Кыш бабайдан ачкычны алып, чыгып кача.




П Е С Н Я П Р О Ё Л К У.

Карбикә. Бик-бик матур җырладыгыз,

Сез сөйкемле балалар.

Бозлы-карлы сараемда,

Тылсымлы чыршы янында,

Менуэт биик, дуслар!

М Е Н У Э Т. У Т ЫР А Л А Р.

Карбикә. Рәхмәт, биюегез өчен. Соравым бар сезнең өчен. Балалар, сез беләсезме, мин кайда яшим?

Балалар. Юк!

Карбикә. Яшим мин төньяк җирендә,

Лапландия илендә,

Анда мәңгелек кыш, ап-ак кар,

Салкын-суык бураннар,

Телим күктә ут яндырам,

Телим, юкка чыгарам.

Күрәсегез киләме?

Минем тылсымның көчен.

(Залда утлар сүнә, яна.)

Ошадымы, могҗизам?

Анда минем төньякта,

Океанда бозлар йөзә.

Ә шул бозлар өстендә,

Пингвиннар дөнья гизә.

П И Н Г В И Н Н А Р Б И Ю Е.

9 бала. Кинәт исте салкын җилләр,

Әйтерсең, Кыш дулады.

Оча карлар, бөтерелә,

Буранбикә уянды.

Кызу адымнар белән БУРАНБИКӘ керә.

Буранбикә. Ару-талуны белми,

Көн дә, төн дә мин очам.

Мамык кебек кар яудырып,

Җир өсләренә ятам.

Сәлам, патшам Карбикәгә,

Сәлам сезгә, балалар,

Биегез минем янымда,

Кар бөртекләрем-кызлар!

БУРАНБИКӘ БЕЛӘН КАР БӨРТЕКЛӘРЕ БИЮЕ.

Буранбикә. Карлар белән бөтен җирне тутырам, барлык юлларны каплыйм. Ә сезнең барыгызны да туңдырам.

Алып баручы. Хөрмәтле, Буранбикә, юкка тырышасың, Безнең балалар суыктан курыкмыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр.

Буранбикә. Ә ничек?

Ике малай чыга. Буранбикә уртада.

10 бала. Суык безгә киртә түгед,

Салкыннан да курыкмыйбыз.

Җылы итеп киенәбез,

Кыш ул -- якын дустыбыз.

11 бала. Бозда тимераякта,

Тауда чана шуабыз.

Кызлар белән кызык ясап,

Кар атышлы уйныйбыз.

Кар йомарламнары белән уен.

Буранбикә. Күрәм, сез кыю балалар. Суыклардан курыкмыйсыз. Минем апамның сараенда рәхәтләнеп күңел ачыгыз. Ә мин китәм. Эшләрем күп.

Буранбикә китә. Күңелле музыка “Барыня” яңгырый.

Карбикә. Ишетелә күңелле музыка,

Кемдер безгә ашыга.

Е М Е Л Я К Е Р Ә.

Емеля. Ай, мин кая килеп чыктым,

Мин беләм, сездә бәйрәм,

Баш иеп сәлам бирәм. (Башын ия)

Монда мине кем белә?

Балалар. Без беләбез, Е-ме-ля,

Емеля. Бәйрәмегез бик матур, Котлы булсын Яңа ел!

Шатланам да сөенәм, Сезгә биеп күрсәтәм. (БИИ).

Сез бүген җырладыгызмы?

Балалар. Җырладык.

Емеля. Биедегезме?

Балалар. Биедек!

Емеля. Ә менә оркестр белән уйнамагансыздыр. Менә мин сезгә инструментлар алып килдем, чыгыгыз әле бирегә. Шушындый матур Карбикә сараенда оркестр музыкасын яңгыратыйк.

О Р К Е С Т Р

Емеля. Миңа да үземнең Яңа ел кәмитләремне күрсәтергә вакыт җитте.

Карбикә. Ә кая соң алар?

Емеля (иләк ала). Менә бу иләк эчендэ.

Карбикә. Кит аннан, әллә син тылсымчымы?

Емеля. Ошамаганмы? Минем бу иләгем бүген теләсә нниди тылсым эшли ала. Кар йомарламнары салыгыз әле.

Иләккәем, иләккәем,

Талмасын беләккәем,

Ап-ак карлар, ап-ак карлар,

Сездә тылсым көче бар.

Алып баручы. Кая үзем карыйм әле, Емеля. нәрсә бар икән иләгеңдә? (Иләк эчен карый). Бу башлык Кызыл Калфакныкы бит.

Бүре белән Кызыл калфак биюе (кыска гына).

Емеля. Дусларым, бу нинди әкияттән булды?

Балалар. Кызыл калфак.

Емеля. Дөрес. Ә нишләп соң әле сезнең бәйрәмдә Кыш бабай белән оныгы-Кар кызы юк.

Карбикә. Без аларны чакырдык. Нишләп соңладылар икән?

Емеля. Мин бит аларны урманда очраттым, алар миннән юл сорадылар, ә мин ялгыш юл күрсәткәнмен. Хәзер барам, эзләп алып киләм. Карбикә, җибәр мине урманга.

Карбикә. Тукта, Емеля, синең бит иләгең бар. Күрсәт тагын бер тылсым.

Емеля. Ярар, Карбикә, балалар, әйдәгез, сез дә миңа булышыгыз.

Бергә. Иләккәем, иләккәем,

Талмасын беләккәем,

Ап-ак карлар, ап-ак карлар,

Сездә тылсым көче бар.

Ут сүнеп яна. Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.

Дед Мороз. Исәнме, Карбиләмәләр патшасы Карбикә, Исәнмесез, балалар, Исәнмесез, кунаклар.

Кар кызы. Исәнмесез, дусларым.

Кыш бабай. Сезгә ашкынып килдек без,

Урманнар, кырлар аша.

Иске елны озатабыз,

Яңа елны каршыла!

Яңа ел килсен быел да,

Уңыш, шатлыклар белән.

Котлы булсын Яңа еллар,

Телибез чын күңелдән!

Кар кызы. Һәрбер йортта, гаиләдә,

Матур тормышлар булсын.

Елмаюдан, сөенечтән,

Өйләр яктырып торсын.

Кыш бабай. Чыгыгыз чыршы янына,

Басыгыз түгәрәккә.

Карбикәнең сараенда
Бәйрәмнәр дәвам итә.

КЫШ БАБАЙ ТУРЫНДА ҖЫР.

Кыш бабай. Ә хәзер без сезгә табышмаклар әйтәбез, сез җавабын табыгыз.

БЕРНИЧӘ ТАБЫШМАК

Кыш бабай. Вәт. Булдырдыгыз, Бөтен табышмакларның да җавапларын белдегез. Минем хәзер сезне җитезлектә сыныйсым килә. Кулларыгызны менә шулай куегыз әле. Әгәр дә мин алалрга кагылсам, алар туңачак, Туңмасын, дисәгез, тиз генә кулларыгызны артка яшерегез.Башладык.

УЕН “ТУҢДЫРУ”. Башта куллар аннан колаклар, борыннар, аяклар.

Алып баручы. Кыш бабай, беребезне дә туңдыра алмадың. Хәзер нишлибез инде?

Кар кызы. Ә хәзер, дуслар, биибез

Кыш бабай белән бергә.

Бу биюне беркайчан да,

Онытмабыз гомергә.

КЫШ БАБАЙ БЕЛӘН ПОЛЬКА. Утыралар.

Булса, шигырьләр.

Кыш бабай. Чыршыбыз ның утлары,

Бер сүнә дә, бер яна.

Димәк, миңа вакыт җитте,

Бүләкләр таратырга.

Емеля, син кайда?

Емеля (ишек артыннан). Нәрсә бар, кыш бабай?

Кыш бабай. Емеля, күчтәнәчләрне алып кил әле.

Емеля сандык белән күчтәнәчләрне алып керә. Кыш бабай алдына куеп чыгып китә. Кыш бабай, ачкыч алып ачмакчы булганда, Убырлы “очып” керә.

Убырлы. Яй-яй,кая килеп эләктем?

Шундый матур заллары,

Бик күп халык утыра,

Чыршыга карап тора.

Карбикә. Ә сез нинди могҗиза,

Килеп чыктыгыз монда.

Убырлы. Син үзең могҗиза! Исәнмесез, балалар, тәмле,кызыл алмалар. Бәйрәм итәсезме, күңел ачасызмы? Барысын да чакырганнар, ә мине—юк, яраткан әбиегез, Убырлушканы оныткансыз. Чыршы турында җырлыйсызмы? Нәрсәсе бар инде аның, Үзе озын колга, үзе энәле. Кара, ничек кадый. Тупас, усал чыршы, шулай бит, балалар. (Балалар чыршыны мактыйлар). Юк инде, сез нәрсә, менә мин монда иң матуры, иң чибәре... Мине матурлык конкурсына җибәрсәләр, беренче урынны алам. Нәрсә, минем кай җирем ошамый сезгә, Карбикә әби?

Карбикә. Минме--әби, бу нинди сүз,

Минме әби, Ай син юньсез.

Патша кызын танымасаң,

Бар, чыгып кит бу залдан.

Убырлы. Подумаешь, патша кызы,

Беләм, күрдем интернеттан,

Китәм, үкенерсең әле,

Колак каккач ачкычтан.

Кыш бабайдан ачкычны алып, чыгып кача.

Карбикә. Харап булдык, Убырлы,

Ачкычны бит урлады.

Кыш бабай. Бер дә борчылма, Карбикә.

Хәзер җаен табабыз.

Бар бит монда солдатлар,

Ул карчыкны тотарбыз.

Музыка яңгырый. Чыршы артыннан 3 солдат чыга. Бииләр.

Солдатлар. Һәрчак әзер ярдәмгә,

Әмер бирегез безгә.

Кыш бабай. Әйдәгез, минем белән. Юлда аңлатырмын барысын да.

Кыш бабай, солдатлар бер ишектән чыгып китәләр. Икенче ишектән алачык керә. Чыршыны урап чыга да алгы якта туктап кала. Алачык кергән ишектән Кыш бабай белән солдатлар керәләр.

Кыш бабай. Менә нинди алачык,

Тәрәзәләре ачык.

Сизәм, убырлы өйдә,

Эй, солдатлар, ать, два,

Булышыгыз сез миңа.

Солдатлар. Һәрчак әзер ярдәмгә,

Әмер бирегез безгә!

Кыш бабай. Кызык итәбез аны.

Тук-тук-тук, Убырлы.

Убырлы. Тук-тук-тук, монда беркем юк,

Кыш бабай. Әй, әле син шулаймы?

Мыскыллап торасыңмы?

Ачкычны бир тизерәк,

Безгә ачкыч бик кирәк.

Убырлы. Кая миңа бүләгең, Яңа ел күчтәнәчең?

Кыш бабай. Әйдәгез, солдатларым, Алачыгы белән бергә, моны бакчага алып кайтабыз.

Солдатлар. Әмерегезне үтибез!

Характерлы музыка яңгырый. Солдатлар берсе алдан, икесе ике яктан, кыш бабай арттан Алачыкны алып китәләр. Бер тапкыр чыршыны урап чыгалар. Кыш бабай, “Пленга алдык без сине, Тыңламасаң, шулай була ул,”- ди. Икенче тапкыр чыршы артында Убырлы алачыкны сала. Ике солдат Убырлыны җитәкләп, Кыш бабай белән бер солдат арттан киләләр.

Убырлы. Нишләтәсез мине, үтерәсез бит инде. (Солдатлар утыралар).

Кыш бабай. Менә балалар алдында сорыйм, Убырлы, ачкычны бир. Миңа сандыкны ачып, балаларга күчтәнәчләрне өләшергә кирәк.

Убырлы. Күчтәнәчләр кирәкме? Иң элек УБырлушка әбиегезнең күңелен күтәрегез, потом ачкычны бирермен.

УЕН “ПОЕЗД”. Ике командага бүленеп уйныйлар.

Убырлы. Юк, минем күңелем әле күтәрелеп бетмәде, ачкычны бирмим.

Кыш бабай. Ах, әле син шулаймы?

Алдакчы син, Убырлы.

Хәзер балалар белән,

Биерсең егылганчы.

Алып баручы. Балалар, әйдәгез, Убырлы белән бергәләп биибез.

Б И Ю “Б А Б К А Ё Ж К А”.

Убырлы. Туктагыз, туктагыз, Арыдым, күңелем булды. Алыгыз бу ачкычны. Саубулыгыз, мин китәм, өйгә кайтып ял итәм. (КИТӘ)

Убырлы ачкычны Кыш бабайга бирә. Кыш бабай чыршы алдына килә.

Кыш бабай (Карбикәгә). Хөрмәтле, Патшабикә, Карбикә,Рөхсәт итегез,бүгенге бәйрәмне төгәлләргә, һәм балаларга яңа ел бүләкләрен тапшырырга.

Карбикә. Бик күңелле үтте бәйрәм, бүләкләрне тапшырырга рөхсәт бирәм.

Сандыкны ачалар, күчтәнәчләрне таараталар.

Балалар, күчтәнәчләрне тотып “Дед Мороз”, саубуллашу җырын җырлыйлар.

Кыш бабай. Яңа елга ерак түгел,

Ул тиз килеп җитәчәк.

Барыгызга да телимен,

Матур, тыныч киләчәк,

Кар кызы. Рәхмәт, сезгә, нәни дуслар,

Бәйрәм күңелле үтте.

Кыш бабай белән безгә,

Китәргә вакыт җитте.

Бергә. Саубулыгыз, балалар,

Яңа ел белән, дуслар.

Кыш бабай белән Кар кызы китәләр.

Карбикә. Миңа да вакыт җитә, мине эшләрем көтә.

Алып баручы. Карбикә сараенда үткән бәйрәмне ябык дип, белдерәм.

Балалар. Зур рәхмәт!

Т Ә М А М

 

Бу сценарийны мин русчадан тәрҗемә иттем. Кыш бабай, Убырлы, Емеля рольләрен зурлар, калган рольләрне балалар башкардылар.

 

 

 

 


 

 



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2019-12-19 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: