Куян кишерне “ашап” карый.
Куян: Баллы.
Уен ситуациясе “Балаларны сыйла”.
Куян һәрбер балага кишер (алма) бирә: Мә, кишер (алма), аша. Баллы?
Бала: Әйе, баллы. Рәхмәт.
10. Уен ситуациясе “Акбай күчтәнәче”, “Гостинец” Аудио (4 нче кисәк).
Уенчык Акбай ишек шакый. Кәрзинендә биш кишер.
Ишек шакыган тавыш.
Тәрбияче: Кто-то стучится в дверь. Давайте спросим:
- Кто там? - Кем анда?
Балалар белән тәрбияче: Кем анда?
Акбай: Һау-һау. Мин Акбай.
Балалар белән тәрбияче: Акбай, кил монда.
Ишек ачылган тавыш.
Акбай: Исәнмесез, балалар.
Балалар: Исәнме, Акбай. Хәлләр ничек?
Акбай: Әйбәт.
Тәрбияче: Ребята, у Акбая корзина. Давайте узнаем, что там?
Акбай: Бу нәрсә? (кәрзиндә кишерләр)
Балалар: Алма?
Акбай: Юк.
Балалар: Кишер?
Акбай: Әйе. Сколько? - Ничә кишер? Сана.
Акбай кишерләрне күрсәтә, бергәләп саныйлар.
11. Үстерешле уен “Ничә, әйт”, “Скажи сколько” Аудио (5 нче кисәк).
Акбай: Мияу, кил монда. Кишер ал.
Мияу: Ничә кишер?
Акбай: Ике кишер.
Мияу: Рәхмәт.
Уен балалар белән шул үрнәктә дәвам итә.
12. Уен ситуациясе “Сыйла”, “ Угости”
Бала: Куян (аю, песи, эт, курчак), кил монда. Утыр. (утырталар) Мә, куян, кишер. Аша.
Куян: Рәхмәт.
Бала: Кишер баллы?
Куян: Әйе, баллы.
13. Дидактик уен “Серле кәрзин”, ”Волшебная корзина”
Тәрбияче: Ребята, у Мияу корзина. Давайте узнаем, что там?
Мияу: Бу нәрсә? (кәрзиндә алмалар)
Балалар: Кишер?
Мияу: Юк.
Балалар: Алма?
Мияу: Әйе. Ничә алма? Сана.
Мияу алмаларны күрсәтә, бергәләп саныйлар.
|
14. Җырлы-биюле уен. “Бар матур бакча”.
1)Бар матур бакча,
Анда кишер үсә. (түгәрәктә йөриләр)
Менә шундый кишер зур, (хәрәкәт белән
Менә шундый кечкенә. күрсәтәләр)
Кушымта:
Кишер, кишер, кил әле, (1 бала “кишер”
Биеп, биеп кит әле. уртага чыга, бии)
Әллә-лә,әллә-лә, (балалар
Биеп, биеп кит әле кул чабалар)
2) Бар матур бакча,
Анда алма үсә. (түгәрәктә йөриләр)
Менә шундый алма зур, (түгәрәктә йөриләр)
Менә шундый кечкенә. күрсәтәләр)
Кушымта:
Алма, алма, кил әле, (1 бала “алма”
Биеп, биеп кит әле. уртага чыга, бии)
15.Дидактик уен “Серле янчык”, ”Волшебный мешочек” Аудио (7 нче кисәк)
Мияу, Акбай: Исәнмесез, балалар.
Балалар: Исәнме, Акбай. Исәнме, Мияу. Хәлләр ничек?
Мияу, Акбай: Әйбәт.
Тәрбияче: Мияу и Акбай принесли волшебный мешочек. Давайте узнаем, что у них в мешочке.
Акбай янчыктан кишер алып күрсәтә:
- Бу нәрсә?
Тәрбияче белән балалар: Кишер.
Акбай: Кишер нинди?
Тәрбияче белән балалар: Кишер зур (кечкенә).
Акбай янчыктан суган алып күрсәтә:
- Бу нәрсә?
Мияу: Суган.
Мияу янчыктан бәрәңге алып күрсәтә:
- Бу нәрсә?
Акбай: Бәрәңге.
“Суган”, “бәрәңге” сүзләре яңа сүз бирү алымнарын кулланып өйрәтелә.
2. Акбай, Мияу балалар белән диалог оештыралар.
а)Акбай: Бу нәрсә?
Оля: Суган.
Акбай: Суган нинди?
Оля: Кечкенә.
б)Мияу: Бу нәрсә?
|
Коля: Бәрәңге.
16. Уен ситуациясе “Бабай кунакка килгән”.
Тәрбияче: Кто-то стучится. Давайте узнаем, кто там?
Балалар: Кем анда?
Бабай керә: Мин, бабай.
Балалар: Бабай, кил монда, утыр. Исәнме, бабай.
Бабай: Исәнмесез, балалар.
Бабай: Кәрзиндә нәрсә бар?
Балалар: Кишер?
Бабай: Юк.
Балалар: Бәрәңге?
Бабай: Юк.
Балалар: Суган?
Бабай: Юк. Бу кыяр.
“Кыяр” сүзе яңа сүз бирү алымнарын кулланып өйрәтелә.
17.Сүзле уен “Ватык телефон”, ”Сломанный телефон”
“Кәбестә”, “Зур кәбестә”, “Кечкенә кәбестә”, “Тәмле кәбестә” сүзтезмәләре кулланып.
18.Сүзле уен “Нәрсә, нинди, ничә?”, “ Что, какой, сколько?”
Акбай кәрзиннән бер (ике-ун) кәбестә алып күрсәтә: Бу нәрсә?
Бала: Кәбестә.
Акбай: Кәбестә нинди?
Бала: Кәбестә зур (кечкенә, тәмле).
Акбай: Ничә кәбестә?
Бала: Бер кәбестә (1дән 10га кадәр).
19.Уен ситуациясе “Мин әйтәм, син күрсәт”, “ Я скажу, ты покажи”
Тәрбияче: Я назову количество овощей, а вы найдите рисунок, покажите, назовите.
Мияу: Бер кәбестә.
Оля күрсәтә, әйтә: Бер кәбестә.
Мияу: Өч кәбестә.
Коля күрсәтә һәм әйтә: Өч кәбестә.
Башка балалар белән эшчәнлек кабатлана.
20.Сюжетлы-рольле уен “Яшелчәләр кибете”. Аудио (11 нче кисәк).
а) Мияу: Исәнме, Акбай.
Акбай: Исәнме, Мияу.
Мияу: Хәлләр ничек?
Акбай: Әйбәт.
Мияу: Акбай, кәбестә бир.
|
Акбай: Нинди кәбестә?
Мияу: Зур кәбестә.
Акбай: Ничә кәбестә?
Мияу: Бер кәбестә.
Акбай: Мә, бер кәбестә.
Мияу: Рәхмәт, Мияу. Сау бул.
Акбай: Сау бул, Акбай.
Эшчәнлек балалар арасында дәвам ителә.
б) Коля: Исәнме, Оля.
Оля: Исәнме, Коля.
Коля: Хәлләр ничек?
Оля: Әйбәт.
Коля: Оля, ике кәбестә бир.
Оля: Мә, ике кәбестә.
Коля: Рәхмәт, Оля. Сау бул.
Оля: Сау бул, Коля.
21.Уен ситуациясе “Акбай белән Мияуның төсле туплары”, “ Разноцветные мячи” Аудио (13 нче кисәк)
Акбай, Мияу: Исәнмесез, балалар.
Балалар: Исәнме, Акбай. Исәнме, Мияу.
Акбай, Мияу: Хәлләр ничек?
Балалар: Әйбәт.
Акбай белән Мияу арасында диалог.
Акбай: Бу нәрсә? (кызыл туп күрсәтә)
Мияу: Туп.
Акбай: Туп нинди?
Мияу: Туп кызыл.
Мияу: Бу нәрсә? (сары туп күрсәтә)
Акбай: Туп.
Мияу: Туп нинди?
Акбай: Туп сары.
җыр.
Туп, туп, кызыл туп.
Сикер, сикер, кызыл туп.
Туп, туп, сары туп.
Сикер, сикер, сары туп.
22. Дидактик уен “Нинди төс юк?”, “ Какого цвета нет?”
Кызыл алма, сары алма, кызыл туп, сары туп рәсемнәре күрсәтелә, төсләре әйтелә. Тәрбияче бер рәсемне яшерә, сорый: Нинди алма юк?
Балалар: Кызыл (сары) алма юк.
Уен башка рәсемнәр белән шул үрнәктә дәвам итә.
23. Үстерешле уен “Мин нәрсә уйладым?”, ”О чем я подумала?”
а)Балалар: Кызыл алма?
Акбай: Юк.
Балалар: Сары алма?
Акбай: Әйе, сары алма.
б)Бала рәсемдәге сүзтезмәне уйлый. Балалар нинди сүзтезмә уйлаганын белеп әйтәләр.
Балалар: Кызыл туп?
Бала: Юк.
Балалар: Сары туп?
Бала: Әйе, сары туп.
24.Хәрәкәтле уен “Туп”. Аудио (19 нчы кисәк)
1)Туп, туп, кызыл туп,
Сикер, сикер, кызыл туп.
Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун,
Сикер, сикер кызыл туп.
2)Туп, туп, сары туп,
Сикер, сикер, сары туп.
Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун,
Сикер, сикер сары туп.
Уен ситуациясе “Яшел туп”.
Тәрбияче яшел туп күрсәтә, сорый: Бу нәрсә?
Бала: Туп.
Тәрбияче: Туп нинди?
Бала: Туп матур (чиста, зур, кечкенә).
Тәрбияче: Скажите, какого цвета мяч?
Да, зеленый – яшел.
“Яшел” сүзе яңа сүз бирү алымнарын кулланып өйрәтелә.
26. Уен ситуациясе “Салат өчен нәрсә кирәк?”, “ Что нужно для салата”
Аудио (21 нче кисәк)
Заяц хотел приготовить овощной салат. Давайте поможем выбрать овощи. Что нужно для салата? Нәрсә кирәк?
Тәрбияче яшелчәләрне күрсәтеп Акбайдан сорый:
Кишер кирәк?
Акбай: Кирәк.
Тәрбияче: Суган кирәк?
Акбай: Кирәк.
Тәрбияче: Помидор кирәк?
Акбай: Кирәк.
Тәрбияче: Кыяр кирәк?
Акбай: Кирәк.
Тәрбияче: Кәбестә кирәк?
Акбай: Кирәк.
Тәрбияче: Бәрәңге кирәк?
Акбай: Кирәк.
Балалар тәрбияче ярдәмендә кабатлыйлар:
- Кишер кирәк.
- Суган кирәк.
- Помидор кирәк.
- Кыяр кирәк.
- Кәбестә кирәк.
- Бәрәңге кирәк.
“Кирәк” сүзе яңа сүз бирү алымнарын кулланып өйрәтелә.
27. Үстерешле уен “Нәрсә, нинди, ничә?”
Диалоглар балалар белән балалар арасында үткәрелә.
а) Оля: Коля, нәрсә кирәк?
Коля: Бәрәңге кирәк.
Оля: Ничә бәрәңге?
Коля: Сигез бәрәңге.
Оля: Мә, сигез бәрәңге.
Коля: Рәхмәт.
б) Коля: Оля, нәрсә кирәк?
Оля: Помидор кирәк.
Коля: Нинди помидор?
Оля: Кызыл помидор.
Коля: Мә, кызыл помидор.
Оля: Рәхмәт.
в) Коля: Оля, нәрсә кирәк?
Оля: Кәбестә кирәк.
Коля: Ничә кәбестә?
Оля: Дүрт кәбестә.
Коля: Мә, дүрт кәбестә.
Оля: Рәхмәт.
28. Уен ситуациясе “Яшелчә ю”,” Вымой овощи”
Тәрбияче: Кыяр (кәбестә, суган, кишер, помидор, бәрәңге) нинди?
Балалар: Кыяр (кәбестә, суган, кишер, помидор, бәрәңге) пычрак.
Тәрбияче балаларга яшелчәләрне юарга тәкъдим итә: Мә су, кыяр (кәбестә, суган, кишер, помидор, бәрәңге) ю.
Балалар бер-берсенә яшелчәләр юарга тәкъдим итәләр.
Оля: Коля, кил монда. Мә су, кыяр, ю.
29. Ситуатив күнегү “Яшелчә юабыз”,” Моем овощи”
Тәрбияче: Саша, кыяр юа.
Бергә: Саша кыяр юа.
Тәрбияче: Маша моет помидор. Оля, как ты скажешь, что Маша моет помидор?
Оля: Маша помидор юа.
30. Уен ситуациясе “Куянга яшелчә бир”.
Бала: Куян, мә кыяр (суган, кишер, кәбестә, помидор, бәрәңге).
Куян: Рәхмәт.
31. Сюжетлы-рольле уен “Яшелчәләр кибете”.
Диалоглар балалар белән балалар арасында үткәрелә.
а) – Коля, нәрсә кирәк?
- Бәрәңге кирәк.
- Мә, бәрәңге.
- Рәхмәт.
б) – Оля, нәрсә кирәк?
- Алма кирәк.
- Нинди алма?
- Яшел алма.
- Мә, яшел алма.
- Рәхмәт.
в) – Лена, нәрсә кирәк?
- Кәбестә кирәк.
- Ничә кәбестә?
- Дүрт кәбестә.
- Мә, дүрт кәбестә.
- Рәхмәт.
32. Җырлы-биюле уен “Кәрзиндә нәрсә бар?” Аудио (23 нче кисәк)
1.Оля, Оля әйт әле,
Кәрзиндә нәрсә бар?
Кәрзиндә кызыл, сары,
Яшел, матур алма бар.
2.Саша, Саша әйт әле,
Кәрзиндә нәрсә бар?
Кәрзиндә кыяр, суган,
Кәбестә бар, кишер бар.
33. Дидактик уен “Серле кәрзин” ,”Волшебная корзина”
Уңыш бабай керә. Кәрзинендә яшелчәләр. Кәрзиндәге бер яшелчәне балаларга күрсәтмичә, сорый: Кәрзиндә нәрсә бар?
Балалар: Алма.
Уңыш бабай: Юк, кәбестә.
Уен суган, кишер, кыяр, алмаларны алып бетергәнче дәвам итә.
34. Уен-эстафета “Уңыш җыябыз”.
Бер түгәрәктә яшелчәләр сибелеп ята. Балалар дүрт командага бүленгән. Һәр команда биремне тыңлап билгеле бер яшелчәне җыя.
Тәрбияче: Каждая команда собирает определенную овощ.
35. Җырлы уен “Кемгә, нәрсә кирәк?”, “ Кому, что надо?” Аудио (22 нче кисәк)
Балалар төрле яшелчә битлекләре киеп түгәрәктә җырлап әйләнәләр. Бер баланың битлеге юк, ул баладан сорыйлар:
Миңа кыяр кирәк,
Сиңа кыяр кирәк.
Әйе шул, әйе шул,
Ә сиңа нәрсә кирәк?
Битлексез бала: Кәбестә (бәрәңге, кыяр, кишер, суган, помидор) кирәк.
Кәбестә битлеге кигән бала белән битлексез бала куышалар, түгәрәктә балалар җырлап торалар:
Әйе шул, әйе шул,
Сиңа кәбестә кирәк.
Очрашкач, кәбестә битлеге кигән бала, үзенең битлеген битлексез балага бирә. Уен шулай дәвам итә.
36. Дидактик уен “Дөрес күрсәт”, “ Покажи правильно”
- Ипи – тәмле ипи.
- Чәй – тәмле чәй.
- Сөт – тәмле сөт.
- Аш – тәмле аш.
- Ботка – тәмле ботка.
37. Сюжетлы-рольле уен “Ашханә”, “ Столовая”
Мияу пешекче ролендә (Мияу в роли повара). Аңарда таратма рәсемнәр. Балалар рәсемнәрне сорап алалар:
Бала: Исәнме, Мияу.
Мияу: Исәнме, Оля. Нәрсә кирәк?
Оля: Аш (ботка, чәй, ипи, сөт) кирәк.
Мияу: Нинди аш (ботка, чәй, ипи, сөт)?
Оля: Тәмле аш (ботка, чәй, ипи, сөт).
Мияу: Мә, аш (ботка, чәй, ипи, сөт) аша.
Оля: Рәхмәт. Аш (ботка, чәй, ипи, сөт) тәмле.
Уен шулай башка балалар белән дәвам итә.
38. Уен ситуациясе “Иптәшеңне сыйла”,” Угости друга”
Оля: Исәнме, Коля.
Коля: Исәнме, Оля.
Оля: Нәрсә кирәк?
Коля: Сөт (чәй) кирәк.
Оля: Нинди сөт (чәй)?
Коля: Тәмле сөт (чәй).
Оля: Мә, сөт (чәй), эч.
Коля: Рәхмәт. Сөт (чәй) тәмле.
Диалог шул үрнәктә “аша” сүзе кулланып кабатлана.
39.Аудиоязмадан җыр тыңлау, кушылып җырлау.
Без ашыйбыз тәмле аш,
Тәмле аш, тәмле аш.
Без ашыйбыз тәмле ботка,
Тәмле ботка, тәмле ботка.
40. Үстерешле диалог “Кунак килгән”,” Гость пришел”
Аю битлеге кигән бала ишек шакый.
Балалар: Кем анда?
Аю: Мин аю.
Балалар: Аю, кил монда.
Аю: Исәнмесез.
Балалар: Исәнме, аю. Хәлләр ничек?
Аю: Әйбәт.
Балалар: Аю, кил монда, утыр.
Аю: Рәхмәт.
41..Уен ситуациясе “Аюны сыйла”,” Угости мишку”
Уен кишер, кәбестә, алма муляжлары кулланып үткәрелә.
Балалар: Аю, нәрсә кирәк?
Аю: Алма кирәк.
Балалар: Нинди алма?
Аю: Кызыл алма (сары, яшел, зур, кечкенә).
Балалар: Мә, алма аша.
Аю: Рәхмәт.
Балалар: Алма тәмле?
Аю: Әйе, алма тәмле.
Шул үрнәктә һәр бала аюны сыйлый.
42. Дидактик уен “Аю бүләкләре”, ”Подарок от мишки”
Аю: Нәрсә кирәк?
Бала: Туп кирәк.
Аю: Нинди туп?
Бала: Зур туп.
Аю: Ничә зур туп?
Бала: Бер зур туп.
Аю: Мә, бер зур туп (кишер, кәбестә, суган, алма, куян, аю, курчак, песи,
43. Сюжетлы рольле уен “Яшелчәләр кибете”, ”Овощной магазин”
Коля: Нәрсә кирәк?
Оля: Кишер кирәк.
Коля: Нинди кишер?
Оля: Тәмле кишер.
Коля: Ничә кишер?
Оля: Ике кишер.
Коля: Мә, ике кишер (кәбестә, суган, алма, куян, аю, песи, эт, курчак, туп).
44. Уен “Кем, нәрсә ярата?”, “ Кто, что любит?”
Эт һәм песи, куян белән аюны очраталар.
Эт, песи: Син кем?
Аю: Мин аю.
Куян: Мин куян. Син кем?
Песи: Мин песи Мияу.
Эт: Мин эт Акбай.
Песи: Куян, син нәрсә яратасың?
Куян: Мин, кишер яратам.
Песи: Мә, куян, кишер аша.
Куян: Рәхмәт. Кишер тәмле. Мә, песи, кишер аша.
Песи: Юк-юк, мин сөт яратам, сөт тәмле.
Куян: Мә, сөт, эч.
Песи: Рәхмәт, сөт тәмле. Мә, аю, су эч.
Аю: Юк-юк, мин алма яратам, алма тәмле, баллы.
Песи: Монда алма күп, нинди алма кирәк?
Аю: Кызыл алма кирәк.
Песи сары алма бирә: Мә, кызыл алма.
Аю: Юк, бу сары алма, миңа ике кызыл алма кирәк.
Песи: Мә, ике кызыл алма, аша.
Аю: Рәхмәт.
Аю бер алманы ашый, икенче алманы эткә бирә: Мә, Акбай, алма аша.
Эт: Юк, мин аш, ботка яратам.
Аю: Мә, эт, ботка аша.
Эт: Рәхмәт, ботка тәмле.
45. Сүзле уен “Дөрес әйт”, ”Скажи правильно”
Тәрбияче: Бу нәрсә?
Балалар: Тәлинкә.
Тәрбияче: Әйе, (бу) тәлинкә.
Тәрбияче: Бу нәрсә?
Балалар: Кашык.
Тәрбияче тәлинкәне күрсәтеп: Бу кашык?
Балалар: Юк, (бу) тәлинкә.
Тәрбияче кашыкны күрсәтеп: Бу тәлинкә?
Балалар: Юк, (бу) кашык.
46. Үстерешле диалог “Сорап ал”, ”Спроси правильно”
Төрле зурлыктагы, төстәге уенчык кашык, тәлинкәләр.
Акбай: Мияу, кашык бир (тәлинкә).
Мияу: Нинди кашык?
Акбай: Зур кашык (кечкенә, кызыл, сары, яшел)
Мияу: Ничә кашык.
Акбай: Ике кашык.
Мияу: Мә, ике кашык.
Акбай: Рәхмәт.
Диалог шул үрнәктә бала белән бала арасында оештырыла.
47. Уен ситуациясе “Савыт-саба ю”,” Вымой посуду”
Мияу: Оля, кил монда. Мә су, тәлинкә (кашык) ю (Оля, тәлинкә юа).
Мияу: Тәлинкә (кашык) нинди?
Оля: Тәлинкә (кашык) чиста.
Уен шул үрнәктә башка балалар белән дәвам итә.
48. Дидактик уен “Курчак Алиягә булыш”, “Помоги кукле”
Алия әйткәнне дөрес аңлап, бала савыт-сабаны өстәлгә куя.
Алия: Оля, мә, зур тәлинкә. Өстәлгә куй.
Алия: Коля, мә, кечкенә кашык. Өстәлгә куй.
Уен башка балалар белән дәвам итә.
49. Сүзле уен “Төсле чынаяк”, ”Разноцветные чашки”
Балалар түгәрәктә. Тәрбияче балаларга төрле төстәге уенчык чынаякны яки рәсемне биреп сүзтезмәне әйтә:
Мә, кызыл чынаяк.
Балалар чынаякны тәрбияче үрнәгендә бер – берсенә бирә, әйтә:
- Мә, сары чынаяк.
- Мә, яшел чынаяк.
50. Уен ситуациясе “Курчак Алиягә чәй табыны әзерләргә булыш”, “Помоги кукле”
Тәрбияче: Нәрсә кирәк?
Бала: Тәлинкә кирәк.
Тәрбияче: Нинди тәлинкә?
Бала: Кызыл тәлинкә.
Тәрбияче: Мә, кызыл тәлинкә.
Бала: Рәхмәт.
Бала: Мә, Алия, кызыл тәлинкә.
51. Сүзле уен “Төсле чынаяк”, ”Разноцветные чашки”
Балалар түгәрәктә. Тәрбияче балаларга төрле төстәге уенчык чынаякны яки рәсемне биреп сүзтезмәне әйтә. Балалар тәрбияче үрнәгендә савыт – сабаны бер - берсенә биреп әйтәләр.
- Мә, кызыл чынаяк.
- Мә, яшел чынаяк.
- Мә, сары чынаяк.
- Мә, зәңгәр чынаяк.
Уен шулай дәвам итә.
52. Сюжетлы –рольле уен “Савыт – саба кибете”, “Магазин посуды”
Кибеттә төрле төстәге уенчык тәлинкә, кашык, чынаклар.
Акбай сатучы ролендә.
Оля: Исәнме, Акбай.
Акбай: Исәнме, Оля.
Оля: Акбай, тәлинкә бир (чынаяк, кашык).
Акбай: Нинди тәлинкә?
Оля: Кызыл тәлинкә (яшел, зәңгәр, сары).
Акбай: Ничә тәлинкә?
Оля: (1дән 10га) тәлинкә.
Акбай: Мә, (1дән 10га) тәлинкә.
Оля: Рәхмәт. Сау бул, Акбай.
Акбай: Сау бул, Оля.
53. Сүзле уен “Төсле күлмәкләр”, ”Разноцветные платья”
Тартмада төрле төстәге күлмәкләр.
Тәрбияче: Бу нәрсә?
Балалар: Күлмәк.
Тәрбияче: Күлмәк нинди?
Балалар: Яшел (сары, кызыл, зәңгәр).
Уен “Ватык телефон”.
“Яшел күлмәк”, “Матур күлмәк”, “Чиста күлмәк” сүзтезмәләрен әйтеп уйнала.
55.Дидактик уен “Нәрсә юк?”
Күлмәк, футболка, сарафан рәсемнәрен кулланып.
56.Уен ситуациясе “Яңа чалбар”, ”Новые брюки”
Әти: Бу нәрсә?
Балалар: Футболка.
Әти: Бу нәрсә?
Балалар: Күлмәк.
Әти: Это брюки - Бу чалбар.
“Чалбар” сүзе, яңа сүз бирү алымнарын кулланып өйрәтелә.
57.Сүзле уен “Төсле чалбарлар”, ”Разноцветные брюки”
Бала белән бала арасында диалог:
- Бу нәрсә?
- Чалбар.
- Чалбар нинди?
- Яшел (сары, кызыл, зәңгәр).
Уен “Ватык телефон”.
“Яшел чалбар”, “Матур чалбар”, “Чиста чалбар” сүзтезмәләрен әйтеп уйнала.
59.Дидактик уен “Курчакны киендер”, “Одень куклу”
Балаларда кәгазьдән ясалган малай һәм кыз курчаклары. Тәрбиячедә курчак киемнәре. Бала, төсен әйтеп, киемнәрне сорап ала.
Оля: Сары күлмәк бир.
Тәрбияче: Мә, сары күлмәк.
Оля: Рәхмәт.
Коля: Зәңгәр чалбар бир.
Тәрбияче: Мә, зәңгәр чалбар.
Коля: Рәхмәт.
60.Сюжетлы - рольле уен “Киемнәр кибете”, ”Магазин одежды”
Сатучы ролендә ике бала. Бер балада төрле төстәге күлмәкләр, икенче балада төрле төстәге чалбарлар. Балалар төсен әйтеп кирәкле киемне сорап алалар.
- Исәнме, Оля.
- Исәнме, Коля.
- Хәлләр ничек?
- Әйбәт.
- Оля, күлмәк бир.
- Нинди күлмәк?
- Сары күлмәк.
- Ничә күлмәк?
- Бер күлмәк.
- Мә, бер күлмәк.
- Рәхмәт. Сау бул, Оля.
- Сау бул, Коля.
61.Җырлы-биюле уен “Матур”.
Балалар парлашып түгәрәккә басалар. Бер-берсенең киемнәрен күрсәтеп җырлыйлар.
1.Минем күлмәк матур,
Синең күлмәк матур.
Әйе шул, әйе шул,
Минем күлмәк матур.
2.Минем чалбар матур,
Синең чалбар матур.
Әйе шул, әйе шул,
Минем чалбар матур.
62. Сюжетлы-рольле уен “Җиһазлар кибете”, ”, ”Мебельный магазин”
Оля: Исәнмесез.
Тәрбияче: Исәнме, Оля. Хәлләр ничек?
Оля: Әйбәт, рәхмәт.
Тәрбияче: Нәрсә кирәк?
Оля: Карават (өстәл, урындык) кирәк.
Тәрбияче: Нинди карават (өстәл, урындык)?
Оля: Зур (кечкенә, кызыл, сары, зәңгәр) карават.
Тәрбияче: Мә, зур карават.
Оля: Рәхмәт.
Шул үрнәктә балалар уенны дәвам итәләр.
63. Уен ситуациясе “Нәрсә кирәк, сорап ал”, “Что надо, спроси”