На долю нашу пенять,

Мы простро разные и все…

Нам не измениться уже

Остается лишь терпеть

И грустно друг на друга смотреть…

 

* * *

Ялвару тормышка ашып

Чынбарлыкка әйләнде.

Ике холкылы ике җан

Бер язмышка бәйләнде.

 

Язмыш бер булудамыни,

Җаннар булгач аерым.

Һәркемнең үз гадәтләре

Читкә ала каерып.

 

Икебез ике холыклы,

Ут һәм су – ярашабыз.

Бер-беребезгә чыдашып,

Күзләргә карашабыз...

 

Мой век

Великих целей нет

Цена реформ:

Растленье душ, умов-

Желудок правит миром.

Продать купить-

Азарт зверей,

Нет лиц-

Кругом оскал клыков.

Законов нет, запретов нет-

По - волчьи жить,

По - волчьи выть.

Машина-век рвет, клокочет

Мир людской.

Идет отбор,

Идет война всего со всем.

Заблудший век,

Век нонсенс, век модерн…

Я зомби, раб и я-

Дитя твоё,

Шепчу себе,-

Спасись!

Распни себя!

Смой кровью и слезами грех!

Покайся!

* * *

Үзгәртеп кыруларны да,

Булган икән күрәсе.

Акыл хакимлеге бетте, –

Ашказан идарәсе.

 

Әхлак һәм намус тапталды,

Килде дөнья “рәхәте”.

Барлык комар – сату-алу, –

Базар мөнәсәсбәте.

 

Кырганнарны торгызырга

Туры килер авырга.

Күпме кан һәм яшь китәчәк

Гонаһларны юарга.

 

Льдинка-душа

 

На заре юности пылала душа



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-08-20 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: