Норма в современном татарском литературном языке.




Домашнее задание ТЯКР для продолжающей группы

№1

Морфологические нормы:

 

Упражнения - Күнегүләр

1. Укыгыз. Рус теленнән кергән сүзләрнең кулланылышы дөресме? Сез ничек язар идегез?

1. Продукция җитештерү һәм чыгымнар буенча задани-еләрне үтәүнең төрле дәрәҗәсе, табигый ки, колхозчылар арасында материаль кызыксындыру средстволарын дифференциацияле бүлүне таләп итә. 2. Ул бер ачык мәсьәләне килештерү өчен төрле ведомстволардан 30 имза таләп ителгәнлеген әйтте. Мондый бюрократлык упражнениеләрен бетерергә вакыт. 3. Бу эштә иҗтимагый дисциплиналар кафедралары, преподавательләр, студентлар үзешчәнлеге зур роль уйный. 4. Бу, һичшиксез, чит илләрдә зур отклик тудырачак. 5. Браконьерлар балыкны ятьмәләр, лещевиклар, оханнар, бредня-лар, зыбкалар белән кыралар. 6. Ул «Хәйләсез дөнья файдасыз» дигән принциптан чыгып яши. 7. Нинди ход ясарга икән? 8. Халык илләр арасындагы договорның парафлануын канәгатьләнү белән каршылады. 9. Ленинград шәһәре Киров исемендәге завод шлифовчысы. Ю. Журналистлар, журналистика кафедрасы студентлары «Правда» газетасының өлкән выпускающие белән очраштылар. 11. Машина Горький шоссесы буйлап чаба иде. 12. Алма яки кәбестә бәлешен обед вакытында, вак-вак кисәкләргә бүлеп, иптәш хатыннарына бирә. 13. Авыл хуҗалыгындагы күп кенә кимчелекләр җирдән файдалану культурасының түбән булуы белән аңлатыла. 14. Терлекләр составында фәнни структура тәэмин ителми, ана терлекләр саны салмак үсә.

 

2. Укыгыз. XX йөз башында рус теле инфинитив формалары ит ярдәмче фигыле белән янәшә кулланыла башлый. Бу күренеш язма стильләргә дә үтеп керә. Әдәби норма, стиль таләпләреннән чыгып караганда, аларның кулланылышы урынлымы? Аңлатып бирегез.

1.—Берәр эшчедән Думага депутат җибәреп үз кирәкләребезне требовать итәргә кирәк. (Ш. М.) 2.— Имтихан бирмәсәгез, без дәрес бирүдән, чүбек чәйнәтүдән отказать итәбез. (Ш. М.) 3. Монда бай улы булып форсить итеп йөргән идем. (Г. К.) 4. Ул миңа күз салмыйча:—Атакайлары, завтракать итәргә чык!..—диде. (Г. Г-з.) 5. Фехтовать итү буенча Үзәк ял паркы призына үткәрелгән ярышларда тамашачылар күп булды. («С. Т.») 6,—Әнә шундый бер зәһәр җан булса, түр башына менеп утырып, командовать итә башласа, нишләрсең? (Р. И.) 7. Сестра өстәп куйды:—Бер аягы ампутировать ителгән. (Л. Ш.) 8. Мирзахан. Болары кая? Артомонов. Арестовать иттем, каталажкага ябабыз. (Т. Г.) 9. Мин лабораториягә юнәлдем, пленканы проявить итеп, рәсем ясадым. («С. Т.»)

 

3. Укыгыз. Элек кайбер сүз тезмәләрендә рус теле кушымчалары сакланган. Түбәндәге мисалларда шуларга игътибар итегез һәм бу күренешнең соңыннан ничек нормалашуын әйтегез.

1. Шәһәрләрдә һәм бөтен Россия җирендә халык бөтен Россиягә'иркенлек һәм политический хокуклар сугышып алыр өчен күтәрелә. (1906 елгы прокламация) 2. Икътисади җәһәттән теләгәннәре (экономический интереслары) бер бул­ган кешеләр бер сыйныфка керәләр. («У.») 3. Безнең бистә эшчеләре государственный думага кеше сайлау өчен бик күп тырышып һәм мәшәкатьләнеп йөрделәр. (Г. К-в) 4. һәм дә ямьсез түгел иде төскә дә, Модный форма күлмәк иде өстә дә. (Г. Т.) 5. Арыганлыктан, аңар өстендәге җиңел көзге пальтосы, аякларындагы җиңел генә юка резиновый галошлары—һәммәсе кинәт авыраеп киткәннәр. (Ф. Ә.) 6. Аның бу карточкадагы дүрт иптәшеннән икесе бөтенләй европейский киемнән төшкәннәр иде. (Ф. Ә.) 7. Центральный бакчада кешеләр узгалап йөриләр, Мәгълифә белән Сәрвиҗамал сөйләшеп утыралар. (Г. К.) 8. Мәрхүм булган государственная думага член сайлаганда, Каргалының сигез йөзләп башкортлары да бу ике кешегә шар салырга вәгъдә кылганнар. (Ш. М.) 9. Без һичнәрсәгә карамыйча, профессиональный союзларга кушылып, бергә хәрәкәт итәргә тиеш. (Ш. М.)

 

4. Укыгыз. Ассызымланган тезмәләр хәзер ничек кулланыла? Аңлатып бирегез.

1. Гражданскии оборона эшендә катнашучылар илнең оборона сәләтен ныгытуга тагын да зуррак уңышларга ирешә­чәкләр. («С. Т.») 2. Гражданскии һава флотының АН-24» самолеты Батуми шәһәреннән Сухуми шәһәренә регуляр очыш ясый иде. («С. Т.») 3. Тынычлыкны яклау буенча массовый чыгышлар оештыруда да чагылды. (<<С. Т.») 4. Япония профессорлар генеральный советы агымдагы мәсьәләләрне карады. С«С, Т.»)

 

5. Укыгыз. Рус теленнән сүзгә-сүз тәрҗемә ителгән әйтелмәләрне табыгыз, аларның мәгънәләрен һәм кулланылышын аңлатып бирегез. Алар рус телендә ничек әйтеләләр?

1. Анализ әле кадрларның агылышы һаман арта баруны күрсәтте. («С. Т.») 2. Бер үк чылбырның аерым буыны гына ул. («С. Т.») 3. Күрәсез, Саматовка аю хезмәте күрсәткәнсез. (Г. Ә.) 4. Мин үзем бик ышанып бетмәсәм дә, ихтимал, икенче канатны салу мәсьәләсе дә үлек ноктадан кузгалырдыр. (Г. Ә.) 5. Безнең кайбер яшь иптәшләр Совет Армиясенең үзәк архивына барып, аннан бик кызыклы материаллар алып кайткаладылар. Бу—боз кузгала башлаган дигән сүз. (Г. Ә.) 6. Йөк автомашинасының руле артына бер егет утырган. (<<С. Т.») 7. Шуның белән сүзем тәмам. Укы да мыегына ура. («С. Т.») 8. Совет Армиясе фашизмның сырт сөяген сындырды. (Г. Ә.) 9. Кызыл Армия 1918 елның февралендә Псков һәм Нарва янында немец илбасарлары өстеннән беренче җиңүгә ирештеләр. («С. Т.») 10. Совет Армиясе утлар, давыллар эчендә туды, илебез өстенә төрле яклап килгән дошманнарга каршы күкрәк киереп сугышты, яшь булуына карамастан, империалистларның тешләренә кадәр коралланган беренче класслы хәрби көчләрен тар-мар итте. (Г. Ә.) 11. Үз тәмәкесен кабызгач, калганнарның да кулларындагы «Кәҗә сыйраклары»на ут элдерде. (Г. М.) 12. Балыкчының өенә рәхим итегез, сез моңа җиңел ышанырсыз. («Т. я.») 13, Бу мөһим органдагы квалификацияле аппаратның промышленностебызның өлгереп җиткән ихтыяҗларыннан аерылуына, кем әйтмешли, китап киштәсе өчен эшләвенә һич тә юл куярга ярамый. («С. Т,») 14. Терлек азыклары белән тәэмин ителү, соңгы исәптә, терлекчелекне тагын да үстерүдә уңышка ирешүне таләп итә. («С. Т.») 15.—Ә сиңа нәрсә? Син бит ирекле казак. (И, Б.)

 

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2018-02-24 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: