https://ru.wikipedia.org/wiki/Интернет




Башкаручы: Марданшина А.А.

Яр Чаллы шәһәре

26 нчыгимназия

6 нчы В сыйныфы укучысы

Җитәкче: Сабирова Фәйрүзә Ваяз кызы

беренче категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы.

 

 

 

 

Яр Чаллы,

2021 ел

Эчтәлек

I. Кереш.............................................................................................................3

II. Төп өлеш

I бүлек. Интернет челтәре...............................................................................4

II бүлек.

2.1Интернетның уңай һәм тискәре яклары...............................................5

2.2. Интернетта озак утыруның кеше сәламәтлегенә зыяны...................5

III.Йомгак............................................................................................................6

IV.Кулланылган әдәбият................................................................................7

 

I. Кереш

2021 ел Рәсәйдә “Фән һәм технологияләр елы” буларак игълан ителде.

Нәрсә ул фән?

Фән үз нигезендә күзәтүләр һәм тәҗрибәләр ярдәмендә табигый һәм физик дөньяның структурасын һәм үз-үзен тотышын системалы өйрәнү булып тора. Фәнне өйрәнү кешеләр цивилизациясе белән бергә үсә.

Нәрсә ул технология?

Технология (ул, нигездә, «technologia» грек сүзеннән килеп чыга) — продуктларны булдыру һәм үстерү һәм белем алу өчен кулланыла торган сәнгать, белем яки сәләт.
Хәзерге дөньяда фән һәм техниканың роле алыштыргысыз. Без фәнгә һәм технологияләргә мохтаҗ. Чынлыкта, безнең тормышыбызны яңа технологияләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Шуларның берсе интернет.

Нәрсә соң ул интернет?

Интернет ул – информация саклау һәм башкаларга тапшыру өчен кулланыла торган компьютер челтәре.Мәгълүмат челтәрен төзү идеясе 1962 елда Америка галиме Джозеф Ликлайдер тарафыннан "галактик челтәр" төзү концепциясенә багышланган язмаларда тәкъдим ителә.

Хезмәтнең актуальлеге. Татар теле дәресләрендә, класс сәгатьләрендә без интернетның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләштек. Уйлап карасаң, интернетның бик күп уңай һәм тискәре яклары бар икән. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, үзебезнең сыйныф җитәкчесе Сабирова Фәйрүзә Ваяз кызына рәхмәтләремне әйтеп, мин дә болар белән кызыксынып киттем. Тикшерә башлагач, интернет нәтиҗәсендә барлыкка килүче куркыныч хәлләрне ничек булдырмау һәм дусларыма да бу хакта җиткерү турында уйлана башладым. Проект эшемне дә, үземә файдалы итеп язарга телим.

Мин тикшеренүләр объекты итепинтернет челтәренсайладым. Моңа этәргән сәбәпләрнең беренчесе шул: интернетның уңай һәм тискәре якларын беләсем килде. Минем дусларым да интернет белән кызыксыналар һәм күп вакытларын интернет белән мавыгып үткәрәләр, шуңа курә бу эш миңа бик кызыклы булып тоелды.

Фәнни эшемнең максаты – Интернет челтәрен өйрәнү, кулланылыш үзенчәлекләрен тикшерү. Әлеге максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1) Интернет челтәрен өйрәнү;

2) Интернетның уңай һәм тискәре яклары;

3) Интернет нәтиҗәсендә барлыкка килүче куркыныч хәлләрне ничек булдырмаска?

Фәнни эшнең әһәмияте. Хезмәтне язу барышында тупланган материалларны татар теле һәм әдәбияты һәм башка дәресләрдә, түгәрәкләр эшендә, өйдә кулланып була. Материал туплауда татар теле укытучым, сыйныф җитәкчесе Фәйрүзә Ваязовна булышты.

Хезмәтнең төзелеше. Реферат керештән, ике бүлектән, йомгаклаудан, файдаланылган әдәбият исемлегеннән гыйбарәт.

Керештә фәнни эшнең тикшеренү объекты, максат-бурычлары билгеләнә, теоретик базасы, эшнең әһәмияте һәм төзелеше күрсәтелә.

I бүлек. Интернет челтәре өйрәнелә.

II бүлектә Интернет челтәренең уңай һәм тискәре якларына,кешенең сәламәтлегенә зыяны барлыгына күзәтү ясала.

Йомгак өлешендә нәтиҗәләр ясала.

II. Төп өлеш

I бүлек

Интернет челтәре.

Бүгенге көндә кешелек тормышын интернет челтәреннән башка күз алдына да китереп булмый. Бигрәк тә яшьләр интернет сайтларда көннәр буе утырырга әзерләр. Мондый кызыксыну һәм мавыгу туктаусыз алга барган тормыштан артка калмау, барлык яңалыктан да хәбәрдар булып тору ягыннан бик тә отышлы. Әмма яшьләрнең җанлы сәнгать, матур әдәбият, музей һәм күргәзмәләр, театрлардан чиләшүләре бераз борчу тудыра. Яшьләрнең фикеренчә, интернет аша мәдәният, сәясәт, фән, икътисад, күңел ачу юнәлешләрендә барлык яңалыкны белү күпкә тизрәк һәм үтемлерәк. Моның өчен яныңда телефон, ноутбук һәм югары тизлекле интернет булу җитә.

Бүгенге яшьләр бик җанлы һәм актив тормыш белән яши. Алар үзләре төрле сайтлар эшләү, программалар булдыру белән кызыксына. Бүгеняшьләр “сыйныфташлар”, “контакт” сайтлары аша аралаша, шулай ук төрле танышу сайтлары да алар арасында популяр.

Соңгы вакытта интернет челтәренең үсешенә коммуникация системаларының үсеше дә зур йогынты ясый. Бүген интернетка тоташуның югары тизлеге реаль вакыт режимында информация алу мөмкинлеге бирә, мәсәлән web – камера аша аралашу.

Кәрәзле телефоннар аша интернетка тоташу (яңа 3 Gтехнологиясе) Dual- Upтехнологиясе буенча стационар телефон аша интернетка тоташудан бер дә аерылмый.

Хәзер кафе, рестораннарда Wi-Fiтехнологиясе аша интернетка тоташуны яшьләр бик тиз үз итә. Алар шул рәвешле дуслары белән аралаша һәм күп кенә яңалыкларны

On-line режимында белешә ала. Интернетка EDGE, GPRS, 3G, Wi-Fi системасында чылбырсыз тоташу технологиясе яшьләр тормышын җанландыра, тизләтә, мавыктыргыч итә.

 

 

IIбүлек

2.1 Интернетның уңай һәм тискәре яклары.

Уңай яклары Тискәре яклары
Иң кирәкле информация чыганагы Информация тиешенчә һәм дөрес тә булмаска мөмкин
Төрле шәһәрләрдә яшәүчеләр белән аралашып була Күзгә күз карап аралашып булмый
Өйдән чыкмыйча гына кирәкле әйберне сатып алып була Төрле алдашуларга корылган
Үз белемеңне таратырга була Вирусларга бай
Укып була Интернетсыз яшәп булмый башлый
  Сәламәтлек өчен зыянлы

 

Без, дус кызларым белән бергә интернетта үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен төзеп карадык:

 

Беркайчан Һәрвакыт
· Интернетта танышкан кешегә, әти-әни рөхсәтеннән башка, телефон номерыңны, өй, мәктәп адресын бирмә! · Интернетта утыру өчен әти-әнидән рөхсәт сора!
· Әти-әниең рөхсәтеннән башка фотоңны җибәрмә! · Исеңдә тот, кемдер бик ялынып, төчеләнеп нәрсәдер сорый икән бу- ялган!
· Әти- әниеңнең рөхсәтеннән башка. Интернетта танышкан кешеләр белән очрашулар билгеләмә! · Үзеңнең паролеңне беркемгә әйтмә! Бирмә!
· Таныш түгел кешедән килгән хатларны укыма! · “18 яшьлекләргә генә!” дигән сайтлардан саклан!
· Хәбәр итүче,теләк белдерүче хатларга җавап бирмә! · Түләүсез дип аталган сайтларга кергәндә сак бул!

 

2.2 Интернетта озак утыруның кеше сәламәтлегенә зыяны:

· кеше сәламәтлегенә зыян килә, чөнки кеше компьютер каршында озак утыра, димәк хәрәкәтләнми;

· электромагнит нурланыш ала;

· суставларга, кул чукларына зыян килә;

· күзләргә зыян килә;

· стресс алырга мөмкин;

· интернет бәйлелек килеп чыга.

 

III.Йомгак

Мин үзем дә интернет сайтларда утырырга бик яратам. Минем яшьтәшләрем дә интернет сайтларда көннәр буе утырырга әзерләр. Без сайтлар, яңалыклар турында фикер алышабыз. Мондый аралашулар тормыштан артка калмау, барлык яңалыктан да хәбәрдар булып тору ягыннан бик файдалы. Безнең гаиләдә әтием белән әнием дә мин дә интернет сайтлар аша аралашабыз.

Шулай да, сак булырга, Интернет аша тәкъдим ителгән чит кешеләргә ышанмаска, аларның йогынтысына бирелмәскә, әти – әниләргә үзләренең балалар белән Интернет куркынычсызлыгы темасына ешрак аңлату эшләре алып барырга кирәк дип уйлыйм.

Интернет ул – дөрес куллана белсәң - дус, ә дөрес куллана белмәсәң – дошман булырга да мөмкин.

 

IV.Кулланылган әдәбият

1. https://kitap.tatar.ru/tt/site/42318955-23/events/9662/

https://ru.wikipedia.org/wiki/Интернет



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-28 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: