Телефонны уйлад табу тарихы




Кеша- кызыксынучан кош.

5. Ул сөйләшергә ярата.

6. Аңа игътибарны киметергә ярамый.

7. Кошлар- читлектә яши алмыйлар.

А Тутый кош ул − матур һәм күңелле кош. Аның канатларында бөтен салават күпере төсләрен күрә алабыз. Тропик урманнардан булуы аның тышкы кыяфәтеннән үк күренеп тора.

Ә Бездә Кеша исемле тутый кош яши. Кеша үзенең артыннан күзәтүне, аның белән сөйләшүне бик ярата.

Б Өйдә үзе генә калгач, истә калдырган сүзләр белән үз-үзен мактый башлый: "Кеша яхшы", "Акыллы", "Кеша − искиткеч кошчык". Чынлыкта, ул мактанмый, ә без әйткән сүзләрне кабатлый гына. Кайбер тутый кошлар бик күп сүзләр беләләр һәм тулы җөмләләр дә төзи алалар.

В Кеша − бик дус кош. Аңа игътибарны киметсәң, ул үз сурәте белән сөйләшә башлый. Кешаның томшыгы белән көзгегә сугуын, бер җирдән икенче җиргә очып йөрүен һәм, башын күтәреп, канатларын җәеп, үз-үзенә нәрсәдер исбат итүен күзәтеп торуы бик кызык.

Г Кеша − кызыксынучан тутый кош. Аңа кемнең нәрсә эшләгәнен белергә кирәк. Мин, чәй эчәр алдыннан, нәрсә дә булса кисә башласам, Кеша бер кисәген алып кача. Бер тапкыр ул әни җылыткан ашка очып керде. Ярый әле аш җылынырга өлгермәгән иде.

Д Кеша безнең гаиләне бик яхшы белә һәм бездән курыкмый. Ул башка, җилкәгә утырып, кешенең нәрсә эшләгәнен күзәтә. Белмәгән кеше янына ул беркайчан да якын очмас.

Мин, Кешаны күзәтеп, тутый кошлар турында бик күп мәгълүмат белдем.

 

 

Текстлар А Ә Б В Г Д
Исемнәр            

 

 

В1

1.Ат- акыллы хайван.

2 Атлар кешегә хезмәт итәләр.

3.Атлар сугыш кырында.

4.Ул үлән ашып йөри.

5.Дуслар һәрвакыт кирәк.

6. Ат бик кирәкле хайван.

7. Мин атны карарга яратам.

А. Атлар борынгы заманнардан ук кешегә тугрылыклы хезмәт итәләр. Ат белән йөкләр дә ташыганнар, җир дә эшкәрткәннәр, утырып, ерак җирләргә дә йөргәннәр, яңа җирләр дә ачканнар.

Ә Сугышлар вакытында аңа атланып сугышканнар, кораллар ташыганнар, сугыш кырыннан яралыларны җыйганнар. Хәзер инде атларны ипподромнарда һәм авылларда гына күрергә була. Авылларда хәзерге көнгә кадәр ул транспорт чарасы буларак та, ит һәм кымыз бирүче буларак та файдаланыла.

Б. Безнең дә авылда атыбыз бар. Аның исеме − Кашка. Дәү әти миңа атта йөрергә рөхсәт бирә. Җәй көне арба җигеп печәнгә, утынга барабыз. Без печән чапканда, утын җыйганда ул яшел үлән ашап йөри.

В. Мин Кашканы су буена алып төшәргә яратам. Анда мин атка су эчертәм, аны яхшылап юам. Кире кайтканда да аңа атланып кайтам. Кашка авыл кешеләренә бәрәңге утыртканда да, бәрәңге алганда да, тирес түккәндә дә булыша.

Г. Ат ул − бик сизгер һәм акыллы хайван. Син аны яратсаң, ул да сине ярата, тыңлый, үзенчә сәламләп тавыш бирә.

Д. Ат бик кирәкле хайван дип уйлыйм мин. Шушы гаҗәеп хайванга һәр шәһәрдә һәйкәл куйдырыр идем.

 

Текстлар А Ә Б В Г Д
Исемнәр            

 

В1

1.Сукыр кешеләргә ярдәм итү.

2. Этләр -кешеләрнең гомерен саклаучылар.

3.Тугры дус.

4.Минем этем юк.

5. Тәртип бозучыларны тоту.

6. Этләр кешеләргә зур рәхмәтле.

7. Хуҗасыз этләр..

А. Кешенең иң тугры дусты − эт. Борынгы заманнардан бирле эт кешегә йортын саклаучы булып хезмәт иткән, киек аулаганда зур ярдәм күрсәткән.

Ә. Сугышлар вакытында этләр ярдәмендә күперләр, танклар шартлатканнар. Хәзерге вакытта этләр төрле объектларны саклыйлар, полиция хезмәтендә торалар, МЧС ның коткаручылар отрядларында хезмәт итәләр, сукыр кешеләргә ярдәм итәләр.

Б. Коткаручы этләр турында аерым әйтергә кирәктер, мөгаен. Этләр, Әрмәнстандагы һәм Курил утрауларындагы җир тетрәүләрдән соң, Буйнак һәм Мәскәүдәге террористик актлардан соң хәрабәләр астыннан йөзләрчә кешеләрне табып, аларның гомерләрен саклап калдылар. В. Көнкүрештә кешеләрне бәла-казалардан саклап калу очраклары да исәпсез-хисапсыз. Ә күпме тәртип бозучы һәм җинаятьчеләр этләр ярдәмендә тотыла һәм тиешле җәзасын ала!

Г. Ничек яратмыйсың инде шундый тугры дусларны! Тик кешеләр кайвакыт үзләренең тугры дусларын ташлыйлар. Хуҗасыз калган этләр урамда ачлы-туклы яшәргә мәҗбүр булалар. Урамда шундый этләр күргәч, күңелемә авыр була. Шундый этләр өчен приютлар күбрәк ачылса, әйбәт булыр иде.

Д. Этләрнең кеше тормышындагы әһәмияте хәзер дә кимеми. Шуңа күрә кешеләр этләргә зур рәхмәтле.

 

 

Текстлар А Ә Б В Г Д
Исемнәр            

 

В1. 1. Табылдык.

2. Әнигә янчыкны бирүем.

3. Гөлнарага кофтаның килешүе.

4. Акчаның мине кызыксындырмавы.

5. Мәскәүдән кайтуым.

6.Беренче сыйныфта укыган вакытым.

7. Гөлнара күзләренең җавап көтүе.

А. Ял көне иде. Күрше кызы Гөлнара ипигә чыгып киткән җиреннән шатланып кайтып керде. “Әни, мин акча таптым! Менә! Бер мең сум! – диде ул сикерә – сикерә.

Ә. Дүрткә бөкләнгән акчаны әнисенә сузды. Рәйсә апа белән Фәрит абый ни әйтергә белми бер мизгелгә аптырап калдылар. Ә Гөлнара бәхет тулы күзләрен бер әнисенә, бер әтисенә төбәп җавап көтә иде. Йөрәк депелдәп куйды: “Әти –әнисе нәрсә дип әйтер икән?”Шул мизгелдә күңел бала чакка кайтып, үзем белән бер вакыйганы күз алдыннан үткәрдем.

 

Б....Беренче сыйныфта укый идем.Кар әле эреп бетмәгән. Аяк асты начар булганга, күрәсең, күзне җирдән алмыйча, я карлырак, я кипкәнрәк урыннарга басып, эреле-ваклы адымнар белән мәктәпкә барам. Ярты юлга җиткәндә, күзем кар өстендә яткан акча янчыгына төште. Аны тиз генә эләктереп алдым. Эчендә бер йөз сум акча бар иде. Хәзер көлке инде, ул чакта акча тапканымны сыйныфташларыма әйтсәм дә,сумкамны күздән ычкындырмадым.

 

В. Дәресләр бетүгә, атылып өйгә кайтып кердем. Бәлки әле, мин Гөлнарадан да ныграк шатланганмындыр. Әни генә өйдә иде.”Әни,акча таптым”-дип,кулымдагы янчыкны аңа суздым. Әни, аны алып эчендәге акчасын карады. Әнинең:”Молодец, кызым!”-дип әйтәчәк сүзләрен түземсезлек белән көткән минутымны онытасым юк.

 

Г. Ләкин...”Кайсы бәхетсезе төшереп калдырды икән? Ярар,сорашырбыз әле, кызым. Авыл җире бит. Бәлки иясе табылыр”,- диде ул борчулы тавыш белән. Бу сүзләр миңа шул кадәр көчле тәэсир иткән, күрәсең, ул минем бик нык исемдә калган. Үсә төшкәч тә мин бу турыда уйлана идем. Ә бит аңласаң, ул вакытта минем шатлыгымны кайгыга әйләндергән әни минем күңелемә кешелеклелек орлыкларын сеңдергән. Кеше кайгысы синең шатлыкка әверелмәсен, кызым, дигән ул. Акча мине кызыксындырмый да, шатландырмый да иде инде.

 

Д.... Икенче көнне Гөлнара тапкан меңлек кызыл кофтага әйләнде. Ул болай да матур Гөлнарага бик килешә иде. Ләкин бу матурлык миңа, ни өчендер, сабын куыгы сыман, кагылуга сүнеп китәр кебек тоелды.

 

 

Текстлар А Ә Б В Г Д
Исемнәр            

 

1. Равил булган хәлне онытты.

2. Равил юл йөрү кагыйдәсен бозды.

3. Тәҗрибәле шофер каушады.

4. Сәлимнең әтисе эшендә калды.

5. Мәктәптә укулар башланды.

6. Сыйныфташы борчулы иде.

7. Равил ярдәм итәргә теләде.

А Равил, мәктәптән кайткач, ашады, эчте дә, тимераякларын алып, урамга чыгып китте. Ул кузгалып китәргә торган автобус артына тотынып барырга теләде. Автобус кузгалды. Алдагы тукталышка җитәр алдыннан, Равил кулларын ычкындырды һәм юлның икенче ягына чыкты. Ләкин каршыга килә торган йөк машинасын ул күрмәде.

Ә Кинәт кенә машина алдына килеп чыккан баланы күргәч, тәҗрибәле шофер да каушады. Зур тизлек белән килгән машинаны туктатырга соң иде. Шофер гәүдәсе белән рульгә ятты һәм машинаны тротуарга борды. Машина баганага бәрелде һәм туктап калды. Ә Равил алдына-артына карамыйча йөгерде.

Б Икенче көнне Равилнең күңеле тыныч, кәефе яхшы иде. Кичә булган хәлне ул исенә дә төшермәде. Әйтерсең, бернәрсә дә булмаган!

В Зур тәнәфес вакытында Равил коридорда сыйныфташлары янына килде. "Хәзер әтине эшеннән чыгаралар", - диде Сәлим, күңелсез генә. "Нәрсә булды? Ни өчен?" - дип сорады Равил. Аңа кичәге вакыйганы сөйләп бирделәр.

Г Равил бик борчылды, аның Сәлимнең әтисенә ярдәм итәсе килде. Иртән торгач, ул Сәлимнең әтисе эшли торган җиргә барды. Директор кабинетына керде, аның белән исәнләште дә: "Барый абый Сөләймановны эшеннән чыгармагыз, директор абый. Ул гаепле түгел!"-диде. "Ничек гаебе юк? Ул бит машинаны ватты!"- диде директор. "Минем аркада ул,"- диде Равил һәм барысын да сөйләде.

Д Бүлмәдә тынлык урнашты. Директор Сөләймановны чакыртты, машинага ремонт ясарга кушты. Сәлимнең әтисе эшендә калды.

Текстлар А Ә Б В Г Д
Исемнәр            

 

1. Компьютерның файдасы

2. Компьютерның барлыкка килү тарихы

3. Гаджетларны куллануның артуы

4. Компьютерның зарары

5. Гаджет авыруының билгеләре

6. Компьютерда эшләү кагыйдәләре

7. Гаджет авыруын дәвалау урыннары А.Компьютер кешеләр тормышында телевизор һәм телефон кебек үк гадәти әйбергә әйләнде. Компьютерның иң борынгы варианты XIX нчы гасыр башында уйлап табылган дип санала. Инглиз Чарль Бэббидж 1823 нче елда ук бүгенге компьютерга охшаган машина җыя башлый. Ләкин ул үзенең эшен тәмамларга өлгерми, 2000 нче елда Лондонда Бэббидж сызымнары буенча беренче компьютер җыела. Сигез мең детальдән торган бу зур машинаны, чыннан да, компьютерның борынгы варианты дип санарга мөмкин.

Ә Бүген шәһәрләрдә генә түгел, кечкенә генә авылларда да компьютерсыз мәктәпләр юк. XXI нче гасырда һәр кеше компьютерда эшли белергә тиеш. Компьютер ярдәмендә язу-сызу эшләрен башкарырга, рәсем ясарга, төрле уеннар уйнарга була. Интернетка кереп, яңа дуслар белән танышырга, электрон почта аша алар белән хат язышырга, үзеңә кирәкле теләсә нинди мәгълүматны табарга мөмкин. Өйдән чыкмыйча гына, теләсә нинди китапны табып уку, фильмны карау мөмкинлеге бар.

Б Компьютер, эшләгәндә, баш миенә һәм күзләргә бик якын тора. Аннан чыга торган электромагнит нурланышы, кешенең организмына үтеп кереп, сәламәтлеккә зур зарар китерә. Бигрәк тә нерв, йөрәк-кан тамырлары системасы зыян күрә, күз күрүе дә начарлана. Баш авырту, йокысызлык, борчылу - компьютер каршысында озак утыруның нәтиҗәсе. Табиблар әйтүенчә, компьютердан даими файдаланучыларның иммунитеты начарая. Депрессиягә бирелү, виртуаль тормыш белән мавыгу, компьютердан башка яши алмау (гаджетомания) һәм башка шундый тискәре факторлар да күзәтелә.

В Компьютерда эшләгәндә, түбәндәгеләрне онытмагыз:

-эш урыны якты булсын, ләкин яктылык каршыдан төшмәсен;

-монитор белән күзләр арасы 45—70 см булсын;

- компьютер каршында көнгә 2 сәгатьтән артык утырырга ярамый;

-эш вакытында һәр 10—15 минут саен ял итәргә кирәк;

- кирәкле программалар белән генә эшләргә, эшне тәмамлагач, бүлмәне җилләтергә кирәк. Компьютерда эшләгәннән соң салкын су белән бит-кулларны юарга, саф һавада булырга, хәрәкәтле уеннар уйнарга, күз арыганда, махсус күнегүләр эшләргә кирәк.

Г Гаджет — электрон җайланма дигән сүз. Гаджетлар ул - төрле электрон уенчыклар, плеер, смартфон, кесә телефоны, компьютерлар. Гаджетлар белән мавыгу кешеләрнең сәламәтлеге өчен куркыныч авыру -гаджетоманияне китереп чыгарды. Гаджетомания (гаджет авыруы) — гаджеттан башка яши алмау. Электрон җайланмадан аерыла алмау, гаджет белән эшләгәндә, үзеңне бик яхшы хис итү; яңа маркадагы гаджет сатып алу теләге булу; гаджет булмаганда депрессиягә бирелү; ялганлау, укуда яки эштә проблемалар арту - болар гаджет авыруын күрсәтә. Соңгы елларда гаджетомания белән авыручыларның саны көннән-көн күбәя.

Д Статистика мәгълүматлары буенча, Европада һәр кешенең уртача биш гаджеты бар. Анкета - сорашуда катнашучыларның 93 проценты - кесә телефоныннан, 73 проценты - ноутбуктан, 60 проценты - плеердан башка яши алмаулары турында әйтәләр. Статистика буенча, кешеләрнең 30 проценты эштә көне буе компьютер каршында утыра. Бүгенге көндә компьютерның ниндиләре генә юк: өстәл компьютерлары, мини-компьютерлар, ноутбуклар, нетбуклар, планшетлар, уен компьютерлары, кесә компьютерлары. Компьютердан күзен алмыйча утыручыларны һәркайда: урамда, транспортта, паркларда, җыелышларда һәм башка урыннарда еш очратырга була.

Текстлар А Ә Б В Г Д
Исемнәр            

1.Укымышлы Акчура нәселе

2. Ак чәчәкләр

3. Бердәм дәүләт имтиханы

4. Медицина университеты

5. Л.Фәтхетдинова киңәшләре

 

А БДИның гомере кыска булыр дип уйлаучылар нык ялгыштылар. Хәзер 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар математика һәм рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын бирергә тиеш. Башка фәннәрдән имтихан бирергә теләкләре булса, шулай ук сайлый алалар. Моның өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Мәктәпләрдә факультатив дәресләр һәм электив курслар кертелде. Имтихан бирәсең килсә, вакытыңны кызганма. “Пробный” БДИ бирү дә бар, сынап кара үзеңне.

 

Ә БДИны яхшы бирергә теләүче укучыларга Л.Фәтхетдинова “Ялкын” журналына менә нинди киңәшләр язып җибәргән: 100% теләк, максат, үзеңә ышану; 150% сабырлык, тырышлык; телевизор турында фикерләреңне юкка чыгар, компьютерны эшлекле максатта гына куллана аласың; нәрсә генә булса да, барысына да әзер тор! Иң мөһиме – үз-үзеңә ышаныч булдыру.

 

Б Россиянең атаклы кардиохирургы Р.Акчурин укымышлы Акчура нәселеннән. Р.Акчурин 1946 нчы елның 2 нче апрелендә Үзбәкстанның Әндиҗан шәһәрендә өченче бала булып дөньяга килә. Әтиләре Сөләйман – шәһәрнең күренекле мәгърифәтчесе, әниләре Тәскирә ханым да мәктәптә укытучы була. Акчуриннар фамилиясе Мәскәү архивларының XVII гасыр документларында еш очрый. Кенәз һәм морзалардан булган атаклы нәсел тарихта билгеле бер урын алып тора.

 

В Император Александр I 1804 нче елның 18 нче ноябрендә Казан университетында табиблар белеме бүлеген ача. Ә 1814 нче елда ул табиблар фәне факультеты дип атала башлый. 1930 нчы елда университетның медицина факультеты мөстәкыйль институт статусын ала. Анда башта ике – дәвалау һәм санитария-гигиена факультетлары була, аннары тагы өч факультет ачыла. Ә бүгенге көндә 7 факультет эшли.

 

Текстлар А Ә Б В Г Д
Исемнәр            

 

1. Бернәрсә дә аңа тиңләшә алмый.

2 Тәмле ис.

3.Дәрәҗәле эш.

4.Күңел әрни.

5.Икмәк миңа кирәк.

6. Халык игенчене ихтирам итә.

7. Уңышлар сезгә,хөрмәтле игенчеләр.

 

А. Икмәк! Шулай дип авыз тутырып әйттең исә, тәмле исе белән борыннарны кытыклап, өсте алтынга манылган сыман сап-сары, күпереп пешкән ипи күз алдына килә. Икмәкне олылап, безнең халык телендә күпме генә әйтемнәр, хикәяләр тумаган!

 

Ә. Икмәк! Никадәр бөек ул! Җир йөзендәге тау чаклы алтыннар да, мәрмәр сарайлар да — берсе дә аңа тиңләшә алмый. Юк, тиңләшә алмый. Әллә күп хезмәт куеп үстергәнгә шулаймы соң?

 

Б. Әгәр берәр җирдә ташланган икмәк сыныгы күренсә, күңел әрни, йөрәк сыкрый. Кулда күпереп пешкән икмәк. Аннан да бөек нәрсә юк кеше өчен. Тир түкми икмәк үсми, диләр. Бу бик дөрес. Күпме хезмәт куелган аңа. Шуңа бик кадерле ул.

 

В. Иген игү борын-борыннан иң изге, иң мөкатдәс, иң дәрәҗәле эш саналган. Алтын бөртекләрне җир куенына чәчәргә чыгар алдыннан бабаларыбыз әйбәтләп мунча кергән, иң чиста күлмәкләрен кигән. Уракка төшәр алдыннан да шулай булган.

 

Г. Тырыш хезмәт, түккән тирләр җилгә китми, җирдә ятмый. Җир дә үзенең юмарт сые белән игенчегә игелек күрсәтә. Кулда икмәк. Аңа карасаң, гүя сабыйлар елмаюын, чал чәчле аналар рәхмәтен, иркен кырларыбыз матурлыгын, игенченең горур күз карашын тоясың. Шушы икмәк өчен мең-мең рәхмәт әйтәсе килә игенчегә. Яңа үрләр яулаганда яңа ачышлар һәм уңышлар сезгә, хөрмәтле игенчеләр!

 

Д. Җир йөзендә икмәктән дә изге нәрсә бармы икән?! Менә шуңа күрә халык игенчене ихтирам итә, аңа дан җырлый. Икмәк булганда җирдә яңа җыр туа.

 

 

Текстлар А Ә Б В Г Д
Исемнәр            

 

 

1. Арысланның көндезге тормышы

2. Гаилә белән ауга чыгу

3. Әсәрләрен башкару

4. Арысланның уңай сыйфатлары

5. Арысланның көченә каршы тору

6. Төнге хөҗүм

7. Җәнлекләр патшасының тышкы кыяфәте

А Арысланны җәнлекләр патшасы дип атыйлар. Аның горур сынында куркусызлык, тынычлык күренеп тора. Зур күзләренең карашы чын патшаларча, гәүдәсе ихтирам уята, хәрәкәтләрендә үз-үзенә һәм җиңүгә ышану. Башы аның шактый зур, озын һәм куе ялы бар, йоны куе һәм кыска, озын койрыгы очында чугы бар.

 

Ә Көндез җәнлекләр патшасы үзен бик тыныч тота. Оясында йоклый, ял итә яки тау башына менеп баса да тирә-якны күзәтә. Бу вакытта ул куркыныч түгел. Кайвакыт кешеләр һәм җәнлекләр аның яныннан үтеп китәләр. Ә менә төннәрен инде эш бөтенләй башкача...

Б Төн җитә. Барысы да тирән йокыга китә. Кинәт куркыныч тавыш ишетелә. Сарайдагы хайваннар хәрәкәткә килә, сарык һәм кәҗәләр йөгерешә, сыерлар бер почмакка җыелалар. Барысы да курка. Этләр качып бетә. Менә арыслан койма янында. Ул бер сикерүдә койма аша үтә, куркып калган хайваннарга карый һәм үзенең корбанын сайлый. Аның хөҗүме әнә шундай.

В Гадәттә, ул ауга үзе генә чыга, кайвакыт гаилә белән дә чыгалар. Ауның планын яхшылап уйлыйлар. Әйтик, зебралар көтүе йөри. Алар каршысына арыслан балалары йөгереп чыга. Зебралар алардан курыкмый. Шул вакытта көтүгә ата һәм ана арыслан якынлаша. Ата арыслан үләннәр аша сикерә һәм бер зебраны эләктереп ала.

Г Билгеле, дөньяда һәр көчкә каршы торырлык көч була. Арыслан өчен иң куркыныч җәнлек – озын мөгезле буйвол. Әгәр арыслан буйволга каршы көрәшә башласа, бу көрәшнең кем файдасына бетүе билгеле түгел. Әлбәттә, кайвакыт арыслан җиңә, ләкин еш кына буйвол да аны мөгезенә күтәреп ала һәм җиргә китереп кыса. Буйвол аны таптый, туп кебек һавага чөя.

Д Җәнлекләр патшасы ана арысланга һәрвакыт тугрылыклы, балаларын бик ярата. Хәтта аны “кешелекле” җәнлек дип әйтергә мөмкин, чөнки ул үзенә кирәгенчә генә аулый. Башка җәнлекләр кебек кирәгеннән артык үтерми. Батырлыгы турында әйттик инде.

 

Текстлар А Ә Б В Г Д
Исемнәр            

 

1. Кесә телефонын куллану кагыйдәләре

2. Гаджет авыруының билгеләре

3. Кесә телефонының зарары

Телефонны уйлад табу тарихы

5. Кесә телефонының файдасы

6. Кесә телефонын куллануның артуы

7. Кесә телефонының яңа модельләре

 

А Гаджет — электрон җайланма дигән сүз. Гаджетлар ул - төрле электрон уенчыклар, готеер, смартфон, кесә телефоны, компьютерлар. Гаджетлар белән мавыгу кешеләрнең сәламәтлеге өчен куркыныч авыру -гаджетоманияне китереп чыгарды. Гаджетомания (гаджет авыруы) — гаджеттан башка яши алмау. Электрон җайланмадан аерыла алмау; гаджет белән эшләгәндә, үзеңне бик яхшы хис итү; яңа маркадагы гаджет сатып алу теләге булу; гаджет булмаганда депрессиягә бирелү; ялганлау, укуда яки эштә проблемалар арту - болар гаджет авыруын күрсәтә. Соңгы елларда гаджетомания белән авыручыларның саны көннән-көн күбәя.

 

Ә Телефонның уенчык түгел икәнен онытмагыз.. Беренчедән, яраткан телефоның белән бер сәгатьтән дә күбрәк «аралашмаска» тырышырга. Табиблар кесә телефонын 16 яшькә кадәр кулланырга һәм телефоннан көнгә 30 минуттан күбрәк сөйләшергә ярамый диләр. Икенчедән, телефон белән уйнау яки телефоннан сөйләшү теләге көчле булса, урамда йөрергә яки дусларыңа кунакка чыгып китәргә кирәк. Әлбәттә инде, телефоныңны, һичшиксез, өйдә калдырырга. Йоклаганда, кесә телефонын сүндерергә яки башка бүлмәдә калдырырга кирәк.

 

Б Беренче телефонны 1847 нче елда Шотландиядә туган А. Г. Белл уйлап тапкан. Бу телефоннар бүгенге телефоннарга бөтенләй охшамаган булган. Телефонга сөйләүче кеше ишетә алмаган, ә тыңлаучы кеше сөйли алмаган. Безнең илдә беренче телефон станциясе 1882 нче елда Мәскәүдә ачылган. Ул 61 клиентка гына хезмәт күрсәткән. Кесә телефоны ясау идеясе Америка галимнәрендә туган. 1946 нчы елда алар радиотелефон уйлап тапканнар. Ә кесә телефонының беренче моделен 1973 нче елда Мо(ого1а фирмасы чыгара. Моның өчен аңа унбиш ел вакыт һәм йөз миллион доллар кирәк була.

 

В Хәзер һәр гаиләдә берничә кесә телефоны бар. Кибетләрдә төрле маркадагы, төрле бәядәге телефоннар сатыла. Кирәк булса да, кирәк булмаса да, көне-төне телефоннан сөйләшүче кешеләр күбәя. Транспортта, урамда, хәтта концерт-спектакльләрдә, мәктәптә кычкырып, бөтен кеше ишетелерлек итеп сөйләшүчеләрне еш очратырга була. Россиянең алты зур шәһәрендә үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, 14— 16 яшьлекләрнең 85 проценты кесә телефоныннан башка яши алмый икән.

 

Г Кесә телефоны һәр кешедә булырга тиеш. Ни өчен дисезме? Беренчедән, сиңа кирәкле кешенең кайда булуына һәм сәгать ничә булуына карамастан, аның белән сөйләшергә була. Икенчедән, буш вакытта төрле уеннар уйнарга, Интернеттан үзеңә кирәкле материалны табарга, фотога төшерергә, СМС-хәбәрләр җибәрергә һәм кабул итәргә була. Өченчедән, кечкенә булганга, ул бик уңайлы. Телисең - кесәңә саласың, телисең; учында йөртәсең, телисен - муеныңа асасың, телисең — билеңә каеш белән эләсең.

 

Д Табиблар фикереңчә, кесә телефоныннан күп һәм еш сөйләшүчеләрдә башавыртуы, йокы килү берничә тапкыр күбрәк очрый. Кесә телефоныннан даими файдаланучыларның иммунитеты начарлана. Телефоннан чыга торган электромагнит нурлары, кешенең организмына үтеп кереп, сәламәтлеккә зур зарар китерә. Бигрәк тә нерв, йөрәк-кан тамырлары системас зарарлана, күз күрүе дә начарланырга мөмкин.

 

Текстлар А Ә Б В Г Д
Исемнәр            
               

 

 

1.Казан Кремле

2. Татарстан Республикасы

3. Сәнгать дөньясында

4. Казан шәһәре

5. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты

 

А Казанда зур тарихы булган Татар дәүләт гуманитар – педагогика университеты эшли. Ул эшчәнлеген 1876 нчы елның 24 нче октябрендә укытучылар иституты буларак башлап җибәрә, 1918 нче елда Казан педагогика институтына әйләнә.

Шул еллардан бирле педагогика университеты Татарстанны, Татарстаннан читтә булган бик күп төбәкләрне педагогик кадрлар белән тәэмин итә, елдан-ел яңа юнәлешләр, белгечлекләр буенча факультетлар ачыла

 

Ә Татар музыка сәнгате үсешенә З.Яруллин зур өлеш кертә. З.Яруллин – беренче кыллы оркестр төзегән татар музыканты, “Тукай маршы” авторы. Аның улы Ф.Яруллин – татар милли балетына нигез салучы. Ул - “Шүрәле” балеты авторы. Композитор Р.Яхин – беренче татар фортепиано концерты, Татарстан Дәүләт гимны авторы. Ул үзенең әсәрләрен фортепианода оста башкаручы буларак та киң танылды.

 

Б Казан – бай тарихлы, зур, матур шәһәр. Казан Кремле – иң истәлекле урын. Ул Казансу елгасы буена салынган. Кремльнең төп биналарының берсе - Спас манарасы. Аның биеклеге – 46 метр. Ул XVI гасырда төзелгән, ә XVIII гасырда аңа сәгать урнаштырылган.

Кремль мәйданында борынгы Казанны бизәп торган иҗ зур мәчетне дин башлыгы (сәет), шагыйрь, илче Кол Шәриф төзеткән була.

 

В Казанның меңьеллыгына шәһәр үзгәрде, яңа биналар, корылмалар барлыкка килде. Мәсәлән, Миллениум күпере. Аның озынлыгы – 831 метр, килү юллары белән 1524 метр тәшкил итә. Күпер алты юл полосасыннан, җәяүлеләр өчен уңайлы тротуарлардан тора. Күпернең үзенчәлеге – “М” хәрефе формасындагы 45 метр биеклектәге пилон.

 

 

Текстлар А Ә Б В Г Д
Исемнәр            

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2017-11-19 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: