Туган телебез – татар теле.




Татар теле … Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньдагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, утларга-суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! (56 сүз.)

 

Саннарның сүз белән дөрес язылышын аңлатырга.

2. Грамматик биремле диктант.

 

Саннарны сүз белән язарга.

Сугышчан дуслар 1945 нче елның 3 нче ноябрендә соңгы мәртәбә партия җыелышына өчәүләп килделәр.

Менә шунда алар ел саен икешәр мәртәбә - 2 нче майда һәм 3 нче ноябрьда очрашырга сүз куештылар.

Шуңа күрә алар һәр елны Мәскәнең Зур театры алдында көндезге сәгать 12 дә очрашалар. Аларның берсе – курку белмәс татар кызы Мәгүбә Сыртланова. (48 сүз.)

 

(Ләбибә Ихсанова буенча.)

Фигыль.

Ирекле диктант.

Ана йөрәге.

Сәлимә әби белән Зөфәр мәктәп бакчасына керделәр. Аларны бирегә Белоруссиянең Яңа авыл укучылары чакырган иде. Бакчада чәчәкләр арасына һәйкәл куелган. Монда Сәлимә әбинең геройларча һәлак булган улы Газиз күмелгән. Сәлимә әбинең йөрәге «жуу» итте. Ул кинәт туктап калды һәм күкрәген тотты. Аның аяк буыннары хәлсезләнде. Аларны зурлап каршы алган мәктәп директоры әбинең хәлен бик тиз аңлады. Ул аңа утырырга урын күрсәтте. Шул арада Зөфәр дә бакча мәйданындагы мәгърур һәйкәлне күреп алды һәм шунда ашыкты.

Бер белорус укучысы китергән чишмә суын эчкәч кенә, Сәлимә әбигә хәл кереп китте. Ул акрын гына башын югары күтәрде һәм улы Газиз янына атлады. (97 сүз.)

 

(Абдулла Әхмәт буенча.)

Искәртмәле диктант.

1. Фигыльләрне берлек һәм күплек саннарда куеп язарга.

Авылда яз.

Менә кыш та үтеп китте. Салкын көннәр, ачы бураннар күптән бетте инде. Кояш ешрак карый. Көннәр җылыта. Яңгырлар ява башлады. Күмәк хуҗалык эшчәннәре язгы эшләрне башлап җибәрделәр. Алар мул уңыш алу өчен көрәшә.

Ә мәктәп укучылары тырышып укыйлар. Дәресләр беткәч тә тырышып эшли алар: йорт тирәләрен җыештыралар, сыерчык оялары ясыйлар, яңа җырлар өйрәнәләр. Мәрьям белән Әгъләм кебек оста биючеләр дә бар. (61 сүз.)

 

Искәрмә. Мәрьям, Әгъләм сүзләрен тактага язып куярга.

2. Фигыльләрне табып, төркемчәләрен билгеләгез.

Көзге күл.

Күлнең тирә-ягы җәй буенча шулай җанлы, күңелле булып торса да, көз якынлашып, салкын җилләр исә башлау белән, күл бу җанлылыгын югалта, әллә нинди моңсу бер хәлгә керә;кыр үрдәкләре һәм башка кошлар, өер-өер булып, җылы якка китәләр. Кояш нуры астында ялтырап, күл өстен боҗраландырып уйный торган балыклар да, сикерүләреннән туктап, аска төшәләр. (52 чүз.)

 

(Мәҗит Гафуридан.)

Сайланма диктант.

1. Нишли? Нишләде? Нишләр? сорауларына җавап булган фигыльләрне генә сайлап язарга.

 

Кырда тиздән тракторлар гөрелдәр. Артларыннан бик җитди төс белән кара каргалар калмый йөрерләр. Анда май коңгызлары кортын чүпләрләр.

Нинди бердәм үзләре! Хәттә ояларын да бер тирәгәрәк ясыйлар. Оялары без яши торган җирләрдә була. Бакча һәм урам агачларында. Безнең дус күргәнлекне беләләр.

Бу шатлыкка тагын бер куаныч өстәлде. Кара каргалар белән бер үк тирәдә күңелле сабан тургайлары күренде. Алар туган якларын сагынып кайтканнар. Язның күген, киң кырын сагынганнар. (67 сүз.)

 

(Гарәфи Хәсановтан.)

 

2.Фигыльләрне генә сайлап, аларны күплек санда куеп, парлап язярга.

 

Менә бер заман көртлекләр генә түгел, тукраннар да язны тойды: томшыклары белән барабан кагарга тотынды. Урман түреннән бүтән тукраннар җавап бирә торды.

Яз-матурны агачлар да сизде. Күләгә яктан шактый тар, кояшлы яктан шактый киң булып, урман тирәләре ачылды. Чөнки язгы кояш, яктыртып кына калмыйча, җылытып та куйды. Җылы нурлар, һәр агач кәүсәсеннән чагылып, төп тирәләрен эретте. Киң бүрәнкәләр ясалды. Былтыргы үләннәр күренде.

Кызыл таллар бөреләрен ачты. Зур соры бөреләр, үз өсләреннән кысан кабыкларын ташлап, иркенәеп, йонлачланып калды. (76 сүз.)

 

(Гарәфи Хәсәновтан)

 

Үткән заман хикәя фигыль.

1. Шигырьне укы. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрне үткән заманга әйләндереп, шигырьне үзгәртеп, күчереп яз.

 

Минем бакчам.

Ишек алды түрендә

Нәни бакча үстерәм;

Иртә торгач, шатланып,

Шул бакчага йөгерәм.

 

Берсеннән-берсе матур

Чәчәк ата гөлләрем,

Алар белән күңелле

Үтә минем көннәрем.

 

Гөлләрем дә гөлләрем!

Ямь-яшел түтәлләрем.

Җәйнең ямьле көннәрен

Әрәмгә үткәрдем. (35 сүз.)

 

(Әминә Бикчәнтәева.)

2. Эләгәсе эләккән.

Вак-вак яңгырлар сибәм –

Әйтерсең лә иләктән.

Йөгерешеп кайтабыз без

Дүрт – биш алай җиләктән.

 

Салкын тамчылар тәгәрәп

Керәләр дә муеннан,

Җып-җылы булып җылынып

Тәгәриләр куеннан.

 

Өстебездә коры бер җеп

Бөртеге дә калмады,

Күлмәк-ыштан сыгып-сыгып,

Сыгып-сыгып алмалы.

 

Инде нигә коймый шунда

Иләк түгел, чиләктән –

Ашыкмыйча атлыйбыз без:

Эләгәсе эләккән. (50 сүз.)

 

(Шәүкәт Галлиев буенча.)

1) Шигырьне укы.

2) Фигыльләрне сайлап яз, аларның заман һәм санын билгелә.

Боерык фигыль.

1. Укы.

Күмәч пешерүчеләр җыры.

Күмәчнең йөзе килсә,

Бөркелеп хуш исе килсә,

Нечкәрә күңелебез:

Сөенәбез, көләбез –

Бик сабый күңелле без.

Күмәч пешерүчеләр без!

 

Пешерәбез йөземлесен,

Мәклесен һәм мәксезен,

Түгәрәген, сырлысын …

Табыныгыз мул булсын!

 

Әйдә, кайчак он кунсын,

Кулларда камыр булсын!

Тик эшебез уңганнарның

Хезмәте чаклы булсын,

Күзләрдә чаткы булсын,

Йөзебез якты булсын!

 

Эшебез, ай-яй, тыгын,

Сөйләшмибез артыгын,

Кабарт, из, бас тизрәк!

Әвәлә, сал тизрәк!

Күмәч кирәк! Күмәч кирәк!

 

(Равил Файзуллин.)

2. Боерык фигыльләрне тап, аларны берлектә һәм күплектә яз.

Киләчәк заман хикәя фигыль.

Киләчәк заман хикәя фигыльләрнең санын, затын, барлык-юклык формасын билгеләргә.

1. Карап торып тук булмассың.

2. Эш сөйсәң, ил сөяр.

3. Эше ачы булса, ашы тәмле булыр.

4. Эшкә мавыккан кешенең эче пошмас.

5. Эшләгән үлмәс, эшләмәгән көн күрмәс.

6. Эшләп ашасаң,тәмле булыр.

7. Эшләгән ашар, эшләмәгән башын кашыр.

8. Ялкаулык ачтан үтерер, тырышлык бәхет китерер.

9. Эшле килер – эш арттырыр,

Эшсез килер – калдырыр.

10. Киеменә карап каршы алырлар, акылына карап озатырлар.

11. Яхшы юлыннан барсаң, яхшы булырсың.

12. Кунак кыстамый булмас, хуҗа кыстамый булмас.

13.Яхшыга ияр, яманны тибәр.

14. Әдәпле кунак китәр вакытын үзе белер.

 

Ирекле диктант.

Фигыльләрне киләчәк заман хикәя фигыльләргә әйләндереп язарга.

1. Бала (йоклый, уйный, сикерә).

2. Укучы (яза, укый, саный, эшли).

3. Кош (оча, чүпли, сикерә, утыра).

4. Машина (туктый, бара, кычкырта).

5. Үрдәк (йөзә, чума, ашый, оча).

Контроль диктантлар.

Кыр казы.

Беркөнне мин Аккүлгә киттем. Тын гына яткан көзге кебек күл өстенә, кояш нуры төшү сәбәпле, ялтырап торган юл салынган. Күлнең бер як читендәрәк кыр казлары әрле-бирле йөриләр.

Камышларны ике якка аерып, суга кердем. Анда, сыңар канаты белән талпынып, бер кыр казы очарга маташа, ләкин булдыра алмый, туктый. Мин анны җиңел генә тотып алдым да өйгә алып кайттым. Кыр казын шунда ук йорт кошлары өчен ясалган ояга яптым. Табакка су белән икмәк салып, кадерле кунагымның алдына куйдым. (76 сүз.)

 

(Мәҗит Гафури буенча.)

.Биремнәр.

1. Түбәндәге фигыльләргә мәгънәдәш фигыльләр табып яз.

1 вариант 2 вариант

шатлана - … борчыла - …

туңа - … кычкыра - …

2. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгелә.

Күктә алсу кояш көлә.

3. Бирелгән фигыльләрне боерык фигыль формасында язарга.

1 вариант 2 вариант

йөзә, чаба, тоя куя, яза, чигә

Һәйкәл янында.

Мәктәп каршында яшел рәшәткә белән әйләндереп алынган бакча бар. Аның уртасында ак обелиск. Алтын хәрефләр белән анда бик күп исем-фамилияләр язылган. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә куелган. Безнең бабай да сугышта һәлак булган. Аның да исеме бар.

Без, башларыбызны иеп, бераз тын тордык. Обелиск янына бик күп чәчәк бәйләмнәре куйдык. (53 сүз.)

 

(Мәдинә Маликовадан.)

Биремнәр.

1. Җөмләне сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

Кояш алтын нурларын җиргә сибә.

2. Текстагы фигыльләрнең заманнарын билгеләргә.

3. 1 вариант 2 вариант

Боерык фигыльгә Киләчәк заман хикәя фигыльгә

2 мисал язарга. 2 мисал язарга.

Кисәкчәләр.

Контроль күчереп язу.

Ләлә.

Безнең Ләлә матур кыз,

Бик оста ул телгә (дә).

Бер гадәте бар ләкин

Ошамыйдыр кемгә (дә).

 

Өй (дә) көн-төн мактана:

Мин зур инде, үстем, ди.

Зур гына (да) түгел мин

Җитми миңа һичкем, ди.

 

Дөрес, Ләлә зур кыз ул,

Үсә күзгә күренеп,

Булган инде чәче (дә)

Тасма куеп үрерлек.

 

Ләкин юлга чыктымы,

Авыз-борын салына.

Бик арыган, имеш, ул,

Күтәреп бар аз гына.

 

Яз җиткәч (тә) сәбәп бар,

Көз җиткәч (тә) җавап бар:

Язын – җепшек, көз – пычрак,

Бата, имеш, аяклар …

 

Бик кечкенә түгел бит,

Инде үскән Ләлә ул.

Картайганчы күтәртеп

Йөртер микән әллә ул?! (77 сүз.)

(Зыя мансур.)

Һаҗирә апа.

Ә менә минем апа

Конфет – прәнник сата.

Ул эшләгән кибет (тә)

Бар ак күмәч (тә), сөт (тә).

Әйбер ала күп кеше –

Олысы һәм кечесе.

Һәммәсе мактап китә,

Апамны хөрмәт итә. (27 сүз.)

 

(МөхәммәтСадри.)

Урын-вакыт килеше кушымчалары астына – бер, кисәкчәләргә ике сызык сызарга. Да-дә, та-тә ләрне җәядән чыгарып, аерым яки сүзгә кушып язарга.

Искәртмәле диктант.

 

Урманнарны саклагыз!

(Кисәкчәләрнең астына сыз.)

Кешеләргә иген үстерүдә булышкан өчен кадерле ул урман. Илгә муллык, табигатькә гүзәллек биргәне, күңелләргә хозурлык өстәгәне өчен дә яратабыз без аны.

Агачлар басуларны салкын һәм коры җилләрдән саклыйлар, җиргә дым тупларга ярдәм итәләр. Су белән җил эрозиясенә каршы да көрәшәләр алар. Иген кырларын урап ала торган полосаларның да файдасы әйтеп бетергесез.

Урмансыз як сайрар кошларга да бик ярлы була бит әле ул. Ә без һәр язның сандугачлар белән килүен яратабыз. Шуңа күрә урманнарны саклагыз! (76 сүз.)

 

(Натуралист язмаларыннан.)

Контроль диктант.

Безнең песи.

Кайбер гадәтсез песиләр гел эзләнеп кенә йөриләр. Алар ачык калган ашамлыкны чәлдерергә генә торалар. Кеше күрмәгәндә, ашка да борын тыгарга өлгерәләр.

Безнең Мияубикә бер әйбергә дә тими. Ул Кеше ашаганны да карап тормый. Ашыйсы килгәч тә, савыты янына килә. Мияубикә үзенә ашарга салганны сабыр гына көтеп утыра. Ашап туйгач та, битен юа башлый. (50 сүз.)

 

(Сафа Сабиров буенча.)

Бирем.

Кисәкчәләрнең астына сызарга.

Сүзтезмә.

Аңлатмалы диктант.

Безнең Муса.

Муса спорт ярата иде. Һәр көн иртән гимнастика ясый. Ял көннәрендә көймәдә йөри. Аның янына бик күп дуслары килә. Мусса аларга үзенең шигырьләрен укый, алар хор белән бик матур җырлар җырлыйлар.

Сугыш башлангач, Муса сугышка китә. Ул сугышта бик каты яралана һәм фашистларга әсирлеккә эләгә.

Муса Җәлилне фашистлар үтерделәр. Ләкин аның ялкынлы шигырьләре озак еллар буена яңгырап торачак. (60 сүз.)

 

(Шагырьнең сеңлесе Хәдичә Җәлилова истәлекләреннән.)

Ирекле диктант.

1. Сыйфат һәм исемнән торган сүзтезмәләрне табып күчереп языгыз.

2. 4 нче җөмләдә җөмлә кисәкләренең астына сызарга.

Иртә белән көн матур һәм кояшлы иде. Кинәт кара болыт күтәрелде. Йомшак кына җил исеп куйды. Көчле яңгыр коя башлады.

Яңгыр үтеп тә китте. Җәйге җылы яңгырдан соң гына була торган саф һава күкрәкләрне рәхәтләндереп җибәрде. (36 сүз.)

 

(Гомәр Бәширов буенча.)

Җөмлә.

Хикәя җөмлә.

Иҗади диктант.

Бирем.

Хикәяне дәвам итәргә.

Минем ике кояшым бар. Беренчесе – дөньяга җылылык, яктылык бирүче күктәге кояш. Икенчесе - өйдәге әнием. Әнием минем - өйдәге сөйкемле кояшым. …

 

Хәтер диктанты.

1. Бу шигырьдә ничә хикәя җөмлә бар? Шуны цифрлар белән җөмлә өстенә билгеләргә.

Хыял.

Балта – чүкеч алган кулга –

Зур кораб ясый Вәзир.

Мачтасын инде утырткан.

Җилкәнен элә хәзер.

 

Сәфәргә китер үзе дә,

Сәяхәт сөя җаны.

Күңеле – ярсу гөрләвек,

Хыялы – диңгез аның. (27 сүз.)

 

(Ркаил Зәйдуллин.)

2. Хикәя җөмләләрне табып, цифрлар белән билгеләргә.

Чыршы.

Бүлмәдә чыршы агачы,

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.

 

Уенчыклар белән аны

Бизәдем төрле төскә,

Кызыл йолдыз ясап куйдым

Балкысын өчен өстә. (26 сүз.)

 

Күрмә диктантлар.

 

1. Ямьле җәй.

Ямьле җәй килеп җитте. Җирне яшел үлән каплады. Кая карама, шунда чәчәк.

Табигать нинди иркен сулый! Язгы беренче яшенле яңгырлар явып үтте.

Май коңгызлары да күренә башлады. Бу матур бөҗәкләр –урман һәм бакча дошманы. Яңа ачылган назлы яфракларны кимереп, агачларны эштән чыгара.

Безгә канатлы дуслар ярдәм итә. Коңгызларны сыерчыклар ашый. (52 сүз.)

(Натуралист язмаларыннан)

 

Бирем.

Кирәкле урынга тыныш билгеләрен куеп, дөрес итеп күчереп язарга. Соңгы җөмләдә ия белән хәбәрне табарга һәм астына сызарга.

Абдулла Алиш.

Абдулла Алиш балаларны бик яраткан Язу эшенә ул бик яшьләй керешкән Китапларында да ул балалар турында язган

Алиш бик оста әкиятче дә булган

Ул туган илен бик ярата, чын патриот була Сугышта Абдулла Алиш бик каты яраланып, дошман кулына төшә Ләкин баш ияргә уйламый

Абдулла Алиш яшь килеш һәлак була Шулай яшь килеш үк безнең күңелләрдә саклана (57 сүз.)

 

(Габдрахман Әпсәләмовтан.)

Бирем.

Хикәя җөмләләрне аерырга, тыныш билгеләрен куеп язарга. Бишенче җөмләдә сүз төркемләрен билгеләргә.

Контроль күчереп язу.

Тыныш билгеләрен куеп язарга.

Курайлы елгада кыш.

Курайлы елга буена кыш кинәт килми. Башта берничә көн кар ява. Ләкин бу кар шунда ук эри. Аннан соң көннәр аяза. Зәп-зәңгәр күк йөзендә атналар буе бияләй кадәр генә дә болыт күренми. Кинәт һава салкыная, җир туңып кала. Ике яки өч көннән һава яңадан җылына. Җир өсте җеби. Кыш белән көз арасында көрәш бара.

Беркөнне дөнья кинәт үзгәрә. Иртән тәрәзә пыялаларына билгесез рәссам ак чәчәкле рәсем ясый. (68 сүз.)

 

(Г. Галивтан.)

Бирем.

Тыныш билгеләрен куеп язарга.

Сорау җөмлә.

Сайланма диктантлар.

Сорау җөмләләрне генә сайлап язарга.

1.Җиләк җыю.

(Уен).

Дуслар, кая брасыз?

Кара урманга барабыз.

Кара урманда ни эшлисез?

Кура җиләк җыябыз.

Җиләк белән ни эшлисез?

Җиләктән как коябыз.

Аю килсә, ни эшлисез?

Урман буйлап качарбыз.

 

Куян.

Абый урманга барды. Ул урманнан куян тотыпт кайтты. Безнең дә кроликларыбыз бар. Куянны кроликлар янына куйсак, нишләр икән? Без куянны кроликлар янына яптык та читтән генә күзәтә башладык. Дуслашып китәләрме, юкмы? Юк шул, дуслаша алмадылар. Нинди кызганыч, бичара! Бер почмакта тик тора. Без анны кырга алып чыктык та урманга таба җибәрдек. Куян бар көченә чабып китте. (56 сүз.)

 

(Нигъмәт Исхаков буенча.)

Иҗади диктант.

Тексттагы һәр хикәя җөмләне сорау җөмләгә әйләндереп язарга һәм тыныш билгеләрен куярга.

Җиләк җыйганда.

Без урманга бардык. Урманда җиләкләр пешкән. Аларны күргәч үк, авыздан сулар килә. Мин җиләк җыя башлагач ук ашарга тотындым. Тәзкирә дә какалый. Әбинең җиләк капканы бер дә күренми. Ул җыя да җыя. Мин аларның савытлары җиләк белән тулуын күрдем. Шуннан соң мин дә ашаудан туктадым. Башны да күтәрмичә, савытка гына җыя башладым. (52 сүз.)

 

(Гариф Гобәй буенча.)

Өндәү җөмлә.

Хәтер диктанты.

Өндәү җөмләләрнең асларына сызарга.

Роберт Миңнуллин.

Күркә.

Малайларны

һәм кызларны

Әй, йөгертә

Усал күркә -

Урам буйлап

Куып йөртә,

Өйләренә

Куып кертә!

Аннан хәтта

Акбай өркә

Курыкмасаң,

Син дә үртә!

Күрсәтер ул

Сиңа күркә! (26 сүз.)

 

Сайланма диктант.

1. Өндәү җөмләләрне генә сайлап язарга.

Батыркай.

Безнең тәрәзә арасына бер кош оя ясаган. Кай арада күкәй салырга өлгергән! Кош күкәйләрен җылытырга утырды. Тиздән бала чыгарыр. Ул ашарга да чыкмый. Ничек түзә! Бала ул шулай бик кадерле була шул! Кош дүрт бала чыгарды. Ул аларны тәрбияләп үстерде. Кошлар, туган ояларын карарга, берничә тапкыр очып килделәр. Мин аңа Батыркай дип исем бирдем. (54 сүз.)

 

(Гасим Лотфи буенча.)

2. Җөмләләрне түбәндәге тәртиптә сайлап язарга.

Хикәя җөмләләр:

Сорау җөмләләр:

Өндәү җөмләләр:

Әни.

Менә син иртән йокыдан уяндың. Бүлмә коя шнуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа рәхәт – рәхәт!

Син шул вакытта үзең дә сизмәстән «әни» дип эндәшәсең. Ананың йөзе елмая. Нигә? Чөнки «әни» дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китә. Аның күңеле татлы хисләр белән тула.

Әни. Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә - ничә кабат әйтә икән? Әни дип әйттеңме, син көчле дә, син бәхетле дә буласың.(76 сүз.)

 

(Нәби Дәүлидән.)

Җөмлә кисәкләре.

Ия белән хәбәр. Иярчен кисәкләр.

Контроль күчереп язу.

Ия белән хәбәрнең асларына сызарга.

Чебиләр сөенделәр.

Ишегалдында иртән

Сап-сары күлмәк кигән

Нәни генә бер чеби

Аптырап елап йөри.

 

Корт эзләп бара-бара

Ераккарак киткән ул.

Иптәшләрен югалткан

Һәм адашкан икән ул.

 

Бик җәлләдем мин аны,

Аннан тотып сак кына

Илтеп куйдым чебине

Башкалары янына.

 

Иптәшләре табылгач,

Бар да бик сөенделәр.

Һәм чебиләр телендә:

«Рәхмәт, сиңа!» - диделәр. (50 сүз.)

(Ямаш Игәнәй буенча.)

Искәртмәле диктант.

Иярчен кисәкләрнең асларына сызарга.

Белем. Тырышып уку. Вакытның кадерен белү турында мәкальләр, әйтемнәр.

1. Белем беләккә көч бирә.

2. Белем бәхетле итә.

3. Белемнәң зур хәзинә юк, наданлыктан начар юлдаш юк.

4. Өйрәнүдә гарьлек юк.

5. Вакытлы эш вакытында яхшы.

6. Вакыт акча түгел, югалтсаң, таба алмассың.

7. Уку кешене күзле итә.

8. Бер көн артка калсаң, биш көн артка калырсың.

9. Белемне алу суганнан ачы, азагы балдан татлы.

10. Иртә чыккан юл алыр.

 

Аңлатмалы диктантлар.

1. Беренче җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрнең астына сызарга. Сүз төркемнәрен билгеләргә.

Төнге учак.

Безнең лагерь Кама буена урнашкан. Кама тын гына ага, елгада утлар җемелди. Пароходлар уза. Зәңгәр күктә тулган ай йөзә.

Яр буенда учак Яна. Ялкын биеккә-биеккә үрмәли. Учак янына балалар җыелганнар. Балалар янына Кама буендагы төзелештән кунаклар килде. Эшчеләр яңа шәһәрне һә автозаводны ничек төзүләре турында сөйләделәр. Аннан соң төзүчеләр укучылар белән уйнадылар, биеделәр, җырладылар. Төнге учак укучыларга бик ошады. (59 сүз.)

 

(Барлас Камал буенча.)

2. Хәбәрләрнең асларына сызарга. Хәбәрнең кайсы сүз төркеме белән белдерелүен билгеләргә.

Җәй көне авылда.

Безнең авыда басулар бик күп. Арыш, бодай, борчак басулары җәелеп ята. Игеннәр, без өлгерәбез инде дигәндәй, бер-берсенә кагыла-кагыла шаулыйлар. Бу вакытларда башак тавышларын ишетеп куанып бетә алмыйм мин.

Безнең сап-сары чәчәк аткан көнбагышларбыз, зәп-зәңгәр чәчәктә утырган җитен басуларыбыз да бар.

Ә карабодай басулары ак җәймә белән каплап куйган диярсең. Менә шулай бөтен басулар да чәчәк ата бездә. (60 сүз.)

 

(Г. Галиевтән.)

Искәртмәле диктант.

Беренче җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрне билгеләргә.

Яшенле яңгыр.

Без күрше малайлар белән урманга барырга җыендык. Кичтән үк хәзерләнеп куйдык.

Иртән торып чәй эчкәч, безнең йорт янына җыелдык. Кояшлы матур көн иде. Без юлга чыктык. Күп тә үтмәде урманга барып җиттек. Камиль юлны белми иде, адашып йөрдек. Ләкин, озак та үтмәде без таныш аланга килеп чыктык. Шул арада кара болыт килеп чыкты һәм коеп яңгыр ява башлады. Ялт-йолт яшен яшьни, күк күкри. Без малайлар белән кире кайтырга уйлаштык.

Озак та үтмәде, яңгыр туктады. Ялт итеп кояш чыкты. Урман өстендә салават күпере күренде. (82 сүз.)

Ирекле диктант.

Игеннәр.

Карлар эреде. Тамчылар тамды. Язгы сулар акты. Күкне яңгыр болыты каплады. Яңгырлар яуды. Тамчылар җирнең битен юдылар.

Җир кипте. Колхозчылар язгы чәчүгә чыктылар. Кырда машина тавышлары гөрләп торды.

Җирне кояш җылыта. Ашлыклар тишелде. Җылы яңгырлар явып узды. Өлгер тамчылар яшь ашлыкларны су белән туендырды. Кояш белән яңгыр ашлыкларга тизрәк үсәргә булыштылар. Көзен колхозчылар мул уңыш алыр. (56 сүз.)

 

Бирем.

Фигыльләрнең замннарын күрсәтергә.

Контроль диктант.

.

Бирем. Өченче җөмләд Ия белән хәбәрнең асларына сызарга, сүз төркемнәрен билгеләргә.

Яңа шәһәр.

Кояш шактый түбәнәйде. Кичке кояшның алсу нурлары Түбән Кама йортларына төшә. Йортлар нур эчендә балкый. Урамдагы, бакчалардагы агачлар яшеллеккә төренгән. Гөлләр чәчәккә күмелгән. Чәчәкләрдән хуш ис бөркелә. Топольләр мамык очыра. Кичке җил шул мамыклар белән шаяра. Шәһәр матур итеп бизәлгән.

Менә яңа шәһәрдә кичке утлар кабынды. Әйтерсең, чәчәк бәйләме өстенә энҗеләр сибелде. Төрле төстәге утлар шәһәрне тагын да матурлады. (59 сүз.)

 

(Абдулла Сәләхетдинов буенча.)

Өченче сыйныфта үткәннәрне кабатлау өчен контроль диктантлар.

1. Бирем.

Парлы сүзләр астына сызарга.

Иртән җил басылды. Кояш чыкты. Басу-кырлардан җылы пар күтәрелде. Җир әкренләп кибә башлады. Шушы иртәдә Иртыш елгасындагы кечкенә генә бер пристаньга бер катлы ап-ак пароход килеп туктады. Эреле-ваклы төенчекләр, төрле-төрле чемоданнар күтәргән ирләр һәм хатын-кызлар шактый текә салынган сыгылмалы басмадан чыга башладылар.

Пароход озак тормады, сузып-сузып кычкыртты да тәгәрмәчләрен соргылт суга шапылдатып бәрә-бәрә китеп барды. (56 сүз.)

 

(Газиз Мөхәммәтшин буенча.)

2. Бирем.

Ялгызлык исемнәрнең астына сызарга.

Абдулла Алиш.

 

Кем соң ул Алиш?

Абдулла Алиш герой-шагырь. Ул Муса Җәлилнең якын дусты булган. Муса «Дуска» дигән шигырен Алишка багышлап язган.

Абдулла Алиш балалар язучысы. Ул балаларны бик ярата, сугышта бик батыр солдат була. Алар Муса белән фашист лагеренда очрашалар. Анда да Ватаныбызга тугрылыклы булып калалар. Бик каты газапласалар да, дошманнан шәфкать сорамыйлар, батырларча һәлак булалар.(68 сүз.)

 

(Г. Әпсәләмовтан.)

3. Бирем.

Сыйфатларны үзләре бәйләнгән исемнәре белән күчереп язарга.

Татарстан бик уңайлы урынга урнашкан. Безнең җирдән зур елгалар – Идел һәм Кама агып үтә. Елгаларның үзәннәрендә юмарт көтүлекләр, печәнле болыннар җәелеп ята. Эреле-ваклы елгаларның, көмеш сулы чишмәләрнең саны исәпсез-хисапсыз. Безнең республикада ылыслы урманнар да, яфраклы урманнар да байтак. Урманлы җирләр дымлы һәм уңдырышлы туфракка бай була. (44 сүз.)

 

(Фирдәүс Гариповадан.)

Туристлар.

Казанның елга портына теплоходлар туристларны алып килә. Алар кемнәр? Кайдан киләләр? Туристлар илебезнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән кунаклар алар.

Менә туристлар Казан урамнары буйлап йөриләр. Алар шәһәр һәм андагы истәлекле урыннарны карыйлар. Хезмәт ияләренең эш, ял итү, яшәү шартлары белән танышалар.

Туристлар шәһәр тирәсендәге яшел урман эчләренә урнашкан балалар лагерьларына баралар. Чит ил туристлары лагерьдагы һәр баланың җырлый, бии, матур итеп шигырь сөйли белүенә сокландылар. (67 сүз.)

 

(Гариф Ахунов һәм Марсель Зарипов буенча.)

Өченче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау һәм ныгыту өчен күнегүләр.

1. Шигырьне укыгыз. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, күчереп языгыз.

Без ял и…тек матур лаг…р…ларда.

Су ко…ндык урман күлендә.

Күбәләкләр кудык б…лы…нарда.

Башак җыйдык к…лхоз җирендә.

 

Тик мәктәпне …зелеп сагындык без,

Мәктәп безнең с…йгән анабыз.

Шунда инде к…рәшчеләр булып

Чыныгу өчен белем алабыз.

 

(С. Урайский.)

Калын хәрефләр белән басылган сүзләргә сораулар куегыз.

2. Түбәндәге исенәрне күплектә килешләр белән төрләндереп языгыз.

Төн, инеш, алма, китап.

 

Аларны юнәлеш килешенә куеп, 3 җөмлә языгыз.

3. Түбәндәге исемнәрне чыгыш, юнәлеш һәм урын-вакыт килешләренә куеп, 4 җөмлә языгыз.

Кыш, елга, урам, мәктәп.

 

4. Укыгыз һәм күчереп языгыз.

 

Шакмаклы, биек, матур тартма.

Иркен, якты, зур бүлмә.

Тырыш, акыллы, инсафлы укучы.

Кызыл, түгәрәк, сусыл, тәмле алма.

Ягымлы, сабыр, сөйкемле, сөекле әнием.

 

Нинди? соравына җавап була торган сүзләрнең асларына сызыгыз.

5. Җөмләләрне тутырып языгыз.

Куян куркак, ә бүре ….

Диңгез тирән, ә елга ….

Бал татлы, ә суган ….

Куак тәбәнәк, ә агач ….

Кар ак, ә күмер ….

 

Белешмә өчен сүзләр: сай, усал, кара, ачы, биек.

6. Җөмләләрне тутырып языгыз.

Күл … һәм ….

Тау … һәм ….

Алан … һәм ….

Көн … һәм ….

 

Белешмә өчен сүзләр: зур, тирән, аяз, түгәрәк, биек, киң, чәчәкле,кояшлы.

7. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз..

кыш, җитте, салкын, карлы, һәм; тапмый, кошлар, азык; куйдык, җимлекләр, без, аларга;

Исемнәр астына – бер, сыйфатлар астына – дулкынлы сызык сызыгыз.

8..Нокталар урынына фигыльләрне башта – үткән заманда, аннан соң киләчәк заманда куеп укыгыз.

Җәйнең матур көннәрендә Казанда һәм авылларда сабан туйлары башла…, халык мәйданнарга чык…. Колга башларында чиккән сөлгеләр, яулыклар, төрле бүләкләр чуарланып тор…. Ат чабышлары, көрәшләр, йөгерешләр башлан…. Халык уңышларга йомгак яса…, бәйрәм ит….Бу бәйрәмгә безнең дус, тугандаш халыклар да чык….

 

(Гомәр Бәширов буенча.)

Кайсы текст үзегезгә ныграк ошый, шунысын язып куегыз. Фигыльләрнең асларына сызыгыз.

9. Укыгыз.

Көз җитү белән табигатьтә һәммә нәрсә сулып кала. Үләннәр кибешә, чәчәкләр шиңешә, агачлар шәрә хәлгә килешә. Күз иркәләрлек берни дә күренми. Ярый ла нарат урманына тап булсаң. Яки чыршы урманына юлыксаң. Яшел төс бары анда саклана. Ә күңел дигәнең яфраклы урманы, андагы яшеллекне юксына.Ә яшеллекнең әсәре дә калмаган. Күңелең кителә, нәрсәдер җитми төсле тоела.

 

Нишли? Соравына җавап бир торган фигыльләрне табыгыз.

Килешә, юксына, тоела фигыльләрен, үрнәктәгечә, төрләндереп языгыз.

Үрнәк:

үткәрәм – үткәрәбез

үткәрәсең – үткәрәсез

үткәрә - үткәрәләр

10. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.

Киттек,без, урманга; җыя, Сәвия, чәчәкләр; җиләк, Наил, тапты; күрдем, керпе, мин; үлән, кереп, ул, югалды, арасына;булды, урманда, күңелле.

 

Сорауларга җавап бирегез.

Ничә җөмлә яздыгыз?

Бишенче җөмләдә ничә сүз бар?

 

11. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз..

попугаем, Наян, минем, бар; төстә, ул. сары; аның, без, дуслар, белән, бик; сөйләшергә, ярата, Наян бик; ярма, белән, һәм, сыйлыйм, су, аны, мин.

Алмашлыклар астына сызыгыз.

12. Укыгыз.

Аяз һәм зәңгәр күктә кояш балкый. Җылы җилләр яз исен тарата. Шаян гөрләвекләр агалар. Сыерчыклар үз ояларын таптылар. Яз килә! Ямьле яз көлә!

 

Беренче өч җөмләдәге сүзләрне сүз тезмәләренә аерып языгыз.

Үрнәк:

Аяз күктә, …

13. Түбәндәге сүзләрдән кушма һәм парлы сүзләр ясап языгыз. Кушма сүзләрне – бер юлга, парлы сүзләрне икенче юлга языгыз.

җиләк, почмак, бил, көн, чага, өч, тирә, җимеш, як, кул, бау, япкыч, хатын, бала, яулык, ал, кыз, көн, баш, багыш, кала, чага.

 

14. Түбәндәге сүзләрдән кушма сүзләр төзеп, шул сүзләр белән җөмләләр өч 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2017-07-25 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: